Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧ КӨНЛЕК КӨТҮЧЕ

Мин ул өч көнлек көтүче.
Әни вафатыннан сон авылда берьялгызы калган әтием, кемнәндер кесә телефоны алып, Казанга шылтырата: «Улым,
тиз кайт, жятди эш чыкты». Тавышында ниндидер калтыранган сагыш тоеп, тәмам шомга калдым, тиз генә жыендым да картаеп барган «Жигули» белән юлга чыктым Биш-алты сәгатьлек юлны үткәч, ниһаять, кич көтүләр кайтыр вакытларда авылыбыз күренде. Олы юл аша сарык көтүе чыгып бара иде. мин туктап, көтүне уздырып җибәрдем. Кәҗәләр, командирлар кебек, алдан атлыйлар. Бәрәннәр кычкыра, сарыклар бәэлдәп ала, имеш, калмагыз, адашырсыз, әниегез кая да китмәгән—монда. Киң кырлы эшләпә кигән хатын-кыз көтүчене күреп, исәнләштем һәм хәтта бераз аптырабырак калдым. Гадәттә, безнең авылда хатын-кызлар көтү көтмиләр иде.
Ләкин мин өйдә үземне ниләр көткәнен белми идем әле. Туган йортымның капка каршына туктагач, сигнал бирсәм дә. ни гаҗәп, моңа кадәр булган хәл түгел, әти капканы ачмады Ахыр, тәрәзәдә әтинен кул изәвен шәйләп алдым, үзен ач дип кычкырды бугай. Капканы ачып, машинаны кертеп куйдым да өйгә ашыктым, бусаганы атлап керүгә үк:
—Ни булды, әти, нигә болай?!.
Шулай дидем дә. ишектән үтәр-үтмәс туктап калдым. Әти култык таягына таянган, сынар аягында басып тора, янында песие. Хәер, өйдә әти белән песилән башка жан иясе калмаган иде инде, гәрчә әтием белән мәрхүм әнием ту пырдап торган жиде бала үстергән булсалар да.
Хәзер авыл балалары балигъ булгач та туган авылларын ташлап, очар кошлар кебек, калаларга таба кузгала, һич зарланасы түгел, мин үзем дә шуларнын берсе ич. Сугыш елларыннан башлап, шактый гомеремне Магнитогорск катасында уздырдым, хезмәт иткән Владивостоктан алып, эссе һаваты Тажикстанда шактый еллар яшәргә туры килде. Миннән башка исән бататарынын үз мәшәкатьләре баштан ашкан Шуна күрә, ул-бу булдымы, әти «эшсез* ята дип уйлаган улына, ягъни миңа шылтырата. Мин—карусыз җан. дәшүгә туган авылыма кайтам, әтинен хәлен белеп, утын әзерләп, ике- оч көн туган авылымда шифалы чишмә суын эчеп, ял итеп киләм. Житмәсә. әти умарта тота. Литрлы банкага бал салып җибәрә, кайткан саен әче балыннан да авыз иттерә. Гаҗәп, ул әче бал, ни хикмәттер, аяк өстендә йоклата башлый.
соныннан тәмам сабыйга сабышып уянасын, балачактан ук таныш булган түшәм ярыкларына карап ятасын. Тыныч, рәхәт—әти-әнине һичкем алыштыра алмаган кебек, туган ой һавасын да сулап туеп булмый икән.
—Тәмам аяксыз калдым бит әле, улым. Ә иртәгә көтү көтәргә чират жизте.—диде әти миңа түргә узарга ишарә ясап.
—Нинди чират, көтүне чиратлап көтәсезмени?
—Сарык көтүен чиратлап көтәбез, улым Һәр гаилә өч көн көтә. Аллага шөкер, кайтып җигген. Юкса кешедән яхшы түгел. Жомга намазына да бара алмадым менә...
—Һы. мин иртәгә көтү көтәргә тиеш буламмы11
—Чыгарга гуры килер, улым. Мин сина кием-салым да әзерләп куйдым инде
Әтигә һаман ышанып җитмим, анын шулай шаярта торган гадәте бар иде. юри сорарга булдым.
—Чыбыркы да ишеп куйдыкмы?
—Сарык-кәжә көтүенә чыбыркы кирәкми, улым. Сыер көтүенә, хак. чыбыркының кирәге чыгып куя
—Нигә, кәҗә-сарык шулай өйрәтелгәнмени?
—Өйрәтелмәгән, сарык кәҗәгә иярә. Кәжә маты. улым, кеше телен анласа кирәк, тик сөйләшә генә белми. Кеше акылы бар ул малкайда.
—Сон алай булгач, нигә аларга көтүче? Сарыкларны кәжатәргә генә ияртеп җибәрәсе дә...
—Коләсен,—диде әти. култык таягын кузгатып алды —Сенер тартылды менә. Атлый да алмыйм. Рәхмәт күрше ккленгә. сыерымны сава, сарыкларны көтүгә чыгарып жибәрә.
—Йә, ярый, ачуланма әтием Чын булса, җаен табарбыз. Өч көнгә, кер өнгә, диләрме әле. Берүзеңә авырдыр шул. Сыер асрыйсын, сарык-кәжә. дигәндәй. Бер оя каз үстерәсең. Калага күчү турында ишетәсең дә килми.
Мин әтигә бу тамаша мал-туар белән берүзен интекмә, калага күч дип ничәмә-ничә гапкыр әйткәнем бар. ләкин ул һәрчак каршы торды, әле дә минем сонгы сүзләремне колак очыннан уздырды бугай
—Каз итен үзендә яратасын, ел саен бер түшкә каз атып китәсең Рәхмәт әйт. үрдәкләр асрамыйм. Менә алар тәмам гуҗлар инде. Казны аны елгага куып төшерәсең дә. ашарга үзләре кайталар Хәер, әнә алар каңгылдыйлар түгелме! Бар әле, улым, капканы ач үзләренә. Аннары чинлектән улакка яргы чиләк солы чыгарып сал Ашый торсыннар, ул арада без дә чәйләп алырбыз. Хәзер рәхәт, теге син алып кайткан Тефал дигәнне эләктерәм дә. кайнап чыгуга үзе сүнә.
Мин машинаны бер читкәрәк алдым да. капканы ачып, казларны керттем, ә алар миңа һични игътибар итми, каңгылдый-каңгылдый улакка таба йөгерделәр. Мин чинлектәге чиләк белән чоланнан солы сосып алдым да улакка илтеп салдым. Әти ачык тәрәзәдән кычкырды
— Икенче улакка мичкәдән бер-ике чиләк су сал үзләренә
Кулларым юып. өйгә кергәч, әти өстәл хәстәрләргә кушты. Аллага шөкер, суыткычта барысы да бар икән. Үзем белгәнчә, каймагын, маен, каклаган каз итен табып алдым, хәтта иснәп карадым. Каклаган казның исен борыным сизүгә, тәмам авызыма сулар килде.
—Бал-балын да бармы, әти?
—Умартасы булгач, анысы бар да бар инде анын Тик чәйгә чоландагы савыттан яшь балны азып кер Кәрәзле баз ярата илен бит. анысы да шунда Ике кон элек кенә умарталарны карадым. Ёз матур килде, кортларым ару гына бал җыйдылар. Быел. Алланып рәхмәте, баз төште, көннәр дә әйбәт булды Яңгырлар да вакытында яуды, чәч кәсе-печәне дә бер булмагандай җигеште Ул яктан барысы да әйбәт Тик менә
—Әни генә юкмы, әти...
Әти йөзен тәрәзәгә борды, күз яшен күрсәтергә оялды бугай.
-Ялгыз калу—ятим калу икән ул. улым. Әниенә бер ун ел торыйк дип тә карадым Әллә нигә ашыкты. Мин тилене—анда очрашырбыз әле. картым, дип юатты. Кырында ятып торганда китеп барды бит. һични кыла алмадым..
Бу юлы әти тәрәзәгә карап, әнине күреп киңәшкәндәй, бермәл дәшми торды. Аннары күз яшен сөлге очына сөртеп алды да:
—Йә. әйдә. угыр. чәйләп алыйк. Мине тынласан. картлар шулай эарланучан булалар инде. Аннары көтү кайта башлар. Магларны каршыларга чыгарсын. Авыл шулай бит ул. улым, малы-туары бар, кош-корты дигәндәй, барысы да кирәк. Мал тота безне хәзер авылда, мал.
Әти белән тәмләп бал-балын әчеп куйдык. Никадәр шифа бу балда. Кинәт кенә мина бик тә. бик тә рәхәт булып китте, буыннарга әглә ниткән дәрт- дәрман йөгерде, тел чишелде. Әтидән сораша башладым. Имеш, күршеләр ярдәм итәләрме?
— Итәләр, улым, итәләр, бигрәк тә күрше киленнән уңдым. Күрше Камалетдин өч малай үстерде Бер улы хезмәт иткән җирендә марҗага өйләнгән дә әтисе вафатын белдергәч, җирләргә дә кайтмады. Икенче улы Сәләхетдин хәрби хезмәттә гомерен уздыра. Өченче улы Минфатыйх хезмәттән кайткач беркая да китмәде, авылда калды. Авылга бер оста ул. Алтын куллы. Апасы Башкортстаннын Күгәрчен каласындагы бер егеткә кияүгә чыкты. Ни гаҗәп. Минфатыйх атасы исән чакта да буйдак булып йөрде, атасы вафатыннан сон да өйләнмәде. Минем кебек берүзе көн күрде— малын-туарын карый, йорт-каралтысын ипле тота. Былтырларны моны апасы Күгәрчен каласына чакырып алды. Йорт-малын карарга мина калдырды. Күрше хакы. Тәнре хакы дип. каршы килмәдем. Бу шуннан кәләш алып кайтты бит Кәләше унган. тырыш, жөмми кара күзле, җитмәсә минем кебекләргә йомшак итеп, -күрше бабакай» дип дәшә. Өйләнмим, күрше абзый, синен кебек ялгыз яшим, дип йөргән иде. әнәтерәк ничек булды. Күнеленә ошаганы туры килде дә. өч көн дигәндә башкорт ягыннан алды да кайтты кәләшне. Унлы, унды хатыннан күрше. Асыл-сабыр ирләргә Ходай иясенә карап тиясен табармын, дигән бит. бирде үзенә, күз алмалы түгел киленнән. Ә бит шайтан суы белән шаяра башлаган иде инде. Минфатыйх күршене әйтәм. Өйләнүе булды, авызына да капмый. Менә нишләтә, улым, ипле хатын ирне. Минфатыйх үзе комбайнда эшли, басуга ук илтә бит ашарга ир-канатына, басуга! Юкса анда да ашаталар үзләрен. Барыбер илтә. Барысына да өлгерә, көтүгә чыккан көннәрдә мин тилегә дә ризык-нигъмәт төреп җибәрә. Унды. унды хатыннан күрше. Үзе дә тәмам кинәнеп яши. Мин Гөлгенәмне сөеп туя алмыйм, күрше абзыкай, диде беркөнне. .
Ашап-эчеп кенә кузгалган идек, урамда сарыклар бәэлдәгәне ишетелде, мин әтинен киез эшләпәсен кидем дә. малларны каршыларга чыктым. Ике кылтый кәжә. дүрт сарык бәрән ияртеп ишегалдына кереп тулдылар. Зур трактор балонын урталай ярып, улак итеп ясаган савытка коедан алып су салдым да. кинәнеп, бәрәннәрнең су эчкәнен карап тора башладым. Авыл халкы аптырамый, бар техниканы да эшкә җигә. Балачактан ук мал-туар карап үскәнгәме, сагындырган кәжә бәтиләрен, сарык бәрәннәрен тотып- сыйпап алам, колакларына нидер әйтәсе килә. Балачагымда маллар көтүдән кайтканда, ишегалдына песи чыгар, минем яраткан этем Актырнак аяк астында бөтерелер иде. Һәй. ул балачаклар...
Сарык-кәжәләр эчеп туйгач, утарга ярты чиләк чөгендер турап салдым һәм малкайлар, бәрәннәрен ияртеп, кумый-чакырмый утарга кереп тулдылар. Мин капкадан кереп килгән сыерны күреп, ана каршы киттем. Әтинен эшләпәсеннән булгангамы, сыер мөгери-мөгери үз абзарына ашыкты, әти
ана турап куйган яфраклы чөгендер кертеп салырга кушты. Моны да кылдым Эш бетте бугай. Өйгә юнәлдем, һәй. сыерга су салырга онытканмын икән, тәпәннән ана ике чиләк су илтеп куйдым Сыер татлы тамырны ашавын белде, хәтта күздә төшермәде. Кулымны юдым да. шунда ук эленеп торган тастымалга сөртеп, әти янына кердем.
—Сыерын кем сауа инде9 Әти бер дә исе китмәгәндәй:
—Әйттем бит. анысы өчен кайгырма, күрше килене барысын да эшләр Син чишен дә түр якка кереп ят. юлдан арыгансыңдыр. Иртәгә мин сине тан белән уятырмын. Көтү көтәргә чыгасын.
Чыкмыйм димәдем, бары тик үзалдыма елмайдым гына, аннары көтү көтәргә чыгу үземә дә кызык булып китте. Балачакта да чыбыркы ишеп, мылтыктан аткандай шартлатып йөри торган идем. Хак. ул вакытта көтү көтәргә туры килмәде, ә менә хәзер чыкмый да булмастыр Чыгам, атбәггә Тик менәәтинен чыбыркысы бармы икән. Булырга тиеш, мал-туар асраган авыл кешесе чыбыркысыз калмас. Алай да әтидән сорарга булдым —Кием-салымны синекен киярмен. Чыбыркын бармы сон. әти?
—Сарык көтүенә чыбыркы кирәкми, дидем ич. Сыерларны бездә көтүче көтә, ә менә сарык-кәжәгә игътибар бетте. Халык чиратлап көтәргә мәҗбүр Таяк алырсын. Кәжәләр ияртеп иори сарыкларны. Кәжә дигән малга таякны күтәреп орыштыңмы—анлый. Хәйрани мал ул...
—Тәмам әүлиягә әверелгәннәр икән безнен авыл кәжәләре —Кем әйтә кәжә малын әүлия дип! Мал түгел ул. иблис. Ләкин әнә шул иблиснен сөте кешене ике гомер яшәтә дигән булалар. Теләсән савыт бирәм. савып алып кер. Саудыралар алар, әйтәм бит. кеше акылы бар ул малда. Ләкин башта йә шикәр, йә конфет, йә ипи кисәге каптыр үзенә Тәмле тамак хайван ул. Мин малкайларны якын итүемнән генә шулай әйтүем, улым Мал бетсә, авылда кеше дә калмаячак. Авылда мал-туар бетсәме, улым, бал яксан да тормаячак кеше монда. Атан әйтте диярсен
Авылнын киләчәге турында бик озак сөйләшеп яттык. «Өметле түгел безнең авылнын киләчәге, улым. Дәүләт ташлады безне, дәүләт йөз чөерде авыл халкыннан. Хәрбиләр кадерле хәзер ил түрәләренә, хәрбиләр өчен аһ- ух киләләр. Илнен кодрәтен сакларга тырышалар Картлык килде илгә, картлык. Картлык белән үлемнән дәва юк. диләр бит Аннары егетләрне армиягә алгангамы, авылдагы яп-яшь кызлар калага китә. Авылдан калага киткән яшь кызларнын берише, шома егетләр кулына эләгеп, фаҗигагә дә тардылар. Булгалады, улым, андый хәлләрдә. Әйе. авыл егетләрен хәрбилектә дә рәнҗетәләр ди әнә. күрсәтеп-язып торалар Хәер, үзен дә хезмәт иткән кеше, тик сезнең заманда андый хәлләр булмый иде кебек. Халык усалланды хәзер, түрәләреннән алып гади эшчесенә кадәр Ил картайды, җыйган халыкны колачында тота алмый башлады Борынгылар, татары-урысы дигәндәй, гаилә ишәя башлагач, тәүге улларын башлы-күзле итеп, башка чыгара торганнар иде. Рус иягә дә мөстәкыйльлеккә йөз тоткан халыкларны башка чыгарасы иде дә. СССР таркалгач, ниндидер курку килде кабашларына, курку, улым, курку. Дәүләт үз халкыннан курка башладымы—яман инде ул. яман. Барысын да үз авызына каратып тота. Ә шык анына килә башлады, һәр халык телен, динен, гореф-гадәтен сакларга тели'—дип зарланды күпне күргән әти. Әтинен мәгънәле зары белән килешәм, хәтта усалрак итеп өстисем килә, ләкин инде мине тәмам йокы басты, әллә инде бал-балы тәэсир итте—йокыга киткәнемне сизми дә калганмын Җитмәсә, кәҗәкәй төшемә керде Әлбәттә инде, хатын-кыз сурәтендә Кылтыйлап сәхнәдә җырлый бу Сәхнә авылныкы Шәп җырлый Халык кул чаба Ачарга ияреп мин дә кул чаба башладым, хатта афәрин дип кычкырдым бугай.
Әти уятты, әллә төш күреп ятасын инде. диде.
—Үтә сәер төш күрдем.—дип кенә котылдым.
Нинди кала кешесе иртән тан белән ашый инде, китәр алдыннан күрше килене сауган чиләктән берничә йотым сөт эчтем дә, әтинен кыскарыбрак калган пиджак-1чалбарын киеп, янгыр-фәлән яуса дип каешланып беткән плашын култык астыма кыстырдым да. сарык-кәжә көтүенә киттем. Ашап- эчәргә алу турында уйлау да юк. Әти дә әллә белеп, әллә белмичә бер сүз әйтмәде. Сарык-кәжә авылның югары очына жыела икән, шунда барып туктадым. Малларын куып китергән хатыннар мине танымадылар, үзара сөйләшәләр: «Мөгаллим абзый көтүгә чыкмый буламы, аягының сеңере тартылган дигәннәр иде, барыбер килгән әнә. Хатын кирәк Мөгаллим абзыйга, хатын.»—диде берсе Әтине мактап атучылар да булды. «Сыерын кем сауа икән сон?»—дигән булды икенчесе.
—Минфатыйх Гөлгенәсе сауа.—диде мин белгәннән бирле үтә жор телле Мәрхәбә — Минфатыйх үзгәрде, матакаем, тәмәке тартуын да ташлаган. Ә бит Песнәк Сафура артыннан йөргән иде. Чыкмаган булды үзенә, имеш, сазап килә, җитмәсә, сатгалый да, аннары урыс тәмәкесе исе килә, дигән булды Ир-ат иссез буламы, һәр ирнен үз исе була, беләсен килсә. Минфатыйх жүләр булмаган икән шул, башкорт ягыннан атды да кайтты кәләшне. Әйттем мин Сафурага, әйттем, Минфатыйх кәләш табар, ә син утырып катырсын ате. дидем. Калды да әнә бәхетен учлап.
— Ишен табар, тавыгы булгач, илдә әтәч бетмәгән,—диде усал телле авылдашларымның берсе.
Мин эшләпәне тагын да бастырыбрак кидем һәм җыелган сарык-кәжәләргә тамак төбем белән:
—Кузгалдык, малкайларым!—дип кычкырып, таягым күтәрдем, инде китә башлаган хатыннар барысы да мина әйләнеп карадылар.
—Бәрәкалла. Мөгаллим абзый түгел бит бу, тавышы көр чыкты,—дип. бермәлгә туктап калганнар иде, кул селтәп китеп бардылар. Мин исәсарык- кәжәләремне чишмә буена таба куып алып киттем. Хәер, бер дә куасы түгел икән, малкайлар үзләре җилдерәләр чишмәле тугайга.
Көтүне көтү жинел дигән кеше үзе көтеп карасын, аркасына чыбыркы асып, йә минем кебек таяк тотып. Эссе көндә, җитмәсә, гөнаһ шомлыгына каршы, су алырга онытканмын. Сарык дигәне өере белән йөрсә дә, кәҗә дигәне тик тормый. Хак, таяк күтәргәч, туктый, кире борыла, ләкин тынгысыз, ана тау кыегындагы сирәк-мирәк тәмле чәчкәләр кирәк, шул тирәләрдә урала кәҗәләр. Тыныч, рәхәт, җырлап та алдым.
Беренче көнем яман иде дисәм, зарлану булыр, ләкин чишмәгә утлауга төшкәнче шул хәтле эчәсем килде ки. әтинен каешланып беткән плащ якасын суырырга риза идем. Ниһаять, кәҗәләр тукландылар, чишмә чыккан утлауга таба кузгалдылар. Кәҗәләр алдан, алар артыннан сарыклар, сарыклар артыннан мин чишмәгә ашыгам. Чишмә булгач—чишмә инде, суы сафтыр, салкындыр, кипкән иреннәр шул суны сорый. Ләкин кече мал-туар дип аталган кәжә- сарык утлавы мин килгәнче чишмәне тәмам бутап бетерде. Һич куып җибәрмәде түгел. Күтәргән таякны да күрмиләр, соңыннан сабырландым тагын, чишмәдә су бетәсеме, мина да чират җитәр әле дип. чирәмгә барып утырдым. Чыннан да. маллар бик тиз эчеп туйдылар да юан өянке күләгәсенә барып сарылдылар Мин дә чишмә янына килдем, кули учлап алып, рәхәтләнеп су эчтем дә тәмам һушланып, өянке астындагы чирәмгә сузылып яттым.
Иә Ходаем, туган ягыннын суыннан да шифа-тәмле су бармы икән! Юктыр Хәер, ни татлы булса да, чәкчәк ашап туйгач та су эчәсен ич! Зәнгәр күккә багып ята-ята. хатирате-хыялый уйларга бирелеп, йокыга киткәнемне сизми дә калганмын.
Күңелем белән тоям, кемлер минем йөземә карап тора. Тоям, сизәм. ләкин күзем ача алмыйм. Гүзәл кыз. имеш. Шул чиккә житеп чибәр ки. тан калып ятам. Нидер әйтәсем килә, тавышым чыкмый. Ниһаять, уянып китсәм, мина кәжә карап тора. Уятырга кыймый торганмы, бер Ходай белә. Сикереп тордым Сарык көтүем китеп бара, ә мине уятырга килгән кәжә янында ишләре җыелган, көтүчегә хөрмәтләре зур. ансыз кузгалмыйлар имеш, һәм шулай да түгелме сон! Шаклар катмады Таягым күтәрүем буллы. кәжәләр дә кузгалдылар. Мин алар артыннан киттем. Беркая да качмыйлар, әйтерсен лә үзләрендә кеше акылы бар Ләкин ашказанымны чишмә суы югангамы минем бик тә ашыйсым килә башлады. Тау кырына життек. сарыклар белән кәжәләр утлый башладылар. Ә минем эчемдә бүреләр улый Тирә-ягыма карыйм, аяк астыма күз төшереп алам, балачакта йонлы күкәй, кузгалак, җиләк, әллә ниткән әче какылар, көпшәләр таба торган идек. Кәжә-сарык кыркып ашап барган, күрәсен Ни кылмак кирәк, түзәргә булдым һәм түздем бит. Исән-имин көтүемне авылга алып кайттым. Өйгә кайтып кергәч, әти аксый-туксый булса да итле аш пешергән икән. Рәхмәт әйтеп, бер савыт ашны йотып кына куйдым. Әти янә сөт китерде
—Эч. күрше килен сауды. Рәхмәт киленгә, күрше бабакаен онытмый Унды. уңды хатыннан Минфатыйх. Үзе матур, үзе эшчән. Кулы-кулга йокмый. Синен көтү көтәргә киткәнен белде дә. ризык алдымы сон. дигән була. Житмәсә, мин дә ашарына бирергә онытканмын, үзе дә искәрмәле, дидем Шәһәр көязе булса да ир-заты ич. бер көн ашамаганнан үлмәс, дигән булдым
Әти һаман нидер сөйли, ә мин инде йоклап утырам икән Ләкин абайлыйм, әти мине һаман донья көтәргә өйрәтә. Чынлап та. жәиге озын көн буена көтү көтәргә чыгам, бер кабым ризык, бер йогым су алма, имеш Кала кешесенә генә хас сыйфат ич бу Калада адым саен су. ризык саталар ичмасам Бүген көн үтсә, иртәгәсен ишәк кайгыртсын Барып урынга яттым һәм йокы аралаш әтинен:
—Сарыкларны бүре дә алгалады. Безнен каенлыкта, сырт юл буенда менә ике ел инде бер бүре бала чыгара. Көчекләре үскән вакыт, сөт кирәк Жанвар ич. яман юлга чыга. Болай сонгы елларда тигәне юк-югын. юкин Ходай сакланганны саклармын дигән Ишетәсенме. күрше килен Минфатыйхка төшлек аш илткәндә сина туктап китәрмен дигән иде. Кара аны. ипле сөйләш Авылда хәзер тату яшәгән гаилә алтын бәһасе тора.—дип кисәтеп куйгандай иткән иде. Сонгысына ышанып җитмәдем.
Иртән тан белән әти уяткач, табын янында:
—Кәжәне дә бүре аламы?—дип сорадым
—Кәжә мөгезле хайван. Алар дәррәү килеп, мөгезләрен терәп, түгәрәкләнеп басалар Сарык, бичара, коты алынып, арлы-бирле чаба Шунда бүре аны эләктерә дә инде
Дөресен генә әйткәндә, күнелне кытыклап юрган күрше килененен ир канатына аш илткәндә мина сугылып китүенә ышанмадым, әтинен нәүбәттәге тәрбияләү хәйләсе дип кабул иттем. Шулай да өметсез шайтан ди әмма әтидән бу хакта кабат сорарга кыймадым Ә сорыйсы килә. Әйе. чынлап га мин туктаган утлауга күрше килене кагылып китәчәкме ’ күрәсе килә әти мактаган шул гүзәлне Килә, туганкайларым. Хәер, гүзәллеккә тан калу матурлыкка соклану һәр кешегә хас сыйфат ич Һәм хәтта бик күркәм сыйфат! Бигрәк гә ир- затлар өчен Ә мин үземне бер дә ким кешегә санамыйм, начармы яхшымы, ирләр санынш йөрим. Күз- карак, колак—чукрак, диләрме әле.
Сарык көтүен озатырга килгән хатыннар арасында минем сабакташларым да бар икән, кичә көтүгә чыгучы Мөгаллим абзыкайлары түгел, мин икәнне белгәч, житмәсә ашарга һәм эчәргә алмаганымны да белгәч
сабакташларымның берсе: «Һәй. үземә генә сызгырасын калган аны. бәлеш пешереп илткән булыр идем.* дип. шаярткан иде. Авылдашлар белән очрашу күнелле булды. Яшь чакларны, аулак өйләрне, кем-кемне беренче тапкыр үпкәнгә кадәр искә төшереп көлештек. Алар белән кинаяләп сөйләшү күнел түрендәге яшьлек елларымны тартып чыгарды, хисләнеп киттем хәтта.
Кем әйтмешли, бар иде яшь чаклар, саламнан тәртә каерып чикерткә жиккән...
Көтү көтүемнен икенче көне дәвам итә. Утлауга килүгә, кәжә-сарыкларга булган ипине, конфет-прәнникләрне ашатып бетердем. Бер кабым ризыгым калмады. Күрше киленен көтәм. Көтә торгач, шомлана башладым. Әллә сон әти мине янә төп башына утырттымы?.. Ул әйткән килен һаман күренми лә күренми ич. Шул чиккә житеп самими булырга ярыймы инде дип. үз- үземне орышып та куям. Утлау вакыты. Кояш кыздыра. Сарык-кәжәләр ябалдашларын кин итеп жәйгән өянке күләгәсендә күшәп яталар. Кая ул бүген йоклау. Бүре килеп чыкса дип таякны да кулдан төшермим Күрше килене килер дип әти янә шаяртты, ахыры Чынлап та беркем дә күренми Әмма шул вакыт, кинәт кенә, кояш чыккан кебек, авыл ягыннан минем утлауга таба килүче бер хатын-кыз күренде. Башта сабакташларымның берсе—самими яшь чакта беренче тапкыр үбешкән туташ дип торам, ләкин якыная башлагач, анын күрше килене икәнен абайладым да. ни кылырга белми арлы-бирле йөри башладым. Корт төште күнелгә. Ул шундаен матур итеп килә ки. мин анын дөнья чибәре икәнен ерактан ук сиздем. Вак-вак атлаулары, гади булса да тән-сынына ятып торган үтә килешле кызыл чияләр сибелгән зәңгәрсу күлмәге, аягындагы үтә жиңел туфли-сандалие. гомумән, килеш-кыяфәте генә түгел, гүзәл затларны хыялымда йөртеп тә. дистәләрчә китаплар укып кына түгел, рәссамнар ясаган матур хатын-кыз сурәтләре белән чагыштырып га. шушы алиһәдәге сылулыкны таба алмадым, алмам да шикелле тоелды. Ә мин шактый дөнья күргән кеше. Матурлык вә нәфислекнең ни икәнен беләм. хатын-кызлар өчен гүзәллекнең, байлык кына түгел. Ходай Тәгаләдән бирелгән хәзинә икәнен дә анлыйм. Кадерен белгән затка, һәр гүзәл кыз бала өчен бәһасез хәзинә һәм байлык икәнен дә чамалыйм, тик бит әти хаклы булган икән ич. бу фәрештә янында Минфатыйх кына түгел, әллә нинди көдрәтле затлар да баш ияр иде. Житмәсә. үзе килә, үзе елмая. Юк. гади генә елмаю түгел, кояштан нур алып елмая.
—Исәнмесез. Сәлихжан абый!
-Шөкер, күрше. Минфатыйхка ашарга илтәсезме?
—Сезгә дә китердем. Кичә Минфатыйх сарык чалган иде.
Мин ни әйтергә белми торам. Шунда гүзәл зат:
—Плащыгызны жәегез дә. ашап алырсыз,—диде.
Ул шундаен итеп житез кыланды ки. мин плащны жәюгә савыт-саба, кашык чыгарды. Аннары кат-кат термосны ачып, савытка аш салды, кәгазь салфетка чыгарып, ит кисәге куйды. Аннары ым кагып кына, минем кулымны юдырды, сөлге бирде Менә кайчан мин анын күзләренә карарга кыйдым. Ни дөнья күргән кеше булсам да. дистәләрчә укыган романнарда хатын- кызлар образын ихлас күңелдән нәфис вә гүзәл итеп күзалларга тырышсам да. мондаен мөлаем елмаюны, соклангыч сылулыкны күргәнем юк иде әле. Үзем сөлгегә кулым сөртәм. үземнең күзләрем анарда. Йотлыгып карап торам икән ич. кызыл утка туктаган машина кебек.
—Утырыгыз. Сәлихжан абый. Мин сезнең жырларыгызны...
— Гөлгенә сенлем. оҗмах кошым, зинһар сөйләмәгез ул хакта. Сезне әлегерәк күргән булсам, сезне күз алдымда тотып, дүртьюллык булса да шигырь язган булыр идем һәм үзем үк башкарыр да идем. Зур сәхнә җырчысы
булмасам да. сезгә багышлап, Гөлгенә сенлем—Сезгә! Гүзәллекне Ходай Сезгә мулдан биргән икән ич.
—Сез ашагыз, Сәлихжан абый, ашагыз. Минем әле Минфатыйх кырына барасым бар.
Уй-хискә бирелеп, нәфислекне күреп, күккә ашкан бахырыгыз кисәк жиргә төшге, гап-гади көтүче булып калды Заманында мин авылда бер җырчы идем Үсә-исәя төшкәч. Казанга барып сәхназәрдә дә җырлап йөрдем Яшьлектә ни булмас. Үзем ашыйм, үзем шул хакта уйлыйм. Кеше гомеренен һәр дәверендә үз гүзәллеге була. Ләкин ул чакта, яшьлек дуаматлыгы беләнме. ул аны күрми. Юк. күрә, бәһа бирә белми. Бәхетсез гаиләләр әнә шуннандыр, мөгаен. Ашы тәмле булды, үзе кискән токмач, бәрәнге. суган-борыч та үз чамасында булган ризыкны шул чиккә җитеп тәмләп ашадым ки. башым күтәреп карасам, аш китергән гүзәл затым бер кәжәм белән сөйләшә. Теге кәнтәе дә, кеше телен белгәндәй, сакалын селкетә, яшел күзләрен елтыратып, башын унга- сунга боргалый-боргалый Гөлгенәгә карый. Ә мин - Бу гүзәл затны кәҗә булып кәҗә күреп туя алмас булды. Минфатыйх белән мин җүләргә ни сан»—дип. хәтта үртәлеп алдым
Савыт-сабаларын чишмәдә юды да күктән ашкан алиһәм, тиз-тиз атлап, китеп тә барды. Соклануым чиктән ашса да. мин ана рәхмәт укудан ары бер сүз дә әйтә алмадым. Бары тик китеп барган йөреш кыяфәтенә соклануым тыя алмыйча, күздән язганчы, керфек какмый озатып һәм күнелем тулышудан гаҗизләнеп «Олы юлнын тузаны» җырын башлап җибәрүемне сизми дә калганмын. Күздән язган Гөлгенә мине ишеткәндерме, юкмы, мин ана җырладым, һәрхәлдә, зар-моңымны шул гүзәлгә багышладым—Ходай биргән нәфислегенә сокланудан моным-зарым вә сагышым, иорәк түреннән бәреп чыккан сүзләрем бары тик анын өчен иде.
Әти кисәк кенә йөреп китте Өченче көнгә мине көтүгә җибәрмәде Сине калаңда югалтканнардыр, эшен калмасын дип. тизрәк Казанга озатты. Китәр алдыннан мин бик озак күршем Минфатыйх капкаларына карап тордым. Менө-менә килеп чыгар кебек ул гүзәл заг. Чыкмады Күренмәде Ләкин күрше килене Гөлгенә минем йөрәгемә гелән утлы күмер булып кереп калды. Ана багышлап дүртьюллык булса да шигырь язасым килә, әмма язарга дип каләм-кәгазь алып утырсам да. шул сылуны күз алдыма китереп тәмам югалып калам, һәм каләмем ташлап, анын белән сөйләшә башлыйм Менә кайчан минем телем ачылды, авылдан китеп, калага кайткач кына түгел, каләм-кәгазь алып, өстәл янына утыргач Матур вә гүзәл бит безнен халык, бигрәк тә хатын-кызларыбыз: уңганнар, кунакчыллар, тырышлар, ярдәмчелләр һәм сокланып туймаслык сылулар Күрше Минфатыихнын яшь кәләшен күргәч, мин моңа янә бер тапкыр инандым Татар халкы ир-атларынын берсе буларак мин әнә шул яктан ла үтә бәхетле икәнмен ич! Тик әтинен мине куып җибәргәндәй Казанга озатуынын гына сәбәбен белә алмадым