САГЫНСАК ШӘРЕКЪ ГӨЛЛӘРЕН...
Робагыйлар
Сөйгән җаннар газабының чиге юк: Утта янып тилмерүнең тиңе юк.. Кайчакларда боз да керә йөрәккә Ми күңелнең, нн йөрәкнең биге юк.
Йөрәкне йә күмер итә мәхәббәт. Кайчагында гөлләр итә мәхәббәт. Бер-беренә туры килгән ярларның Икесен кушып,бер итә мәхәббәт.
Сәламәт кеше аңламас каты акыру хәлен. Йокыдан айный алмаган белмәс йокының тәмен. Рәхәтен күрмәс яшәүнең мал дип башын югалткан. Хәтта сизмичә уздырыр тормышның гүзәл мәлен.
Розадан да матур чәчкә дөньяда табылмады. Энәләрең тырпайтканга беркем дә кагылмады. Күпме генә кылтайса да.берәү тиен кнтү1ә Зур булып ачылган иде. яңадан ябылмады.
Әгәр җиргә һәм халыкка яхшылык чәчсәң оеп. Утырып эшләгән урның булыр тәхеттәй биек Син кылган яхшылык кайтыр үзеңә хөрмәт булын. Бер кеше әйтмәс.тормышта юкка яшәде, диеп.
6. .к
у. м »
бб
Кешеләргә бер китерсәң хәтта кечкенә зыян. Ярдәм кирәк чакта качсаң, булып бер куркак куян. Элек кылган игелегең минутта юкка чыгар—
Яхшы исчеңнең эзе дә гомер булмаган сыман.
Ауясыз орыш кырында мәгънәсез көрәш бара: Егарсың бәлки берәвен салып үтергеч яра. Монын белән һич мактанма: юк итү авыр эшме— «Үлемгә» хөкем иткәнче, син яшәү биреп кара.
И гашыйклар, бер-бергездән ераклашып йөрмәгез: Берең артыннан икенчең гөлләр кебек үрләгез. Калдырмагыз һич зур бушлык икегез арасында, Шул арага дошман кереп, аеры кала күрмәгез.
Үз халкыңа хезмәт итсәң, күрсәтсәң зур игелек, Син яшәрсең мактауларга, ихтирамга күмелеп. Китеп барсаң, уйламыйча, гел начарлык юлыннан, Бу юл сине тезләндерер, һәм калырсың җиңелеп.
Төш белән өнне бәйлисең—үзең кайта алмыйсың. Күзләреңдә гел ялвару- сүзең әйтә алмыйсың. Кон дә килеп төшләремә коча-коча елыйсың: Китә алмаслык булгачтын, өндә нигә калмыйсың?
Бер сулып корыган гөлләр яңадан чәчәк атмый. Тарихларга киткән еллар әйләнеп кире кайтмый. Очратырмын, дигәннәр дә.күнме күзләмәсен, тик Яшьлектә калган көннәрнең хәтта эзләрен тапмый.
Кичен ятып, иртәгесен торасыңны белмисең. Шуңа көн дә яхшылык чәч,югыйсә, өлгермисең. Уңышыңны җыеп ал да янә чәч зуррак җиргә. Шул чакта үзең күрерсең игелекнең төрлесен.
Әгәр кешенең башында камил акыл булмаса, Акылы белән йөрәге чын дуслыкта тормаса. Таба алмас мондый кеше туры юл гаделлеккә— Бары алар ярашканда юлны якты нур баса.
Хакыйкать уты янганда, ялганнан җилләр исә, Ялган сөйләүчеләрнең ул пычранган телен кисә. Кайчакларда хакыйкать тә китерә байтак «зыян» Явыз нияттә гамәлләр кылырга юлны кисә.
Яхшылык белән Явызлык дусмы, дошманмы диеп. Сүзләрендә һәм эшеңдә ачыклап кун син элек. Чөнки тормышта һәрвакыт гамәлне кылу кирәк. Аларнын һәр икәвенең кая илтәеен белеп.
Юлларында туктап калма юлау чы барып җитәр. Җиңел тормыш эзләгәннәр табалмый йончып бетәр. Сынау ечен җибәрелгән ачы кайгы-хәсрәттән Гыйбрәт алсан сабыр бу лып, авырлык үзе китәр.
Хакыйкатьтән рухың белән аерылма, бул горур. Югыйсә, башын очында бәла оелен торыр. Кешегә ләгънәт яудырма, гайбәткә төрмә җанын Шушы пычракка бу ялып каралган телең корыр.
4Кешет ә чокыр казыма үзең төшәрсең» диләр. Мондый эшне эшләр бары кабахәт яки жүләр. Үзеңә ни теләмәсәң, шуны ятка теләмә Бу хаклыкка буйсынмаган артык зур бәя түләр.
Соңгы юлга җыенганда, барла изге эшеңне: Исәбен ал син булышкан, рәнҗетмәгән кешеңнең. Гомерең буе һичкемгә зыян салмаган булсаң. Теленнән төшермәс халык синең изге нсмеңне.
Мөрәббәгьла р
Соя. дип әйтеп буламы газабында кеймәсә.
Бар дөньясын оныттырып сөелмэсә, соймәсә.
Үзе янын, сөйгән ярын ялкынына төрмәг ә?
Ярата, дип әйтеп булмас, бу хисләрне белмәсә.
Батыр, дип әйтеп буламы яу кырында йөрмәсә. Дошманны юк итәр өчен көрәшләргә ксрмәсә. Ябырылган илбасарны җиңмзсз һәм сөрмәсә? Кыю. диеп әйтеп булмас, бу эшләрне белмәсә.
Даһи, дип әйтеп буламы акыл хисне «төрмәсә». Яманлыкны, явызлыкны үткен күзе күрмәсә.
Чын йөзен күрсәтмәс өчен мең төрлегә төрләнсә? Боек, диеп әйтеп булмас, эш күрсәтә белмәсә.
Ап-ак чәчәккә күмелгән алмаитчка кундым да. Сандутач булып сайрадым мәхәббәтем турында. Сөйгән йөрәкләр очраша ике гашыйк юлында Тик шу л кавышу сәгате бары Ходай ку лында.
Көтмәгәндә аерылу кисте куйды юлларны,
Гыншкым белән очрашуга янә берәр юл бармы, Күрешүләр насыйп булса, җанга шатлык тулармы?— Тик шул кавышу сәгате бары Ходай кулында.
Иртә сүтәм, кич тә сүтәм сәгатьнең минутларын, һәр мизгел кабыза җанда сары сагыш утларын,
Шул утлар бәлки яктыртыр аның килер сукмагын— Тик шул кавышу сәгате бары Ходай кулында.
Бәгыремә әрнү-сагыш тулмаса, Телләреңә яман сүзләр кунмаса, Төннәремдә яшьле мендәр тормаса— Кадерленең кадерлесе булырсың.
Әйтер булсаң телеңә ни килгәнне. Ишәр булсаң мин тилмереп өйгәнне, Әйләндерсәң яшькә минем көлгәнне— Утта көеп, кара күмер булырсың.
Эшләреңне киңәшләшеп эшләсәң. Беркайда да түбәнлеккә төтмәсәң, Җаның сатып, яманлыкка күчмәсәң, Кадерленең кадерлесе булырсың Йөрәгемнең иң түрендә торырсың.
Газәлләр
Иреннәрең балдан татлы—мондыйлар сирәк, дидең. Беркемне дә кагылдырма—үземә кирәк, дидең.
Күзләреңне каймалаган керфегең—тирәк, дидең. Сыендырма башкаларны—үземә кирәк, дидең.
Күңел дәрьяңда йөзәмен, рәхәттән изрәп, дидең. Башка беркемне чумдырма—үземә кирәк, дидең.
Тының кайнарлыгы өтә—сызамын көйрәп, дидең. Сүзең уты дәрман өсти—миңа шул кирәк, дидең.
Синнән иңгән зур ләззәттән каламын иңрәп, дидең. Сине беркемгә бирмәмен үземә кирәк, дидең.
Китәсең, җаныңны калдьгр—йөрәгем төргәк, дидең. ...Гөлчәчкә, аллана күрмә—үземә кирәк, диген.
«Сөя алырсыңмы мине? - ярым итеп сайладым. Өеп-өеп бирәм сиңа хисләремнең кайнарын. Хыянәтләргә юл куйма—күтәралмам ул йөкне. Хурлыгы җанымны сытар һәм юк итәр аннары. Миннән башка беркемгә дә елмаеплар карама, Юкса көнләшү зәхмәте гел агулар каннарны.
Гайрәтле ир булсам да мин чыдамам кимсенүгә. Барын да хәзер үк белим, йөрмәс өчен алданып. Шартларыма күнәр булсаң, китик атлап бер эздән. Риза бул җанымны терелт, йөрмә инде сайланып». Дидең миңа, рияланмый, бары турысын ярып...
Тик таллары сынып төште икәү басып сайрарлык...
Янымда башка булса да. алдыма төшкән идең.
Миңа бәйсез тормышыңнан шундук ваз кичкән идең. Үткәннәрне сагынудан аккан иде күз яшем.
Син аларны, бергә җыеп, бәлзәм дип эчкән идең. Эзләремә басып йөрдең, китмәсен дип чит-ятка.
Гел янымда булыр өчен дөньяма күчкән идең.
Беркемгә якын җибәрми. юлымны кискән идең.
Гашыйк итәргә тырышып, үпкән дә кочкан ндең.
Асыл ташлар!а тиң куеп, көтеп алдың сүземне. Сүзләремнән канатланып, күкләр! ә очкан идең.
Мине шашып сөюеңне җырларыңа күчердең:
«Мин дөньяга сыймый идем, сыйдым кушучка». дидең... Инде хәзер чәчләрең чал. йөзеңдә буразналар.
Үтте гомер калды күмер, ишанга эчтән, димен.
Җырларга күчкән идем...
Р ФзИяуямтга тжыаи)
Кайгы-хәсрәт дәрьяларын Колачлап кичкән идем.
Күңелгә шатлык иңсен, дип.
Соңарган бәхет килсен, дип.
Җырларга күчкән идем.
Җырларымны бер-бер артлы Мең тарафка тарагтым.
Белмим, барып җитмәдеме.
Әллә дөрес китмәдеме Кайтавазын котә-котә.
Җанны 1ына канаттым.
Хәсрәтен дә. сагышын да Кушучлап эчкән идем.
Бәг ырьне көйдереп торган Әрнүләрдән качар өчен,
Йөрәгемне басар өчен «Аннан» ваз кичкән идем.
Әмма дөнья тарлаиыида Хиссез яши алмаганга,
Җанда җылы калмаганга.
Нечкәдән нечкә күңелгә Кабат Кояш иңсен, диеп.
Җырлар!а күчкән идем...