Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдипләрнең гамь бишеге


Дөресен әйтим, язучылар яши торган «Аккош күле» дачалары турында ир- кенләбрәк. тәфсиллерәк, күләмлерәк итеп язарга ниятем бар иде. Ул теләкнен хәзер дә кимегәне юк Фотосурәтче Рифхәт Якупов белән без аны альбом-китап итеп күзаллаган идек. Бу җәһәттән беркадәр эш башкарылган да иде Дөньямын
көтелмәгән яна мәшәкатьләре кон саен диярлек туа торып. ни-
ятләгәннәр һаман чигерелә торды Без шулай сузып-тарт- калап йөргән арада хөрмәтле «Мәга- риф» нәшрияты •Аккош күле* ту- рында күмәк китап әзерләп өлгергән лә икән! Афәрин'
Көнләшеп сокла- нырга гына кала • Мәгариф» белән санлашмыйча бул-
мый Әле күптән түгел генә безләр өчен бик тә кадерле булган Казанның мәшһүр Матбугат йорты турында менә дигән китап чыгарып куйдылар. Ихтимал, татар өчен тарихи әһәмияткә ия ул бина һәм анын кешеләре хакында ла безнен кебек берәр хезмәт язарга хыялланып йөрүчеләр булгандыр. Инде китаптан әлегесендә (дөрес. -Матбугат Йорты гомер китабы* дигәнендә дә бәләкәй генә язмам бар иде) -«Аккош күле - илһам аланы*нда мина ла катнашырга тәкъдим булгач, бик теләп ризалаштым
Тагар әдәбиятының сонгы ярты гасырын «Аккош күле*ннән башка күз алдына китерү кыен Чөнки Сп җирлә заманның күренекле шәхесләре зур әдипләр яшәгән
Иҗат ииртшры шшимснОэгг Кече Тиран к> I /У6У «ы
Йортлар саны ике дистәгә дә тулмаган шушы бәләкәй «авылда» әдәбиятыбыз тарихында калырлык күп әсәрләр язылган. Әнә бу йортта мәшһүр поэмалар туган, тегесендә атаклы роман язылган, өченчесендә, әйтик, пьесалар, гыйльми хезмәтләр әзерләнгән, кемнәрдер дөнья халыкларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән...
Кызганыч, «Аккош күле»нең иҗади гөрләп яшәгән «егет» чагына туры килә алмадым мин. «Язучылар оясы*на күченеп килгәндә, бу җирнең аксакал хуҗалары — Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Ибраһим Гази, Хәсән Хәйри, Нәби Дәүлиләр биредә юк иде инде. Килүем 1989 елда булды. Фин йорты дип йөртелгән өйнең мина дигән өлешендә элегрәк Мәҗит Рәфыйков, Гәрәй Рәхимнәр яшәгән булган. Баштагы бер-ике елда нигәдер сирәк киленде, мич ягып җылытырлык йорт булса да, кышларын бөтенләй йөрелмәде. Идел буендагы элек яшәгән Займише сагындырдымы, әллә бүтән сәбәпме, кисәк кенә үзләшә алма- дым. Ә менә сонгы унбиш елда шулкадәр беректем бу җиргә, аерыла алмас дәрәҗәгә килдем бугай инде. Шушы елларда биредә байтак шигырьләр, публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар рәвешендәге күп хезмәтләр язылды Китапларга кергән кайбер шигырьләрем ахырына «Аккош күле, фәлән елда язылган» дигән искәрмәне күргәч, шул елларга караган күп истәлекләр яңара. Шулай да «Аккош күле»нә ун ел, кимендә биш-алты ел алданрак килмәгәнемә үкенәм. Теләсәм, мөмкинлекләр бар иде.
Совет чорындагы СССР территориясендә язучыларның иҗат йортлары дистәләгән иде. Переделкино. Ялта, Күктүбә, Дубулты. Гагра, Пицунда, Малеевка, Дүрмән . Союздаш саналган республикаларның һәрберсендә диярлек язучылар- ның иҗат йортлары, ял итү базалары бар иде. Үз вакытында Татарстанда да бөтен- союз статусындагы ижат йорты булдыру юнәлешендә талпынышлар булып алды. Барып чыкмады. Хәер, ул вакытта оешкан булса да, бу заманның байлык җыю осталары — елгыр егетләре, мөгаен, аны үз кулларына төшергән булырлар иде... Алда саналганнарга бик үк охшамаса да, «Аккош күле* үзенчә бер ижат йорты инде Үзенчәлеге шунда: биредә путевка-юллама биреп яшәтү тәртибе булмаган диярлек Гадәттә, бер килеп урнашкан кеше, гомерлеккә төпләнеп калган. Берәүләр үзләре йорт җиткергән, икенчеләр, казна йортын үз итеп, хуҗаларча яшәп яткан- нар Йортлар Әдәби фонд карамагында булган. Теге яки бу нәрсәне төзергә яки төзәтергә кирәк булса. Язучылар оешмасына буйсынган әнә шул Әдәби фонд вәкил- ләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Хөкүмәтнең язучы хезмәтенә хөрмәт белән карау- ның гажәеп формалары булган ул заманда! «Аккош күле» Россиядәге ижат йортла-
рының Переделкино дигәненә күбрәк туры килә бугай. Анда да бер төркем язучылар үзләренә билгеләнгән йортларда гомер буена торып ижат иткәннәр.
«Аккош күле»нен оешуына иң күп өлеш керткән кеше —Гомәр Бәширов Ул — үткән гасырнын 50 нче елла- рында республиканың ин абруйлы шәхесләр- нең берсе. СССР Вер- ховный Советы депута- ты. Сталин премиясе лауреаты, Татарстан
Язучылар союзы рәисе Югары даирәләрдә сүзе үтә торган чагы. Ул заманда, хәзер- ге «Аккош күле»ннән ерак түгел генә җирдә — аралары күп булса бер чакрым бу- лыр —Татарстан өлкә комитетының ял итү базасы булган. Халык аны обком дача-
Хзсән Туфан. Сәйфи Кудаш. Гомор Бәширов Аккош күле урманында 1966 ел
лары лип йөрткән. Ул вакытта Беренче секретарь — Моратов Зиннәт Ибәтовнч Татар мохитен, тарихын һәм рухын яхшы белгән кеше буларак Салих Гынлечханович Батыев та ул таманда республика җитәкчелегендә зур түрә кеше. Г Бәширов шул кешеләр аша язучыларга җир алуга ирешкән «Язучылар — партия булышчылары, алар белән якын булу комачау итмәс-, дигәннәрдер инде (Лачаларнын оешуында материаль базасы ныгуында тагын бер кешенен — элеккеге фронтовик офниер Бәдретдинов Шәмсетдиннең дә өлеше зур булган.) Әмма янәшәлек гомере озакка бармый: 50 нче еллар ахырында «Оргсинтез» заводы төзелә башлагач, обкомчылар бу җирлән Идел буена — Боровое Матюшинога (бу сүзнен татарчасын ишеткән юк. бәлки, ул тирәләрдә безнен тел, гомумән, гамәлдә дә түгелдер) күчеп китәләр Җитәкчеләр сәяси мәсьәләләрдә генә түгел, экалогик тоемга да бик сизгер «Ак- кош күле*нен оешу тарихы шулаирак. Гомәр агага рәхмәт, урыны җәннәттә бул- сын. Моннан өч ел элек кенә Бәшировлар йорты (анда берара М. Мәһдиев тә яшәп алды) исән иде. Бүрәнәдән салынган җыйнак кына бу йорт шактый нык. таза
иде әле. Һәрхәлдә, мемориаль йорт итеп сакларлык иле. Бе- терделәр. Ул урынла яна кешеләр яна пу- лат-сарай салдылар Ә бетмәскә тиеш иде Гомәр Бәширов ни- гезе! Варислары да рухи дөнья кешелә- ре юкса: улы Зө- фәр — күренекле фо- торәссам, кызы Ли- лия — педагог, М Мәһдиевнсн хаты- ны, оныгы Гәүһә-
рия — редактор-язу- ГомәрБаширояхатыны Клримл итыи 1961 ел.
чы. Нилә хикмәт: ваемсызлыктамы. әллә вак меркантиль исәп-хисаптамы? Бу җәһәттән күренекле журналист, шагыйрә Асия Юнысова «Ватаным Татарстан* газетасында (2006. 2 июнь) кайчандыр X. Туфан. С Хәкимнәр яшәгән йортларнын аяныч хәлдә икәнлеге турында әрнеп язып чыкты Чарасызлыктан ул әрнүләр|ә кушылырга гына кала.
Сөйләүләренә караганда, 60—70 нче еллар «Аккош күле»нен гаҗәеп матур чоры булган Табигать хозурлы™, сафлык һәм тынычлык (машиналар юк диярлек, дөрес ул вакытта юньле юлы да булмаган) — иҗат өчен идиллик шартлар Яши торган йортлар да бер чамарак хәзерге кебек бср-берсен уздырып салган таш яки агач пулатлар юк Чагыштырмача социаль тигезлек. Кешеләр иҗат иткән, киртәсе г нисез ачык түтәлләрдә чәчәкләр, гөлләр үстергәннәр Уңган хуҗаларның яшелчәләре дә мулдан булган Кәпәрен уныш бәйрәмнәре уздырганнар Атаклы беседкада (ул кайбер фоторәсемнәрдә сакланып калган) язучылар җыелышып яна язылган әсәрдә рен укыганнар, фикер алышканнар. Бердәнбер уртак мунчага (хәзер һәр йорт янәшәсендә шәхси мунча!), чиратлашып ягып, бср-берсен дәшкәннәр. Ул чәйгә йөрешүләр, кунак бүлешүләр Зур сарайны клуб сыман итеп яше-каргы бергә телевизор караулар Күмәклек, бердәмлек, кешелеклелек хисләре көчле булган Йоргларнын хуҗалары — күбесе сугыш кичкән асыл ир-аглар Гыныч гормышнын. гаилә иминлсгснсн. табигать күркәмлегенең кллерен яхшы белгәннәрдер
Кемнәр яшәгән дә. кемнәр ижлт игеп яткан бу җирләрдә* Үткән ед Фарук ага Сабиров (язучылар дачалары салына башлаганнан сон утыз еллап бирелә бу жзфнен •хуҗасы* —коменданты булган кеше 2007 елнын апрелендә вафат булды. Истәлеккә ул утырткан чыритылар аллеясы калды) белән шушы илле елдан артык вакыт зченло •Аккош*та яшәгән (кайберләре биредә озак яшәгән, кайберләре берәр ел яки берәр җәй генә горып киткән) кешеләрне барган, искә төшереп утырдык Әдәбият тарихын
өйрәнүчеләр өчен, бәлки, кирәге чыгуы бар дип. исемлек китереп утыйм (тулы булмавы да мөмкин). Гомәр Бәширов. Сибгат Хәким. Нәби Дәүли. Хәсән Туфан, Афзал Шамов, Нәкый Исәнбәт. Ибраһим Гази, Әхмәт Фәйзи. Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсатәмов. Хәсән Хәйри. Гариф Гобәй. Зәки Нури, Абдулла Әхмәт, Рувим Моран. Сафа Сабиров, Гали Хужи. Салих Баггат. Шәүкәт Галиев. Мария Елизарова. Шәрәф Мөдәррис. Ләбибә Ихсанова. Нил Юзиев, Фәнит Мансуров, .Алексей Татвир, Габделхәй Сабитов, Мәжит Рәфыйков. Рафаэль Мостафин, Рөстәм Кутуй. Галимжан Латыйп. Мөдәррис Әгъләм. Фаил Шәфигуллин, Фәннур Сафин, Ризван Хәмид, Рәдиф Гатауллин. Габдулла Шәрәфи. Мәгъсүм Насыйбуллин, Гәрәй Рәхим. Ринат Мөхәммәдиев. Роберт Миңнуллин, Сафуан Муллагалиев. Камил Кәримов, Рифкат Закиров, Рөстәм Мингалимов. Наис Гамбәр Бүген яшәп ятучы язучыларны һәм төрле елларда жәйләрен дуслары хозурында айлап-айлап яшәп
«Аккош купенндә яшәгән язучылардан бер төркем. Сулдан уңга: Фатих Хөсни. Риза Ишморат. Хәсән Туфан. Гомәр Бәширов. Нәби Дәүли һәм Зәки Нури (улы белән). 60 нчы еллар.
алган Мөхәррәм Каюмов, Эдуард Мостафин. Марат Закиров кебекләрне дә бергә исәпләсәң, алтмышлап исем килеп чыга. Нибары ике гектар чамасы гына булган алан өчен зур сан бу
Казан язучыларынын бакча-дачалар рәвешендә күмәк яши торган жирләре берничә: Займише, 774 км дип йөртелгән Идел буендагы һәм Биектау-Киндерле жирләре, тагын Васильеводан ерак булмаган, элек «чегән хуторы» дип аталган урын Займише дигән җиргә журналист-язучы халкы 60 нчы еллар уртасында килеп урнашты Анда — Аяз Гыйләжев. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Газиз Мөхәммәтшин, Әхсән Баян. Вакыйф Нуруллин, Рәис Даутов. Диас Вәлиев, Ибраһим Нуруллин, Яхъя Халитов. Адлер Тимергалин, Әхәт Мушинский Үземнен дә унөч елга якын яшьлек гомерем шунда узды. 774 км дип йөртелгән җир — Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Нури Арсланов, Гөлшат Зәйнашева, Хисам Камал, Ләбибә Ихсанова, Марс Шабаев. Лирон Хәмидуллин. Фәрваз Миңнуллин ; Васильево — Мөхәммәт Мәһдиев. Фәнис Яруллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин. Рәфкат Кәрами. Жәүдәт Дәрзаман. Рәшит Әхмәтжанов, Зәет Мәжитов, Әхмәт Рәшитов, Кояш Тимбикова, Шамил Маннапов, Роза Мулланурова. Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет), Мансур Шиһаповлар: ә Биектау-Киндерле жире, белүемчә, Зөлфәт. Роберт Миннуллин, Рафис Корбан. Рашат Низами. Газинур Морат. Рәфикъ Юныс. Камил Кәримов, Ләбиб Лерон исемнәре белән бәйле Бу җирләрдә дә язучылар яшәгәннәр, иҗат иткәннәр, жәйләрен гомер кичергәннәр һәм кичерәләр Әмма күпләр өчен язу-
чыларнын төп иҗат урыны дип барыбер «Аккош күле* санала. Тарихи үткәне белән дә. язучыларның ишлелеге белән дә. җырларга кереп калган исеме белән лә Бутан дачалардан аерып куярлык өстенлекләре лә бар шул Казанга якын Каены- чыршысы. юкәсе-имәне үсә торган урман. Якынла гына ике матур күл — Тирән күл. Кече Тирән күл Шуна өстәп, җиләге, гөмбәсе дигәнләи Килеп, беренче күргән кешеләр: -Жәннәт урыны икән бу җир!» — дип сокланалар Язучыларның кишәрлек җирләре алай күп түгел түгелен: уртача 5-6 сотый чыга торгандыр Азай да сер бирмибез, кайчак, бераз мактанып, бу кишәрлек җир—өй сатыр өчен генә бирелгәне, ә безнен төп биләмәләр әнә ничаклы дип урман-күл якларын күрсәтәбез Бу сүзләрдә хаклык та бар: капканны ачып чык та урман сукмаклары буйлап кит Кинәнеп йөр. табигать белән хозурлан, хыяллан, яна әсәрен өчен хикмәтле сүзләр
уйлап йөр һәм шулай йөргәннәр дә әдипләребез. «Туган ягым — яшел бишек*. «Кырыгынчы бүлмә».
«Яшәү белән үлем арасында».
«Гүзәл гамь». «Онытылмас еллар».
«Тукайга хатлар» кебек әсәрләр шулай йөреп-уйланып язылганнар дип уйлыйм
Территориясе бәләкәй генә булса да. язучылар «авылы»нын үз бүленешләре бар: Югары оч. Түбән оч. Кесә телефоныннан яхшырак ишетелсен өчен. Түбән очтан Югары очка менәләр. Түбән оч — байлар, машиналылар ягы. Югары оч. нигездә, «жәяүле кеше сукмагы»н уз күрүчеләр Әүвәл ничек булгандыр, белмим, хәзер шулайрак. Мин үзем дә Югары очта яшим — кайчак «Түбәндәге»ләргә шаяртып әйтеп куям «Сез
кмрмәннен бистәсендә, капка төбендә яшисез Посад-бистә нык булырга тиеш' Сез нык булсагыз, Югары оч — Үзәк яхшырак сакланыр!» Көлемсерәп куялар, каршы әйтмиләр тагын үзләре. Әйтергә кирәк. Түбән очны язучы булмаган, әмма хахте кешеләр белән ныгытуда Ренат Хариснын өлеше зур Гомумән, сонгы елларда урнашу-төзү мәсьәләләрендә, бу заманга хас башбаштак үзешчәнлек, дөресрәге үзбашлык нык сиздерә
Вакыт — һәрнәрсәне үзгәртүче боек коч. Яшәгән саен шуна инана барасын Кешеләр үзгәрә, буыннар алышына, авыллар, шәһәрләр еш кына танымаслык хәлгә килә. «Аккош күле» авылы да бик нык үзгәрде Хәсән Туфан. Әхмәт Фәизи. Мостай Кәрим. Сәйфи Кудашлар торып басса, тел шартлатып танымый торырлар иде. 50 иче елларда салынган йортлардан хәх-р фәкать очесс генә калды Атары да ташландык хәлдә. Хәзергечә әйтсәк, «тузган торак- истәлекләре Якынлаш елларда алардан берни лә калмастыр инде Ә татар җаны өчен бик кадерле йорт лар югыйсә
Берсендә X Туфан. А Шамон яшәгән, икенчесендә — С Хәким. И Гази, өченчесендә - Н Дәүли Нигә шундый хатгә калганнар сон атар дигәнгә, кистереп җавап бирү, кемнедер гаепләү кыен Ин әүвәл. бу жирнен алегә тогәт статусы билгеләнмә! әп дәүләтнекеме, әллә хосуси кешеләрнекеме? Шулай да әлс әйтеп үткән йорт.тар һәм анын тирәлеге өчен беренче чиратта варислары — балалары, туганнары кайгыртырга тиештер Күбесе шунда үскәннәр бит Мәсәлән атаклы сәясәтче Рафаэль Хәкимнең, әтисе (һәм үзе дә') яшәгән йортны карал, аны истәлекле мемориаль йорт итеп саклап калырга мөмкинлекләре юк түгел ләбаса
«Аккош күлс»нсн мин дә шаһиты булган 15—18 елында да үлем-китемнәр, нигез югалтулар байтак булды. Нил Юзисв, Габдулла Шәрәфи Фәннур Сафнн Хәсән
Кайнашдыр пошиыр Ла иор
Хәйри. Наис Гамбәр. Мөдәррис Әгълам гүр ияләре булдылар бу елларда. Әйткәнемчә, элеккеге йортлар урынына язучылык эшенә катнашы булмаган яна кешеләр нигез- фунламентлар корып куйдылар, яна пулатлар салдылар. Соңгы ике елда гына бу мохит өчен сәер күренгән, бер карасак мәчеткә, бер карасан клубка охшаган яна бер галәмәт зур бина пәйда булды Кайчандыр тынычлык хөкем сөргән табигать кочагында краннар. КамАЗлар тавышы хәзер сирәк тынып тора. Ярый, дөнья гел бер урында тормый, төзесеннәр, корсыннар да ди. яңару — яхшы гамәл. Шулай да
тарихи традицияләрне онытырга ярамый. Әйтик, бульдозерлар, краннар белән шактый ук имгәтелгән төп керү капкасын үзеңнән соң рәтләп калдырырга була бит инде! Авылча гади, матур гына капка өстендә «Аккош күле» дигән язу да бар иде Күпләр өчен истәлекле (фотога төшәр өчен генә булса да) урын. Анын каравы җир кишәрлекләрен тотып алган яна шәхси капкалар, жил үтмәслек тоташ коймалар калыкты. Яна заман, яна кешеләр, яна әхлак, яна тәртипләр
Әйе. тормыш алга бара... Куанычы да. хәсрәте дә җитәрлек. Ин кыены — якын кешеләрне югалту. «Аккош күле»ннән Мәңгелек Йортка беренче озатылган кеше 1958 елда Әхмәт Фәйзи булган Табигый, ярты гасыр эчендә кемнәр килеп китмәгән бу дөньяда! Шул исәптән *Аккош күле»ндә дә. Соңгы елларда минем өчен ин авыр югалтулар — Мөдәррис Әгъләм һәм Наис Гамбәр вафатлары булды. Соңгысы би- редә әллә ни озак яшәмәде, ә инде Мөдәррисне чын мәгънәсендә «Аккош күле» ияләренең берсе дияргә була Кеше буларак та. шагыйрь буларак та ул бу җирдән аерылгысыз' алтмыш ел гомеренең төгәл яртысы биредә узган. Мөдәрриснең яшәү рәвешенә төрле кеше төрлечә караса да. ул бу жирнен бизәге булган икән. Һәрхәлдә, минем өчен шулай Күршеләр идек без Ин аралашкан кешем дә ул булды Иртән торып ишекне ачуга. Мөдәррис яки Наис торган йортларга төбәләсең: торганнармы,
ишекләре ачыкмы? Кичләрен дә шулай: кайттылар микән, утлары бармы? Төрлечә яшәде Мөдәррис, «җен алыш- тырган» чаклары ла булмады түгел Ләкин беркайчан да. беркем алдында да шагыйрь икәнен, татар баласы икәнен онытмады.
Мөдәррис катлаулы кеше иде. кайчагында сүзенен чын- мы. ялганмы икәнен анлап бетереп тә булмаган кебек, аны бер яклап кына анлап яки анлатып та булмый. Әйтик, анын сонгы еллардагы «Аккош күле»нә. йорт- жиренә мөнәсәбәтен кабул
итү кыен. Гөл кебек тотасы урында, торган йортын карамады, ташландык хәлгә җиткерде Ә бит бу жир аны олы иҗатчы иткән Гүзәл табигатьнең дә үз рәнҗүе булырга мөмкин бит әле Үләренә берничә ел кала ул «Аккош күле»нмән китге. яки китәргә мәҗбүр булды. Сонрак өен җимереп ташладылар, кишәрлек җире
Сибгат Хәким һәм Ибраһим Гази яшәгән уртак йорт 2003 ел.
күршеләр җирләренә кушылып «эреде» Хәзер ул төштә Мөдәррис истәлеге булып ике карт алмагач калды. Берсенен алмалары бигрәк тә тәмле, сусыл. Исән булсак, киләсе жәйләрдә авыз да итәрбез Әмма ул алмалардан өстәмә бер тәм. ачы сагыш тәме дә килер инде
Наис Гамбәр мина үзенчә якын иде «Казан утлары*нда хезмәттәш булып байтак еллар бергә эшләдек. Шагыйрь һәм гыйлемле редактор буларак, ул әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне бик нечкәтоя. аңлый иде Үземә бәйле рәвештә дә моны раслый атам: ижатым турында язылган йөхтәгән мәкаләләр арасында Н. Гамбәрнен хезмәте төплелеге, тирәнлеге белән бүтәннәрнекеннән бер башка аерылып тора. Еш искә төшәсез, сагындырасыз, дусларым!.. «Аккош күле» ул Агачлар. Кешеләр. Күлләр Иле генә түгел. Сагыш. Гамьнәр жире дә
Без һәм бездән элгәре буыннар өчен «Әдәбият — халыклар дуслыгы» дигән шигар бар иле һәм ул изге төшенчә иде. Хәзер дә бу шигарне бөек санатырлык шигар дип
Равил Фшлуялинди кунакта Беренче рәттә сулдан Николай Шамшурин (Т)1~ын Н<ж. и/м«>/.
Валерий Тургай (Чувашия), икенче рмптв сувдам Медоррис Влиев. Илфак Иб/лаһинов. Туфан Миңнуяяин. Зиннур Хоснияр. Равил Фяйзуллин. Станислав Куняев. Рауяь Мирхэйдвров.
Факил Сафин 2005. 30 август
исәплим «Аккош күле»нләге тормыш рәвеше бу девизга гел тугрылыклы булып килде Нинди генә хг.тыкнын нинди генә асыл кешеләрен кабул итмәгән ул' Биредәге һәр йортта лиярлск күренекле затлар кунак булган, «тел вә төгать алмашып» сайрашкан! һәр очрашу һәркем өчен бәйрәм дә. тормыш ләрес тәре лә булгандыр дип уйлыйм Әйтик. Гомөр Бәшироатарда. Хәсән Туфан яки Сибгат Хәкимнәрдә кемнәр генә булмаган да. нинди генә сүзләр сөйләнмәгәндер' Б\ җәһәттән әллә ни мактана алмасам да. минем йортта да күнелемә якын кешеләр байтак булды Кайчак искә төшереп утырам, туган-тумачадан, хезмәттәш коллегалардан тыш. халкыбызның атәбият-сәнгатъгәге атаклы кешеләре - рәссамнар Әхсән Фөтхетдинов. Эрнест Мулдашев. Абрек Абзгильдин. җырчылар Илһам Шакмрои. Вафирә Гыйззәтуллина. Рафаэл Сәхәбиев. композиторлар Алмаз Монасыйпов. Шамил Тимербулатов; галимнәр Вил Мирзаянон Әбрар Кәримуллин Үзебезнен күренекле язучылар турында әйткән дә юк инде' Кунак булган җирдә бәрәкәт арга, диләр. Бәлки, ул. чыннан да. шулайдыр
Халыкларның рухи дуслыгы турында совет чорында! ы кебек сойләнмәсә да. әдәби әсәрләрне тәрҗемәләү эше бүгенге көнлә дә бик актуаль Яхшы тәрҗемәчеләр булдыру өчен рәсми оештыру чаралары гына җитми, бу эшкә сат эте булган һәрбер шәхесне әдәбиятка җәлеп итә белү, алар белән туганнарча аралашып яши белү дә
кирәк «Аккош күле»нен бу жәһәтгән дә бәрәкәтле җир икәнен искәртеп үтү кирәк. Мәсәлән, заманында Мәскәү тәрҗемәчесе Рувим Моран биредә җәйләр буе яшәп, С. Хәким, X. Туфан шигырьләрен тәрҗемә иткән Моннан нәкъ 50 ел элек 1957 елда чыккан «Татар совет антологиясе»н (рус телендәгесе) төзүдә катнашкан байтак рус язучылары кунак булганнар биредә.
Бүгенге көндә «Аккош күле»ндә унлап язучы яшәп ята. Кемнәр дигәндә, санап китәм. Түбән оч- тан башлыйк: Ре- нат Харис, Жәүдәт Сөләйман, Зиннур Хөснияр, Флүс Ла- тыйфи. Югары очтагылар — Зин- нур Мансуров. Мөдәррис Вәлиев. Равил Фәйзуллин, ягъни мин, Ман- сур Вәлиев, Рканл Зәйдулла. Фоат Га- лимуллин Төрле
төбәкләрдә туып үсеп биредә тамыр җибәргән төрле яшьтәге, төрле холыктагы кешеләр. Әмма кайсын алсаң да, татар әдәбияты елъязмасында, сәяси, мәдәни, гыйльми дөньяда үз урыннары бар шәхесләр.
Бүгенгесе шулай. Мона кадәр әдәбият учагы булып килгән бу «Язучылар аланы»нын киләчәге ниндирәк булыр? Табигый сорау. Мин дә уйланам бу хакта Уйланам да мондый нәтиҗәгә киләм: ул. мөгаен, ун-унбиш еллап узгач, элеккеге язучылык данын йөртерлек җир була алмастыр Чөнки бүген яшәп иҗат итүчеләр — олы яшьтә Яшьләре уртача алганда атгмышлар тирәсе Яшәеш үсеше очен буыннар гармониясе кирәк. Әйтик, моннан утыз еллар элек биредә Гомәр Бәширов кебек өлкәннәре дә, Рафаэль Мостафин. Нил Юзиев кебек урта яшьтәгеләре дә, Ренат Харис, Мөдәррис Әгъләм кебек яшьрәкләре дә булган. Әйткәнемчә, хәзер хәл бүтән Хәзерге язучыларның балалары гел генә язучы яки рухи дөнья хезмәткәрләре булып китмәс (Мәрхүм әтиләре китапханәсендәге кул тамгалы китапларны чүплеккә чыгарып ташлаган «варислар»ны да күрергә туры килде.) Бу йортларда башка буын яшәр. Телләре, көи-моннары инде бүтән булыр Нишлисең, кыйтгалар да үзгәрә, империяләр җимерелә, халыклар юкка чыга «Аккош күл<*» генә үзгәрми торып кала алмас шул Шунысына разый булыйк: ул Вакыт дәрьясының аерым чорында татар әдәбиятының бишеге, милли рухнын үзенә күрә бер үзәге булып кала алган.
«Аккош күле» Табигатьнең һәр фасылында үзенчә матур, үзенчә гүзәл. Хәер. Табигать илаһи мату-рлыкның үзе бит инде. Аннан аерылмаганда, үзеңне анын белән бербөтен хис иткәндә, кеше күңелендә дә ямьсезлеккә урын калмыйдыр. Жәй башында атмагачлар, чияләр чәчәк аткач, алар агач-куак түгел, күбекләнеп торган ак болытлар гүя. Көчлерәк җил исеп куяр да зәнгәр күккә ашарлар кебек Таңнарын сандугачлар берсен-берсе уздырып өздереп сайраганда уянып китәсең дә исәрләнеп татлы уйларга таласың, яшь чакларның сәгадәтле сәгатьләре искә төшә Кышларын үзенчә әкияти дөнья. Тоташ аклык дәрьясында ак каеннарнын төз, сылу гәүдәләре җанына янә бер аклык өсти. Бәсле куакларга кунган кызылтүш — миләш чыпчыклары үзе бер могҗиза! Рәссам бул да кәгазьгә төшер дә куй. Кай көннәрне иртәнчәк мич торбаларыннан талгын гына төтен баганалары күтәрелә. Димәк, кемнәрдер мунча яккан. Мөгаен, кемдер ләүкәдә хәл беткәнче чабынып,
Чаңгы юлларын кар баскан
чыккан ак каеннын күкрәкләреннән!» Гажәеп манзара: кар ате китеп бетмәгән, жир — ата-кола, күк — жете зәнгәр. бөреләр жегәрле тулышлы, сулаган һава —тәненә батьзам. Мин үзем тәүлекнен берәр сәгатен урманда үткәрергә тырышам Жәй айларында, гадәттә, шулай туры килә дә. Капканы ачып чыгасын да үзен белгән сукмаклардан китәсен. Монда сина һәр агач, һәр куак, үлән—иптәш, сердәш Алар арасында уйланып йөрергә яхшы Ниләр генә уйланылмый Табигать кочагында! Мәрхүмә дәүәнием: «Минут эчендә әллә ничә тапкыр Мәскәүләргә барып кайтам мин!»— дия торган иде (үзе Мәскәүнен кайсы якта икәнен дә белми!). Мин дә кайчак
ана охшап куям Төп уй. албәттә, әдәбият турында Ижатташ каләмдәшләр, әсәрләр турында...
Күңелдән атар белән сөйләшәм, бәхәсләшәм, ниндидер фикерләргә киләм. планнар корам «Әңгәмәдәшләрем» бүгенгеләр генә түгел, кайчак бик зур тарихи шәхесләр дә була Кол Гали.
Кандалыйлар да. Тукай. Такташлар да Жинслгәннәре өчен борынгы бабайларга да «эләгә» кайчак.
Бүгенге хаким-хөкемдарлар да кырыйда калмый Ижат процессы дигәннәре шул буладыр инде, һәрхәлдә, нидер —берничә шигъри юлмы, берәр «даһи* фикерме ияреп кайтмый калмый урманнан. Үз кочагыңда шулай уйландырып, хисләндереп. яшәртеп һәм матур картайтып кеше итеп йөрткәнен өчен рәхмәт сина. Аккош күле!
Әйе. Аккош күле Казан үзәгеннән ерак түгел Хәер, ул үзе дә Казан эче. шәһәрнең парк зонасы санала. Кремль тирәсеннән исәпләп Мәскәү ягына таба
машина белән элдсртсән. 20—25 минутта барып та житәсең. Матур жирдәр Самолеттан караганда Идел белән янәшә каймаланып барган урманнар ераккл- еракка сузыла. Унбиш чакрымнар ары китсәң — атаклы Раифа монастыре, тагын да арырак — Зоя яклары. Идел эчендә Явыз Иван сатдырган Свияжск кальгасы Татар тарихы өчен хәгәр җирләр! Нинди гүзәл җирләрне яулап килгән баскыннар Хәтәр җирләрдә хәтерле булу бик тә кирәк! Менә без азегә табигатьнсн җәннәткә гиң шушы җирендә басып торабыз. Үзебезчә. чужа булып Бу тойгы — минем өчен дә горурлык һәм дәрәҗә Шулай тиеш тә. Бу бит минем Тузан жиреч. тарихи Ватаным
2007. март