Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕКТЕР СӘЙДӘШ МОҢНАРЫ


Мөхәммәт аганың сөйләгәннәре
Казанда «Динамо» дигән стадион бар. 60-70 нче елларда ул башкала яшьләренең ин яраткан бер урыны иде: төрлечә спорт ярышлары бара, барыннан да бигрәк иртәнге йөгерүләр Менә шул йөгерүчеләр арасында студентларның кумиры. якын дусты, сонрак Татарстанның Г Ибраһимов исемендәге тарих, тел һәм әдәбият институтын (ИЯЛИ) җитәкләгән галимебез Мөхәммәт Гайнуллинны сш күрәбез, анын көч-жегәренә ихластан соклана идек. Карап торышка сәер генә кеше, ләкин якыннан аралашып китсәк, бу шәхес—үзе бер дөнья! Әдәпле, зыялы, югары культуралы, бик нык мәгълүматлы, йөзеннән мөселманча якты бер нур бөркелеп тора Бәрхет тавышы белән теләсә нинди темага, әллә ничаклы сюжетларга кереп китә дә күнеленне яулый синен.
Шулай бервакыт без аның белән иртән очраштык һәм күркәм генә сөйләшеп китгек Радиодан Зөһрә Сәхабиева башкаруында «Җидегән чишмә» жыры яңгырый.. Музыка дигән могҗизага сокланып, без моны аягүрә басып тын гына тыңладык Жыр беткәннән сон Мөхәммәт ага кинәт кенә әйтеп ташлады: «Композиторлар союзы Сара Садыйкованын уникаль талантын танымый, союзга кертмәс өчен бик тырышып аяк чала. Тагын шунысы гажәп—әлеге союзның секретаре булып эшләгән Зәйнәп Хәйруллина. бернинди музыкаль белеме булмаса да. «йонлач кул» тырышлыгы белән бик ансат кына СССР композиторлар союзы члены исемен алды...»
1984 елнын җәендә Мөхәммәт ага мине үзенә чакырды.
1 .нар әләбии1ы һәм публицистка» яшән ми абын бүләк ипе Анын китапка язган култамгасы үзенен нохтәлеге- I матурлыгы белән мине тан калдырды 80 яшьлек бабай Ни| . димәссең үзенә
*• Анын фатиры һәм андагы ои вәзгыяте йорт хужасынып
I ки ары -зәвыклы шәхес икәнлеген әйтеп тора иле. дивар һәм ос 1әл-шкафлардан борынгылык, тарихилык ■ чалымнары бөркелә Безнен әнгәмә-соилашүләр. гадәттә, мәдәниятебезнен күренекле шәхесләре тирәсендә бара Композитор Латыйф Хәмидинеп шат-якты иҗатын ' "Казакъ вальсы» «Былбыл» кебек җырларын искиткеч
ярата идем Афзал абыемнан «Латыйф Хамили нитә Казанга әйләнеп кайтмый икән?»—дип сораганым булды М. Гайнулгин «Димәк, аңа Казакъстанда яхшырак».—дигән җавап
ишеттем.
Мөхәммәт ата Гайнуллин исә абыемнан да күбрәкне белгән булып чыкты Менә нәрсә сөйләде ул мина: «Хәмиди бик зур талант, әлбәттә. Якташыбыз. Апае ягында туып-үскән. Мәскәү консерваториясен тәмамлаганнан сон Казакъстанга китеп бара Анда аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. Менә шул талантны Ватанына чакыручы юк Нишләп дисеңме’’ Чөнки үзен-үзе яратучы кайбер түрәләр, чиновниклар моны теләми икән. Менә шулай!»
Ахыры. Башы 3. 4 нче саннарда.
Мина Ватан сугышына кадәр Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә Латыйф Хәмиди белән очрашу насыйп булган иде. Ул андагы татар-башкорт клубына студентлар янына кунакка килде. /Киһанов һәм Сәйдәшев хакындагы хатирәләрен уртаклашты. Студент яшьләрнен ана бик усал сораулар биргәне хәтеремдә калган Композиторны поездга озата тошкәндә «почти» якташлар (Апае. Яшел Үзән районнары—янәшә) икәнебезне белдем Ул минем бертуган сенелләрнс һәм Афзал абыйны да яхшы белә булып чыкты.
Вагонда без Салих абый Сәйдәшев турында да уй-фикерләр белән уртаклаштык. «Анын ижади очышы, белмим, кабатланыр микән '—дип сөйләде ул мина,—Чөнки соигы елларда язмышынын бик авыр вакытларын кичерде. Әгәр лә ана яна сынаулар килсә, түзәр микән: чонки бигрәк тә рыясыз. балаларча саф күнелле. фәкать музыка өчен яратылган зат бит ул. Үзенен көндәшләре белән көрәшергә теләге юк анын Без анын исән-сау булуын, татар халкына яна моңнар бүләк итүен теләп калыйк» Бу очрашу, дөресен әйтим, миндә шактый авыр хисләр калдырды. Ул үзе Казаннан, туганнары һәм якыннарыннан читтә яшәп ижат итә. Әле Сталиннын «канлы режимы» да сагалап тормый микән аны дип борчылдым
Салих Сәйдәшев Л Хәмидине ижат кониерты белән чыгыш ясау өчен башкалабыз Казанга кунакка чакыра. Ләкин кемнәрнеңдер озын кулы бу концертны куйдырмас өчен зур «тырышлык» куя Менә шундый хәлләр Моны Мөхәммәт Гайнуллинга Салих абый үзе сөйләгән була.
Күпне белгән, күпне күргән бу профессор белән без Нәжип ага Жиһанов хакында да шактый сөиләшкәләдек. Мина калса. М Гайнуллиннын уй-фикерләре һәрвакы патыча объектив һәм ачык иде. Кайбер фикерләрен укучыларга да җиткерәсем килә Нәжип Гаязовичнын республикабыз музыкаль дөньясына керткән өлешен билгелән, болай дигән иде ул: «Оештыручы һәм жигәкче буларак, бу өлкәдә ул. һичшиксез, булдыклы фигура. Анын өчен мона рәхмәт әйтүчеләр күп Анарда энергия, ижади ипчәнлек әле дә булса кайнап тора. Музыкаль таланты зур. Лирикасы хәзергә бик популяр түгел, монысын киләчәк буыннар үзләренчә бәяләр дип уйлыйм Анын күләмле зур әсәрләре халкыбыз музыкасының алтын фондына керен катлы инде Ләкин кирәгеннән артык орденнар, мактаулы исемнәр, рәсми титуллар ана аю хезмәте күрсәтте бугай: үзенен уңышлары белән мавыгып, ул үзендәге тискәре сыйфатларны күреп җиткермәде шикелле Кайбер галантларның унышын күрмәмешкә сатышты - һәм ул. шушы сүзләрдән сон. С. Сәйдәшев. 3. Хәбибуллин. Ф Яруллии исемнәрен атады.
Фәрит Яруллин! Беренче тагар балетын ижат иткән шәхес һаман да йөрәгем әрни нишләп ул сугышка китеп барды икән дө. нишләп сон татар музыка дөньясыннан фажигале төстә аерылды икән? Нишләп ана бронь бирмәгәннәр Белсәгез икән. әй. ул «Шүрәле» балетының күргәннәре' Исемен үзгәртеп, авторлыкка дәгъва кылып, сугыштан сон аны «Али батыр» (') дигән исем белән Ленинград сәхнәсенә күтәрделәр
Әмма дөреслек, гаделлек тантанасы җиңле: -Шүрәле» балеты үз исеменә әйләнеп кайтты, аннары ул Мәскәү. Киен. Рига. Ташкент. Уфа. Дүшәмбе. Чи тәбе. Новосибирск һәм илсбезнен башка шәһәрләрендә үзенен музыкасы белән тыңлаучыларны әсир иггс Илсбезнен иң атаклы театрлары аны Англия. Франция, Германия. Италия тамашачыларына да күрсәтте Болгария. Румыния. Польша. Чехословакия. Монголия театрлары исә балетны үзләре куйды
Безнсн «Шүрале*без хәтта Канадага чаклы барып җитте. Оттавадан хәбәр килгәч, шагыйрь Сибгат Хәким горурлык хисләре белән болай дип яны
<г Шүрәле»™ тиңләшәсең килсә.
Ьс I < .тгатып.» шундый үр барын
Үт Кырлайдан Канадага чаклы.
Канаданың яктырт урманын '
Ә бит Фәрит Яруллин кебек талантны, ихластан теләсәләр, обком һәм композиторлар союзы утка-үлемгә җибәрүдән ничек тә когклра алачаклар иле. минемчә , _
Мөхәммәт ага белән әнә шул хакта .и» әрнеп сөйләштек. Ул мина бер гыйбрәт 1с хәлне лә сөйлән күрсәтте; сугыш башлангач. 1941 елнын ачы көзендә. Мәскәүнен
бер төркем язучылары эвакуация белән Казанга килеп урнашалар. Инде сугыш куркынычы кими төшкәч. 1943 елда атар Мәскәүдәге фатирларына кайтып китәләр. Татарстан сугыш окопларыннан, ут һәм үлем сызыгыннан бик ерак үзе. ләкин безнен Муса Жәлил. Абдулла Алиш. Гадел Кутуи. Хәйретдин Межәи. Фатих Кәрим һәм башка күп кенә талантлы әдипләребезне сугыш эченә куалар. Клила монда мантыйк вә дөреслек? Колак очым белән боларны азмы-күпме ишеткәнем булса да. бу хәбәрне мин бик борчылып-аптырап тынладым.
М Гайнуллинның Сәиләшев турындагы хатирәләрен аеруча бирелеп тынлыи идем Ул аны. халык телендәге Сәйдәш дигән шигъри исеме белән атап, бик тә яратып һәм тәэсирләнеп сөйли иде. Жнһанов белән мөнәсәбәтләренә күчкәндә әйтә иде. «Ул анын белән беркайчан конфликтка кермәде, яхшы мөгамәләдә булды. Моны зыялы һәм югары тәрбияле булуы белән аңлатыр иде якын дуслары. Үз ягыннан Жиһанов та ана карата беркайчан начар сүзләр әйтмәде, рәсми тантаналарда бары мактау сүхтәрен тыңлаучыларга җиткерде. Ул күпме дәрәҗәдә ихлас булгандыр, монысы бүтән мәсьәлә».
Сәбәпләрен вакыт күрсәтер: 1948 елны Камал театры сәхнәсеннән Сәйләшевнен зур уныш белән барган «'Күзләр» музыкаль драмасын алып ташлыйлар Кырык елдан артык вакыт узса да. «запрет» дигән нәрсә һаман әле үз көчендә. Кемнең эше бу—анламассын...
Сәйдәш үлеменнән сон радио-эфирда сәер тынлык, беркайда да игытан ителмәгән «цензура- урнаша, атналар дәвамында анын музыкасы яңгырамый. Эстрада мәйданында ла анын ижаты сирәк яңгырый Бу очракта Мәдәният министрлыгы. Сәйдәш ижатын пропагандалау һәм халыкка җиткерүдә турылан-туры җаваплы булса да. кемнәрнең сүзенә колак салып әнә шундый битарафлыкка төшкән икән—үзе бер гажәп хәл.
Әмма күренекле сәхнә осталары, югарылашларның мондый урынсыз тыюлары белән исәпләшмичә, композиторның шәхесенә һәм иҗатына хыянәт итмиләр. Фәхри Насреглинов, Азаг Аббасов. Рәисә Билалова. соңрак Зилә Сөнгатуллина һәм башка талантлы җырчылар башкаруында анын күп кенә моңнары халыкка барып ирешә юра.
С. Сәйдәшен талантына баш иючеләр Илһам Шакировка исә бигрәк тә рәхмәтле, билгеле Халкыбызның яраткан җырчысы еш кына үзенең яңама «адымнары» белән тамашачыга көтелмәгән тәэсир ясарга ярата: концерт алдыннан кинәт кенә залны «Сәйдәш маршы«нын дәртле-күтәренке моңнары күмеп китә! Бүтән җырлары да янгырый Ә инде концерт беткәннән сон. кочле кул чабулардан соң халык залдан чыга башлаган бер мәлдә, җитмеш яшьләрендә дә көчле тавышын югалтмаган җырчының каяндыр «ерактан» саубуллашу авазы янгырый: «Сау булыгыз, илнең батыр егетләре! » Беренче куплеттан сон көтелмәгән пауза: жыр ничек кинәт башланган булса, нәкъ шулай кинәт кенә тынып та кала. Аягүрә баскан тамашачы, инде китеп баруына карамастан, залны янәдән көчле алкышларга күмә. Бу—залның яраткан җырчысына һәм Сәйдәшенә тирән хөрмәг билгесе Инде сиксәненче елларда ук халыкның шушы өч шәхесенә—Тукай. Сәйдәш. Илһам «бсрлегс»нә зирәклек белән соклануы бер лә гаҗәп түгел иде.
1984 елның язында Мөхәммәт аганың болай дип әйткәне яхшы хәтеремдә: «Соңлап булса да танырга кирәк—без, мәдәният-сәнгать әһелләре, үзебезне шактый әдәпле кешеләргә санасак та. һәм җәмгыятебез дә тулаем. Сәйдәшнең рухы һәм якты истәлеге каршында гаепле. Аны исән чагында ла саклый алмадык, әле хәзер лә булса ижагынын зурлыгына бармак аша караучылар бар...»
Шушы ук елнын көзендә анын белән якадан очраштык һәм Сәйдәшсв турында җылы хатирәләрне уртаклаштык.
«Югалган» скрипка
Сәйләшнен ижат драмасында ин моңсу күренешләрнең берсе, мөгаен, анын архив мирасын саклый белмәвебез, тәртипкә салмавыбыз, әсәрләренең җыентыгын культурабыз хәзинәсенә вакытында куша алмавыбыз булгандыр Мона күпмедер дәрәҗәлә автор үзе дә гаепле, чөнки ул үзенен клавир һәм партитураларын саклауга нишләптер тиешенчә игътибар биреп җиткермәгән.
Дөрес анысы. Сәйләшевнен 70 еллыгына яшь белгеч Ильяс Шәрипов анын әсәртәреннән баян өчен яхшы гына җыентык әзерли. Бу җыентык башкаручылар
Һәм педагоглар очен бик кирәкле, урынлы була, китап сәүдә челтәрләре аша ул тиз арада сатылып та бетә 80 еллыгы унаеннан композиторның «Без кабызган утлар» дигән җыентыгы дөнья күрә 1980 елны Татарстан китап нәшрияты «Салих Сәидәшсв турында истәлекләр» китабын бастырып чыгара Ләкин сонгы икесен хәйран гына үзгәртәләр, кыскарталар, мәкалә-истәлекләрдәге мөһим һәм кызыклы урыннар төшереп калдырыла.
Ниһаять, Татарстан композиторлар союзы каршында «Сәйдәшсвнен музыкаль мирасы комиссиясе» төзелә. Әмма, күп кенә белгечләр һәм истәлекчеләр мина телдән сөйләгәнчә, ул бутафория рәвешендәрәк яши, куелган максатына тулаем ирешә алмый Комиссия составындагы жиле әгъза арасыннан бары тик Әзһәр Абдуллин һәм Дилбәр ханым Әхмәрова гына Сәйдәш мирасын саклап калу өчен янып-көсп эшлиләр.
Комиссия рәисе итеп композитор Әнвәр Бакиров билгеләнә. «Мин Жиһановнын лаеклы шәкерте!»—дип күкрәк кага белгән бу кеше, трибуналардан матур-игелекле сүзләр сойләсә дә, Сәйдәшев мирасын туплауда зур тырышлык күрсәтә алмый Б> уңайдан шуны гына әйтик: Мөслим районында! ы бер колхозга С. Сәйдәшев исемен биргәннәр, ул яшәгән Өбрә авылында өй торгызганнар икән—хуш. бик яхшы, ләкин композитор мирасын туплау-оирәнүлә боларнын ни катнашы бар’
Иҗат кешесе ихлас, намуслы булырга тиеш дип саныйм. Ә мина менә нинди «кызыклы» бер хәлне сөйләделәр.
Сәйдәшсвнен 90 еллык юбилей тантанасы узганнан сон мина Гатия апа Кайбнцкая шалтыратты һәм үзенен шатлыгын уртаклашты «Сәйдәш юбилеенэ кадәр яшәвем, шунда кашашуым белән искиткеч бәхетле булдым! Әле җитмәсә Минтнмер Шәимисв белән янәшә утырдык. Ул да композиторыбыз ижатын бик ярата икән»
Беравык гынып торганнан соң. канәгатьсез рәвештәрәк болан дип өстәде «Президиумның ин арткы рәтендә «мифик комиссия» рәисе утырганын күреп кәефем китте бераз Юбиляр бит аны өнәп бетерми иде •• Менә шуннан сон ул Бакировка карата булган үпкәсен аңлатырга ук кереште «Ирем Ильяс Вәкасович үлеп киткәннән сон ук анын скрипкасын вакытлыча үзенә сорап алган иде Дистәдән аргык ел узды, әле һаман да шул скрипканы кайтарып биргәне юк»
Яр|ы ел чамасы вакыт узды микән, уртак танышыбыз аша Галия апа мине өенә чакырган. Бардым, гадәттәгечә, елмаеп каршылады, ләкин аның инде ныклап авырый башлаганын чамалау кыен түгел иде. Борчыганы өчен гафу үтенеп, әйтә куйды: «Син миңа бик моһим бер зштә ярдәм күрсәтсәң иде » Шушы сүзләреннән сон ул ире Ильяс Әүхәдиевнен скрипка тарихын моңсу гына итеп яңадан сөйлән бирде
Инде картайган актрисаның сонгы теләген яхшы хәтерлим һәм аны укучылар игътибарына житкерәм: «Бу скрипка анын исемен норгкән Ильяс Вәкасович музее бүлмәсенә кайтарылсын иде. Моның гагын бер моһим Я1Ы бар Бу иорпа без— Сәйдәш. Ильяс һәм мин— еш кына өй концертлары үткәрә идек Әлегә тавышымның әйбәт чагы, меггә шундый очрашуларның берсендә композитор очен «Сандугач» җырын һәм Фәридә ариясен башкардым Өчәүләп бергә җырлаган «Иж буйлары» да күңелле килеп чыкты Әле трио белән сәхнәгә чыгарга г ына ба парчы, пик итмәдек Менә шул сәбәпле, минем өемдә булган фортепиано бе гән скрипка кадер-хөрмәт күрсәтерлек урында сакланырга тиеш. Шөкер, фортепианобыз ышанычлы урында Сәйдәшев музеенда. Ә менә скрипканы Әнвәр Бакиров үзенен сандыгында саклый Аны ггичек тә законлы адресына—И В Әүхадиев исемендәге училише музеена кайтарасы иде»
1920-1960 елларда сәхнә тоткан, гүзәл тавышлы актриса Галия Кайбицкая бакыйлыкка күчәр алдыннан әнә шулармы сөйләде
Зур концерт залы
Латмк иң яраткан таланпгарын
гына хэтеренда кчи)ыра
Ф Дмпосаский
Тоталитар-большсвистик совет дәүләте үзенен талантларына карата күп очракта рәхимсез булды, күндәм-куштай карьеристларны күбрәк үз итте Бәхеткә күр,* бүгенге Татарстан җитәкчелеге акрынлап халык тавышын, аггыгг гамьле теләген
151
ишетте, композиторнын музеен төзү, анын әсәрләреннән басмасын нәшер итү. республикабызның Зур кониерт затына С Сәйләшев исеме бирелү. Казан уртасында һәйкәле ачылу—болар барсы ла композиторнын халкыбыз язмышында ролен һәм урынын бәяләүдә гаделлек тантанасы иде.
1996 елнын жәендә. Казаныбыз 1000 еллыгына зур әзерлек барган чакларда, республикабыз музыкаль культурасы тарихында якты сәхифә көтелә иле Бу- Татарстаннын Зур кониерт затын ачу. Башкала патриотлары арасыннан иске зал урынында Европа архитектура үрнәкләре белән ярышырлык өр-яна гүзәл бина калкып чыгасын күз атдына китерүче лә булмагандыр, мөгаен.
Үткән гасырларда Театр мәйданы дип аталган бу үзәк урында күпме мәдәният учаклары тупланган' Мондый хәлне Европаның кайбер башкалаларында гына күрергә мөмкин. Архитектура үрнәге буларак үзенә тартып торган зур. затлы корылмалар, билгеле инде, исемнәрен мәңгеләштерү өчен, һәрвакыт шул чорның берәр атаклы эшлеклесен сайларга тырышканнар Безнен ачылачак әлеге кониерт залы да дүрт елдан артык диярлек шушы тантаналы чакларны көтте Казан патриотлары исә берничә ел дәвамында шушы мәгърур бина өчен халкыбызның данлыклы, сөекле, алай гына да түгел, ерактагы төбәкләр һәм чит ил кунакларына да кин билгеле булган шәхесне, исемне, кешене эзләделәр Бәхеткә күрә. Зур кониерт залына исемен кушып мәңгеләштерердәй кешебез бар иде Аның исеме инде өр-яңадан телләргә кергән иде
1996 ел азагында мина композитор Фасил Әхмәтов фатирында булырга туры килде Сәйдәшен турында да сөйләштек. Менә шул чакта мин ана Республикабызның Зур кониерт залына Сәйдәшевтән кулай исем юк дигәнрәк фикер әйттем Данлы иҗатыннан башка, анын бит әле исеме дә ничек музыкаль яңгырый!
Бу сүзләрне ишеткәч, әңгәмәдәшемнең күзләре генә түгел, эче-тышы да шатлык белән берьюлы балкып китте Уй-фикере. мөнәсәбәте исә бик катгый иде;
• Президент Шәймиевкә мөрәҗәгать яз Ин беренче култамга минеке булыр. Азат абый Аббасовны. Ренат Еникеев һәм Айрат Арслановны да онытма. Әнә шулай бергәләп хәл итәрбез'» Хөрмәтле шәхесләрдән тамга җыю—ансат эш түгел. Язучылар союзы рәисе Р Мөхәммәдиев мөрәҗәгать астына кул куюдан баш тартты. Шушы хатдән сон Композиторлар союзы рәисенә керүне кирәк тапмадым Анын каравы, озаклап язылган әлеге мөрәҗәгатькә Сәйдәш талантын ихластан яраткан һәм бәяләгән композиторлар, әдипләр, тарихчылар, музыка белгечләре һәм пенсионерлар култамгаларын салдылар, безнен уртак хезмәтебезне бизәделәр.
Егерме көн буена тамга җыеп йөргәннән сон декабрь урталарында мөрәҗәгать текстын Кремльгә. Президентның кабул итү бүлмәсенә илтеп тапшырдым.
Бер ай үггсме-юк.мы икән. Татарстан культура министры урынбасары Илдус Тарханов исеменнән мина хат килеп төште Бу минем җитмеш яшьлек туган көнем иде Конвертны ачып, хатны укып караганнан сон мин. дөресен әйткәндә, бәхетемнән канатланып күктә йөзә идем инде!
Бу хат-локументны тарихи дип санаганга күрә, аны ту.лысынча килеш укучы игътибарына тәкъдим итәм: N 2-47 от 20/1 1997 г
«С. Шамову-Назмутдинову
Министерство культуры Республики Татарстан, рассмотрев по поручению Кабинета Министров Республики Татарстан коллективное письмо дсятелей культуры и искусства сообшает. что в настояшее время подготовлен проект постанонления Кабинета министров РТ о присвоении Большому концертному залу Республики Татарстан имени выдаюшегоея татарского композитора Салиха Сайдашева. Заместитель министра культуры Татарстана И Тарханов»
Бу шатлыкны уртаклашу өчен тизрәк Фасил Әхмәтов янына ашыктым.
Шунысы куанычлы: Сәйдәш иҗатындагы моннар. кешеләргә яшәү шатлыгы һәм бәхет китереп, бөтен жирдә һаман саен ныграк яңгырый!
1990—2003 еллар.
Ришат Низами
тәрҗемәсе.