Бер сорауга—бер җавап
—Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты көндәлек матбугатка, әдәбиятка һәм фән олкәсснә каләм ияләрен байтак әзерләде Җитәкче буларак, уңышларыгыз һәм Сезне борчыган мәсьәләләр хакында берничә сүз әйтсәгез иде
Васил Заһнт улы ГАРИФУЛЛИН, КДУнын журналистика һәм социология факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор:
— Һәрбер милләтнен рухы анын матбугатында да чагылыш таба Татар журналистикасының тарихы—мона ачык мисал Гаяз Исхакыи «Матбугат назыйфасынын ин авыры, нн изгесе—милләт эшләре»,—дип юкка гына әйтмәгәндер Еш кына бүгенге журналистикабыз өчен борчылып «Кайда сон безнен Исхакыи Тукай. Фатих Әмирханнарга тин журналистларыбыз, әдипләребез, кайда ул милләтне уятырдай үткен телле публицистларыбыз?»— дип сорау бирергә яратабыз Ләкин чор белән чор башка, сәяси-ижтимагыи вәзгыять бүтән икәнен дә яхшы аңлыйбыз югыйсә. Һәрхәлдә, тагар журналистикасы бүген үзенен мөһим вазыйфасын милләтебезне берләүштерү бурычын лаеклы үтәп килә
Кайсы гына елларга күз салсак та. Казан Дәүләт университеты журналист кадрлар әзерләүдә зур эш башкарып килде. Безнен бүлек берничә дистә ел дәвамында Идел буе республикалары һәм өлкәләре очен журналистлар әзерләүче бердәнбер үзәк булды Бүген республикабыздагы матбугат чараларында эшләүчеләрнең, шул исәптән җитәкчеләрен дә. нәкъ менә бездә укып чыккан кадрлар тәшкил итә Бүгенге көнлә безнен факультетта 800 дән артык студент укый. Быел 100 дәзз артык журналист әзерләп чыгарлык, шуларнын яртысы диярлек татар телендә яза торган кадрлар. Каләм әһелләренә ихтыяҗ зур. чөнки безнен Татарстанда рәсми теркәлү узган меңгә якын газета һәм журнал чыгып килә
Дөресен әйтик, бүгенге гаять катлаулы чорда журналистларга мөнәсәбәтне бик уңай дип әйтеп булмый әле Өлкән каләмдәизләребе зне совет чоры идеологиясеннән арына алмауда, исксчә фикер йөртүдә гаепләсәләр, яшь журналистларга карата белемсез.аектә. әхлакый-кыйбласы ныкта. «сарылык»га гаепләүләр күп ишетелә Бу тәнкыйть күсәгенең авыр башы еш кына журналист кадрлар әзерләүче безнен факультетка да юшкәләп торды һәм хәзер дә төшкәли. Ә бит яна гына журналистикага аяк баскан яшьләргә карата кирәгеннән артык таләпләр кую һич кенә дә дөрес түгел Ижатнын бу өлкәсендә, теләсә кайсы тармактагы кебек үк. еллар дәвамында билгеле бер тәҗрибә-багаж туплагач, шул исәптән тормыш тәҗрибәсенә ия булгач кына зур танылу аласын бит Без исә кичә генә мәктәп эскәмиясен калдырып килгән балалар, бүгенге студентлар ижаты буенча
журналистикабыз дәрәжәсе турында фикер йөрткән булабыз.
Республикада журналистлар әзерли торган факультетнын татар һәм рус бүлекләренә бюджет буенча без нибары 13 әр бала кабул итәбез. Бу гадәттән тыш зур конкурс китереп тудыра. Кадрларга кытлыкның бер сәбәбе дә шул.
Әнә шул кытлык еш кына көндәлек журналистикага тиешле квалификациясе булмаган яшьләрне дә тартып китерә. Күпләр бу өлкәне, әйтик, зәнгәр экраннардан үзен күрсәтер өчен, йолдыз булу максаты белән генә сайлый. Безнең факультет студентларының да беркадәр каләме булганнары, тулаем алганда яртысынннан артыгы, икенче-өченче курстан ук редакцияләрнең тулы штатта эшләүче хезмәткәрләренә әверелә Без моны бер яктан хуплыйбыз. Икенче яктан, бу—уку процессына зур зыян сала. Медицина өлкәсендә яна гына белем үзләштерә башлаган студентны катлаулы операция ясарга мәжбүр итү белән бер бу. Тиешле белеме булмаган, ярым грамоталы, эрудициясез, әле шәхес буларак өлгереп житмәгән. формалашмаган кадрлар журналистикабызда әнә шулай да пәйла була.
Инде без уйлап та куябыз: әллә соң булачак журналистларга университетта уку елларында, бигрәк тә гомуми гуманитар, классик белемнәрне алу чорында, редакциядә эшләүне бөтенләй рөхсәт итмәскәме?..
Бу ситуациядән чыгу юлы бер генәдер. Ул да булса факультетнын үз гамәли базасын, шул практиканы оештыруга хезмәт итә торган матди-техник һәм технологик җиһазланышны ныгыту. Министрлык тарафыннан расланган укыту стандартлары буенча безнекедәй факультетлар заманча телевизион студия, типографик лабораторияләр белән җиһазланган булырга тиеш. Цифрлы революция чоры дип йөртелә торган үтә дә кызу темплы заманнын таләпләреннән калышмый атлау мөмкин түгел. Бу мәсьәләдә соңгы елларда беркадәр алга китеш булса да. бүгенге студентны уку процессында ук газета чыгарырга, радио-телевидение тапшыруы әзерләргә өйрәтәбез дип, авыз тутырып әйтә алмыйбыз.
Хәзерге техник һәм технологик үсеш заманында бер университетның гына безнен өчен миллионнарча сумлык җиһаз алырга көче җитми Ярый әле без хәзер контракт буенча укытудан беркадәр акча эшли алабыз. Аннары аерым редакцияләр хәлкадәри ярдәм итә Кайбер мәсьәләләрдә «Татмедиа» агентлыгының. Журналистлар берлегенең дә теләктәшлеген тоябыз.
Күптән түгел Мәскәүдә узган киңәшмәдә без. бер төркем деканнар, Россия мәгариф һәм фән министрлыгына журналистика белгечлегенә «ижади» дигән статус бирү тәкъдиме белән чыктык. Бу—абитуриентлар арасыннан студентларны ижади конкурс аша сайлап алырга мөмкинлек бирер иде. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителсә, укыту процессына практик журналистларны, тәҗрибәле каләм ияләрен укыту процессына активрак жәлеп итәргә мөмкин булыр иде.
Милли кадрлар әзерләү турында сүз алып барганда үз халкыбызның бай рухи культурасын үзләштерү проблемалары аеруча актуаль бурыч булып тора. Бу юнәлештә туксанынчы еллар башыннан шактый эшләр башкарылды (татар журналистикасы кафедрасы ачылды, белгечлек буенча күп кенә предметлар татарча укытыла башлады, дәреслекләр, уку ярдәмлекләре бастырып чыгарылды). Тик уку стандартларының «өстән», Мәскәүдән төшерелүе милли кадрлар әзерләүдә зур киртәләр тудыра. Бу стандартлар нигезендә студентлар рус. чит ил әдәбиятлары, рус теле, рус һәм чит ил журналистикасы тарихлары буенча йөзләрчә сәгать лекция тынларга тиеш. Ә менә үзебезнең татар әдәбияты һәм журналистикасы тарихы, халкыбыз тарихы, мәдәнияты буенча өстәмә дәресләр бирү өчен мөмкинчелекләр бик аз. Мәскәү стандарты якадан тота. Хәзергә мондый дәресләрне кайсын факультатив, кайсын «региональ компонент» дигән исемнәр астында укытабыз укытуын. Ләкин бу мәсьәләдә елдан-ел «кысыла» барабыз.
Мөһим бурычыбыз—гомумкешелек кыйммәтләре һәм журналист этикасына туры килә торган әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, журналист эшчәнлеге белән бәйле хокукый гыйлемнәрне өйрәтү Хәзерге шартларда бу таләпләргә цифрлы технологияләрне тирән үзләштерү, базар шартларында конкурентлыкка сәләтле булу ла өстәлә. Менә шундый кин планлы белгеч әзерләү өчен безнен югары уку йорты, һичшиксез, үзебезнең университетның да, хөкүмәтнең дә. массакүләм мәгълүмат чараларының да даими ярдәменә һәм теләктәшлегенә мохтаж.
Әңгәмәдәш—Рашат НИЗАМИ