Логотип Казан Утлары
Парча

БАЛАЧАКТА КАЛАЧАК


Гадил дустым
Мин хыялымда еш кына үткәннәргә—бала чагыма, үсмер чагыма кайтам. Олыгайган саен ешрак кайтам. Гомер фасыллары алышынып, балачактан ераграк киткән саен әнә шул чаклар якыная бара. Күрәсен, яшәешнең кануннары шундыйдыр... Кайтам. Анда мине беренче булып шул ерак балачакта калган дустым Гадил каршылый.
Гадил! Түм-түгәрәк каракучкыл йөзле, тәбәнәк гәүдәле, әмма нык бәдәнле иде ул. Ә ин тәэсирлесе—анын күзләре. Куе кара кашлар астыннан елтырап карап торган, мөлдерәмә ниндидер серле бер моң тулы шомырт кара күзләр.
Әле яна гына кар сулары китеп, үлән төртә башлаган болында яланаяк йөгерешкәндә дә, сабан туйлары алдыннан яшел чирәм өстендә бил алышканда да. әле яна гына йөгәнгә күнегеп килүче ярсу яшь тайларга атланып узышканда да еш кына ул алда, жинүче була. Хәер, җиңелгәндә дә кәефсезләнми, «Д-а-а малай!»—дип аркаңнан кагып җинүчс өчен шатлануын, соклануын белдерә.
Гадилнең әтисе сугыш кырыннан кайтмады, үсә төшкәч белдем—Ленинград янындагы Пулково биеклекләре өчен барган авыр сугышларда башын салган ул. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын сугыш елларында да ач үлемгә бирмичә саклап үстергән әнисен, инде уңышы күптән жыелган, кышкы йокыга талып баручы басудан башак жыеп кайтканда тотып, биш елга хөкем иттеләр. Инде бусагага баскан салкын кыш алдыннан балалар тома ятим калдылар. Балалар йортына да аларны сонлап кына, кыш урталары үткәч альт киттеләр. Гаиләдә ин кечкенәсе булган Гадил өч туганы белән ач-ялангач килеш күршедән-күршегә күчеп йөреп үпкә авыруы алды. «Мыеклы үрмәкүч» үлеп, әнисе котылып чыккач кына кайтты ул туган авылга. Әмма теге мәкерле авыру үзенекен итте. Ундүрт яшендә, алмагачлар чәчәк аткан ямьле май аенда вафат булды ул. Гомеремдәге ин беренче онытылмас авыр югалтуым...
Ул көннәрдә әтиемнен берсе артыннан берсе тәмәкесен кабызып, үзен- үзе кая куярга белмичә уфтанып, сугышта бармакларын югалткан кулы белән ара-тирә өстәлгә йә скәмьягә суккалап йөргәнен хәтерлим. Ниндидер әйтеп булмый торган бер ачу бар иде анын күнелендә. Алар Гадилнең әтисе белән * *
Гарифжан МӨХӘММӘТШИН (1941)- шагыйрь; «Уеннан уймак». «Серләвек»,
* Бәхет» һ.б. китаплар авторы, Балтачта яши.
яшьлектән дуслар булганнар, сугышка да бергә киткәннәр
Хыялый малай иде Гадил. Әллә ниләр уйлап чыгара шунда—әле йолдызларга «оча», әле йөзеп барган ак болытларга «утырып китә*, ате күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак илләр турында мавыгып сөйли башлый. Ни генә сойләмәсен, тавышында бер сихерли торган уйчанлык, ихласлык була анын— авызымны ачып, ышанып тынлыйсын. Ә көлеп җибәрсә'
Менә без тыкрык башындагы яшел үләндә чемченүче каз бәбкаләрен саклап төпсез зәнгәр күккә карап гәп корып ятабыз. Язгы җылы матур көн. Әмма әллә кайлардан суырып-сулкылдап эч бора. Ул елларда ин тенкәгә тигәне шул мәрхәмәтсез ачлык иде Бигрәк тә яз көннәрендә Гадил гадәттәге уйчан тавышы белән сүз башлый:
—Эх малай, менә хәзер туйганчы бер ипи ашасан иде. ә!
Ул әнә шул тинсез яңгыравыклы сабый тавышы белән көлеп җибәрә. Мин дә ана кушылам. Без икәүләп яшел чирәмдә тәгәрәшеп көләбез. Чүгә- чүгә чирәм чүпләгән каз бәбкәләре дә башларын күтәреп, гаҗәпләнеп-аптырап безгә текәләләр. Нәрсә булды боларга. янәсе
Нидән көлдек икән без ул вакытта? Ипи кебек аңнарны чуалтырлык хуш исле, вак-вак күзәнәкле, күпереп пешкән тәмле ризыкны туйганчы ашау момкинмс сон инде, дип үзебезнең беркатлылыгыбызданмы? Әллә чыннан да. килер әле шундый бәхетле бер заман, дип сабыйларча ышануыбызданмы0 Белмим. Әмма көлеп туктаганда безгә ничектер әле генә туйганчы икмәк ашаган кебек бик тә рәхәт булып китте Менә нинди тылсымлы көчкә ия икән ул көлү!
Еллар үткән саен көлү-елмаюнын менә шушы тылсымына минем иманым ныгый-тирәнәя барды. Тормышымда ниндидер киртә-авырлыклар очраса да, башыма кайгы-хәсрәт килсә дә. гадслсезлекләргә тап булсам да. мин яшь аралаш булса да елмаерга-көләргә тырыштым. Авырлыклар җинеләеп. кайгыларым тоныкланып кала, лоньям кинәсп. ямьләнеп китә Андый вакытларда минем күз алдыма гел ерак балачагымда калган Гадил дустым, аның белән бергәләп яшел чирәмдә тәгәрәшеп көлүебез килеп баса Һәм күңелемдә үземә шундый ТЫЛСЫМЛЫ ачыш ясарга ярдәм иткән балачак дустым Гадилгә рәхмәт хисе уяна. Рәхмәт сиңа, уйчан шомырт кара күзле дустым Гадил!
Самолет
Үсмерлеккә авышып барган чорыбыз. Инде сабыйлыгыбыз үткән, күп нәрсәне зурларча андый беләбез.
Беркөн кичен, инде котүләр кайткач, авыл өстеннән Мешан урманына таба түбәннән генә, тавышы белән авыл халкын өркетеп, ике катлы канатлы самолет очып узды. Ул чорда бу чикерткә кебек нәмәрсә инде безнен өчен гайре табигый хәл. Бөтен кеше урамда, капка төбендә, шушы вакыйганы «тикшерә».
Берничә минуттан урам башыннан тузан туздырып бер төркем малайлар йөгереп чыкты. Ик алдан җан-фәрманга бездән оч-дүрг яшькә аты Навил җилдерә. Ул авылнын ин оста алдакчысы Навил алдаса, төп башына утырып калганыңны абайлармын димә. Анын «Мине аллый алмыйсын» дип бәхәсләшкән авылның ин зирәк акыллы агаен да җинсл генә шул хатдә калдырганын гыйбрәт итеп сөйлиләр иде өлкәннәр
Мешан урманы кырыендагы каланча янына самолет төшкән'—дип кычкырды бу безнен янга җитәрәк
Малайлар өеренә без дә кушылдык. Егермеләп малай-шалай жан-фәрманга чабабыз. Алай ла Навил ашыктыра
бв
—Тизрәк, малайлар! Самолет безне көтеп тормас. Очып китсә күрми каласыз!
Ниһаять, без каланча янында. Әмма самолет та, аның эзе дә юк. Нәүмиз карашлар белән Навилгә борылабыз.
—Эх, өлгермәдек, киткән икән... Самолет шул инде ул, йөгереп кая аның артыннан өлтерәсен, тю-тю-ю...—ди бу уфтанып-сызгырып. Әмма шундук көр тавышка күчеп кабынып та китә:
—Ничава. егетләр, икенче төшкәндә өлгерербез әле, борыныгызны сал ындырмагы з!
Без әкренләп анга киләбез, үкенечләрдән айныйбыз, берәм-берәм кайту ягына борылабыз. Тик... кабат Навилнен көр тавышы яңгырый. Ул бармагы белән урман читенә күрсәтеп:
—Егетләр, буш кайтканчы берәр-икешәр көлтә менә шушыларны күтәреп кайтыйк инде. Ике көлтәнең нәрсә авырлыгы бар инде аның!—ди бу ярым үтенечле, ярым әмерле тавыш белән.
Без бераз икеләнеп бер-беребезгә карашып торганнан соң, көлтәләргә бәйләнгән усак, юкә яфракларына үреләбез.
Эшнен асылын иртәгесен генә анлап алдык. Көндез Навил энесе белән бергәләп сарыкларга кышка яфрак әзерләгән икән. Аларнын уфалла арбасы юк. Аны алып кайту өчен урманга ничә мәртәбә өстерәлеп барырга туры килер иде! Самолет вакыйгасы ана мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә ярдәм иткән Әмма инде безнен Навилгә булган үпкәләр тоныкланган, аның хәйләсенә соклану-гаҗәпләнү тойгылары гына калган иде. Әйтеп кара син шушыннан сон Навилне оста алдар түгел, дип!
Кино
Авылга кино килү зур вакыйга иде. Кино буласы көнне авылда сүз шул турыда гына—нинди кино, нәрсә турында, кайсы механик килә икән, Әхмәт килсә шәп булыр иде, ул киноны бер дә өзмичә күрсәтә...
Ә без—малайларның башында башка фикер—ничек кенә итеп кинога эләгергә? Үтә чаялар юлын табып, качып яки тәрәзәдән шуып керә. Киномеханикны йокларга үзләренә атып кайту ысулын файдаланучылар да бар. Әмма иң нәтиҗәлесе механикка фуражкаңны биреп, аппарат әйләндерүгә килешү. Ул чорларда кино күрсәтүче механик киноаппаратның генераторын кечкенә генә ручкасыннан әйләндереп торып күрсәтә, «телсез» киноларның эчтәлеген дә сөйләп бара әле. Әмма кемнең соң ике сәгать буе генератор әйләндерәсе килсен! Гадәттә механик моның өчен өч- дүрт малайны бушка кинога кертә, клубка шыгрым тулган халык арасына кереп качмасыннар өчен аларнын фуражкаларын җыеп ала. Тегеләр исә, кино карый-карый, чиратлашып ручка әйләндерәләр. Механик та канәгать, малайларда шат.
Әлеге дә баягы Навилнен дә кино карыйсы килә. Тик билет алырга акча, «залог»ка салырга фуражкасы юк.
Беркөнне бу үтә гозерләнеп күршесе Габделхәйгә керә:
—Малай, бер генә кичкә фуражкайны биреп тор, кеше шикелле бер кичке уенга чыгып керим,—ди.
Ничек инде мондый гозерне тыңламыйсың—Навил олырак, берәр җитди сәбәбе бардыр дип, бирә Габделхәй фуражкасын.
Иртәгесен кардан арчыла башлаган тау битенә сарыклар көтәргә чыккан малайлар бергә жыела. Кәрт сугу, мәзәк сөйләү китә. Ә Навил исә, гадәтенчә мактанып, кичә кино каравы турында сөйли башлый.
—Шыттырасын, синен кинога керергә акчан юк!—дип тегенең ялганын фаш итә Габделхәй әле генә Навил кайтарып биргән фуражкасын бер кулы белән арткарак этеп.
—Ә мин фуражка биреп карадым,—ди Навил тыныч кына.
—Ялганлама, синен фуражкан юк!—дип ярып сала Габделхәй
— Менә тагын, фуражканы синнән алып тордым ич!—ди Навил бер дә исе китмичә.
Авызын ачып калган Габделхәй инде күпне күреп таушалган фуражкасын жиргә атып бәрә һәм Навилгә
—Ну-у-у мин сине, малай!—дип яный
Билгеле инде, эш шуннан тирәнгә китми, барыбызнын бергааәп көлешүе белән тәмамлана. Әмма Навилгә үзеннән ниләрдер куша-куша азеге кинонын эчтәлеген сөйләргә туры килә
Без киноларны исемнәре белән белмибез. Безнен өчен алар дүрт төрле була: «Сугыш турында». «Партизаннар турында* «Шпионнар турында». «Мәхәббәт турында» Табигый ки. малай-шалайны беренче өчесе кызыксындыра, сонгысы турында әле хәбәрдарлыгыбыз бик такыр
Бу жәһәттән яшьләр арасында шушындый бер вакыйганы еш искә алазар иде.
Йомыкыйрак табигатьле Зөбәер беркөнне чордашлары арасында үзенен сугыш турындагы кинога барачагын әйтеп сала. Навилгә исә шушы җитә кала. Менә авылга инде ничәмә-ничә күрсәтелгән, чиразтагы бишьеллыкныи боек бер төзелешендәге вакыйгаларны сурәтләгән эчпошыргыч кино килә. «■Производство темасы* була инде Навил ниндидер юллар белән Зөбәернен колагына сугыш турында кино килгән, дигән хәбәрне ирештерә
Бара Зобәер кинога. Сеанс башлана Ә экранда тимер-томыр, машина- трактор, кешеләр йөгерешә, нидер күтәрәләр-төшерәләр. сөйләшәләр, үбешәләр. Әмма сугыш юк. Озак түзә Зобәер Ниһаять, түземлеге беткәч бөтен зал ишетерлек итеп:
— Кайчан сугышалар сон инде болар?—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала.
...Балачак, анын беркатлы гөнаһсыз вакыйгалары инде еракта, бик еракта Киноларны да без өйлә, кәнәфигә кырын ятып, кнопкага гына басып үзебез теләгәнен тәүлскнсн теләсә кайсы вакытында карыйбыз. Карынбыз да онытабыз. Ә менә балачак кинолары никтер онытылмый
Тәмәке
Без малай чакларда балалар, үсмерләр арасында тәмәке гарту бик модада иде Язын авыл каршындагы тау битендә карлан арчылган җирләр күренә башлау белән кышкы ачлыктан үзеңне тотып ашарга әзер булган сарыкларны чемченергә алып чыгабыз Анда инде кәрт сугу, йөгереш-чабыш, бил сынашу китә Чебиләүдән канап-кутырлап беткән аяклар гына үзәккә үтә Әй аларнын әрнеп сызлаулары
Тәмәке тартуның беренче күнекмәләре менә шунда үзләштерелә. Эш уч төбендә шәпләп уылган коры печәнне тореп тартудан башлана Аннан инде коры мүкне уып тарту китә Ә инде үсә төшкәч «мәхрә» тарта башлыйсын Өйрәнеп җиткәннәр аны бик тә мәртәбәле итеп тарталар бер аяк үзенчә читкә табарак авыша, сынар кул билгә таяна, икенче кулнын икс урта бармагы арасына торелгән тәмәке кыстырыла Ара-тирә, авызлан төтенне өреп чыгарганнан сон. әллә кая барып җитәрлек итеп чертләтеп токерелә һәм чәнти бармак белән тәмәкенен көле коеп төшерелә. Эффект бәхәссез. Ин остарып җиткәннәре төтенне дә бик матур итеп, һавада шактый вакыт әйләнә- әйләнә эленеп торырлык боҗра рәвешендә итеп чыгара Базары инде синен чын егет булып җигүеңнең дәлиле
Ул заманнарда бик зурлап үткәрелә торган Октябрь бәйрәме алдыннан
була бу хәл. Өлкән абыем Рәхимжан яшьтәшләре белән (алар инде егетләр) төрелгән тәмәке кабып урамның уртасыннан бәйрәмчә шат күңел белән сөйләшеп-көлешеп киләләр. Араларында абыинын яшьтәше күрше егете Мөнир дә бар. Мөнирнен әтисе Сабир абзыйны кинәт каршыларына килеп чыккач кына күреп алалар болар. Бүтән чара калмый—тәмәкеләрне тиз генә учлап кесәләренә тыгалар. Өлкән кеше сәламнәрен адыр да. узар да китәр, янәсе, яшьләр янына туктатып тормас. Хәйләкәр Сабир абзый исәнләшә дә. бәйрәм хатләрен сораша башлый Егетләр берәм-берәм өздереп пешә башлаган кулларын кесәдән тартып алатар. Күп тә үтми кесәләрдән бормаланып- борматанып төтен чыга башлый—яна башлаган кесәләрне сүндерү чарасын күрергә туры килә.
Бу кичне егетләрнен өйләрендә әтиләр шул чорларга хас булган кырыс тәрбия чаралары үткәрәләр. Бездәгесен мин үзем дә яхшы ук хәтерлим. Тик менә абый тәмәке тартуны гомеренен ахырына кадәр диярлек ташламады. Әмма аны 1шчбервакыт. инде олыгаеп җиткәч тә. әти-әнигә күрсәтмәде. Мин генә менә бу -мәртәбәле һөнәр-не тәки үзләштерә атмадым.
Тәмәке дигәннән, тагын бер гыйбрәтле вакыйганы хәтердә янартып китим әле.
Безнен авыл егетләренең кичләрен кинога яки уен кичәсенә керер алдыннан клуб артына җыелышып гәпләшә, уен-көлке сөйләшә торган гадәте бар иде ул чорларда. Билгеле инде, монда тәмәке дә кабызыла. Ә без гадәттәгечә алардан читгәрәк кайнашабыз, көнләшеп аларның сүзләренә колак салабыз. Малай чакта кемнен соң тизрәк егет булып җитешәсе килми!
Түбән оч Хәбирнен бер начар гадәте бар—аның бер генә вакытта да үзенен тәмәкесе булмый Берәр тәмәке суыручы егеткә мөрәҗәгать итә бу:
—Кая. калдыр әле!—дип төпчек сорап ала. Тегеләре, билгеле, каршы килми. Ни дисән дә дуслар бит
Беркөнне егетләрнен үтә чаясы Зиннәтулла акылга утыртырга була моны. Хәбир, гадәттәгечә төпчек сорагач, төпчекнең башын борып тиз генә Хәбиргә суза. Тегесе исә гәзит кәгазенә мул итеп «мәхрә» салып төрелгән тәмәкене кабып та куя Шундук Хәбирнен буылып йөткергән тавышы ишетелә һәм ул яшен тизлеге белән төпчекне төкереп тә ташлый.
Ул көнне кичке уенга керми Хәбир. Алдагы өч-дүрт көндә дә клуб тирәсендә күренми Кабат чыга башлаганда аның теге ямьсез гадәте онытылган була инде, ул тәмәкене үз кесәсеннән алып кабыза. Егетләрнен ара-тирә -Хәбирнен авызы пешкән!» дип көлешкәннәрен генә ишеткәли идек без.
Сарык кыйссасы
Сугыштан соңгы иләмсез авыр елларда авылда сарык белән кәҗәне күп асрыйлар иде. Сыер асраучылар бик аз—озын кыш дәвамында ашатырга азык күп кирәк булгангадыр инде. Ничек тә булса җан сакларга кирәк ич.
Бер елны безнен. ни сәбәпледер инде, сарыклар бөтенләй калмады. Әти белән әнинең жәйгә чыгу белән сарыклар алу турында үзара сөйләшеп- кинәшеп йөргәннәре бүгенгедәй хәтеремдә.
Апрель җитү белән авылда терлек санын исәпкә алу башлана. Бу эшне үтә зур җаваплылык һәм җентеклелек белән уздыралар, чөнки терлек санына карап налог сачына. Ни генә сорамый иде дәүләт ул вакытларда тормышнын очын-очка ялгый алмый интеккән, болай да ярым ач авыл кешесеннән— маен. итен, ионын, йомыркасын, бәрәңгесен... Өйдәге җиде бала, ач күзләребезне мөлдерәтеп, әнә шуларны алып чыгып киткәннәрен карап калуларыбыз гомергә онытыласы түгел.
Терлек исәбен алуны авыл Советы секретаре, налог агенты, авыл
активистларыннан бер пүнәтәй составындагы бик кырыс комиссия башкара. Хәтерлим, налог агенты Шәрифә апа бик тә усал һәм рәхимсез кеше иде. Анын теленнән ул чорлардагы түрәләр авызында бик тә модный булган «■буржуй», «халык дошманы*, «■сабогажник». тагын әллә нинди сүзләр коелып кына тора.
Менә алар безгә килеп җиттеләр Сыерны, әле күптән түгел генә туган, ойнен ишеге янынарак бәйләп куелган юеш авызлы, мөлаем карашлы бозауны яздылар. Әтидән сарыклар санын сорыйлар. Әти сарыклар юклыгын әйтә Шундук бәхәс башлана.
—Юкны сөйләмә, синдә биш-алты сарык бар да бар инде анысы.—ди кырыс тавыш белән Шәрифә апа. Шулай итеп бәхәс куера.
Шәрифә апа аяк арасында буталган мина таба борыла —Наныем, әйт әле, ссзнен сарыкларыгыз бар бит. иеме!—ди.
—Юк,—дим кыюсыз гына
—Буржуй калдыгы!—ди Шәрифә апа утлы усал күзләрен уйнатып.
Алар тиз генә кузгалып абзар, мунча, каралты эчләрен, су буена гөшеп тал-тирәк арасын, яр асларын актарып чыгалар Әмма сарыклар табылмый Әти шаянлыкка да маһир иде. Болар капкадан чыгып китү белән әнигә күз кысып:
—Кызык итим әле мин боларны!—диде һәм жәһәт кенә өй астына сикерде. Өй астынын кечкенә жил тәрәзәсеннән нечкә генә тавыш белән сарык бәрәне булып мәэлдәгәне ишетелде. Ул сикереп торып өстәлдәге чәй артына утырганда тегеләр капкадан йөгереп кире кереп тә җиттеләр
—Әйттем сарыкларын бар. дип Мине алдый алмассын Әле генә кычкырды сарыгың. Кайда яшердек, әйг!—ди Шәрифә апа тыны кысылып
Болар кабат барысын актарып чыктылар. Өй астына, базг а төштеләр, хәтта без таралышып йоклый торган сәке астын да барладылар Әмма сарыклар табылмады
—Кычкырды бит сарыгын!—ди Шәрифә апа.
—Күршенеке кычкыргандыр ул. Шәрифә —ди әти тыныч кына —Барыбер эләктерәм әле мин сине, кунтра!—ди Шәрифә апа бармак янап. Алар чыгып китте. Без түгәрәкләнеп чәй эчәргә утырдык Әти белән әни әле алардан озак көлештеләр Әтинсн сәер елмаюы чәйдән кузгалганчы йөзеннән китмәде Канәгать иде ул үзенен усал шаяртуыннан Мин лә анын кәефен бозмас өчен ‘■кунтра»нын кем булуын әлегә сорарга базмадым
Тәэминатчы
Хәер, гел балачак димәгән Бераз балачактан тайпылып алыйм әле Тик бу хикәям дә шул ерак балачактагы дусларым-чордашларым белән бәйле Әлеге дә баяпа инде телгә алынган Навил. озак еллар буе иксез-чиксез Советлар иле буйлап бәхет эстәп йөреп атыгая төшкәч, кабаг туган авылга кайтып төпләнде, әтисе нигезенә яна йорт җиткерде
Малай чактан анын үткенлеген белгән колхоз рәисе Навилне тәэминатчы итеп эшкә ала Узган гасырнын туксанынчы еллары авылны, колхозларны тарату хәрәкәтенең киң колач алган чоры Дәүләт тәэминаты системасы юкка чыккан. Колхозның көндәлек мен төрле проблемасын хәл итү өчен кирәк булганның барысын үзенә эзлисе, үзенә табасы. Талканын сатып алу өчен акча да юк—җитештергәнен дәүләткә кирәк түгел. Кирәк дигәнснсн дә бәясе ташка үлчим Кыскасы, хуҗалыкка үткен тәэминатчы кирәк
Рәиснсн ышанычын аклый Навил—нинди генә йомыш белән, кая гына җибәрсагәр лә буш кайтмый, кушкан йомышны үтәп, кирәк әйберне эзләп габи. Беркөнне нәрәт алдыннан ндарә янына җыйналгач моннан
—Навил, ничек син шулай бөтен йомышны үги, бөтен нәрсәне таба аласың сон? Заманы да бик буталчык бит,—дип сорыйлар.
—Егетләр, мин йомыш белән кая гына барсам да бик кәттә киенеп, галстук тагып барам. Кая гына керсәм дә ишекне кин ачып, корсакны киеребрәк, дәрәҗәле итеп керәм. Сразы кабинет хуҗасы каршына киләм дә бодрый итеп:
—Исәнмесез, Фәлән Фәләнеч, Сезгә Илсур Бакиевичтан күп сәлам!— дим. Башта битараф кына булган теге абзый сагаеп кала.
—Кем әле ул Илсур Бакиевич?—ди бу кыюсыз гына, ниндидер бер атаклы кешене белмичә унайсыз хәлгә төшмәгәем, дип.
Мин исә бик гаҗәпләнгән булам:
—Разве Сез бөтен Союзга знаменитый «Ударник» колхозы рәисе депутат Илсур Бакиевич белән таныш түгел?—дигән булам. Теге сразы шинеп кала. Аннан:
—А-а-а, извините. Мин онытып җибәргәнмен,—ди һәм аягүрә басып, минем кулымны кысып, каршындагы йомшак кәнәфигә утырта. Аннан сон инде йомышны үтәү чепуха. Кирәк әйбер үзендә булмаса, «Минем бик влиятелни дустым өчен шуны эшлә әле!» дип ишләренә шалтырата. Кайсылары үз кәнәфие артындагы затлы бүлмәгә алып кереп сыйлап та җибәрә әле. Һичьюгында, ишеккә кадәр озатып калмаганы бик сирәк, кәнишне,—дип үзенең унышынын серләре белән уртаклаша Навил.
Анын хикәясендәге хәлләрнең күпмесе дөрес булгандыр, әйтүе кыен. Әмма балачактагы җорлыгы, алдарлыгы гомере ахырына кадәр югалмады.