Логотип Казан Утлары
Публицистика

АККОШ КҮЛЕ-ИЛҺАМ АЛАНЫ


«Мәгариф» нәшриятында «Аккош күле—илһам аюны» исемле китап әзерләнде Татарстан язучыларының «Аккош күле» иҗат йорты тарихы һәм бүгенге хәле тасвирлана анда Китапта утыздан артык авторның «Аккош күле»нә багышланган хатирә-яхмалары. шигырьләре тупланган Без шул китапка кергән берничә истәлек язмасы белән укучыларыбызны да таныштырырга булдык

«Аккош күле»ндә әдипләр чуагы
Анда янган учакларның тотене дә үзгә, башларны әйләндерерлек чуш исле. Анда үскән урман үләннәре дә купшы гөл-чәчкәләрдән затлырак Анда үткән гомернең һәр минуты сәгатькә тин
Әйе, татар әдипләренең атаклы җәйләве — «Аккош күле*нен хәтер аланына әйләнә барган дәвере бүген Кулыгызга алган китапта ул шул рәвешлерәк чагылыр да. Чөнки авторларыбыз — шактый озын гомер юлы үтеп, хатирәләр урманы аша тирән уйланулар күленә таба салмак кына атлаучы юлчылар. Алар һәр агачны, һәр үләнне танып, исемнәре белән эндәшатәр Ике якка рәт- рәт булып тезелгән чыршы-наратлар аларны аязүрә сәламли. Баш очыннан гына вакыт утраулары төсле уйдык-уйдык болытлар ага Ул болытлар «.Аккош күле» дигән утар өстеннән инде ярты гасыр буе агалар. .. Бирегә, әйтик, безнең гаилә килгәнгә дә егерме елдан артык гомер үткән икән Сибгат ага Хәким. Нәби ага Дәүлиләр белән ут күрше булып яши башлаган ул көннәрнең һәркайсы әйтерсең лә бал тулы кәрәз күзләре
«Аккош күле* — илһам аланы Сибгат аганын Хәсән
Туфан тәрәзәсендә янган иҗат уты. гамь уты турындагы сүзләре әле дә булса язылып бетмәгән шигырь сыман янгырый. Без килгән чорда да ул иҗат рухы сау иде әле Күрше-күләннен «кич утырып», яна гына каләм очыннан тамган әсәрләрен уку бәйрәмнәрен күрергә насыйп булгалады Олыларны олылаган тәкъдирлә, жаннарнын «бер яшьтә» икәнлеге шул чакларда бик ачык күренә иде Халкыма күрә, ишеген шакып, бусагасын таптамасам ла. бездән бераз гына арырак яшәгән Гомәр аганын үзе килеп, ихлас гәпләшеп утырган чаклары сагындыра Кайберләре инде бакыйлыкка күчкән якты исемнәр
Әдәби мохитта генә түгел. «Аккош күле»ндә дә ызандаш булган язучыларның, чолык фи1 ы ль языннан һәм иждт дәрәҗәсе белән нык аерылган тәкъдирдә дә. бер- берсең ныграк аклавы, үз-якын итешүләре гаҗәпмени' Бу — мәгълүм ижат
союзларыннан ныграк, абруйлырак бергапек иде. Кешелеклерәк дип тә остәргә кирәктер.
«Аккош күле»ндәге әдипләр чуагы — татар рухи тормышындагы ин матур фасылларның берсе
Шул ук вакытта «Аккош күле» — киләчәк аланы. Бу китаптагы истәлек-уйланулар. мәгълүм сәбәпләргә бәйле рәвештә, беркадәр моңсулык белән өртелгән булсалар да. һәр язмадан әдәбиятыбызның дәвамлы язмышына өмет-ышаныч һәм аның якты шәхесләре белән горурлану хисләре бөркелә. Тарих тузаны күтәрелергә торган юл булып ятасы килми бу сәхифәләрнең. Алар, үткәнгә генә бәйләп тотмакчы хәтер-хатирә «камыт-тышау»ларыннан тугарылып, киләчәк үрләренә таба чаба.
Моннан бер ел элек укучыга тәкъдим ителгән Матбугат йорты турындагы китап- һәйкат кебек үк, «Аккош күле» ижат йортына багышланганы да — Татар Йортының әлегә күпләр өчен изгелеген җуймаган нигезен янә бер барлау, ныгыту омтылышы Булыр әле, анын чын бәһасен анлап. Милли рух аланы икәнлеген танучылар да булыр!
Анда янган учакларның төтене дә башларны әйләндерерлек хуш исле. Андагы кәккүкләр сезгә һәм безгә озын гомер телиләр.