Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛЫК ДРАМАТУРГИЯ


Татар драматургиясенең еллык үсеше үткән белән киләчәк арасында бара. Шуна күрә бу туктаусыз процесстагы үсеш- үзгәреш тенденцияләре, проблемалары кичә яки бүген генә ачыкланган-билгеләнгән нәрсәләр түгел. Аларнын кайберләре (мәсәлән, миллилек яки татар идеясе, милләтпәрвәрлек) йөз егерме еллык тарихы булган зур драматургиябызнын ин беренче әсәрләрендә үк билгеләнеп, бүгенге көнгә янарып. күптөрле сыйфатлар белән баеп, янадан әйләнеп кайтса, икенчеләре исә чагыштырмача күптән түгел, ягъни сиксәнснче-туксанынчы еллар чигендә формалашты, үсеш алды. Андыйлар да аз түгел
Чонки кинәт үзгәргән вәзгыят. ил. халык тормышындагы көтелмәгән борылышлар, әлбәттә, тормышның үзенчәлекле көзгесе булган театр сәнгатендә.яна азык бирә
килгән драматургиядә чагылыш табарга тиеш иде һәм бу шулай булды да.
Гасырнын соңгы дистә ярым елында илдә «үзгәртеп кору» игълан ителеп, азмы- күпме демократия жилләре исә башлагач, милли автономик республикаларда сәнгать үсеше өчен элеккегә караганда да тискәрерәк шартлар барлыкка килде. Дәүләт дотацияләре күпкә кимеде. Тотрыклы булмаган икътисад, халыкның баи һәм ярлы катламнарга бүленүе ин элек матди яктан бер яклаусыз калган ижат зыялыларына «сукты». Көтелмәгәндә кыргый базарнын болганчык мөнәсәбәтләре уртасында калган сәнгать әһелләре, шул исәптән драматурглар да. яшәү өчен кирәк булган көндатек минимумнан да мәхрүм калдылар. Дәүләт тарафыннан бирелә торган азмы-күпме ярдәм, ижат оешмаларына бүленгән торак-фатирлар күпкә кимеде Әмма, матди яктан драматургия үсеше өчен шартлар авырлашса да. базар икьтисадынын кайбер унай яклары да булды. Әйтик, демократияләштерү процессы ижат әһелләре иреген әлегәчә буып килгән тоталитар режимнын тоташ идеологик контроленнән азат итте Дөресрәге, идеологик ориентирлар бөтенләй юкка чыкты Бу исә үз чиратында мона кадәр әдәбият-сәнгать хезмәт иткән аерым сыйныф мәнфәгатьләрен читкә этәреп, гомумкешелек кыйммәтләрен, кеше гомере кадере, шәхес иреге проблемаларын алга куярга, милли үзанны үстерү, тәрбияләү эшенә керешергә булышты Башланып киткән бу процесс драматургияда иң элек иҗтимагый-сәяси драма жанрында чагылыш тапгы. Нәтижәдә тоталитар режимны, бюрократк система функционерларын фаш итә торган Т. Миннуллиннын «Бажа мал түгел, кәҗә туган түгел». 3 Хәкимнең «Телсез күке». «Легионер», Р. Батулланын «Җимерелгән бәхет" кебек әсәрләр язылды. Аларда тоталитар система машинасына эләгеп җимерелгән, сытылган кеше язмышлары, гаилә бәхете, Сталин ГУЛАГ-лары корбаннары трагедиясе һәм бүгенге көндә демократия исеме астына поскан, ләкин кеше шәхесен изә. ташый, җир белән тигезли торган бюрократик система идарәчеләре турында сүз бара. Бу әсәрләрдә авторлар күп очракта кеше шәхесенә каршы юнәлтелгән. аларнын җаннарын гарипләткән, җинаятьләрне, куркыту алымнарын, террорны сәнгать чаралары ярдәмендә ышандырырлык итеп ачуга, кире кагуга ирешәләр
Тоталитар режимнын аяусыз сәясәте нәтиҗәсендә аерым шәхесләр генә түгел, хәтта Кырым татарлары, карачәй, ингуш һ. 6 кебек бөтен бер төркем халыкларда гаепсездән гаепләнеп, үз туган илләреннән яшәү өчен бөтенләй шартлар булмаган чит җирләргә сөрелделәр Быел язылып. «Яна татар пьесасы» конкурсына җибәрелгән пьесалар арасында депортацинләнгән Кырым татарлары күргән коточкыч афәт, вәхшилекләр, гаилә бәхетсезлскләреиә багышланган «Бакчасарай гөлләре» исемле мелодрама да бар Үзен «№77» дип билгеләгән автор әле милли драматургиябызда бөтенләй чагылмаган өр-яна темага мөрәҗәгать итеп, мона кадәр аерым шәхес язмышы кысаларында г ына яңгыраган бу зур теманы, бөтен бер халык язмышы, ил трагедиясе масштабына күтәргән Сәнгатьчә эшләнеш ягыннан кайбер кинәшләр булуга да карамастан (әйтик, сюжет линиясенең беркадәр схема буенча үсүе, милли гореф- гадәтлөр бирелеше), гомумән алганда әсәр театрларыбызнын игътибарына лаек
Демократия жилләре тәэсирендә татар халкында үз милләтенең чын тарихына, әдәбият, сәнгатенә карата көчле кызыксыну уянды Мәдәниятебезнең ертып ташланган, яндырылган, яки башкача юкка чыгарылган битләрен яңадан барлау, тергезү эше башланды Октябрь инкыйлабыннан сон чап илләрдә яшәгән Г Исхакый, С Максуди. Ф. Туктаров, Й Акчура кебек бөек шәхесләребезне»! мжддн мирасын, саф исемен халыкка кире кайтару эше ул шулай ук демократияне»! зур казанышы, милләтнең мәдәни тормышында зур вакыйга булып бәяләнергә хаклы Шуларга аваздаш буларак драматургларыбыз Октябрьгә кадәрге чорда ук Г Камал, I Исхакый. Ф. Әмирхан. К. Тинчурин кебек олуг әдипләребез базалап җибәргән бик кирәкле эшне—гатар халкының милли үзаңын уяту, тәрбияләү пиен—я надан тергезеп җибәрделәр Шунысын да әИтнк. бу алым бик вакытлы һәм кирәкле иде Чөнки сәнгать үсеше беркайчан да идеологик бушлыкны күтәрми Коммунистик идеалларның бәясе төшкәч, алар урынын милли идея, гомумкешелек кыйммәтләре алу бик табигый, урынлы булды
Сонгы елларда драматургларыбыз, театрлар татар халкынын менталитетын билгеләү, милли үзаңын үстерү буенча берничә юнәлештә эш алып бардылар
Шуларнын иң беренчесе—сәхнә әсәрләре ярдәмендә халкыбызнын данлы тарихын, бөек шәхесләрен гәүдәләндерү һәм шулар аша тамашачыларда, укучыда милли горурлык хисе тәрбияләү Үзгәртеп кору елларында сәхнәдән гәүдәләндерелгән боек шәхесләребез рәтенә Ю Сафиуллин әсәрендәге «Идегәй». Р. Хәмиднен «Хан кызы». М. Маликованын «Сөембикә» пьесаларындагы Сөембикә образларын да кертеп була. Ә Р Батулланын татар, башкорт, казакъ халыкларының уртак шагыйре Акмуллага багышланган «Юл газабы» шигъри трагедиясе үзенчәлекле формасы, аерым актер-башкаручыга тәгаенләнгән булуы белән игътибарны жәлеп итте.
Шул ук авторнын «Жимерелгән бәхет» пьесасы да Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар, Гаяз Исхакый, Габдулла Кариев. Фатыйма Ильская кебек бөек сәнгатькәрләребезнен бөтен бер образлар галереясын тәкъдим итүе, аларнын тормыш һәм ижат биографияләренә өр-яна фактлар өстәве белән кызыклы
Быелгы сезонда да драматурглар һәм театрларыбыз бу өлкәдә шактый үзенчәлекле эш башкардылар. Югарыда аталган «Яна татар пьесасы» конкурсына килгән әсәрләр арасында үзен «Гөлназ» дип атаган авторнын «Гәүһәршад» пьесасы, Ф Галиев һәм Р Әюповнын Казан яшь тамашачы театрында куелган «Җырларым», « Печән базары» спектакль-композицияләре әнә шундыйлардан. Борынгы тарихыбызда тирән эз калдырган Мөхәммәдәмин хан кызы Гәүһәршад тормышының аерым бер чорын күрсәткән һәм М Җәлил, Г. Тукай кебек боек шагыйрләребезнен ижатларын популярлаштыру максаты куйган бу әсәрләр бәлки зур драматургия таләпләренә жавал биреп тә бетермиләрдер. Әмма мондый омтылыш-эзләнүләр драматургиядә дә, театрларыбыз репертуарында да сакланырга тиеш. Чөнки югары сыйфатлы әсәрләр буш урыңда, йомшартылмаган туфракта барлыкка килә алмыйлар.
Татар халкынын менталитетын. гореф-гадәтләрен, баи, үткен телен, фольклор хәзинәсен, акылын, зирәклеген, юмор үзенчәлекләрен, көлү культурасын чагылдырган әсәрләр дә элек-электән халкыбызнын милли үзанын тәрбияләүгә хезмәт итеп киләләр. Хәтергә төшерик, КПСС Үзәк Комитетының мәдәниятебез үсешенә шактый зыян китергән 1944 елгы мәгълүм карары нигезендә Н Исәнбәтнең «Идегәй» трагедиясе белән бер рәттән шушы ук авторның «Җирән Чичән белән Карачәч сылу», «Хуҗа Насретдин» әсәрләре юкка гына репертуардан алынмады. Мондый пьесаларның милли ан тәрбияләүдәге ролен тоталитар режим функционерлары ул вакытта ук бик яхшы аклаганнар. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, мондый пландагы югары сыйфатлы әсәрләр сирәк языла. Быел язылган пьесалар арасында Сәйф Сарай поэмасына нигезләнгән «Сөһәйл вә Гөлдерсен», Гөлкәйнен «Йөзен яшерүче хан кызы», Нижнекамск театры, Казан яшь тамашачы театрында уйнала торган, фольклор мотивлары файдаланылган Р. Кожсвникованын «Шаян мәче». М Закированын «Серле балдак мажаралары» кебек әсәрләр бар Ләкин аларга фәлсәфи тирәнлек, халкыбызнын үткен юморы җитенкерәми. Шуңа күрә дә кай очракта режиссерлар билгеле авторларның элеккерәк елларда язылган әсәрләренә морәжәгать итәләр К. Тинчурин исемендәге театрда куелган М Әмирнен «Гөлшаян», Д. Салиховнын «Танышу, кавышу театры», Ю. Әминовнын «Өти балак Гөлүзә» пьесалары әнә шундыйлардан.
Халкыбызда милли үзан тәрбияләүдә шулай ук драматургия, театрлар тарафыннан тәкъдим ителә торган милли эстетик идеал, эстетик нормаларда җитди әһәмияткә ия Бу турыдан-туры халыкның бүгенге көндәлек тормышын чагылдыру, өлге алырлык шәхесләрен табу һәм сәхнәгә күтәрү, милләт алдында торган бурыч- проблемаларны билгеләү һәм сәнгать чаралары ярдәмендә аларны чишүнең үрнәк юлларын күрсәтү белән бәйләнгән. Бүген языла торган пьесаларның зур күпчелеге, әлбәттә, халкыбызнын хәзерге тормышын, яшәү рәвешен, проблемаларын чагылдыруга багышланган. Әмма мин аларны милләтебез яшәешен төрле яктан ла инли. үзләштерә, чагылдыра дия алмыйм. Менә кайбер саннар һәм факглар. 2006 ел дәвамында, конкурска килгән һәм театрларда куелган яна әсәрләрне санасан, якынча утыз биш пьеса язылган. Шуларнын яртысыннан югарысы авыл тормышы материалы нигезендә, гаилә, ир, хатын, егет-кыз мөнәсәбәтләренә багышланган. Аларнын зур күпчелегендә әһәмияте ягыннан ил, жәмгыять, милләт дәрәҗәсендәге масштаблы проблемалар күтәрелми. Аңлашылмаучылык, ызгыз-талаш, симпатия-
антипатия, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау Арала псевдонимы «Заманов* булган авторнын—«Без китәбез ахыры*.... үзен «Сантый* дип атаган авторнын—«Дивана». «Имән алып*нын—«Лаләләр». «Умартачы*нын—«Нигез*. «Төнбоек*нын— «Адашкан юл» кебек, авылда формалашып килгән яна бай хуҗалар һәм гади халык арасындагы кискен мөнәсәбәтләр, туып-үскән нигезнсн газизлеген, изгелеген раслаган һәм уйланмыйча эшләнгән ялгышлар өчен җаваплылык кебек җитди проблемалар күтәргән әсәрләр дә күренә. Тик алар да сәнгатьчә эшләнеш ягыннан тиешле югарылыкта түгел. Кайсысы күпсүзлелек белән интегә. Ә кайбер авторлар инде драматургиядә очраган ситуацияләрне кабатлыйлар Шулай ук кайбер персонажларның характерлары—усал, үзсүзле, мәрхәмәтсез яна татар бае. авылнын яраткан исереге, үз дигәнен булдыра алмаган җебегән ир (һ б.)—пьесадан пьесага күчә килә. Гәрчә аларнын авторлары төрле кеше булса да. Шулай ук әсәрләрдә хатын-кыз җинаятьчелеге, эчкечелек, ин борынгы профессия ярдәмендә байлык тупларга омтылу кебек, гүзәл җенес вәкилләренә замананын бик үк уңай булмаган тәэсирен чагылдырган «Араш*нын «Утрау*. «Әбү Бәкер*нен «Бишек җыры*. Гөлназ Мәвлиева-Шәмсинен «Асыл сере» кебек әсәрләр дә бар Проблемалар атала, күтәрелә, әмма аларнын сәнгатьчә чишелеше тиешле дәрәҗәлә түгел
Драматургларыбызнын зур күпчелеге авыл җирлегеннән чыккангамы, аларга авыл тормышы, авыл тирәлеге якын. Шуна күрә алар бүген шәһәрләрдә яшәсәләр дә. әсәрләре өчен материалны күбрәк шуннан алалар Бу табигый хәл. ал арны моның өчен гаепләп булмый. Ә бит бүгенге көндә халкыбызның шактый өлеше калаларда яши. Алар белән нишләргә'' Шәһәр гагарларынын сәнаги эшчәнлеген белмәгәнгә, хезмәт проблемаларын ныклап торып төшенмәгәнгә күрә дә безнен бу өлкәдәге аз санлы пьесаларыбыз гаилә мөнәсәбәтләрен, төрле буыннар арасындагы унай яки тискәре бәйләнешләрне, торак-фатир каршылыкларын, хатын-кызларнын кияү сайлау процессын, ир-егетләрнен сөйгәннәре күнелен яулау тирәсендә бөтерелә Болар ла аз түгел. Болар ла кирәк Ләкин бзгг без халкыбызның гаилә мөнәсәбәтләре белән генә дөньякүләм масштабларга чыга алмыйбыз Ә бит бүген без «татарны дөньяга танытырга кирәк!» дип сөйлибез. Юкмыни безнең милләтебезне күгәрә торган масштаблы, зур эшләр башкара торган шәхесләребез' Икеләнми әитәм—бар! Бар гына түгел—күп! Бары тик драматургларыбызга алар дәрәҗәсендә фикер йөртеп, алар эшләгән эшләрнең дәрәҗәсен анларга. яшәгән мохитне айларга масштаблылык кирәк. Өй. гаилә мөнәсәбәтләрен даими файдаланып, вакланып китмәдекме бераз* Бүгенге татар драматургиясенең үсеш шартлары, традицияләре турында сөйләгәндә, әлбәттә, сөенеп мең еллык Ислам мәдәниятенең халкыбызга якадан кайтуын ассыэыклап әйтергә кирәк Үзгәртеп кору башлангач ук тизләнеш алган бу—иманга кайту—процессы бүгенге көндә милләт тормышында хәлиткеч факторларның берсе вазифасын үти Динебезнең тагар чапкын милләт буларак саклап калудагы әһәмиятен истә тоткан хәлдә, без анын меигалнтетыбызны. үзаңыбызны тәрбияләү, үстерү, саклау өлкәсендәге ролен дә билгеләп үтмичә кала алмыйбыз Драматургия, театр сәнгате өлкәсендә дә сәнгать үсешенә бүген аеруча нык тәэсир итә торган әлеге факторны исәпкә алмыйча берничек тә мөмкин түгел. Бу җәһәттән мин ин злек Чаллы театрында Кол Гали әсәре буенча куелган «Йосыф*. Мишатә театрында Ф. Галиен инсценировкаларында «Сөннәтче бабай* һәм «Остаэбнкә» (режиссерлары Ринат Әюпов ) кебек спектакльләрне искә төшерәм Бу әсәрләр Республика мәдәни тормышында чын мәгънәсендә ижади ачыш, зур янадык буларак кабул ителде. Әлеге уңышлы башлангыч безнен драматургиядә быел өр-яна әсәр белән дәвам ителде Конкурска килгән пьесалар арасында үзен «Моәзин* дип атаган авторнын «Мулла» исемле ике пәрдә һәм ун күренештән торган драмасы бар
Сонгы еллардагы драматургиянең яшәү шартлары, тематикасы, күтәргән проблемалары, дини һәм әхлакый мотивлар, х-гслзк идеал гурында сөйләшкәннән сон чират нәүбәтен ниһаять, язылган пьесатарнын сыифатына. аш торган кайбер хәл ителәсе мәсьәләләргә дә җиткәндер
Ин күзгә ташланганы—авторларыбызнын да драма теориясен тирәннән бетмәве Күп кенә пьесалар драма калыпларына сынмын, композиция ягыннан аксый Кайбер авторларга вакыйгаларны, персонажларны кискен конфликт тирәсенә туплый бетү
җитми Шуңа күрә дә тамашачыны киеренкелектә тота торган кискен көрәшле пьеса урынына драма формалары, диалог кулланып язылган хикәя, повестьлар, сонгы вакытта хәтта романнар да доньяга килә. Бәлки болары да кирәктер, бөтенләй үк сызып ташламыйк. Әмма сәхнә тамашасының үзәгендә бәрелеш, көрәш ятарга тиеш. Бу—кире кагылмый торган канун.
Бүгенге көндә милли драматургиябыз үсешенә тискәре тәэсир итә торган тагын бер мәсьәләгә игътибар юнәлтер идем. Ул да булса драматурглар белән театрлар арасында үзара анлашып эшләү, татулык җитмәү. Театрларыбызның репертуарына күз салсак, анда сонгы елда язылган бер-ике әсәрне генә күрербез. Калганнары йә классика, йә драматургларыбызнын элеккерәк елларда язылган әсәрләре. Табигый, алары да куелырга тиешле. Ләкин бүгенге драматургия репертуарда ин беренчел урынны тотарга тиеш Башкача заман геройларын, милләтнен көндәлек проблемаларын сәхнәдә ничек чагылдыра алабыз сон? Ул инде Республика вакытлы матбугаты битләренә дә саркып чыкты Ике яктан да бергә җыелып, мәсьәләне уртага салып сөйләшер вакыт җитмәде микән? Драматурглар театрларны гаепләп, ә театрлар авторларга канәгатьсезлек белдереп кенә унай нәтижә чыгар дип уйлавы кыен.
Йомгак ясап, ин элек бүгенге татар драматургиясенең үсеш-үзгәреш процессында икәнен билгеләп үтик. Таянырга анын 120 еллык бай иҗат мирасы, әле бүген дә актив эшләп килә торган Т Миннуллин, Р Батулла, 3. Зәйнуллин кебек аксакаллары, инде олпатлыкка йөз тоткан Р Хәмид. Ю Сафиуллин. 3. Хәким. Д. Салихов. М. Гыйләжев. Р. Зәйдулла, Ф Галиев, Г. Каюмов. Аманулла, X. Ибраһим кебек көчле урта буыны, әле күптән түгел генә зур сәнгатькә килеп керсәләр дә театрлар репертуарында инде урын алырга өлгергән И. Зәйниев. 3 Минһажева кебек яшь көчләре бар Мәдәният министрлыгы. Язучылар берлеге белән Г Камал исемендәге театр оештырган «Яна татар пьесасы» конкурсы даими үткәрелеп килә. Димәк, бергәләп эшләгәндә милли театрларыбызны репертуар белән тәэмин итәрлек яңа пьесалар туар, алга таба да драматургиябез даими үсештә булыр дигән өмет бар.