Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЛЕҢ НИЧЕК, ТАТАР ПРОЗАСЫ?


Сүземне күпләргә мәгълүм бер мәзәкне искә төшерүдән башлыйм әле.
Мәскәүләге Горький исемен йөрткән Әдәби институтка, укырга керергә дип, бер чукча килгән имеш.
—Толстойнын «Война и мир» романын укыдынмы? Пушкин нәрсәләр язган? Гогольнен кайсы әсәрләрен укыдын?—дип кызыксынганнар моннан имтихан алучылар. Чукча үзенә сорау бирүчеләргә бераз сәерсенеп карап торгач: —Чукча—не читатэл, чукча—писатэл!—дип әйтеп салган имеш...
Яшерен-батырын түгел, безнен күбебез әлеге мәзәктәге
чукча кебек: әдәби әсәрләрне, бигрәк тә каләмдәшләребез язганны, укырга әллә ни атлыгып тормыйбыз. Үземнән чыгып әйтәм, әгәр проза остаханәсе җитәкчесе Марсель Гали «2006 ел өчен Фатих Хөсни премиясен алган кеше буларак, мартта буласы әдәби ел йомгакларында проза буенча чыгыш ясарга әзерлән! Идарә шулай хәл итте!» димәсә, мин ошбу көнгәчә әле һаман да «писатэл» булып кына йөрисе кеше идем.
Менә ике аи буе инде мин—укучы: дөрес, укуымда үзгә бер эзлеклелек юк—әле «Казан утлары»н кулыма алам, әле «Идел» журналына тотынам дигәндәй, әле генә хикәя укыган булсам, шул арада повесть йә роман дөньясына күчәм...
2006 ел. шөкер, чәчмә әсәрләргә мул булган икән—укып бетерә торган түгел! «Казан утлары» белән «Идел»дә һәм «Мәйдан»да, әдәби гәзитебез «Мәдәни җомга»да гына басылганнарны күз унында тотып әйтәм әле мин.
Шушы ике ай эчендә жәмгысы 45 хикәя (шулардан унысы—шаян вә каһкаһәле әсәрләр). 5 роман һәм кайберләре күләм ягыннан романга көндәш булырлык 12 повесть күздән кичелде.
Инде килеп, сүз-үгезнен мөгезеннән эләктереп алсак та ярый: узган ел дөнья күргән чәчмә әсәрләр арасында чын мәгънәсендә Әдәби Табыш, Әдәби Ачыш, Әдәби Вакыйга булырдайлары. атаклы Исхакыйлары, олпат Әмирханнары белән мен кәррә кодрәтле, саллы Татар Прозасына Яна Куәт өстәрдәйләре... бармы? Әгәр бар булса, ул Татар романы. Татар бәяне (ягъни повесте). Татар хикәясе дигән өрфия канатлы Ижат Кошларыбыз нинди Уи-Гамьнәр Яссылыгында, кайсы Биеклекләр Югарылыгында торып, безнең Күнслләр Иленә юл саба икән? Кыскасы, бүген синен хәлен ничек. Татар Прозасы?
«Тормыш—тормыш инде ул, мин аны ничек бар шулай кабул итәм»,—дигән мәшһүр Бернард Шоу. Тормышны бар көенчә, үзен күргәнчә генә кабул итү—әле
бер нәрсә, әгәр син гавамга Яна Сүз әйтәм дип, әһле каләм иясе булырга жыенгансын икән, күргәненне матур тел белән сурәтләп, мәгънәви төсмерләргә төреп, гал-гади укучыга да аңлашылырлык югары-әдәби ки мәлдә яза да белергә тиешсен! Б\ чрында янә бер даһи язучының сүзләрен китерү бик мәслихәт булыр «Мина калса, киләчәктә әдәби әсәрләрне уйлап чыгарып язудан туктарлар. Язучылар, әгәр алар ул вакытта булсалар, уйлап чыгарып мәшәкатьләнмәсләр, бары тик тормышта үтләре күргән аеруча мөһим һәм мавыктыргыч хәлләрне генә тасвирларлар», һәр нәрсәгә нечкә тоемлы, сизгер күнеллс әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев тә Лев Толстойнын әлеге сүзләренә игътибар иткән булган икән—ул аларны көндалегенә теркәп кулоны кирәк тапкан.
Мәһдисинсн шәкерте, якташы Вакыйф Нуриевның «Җиденче палата» дигән повестен укый башлауга ук әнә шул фикерләр келт итеп исемә килде Автобиографик алым кулланып, мөһим бер мәсьәләне күз офыгында тотып язу—әдәби-вакынгаи әсәр тудыру—галиҗәнап Әдәбиятта монарчы да бар иде. Автобиографик алым кулланып, дип кабатлап әйтәм. биредә сүз һич тә без күнеккән-гадәтләнгән мемуар әсәрләр хакында бармый. Рус әдәбиятында мондый алым белән язып, гаять кызык вә үзенчәлекле әсәрләр тудырган бер әдип бар—Сергей Довлатов. Мин биредә Сергей Довлатов язганнар белән Вакыйф Нуриев повестен чагыштырырга җыенмыйм Бу кирәк тә түгел. «Туп-турыдан юл пашул* дигәндәй, мин сүз сөрешемне әлегә фәкать Вакыйф Нуриев ижат иткән әсәрләргә таба турылыйм. Әсәрләр, дидем—ялгыш әйтмәдем Шаккаткыч хәл монарчы балалар өчен «Бүре кадәр бүрек» дигән бердәнбер шаян китапчык чыгарган Вакыйф Нуриевиын узган ел матбугатта берьюлы оч повесте дөнья күрде! «Әбиемә—әфлисун». «Җиденче палата» һәм «Карга карагы» дип атала алар. Исемнәре белән үк үзләренә жәлеп итеп торган ошбу әсәрләрнең каһарманнары—безнең арабыздагы гади-гадәтн кешеләр, әдәбият дәреслекләре теле белән әйтсәк, «кечкенә» кешеләр Вакыйф алар турында яралып яза Үзе күреп белгән каһарманнарын, аларнын холык-халәтләрен укучыны ышандырырлык итеп сурәтли. Әсәрләрендә вакыт-вакыт Ибраһим Гази белән Мирсәй Әмир, остазы Мохәммәт Мәһдиев белән Фатих Хөсни аһәннәре «яңгырап» ала. Бу—табигый Уйлап карасан, без барыбыз да—классик әдәбияттан яралган язучылар ич! Кайвакыт эксцентрик, ягъни табигый булмаган образ кертеп сөйләштертүләр (мәсәлән. «Карга карагы» повестенда андый образ—кырык ел элек сугышта һәлак булган Сәхап өрәге), гадәттән тыш сәер-мәзәк хәлләрне укучы күңелендә шик-шобһәгә урын калдырмаслык итеп сурәтләүләр Вакыйфка хас «Форма—үзе үк әсәр. Стильдән гайре нәрсә юк».—дигән Густав Флобер Вакыйф Нуриен әсәрләре форма ягыннан да. инде әйткәнемчә, язу алымы-стиле белән дә гаять үзенчәлекле һәм кызыклы Кыскасы, узган елдагы Әдәби ачышларыбыэнын берсе—берәгәйлесе, нәкъ менә Вакыйф Нуриев булды, дисәм, һич гә арттыру булмастыр Вакыйф Нуриевны өлкән каләмдәше Вакыйф Нурулдин белән монарчы бик еш бутыйлар иде. Инде мондый шәп повестьлар язганнан сон бүтән буташтыр) -саташтырулар булмастыр, шәт
Мин тагын оч каләмдәшемнең исемнәрен атыйм Мирсәй Гариф. Искәндәр Сираҗи һәм Илдус Хуҗин Алар да узган әдәби елыбызның Яна исемнәре—Әдәби ачышлары булып саналырга бик тә хаклы, минемчә
Мирсәй Гариф Чагыштырмача яшь язучынын «Тукай һәм Зәйтүнә» дигән күләмле бәяненә «Идел» журналы үз битләрендә урын биреп һич тә ялгышмаган Без Тукайны беләбез, дип уйлыйбыз. Ләкин Мирсәй Гарифның, шагыйрь яшәган чорны тирөнтен өйрәнеп. Тукай белән Зәйтүнә мөнәсәбәтен документаль нигезләп әдәби телдә шәрехләп биргән бу әсәрен укыгач. Тукайның янача рухта ачылганын анлыйсын Белә мондый Мәхәббәт Тәфсилләмәсе укыткан автордан Фатих Әмирхан. Шәехзадә Бабич кебек адип-шагыйрьләрнең дә мәгъшукаларына карата булган самими мәхәббәт кичерешләре сурәтләнгән чираттагы яна кыйссаларны түземсезлек белән көтәргә генә ката
Искәндәр Сираҗи Сонгы вакытта бу автор матур мәгънәдә -азды» узган ел ул -Идел» һәм «Казан утлары» жу рн атын да дүрт хикәя бастырды «Ватаным Татарстан* гәэитенда бер повесте дөнья күрде. Повесть белән тулаем танышып
чыталмавым сәбәпле, хикәяләр турында гына бер-ике кәлимә сүз: дүрт хикәянен дүртесе дә дини рух белән өретелгән, ике хикәянен. «Тәреле мулла» белән «Күкләр никаһы»нын. исемнәреннән үк сизелгәнчә, үзәгендә мулла образы ята. Әйтергә кирәк, автор ни язасын белеп яза. геройларының эчке кичерешләрен, аларнын уи-гамьнәрен, эш-гамәлләрен укучы күңелендә тәэссоратлы эз калдырырлык итеп сурәтли. «Гыисметдин тәүбәсе» дә, «Тауларда яз иде» хикәясе дә талантлы кул белән язылган. Алга табан тәнкыйтьчеләребез, Искәндәр Сираҗи ижатын да аерым бер игътибарга алырлар, дип уйлыйм.
Инде Илдус Хужинга тукталыйк. Дөресен әйтим, монарчы мин бу автор ижаты белән бөтенләй таныш түгел идем. Баксан, ул инде «Казан утлары» һәм « Идел» журналлары белән күптән тыгыз элемтәдә тора икән. Свердлов өлкәсендә яшәп ижат итүче Илдус Хужиннын узган ел «Идел»дә—«Днепр буендагы фаҗига». «Казан утлары»нда «Кызыл тәнлеләр юлбашчысы» дигән күләмле генә хикәя-бәяннәре басылган. Минем күңелемә, шәхсән. «Кызыл тәнлеләр юлбашчысы» әсәре аеруча хуш килде. Кулымнан килсә, мин бүген үк бу әсәр нигезендә татарча кинофильм төшерә башлар идем. Әйе. маҗаралы, хыялый бәян. Әйе, укырга бик җинел әсәр. Марк Твеннын «Том Сойер»ын. Гаррнет Бичер-Стоунын «Том агай алачыгы»н. Джеймс Фенимор Куперның «Сонгы могикан»ын. суга сусагандай, йотлыгып укыганым исемә төште. Алар да, мина калса, укырга җинел әсәрләрдән иде. Илдус Хужин үз әсәренен кереш өлешендә болай дип искәртеп куюны кирәк тапкан «Әбрар Кәримуллиннын казанышлары хакында белмәгән кеше сирәктер. Әдипнең кнн тармаклы эшчәнлегенен бер юнәлеше, ул да булса. Америка континентында төп халыклар белән безнең ата-бабапарыбызнын кан һәм тел кардәшлеге турындагы гипотезасы шушы бәянне язарга этәргеч булды*. Жөмләдәге «төп халыклар»ны индеецлар (авторча әйтсәк, һиндееилар) дип анларга кирәк. Унсигезенче гасыр урталарында, төрле маҗаралар кичә-кичә, чукындырылган татарымыз «Сабуров Максим Николай улы», ягьни мушкетер-солдат-матрос Мәргән, аяусыз язмышына ирексездән буйсынган хәлдә, нәкъ менә шул индеецлар мохитына килеп эләгә, аларнын курку белмәс юлбашчысына әверелеп, шунда төпләнеп калырга мәжбүр була. Русиянен талап баю максаты белән кечкенә халыкларны үзенә бусындырырга омтылуы, канлы сәясәт алып баруы күренешләре дә әсәрдә гыйбрәтле деталь- картиналар аша укучы күңеленә җиткерелә. Ошбу кыйсса башына «Хыялый бәян* дигән мөһер сугылса да. әсәр миндә чынбарлыктан алып язылгандай тәэсир калдырды.
Узган ел дөнья күргән биш романны укып чыгуым турында алдарак әйтеп үткән идем инде. Болар—Заһид Мәхмүдинен «һәркемнең үз юлы», Зиннур Хөсниярның «Козгыннар йолдыз чүпли», Фоат Садриевнын «Бәхетсезләр бәхете», Рәфкать Кәраминен «Олы юл да сикәлтәле» һәм Рауль Мирхәйдәровнын «Үзем хөкем итәм» дигән романнары.
Заһид Мәхмүдинен роман тиклем роман язарга алынуына гаҗәпләнмәдем. Ул мона иртәме-сонмы бер тотынырга тиеш иде. Әүвәлге повестьлары шикелле үк бу романы да шактый кызыклы гына. Игътибар иткәнегез бардыр, Зөлфәт Хәким пьесаларында еш кына бер персонаж—участковый милиционер очрый. Заһиднын да үзе яраткан шундый бер образы бар. Ул—иблис. Әлбәттә. Иблис катнашкан җирдә юньле тормыш була алмый Заһид Мәхмүдинен «Ахырзаман шаукымы» дигән яна бәянендә сурәтләнгән вакыйга—Иблиснен турыдан-туры коткысы белән кешеләрнен барлы-юклы намусларын закладка салулары турындагы вакыйга шуны ачык раслый Авторның «Һәркемнен үз юлы» романын укыганда исә, хикмәти Хода, ни Иблис үзе, ни анын кеше кыяфәтендәге образы ялгыш та күзгә чалынмады. Анын каравы, көтмәгәндә. Понтий Пилатка юлыктым. Әйе, әйе, урыс әдәбияты классигы Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» әсәреннән безгә бигрәк тә таныш булган прокуратор Понтий Пилатнын нәкъ үзенә! Татар романында төп геройны—элекке милиционер, чарасызлыктан контракт белән Чечняга барып, аннан акылына зыян салып кайткан Әхәтне Понтий Пилат белән саташтырып мәрәкәләндерү идеясе бүгенге көндә бары тик Заһид Мәхмүди башына гына килә ала. минемчә. Ә болай, әйткәнемчә. Заһиднын романы укырга кызык.
Тәнкыйтьчеләр теле белән әйтсәк, житди әсәр дип саналырга лаек.
Зиннур Хөснияр, бәхәссез, әдәбиятта үзен «-Кичү» һәм «Трагедиягә ике билет» дигән хикәяләре белән танытты. Байтак кына ипле-төпле повестьлар. «Терсәк сугышы* һәм «Эттән туган» дигән тирән эчтәлекле роман-дилогия язып, үзе шикелле күләмле әсәрләр тудырырга сәләтле күп кенә авторлар янәшәсендә бер баш өстен урын алып торса да. мин Зиннурны, барыбер, менә шул хикәя жанрының бер остасы дип саныйм. Гаяз Исхакый. Фатих Әмирхан. Ибраһим Гази. Фатих Хөсни. Мәгьсүм Хужин кебек әдәби остазларынын лаеклы дәвамчысы итеп күрәм. Инде «Козгыннар йолдыз чүпли»гә тукталып алыйк Романнын эченә үк кереп тормыйм. Керсәм, чыгалмам дип куркам. Бары шуны гына әитуне үземә фарыз күрәм: дөньянмн атаклы фәиләсүфләрс язып калдырган бихисап бөек тәгълиматларны жентекләп. тирәнтен өйрәнеп, шуларга нигезләнеп саллы роман язарга алынуын, аны татар дөньясына бәйле рәвештә укышлы гына тәмам итеп чыгып, зәвыклары төрле булган укучылар хөкеменә тапшыруын—язучы тарафыннан кылынган әдәби батырлык дими ни дисен инде!
Бу роман хакында тиешле-әтрафлы фикер әйтер өчен үзеннен дә бик житди әзерлекле булуын зарур. Мондый жлваплы миссиягә азынучылар тәнкыили казәм тибрәтүчеләрсбез арасында табылмый калмастыр, дип уйлыйм
Кайнап торган Казаннан, ыгы-зыгылы Әдәби Мохитгән читтә, беренче карашка тын. әмма чынлыкта тынгысыз авыл җирлегендә—«Их. Мөслим, инде нишлим?!* дип җырга кергән Мөслим төбәгендә яшәп, әледән-әлс катлаулы язмышларга байсаллы әсәрләр язып, үзенсн барлыгын даими искәртеп торучы бер мөхтәрәм каләмдәшебез бар безнең: ул—Фоат Салриев.
Китап сөюче күпсанлы укучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән «Тан җиле» романы өчен генә дә үзенә күптән Тукай премиясе бирерлек менә шул язучыбыз узган ел «Казан утлары» аша «Бәхетсезләр бәхете* дигән роман- трилогиясенен өченче кисәген әдәби җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим изге Язучылар даирәсендә, әлеге әсәрнен алдагы өлешләре дөнья күргәч, шундый рак сүз булды шикелле: автор заманнан артта калып бара, үз вакытында язып бастырган булса, романнын тәэсир изү көче, куәте, кыйммәте тагы ла югары булыр иде имеш1 Жәмәгать, әгәр әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр киң яңгыраш ала икән, алар еллар узып та актуальлеген югалтмый икән, ул әсәр берничек тә искерә алмый Хис белән. Тойгы белән күнелне кузгатырлык итеп язылган әсәрдән талымлы укучы беркайчан да бизми, киресенчә, ул аны кайта-кайта укый, алгысак җанына тынгы бирмәгән дистәләрчә сорауларга җавапны барыбер табасына ышанып укый. Нишли лә азмый Вакыт—Фоат Садриевнын «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе күпләр кызыккан шундый Бәхетле язмышка дучар!
Рәфкать Кәрами иҗаты турында сүз алып барганда әүвәл анын «Очар кошлар белән янәшә» һәм «Каргышлы этаплар» дигән әсәрләрен искә төшерәбез Кәрами ашыгып-кабаланып яза торган әдипләрдән түгел. Анын үз укучыларыннан гына торган аудиториясе бар. “Казан утлары»нда бүленсп-бүленеп өч сан рәттән басылган «Олы юл да сикәлтәле* романын да ул. минем уемча, ин элек менә шул тугрылыклы укучыларын күз унында тотып иҗат иткән, һәм ялгышмаган Әсәр герое Габлелнурнын күргән-кичкәннәре. һичшиксез, аларнын самими-садә күңелләренә галибанә хуш килгәндер
Бездә, төгәлрәк әйтсәк. әдәбият дөньясында, элек-электән килгән бер кызык хәл күзәтелә. Берәр түгәрәк дагасы якынлашкан автор, бигрәк тә үзен прозаик дип санаганы, ашыгып-клударланып. күләмле әсәр язарга тотына. Тырыша торгач, ул аны повесть, хәтта роман дәрәҗәсенә үк җиткерә дә. Мондый «стимул» белен язылган әсәрләрнең байтагы, әдбәзтә. пышыйк килеп чыга Бу сүзләр соңгы елларда аеруча продуктив-актив каләм чарлаучы, күптән түгел генә илле яшен тутырган Галимҗан Гыйльмановка турыдан-туры кагылмый да сыман Чонки ул юбилей шаукымы белән генә түгел, бал ай да нн күп иҗат итүче двторллрыбы илн берсе' Әсәрләре белән матбугатта нн күп күренүче ул. телевизор экраннары аша телебез турыңда даими кайгыртып торучы да—ул. һәммәсенә җитешә, азгерә Галимҗан кыскасы, кермәгән-чыкмаган тишеге юк анын Безгә, ЯЗУЧЫМЫН шулай өлгер
булуына сокланып, сөенергә генә кала. Анысы шулай шулаен да. Тик менә... артык активлыкның ижатка шактый гына тискәре йогынты ясавы ихтималы барлыгын да онытмау лаземдер ошбу авторга. Шул исәптән безләргә дә.
Узган ел Галимжан Гыйльмановнын «Идел*дә һәм «Казан утлары»нда ике повесте басылды «Идел»дәгесе—«Эт елы», «Казан утлары»ндагысы «Соңгы сугыш» дип атала. Мәгълүм ки. әдәбиятта мәнгелек тема—«мәхәббәт өчлеге» темасы: икәү яратыша, берәү мишәйт итә. Галиябану белән Хәлил һәм Исмәгыйль, кыскасы! «Эт елы»нда сүз-вакыйга. аңлашылганча, менә шундыйрак «мәхәббәт өчлеге» тирәсендә бара. Янә ярдәмче ике образ бар: берсе—Гадел исемле малай, икенчесе— сөйләшә белүче Акколак дигән эт. Галимжан Гыйльмановнын әлеге әсәрен укып чыккан берәү. Мәһдиев әйтмешли, «бер иптәш» болай дигән иде : «Кичә генә телевизордан кино карадым—анда да эт сөйләшә, кино белән повесть арасында охшашлыклар шактый!» Киноны үзем карамагач, артык сүз куертып, өстемә гөнаһ аласым килми, бары шуны гына әйтәм: эт сөйләштерү идеясе яналык түгел, безнен әдәбиятта моңарчы кәжә хәтле кәжәне сөйләштерүчеләр дә булды хәтта! Инде авторнын «Соңгы сугыш» дигән әсәренә килсәк, монысында, чыннан да бер «эский» бар: урысның «Ворошиловекий стрелок» дигән, яисә, үзебезчә әйтсәк, «Ворошилов мәргәне»дигән мәгытүм киносы белән әлеге повесть арасында җитди генә уртаклыкны күрергә була. Кинода Михаил Ульянов герое мәсхәрә ителгән оныгы өчен үч алса, Галимжан әсәреңдә исә Зәкәрия карт, шулай ук, мәсхәрә ителгән оныгын яклап, шулай ук, кулына корал тотып, явызлыкка каршы чыга. Ә калганы инде, кем әйтмешли, техника эше...
Бәян Ягъни повесть Бу жанрны үз итүче авторларыбыз шактый икән безнен. Берничәсе хакында сүз булды инде. Тагын кайбер язучыларыбызны телгә алып үтәсем килә Марат Әмирханов. Соңгы елларда бик актив яза. Иҗади маяны күп туплаганлыгы күренеп тора. Анын «И, кылган догам минем» повестен укучылар яратып укыганнардыр дип уйлыйм Әсәр герое Хисам Сабирнын әсирлектә интеккәннәре икенче бер язучыбыз Нәби Дәүлинен «Яшәү белән үлем арасында» дигән повестенда сурәтләнгәннәр белән беркадәр аваздаш шикеллерәк тәэсир калдыра калдыруын. Ә болай әсәр яхшы кабул ителә. Повестьта сугыш вакыты белән бүгенге заман вакыйгаларынын бергә магур гына үрелеп, ике яссылыкта баруы әсәрне тагын да отышлы, бербөтен иткән, дигән унай фикер калды миндә.
Нәбирә Гыиматдинова Повесть жанрына да, «Идел» журналына да бердәй тугрылыклы автор «Идел»дә елга бер мәртәбә повесть бастырмаса, Нәбирә—Нәбирә Гыиматдинова булмас иде. Узган ел ул «Күкчәчәк» дигән бәянен журнал укучылары хөкеменә тапшырды. Безгә ул әсәрне озакламый телевизор экраныннан кино рәвешендә яисә Тинчурин театры сәхнәсеннән спектакль сыйфатында күрергә туры килмәгәе. Гадәттә, шулай була торган иде.
Хәбир Ибраһим Пьесалар язмаган чагында—повестьлар, повестьлар язмаган вакытында күнеленә ни хуш килсә, шуны язып тәм табарга яратучы бу авторнын узган ел «Төнге шаяру» дигән бәяне «Идел» өстендә балкыды. Әсәр абсурдка корылган Күәстәге измәдән яралып, гомер буе бала өмет итеп яшәгән ирле-хатынлы Борһан-Сафура гаиләсендә пәйда булган Камыр малай турында бу әсәр. Таныш әкиятне хәтерләтә, шулай бит1! Әмма ашыкмагыз, бу беренче карашка гына шулай тоела. Вундеркинд Камыр малай, тумышы белән дөресен генә сөйли торган бала булып чыгып, тиз арада «ата-ана»ны хафага сала. Ахыр чиктә, Хәбирнен турыдан- туры булышлыгы белән, «ата-ана» дигәннәребез Камыр малайны киредән күәскә ябып-томалап куя.Кыскача эчтәлек шулайрак. Туры әйткән—туганына ярамаган, диләрме әле9 Вәйт, бу әсәрнен морале шул.
Тагын ике повесть турында. Икесе дә «Казан углары»нда басылган. Берсе— Локман Бадыикшанныкы. «Тәкъдирем» дип атала. Истәлек-повесть. Кем ничектер, мин үзем мондый әсәрләрне укырга яратам. Бигрәк тә әсәрдә таныш исемнәр очраса Бадыйкшан агайнын әсәрендә андый таныш исемнәр күп: мәсәлән. Нәкый Исәнбәт, Шәрәф Мөдәррис, Гази Кашшаф, Ләбиб Гыйльми...
Икенче повесть та—автобиографик әсәр <• Жәнбәт ыруы» дип аталган ул әсәрнен авторы—Альберт Хәсәнов. Бу язучының байтак әсәре мина яхшы таныш. Кайчандыр
бер повестен редакцияләргә дә туры килгән иде шикелле. Анын язганнары арасында бар әйбәте, бар уртачасы дигәндәй... Бу әсәре каи ягы. нәрсәсе беләндер үзенә аеруча жәлеп итте мине «Әлеге дә баягы—башыма уклау таягы» дигән сыман хикмәт—истәлек формасында язылуындадыр мөгаен. Әсәрдән бер өземтә китереп үтәм: «Ибраһим абый (биредә сүз Ибраһим Гази турында бара—ЛЛерон искәрмәсе.) безгә фронтта дивизия газетасында эшләвен, сугышта күргәннәрен сөйләде «Полуторка машинасында алгы сызыктан штабка тораташ булып каткан мәетләр түшәлгән юлдан кайтабыз. Бер урында кар көртенә чумдык. Буксовайт итә башладык Зыр килеп бер урында әйләнеп утырган арт көпчәкләргә дә. кар астыннан гына өстерәп чыгарып, мәетләр гыгабыз»,—дип сөйләде
— Кемнәрнеңдер газизләре, бердәнберләренең гәүдәләре бит инде болар'—дидек без әсәрләнеп
—Сугыш1 Фронт' Алар турында уйлап торырга вакыт бармы'7—диегез Приказ үтәргә ашык. Үтәмәсән—трибунал! Анда күп сөйләшеп тормыйлар Атып чыгалар ла, шалт маңгаена берне' Синсн дә үле гәүдәңнең юл түшәргә китүе ихтимал,—дип куйды агабыз...»
Вакыт-вакыт җанны сулкылдатып алган менә шундый детальләр еш очрый «Жәнбәз ыруы»нла. Әсәрнең җылы, мавыктыргыч итеп язылуында ла шул детальләр зур роль уйнамады микән әле?!
Сизгәнсездер, шәт, әсәрләрнен теле хакында мин бер дә сүз кузгатмадым Сүз кузгатмыйча дөрес эшләдем дип уйлыйм Нигәме9 Чөнки беләм күпчелек язучыларның әсәрләре әле журналга тәкъдим ителгәнче үк бу мәсьәләдә шактый тәжрибә туплаган, сизгер редакторларның иләге аша әллә ничә мәртәбә иләнә. төзәтелә, кайвакыт матур-матур җөмләләр белән баетыла да хәтта. Мин монда берәр авторның әсәреннән, шәп җөмлә, дип өзек китерермен, күкләргә чөеп мактармын, ә ул жөмлә исә, бөтенләй авторның үзенеке булмыйча, әйтик, «Идел» журнал ханәсендә үз язма-хикәяләрс белән әвәрә килүе өстенә, эш-вазыйфасы буенча читләрнеке белән дә чиләнергә « мәжбүр ителгән» мохәррир Ркаил Зәйдулланыкы, яисә «Казан утлары»нда проза бүлеген җигелеп таргучы Камил Кәрим белән Марат Закирныкы булып чыкса!9 Шул-шул. аңладыгызмы жилнен кан тарафтан искәнен9
Инде, ниһаять, хикәяләргә дә чират җитте бугай. Хи кәя—гәзит - журналларда ин күп, ин еш басыла торган жанр Бу шулай булырга тиеш тә Сүзне яшьрәк авторлардан башлыйм Халисә Ширмән, Хак Шәйхи, Ләйсән Низамова, Лира Ибраһим-Вәлиди, Гөлсинә Галимуллина. Гөлназ Нигъмәтуллина. Айсылу Имамиева. . Кара, кызык—хикәячеләрнең барысы да нәфис затлар булып чыкты түгелме сон?—дисәм, Ленар Шәех белән Фәнис Мотыйгуллин бар икән' Кызык парадокс: олкәнрәк каләм ияләре яшьлекләрен сагынып язсалар, яшьләр картлык турында, аерым алганда, әбиләр, бабайлар хакында язарга яраталар Шунысы янә кызыклы яшьләр үз әсәрләрендә карт-карчыклар образын хәйран матур гына ачалар да Мин бодай дигәндә, бигрәк тә Ленар Шәех белән Лира Ибраһим-Вәлндинсн «Бал бабай» белән «Гаделҗан бабай» хикәяләрен күздә тотам
Эльмира Шәрифуллннанын мәхәббәт, гаилә хакындагы бик җылы ике хикәясе игътибарга лаек. Роза Мулланурова белән Рифә Рахман хикәяләре дә ир-егетләр язганнан бер дә кайтыш түгел. Киресенчә, каиберәүләрнскснә караганда бераз шәбрәк гә түгел микән әле. Дөрес. Рифә Рахманның «Сөннәтче аби»ен укыганда азрак «буксовайть нткаләп» алырга туры килде килүен хикәядә исемнәре бер хәрефтән башланган Мәфруза, Мәлихә. Мәүлиха. Маһибикә. Маһикамал Мөхәммәтгали. Мотыйклар башны исәнгерәтгсме шунда
Узган ел шулай ук хикәяләре басылган Ркаил Зәйдулла, Туфан Мнннуллин, Зәки Зәйнуллин.Радик Фәизон. Әнәс Хөсәнов. Рафис Гыйззәтуллин. Нәгыйм Шаһи, Фсрдинагп Бигәшен, шулай ук юмор осталары Камга Кәрим. Фәнзаман Баттал, Аманулла, Рәдиф Сәгъди. Талгат Нәжмисв исемнәрен атап үтмәсәм. Охәт Гаффар әйткәндәй, халык мине дөрес акламас, һәр лнторнын да хикәясе, һич кенә дә купайтып-күпертеп әйтүем түгел, бик оста язылган, хәтта әйтер идем ки. арада «ин-ин» дип әйтерлскләрс дә бар. Шундыйлардан берничәсен. әйтик. Туфан Миннуллиннын «Җитлегү» исемле кино-хикәясен. Фәнзаман Баггалныи »Жәза»
һәм «Крутой әби» дигән хикәяләрен. Ркаил Зәйдулланын «Яшел чирәмдә сары келиндир» хикәясен аерым билгеләп үтәр идем.
«Әгәр китапны ике тапкыр укып чыгып булмый икән, аны бер тапкыр да укып торырга кирәкми»,—дигән бер акыл иясе. Мин бүген телгә алынган әсәрләрнең һәммәсен дә бер мәртәбә укып чыктым. Икенче тапкыр укырга вакыт кына житмәде. Бигайбә!