Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ХӘЗИНӘДӘ НИЛӘР БАР?


Нинди заманда яшәвебезне шәрехләп торуның хажәте юктыр Матди байлыклар
елдан-ел рухи хәзинәләрне кысрыклап чыгара бара. Кешенен эчке дөньясы инде Яңарыш чоры һәм аннан соңгы дәверләр тудырган рәссамнарның, композиторларның, әдип - шагыйрьләрнең классик әсәрләрен бөтенләй кирәксенми диярлек Икътисад атына менеп атланган һәртөрле мененджерлар, алыпсатарлар, чуворишлар теге яки бу ижат кешесенең шәхсән нәкъ менә аңа тугьры булуын, анын фикерләрен үткәрүен һәм һичьюгы теге яки бу күләмдә туган, дус һәм якташ булуын гына күздә тотып эш итә. Район газеталарынын гына түгел, республиканың кайбер нәшрият органнарының да түләүле китапларны күпләп чыгаруы шунын белән бәйләнгәндер. Матбугат турында кануннар йомшаргач, «цензура» дигән элекке буки алып ташлангач,
хәзерге басмачылар теләсә кемнен теләсә нинди әсәрен дөньяга чыгарырга керештеләр Искәндәр Сираҗи әйтмешли, ул «чидивырлар» китап киштәләрендәге классик әсәрләрне инде кысрыклый ук башладылар. Китап киштәләре түренә ярымнадан. ярымдетектив, ярымәкияти әсәрләр менеп кунаклады. Европа һәм Американын иң түбән сортлы шул «чидивырлары*на үрнәк буларак язылган, художество кыйммәте ягыннан рухи азык булудан бигрәк, юлда барганда жинелчә «чтиво» (гафу итәсез, бу сүзнен татарчасы. Ходайга шөкер, юк шикелле әле!) итеп укыр өчен алынган китаплар тормыш сабагы да бирми, берәр гыйбрәтле вакыйга турында да сөйләми Марннина һәм Донцова кебек әдәбиятка килеп сырышкан эшкуарлар элек китапларга ябырылып ташланган укучының ориентирларын буташтырдылар, начардан яхшыны аеру иммунитетын какшаттылар Әллә никадәр, инде бөтен гавамга билгеле язучылар, артистлар, фән эшлсклеләре тормышта очын- очка чак-чак ялгап барган бер чорда, алар миллионнарча тиражлар белән эш итәләр, миллионнарча долларлык байлык туплыйлар. Ил күләмендә чын әдәбиятның, чын сәнгатьнең бу кадәр девальвациягә дучар булуы, әлбәттә инде, безнен милли мәдәнияттәге вәзгыятькә дә тәэсир итми калмый. Мин татар халкы язмышына шундый куркыныч яный, дип расларга җыенмыйм. Ләкин балык башыннан чери башлаган икән, тора-бара ул чир анын койрыгына да барып җитәргә мөмкин Шөкер, безнең бик күп халыкларны көнләштерерлек язма әдәбиятыбыз бар, шокер. безнен Колгали, Сәйф Сарай, Котб кебек борынгы остазларыбыз бар, тотрыклы традицияләребез бар, адаша башлаганда юл күрсәтердәй Тукайларыбыз, Исхакыйларыбыз. Такташларыбыз, Жәлилләребсз, Исәнбәтләребез бар. Алар эшен дәвам итәрдәй замандашларыбыз бар Юлларга маяклар тезелгән, иншалла. магистраль юлдан читкә тайпылмабыз.
Узган 2006 елнын Президентыбыз тарафыннан Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителүе, минемчә, нәкъ менә шул ышанычка, нәкъ менә шул иманга да 102
нигезләнгән булгандыр Тукаинын тууына 120. Муса Жәлилнен 100. Татар театрынын 100 еллыклары. Фатих Әмирхан. Натан Рахлин. Сара Садыйкова. Александр Ключарев. Нәжнп Жиһанов. Рөстәм Яхин. Габдулла Кариев. Хәлил Әбжәлмлов, Николай Фешин. Гали Ильясов, Нинель Юлтыева. Софья Гобәйдуллина кебек күренекле шәхесләребезнен юбилейлары безнен бөтен рухи тормышыбызга матур төсмер биргән вакыйгалар булдылар. Бу мөһим даталарга бүген исән булган язучылардан Әдип Маликовнын 85. Хисам Камаловнын 80. Флера Гыйззәтуллинанын һәм Роза Хәлиуллинанын 75. Клара Булатова. Фаяз Дунай һәм Әхмәт Рәшитнең 70 еллыклары, инде житмешенче дистәнен икенче өлешен ваклаган Ренат Харис. Рәдиф Гаташ. Гәрәй Рәхим. Гарифҗан Мөхәмчәтшиннын туган көннәре. 60 дигән рубиконны уза алган Мөдәррис Әгъләм, Харрас Әюпов. Нур Әхмәдисв, Марсель Галиев. Илдус Гыйлажев. Рәшит Ягьфәр юбилейлары килеп тоташты
Әдәбиятыбызның тагын бер тантанасы «Казан утлары» журнал ы нын мененче саны чыгу белән бәйләнгән иде. Шунысын да әйтик, бу—шактый шартлы сан. Бу басмамын элгәрләрен. Президентыбыз котлавында әйтелгәнчә. XX гасыр башында нәшер ителгән «Әлгасрел-жәдид». «Шура» һәм «Ан» журналларыннан да башларга мөмкин булыр иде Шунысы сөенечле, бәйрәм тантаналары вакытында без журналмын әллә кайчангы сәхифәләренә, күнелдә горурлык хисе уята торган саннарына да күз сала алдык. Анын бай һәм гыйбрәтле тарихын безгә шул унайдан сиксән сигез ярым (кабатлап әйтәм—сиксән сигез ярым') басма табаклык «Сүнмәс утлар балкышы» дигән кигап-хроника да сөйли Чынлап та. аны могтәбәр журналыбызның озын һәм шактый каршылыклы юлын яктырткан энциклопедиягә тиңләп булыр иде. Мәгълүм булганча, бу уникаль басмага багышлап Мәскәү хәтле Мәскәүдә зур тантана үткәрелде Редакция коллективының, баш мөхәррир Равил Фөйзуллиннын. китапны төзүче Рафикъ Юнысның. «Идел-Пресс» нәшриятының бу титаник хезмәтен без дә. һичшиксез, зурлап билгеләп үтәргә тиешбездер Бер унайдан, шундый авыр елларда, халык әдәбияттан бер кадәр читләшеп, зур матди кыенлыклар һәм мәшәкатьләр кичергән бу чорда укучыларыбызга даими рәвештә рухи азык өләшеп торган ижат коллективына рәхмәтләр генә әйтәсе килә Мәскәүнен кайчандыр миллионнарча тираж белән чыккан журналлары сонгы елларда хәтта дистә меңгә дә тулмаган вакытта «Казан утлары»нын чагыштырмача тотрыклы калуы язучыларыбызнын фидакарьлегенә дә. баш мөхәррир Равил Фәйзуллиннын тыйгысызлыгына да бәйләнгән Шуңа күрә шагыйребезнең һәртөрле мактауларга, регалияләргә саран бер заманда «Дуслык» ордены белән бүләкләнүе, аның тагар шигъриятендә тоткан мәртәбәле урынын тану булса, икенче яктан Равил Фәйзуллиннын зур оештыру сәләтенә дә бәйләнгән иде
Бу яктан анын «Ватаным Татарстан» газетасында туган телебез язмышы өчен борчылып язган шигъри тупланмасы аеруча гыйбрәтле
Илләр К}71 уя. җир чәр кун уя. теяяар кун и. Ә гомерләр— һәркемнең дә берәү генә! Җырын әйтсен хаяык вчен җан аяиый Яшәүче ир ирешсеннәр теләгенә.
—ди ул «Ышаныч» дигән әсәрендә. Яки
Мэгъяум донья көтү шман өчен ФашҺиы/шк телләр бары да.
Тик шунысы хак фәкать туган телдә Иман иңә кеше җанына.
—дип гомумиләштереп нәтиҗә ясый
Былтыргы июнь аенда Муса Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында куелган «Йосыф кыйссасы» балеты өчен композитор Леонид Любове кийга, биюче Нурлан Канетонка һәм либретто авторы шагыйрь Ренат
Хариска 2005 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт бүләкләре бирелде. Аннан композитор Резеда Ахиярованын Ренат Харис либреттосына ижат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте» дигән операсы сәхнатәштерелде. Уйландырырлык фал бу! «Алтынчәч«ләрдән. «Шүрәле»ләрдән, «Самат*лардан, «Су анасы»ннан, «Каһәрләнгән мәхәббәт*тән, «Кәккүк моны»ннан сон татар авторлары әсәрләреннән аерылып торган опера һәм балет театры, ниһаять, милли репертуарга мөрәҗәгать итте.
Сүз унаенда Ренат Хариснын нәшриятта җиде томлыгы чыгуын, мәшһүр якташыбыз Державин шигырьләрен тәржемә итүен, «Казан утлары» журналында сонетлары, композитор Мирсәет Яруллинга. шагыйрь Шамил Анакка, исемнәре Ренат булган ижат әһелләренә багышланган шигырьләре чыгуын да әйтеп китәргә кирәктер. Әлеге сонетлар мәсьәләсендә шагыйрьгә минем бер дәгъвам да бар. Әдәбият теориясен яшь чактан ук ижатнын төп кануны итеп алган, хәтта күпмедер дәрәжәдә консерватив карашлы кеше буларак, мин шигырьнен бу ныклы, тотрыклы формасының төп кагыйдәләрен үтәргә кирәк дип саныйм. 14 юлдан торган— француз, итальян, инглиз шигъри кагыйдәләрендә кайбер үзгәлекләр булса да, форма мәсьәләсендә даимилек сакланган—мондый әсәрләрнең исемнәре төгәл әйтелми, алар фәкать иифр белән билгеләнә, ә әсәрнен төп идеясе соңгы ике яки өч юлга салына. Бу жанр тазар шигърияте очен бераз ятрак булса да, Шәрәф Мөдәррис. Мәхмүт Хөсәен кебек шагыйрьләребез аны гамәлгә керткәннәр иде. Минем үземнен дә берничә сонет язганым бар. башка каләмдәшләрем дә ана сирәк-мирәк мөрәжәгать итәләр бугай. Сәбәбе гади: бу жанр иҗатчыны катгый кысаларда тота, борынгыдан килгән таләпләрнең төгәл үтәлүен сорый
Ренат Харис үз ижатында нигездә поэмаларга мөрәжәгать итә. Хәтерем ялгышмаса, аларның саны утызга житте бугай инде. Алар арасында, әлбәттә, унышлылары да. уңышсызлары да бардыр. Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышларда бу хакта үз вакытында әйтелгән иде инде. Бу фикерләр белән килешергә яки килешмәскә мөмкин. Ләкин мин аның соңгы елларда аеруча актив эшләвен әйтергә тиешмен Шагыйрьнең «Ватаным Татарстан» газетасында басылган «Җилсез дә алма коела», «Шәһри Казан»дагы «Без әле һаман узаман» дигән шәлксмнәре дә матур тәэсир калдырды
Узган ел иң актив эшләүчеләрнең тагын берсе, мөгаен, Фәнис Яруллин булгандыр «Казан утлары» журналында да, «Мәдәни җомга» атналыгында да, башка басмаларда да анын исеме гел күзгә чалынып торды. Аның «Без—табигать балалары» дигән тупланмасы ихласлылыгы белән укучы күңелен жатеп итсә, дөнья хәлләре турында уйландырса, сискәндерсә. «Нурсөя > дигән поэмасы бөтен күңелләрне биләп ала. Менә без бер-беребез белән дан-дәрәжәләр турында бәхәсләшәбез, үзара тарткалашабыз, нәрсәдер даулыйбыз. Ә менә янәшәбездә генә шундый олы йөрәкле, фидакарь жаңзы бер ханым бар. Без анын бу каһарманлыгын сизмибез дә. Ә без аны доньянын ин бөек хатын-кызлары рәтенә бастырыр, әллә нинди дөньякүләм олуг дәрәжәләр бирергә тиеш идек Рәхмәт Фәнисебезгә—ул аны, әнә шундый дулкынландыргыч әсәр язып, олылый белде, ирләрчә зур ихтирамын җиткерде.
Мин бу чыгышымда шагыйрьләрне касталарга, төркемнәргә бүлүне максат итеп куймадым Күпмедер дәрәжәдә субъектив булса булыр, ләкин бәһаләрне зиһенен, акылын, тәжрибән күрсәткәнчә куярга кирәктер. Узган ел «Ватаным Татарстан* газетасында да, «Казан утлары» журналында да, «Мәдәни жомга» атналыгында да Гарифҗан Мөхәммәтшиннын камиллеккә дәгъва итәрдәй шигъри шәлкемнәре. шулай ук дүртьюллыклары—робагыйлары дөнья күрде.
Ярларына кайта инеш, ташый да.
Идел булам, дип ярларны ашый да...
Язгы инеш хыяллары ничә кат
Әйләндерде безнең исәр башны да.
Шигъриятебезнең робагый кебек борынгы төренә Мөхәммәт Мирза да еш мөрәжәгать итә. «Казан утлары» журналынын өченче санында анын да робагыйлары
басылып чыккан иле Һәр шигырьне, бигрәк тә анын дүрт юлдан торганын шәрехләве кыен. Анын камил кимәлдә булуын әйтү белән бергә, шигырьнен үзен мисал итеп китерү дә житә торгандыр Шуна күрә ул робагыинын үзен генә бергаләп укыйк:
Әйтерең хаклыгын әүвәл ачыкла Кылчыкчы булмасын бәяң, ашыкма Даһи иҗат тугеч тарих боткасы.
Кабып йотып булмый сачын кашыкка
Яки
Бу дөньяның бердәнбер «Минянәре куп һәрберсенең бәхетче «Миңтәре куп.
«Миң»че «Минанэр арасында тагын да Мин—миңлеге азганга тиңнәре куп
Мөхәммәт Мирзанын «Мәдәни жомга» газетасында чыккан шигъри тупланмасы да укучы игътибарын жәлсп итәрлек. Зур-зур мисаллар китермичә, шагыйрьнең кайбер табышларын гына телгә алып үтим. «Җиңеп жинсез кайткан жил егетләр - «Жан һәм вөҗдан—вакыт мыскалында ». «Өлкән туган өчен эшләп, гомеркәйләр киселгән * һ. б., һ б. шагыйранә хакыйкатьләр укучы күнеленә сенеп кала
Былтыр 60 яшен бәйрәм иткән Илдус Гыйлажев үз бәйрәмен Татарстан китап нәшриятында басылган «Яратканга күрә» җыентыгы. «Мәдәни жомга» атналыгында һәм «Ватаным Татарстан» газетасындагы шигъри шәлксмнәре белән каршылады Дөресен әйтергә кирәк, шагыйрь бөтен вөжүде белән жнр кешесе Анын язганнары да «җиде кат күк фәлсәфәсе» түгел, реаль чынбарлык. Шул ук вакытта анын җиргә, жир кешеләренә булган мөнәсәбәте утилитар түгел—ул тормышның, яшәешнен асыл мәгънәләрен таба, үзенен житди нәтижәләрен чыгара Бу анын озак е.гллрга сузылган төп һәм җаваплы хезмәте белән дә бәйләнгәндер
Узган ел татар әдәбияты зур югалту ачысы кичерде—яшәү рәвеше белән үк шигърияттән аерылгысыз Мөдәррис Әгъләм якты дөньядан кичте Ул үзенен 60 еллыгын үткәрергә. «Халык шагыйре» дигән мәртәбәле исемгә лаек булырга гына өлгерде Мәрхүмнең мона шатланырга юньләп вакыты да булмагандыр Чөнки теге дөньяга күчәргә санаулы гына көннәр калган иде ана. Туган көне—13 октябрь. Президент Указы—24 октябрь, вафаты—26 ноябрь Безнең күңелләрне ул калдырган шигъри мирас кына юата хәзер Ул котылгысыз кон анын каләмдәшләренә күпмедер дәрәжәдә. әйе. алдан ук билгеле иле инде Ләкин безне анын һәрвакыт оптимистик рухлы булуы гына алдап торгандыр Анын республика матбугатында дөнья күргән сонгы шигырьләре безгә—исәннәргә—изге әманәт булып яңгырый
Арабыздан вакытсыз киткән тагын бер каләмдәшебезне искә төшерик -Рухият» нәшрияты былтыр Наис Гамбәрнең «Ачык калган тәрәзәм» дигән шигырь китабын бастырып чыгарды Монарчы без анын «Баш очымда—кояш» (1991). аннары «Көзләрем яфрак коя» (2001) дигән җыентыкларына игътибар иткән идек Бер үк вакытта әдәбият белгече дә. тәнкыйтьче дә. шагыйрь дә булган иҗатчылар бармак белән генә санарлык Наис. каләмдәшләренең иҗатын чын ихлас күнелдән анализлый белү белән беррәтгән. башкаларга олге-үрнәк булырлык әсәрләр лә тудырды Иренен иҗатына шулкадәр игътибарлы булган Гөлфирә ханымга ла каләмдәшенең язганнарын дөньяга чыгару өчен күп көч куйган, кереш сүз язган шагыйрь Рәдиф Гаташка да чын күнелдән рәхмәт әйтәсе килә Тагын шунысы сөенечле. Нлиснын шигъриятенә битараф булмаган якын якташы Зөлфәт каләмдәшенең нафатыннан сон аны күздән яшьләр чыгарырлык сүзләре белән олылады.
Кайтыйк әче. дидем. Мосячмгә бер. һгчнең бәхет гмчры \Һк чимдәдер
Әйттем ., нитәр генә бу сүзем?•
Кайтып киттең. Наис. бер үзең...
Киттең. Казан сәер, бупи инде Нәрсә дисең «Наис. хуш инде»
Гел сокландым синең талантка.
Ыргып менгән сыман син атка Шигырь дөньясында җилдердең.
Зөлфәтнең бу шигъри тупланмасы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Аның «Каны кызган кыргый ат». «Аунадыңмы чын чирәмдә». «Анлашылыр». «Асрама», әдәбиятыбыз классигы Әмирхан Еникига багышланган «Ифрат кадерле хатирә» шигырьләре дә үзенең яшьлегенә хас көчле накап белән язылган. Зөлфәт үзе үк күп кенә әсәрләрендә бүген дә ат тота—шигырьләрендә ат образы әледән-әле кабатлануы тикмәгә генә түгел.
Кайчандыр Зөлфәткә беренче шигъри сабаклар биргән Рәдиф Гаташ та әле ат уйнатырдай ир-егет. 65 ен тутырса да. анда шигъри дәрт ташып тора. Аның «Казан утлары»нда чыккан «Гомер сәхифәләре», гәрчә кайберләре инде электән таныш булсалар да. «Ватаным Татарстан» газетасындагы тупланмалары. «Шәһри Казан»дагы гарәп мотивлары һ. б. бүгенге ин таләпчән укучының да игътибарын жәлеп итәрлек Без бу шагыйрьне элек-электән «мәхәббәт җырчысы» буларак беләбез. Ләкин еш кына ул дөньяның олуг илһамчыларына—һөнәрдәшләренә дә мөрәҗәгать итә. Бик табигый гомумиләштерүләр дә ясый. Мәсәлән, «Былбылга эндәшү* шигырендә ул:
Югалтмаслармы соң моңны?
Сез—Боек Былбыл и.ле.
Моң—гомумдәүләт байлыгы.
Ул мигли дәүләт теле.—
дигән нәтиҗәгә килә.
Узган ел ин актив ижат иткән шагыйрьләрнең тагын берсе, мөгаен, ул—Роберт Әхмәтжанов булгандыр. Аның «Казан утлары »ның 12 санында басылган «Кичке тәрәзәләр» циклы аеруча дулкынландыра. Ул укучыны фикеренең кыюлыгы, гамәлләренең сафлыгы, риясызлыгы белән җәлеп итә.
Эт күңеле сөяк кенәмени—
Кем сот бирсен нәни үксезгә?
Өрегез сез. бу бит Чечня түгел.
Фэләстин дә түгел бу сезгә!
Автор бу шигырен:
Ачык йөз бит бездә тәрегә дә!—
Толерантлык безнең фиркадә Этләр бәйле булып торсынмыни.
Бездәй бәйсез.
Демократик республикада?!
Мин анын «Әле ярый...», «Теләү» һәм башка шигырьләреннән дә шундый ук унышлы. ут чәчрәп торган юллар китерә алыр идем. «Ватаным Татарстан» газетасындагы ике әйбәт тупланмасын да телгә алыр идем.
ШулаИ да гаять үзенчәлекле шагыйребез Рөстәм Мингалим турында берничә сүз әйтмичә мөмкин түгел. Күпмедер күләмдә язмыш тарафыннан кыерсытылып, каләмдәшләре белән еш аралаша алмаса да. кулыннан каләмен төшергәне юк анын. «Казан утлары» Рөстәмнен «Минем белән яши хатирәләр» дигән гомер истәлекләрен һәм «Мәдәни җомга» анын тагын бер шигъри бәйләмен бастырып чыгарды. Анын шигъри планкасын һаман да шулай югары тотуы сокландыра.
Инде әйткәнемчә, узган ел юбилейларга аеруча бай булды. Шагыйрьләребез аерым китаплары белән дә. газета-журналларда басылып чыккан тупланмалары белән дә хисап тоттылар
Татарстан китап нәшриятында Клара Булатованын «Каурый каләм—жил атым». Нур Әхмәдиевнен «Абага чәчәге*. Шәмсия Жиһангированын «Ак күлмәгем». Рәшит Ягьфәровнын «Тулпар моны» дигән шигъри басмалары дөнья күрде Бу китаплар хакында көндәлек матбугат, радио һәм телевидение күпмедер дәрәжәдә мәгълүмат бирде инде. Мин аларлагы бәяләр белән нигездә килешәм. Юбилейларга хас мактаулар күп булса да. ул материалларны хупларга кирәктер
Боларлан тыш нәшриятның үз планы тәртибендә Раэил Вәлиевнен дүрт томлыгын тәшкил иткән басманын шигырьләрдән тупланган .китабын. Галшат Зәинашеванын шигырьләрен, җыр текстларын, сәхнә әсәрләрен эченә алган «Сайланмалар»ын. Салисә Гәрәеванын «Йолдыз яңгырлары». Фирая Зыятдинованын «Безнен гомер». Рифә Рахманнын «Айлы күлдәвекләр». Рифкать Закировнын «Жан җылысы». Гакыйль Сәгыйровнын «Йөрәк сере*. Шәүкәт Гаделшанын «Чоңгыл» китапларын да узган елгы шигъри уңышлар рәтендә атар идем
Яшь каләмнәргә дә лаеклы урын бирелгән Айрат Суфияров. Рәис Абдулла. Гөлнур Корбанова шигырь сөючеләр алдында беренче чирканчык алганнар Иншалла. киләчәкләре матур булыр дип фаразлыйк. Өлкәннәрдән инде әллә кайчан азау теш чыгарган Басыйр Рафиков. Хатип Касыймов. Чыңгыз Мусин булдыра алганча үз шигъри авазларын укучыга житкерергә тырышканнар Төмән татарларыннан унлап автор әсәрләрен туплаган «Мин—Себер татары* дип исемләнгән китап та төрле төбәкләргә таралып яшәүче милләтебезнең яшәешенә бер шифалы импульс булыр дип уйлыйм
Узган елгы әдәби продукция арасыннан мин тагын Равил Рахманинын «Мен чакрымга—мен чакрым» китабын һәм «Казан утлары* журналында чыккан шигырьләрен аерып алыр идем Мин радиода эшләгән чагымда анын җитди галим һәм таләпчән тәнкыйтьче булуына бер сокланган илем инде. Бу юлы ул мине камил шигырьләре һәм аларга салынган мәгъналс фикерләре белән гаҗәпләндерде Анын бу әсәрләре халкыбызга булган ихлас мәхәббәт һәм тугьрылык хисләре белән сугарылган
И Тәңребез, аң бир безгә - Җәмгыбызга!
Еллар өзек, ю пар төзик Маңгебезгэ!
Тагын бер шагыйребез иҗатына игътибарны юналтмәсәм. тел очында тирбәлеп горган фикергә хилафлык китерермен шикелле. Татарстан китап нәшрияты Нур Әхмәдиевнен шактый калын ( 14 басма табак чамасы) «Абага чәчәге* дигән китабын «Мәдәни җомга* атналыгы шигырьләр циклын бастырып чыгарды Мин бу шагыйребезнең иҗатын күптәннән бирле күзәтеп киләм Заманында эчке рецензия лә язганым булды Анын иҗади үсеше һәркайсыбызнын күз алдында—алар каләмдәшебезнең фикер тирәнлегенә, шигъри табышларына игътибар иткәннәрдер Аларда авторның карашлары кимлеге дә. шигъри табышлары да бар Бу шигырь сөючеләрне, һичшиксез, сөендерә
Ә менә анын «Казан утлары*нда чыккан «Дәрдмәнд* поэмасы мине канәгатьләндерә алмады. Югыйсә, бөтенесе дөрес—җөмләләр төзек, рифмалар тел геш тидерерлек түгел. Ләкин поэма кебек катлаулы жанр өчен нәрсәдер уйлап җиткерелмәгән шикелле Укучыны киеренкелектә тота торган эчке пружинасы юк бугай әсәрнен. Чорлар чатында бераз аптырабрак калган, ләкин, һичшиксез ак намуслы Дәрдмэнднен шәхси фаҗигасен да күрәсе килә Әсәрдә тырпаен торган шундыйрак «ботаклар* да булса, шагыйрь теманы тулырак ачар иде. Хрестоматия хакыйкатьләре белән генә тормышнын бар катлаулыкларын ачып бетереп булмый Татар шигърияте борынгы да. бай да. гыйбрәтле дә. Узган сл матбугатта йөздән лр1ык автормын әсәре дөнья күргән Безгә алмашка килүче яшь буын да бик сөендерде Мин инде Луиза Янсуар. Рәзинә Мөчияр. Фәүзия Солтан кебекләрне үзенен
гыйбрәтле сүзен әйтердәй, алгергән авторлар рәтендә саныйм. Ин сөендергәне авылдашым Рифат Сәлахов булды. Аның ижатын шагыйрьләр секциясендә тикшергәндә, һәммә кешенен фикере бер иде—оригиналь фикер йөртә, табышлары үзенчәлекле, перспективасы зурдан. Университетның юридик факультетында укыса да, анын дөньяны шигъри күзаллавы тирән—шигырь әлифбасын, әдәбият тарихын филологлардан бер дә ким белми. Анын «Иделем акчарлагы» бәйгесендә «Гран при»га лаек булуы күп нәрсә турында сөйли. Рифатның тагын бер яшь каләмдәше Ленар Шәех та күңелдә зур өметләр уята. Һәрхәлдә анын көндәлек матбугатта дөнья күргән шигырьләре әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан һәрвакыт әйбәт каршылана
Узган ел шигъриятнең поэма жанры беркадәр торгынлык кичерде шикелле Инде телгә алынганнарыннан тыш, унышлылар рәтендә Лена Шагыирьжаннын «Галәм кисәтүе» дигән фәлсәфи пландагы поэмасын. Рәниф Шәриповнын «Меңнән бер өлеш» исемле лирик әсәрен генә атарга мөмкиндер. Алар, һичшиксез, жанрнын кырыс таләпләренә туры килә. Шулай ла Рөстәм Зариповнын «Фоторәсем». Заһит Фәйзинен «Янам-сызланам», Фирдәвес Әһлиянен Бакый Урманчега багышланган • Мизгел балкышы». Хәнәфи Бәдигыйнен «Дала бөркете». Резеда Вәлиеванын «Муса Жәлил» поэмасыннан өзекләр минем күңел кылларына кагыла алмады.
Тагын бер өлгергән мәсьәлә—ул «Татар поэзиясе антологиясе»нен яна басмасы кирәклеге. Моннан 50 ел элек чыгарганы искерде дә искерде инде. Соңгы ике томлыгы да бүгенге таләпләргә җавап бирми. Чөнки анын борынгы чорны яктыртканы да. бүгенге заманга караганы да тулы түгел—бу хакта Рәдиф Гаташ матбугатта җентекләп язып чыкты инде.Ул басмага безнең үткән гасырлардагы бик күп шагыйрьләребез кермәгән. Совет чорына караганы да Ленин һәм партия турындагы шалтыравыклы әсәрләр белән тулы Өченчедән, антологияләр төзү принцибы сакланмыйча, авторлар туган еллары буенча түгел, язучылар берлегенә керү вакытына карап урнаштырылганнар. Андый акылсыз фикер кем башына килгәндер—цивилизацияле халыклар беркайчан да болай кыланмый.
Менә ничә еллар инде без язучыларның белешмә китабы турында сүз алып барабыз. Аны көтә-көтә тәмам көтек булганбыздыр. Ул редакцияләргә дә. иҗат оешмаларына да. җитәкче даирәләргә дә һава кебек кирәк! Энциклопедиядәге кыска- кыска мәгълүматлар белән генә булмый.
Алдагы бурычлар—мөһим, иҗат көчләре—әзерлекле. Заман кыенлыкларына карамыйча, фидакарьләрчә ижат итәсе бар—нишлисең, язмышыбыз шундый инде безнең. Гел болай гына бармас әле бу дөнья. Иртәгә чыгасы кояшны шатланып каршыларга язсын!