Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Татар Танае
Татар Танае авылы Яшел Үзән районында, район үзәге Яшел Үзән шәһәреннән 46 чакрым ераклыкта, җирле үзидарә советы үзәге Мамадыш-Әкилдән—4, Гәбенә тимер юл станциясеннән—12. Козловка пристаненнан 45 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл атамасы тарихи чыганакларда һәм белешмәләрдә искә алына. Казан ханлыгы чоры авыллары теркәлгән исемлектә составына Мамадыш атамасы кергән авыллар Мамадыш Пятьдип теркәлгән. Татар Танае авылы элек Мамадыш-Тәүгилде дип йөртелгән.
Д. А Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә (XVIII йөз мәгълүматларын үз эченә ала), авылда ясак түли торган 33 крестьян, ясак түли торган 253 татар. 4 керәшен татары яшәгән 1859 ел мәгълүматларын туплаган тарихи белешмәдән аңлашылганча. Гәбенә суы ярына урнашкан Мамадыш- Тәүгилде (Танай) авылындагы 136 хуҗалыкта 412 ир-ат һәм 406 хатын-кыз көн күргән, бер гыйбадәт йорты булган 1898 елда басылып чыккан тарихи белешмә мәгълүматларына караганда. Мамадыш-Тәүгилде авылында татарлар һәм руслар яшәгән К П Берстель белешмәсендә (1908) авыл Татар Мамадышы. Тавелдино Татар Танае (Татарско Мамадыш. Тавельдино Татарско Танасво) дип бирелгән һәм анда 1293 татар һәм рус кешесе яшәгәнлеге искәртелгән. К. Насыйри мәгълүматларына караганда. Татар Танае авылын элек Тәүгилде Мамадыш дип йөрткәннәр.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда. Татар Танае авылы халкы күршедәге Мамадыш-Әкил, Карашәм, Әҗәле, Кызыл Яр авыллары белән бергәләшеп Кала ала уен җыенын үткәргәннәр. Бәйрәм июнь урталарында уздырылган Жыеннын атамасы икенче төрле Түбәтәй дип тә йөртелгән.
«Әзи баба шәҗәрәсе» Яшел Үзән районынын Мамадыш-Әкил, Татар Танае. Апае районындагы Арслан, Багаи, Гордеево, Салтыган авыллары белән бәйле Хронологик чикләре XIV—XX йөзләрне колачлый Шәҗәрә фрагментар рәвештә Риза Фәхретдин һәм Каюм Насыири тарафыннан бастырып чыгарыла. Шәҗәрәнең тулы булмаган үзәгендә түбәндәге исемнәр билгеләнгән: Әзи баба->Баймәт-> Мөхәммәткол->Дәмин—>Әмин (1841 елда вафат булган)—>Мөхәммәтша-> Хәсәнжан->Гарифҗан->Әшрәфжан (1907 елда туган)->Наил (1942 елда туган)
Шәҗәрә легендасында Әзи бабанын килеп чыгышы ягыннан болгар булуы һәм анын балалары Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Мамадыш Арыслан, Мамадыш (Багай), Гордеево авылларын нигезләүләре әйтелә (Әхмәтжанов).
«Биләр шәһәреннән Баисар нәселе шәҗәрәсе» тексты Татар Танае авылында табылган зур күләмле шәҗәрә китабыннан Марсель Әхмәтжанов тарафыннан күчерелгән.
Шәҗәрәдәге материалларны XIX гасырда мәгърифәтче Каюм Насыйри да күргән һәм язып алган Анын материаллары да Татар Танае авылы бабаларыннан Жәммәт һәм биш улынын Биләрдән килгәнлеген теркәгән
• Кыргыз шәжәрәсе»нә язган искәрмәдә Марсель Әхмәтжанов мондый сүзләр әйтә: « кыргыз этнонимы татар халкы өчен ят булмаган Кыргыз-казакъ нәселләре
Дәвачы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында. 132
Тау ягында, Татар Танае авылында һәм Биләр шәһәрендә яшәгәннәр
Олылар сөйләве буенча, ин элек Татар Танае оешасы авыл урынына Мамадыш Әкил авылыннан Әэи-Әҗи бабай килеп утырган. Әжи бабаинын Жәммәт, Баимәт. Туймәт, Колмәт исемле дүрт улы була Жәммәггән туган Хәмид. Хәмндтән туган. I) Сәгыйд, 2) Хәбибулла, 3) Халид Сәгыйдтән туган: 1) Сәйдәш, 2) Сәйфулла. 3) Сәймәт һ б. Авылда бу кешеләрдән килгән нәселләр әле дә исән-сау гына, матур итеп яшиләр икән»
Элек авылда урыслар да яшәгән. Югарыда искә алынган тарихи белешмәдә бу турыда сүт булган иде Татар Танае авылында гомер кичергән Дәүләтша абый һәм Мөнирә апанын сөйләвенә караганда: «Урыслар Танайда 40 төтен генә булганнар һәм 1891 елны аерылып чыкканнар һәм Рус Тапаена нигез салганнар Татар Танаенда бер урам әле дә Урыс урамы дип йөртелә
Урыслар бик яхшы жирләр алып, бик бай яшәгәннәр, бал кортлары, хайван күн тотканнар. Алар тора-бара 60 төтенгә җиткәннәр. Хәзер 14-15 төтеннән артмас Элек Бөги гауда Мамадыш-Әкил крестьяннары белән Татар Танае һәм Рус Танае халкы икесе бер яктан шул тирәдәге бәхәсле җир өчен сугыша торган булганнар Рус Танаснын Семен атлы кешесе Мамадыш-Әкил авылынын Вахит исемле кешесен таяк белән бәреп үтергән
Татар Танае авылы тирә-юнендә елга-инеш-сулар, таулар, күлләр, сазлыклар, басулар, исемле урыннар күп
Авыл үзәнлеккә урнашкан Аның икс ягында да зур таулар тезелеп киткән. Ирскссзлән, борынгы заманнарда бу тирәлә бик зур елга акмадымы икән, дип уйлап куясын.
Элек бу тирәләр калын урманнар белән капланып алынган булган Авыл янындагы ышна сүзе кергән топонимнар шул заманалардан калган тарихи истәлекләр Менә кара урман.. Аиыи уртасында таза һәм куәтле бабаларыбыз агач артыннан агач егып чәчүлек жирләр, йортлар салу өчен урыннар ачалар... Су һәм чишмәләр зәп-зәнгәр сулы, чиста һәм сафлар. Кешеләр күнелс лә нәкъ шулай ук чиста һәм пакь булган Бер-берсенә ярдәм итеп, дустанә яшәгәннәр. Бер1әләшеп йортлар торгызганнар, дошман килсә бергатәшеп каршы торганнар, бср-берсен бирмә!әннәр Олылар кечеләрне, кечеләр олыларны хөрмәт иткән Монда халык бәхетле һәм гадел тормыш белән яшәгән...
Урман арасыннан Гәбенә суы аккан. Ул Зоягә килеп тоташкан. Гәбенә суында элек алты ташлы тегермән эшләгән. Авыл басуында Гөбенәгә коя торган елга- чокырлар байтак (Тау ягында елгаларны чокыр дип әйтәләр) Тоба елгасы. Уктачыл чокыры. Канны (канлы) күл чокыры. Ышланлы суы. Кабык күпер чокыры суы. Иске Гобеиә, Чаг чокыры. Нәүрәп чокыры. Монәш чокыры. Ышналы чокыры. Елга чокыры, Нәҗметдин малае чокыры, Минһаҗетдин чокыры. Акшарлык чокыры. Урта алан чокыры. Кыр ышланлы чокыры һ.б Авылның коньягында кечкенә генә инеш ага. Аны халык, югарыда искә атып кителгәнчә. Ышланлы дип атый Анын тирәсендәге басуларны һәм көтүлекләрне дә халык Ышланлы буе дип йөртә.
Күлләрнең табигыйлары да. казып ясалганнары да бар. Авыл уртасындарак урнашкан күлне халык Көя күле дип атый Авылнын икенче башында жәи көннәрендә кибә торган Пилмән күле җәелеп ята. Бу күлне авыл халкы казын ясаган. Күлнен икс ягында тау-калкулыклар урнашкан, бу калкулыклар күл казыганда чыккан балчык. Аны Пилмән таулары дип йөртәләр Пилмән исеме күл янында яшәгән кешеләрнен кушаматыннан килеп чыккан Авыл янында тагын Каен күле. Кумыл күле. Сәрбн күле. Мансур күле. Мунчала күле. Чыршы очы күле. Камө күле һ. б. исемдәге күлләр бар
Чишмә-кизләүләр: Кизләү. Уктачыл кизләве. Марҗа кизләве һ б. Авыл янында сазлык һәм буа да алегә исән
Тагар Танае авылы тауларга да бай Анда Мичкә тау. Бөти гавы, Морат гавы. Багай гавы. Панау тавы. Ышна тавы. Чыбалан гавы исеме алган тауларны искә алып китү кирәк. Авыл янында тагын /Атып бабай чабатасын каккан тау игътибарга лаек Кайбыч районының Шуширмә авылында да Алып бабай чабата каккан тау бар Татар Танае авылы халкы сөйләвенчә. Атып бабайнын бер аягы Шхширчә авылында, икенчесе Тагар Танае анылынли булган Менә бит. хатык фантазиясе нинди ул!
Авыл янында чалу-печәнлекләр һәм болыннар да аһәнле исем даганнар. Уба чаты чалуы. Маматыш болыны. Таш кичү чалуы (чалу янында коесы да бар. халык аны кое дип атый). Уба сырты. Вәлкә болыны. Арык арты һ. б. печәнлек-болыннар әле дә халыкка хезмәт күрсәтә.
Басулардан Урман басуын. Ышна басуын. Вагай басуын һәм Марат басуын атарга мөмкин.
Авыл халкы Кумыл юлы. Ходайбирде юлы. Купер юлы дигән юлларны әле дә хәтерендә саклый.
Авыл янындагы исемле урыннарны да әйтеп китик Гәбенә күпере. Кабык күпер. Питрәй тирмәне. Туйралык. Күпер ягы, Хәмиди култыгы. Кабык күпер, Гатау яры, Мансур аланы. Туералык. Жиләклек кашы һ. б.
Халык хәтерендә Керәшен зираты атамасы сакланып калган. Зират урыны хәзер сөрелгән, басуга әйләнгән Ә чукындырылган халык янааан исламга әйләнеп кайткан Авыл халкы арасында керәшеннәр булуы югарыда искә алынган тарихи белешмәләрдә дә күрсәтелгән иде.
Авылда элек ике мәчет эшләгән. Берсе урынында хәзер су суырта торган җайланма (водокачка) тора. Ул урынны халык хәзер дә мәчет яны дип йөртә. 1992 елда авылдагы башлангыч мәктәп бинасын ремонтлап, манара куеп мәчет ачылган. Хәзер иртән авыл өстенә азан тавышы агыла. Авылга, халыкка иман кире кайта...
1990 елла авылда яна. ике катлы урта мәктәп торгызылган Ана Афзал Шамов исеме бирелгән. Татар язучыларынын олы буын вәкиле Афзал Шамов Татар Танае авылында хәлле крестьян гаиләсендә үскән Кайбер әсәрләрен (күбесенчә фельетоннарын) ул Тәүгилде псевдонимы белән бастыра
Авылда культура йорты бик матур һәм зур. Кибет, медпункт эшли.
Авылда иске зират урыны бар Анда зур кабер ташы сакланган. Зират ташларында Акдәүләт. Имхужди улы Имхизди исемнәрен укырга була. Бу таш кебек үк рәвештәге ташлар Шөгәле зиратында да күзәтелә.
Хәзер мәетләр күмелә торган зиратны авыл халкы карап, тазартып һәм тәрбияләп тора Тирә-юне тотып алынган, чүп-чардан чистартылган.
Авылнын борынгы һәм күптән килә торган традицияләре бар. Бәби туйлары, никах мәжлесләре, сабантуйлары үткәрүне халык чын күңеленнән эшли Авыл олылары дога кылганда шәһре Болгар газизләрен, су газизләрен искә алалар. Халык үткәннәргә ихтирам белән карый, ата-ананы, олыларны ихтирам итә торган алмаш үстерә
Авыл халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән.
Авыл урамнары халык телендә Урта урам (Олы урам), Ындырчы урамы дип йөртелә.
Яшьләр хәзер авылда калып тормыш корырга тырыша. Бәхетләрен алар туган нигез һәм туган туфрак белән бәйләп табарга уйлыйлар.
Халыкнын тормышы әйбәт һәм нык. Каралты-куралар таза, халык эшчән һәм тырыш. Авылда яшь гаиләләр күбәя Авылнын киләчәге матур һәм өметле
Үзи
Аксубай районында Иске Үзи һәм Яна Үзи авыллары бар. Яна Үзидә татарлар яши Ул район үзәге Аксубайдан 19 чакрым ераклыкта урнашкан. Иске Үзи авылында чуашлар яши Район үзәге белән ике арасы 19 чакрым.
Үзи атамасы тарихи чыганакларда һәм фольклор әсәрләрендә очрый.
Иске Үзи һәм Яна Үзи авыллары янында археологлар бура. Имәнкискә, болгар, борынгы болгар. Атгын-Урда чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре, зират, торак урыннары тапканнар.
XVIII гасырда Иске Үзидә 150 чукынган чуаш яшәгәнлеге мәгълүм. А. Артемьев белешмәсендә (1866) күрсәтелгәнчә. Иске Үзи авылындагы 71 хуҗалыкта 232 ир-ат һәм 222 хатын-кыз. Яна Үзидәге 115 йортта 372 ир-ат һәм 365 хатын-кыз көн иткән. 1898 елгы китапта бирелгән мәгълүматларга караганда. Иске Үзи авылында руслар һәм чуашлар, ә Яна Үзидә татарлар һәм чуашлар яшәгән. К П Берстель белешмәсендәге (1908) мәгълүматлар буенча. Яна Үзи авылында 1502 татар һәм чуаш. Иске Үзидә 826 чуаш көн иткән.
XX йөз башында Яна Үзидә ике мәхәллә була.
Беренче жамигь мәчетенен бүгенге көнгә кадәр сакланмаган бинасы мәхәллә кешеләре тарафыннан 1906 елла төзелгән 1909 е.гаа мәхагзәлә ир-ат затыннан 308 жан исәпләнгән. Бу мәхәллә крестьяннары үзләренен имамнары итеп Сиражетлин Габлслхәким улы Курамшинны (1862 елнын 15 маенла туган) сайлаганнар Беренче мәхәллә мәлрәсәсенлә 83 ир бала һәм 60 кыз укыган
Хәзерге вакытта сакланган бер катлы агач мәчет 1906 елда Н Фошлеребрюген тарафыннан эшләнгән проект белән тәнгәл килә Яна мәхәллә 1906 елнын февралендә теркәлгән Шул ук вакытта Казан губерна идарәсе икенче мәчетне төзергә рөхсәт биргән, әмма проектнын раслануы (төзелеш уставына каршы килү сәбәпле) тоткарланган Чөнки, устав буенча, мәчет тирә-ягындагы мәйдан 20 сажиннан ла ким булырга тиеш түгел. Шушы шартны үтәгәннән сон. 1908 елнын 7 июлендә, ниһаять, мәсьәлә унай хәл ителгән Мәхазләдә ир-ат затыннан 273 кеше исәпләнгән
Үзи авыллары утырган жирләр элек тоташ урман булган һәм халык, урман арасына килеп урнашкан Беренче килеп утырган кешене халык Үзи баба лип йөртә Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда. Яна Үзи авылында төрле урыннардан җыелган халык яши Бу авыл Иске Үзидән аерылып чыккан Шунын өчен ана исемне Яна Үзи лип кушканнар Берәүләр хәзерге Алексесвский районындагы Тигәнәлелән, икенчеләре Яна Чишмә төбәгендәге Тубылгы Тау авылыннан КИЛ1ӘННӘР Авылда чукынмаган чуашлар да яшәгән Күбесе ислам кабул итеп татарлашканнар. Авыл халкы чукындыру сәясәтен үз җилкәсендә татыган Халыкнын яртысы чукындырылган Чукынмый казган кешеләр авылда төп ара. ягъни төп мөселманнар, ә керәшен татарлары кече ара дип йөртелгәннәр Тирә- юньдәге тагар авыллары халкы бу авыл егетләренә кызларын бирмәгән Кече аралар исламга чыгу ягын караганнар Тикшерергә килгән попларны куып җибәреп, ислам линенә күчкәннәр
Авылда көчле мөселман төпләре Мөхәммәтнекеләр була Алар үзләренә бер зират ясыйлар Керәшен татарларынын һәм чуашларнын да аерым каберлекләре була.
Авыл янында Хужалар тавы дигән тау бар Халык бу та\ янына барып нәзер әйтә Тау янына дога укырга халык чәршәмбе көнне килә. Хужалар тавы янында борынгыдан калган кирпечләр, чүлмәк ватыклары, көбә күлмәкләр һәм камчылар чыга Авыл янында Кызлар зираты дип аталган изге урын билгеле
Хужалар тавы турындагы легенда татар халык иҗаты җыелмасының «Риваятьләр һәм легендалар» томына урнаштырылган Яна Үзи авылында язып алынган «Мәрҗән каласы һәм унике кыз хикәяте» дигән тарихи риваятьтә бодай сөйләнә. •Яңа Үзи авылы янындагы кырла, урман эчеңдә Хужалар тавы дигән тау бар Шул гауда борынгы заманнарда Мәржән исемле болгар шәһәре булган Мәрҗән шәһәрендә Тырыш мал Хуҗа хөкем сөргән
Тырышмал Хуҗаның берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе акыллы унике кызы булган Хужа аларны. яшьләре җиткәч. Бүләр шәһәренә Рабига остабикә мәдрәсәсенә укырга җибәргән Алар арасында Мәржән иленен батыры Иштирәк баһадирның сөйгәне Нәркәс сылу ла бар икән
Рабига остабикә мәдрәсәсе Бүләрдәге Хужалар тавы1 итәгендә бик зур чишмә буена урнашкан була. Рабига көн саен Шәһри Болгардан жир асты юлы буена 66 шәкертен ияртеп укытырга килгән
Бер вакыт Болгар илен яу баскан Ул Бүләргә каләр килеп житкән һәм шәһәрне камап алган Бүләрнс якларга Кызылтаулан. Кызлардан'. Нократтан' һб шәһәрләрдән батырлар килгән Иштирәк баһадир да үзенен иптәшләре белән дошманга каршы чыккан. Сугыш бик каты булган, бик күп батырлар башларын салганнар. Иштирәк баһадир белән өч батыр сугыша-сугыши Хужалар тавына менгәннәр. Батырлар гау башында туган илләре өчен сон тамчы каннары казганчы көрәшергә суз биргәннәр һәм дошманнар өс генә ыргылып, тигезсез сугышта шәһит
1п тау турында Ф Торжсманоп «Җирле халык анда болгар пл-елоре күмелгән днп ИСӘПЛИ ТорЛе ЖИрлврамг. хатта Климнан ла зиярәт кылырга бик күп кешеләр кию» лип яла Легендар болгар шәһәрләре
Хойсргс млкмгга Татарстанмын Олки районы Искг Нократ лиылы янында Болгар чорыннан калган шәһәрлек бар
булганнар. Лларны тау башында җирләгәннәр. Тырышмал Хужанын кызлары. Бүләр өчен сугыш барганда, яу артыннан каргап торганнар, шуның белән баскынчыларның көчләрен какшатканнар. Моны күреп ачулары чыккан илбасарлар кызларны куа башлаганнар. Нәркәс сылу, мәдрәсәдә алган гыйлеме белән, куа килүчеләргә каршы ау корган. Үзе курка икән, бу ауга киекләр генә эләкмәсә ярар иде дип, һәм, җиргә ятып тынлап, туганнарыннан сорый икән:
Корып куйдым ау ишкән.
Шаулап килә, яу микән?—дип.
Кызлар куркытып: «Яу, яу!!!»—дигәннәр. Шуннан унике кыз Мәрҗәнгә таба йөгерек атларын куганнар. Ә яу алар артыннан калмаган, урман, алмагачлар эчендә утырган гүзәл Мәрҗәнгә хәтле җиткән һәм шәһәрне көл иткән.
Ә Тырышмал Хуҗаны, анын унике кызын тотып алып Хуҗалар тавы кырына китергәннәр. Монда алар дошман кушуы буенча, яланаяк килеш көне-төне туфрак ташып, яна бер тау өйгәннәр. Дошманнар, биек тау өелеп беткәч, Хуҗаны һәм анын кызларын шул тау башына тереләй җиргә күммәкче булганнар. Шулчак кызлар унике йолдыз булып күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышмал Хуҗа таудан сикереп елга суына әйләнеп, агып киткән. Халык хәзер дә шул елга башланган чишмәне изге санап, аңа адарына, ә кызлар өйгән тауны «Кыз гавы» дип атый.
1996 елнын җәендә изге чишмәне төзекләндерү, матурайту һәм чистарту эшләре алып барылды. Бу саваплы эшкә Татарстан нефть берләшмәсе генераль директоры Ринат Галиев алына. Бер ай дигәндә чишмә тирәсен кечкенә шәһәрчеккә әйләндергәннәр дә куйганнар. Шәһәр паркларын бер якта торсын. Чишмә яры буена асфальт аллеялар түшәлгән, кырыйларын кирпеч белән уратып алганнар. Фонтан эшләп тора, ял итү урындыклары, ашау өстәлләре, намаз уку, ашарга пешерү бүлмәләре ясаганнар Кыскасы, бу җирнен матурлыгын һәм гүзәллеген язып бетереп булмый, үзен барып күрергә кирәк. Халык бу урынны Изгеләр чишмәсе дип йөртә Ринат Галиев һәм аның җитәкчелегендә эшләгән алтын куллы нефтьчеләргә саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр тели халык.
Авыл яныннан Олы Сөлчә суы агып уза. Ана Мөнәҗәп, Чиктермә, Мулла, Иске Үзи. Озын күпер сызасы, Гантәй күпер сызасы, Коры елга, Бикчабар, Чик, Яна авыл арты. Кадыйр. Кисә, Кәҗинкә елгалары килеп кушыла. Авыл янында чишмә- кизләүләрдә күп Каиберләрен генә әйтеп китик: Кәҗинкә, Кызыл Яр, Камышлык. Болын. Коры елга һ. б.
Элек басуларда да чишмә-коелар казылган, аларны карап, чистартып торганнар.
Бүгенге Яна Үзи авылы гөрләтеп яши Йортлар саны 200 дән артыграк. Колхоз идарәсе шушында урнашкан. Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, кунакханә, медпункт, балалар бакчасы, мәчет бар Халык үзәкләштерелгән газдан файдалана, юллар асфальтланган.
Халык әби-баба ята торган зиратны тәртиптә тота.
Авыл халкы ялгыз яши торган өлкәннәрне дә онытмый.
Халыкнын тормышы әйбәт, йортлары да таза, матур. Авыл үсүгә, яңаруга һәм
зураюга йөз тота.
Яна Үзи авылында язучы Газиз Кашапов (Газизҗан Салих улы Кашапов. 1942— 1991) туган 1992 елда авылда Г Кашаповка багышланган музей ачылган, анын бер бүлмәсендә тарих-этнография музее эшли. Авылда шулай ук журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык депутаты булып сайланган Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова (1945) туып-үскән