Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАЛЫҢМЫ, ҖАНЫҢМЫ?..


Телевизор каршына утырып, кайсы каналны карама — коточкыч хәбәрләр, яман хәлләр турында ишетеп күзләр шар була Ялланган кешеләр тарафыннан банкир-ларның. эшмәкәр һәм депутатларның, журналистларның, иддә мәгълүм башка ке-шеләрнең атып үтерелүе, самолетларны шартлату, фатирларны басу, талау һөм бүтән төрле җинаятьләр Россиядә гадәти бер кәсепкә өйләнде. Татарстанда һөм Казанда да алай бик тыныч түгел Оешкан җинаятьчелек төркемнәренең әле берсен. әле икенчесен хөкем итәләр. Бу яктан даныбыз еракларга таралды
Ә эшләр яхшыга бармый Кешеләр фатирларына тимер ишекләр куйдыра. Сак-ланганны Алла саклар, ди. Ләкин бандитлардан качып котылу юлы күренми Хәзер күп кенә түрәләр тикмәгә генә тән сакчысы белән йөри дип беләсезме? Шундый заманга калдык бөтен дәүләт учреждение һәм оешмаларының диярлек ишек төбенә тимер читлекләр янәшәсенә сакчылар куелган Йомышың төшсә, алай тиз генә кереп китәрмен димә Бу яхшы тормыштан түгел Моңа кадәр Казанда сакчысыз һөм тимер читлексез калган бер оешма — авыл хуҗалыгы һөм азык-төлек министрлыгы гына булса, хәзер анда да кем янына килгәнеңне сорашып сакчылар утыра Булган икән тыныч заманалар! Мин республика Министрлар Советы рәисе булып эшләгән Гомәр Усмановның Ленин урамы (хәзер Кремль урамы) буйлап эш урынына җәяүләп йөргән чакларын яхшы хәтерлим Хәзерге түрәләрнең исә сакчылары артларыннан калмый Кая барсаң, кая керсәң дә, артыңнан көпә-көндез сакчы йөрсен әле 1996 елда Россиядә үлем җәзасын туктатып тору турында илнең ул чактагы күндәм җитәкчелеге карар кабул иткәч, хәл аеруча хөртиләнеп китте Мондый гамәл күпләрне гаҗәпкә калдырды Безгә, үлем җәзасы бирүне туктатмыйча Евросоюз- га алмыйлар, дип аңлаттылар Евросоюзга алдылар, шуннан ни булды? Ансыз да берничә дистә еллар шөкеранә яшәдек бит әле
Илнең кайбер түрәләре үлем җәзасын кире кайтаруга теше-тырнаклары белән каршы Янәсе, шулай була калса, ягъни үлем җәзасын кире кайтарсак, бу — кеше хокукларын бозу була Ә бер гаепсезгө кешеләрнең гомерен өзү, яшәүдән мәхрүм итү — аларның хокукларын бозу түгелмени9 Әмма ил халкының күпчелеге үлем җәзасын саклап калу ягында -Иҗтимагый фикер- фонды илнең 44 төбәгендә үткәргән
Бер генә мисал. Рязань шәһәрендә машина йөртергә хокукы булмаган бер исе- рекбаш алты курсантны таптатып гүр иясе итте Югыйсә бу имгәкне атып кына үтерәсе. Юк. Закон кушмый Аңа иң күбе 7 ел каралган Анда да әле каты режимлы төрмә яки колония түгел, ә санаторий тибындагы вакытлыча яшәү урынына, ягъни сөргенгә ж,ибөрәлөр. Аннан рөхсәт белән чыгып, ата-анаң янына кайтып йөрергә дә була икән Менә сиңа кирәк булса1
Чынлыкта, бөек Россия үтерүчеләр, талаучылар, караклар, көчләүчеләр, риш-вәтчеләр иленә өйләнде. Андыйларның арт сабагын укытырга дәүләтнең хәленнән килмиме, әллә теләмиме9 Җитәр инде безгә чит илләр кубызына биеп йөрергә'
Элек-электән үтерүчеләргә каты җәза бирелгән Аларны гына түгел җинаять ил өчен куркынычлы саналган башка адәм актыкларын да үлемгә хөкем иткәннәр Мәсәлән VIII гасырда Кытайда читтән яшереп чәй алып кайтып саткан кешеләргә үлем җәзасы бирелгән Шул ук Кытайда. Гыйракта ялган документлар һәм акча ясаган өчен үлемгә хөкем иткәннәр Хәзер дә Кытайда ялган акча ясаучыларны шундый ук җәза көтә Бездә. Россиядә, ялган акча ясап тотылучыларга өлләни каты бәрелмиләр
Хөкүмәт башында утыручыларга кайвакытны исең-акылың китәрлек. Иддә көн саен шулкадәр күп җинаять кылына, ә җинаятьчеләрне акылга утыртыйк законнарны катылатыйк, халык рәхмәт укыр, дип берсе бер әйтми Советлар Союзы вакытында, берәүне пистолеттан атып үтергән, дисәләр, гаҗәпкә кала идек Ул заманда пистолет табып кара! Әле милиционерларның да күбесе буш кобура белән йөрде Үткән гасырның алтмышынчы елларында Казанда инкассаторны пистолеттан атып үтереп, ике бандит ул заман өчен шактый зур суммада акча эләктереп качкан иде Күпмедер вакыттан соң хокук саклау органнары аларның эзенә төште-төшүен Халыкны анысы артык шаккаттырмады. пистолетны каян алулары гаҗәпләндерде Инкассаторны талаучылар коралны, бүтән бер шәһәрдә милиционерны үтереп, кулга төшергөнннөр икән Бүгенге бандит кулында пистолет кына түгел, аларның күбесе автоматлар, тавышсыз пистолетлар, шартлаткычлар белән дө коралланган Ни өчен утлы ату кораллары җинаятьчеләр кулына эләгә соң әле9 Заводларда ясап алып чыгып саталар дисәң, -Ул заводларда сакчы юкмыни9 — диярсез Хәрби частьлөрдөн алып чыгып саталар дисәң Андагы командирлар ни карый9- — диярсез. Чит илләрдән алып кайталар дисәң, Россиянең чик буйлары шундый хәлгә калды мыни9— дип сорарсыз Советлар Союзы вакытында безнең чикләрдән чебен дө очып чыга алмады, ө хәзер алар -проходной двор-га өйләнгән.