Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРНЫҢ ОНЫТЫЛГАН ВАТАН СУГЫШЫ


Татар халкының Урта гасырда булып узган Бөек Ватан сугышына 610 ел тулды Әйе вәхши Тимер гаскәрләренең илебезне җимерүенә 610 ел Сүз Алтын Урданың ун ел дәвамында Аксак Тимер белән алып барган Ватан сугышы турында бара Билгеле булганча, ул 1385 нче елда башланып, 1396 елның язына хәтле бара һәм берничә мәшһүр бәрелешләр белән тарихка кереп кала
Алты гасыр үтүенә карамастан, халкыбыз бу сугышларның тарихын яхшы дәрәҗәдә белми Күпләр Ватан сугышы дигәч, рус-француз һәм бигрәк тә. Гитлер Германиясе белән сугышны хәтерли Әлбәттә, болар да Ватан сугышлары Әмма алар Русиянең Ватан сугышлары Без—татарлар исә. үз асыл тарихыбызны белергә тиеш Үзебезнең милли тарихыбызны, динебезне һәм күркәм телебезне яхшы белгәндә генә без милләт буларак сакланып калачакбыз
Бүгенге татар халкын тудырган Бөек Татар дәүләте—Алтын Урда XIV гасырда дөньяда иң көчле алга киткән бай дәүләт була Аның башкаласы Сарайда егерме елга якын барган фетнәләр тәхеткә Гыясетдин Туктамыш хан утыргач туктатыла һәм татар иле яңадан көч-куөт җыя башлый. Нәкъ шушы ук елларда Урта Азиядә Аксак Тимер, көчле дәүләт корып, күрше дәүләтләрне дө үзенә буйсындыру сәясәтен киң җәелдереп җибәрә Аксак Тимер Алтын Урдага да яный башлагач, Туктамыш хан илне саклау өчен аяусыз көрәш башлап җибәрә, аңа каршы яу чаба һәм Тимергә каршы бөек дәүләтләрнең берлеген төзергә омтыла.
Ул вакытта Тимергә каршы тора алырлык өч зур дәүләтне санап китәргә мөмкин Алтын Урда Мәмлүклөр Мисыры һәм Госманлы дәүләте. Соңгы икесе Аурупаның - төре йөртүчеләр-е белән авыр сугышлар алып барганлыктан Тимер фетнәсенә каршы көрәшнең төп авырлыгы Алтын Урда өстенә төшә 1391 нче елда Аксак Тимер форсаттан файдаланып, татар дәүләтен җимерергә ниятли
Бәрелеш Тимер илбасарларының өстен чыгуы белән тәмамлана. Татарларга ярдәм итү теләге белән көньяк Хорасан (Иран) халкы һөм төрекмәннәр Тимергә каршы баш күтәрә Алар Туктамыш хан исеменә хөтбә укый һәм акчаларын да татар ханы исеме белән суга башлыйлар Ул вакытта Туктамыш бөтен мөселман-төрки дөньясының лидерына әйләнә Татарларны өметсезлеккә төшмәскә, куркуга калмаска өндәп Сивас әмире Әхмөд Борһанетдин хәтта шундый шигырь яза
Әзәлдә Хак нә язмыш исә булыр.
Күз нәйи ки курәҗәк исә күрер.
Ике галәмдә Хакка сыгынмышыз.
Туктамыш нә ула. йә аксак Тимер
Әйе барысы да Аллаһы Тәгаләнең кадеренә, язганына бәйле, язмыштан узмыш юк йә Туктамыш җиңәчәк, йә Тимер Әйе. өмете булган кешенең сүзе өмет бирә шул.
1391 ел 18 июнь. Кондырча белән Идел елгасы арасында каты бәрелеш Таңнан төнгә чаклы сугыш, һәм татар гаскәренең җиңелүе. Туктамыш хан чигенергә мәҗбүр була. Ә Аксак Тимер, татар гаскәрен куып барырга көче калмагач кире шул ук юл белән Сәмәркандка кайтып китә
Икенче бәрелешкә чаклы дошманнар аерылыша Тимернең яңадан яу белән киләчәген һәм Алтын Урданың тиз арада зур сугышка ныклап әзерләнә алмаячагын аңлаган Туктамыш хан Тимергә каршы көчле дәүләтләрнең гаскәри берлеген төзергә керешә
Ул вакытта Польша-Литва берлеге һәм Гөрҗистан дөнья геополитикасында татар дәүләтенә бәйле булганлыктан, Туктамыш хан бу мәсьәләдә дә аларны үз сәясәте йогынтысына ала. Шулай ук «гыйсьянчы-залим Тимергә каршы бергә булырга”' мәмлүкләр белән госманлыларны да чакыра Мондый берлек корылган очракта Тимер ни хәлдә калачагын яхшы чамалый һәм ул бу дәүләтләрне берәм- берәм җимерергә була Башта, әлбәттә, берлек фикерен актив тормышка ашыручы Алтын Урданы җимерергә карар кыла Чөнки, әгәр башкаларына яу чапса, татарлар Урта Азияне кулларына төшерергә тырышачаклар Ә бу Тимер дәүләтен юк итү дигән сүз.
Тимер бу дәүләт хөкемдарларына үзенең -дустанә мөгамәләдә калуын, фәкать дуслык кына тәкъдим итәргә теләгәнен- хатлар аша ышандырырга тырыша Ә үзе бу вакытта христиан Аурупа дәүләтләрен госманлыларга каршы котырта Моның аркасында бөтен Госманлы гаскәре Аурупа чикләренә тупланырга мәҗбүр була
Башта Аксак Тимер мамлүкләргә каршы сугыш башлап җибәрә Сүриягә бөреп керә Бөтен мөмлүк гаскәрләре Мисырның чигенә җыела Ә Туктамыш хан. җыя алган кадәрле көчләрен туплап Алтын Урданың Кавказ чикләрен сакларга керешә
Бу вакытта Тимер татарларның чиктә буфер буларак кулланган Гөрҗистан җирләренә бөреп керә Моннан соң Аксак Тимернең чын максаты аңлашыла Татарлар мәшһүр Дөръял капкаларын бирмәс өчен Дөрбәндтөн Ширванга һөҗүм итәләр һәм дошман гаскәренең арткы ягына чыгалар Татар гаскәре башында Гали-углан, Ильяс-углан. Иса бөк. Иаглы бий кебек бөек гаскәр башлыклары тора2
Тимер гаскәре Бу һөҗүм аркасында туктарга мәҗбүр була Ә татарлар дошманнары турында бөтен мәгълүматларны туплап кире чигенәләр
Алтын Урдага каршы оештырылган яуга -сәбәп чыгару нияте белән- Аксак Тимер Туктамыш ханга илче җибәрә Әлбәттә илчеләр китергән җавапка Тимер -бик нык ачулана» һөм татарларга каршы -яуга барырга әмер бирә--* 1 Очраган һәр шәһөр-авылны җимереп, кешеләрен үтереп чагатайлар4 гаскәре Дөрбөндне ала һөм Алтын Урда җиренә үтеп керә Елгаларны кичү урыннарын саклаган берничә татар гаскәре төркемнәрен тар-мар китереп Тимер гаскәре Төрек елгасын да кичә Ә Туктамыш Курай елгасына чигенә һөм гаскәрен сугышка әзерли башлый
1395 нче елның 14 апрелендә Төрек елгасы янында ике гаскәр дө бер- берсенө каршы килеп тукталалар Татар гаскәре ярымай рәвешендә тезелеп, уң кул, сул кул һөм үзәктән гыйбарәт Хан станы аерым урында, үзәк гаскәрнең аркасында урнашкан була Байрак үзәк авангардында да. үзәктә дө (төп әләм) һөм хан урнашкан җирдә дө була Шулай ук уң кул
1 | июнгаү к-н Н Г. Сборник матери.поп. относлшихгя к н< шрии кмотой Орды Том I СПй , 1№1 163 6 (Л.11.1 габа ( ММ.Ю)
* Ти.№нга\чен В I СЛорннк матсриалов. отмаанцихся к мсторни .кипши Орды Том II М
.1 . 1941 173 6
1 111 \ м.1.1 \ к 171 Г.
• Чагатайлар урта а шинлар. беренчг ү Л.кларшн бабалары Чагатай олысы калкынып урт гасырлардагы иссмс
алынса да. һәр якта сугыш алып бара ала. Нәтиҗәдә. уратып алучылар үзәккә үтеп керә алмыйлар һәм киң мәйданга таралган булып чыгалар Мәгълүм булганча мондый сугыш тактикасы Аксак Тимер гаскәрен берничә тапкыр үлемнән тар-мар килүдән коткарып кала. Ә татарлар белән сугышта бигрәк тә Чөнки татар гаскәренең «ярымай» тактикасы нәкъ менә уратып алыр өчен җайлы була Билгеле булганча, татарлар Тимерне 1391 нче һәм 1395 нче елгы бәрелешләрдә уратып алалар Әлбәттә, әгәр чагатай гаскәренең «куллары» мөстәкыйль хәрәкәт итә алмаган булса, һичшиксез, тар-мар ителгән булыр иде
Тимер үзе арьергардта урнаша Үзәк белән Мирза Мөхәммәд Солтан, ө үзәкнең авангарды белән Сөләйманшаһ җитәкчелек итә Башка -куллар» башында Хаҗи Сәйфетдин әмир. Ходадад Хөсәен. Госман баһадир. Түкәл- баурчы Алаздад. Зирбәк-Чаку. Үстуй һәм башка гаскәр башлыклары тора.
Тимер гаскәренең саны турында, төрле чыганакларны тикшергәннән соң. ул 350-400 мең кешедән торган дигән нәтиҗә ясарга була Татар гаскәренең саны да 300 меңнән ким булмаган дип уйларга кирәк Бәрелеш тоташтан өч көн дәвам итә
14 нче апрель. Ике якның да гаскәре стан булып төнгә урнаша Тимер, татарларның төнлә һөҗүм итүләреннән куркып, үз станын бик яхшылап ныгыта Урлар ясаттырып биек казыклар кактыра Чынлап та. татарлар төнлә барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, сөрән салалар һәм атлы гаскәрләре чагатайлыларның станы тирәсендә әйләнеп йөриләр Урта Азия илбасарлары йокламыйча куркыныч төн үткәрергә мәҗбүр булалар Тимер станында юл күрсәтүче ролендә Тук~амыижа дошманлашып илен саткан татар угланнары да була. Мәсәлән. Идегәй. Тимер-Котлык. Көнчә углан кебек шәхесләр. Әмма татар гаскәренең төнге маневрлары нәтиҗәсендә чыккан ыгы-зыгыны кулланып. Көнчә углан үз яраннары белән Туктамыш хан ягына кача. Моның сәбәбен Шәрәфетдин Гали Йәзди болай ачыклый Ватанга булган мәхәббәте Көнчә угланны сукырайтты».2
Туктамыш хан аны гафу итә һәм. соңыннан күргәнебезчә, уң кулның төмән башлыгы итеп билгели Көнчә углан бу сугышта батырларча сугышып. Ватаны алдындагы гөнаһларын каны белән юа. Аңлашылганча. Көнчә угланның вөжданы. халкына каршы кылыч күтәрергә ирек бирми Соң булса да уң булсын дигәндәи Тимер Котлык һәм Идегәй дә сугыштан соң Аксак Тимердән качып китәләр Идегәй Тимер янына чакырырга килгән дошман яраннарына шулайрак җавап бирә -Тимергә әйтегез, моннан соң мин аның тарафын тотмыйм, чөнки Алладан куркам».3
1395 нче елның 15 апрелендә, иртө таңда, байраклар югары күтәрелә, барабаннар,
ПСРЛ (урыс елъязмалары). XI том 159 6 . СМИЗО. том I, 442, 448 <56.. СМИЗО. том II. 207 6 С.МИЗО. том 11.-173 6.
СМИЗО. том I 468-469 66
төп юнәлешне бары Аксак Тимер станына юнәлдергән булсалар, һичшиксез, җиңүгә ирешерләр иде
Татарлар паникага бирелгән һәм идарәсез калган дошман гаскәрен уратып алалар Әмма моның аркасында татар гаскәре бик җәелеп китә ә дошман (югарыда Аксак Тимернең «керпе» тактикасы турында язган идек) уртада калып, барлыкка килгән ыгы-зыгыны туктата ала Тимерне әсир алырга тырышкан татарларга каршы чагатайлар, атларыннан төшеп ук яудырырга керешәләр Ярдәмгә килгән Түкөл баурчы, Галишаһ һәм башкаларның төмөннәре зур арбалар китерәләр Бу арбалар арасына Аксак Тимер кереп яшеренә һәм исән кала Бәрелеш шулай дәвам итә, ө Тимергә ярдәмгә тагын яңа төмөннәр җитешә
Бу вакытта Иса бөк һәм Йахшы Хаҗи җитәкчелегендәге татар гаскәрләренең сул кулы, дошманның үзәгенә һөҗүм итә һәм тиз арада Аксак Тимернең үзәк гаскәрләрен уратып ала Камалышта үзәк белән бергә сул канатның канбулы (кырыйдагы «кул») да кала Бәрелеш төнгә кадәр дәвам итә Чагатайлылар Көне буе камалышта сугыша Тик Тимер гаскәренең сан ягыннан күбрәк булуы һәм яңа сугыш тактикасы, шулай ук гаскәрнең югары осталыгы гына аның тулысынча тар-мар китерелүеннән саклап кала Мәгълүм булганча, Аксак Тимер, туктаусыз сугышлар, басып алулар ашып барганы өчен гаскәрен профессиональлөштерө, сугыш тактикасын да камилләштерә Шуны да онытмаска кирәк татар гаскәрләре фетнө-чуалышлардан һәм 1385—1391 нче елгы сугышлардан соң шактый көчсезләнгән була Җитмәсә, мондый зур сугышка халыктан тупланган гаскәр, әлбәттә, профессиональлектән ерак торган Шулай ук, чыганаклардан күренгәнчә, Аксак Тимер гаскәрендә туплар һәм авыр мылтыклар да була Бөтен бу сәбәпләр аркасында Туктамыш хан Тимер гаскәрен уратып алса да. тар-мар итә алмый Икенче көнне, 16 апрельнең иртө таңы белән татарлар яңадан һөҗүм итәләр Татарларның Иса бәк һәм Йахшы Хаҗи җитәкчелегендәге сул кул гаскәрләре Тимернең Хаҗи Сәйфетдин төмәненө ябырылалар һөм тиз арада аларны изеп дошманның уң канатын уратып алалар Тимернең төп көчләре камалышта калганнарга ярдәмгә килә Алар татар гаскәренә ук яудыра, мылтыклардан аталар Аксак Тимер камалышта калган уң канатындагы сугышчыларына резервтан да ярдәм җибәрә Шулай итеп гаскәрнең уң канатын тулысынча юк ителүдән саклап кала Татарлар һәр яктан һөҗүм итәләр Каты бәрелеш икенче көнне дә төнгә кадәр дәвам итә Ике як та зур югалтулар кичерә
Өченче көнне иртән, сугыш башланыр алдыннан, Туктамыш хан гаскәр башлыклары белән киңәшмә үткәрә Уң кул әмирләренең берсе—Актау бу киңәшмәдә Туктамыш ханнан башка бер әмирне юк итүне сорый Ихтимал монда сүз Көнчә оглан турында барган булса кирәк Хан бу мәсьәләне сугыштан соң хәл
1 Шунда ук. 463 466 М
1 СМИЗО. том II 209 Л
гаскәриләрен тезә, үзәкне һәм ике як канатны да ныгыта, укларны, кылычларны әзерли* _
Татарлар соңгы сугышка әзерләнәләр Алар Туктамыш ханга ■ Әйдә, безне дошманыбызга Ватаныбызны таларга килгән, намусыбызга кул сузган золым иясе Аксак Тимер һәм аның вәхшиләренә каршы алып бар ■ —диләр
Үткән бәрелештә гаскәрнең сул канаты күп кешесен югалтканлыктан. Туктамыш хан әмере белән бу кулга Йаглы бий баһадир үз төмәне белән күчә һәм бөтен сул кулны җитәкли Бу көнне бөтен татар гаскәре дошманга ябырыла Бөек бәрелешләрдә мондый һөҗүм итү рәвеше шуны аңлата маневрлар ясарлык көч калмаган киресенчә, вакытны сузмыйча, бөтен гаскәр белән һөҗүм итеп, дошманга төрле маневрлар ясарга форсат бирмәскә Мондый сугыш рәвеше ифрат дәрәҗәдә фидакярлек сорый Чөнки, җиңелгән очракта чигенү өчен мөмкинлекләр бик нык кими. Шуның өчен йә җиңү, йө чигенмичә сугышып үлү
Бәрелеш бик кызу башлана. Тимернең сайлап алынган профессиональ гаскәрләре бер нәрсә эшли алмый Аксак Тимер, татар гаскәренең сул канаты аз һәм көчсез калганын белеп төп һөҗүмне нәкъ шунда юнәлдерә Бөтен резервы да татар гаскәренең сул канатына каршы сугыша башлый. Татар гаскәре зур югалтулар белән каршылык күрсәтә. Әмма дошман гаскәре һөҗүмне бермә-бер арттыра Татарның сул канаттагы гаскәренең күпчелеге һәлак була Калганнары чигенергә мәҗбүр булалар Моны күреп, бөек каһарман татар халкының сөекле улы Йаглы бий баһадир чигенмәс өчен атының аякларын чылбыр белән тышауларга куша. Әлбәттә, татарлар үз гаскәр башлыкларының чигенмәгәнен күргәч, сугышны дәвам итәләр. Йаглы бийнең бу батырлыгын күзәтеп торган Туктамыш хан күз яшьләрен тота алмый.
Йаглы бии дошман гаскәренең башлыгы Госманны бергө-бер сугышка чакыра Тиздән, Госман яраннары белән килеп тә җитә Ике гаскәр башлыгы да батырларча сугыша башлыйлар Әмма, татар каһарманының атының аяклары бәйләнгән булганга егыла һәм йаглы бий ат астында кала Госман да бу мөмкинлектән файдаланып, Йаглы бийнең башын кисә Соңыннан моның өчен Госманга Аксак Тимер баһадир исеме бирә Әмма бу исем аңа файда китерми Тимер сәбәп табып, аның үзенең дә башын кистерә
Татарлар, үзләренең яраткан гаскәр башлыкларының шәһит булуын күргәч, аның гәүдәсе өчен сугыша башлыйлар, һәм соңында, бик күп дошманны кырып. Йаглы бийнең гәүдәсен алып кире чигенәләр.
Ике як та бик күп кешесен югалта Бәрелеш төнгә кадәр дәвам итә.