ӘТИНЕ ӨЙЛӘНДЕРҮ
Һәр кеше өйләнергә тиеш—бу табигать, кешелек законы. Төрле яшьтә, төрле җирлә. төрлечә була ул хат. Ин матуры яшьлектә өйләнү инде. Әмма картайгач та туры килә икән шул. Балалары әтисен өйләндерү күнелгә ятып та бетмидер, ләкин андый хәлләр дә булгалап тора Бер караганда, истә калганнарны күчер дә яз инде, ин кирәкле һәм бизәкле урыннарны Ләкин читтән карап моны тормышның бер эксперименты дип уйласаң да, бу бит әтинең—табигать баласының—чын тормышы булган, ә тормыш ул ике килми. Бу—җитди дә хәл, гыйбрәтле дә, тормыш тәжрибәсе дә—жир өстендә калганнар өчен.
Үзебезнең әни үлгән чакта, әтигә кемгә өйләнергә икәнен әйтеп калдырган. Биш баласын калдыргач, аларнын киләчәген уйлагандыр иңде Үлгәнче бергә торган булырлар иде бит алар Язмыш шулай итә биг, һич андый уй белән яшәмәгән кешегә икенче мәртәбә өйләнергә туры килә Икенче әнигә үзебезнең әни күрсәткәнчә өйләнә әти. Икенче әни безнең авылныкы ук, югары очтан, сугыш елының җәфаларын кичергән кеше Аны без үз әниебез кебек күрдек. Балаларның кечеләре, үз әниебезне әллә ни хәтерләмәгәч, икенче әнине үхзәренеке итеп санадылар, без олылар да бик хөрмәт иттек аны Әтинең икенче әнигә ничек өйләнүен белмим, чөнки педучилищеда (Камышлыда) укый идем. Анысы бик катлаулы булмаган лиләр Әп» үз әниебезнең үтенечен әйткән дә, ул—каршы килмәгән, җыенган да, берничә көннән безнең өйгә күчеп килгән Әти икенче әни белән дә гомер буена яшәрбез дигәндер инде, үлгәнчегә кадәр, ләкин—язмыш бит, икенче әни 17 елдан соң үлеп китте. Мин ул чакта Түбән Камага кайткан идем инде Уралдан. Әти берүзе генә калды. Көз көннәре иде. әти янына кайттым, кеше табылса әйләнәм, ләкин авылдан китмим, диде. Шәһәргә китеп, берничә көннән янадан кайттым Шул арада әти эзләнергә тиеш иде. Кайттым—«кандидатуралар» юк икән Үзебезнең авылда бер генә хатынга өйләнергә мөмкин, минем уйлавымча (Алар бар үзе барын, ләкин кайсыдыр яклары белән туры килми бит) Менә шунда башланды инде әтинең кат-кат өйләнүләре— кыска гына вакыт эчендә.
Әтигә үземчәтуры килгән бер хатынга өйлән дип әйттем. Ул—шундук каршы чыкты, ачуланды мине Бу юлы бер айга кайткан идем, көтеп торам әтинең '■өлгергәнен». Тагын бер мәртәбә кармак салдым, һәм әти бу юлы ничектер каршы килмәде кебек. Үзебезнең туган апа димләргә оста кеше, бер балагын күтәрде дә. күршеләргә кердек Өченче әни буласы кеше, апаның ыштан балагы күтәрелгәнен күргәч, аңлады, ярар, чыгармын инде. диде. Әтигә дә кайтып әйттек, ул бик шат түгел иде, сиздем, ләкин каршы булмады. Өйләнештеләр көзен, ә яз җиткәч ишетелде: аерылышканнар. Тагын кайттым, сорадым: «Нишләп аерылыштыгыз?»,— дим. Әй орышты инде мине, әтиеңне әллә кемгә өйләндердең, диеп Өйне караштыргаладым. малларны ашаттым, ләкин кәжә юк иде. Аны өченче әнигә биреп җибәргән икән Нигә алай иттең, дисәм, әле сыер булса, анысын да биргән булыр идем. диде, бары тик йорттан гына китсен, дип өстәде. Әйе, әп» өйләнгән чагында ук сизгәндер аерылышасын, чөнки өендәге бер әйберен дә (хатынның) үз өенә алмады Бу хатын бик гаугалы, көнчелекле булып чыккан, аш тирәсен дә әллә ни белми иде, гомумән, әтигә ошамаган ул.
' I атаргтаннын халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов утыз еллар дәвамында шагыйрь Равил Фәйзуллин белән дәфтәр-дәфтәр хатлар алыша. Шагыйрь архивында рәссамның кырыктан артык күләмле хатлары саклана Аларла рәссамның фәлсәфи уйланулары, киштәлекләре, хатирәләре Б\ ятма авторның һәм хатлар нясенек рөхсәте белән, әнә шул дәфтәрлариен берсеннән алынды Ред.
Тагын өйләндерү мәсьәләсе кузгалды инде Әти, бу юлы үзем табармын, эзләмәгез, диде. Өченче мәртәбә унышсыз өйләнүнен гаебен миннән генә күрде. Ә үзе. син бит яшьрәк кеше, күбрәк ишетәсеңдер, колагынны салгала, ди. Бу жәи бер айлап тордым Үзебез аш пешерәбез, кер юабыз, маллар карыйбыз, маллары инде берничә тавык та песи. Әле ул умарталар да карый, көне буе урманда, кая инде ана чатын эхтәү кайгысы. Аннары бит яшь 65 тән дә арткан. Киттем янадан шәһәргә Мин киткәч, башка туганнар да каиткалап китә, сенлебез дә кайтты (Түбән Камада тора) һәм авылдан кайткач, мина сөйләде: бер чагын Сарабикколдан (өч ел Утыз Имәни яшәгән авыл—бездән 12 чакрым), балачагы үзебезнең әни белән үткән икән, анын әтигә кияүгә чыгарга теләге бар икән, шул көннәрдә өйләнешергә тиешләр икән Үзебезнен әнине дә белгәч, шатландым инде эчемнән Көз кайтырмын, күрермен дип уйладым Август ахырларында кайттым—әти тагын берүзе. Эш бодай булган дүртенче әни дигәне килеп бал вакытында бер айга якын торган. Ләкин мин кайтыр алдыннан гына, әти өйдә юк чакта, бөтен тәм-томнарны, булган акчаларны алып, җәйге балларны машинага төягән дә, сыпырган үз авылына. Анын исәбе дә килгәндә үк шулайрак булгандыр инде. Бу юлы аерылышуына әти икенче энемне гаепле дип санады, янәсе әти Чирмешәнгә энемә мич чыгарырга дип барып, бер-ике кон кунып калган, ә шул вакытта авылда теге хатын үз эшен эшләгән. «Әгәр мичеңне чыгарырга бармасам, ул хатын китмәгән булыр иле®, дип бер-ике ел орышты әзе әти Әхтәмне (Әхтәм район газетасынын редактор урынбасары булып эитли иле). Шулай итеп, дүртенче әни дип аталганын күрми дә калдым. Анысы белән әтинең үзенен теләге дә булган торырга, ләкин, ничектер, барып чыкмады инде.
Тагын шул ук мәсьәлә ап-ачык калды әтинен Китәсе килми авылдан, без кайтып тора алмыйбыз, берүзен дә калдырып булмый карт көнендә. Бу юлы кыш чыгарта берөребезгә барырсың дип сөйләштек. Ләкин сонгы көзгә кадәр ул авылда торырга гиеш—умарталарны урнаштырырга, йортны әзерләргә, малларны урнаштырырга кирәк бит. Ә инде параллельно хатын эзләү мәсьәләсе дә бара. Бу юлы үзен кайгырт инде, диде әти. Бөтенесен дә үз кулыма алдым, курыкмадым да—әгәр килеп чыкмаса гомер буена мине каргар дип. Әти ярата иде ул эш барып чыкмаса башка кешене гаепләргә.
Август ахырларында кайткан идем Кайсы ел икәнен оныттым инде Шунысын гына беләм, бик дәртләнеп эшкә керештем, эзтабар кебек, бераз тәҗрибә дә бар бит инде. Алдан, янадан, авыл кешеләрен берничә кон. тон күз алдыннан үткәреп чыктым, утын ярганда да, ашаганда да—гел кандидатура эзләдем. Хагын эзләргә сәләтле кешеләрне дә барлап чыктым юл уңаеннан Кайберәүләр белән очрашып, әбиләр белән инде күбрәк, гирә-як авылларда кем дә булса юк микән дип белештем Байтак кына авылларда «кандидатка»лар табылды Аннары бит «халык телефоны» да эшли башлый, анысына инде ләпәкчелек итәргә дә кирәкми икән, бүген берсе бу авылда ишетсә, икенче көнне әллә каидагысында ишетелгән була, кем һәм ничек барып әйтәдер инде. Эшләр худка китте шулай игеп. Гуган-тумача, күрше-күлән дә белешә бит әле Менә авылларга барырга ниндидер бер транспорт кирәклеген уйлап ятканда ла. Ходай бирле, машинасы белән димче аланын абыйсы (райүзәктә шофер булып эшли) килем керде безгә. Әти анарга хәлне сөйләп аңлатты «Ерундд ул чатын табуы, яшь егетләргә (әтигә имле) пучтәк нәрсә, хәзер гаСыбыз аны!* дип кенә тора бу. Алдан магазиннан берничә шешәне алып, төне буе сөйләшеп чыктык страгешк, тактик Iпаннар корып. Әтинен дә күнсле күперелде.
Гожән кеше ул Минвали абзый. Андый кешене бүтән күргәнем дә юк һич кенә да хафаланмый, кайгырмый, эшне ярата, гомумән, ачык, күненә ягышлы кеше Анын мин беркайчан да кеше белән оршышканын күрмәдем, ул һәрчак көләч йөзле бертуктаусыз шаяра Үзе гомер буе шофер Әгәр машинасының бер генә тәырмәчс калса ла, ул аны барыбер йөртер иде кебек Ул елларны бит контроль юк. машинасы белән әллә канларга бара иде. әле бит руль артында бер-ике стаканны салын га җибәрә Бер авылга барганда кузовына йә салам, йә печән, нә утын, йә тимер-гомыр |угыра да икенче бер авылда иә туган дигәненә, иә берәр карчыкка сәдака дип. нә •яркама капыра )шен һәрчак көлеп эшли бит әле. шат йөз белән Гирә як авылларны да белә. Менә ул кайткач, әтинен өйләнүенә мин инде чыннан торып ышана башладым.
Сөйләшеп утырганда әти бераз шикләнебрәк соидн башласа, ул - гемуха. таоабы I аны. ниндис кирәген генә әйт, унсигез яшьлеген дә табабыз*.—диеп рәхәтләнеп көлә
дә. тагын бер стаканны сатып җибәрә «Бүген яхшы гына утырыйк та иртәгә гөжләтеп чыгабыз тирә-якны, берьюлы үземә дә икенче хатын табармын. Әхсән, сиңа да кирәкмиме, ну синен хатынын Тая якшы инде, анын белән торсан да ярып»,—дип тагын шаяртып куя. Бер чүмеч суны эчә дә. идәнме, караватмы, сәндерәме дип тормый, кайда урын булса, шу на ятып, бер минуттан йокыга да китә.
Икенче көнне иртән торгач, атар икәү генә барырга булдылар, чөнки өйдә дә кеше кирәк Минвәли абзый кунарга райүзәккә кайтып китә торган иле Киткәндә гел: «Эчен пошмасын. Сарыйм абзый, барыбер табарбыз».—ди. Без әти белән йөрүләренә йомгак ясап утырабыз Әти ниләр булганын, барысын да түгелдер инде, сөйли иде Һәрбер авылда йә туган-тумача, йә таныш-фәлән бар бит. Алдан шуларнын берсенә тукталасын инде. Сөйләшәсең, чәйләр эчәсен Икенче кешегә китәсең, анда да чәй эчәсен Шулай итеп унар-унбишәр җирдә чәй эчә-эчә, сөйләшә-сөйләшә нәрсә өчен килгәнеңне дә онытып җибәрәсең, ди торган иде әти.
Бик күп түгел икән шул яше белән әти тирәсендәге карчыклар. Шактые чирле. Кайсыларының ун кулы, кайсыларының сул кулы. биле, аягы сызлый икән, бөере, башы авырта икән, кайсыларының балалары каршы килә. Кайсының йорт эшен эшләргә теләге юк Кайсы бик динле булып, әтинең дингә карашы тегеләй-болай гына булгач, ботка пешми. Әти әйтте: «Сугыш елларын үткән карчыклар бик тә дефинит икән, унсигез яшьлек кызлар арасыннан кәләш табуың җиңелрәктер»,— диде Ә шулай ла, ятып калганчы атып кал дигәндәй, эш бара үзе, кайбер танышлары табышырга вәгъдә иткәннәр. Кайсы көннәрне карчыклар, картлар да килә, анда берәү, монда берәү бар дип әйтәләр. Кандидатлар бар да бит, нәтиҗә юк Иләктән иләгән кебек, рәттән «бракка» чыгарып барыла
Берничә көн гөрләп алгач, тынычлана башладык Беркая да бармаска булды әти Тирә-яклар ишетте инде, бер җае килеп чыгар әле, диде. Без урманга йөри башладык. Ял көненә туганнар да җыелды. Бер көтү кеше булдык урманда. Ашлар пешердек учакта. Нәкъ менә шул көнне бер малай килеп, әтинең үзен генә чакырып аллы, нидер әйтте. Әти: «Машиналары белән урманга килсеннәр»,—диде малайга
Бераз вакыт узгач, безнен янга машинасы белән Минвали абзый килеп төште.
«Әйдә, абзый, сайла үзенә хатын, оптом алып килдем»,—диеп шаяртты. Машинада өч карчык утыра иде. Берсе—Минвәли абзыйнын әнисе, икесе таныш түгелләр. Аңлашылды: боларнын берсе «халык телефоны» аша ишетеп безнен авылга кунакка килгән икән Минвәли абзыйларның әнисенә кергән, шунда какраз машинасы белән үзе дә кайткан Ашлар пешкән иде, чирәмгә табын корып ашадык, чәйләр эчтек. Әни буласы әби безне күзәткәндер, ә без аны. Күзәттек, урман эченә кереп, беренче туган уй-фикерләрне уртаклаштык—энеләр һәм киленнәр «Әгәр килсә, ярыйсы гына карчык,—диештек.—ләкин бик үткен күренә» Аннары алар әти белән аерым сөйләштеләр Берничә көннән авылга яуларга кидерсен, дигән карчык, балаларын бик әдәпле икән, дигән Ярый, эшләр жайга китте кебек, өмет туды бит
Минем отпускы да бетеп бара, шәһәргә киткәнче яуларга барырга кирәк Анын авылы бездән 25 чакрымнар тирәсендә Өченче әнине димләгән апа (Минвәли абзыйнын сенлесе) шушы авылга кияүгә чыккан икән, ул үзе җибәргән икән карчыкны безнен авылга кунакка.
Хәзерләндек бераз, Минвәли абзыйга да хәбәр иттек, барасы көнне төштән сон килде ул. Әти чиста күлмәген, костюмын киде Кабинага кереп утырдык га, чыгып киттек авылдан. Авылны чыгып бераз баргач, әрҗәгә салам салдык күп итеп, әти шунда менеп ятты. «Һава сулап барыйм әле рәхәтләнеп,—диде. Әллә һава, әллә берүзе калу кирәк булган, белмәссең.
Димче апага, Минвәли сенлесенә туктадык, чәй эчтек, планнар кордык Аракыны эчмәскә булдык Апа йомышка барган булып белешеп кайтты, карчык үзе генә, өйдә икән Без әти белән икәү барырга булдык. Кереп, исәнләшеп, эшнен нәрсәдә икәнен әйттек Карчык: «Бармыйм»—дип кырг кисте. Әти сәбәбен сорады, мин үгетләдем, ләкин берни дә чыкмады Балта түгәсе белән суктылар мени башка, бик тә ышанычлы кебек иде бит Саубуллаштык та. «резиденциягә» кайттык. Аш пешкән иде, бераз капкаладык. әти гәмәке генә тартты. «Давай, салып бир әле йөз грамм», дип Минвәли абзыйга мөрәҗәгать итте Салдылар икәү. «Кара, нәрсә булган сон бу карчыкка, үзе ышандырды бит. чакырды»,—дип, ачу килде барыбызның да «Абзый, ул безне сыный гына», ди. Минвәли абзый, бирешми бит һаман. «Ул сезне янадан көтеп ята, давай. кабат барыгыз—эшегез уна»—дип тә өстәде. Киттек, мин алдан барам, әти арттан
аксмй-аксый бара (сугыш инвалиды бит). Бу юлы карчык янына күрше хатыны да кергән иде. Алдан әти мөрәҗәгать итте, аннары үзем үгетләдем, ләкин бу юлы да берни чыкмады Әти. динен кая барганын сизгәч, тыела алмады «Сволычь, карт кешене артыннан йоретәсен. янгаллыйсын, мин бит егет кеше түгел совесын да юк икән синен»,— дип битәрли башлады. Эчемнән генә анын белән килешсәм дә. сонгы жепләрнен дә өзелгәнен күрдем Теге карчык: «Алла, нинди характерлы икәнсең»,— диеп өзде дә куйды «Әле чыгармын да бәлки дип уйлап тора идем, сволычь» дигәч, якынына да бармыйм».—диде. «Ике иречнен берсеннән мондый сүз ишеткәнем булмады»,—дип тә өстәде. Кайтып, калган аракыны салып бетердек тә. сыздык авылга Әти тагын әржә1ә менеп китте Минвәли абзый юл буенча «Кара бит. малай, ә», дип тәкърарлап кайтты «Чукынчык карчык, дивана, лиснительни анарга өйләнергә дә түгел абзыйга, торсын үзе генә», дип тә куйды
Берничә көннән киттем шәһәргә, әтигә былтыр әйткәнне кабатладым, кышны беребездә үткәрерсең, дидем. Умарталарны керткән чакта кайтырмын, дидем Чыннан ла. бер ай үткәч, сазлы-янгырлы кара көздә кайттым янадан Ишектән керүгә әти «Теге карчык ризалык биргән, алырга килергә кушкан»,—диде Саз. янгыр. салкын, ни машина йөрерлек лүгел. ни трактор табып булмый Кич белән таныш яшьтәшемә мендем Ул «Беларусь»та эшли Караңгы төшкән иле инде «Иртәгә барып булмас микән бер авылга, әйберләр төяп кайтасы иде».-диюгә. «Әйлә. хәзер үк барабыз, ләкин аракын булсын»,—лиле. Хатыны: «Бодай да исерек, ял ит. кая барасын»— диюгә, тракторчы «Гомер буена, кунакка кайтып. Әхсән беренче мәртәбә сорады, барабыз»,—дип кырт кисте Әти тиз генә килеп жилте. төяшергә дип бер апа ла барды (Минвәли абзыйнын икенче—олы сснелссс). аракы бар иде Әти белән апа трактор арбасына утырдылар—асларына чүпрәк-чапрак салып Без икәү кабинага урнаштык. Аракыны, сораган саен, салып кына бирәм Очабыз инде, ашыгабыз, чокыр да күренми күзгә, күпер дә. артта тракторның арбасы сикерә генә инде, әти белән апа, егылып төшмәс өчен, чытырдатып ябышканнар Элинен өйләнү кайгысы ла беткәндер—исән генә калсак ярар иде. дигәндер ул. Әкияттәге кебек. 25 чакрымны бер минутта килеп җиттек һич кеше йөрми торган якка—юллар ла начар, күперләре дә баганада эленеп кенә тора кайбер урыннарда. Карчык каршы азлы, бу юлы инде үгетләү дә. аңлату да булмады, үзе әйткән әйберләрен төяргә тотындык (Тракторчыбыз йокларга ятты, тан аткач кына юлга чыгарга дип сөйләштек.) Төн буена төяндек: себеркеләр, кочак ярым печән дә, савыт-саба, урынлык, өстәл- киштәләр, гаргмалар. янчыклар, самавырдыр, көзгедер, сәнәктер, көрәктер—берсе дә калмады. Трактор арбасы тулды Ягып кайтырга печән дә бар иде Карчык үзе дә 1ыз-быз чапты. Әти генә «Монысы күршеләренә калсын» дип. киңәшләр бирде, ә карчык исә бөтенесен дә алырга тырышты Өен авыл мәчетенә утынга саткан икән.
Кайтырга булдык, барысы да арбага менеп кунакладылар. Мин тракторчыны уятырга югындым, яргы сәгатьтән артык уяттым үзен. Сорады: «Ничек мин монда килен чыктым, кайсы авыл бу?»—ди. Ул төнлә кая. нәрсәгә барганын да белмәгән икән салган башт&н. Иртәнге нәрәгкә өлгерергә дип бик ашыктык. Кайтканда якты иде. кичә килгән эзләр күренеп тора. Кайбер күперләр аша төнлә ничек чыга алганбыз икән дин хәйран калзаладык. Кайсылары аша чыгып та булмады әле. әйләнебрәк кайттык Тиз генә бушаттык, тракторчы иртәнге эшкә өлгерле Әтинсн яшерен кушан яртысын салдык та. мин эшкә тотындым: анда кадакладым, монда әйберләр элдем, ремонтладым, йорт зчен чистарттым, маллар юра торган жирне төзәттем Ул эшләр берничә көнгә барды. Әти монда кыш чыгарга кала инде Ничек кенә булыр торулары1 Алар сигез ел яшәделәр бергә. Ләкин, әти чирли башлагач, әниебез бер муллага кияүзә чыкты да кунды. Бик яхшылык белән лә китмәле әле ул үзе Атларга яратса да. түздек инде, әтигә хатын булып булмый бит Ашарга яхшы пешерә иле. акчаны да яхшы җыя иде. йорт тирәсендәге эшләрне дә белә нас. Хәрәкәтчән, җитез карчык иде ул Ләкин байлык, акча ярата иде. Шунын өчен сонгы елларда әти белән бераз орышкадашты.ыр да. Әти биз байлыкка кызыкмый иле
Ой. бу өйләндерүләр турында барын ла язын бетерел булмый инде, телдән сөйләсәк, тагын алла никадәр бизәкләр һәм мәзәкләр өстәлер иде