ОЛЫ ЮЛНЫҢ КӨЗГЕСЕ
«Роман—олы юлдан синен белән бара торган көзге ул,—дигән Стендаль.—Ул әле зәнгәрсу күк гөмбәзен, әле җыелган пычрак сулы чокыр-чакырларны чагылдыра. Кеше әнә шул көзгене күтәреп бара, ә сез аны әдәпсехтектә гаеплисез. Анарчы, ин элек олы юлны гаепләгез».
М. Горький исә, ул көзгенең «автор йөрәге - икәнлеген ап-ачык итеп әйтеп тә биргән.
Танылган прозаик, сатира-юмор остасы Камил Кәримовнын «Ком сәгате» исемле романын укыганда хәтергә килеп төште әле мәшһүр француз һәм рус язучыларынын ул сүзләре. Бик күптән язылса да, алар «Ком сәгате«нә дә төбәп әйтелгәндәй тоела, гәрчә «әдәпссзлектә гаеплисез» дигәне әдәби әсәрләргә карата гомумән кулланылса да. Чөнки язучы кулындагы көзге матурлыкны, «зәнгәрсу күк йөзен» генә чагылдырып кала алмый шул инде Бигрәк тә чын тормышны сурәтләгән реалистик әсәр ижат иткәндә
Менәрләгән рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләре белән чагыштырганда, дистәләр белән генә үлчәнә торган тагар әдәбиятындагы романнар арасында «Ком сәгате» заманча яңалыгы ягыннан прозадагы үзгә бер ижат юнәлешен гәүдәләндерә Күмәк хезмәт һәм мәңгелек булган мәхәббәт темасының үзәккә куелуы белән генә түгел, бәлки узган гасырнын туксанынчы елларында җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең объектив чагылышы, жанлы. тормышчан, мавыктыргыч вакыйгалар аша тасвирлануы белән дә эпик жанрдагы әсәрләр арасында шактый аерылып тора
Роман башта «Казан утлары* журналында (1999 ел. 8 9 саннар), аннан сон, 2000 елда икс повесть белән бергә шул исемдәге китапта басылып чыкты
Нәрсә турында сон бу роман? Эчтәлек ни рәвешле тасвирлап бирелгән’ Аккан су юлын табар дигәндәй, фикер сөрешебезне шул тарафларга юнәлтеп жибәрик әле.
Әсәрнен үзәгендә—Фазыл Ул сугыштан сонгы авыр, фәкыйрь тормышта үскән типик авыл малае; аны авторнын прототибы дияргә дә була Сугыштан яраланып кайткан хаста әтиләре, оч баланы әниләре Динә кулына кл.|дырып. якты дөньядан иргә китеп бара. Апасы Тәнзилә бәхет эзләп Караком чүленә, абыйсы Хәйдәр «озын берлек* эзләүче урман кисүчеләргә ияреп. Молотов (Пермь) өлкәсенә китә
Мен хуҗалыклы зур Шате авылынын ин сонгы салам түбәле черек өендә Фазылга әнисе белән шул авыр тормышны кече яшьтән җигелеп өстерәргә туры килә Фәкыйрьлек кемгә тансык ’ Аны кыхгар да яратмый шул. Романда болар ачынып га. сәнгатьчә мавыктыргыч итеп гә тасвирлана. Шул у найдан әсәрдәге бер-ике эпизодны китерик әле
«Нәкъ шул вакытта туачак бәбкәләренең көтүчесе- Фазылның танышын танып, мүк арасыннан урамга муенын сузган ала каз, бөтен Шәлснс яңгыратып: «Кыйгак- Кыйгак!» ДИП кычкырып җибәрмәсенме "
Х.млии белән Габделхәй, бияләйләрен югалткан парлар кебек клигкан юлларыннан кире килде Казы ала булса да, муены лп-лк иде шул, башы сыйган
ярыктан урамга чыгарга теләгәндәй, канатланып кычкыра, бичара Хәмдия белән тире жыючы малае тәгәрн-тәгәри к&тделәр..
Хәмдиянен колүеннән Фазыл үзенен батачагын югалтты. Ул үзен кинәт нр кеше итеп тойды.
Әлеге хәбәрне улы сул кытлап сөйләгәч. Динә бу дөньяга өч ятим калдырып киткән ирен төне буе сүгеп чыкты Аннан сон балаларын Фәризәгә өеп. «озын берлек- эзләүче урман кисүчеләргә ияреп. Молотов өлкәсенә киткән Хәйдәрне әрләде Барысыннан да озаграк итеп кызы Тәнзиләне Караком чүленә оҗмах эзләп киткәне өчен битәрләде Кемнәрнедер каргады, елап алды, тагын зарланды
Ә икенче көнне райпланнан егерме физметр агачка боерык кәгазе ачып кайтты Шәленен ин сонгы салам түбәле черек өеннән котылырга теләп. Сакал Шәйхи (колхоз председателе-ХБ) агачны Кызыл Яшьләр урманыннан ташырга машина бирле, колхознын балта осталарына кушып, бура буратты. Динә исеменә кассачан мен сум ссуда бирде. Биш ел буе түләнергә тиешле ул акча балта осталарын ашатырга, илән-түшәмлек ярдырырга, тәрәзә рамнары һәм яңаклар эшләтергә ярап куйды.»
Бу хәлләр Фазылның үткәнен, бүгенгесен генә чагылдырып калмый, бәлки анын киләчәген дә һәм шул ссудага бәйле рәвештә, тормышын да борып җибәрә Әниләре тиргәсә лә. Фазылнын апасы Тәнзилә белән абыйсы Хәйләр авылдан ирекле көннән чыгып китмиләр шул Бу—һәрбер татар авылы, татар тормышы өчен элек-электән таныш күренеш Монын шулай икәнлеген автор берничә жөмлә белән ап-ачык итеп әйтеп бирә:
* Шәледә эш табу—ул тишек кесәдән алтын тәнкә эзләү кебегрәк инде. Ат жигәм дисән арба җитми, балта эшенә киләм дигән кешегә—пилорамада агач бетә, шоферлыкка укыган егетләр машина саен грузчик булып урнашалар, өчәр ел буе йөк гөяп-бушатып, машинаның шоферы пенсиягә чыкканны, правасын алдырганны йә үлгәнен көтеп йөриләр»
Сигезенче класс укучысы Фазыл—бүген бәхетле! Аны Каюм абыйсы «Т—28» дигән дүрт көпчәкле яшел тракторына ярдәмче итеп аллы. «Фазыл эшкә урнашуы белән мактану өчен клубка бер чыгып керде лә—вәссәлам! Йокы туйсын өчен иртәрәк ята хәзер Йокы туймаса. трактор кабинасында изрәтә. йоклаган кеше төшеп кала ул дип. Каюм абый гел искәртеп тора»
Болар—татар авылы тормышмнын. мәктәп укучысы балачагынын кырыс чынбарлыгы Мондагы вакыйгалар, сониаль яки илеологик заказ җирлегендә «социалистик реализм» әдәбиятына хас булганга, киләчәктә Фазылны ясалма рәвештә унай герой итеп «өлгертү» максатын күздә тотып. «Намус*. «Саф күнел» романнарындагы кебек бизәп, күпертеп, шәхси хыялны чын итеп гәүдәләндерүгә корылмаган Шул ук вакытта, бүгенге кайбер нигилист язучылар кебек, үткәнгә, нәфрәт белән кара мөһер сугу омтылышы да юк анда.
Бу яктан алганда. «Ком сәгате»ндәгс гормыш-яшәсшнен бер чиктән икенче чиккә ташланып тасвирланмавы А Фалеевның «Тар-мар» романындагы: «Нужно было жить и исполнять свои обязонности».—дип тәмамланган тыйнак, акыллы фәлсәфәсенә аваздаш дип әйтәсе килә.
Гомумән, әлеге романның төп илеясе әдәби әсәргә карата А. П. Чехов куйган «укучыга ачык бер тенденцияне көчләп такмаска, бармак белән төртеп күрсәтмәскә дигән югары зәвыклы фәлсәфи омтылышына тартым. Чыннан ла, Чехов әсәрләрендә вакыйгалар, характерлар объектив рәвештә тасвирланып, шәхси мөнәсәбәтләре образ эченә тирәнгә төренә, ә нәтиҗә ясау укучынын үз хөкеменә тапшырыла Мондый тасвирлау стиле «Ком сәгате»нә лә хас.
Беренче мәхәббәте, яшәвенең бөтен мәгънәсе булып тоелган сыйныфташы Хәмдияне тире җыючынын мактанчык малае Габделхәйгә бирмәс өчен Фазыл урта мәктәпне тәмамлагач, өйләнерлек һәм тормыш корып җибәрерлек акча эшләу нияте белән авылдашлары яшәгән Оренбург ягына чыгып китә (Апасы, абыйсы
эзеннән дигәндәй) Мона Хәмдия дә каршы түгел-көтәргә, хат язарга риза була
ММа арала' Шә|е галәте буенча, тире җыючы малае Хәмдияне урлап алып
кайта Фазылнын бөтен планнары чәлпәрәмә к
Жир бораулау белән шөгыльләнүче «Ак Чишмә» оешмасына эшкә килгәндә Фазылга унтугыз яшь кенә була. Егерме биш яшенлә инде ул үзе мастер буларак, аерым бригада този Актанышта башланган артезиан чишмәсен эхтәү Фазылга яна мәхәббәтен табу бәхетен ирештерә. Хәмдияне югалту «анын күнеленләге мәхәббәт образын үзгәртергә мәҗбүр итә» «Хәмдиягә охшаган хыял бөтенләй үк дөрес булмаган, димәк Ул бераз үзгәрде, ул хәзер Әлфинәгә әверелде Хәмдиягә кадәр үк Әлфинәне очраткан булса. Фазылнын язмышы, бәлки, бөтенләй башка юлдан китәсе иле» Юк шул. Фазылнын бу хыялына ла тормышка ашарга язмаган икән Инде кавыштык, бүтән аерылмабыз дип вәгъдәләр бирешер минутлар килеп җиткәч кенә. Актанышка әтисен эзләп. Фазылга уены-чыны белән «кияү» дип эндәшергә күнеккән мастер Әмир Әшрәповнын кызы Язилә килеп төшә Ул көтмәгәндә- уйламаганда Фазыл белән Әлфинә утырган машинанын кабинасына килеп керә һәм Фазылнын муенына килеп сарыла. Фазыл аны-моны абайлап өлгергәнче Әлфинә, кабинадан чыгып, туганнан туган абыйсы, райком секретареның ярдәмчесе Галимжанов машинасына кереп утыра һәм алар кузгалып та китә
«Ул Әлфинә артыннан йөгерде—ак чалбарлары белән тездән бата-бата туфлиләре төшеп калганчы йөгерде, лутчы таптатыгыз мине, дигәндәй, юлларына аркылы төште.
Клеверлы утраудан ерагая барган машинанын ян тәрәзә өлгесеннән агылып чыккан бүләк яулык, жил кулында калды. Конче җил. Фазылнын жинелүенә тантана итеп, ул яулыкны түмгәктән-түмгәккә бәрде, балчыкка сылады, егет кулына истәлек булып әйләнеп кайта күрмәсен тагын, дигәндәй. Әлфинәне алып киткән машина эзендәге суга китереп каплады»
Яэиләнсн: «Кигәсс кешелек беренче көнне үк кигеи баруы әйбәтрәк Сонрак китсә, аерылышуы тагын да газаплырак булыр иде Мәктәп баласынын холкы кырыкка төрләнер әле Авылдан киткәч, синен кебек романтик егетләр күп очрар әле ана Менә мин әтием исән килеш ятим калдым Сөйгән кызларны алыштырып була, әти бер генә»,—дигән сүзләре Фазылнын романтик мәхәббәт тарихына мәхәббәт маҗараларына нокта куйгандай яңгырый.
Мәхәббәттә укышка ирешмәсә. бәлки Фазыл хезмәттә уныш казангандыр-’ Ни әйтсән лә, утыз ел буена бер оешмада эшлән. Татарстанны аркылыга-буйгл йөреп йөзләгән авылга артезиан чишмәләре казып биргән бораулау мастеры бит Намуслы хезмәт итүе белән бергә. Фазыл әдәпле, тәрбияле, акыллы егет тә Лоньянын ачысын төчесен дә байтак татыган. Ул тиешле эшен җиренә жигкереп тә башкарган
җитәкчеләргә сырпаланып та йөрмәгән
«Фазылга бүген илле яшь Анын туган көнен моннан бер атна элек үк контор ашханәсендә билгеләп үттеләр Эшчеләрнең туган көннәрен зурлап үткәрә торган оешмаларда бар микәнни, дип. базар чорынын күпчелек эшсезләре көнләшеп тә куяр эле Көнләшерлек берние юк Фязы нш вакытын н ш ал р пенсиягә озатты юр Утыз ел буе пәһлеван эшендә эшләп, эшләгән җирендә яшәп гомер кичергән иргә яшьтәш һәм сабакташ кызларыннан да алларак пенсия кенәгәсе тоттырды ыр Мактау сүзләре әйтелеп, икс метрга оч метрлы келәм тапшырылганда. табыша аш та суынып өлгермәгән иде әле
Фазылнын пенсия келәме социалистик ярышнын җиңүчесенә мәңгегә бирелгән
күчмә Кызыл Байрак кебек почмакта тора—торелгән килеш -
Ә ком сәгате исә саф чишмә суы чып минут тарын гына түгел. Фазыл
ыл кебек эш
кешссснен мәхабСзәт мизгелләрен лә. хезмәт е 1 тарын да сана., торыр әчеп куела
таман Мәхәббәттә кайчагында ком сәгатен әйләндереп куеп, анадан башлат
мөмкин Ё
Фа
Гтипә'лвп"ул”анын яшәү урыны булачак Юлла очраган машинага татып, кая тели, шушю туктап яшәячәк, чонки анын авылда ое. шәһәрдә фатиры юк. ягъни. Фазыл
ыман Мәхәббәттә кайча ................ ла ком сәгате .............«әттлерет, куеп чн.и.ш ........... ......... .
яомкитт булса да ашта аны бүтәнчәрәк тә әйләндереп куярга момкнинәр Мәсәлән. Рзтил эчен аны ун елга иртәрәк әйләндерәләр- пенсиягә озаталар ‘ Пенсиягә киткәндә келәм ........................................................................ Фазылга арзан бәягә иске яше I вагон ы
япык тагарак янында калп.
„Юм сөгагс» пчхэры Фазыл тормышын тасвирлап кына бирми, уз прозадагы * ° с' ‘ ..... ЯС.ЫМШ1Ы IыкI .ш когы IV ютын күрсәтергә лә теш кебек Әсәрде тенденциозлыктан, ясалма» • " г
гомум кабул ителгән рәвештә унаи образны үчтекиләп үстерү дә. тискәре дигәнен эт итеп тиргәп, сатып таптау яки ясалма рәвештә тудырылган конфликт та юк Хәер, анда тискәре образлар юк дип тә әйтерлек, чөнки персонажларның һәммәсе жәмгыятькә фаидаты. намуслы хезмәт белән мәшгуль Фәрит-кыска вакытка күренеп атган бер гайбәтче сыман гына тоела. Фазылны илле яшьтән пенсиягә озаткан начальник Наил Кадыйрович та тискәре образ булудан бигрәк, сәвит чорының типик, постыннан файдалана белүче уртакул түрәсе буларак гәүдатәнә
«Ком сәгате» персонажларының холык-характеры. психологиясе дә гомуми бер юнәлештә типик итеп сурәтләнә: әйтик алар Толстой әсәрләрендәге кебек үзләренә кырыс татәпләр куеп, жәмгыятьтә үз урыннарын эзләү белән мәшгуль түгел, монда Горькии әсәрләрендәге кебек геройларның эш-гамәлләре. үз-үзләрен тотышлары типологик планда тасвирлана
Хезмәт, күмәк хезмәт, эш һәм бәхет эзләп читкә китү кебек темаларнын тагар әдәбиятында ким дигәндә бер гасырлык тарихы бар Мәжит Гафуринын «Шагыйрьнең алтын приискасынла». Шәриф Камалның «Тан атканда» әсәрләрен генә искә төшерик Ком сәгате» турында сөйләгәндә, аны Мәжит Гафуринын «Шагыйрьнен алтын приискасынла» исемле автобиографик повесте (1929) белән чагыштыру бер караганда урынсыз да кебек. Чөнки, беренчедән, вакыт ягыннан зур аерма, ә ин мөһиме —вакыйгалар бер-берсенә капма-каршы булган— капиталистик һәм социалистик жәмгыятьтә бара. Ә шулай да кайбер уртаклыклар бар кебек.
.30 ел «Ак чишмә»дә бораулау мастеры булып эшләгән Фазылны. 80-120 килолы торбаларны җилтерәтеп өстерәп йөртүенә карамастан. 50 яшеннән үк пенсиягә озаталар Наил Кадыйрович аны мыскыл иткән кебек гаражда эшләргә куша
40 ел шахталарда эшләп тәмам имгәнеп беткән Сәлим картны хуҗалары шулай ук куып чыгаралар. Ачтан үлмәс өчен ул байларга каравылчы булып яллана, эт тә кереп ояламаслык казармада гомерен черетә.
«Ком сәгате»ндә:
-Мин синең приказын белән риза түгел.—дип әйтеп өлгерде Фазыл, начальник белән кул бирешеп күрешеп өлгергән арада.
—Сина хәтлск тә күпме кешене шулай озаттык инде. Пенсиягә чыгунын бездәге тәртибе бер генә.
—Илле тулгач артка тибүме? Кичә яраган—бүген ярамый Бер көн эчендә нишләгән? Илле генә яшь бит әле миңа. Кешеләр әнә алтмыштан китә.
—Иптәшләреңнең алтмыш ел яшисен син инде илледә үк яшәп бетергәнсең, димәк Түшәккә менеп ят та бәхетле картлыгыңны каршыла!»
Әйе. М Гафури әсәрендәге «байлар» сүзен «түрәләр» сүзенә алмаштырып, диалогны «Ком сәгате»нә кертсәм, яисә киресенчә алыштырсам, укучы аерманы сизми калырга да момкин.
«Ком сәгатс»нлә:
«Ә мин гомер буе эшләгән оешмадан искереп беткән вагонымны гына сорыйм Нигезем дә. авылым да. илем дә шул яшел вагон минем. Тагып алып китәм мин аны Үячт беләсем бит. кеше арасында эшләп тә. яшәп тә күнекмәгән Вагонымны бирсәгез, бүген—Савинла. иртәгә—Шәледә Аннан кусалар. КамАЗ юлы буйлап китәрмен Элек казылган чишмәләремнең берсе янында туктап, янадан яшәп карарга кирәк»
Ботар автор тарафыннан уйлап чыгарылган сүзләр түгел, алар реаль тормыштан алып язылган. Ләкин кайсы, кайчангы тормыштан сон? 70 ел буе дан. мәдхия җырланган сәвит иленнән алынган ул Якты киләчәк—коммунизм төзү—хыялы белән алданган социализм эшчесенең җәмгыятьтәге роле, урыны күрсәтелә монда
Дөрес. Ш Камалның «Акчарлаклар» повестеның дәвамы буларак язылган «Тан атканда» (1927) исемле романында бәхет эзләп йөргән геройларның социалистик революция шартларында көрәшләрдә чыныгып, бәхет табу юлына аяк басулары тасвирлана. 15 яшьлек Мохтарда эшчеләр сафына килеп кушыла, революционер булып житешә Анын бу илеяләре «Матур туганда» романында дәвам итә. Ягъни бу әсәрләрдә автор анык максат куйган: революциянең һәм социолизмнын жинүен.
анын казанышларын тасвирлау, шул илеягә туры килә торган образларны күрсәтү “Ком сәгате»ндәге хезмәт темасы һәм хезмәт кешесенен тормышын Г. Ахуновнын «Хәзинә» яки Ш Бикчуриннын «Каты токым* романнары белән чагыштырып карау ла кызыклы нәтижатәр бирер иде
Романда мәхәббәг тә бик үзенчәлекле итеп тасвирлана. Уены-чыны белән бергә хәтта: автор традицион мәхәббәт «зынҗырларын» өзеп, демократик мәхәббәткә нигез салган дип әйтергә була. Ләкин моны бер чиктән икенчесенә ташланган донжуанлык яки ирекле мәхәббәт дип аңламаска кирәк
Фазыл чын йорәктән, ялкынланып соя беләме? Әлбәттә Әмма хикмәт шунда, ул югалган мәхәббәтгән фажига ясамый. Шул ук вакытта, прозада ныклап урнашкан традициягә ияреп, кызны, үзен йә булмаса арага керүчене гаепләп, калган гомерен шул тормышка ашмаган сөю газабында уфылдап, аларны гаепләп, аларнын (һәм үзенең дә) күнел дөньясында казынып үткәрми Бу яктан Фазыл—оптимист: Хәмдияне югалткач, ул Әлфинәне очрата, анысыннан да колак каккач. Язилә ана үзе килеп сарыла. Фазыл үз йөрәгендәге мәхәббәт ярасын. Такгашча әйткәндә, янаргырга сәләтле.
Әсәр сюжет, композицион яктан үзенчәлекле һәм җыйнак итеп төзелгән. Анда хикәяләү хронологик тәртиптә түгел, авторның фәлсәфи мөнәсәбәте буенча бара Бу—«нәрсә булыр икән?» дип көтүгә караганда, әсәрне аңлап укуга игътибарны юнәлдерә Һәм шул ук вакытта кызыксынып укуны да киметми
Автормын роман кебек җитди эпик әсәр ижат итүгә зур хәзерлек белән килүе сизелә. Чөнки ул моңа кадәр байтак санда повесть һәм хикәяләре белән укучы күңеленә үз юлын салып, анын ышанычын казанырга өлгергән иде инде
Әсәр җиңел укыла, тасвирлауларында авторның юмор остасы булуы сизелеп тора. Бу җәһәттән роман бераз М. Мәһдиев әсәрләрен дә хәтерләтә Ул халыкчан жднлы, персонажларның индувидуаль стиленә туры килердәй тел белән язылган Дөрес, кайбер жөмләләре беренче карашка анлаешсыз. сәеррәк булып тоелган иде. Фазылның: «Коңгырт күзле кызлар да. сөбханалла, теленнс пешерерлек сөйкемле икән»,—дигән сүзләрен укыгач, кем инде шундый «шаккатризм- белән яза дип. канәгатьсезлек белдерергә җыенган идем Ләкин шуңа охшашрак җөмләне Ромен Ролланнын «Кола Брюньон* романыннан да таптым «Женшину и арбуз узнаешь на вкус»,— дигән анда герой. Алай икән, мин әйтәм. юкәлә икән чикләвек «Кешеләр турында язганда анын характерындагы тотрыклы сыйфатларны
сүзләр белән язарга. Укыганда китап юлларыннан, сүзләрдән кешенең гере йөзен күрерлек, һәм ул бәхәссез кабул ителерлек булсын Укучы укыганы гурында нәкъ шулай, башкача була алмый дип укырга тиеш».-дип язган М Горький
табарга, аның гамәлләрендә тирән мәгънәне аңларга һәм бу турыда төгәл, ачык
- ................. ... __ —........ , п ^ I-1 I ■■■111*11 11'П1* 111111*11
тормышмын, вакыйгаларның, язмышларның, кич< алмаш-тилмәш чиратлашып торуына ишарәли ке( ах-вах киләсе юк. алмашка икенчесе киләчәк Та мәңгелек яшәеш фатсәфәсенә аваздаш
>ергә, «ком сәгате» иш<>•<;«. -г*омнлн ишелгән», «комы коелган* ыйбарәләрнен дә чагылып узуы Фазыл кебекләрнең кадерен дә Комы коелып, комы ишелеп, юкка чыгача!ын искәртә
сыман.
1к ятмас, ул һәрдаим хәрәкәттә б\лыр дип тәмамлыйсы
Гомумән. «Ком сәгате» килә сүзне.