КУЛЬТУРНЫЙ КОДАГЫЙ
Менә шулай була ул!
Бибиҗамалның «культурныи» кодагые оятка калды авыл карчыклары алдында! Казаннар белән кода-кодагыи булып алгач Бибиҗамал үзе дә әллә кем булгандай йори башлаган иде. Танышында да ничектер үзеннән-үзе вәкарьле ымнар барлыкка килде Сүзен сойли башласа, пичәт баскандай, башка фикергә тамчы да урын калдырмый кистереп әйтә торган булып китге Житмәсә. монда ишеткәнне тегендә илтеп сөйләүдән дә курыкмыи. үзен әллә кем дәрәҗәсенә күтәрде. Хатын-кьтар монар игътибар итми калмады, әлбәттә Бергә булган табыннарда бер-берсенә карашып күз сирпемнәре белән генә бәя бирсәләр дә. сүз белән кагылмадылар алай. Малайны Казан кызына өйләндердем дигәч тә инде, нәрсәсе бар шулкадәр мактанырлык диештеләр. Ә менә яшьләр' Алар инде гел авылда тормасалар да җыелышалар бит ял коннәрен' Авылнын бәләкәй генә клубында кичке уеннарда уздыралар Хәзер инде элеккеге кебек «бичыр»га төшәбез дип сөйләшмиләр, дискотека дип кенә җиппәрәләр! Менә шул дискотекалар, кемне кем озатканы белән кызыксынучы Бибиҗамалга авыл яшьләре «Бибиен» дигән кушаматны тактылар да куйдылар бит кинәт кенә! Күп тикшерә, күп сөйли, гайбәттән дә тайчынмый шул Бибиҗамал' Алай-болай, инде таралып барган, элеккедән чиреге генә калган авылда олы яшьтәгеләргә түгел, яшь җилкенчәккә дә кушамат тагу бетеп бара иде Менә хәзер инде Бибиҗак алны беркем дә исеме белән әйтми « Бибиен» дип кенә сөйләшәләр Башта анлап та бетермәделәр ул сүзнен мәгънәсен Бибие үзендә дә бар инде Бибижамалнын. Карасан. шундый радио да бар икән дөньяда' «Би-Би-Си* дип атала ли Ул радионы тыңлаган кеше дә юк бит югыйсә авылда. Күбесе Казанны да. «Азатлыкны* тыңзый. Яшьләр иңле, яшьләр! Алар күп белә! Ләкин исеменә ятыш килеп чыкты шул кушаматы! Кем әйтмешли, җисеменә бигрәк туры килеп тора! Чыгырыннан чыга башласа авызын томаларлык сүзләр барысында да җыелган иде инде авыл карчыкларының Бик түземле бит безнең әбиләр. Ләкин «чыдыйлары» чиксез түгел икәнлеген алар үзләре генә белә. Ә менә Бибиҗамал оныткан Үзе дә шушы авылнын килене генә бит әле ул. Һәр авылнын үз тәртибе бар Инде шушы авылда килен булып. Казан кызларына өйләнерлек малай үстергән кеше, авылнын йоласын белерлек тә бит Заманалар үзгәреп китче ш> I Авылнын да күкрәккә күкрәк терәп, йодрыкка йодрык төйнәп сөйләшә торган апалары, хәзер инде ак яулыклы ак әбиләр булып беттеләр. Гарәпчә укый аямасалар да. бала чактан белгәннәренә кушып, яна китаплардан догалар
өйрәнеп, үзлекләреннән булса да дин сабакларын үзләштерә башладылар. Шуңа күрә гайрәт икенчерәк хәзер, инде хикмәт сабырлыкта дип карыйлар....
Авылның шундый гадәте дә бар бит але. Ашка җыелалар!. Әле генә Рамазан ае иде. хәзер инде Корбан бәйрәме, анын өстенә көттерми Мәүлете дә килеп җитә! Бәйрәмнәр күп бит. Авыл әбиләре рәхәтләнеп оештыра ул бәйрәм табыннарын. Ярдәмгә киленнәре, оныклары бар! Әбиләрне авылда ул хәтле күп дип әйтеп булмый инде, кырып-себереп җыйсаң да бер табынлык кына җыела, шуннан артмый. Әкренләп китә баралар шул... Тик шулай да иң аз дигәндә дә егерме кешелек табынны тутырып утырырлык әбиләр бар әле авылда. Аллага шөкер!
Бүген аларны бер ел элек бу дөньядан киткән Мәгъмүрәнең килене Гадилә кайнанасынын елын үткәрергә дип җыярга ният итте. Бер ел узды да китте
шул...... Кичә генә Гадиләнең ире әнисенә атап бер сарыкны корбанга чалды.
Аллага шөкер! Ике сыер савалар! Сөткә-майга кытлык юк! Кирәк нәрсәдә кибет тулы. Җитешмәгәнен районда эшләүче кызы да кайтарып кына тора. Өч бала үстерделәр. Балалары гел әбиләре белән булды. Кирәк нәрсәләре булса да гел әбиләреннән сорадылар. Кайчагында Мәгъмүрә оныкларына: «Нигә гел «әби» дисез, кайсыбер чакта «әни» дип тә әйтегез!» ди торган иде. Көне дә матур булды бүген. Былтыргы кебек чатнама суык түгел. Янындагы кече кызын кунакларны дәшергә дип чыгарды Гадилә. Авылда шулай. Алдан әйтү юк, аш буласы көнне генә хәбәр бирәләр. Әбиләрнең нәрсә, барасы җирләре юк, әйтелгән сәгатькә киләләр дә җитәләр. Бу юлы да «бер генә карчык та «юк, килмим» дип әйтмәгән. Тик менә...
—Әни!—диде, Гадиләнең кызы Гөлфия, бөтен авылны әйләнеп, ашка әйтеп кайткач.—Бибисинын Казандагы культурный кодагые кайткан икән. Үзем генә ансыз кермим, диде.
—Тик торганда кушаматы белән әйтеп торма инде,—диде Гадилә.—Олы кеше бит ул сина. бала-чага түгел!
—Үзе бит әнә! Капка төбендә кем белән тора идең дип төпченә башлады!
—Сорамаса Бибиҗамал булмый калыр. Малае өйләнде инде... Кызлар сакламаса да булыр иде югыйсә... Ярый, бар. Янадан кереп әйт! Кунагын калдырмасын.
—Монда лекция укырга тотынмаса ярый,—диде Гөлфия —Бибисины беләсең бит.
—Ярар, ярар! Тотынмас, тотынмас. Коръән табыны! Әбиен хакына җыелалар! Искә төшереп утырсыннар әле бер! Бар, кереп әйт! Бергә керсеннәр диген...
Гадилә егерме җиде ел буе кайнана белән тату яшәде.
Гадиләнең ире, төп йортта калган Мәгъмүрәнең төпчек улы да «әни» дип өзелеп торды. Өйдәгеләр генә түгел, авылдашлары да яраталар иде шул Мәгъмүрәне. Сөйләсә авызына карата белә иде ул! Акыллы киңәшләргә яшьтәшләре генә түгел, олы яшьтәгеләр дә анар килә иде. Шигырьләр дә яза иде, авылның катеньдарен дә алып бара иде. Һава торышы сынамышлары да гел ул әйткәнчә килеп чыга иде. Төш юратырга да бөтен авыл Мәгъмүрә янына килә иде. Хәтта төшлек салдыра торганнар иде! Вәт кызык! Ә инде үзе күргән төшләрне сөйли башласа, пәйгамбәрләр китабы бер якта торсын! Нигә пәйгамбәрләр китабы дибез, Мәгъмүрәнең төшенә керә иде шул пәйгамбәрләр. Алар белән сөйләшкәннәрен ахирәтләренә сөйләп шаккаттыра иде Мәгъмүрә! Бер шулай. Вафатьгна күп калмаган иде инде. Кайнанасы сөйләгән төшне һаман онытмый Гадилә. Бүген табын әзерләгәндә дә шул төшне исенә алды.
—Гадилә, кызым, кил әле, утыр яныма... бүгенге төшемне сөйлим әле онытканчы,—диде ул, беркөнне —Тик мин аны үлгәндә дә онытачагым юк!— дип өстәде үзе Гел менә синең белән кара-каршы утыргандай ачык төш күрдем бүген. Ходаның хикмәте, ничек алай булгандыр инде ул... Күккә менгәнмен
дә икән, болытлар өстендә йөрим имеш... Ул болытларны күрсәк син! Ап- аклар! Күз явын алырлык! Күк өсте шул хәтле зәнгәр, кояш шул хәтле якын Кул белән дә орынып булырлык... Минем балачагым икән дим Киттем болыттан болытка сикереп. Карыйм, күрше авыл ятында минем кебек берничә кыз бала уйный болыт өстендә. Туктале мин әитәм. Болар бит безнен олы абыстай авылы турында уйныйлар Син белмисен ул абыстайны Без бәләкәй чактагы мулланың хатыны иде ул. Атар йорты нигезендә хәзер Хәтимәләр өе тора Иогерәм. йөгерәм шул кыз балалар янына. Болытлар ничектер өзелеп- өзелеп киткән урыннар очрый. Үзем шундый жинел икәнмен дип. йөгереп киләм лә. сикереп чыгам ул ике болыт арасын Шуннан сон нигәдер аска карыйсы иттем. Күрәм. аста Мунчала күпере' Карасам, күршебез Аисылутти инләп-инләп печән чаба! Аста болытлы кон. Кояш нурлары мин караган бушлыктан гына яктырта Айсылутгине. Кул болгадым. Ул мине күрмәде. Нәрсәгә дә юрарга белмим төшемнен бу жирен. Тукта ате. бетмәде эте төшем Теге кызлар уйныйлар, йөгерәләр, мәтәлчек аталар болыт өстендә! Шул хәтле матурлык! Килеп життем. мине дә уенга алырмы икән болар, дип уйлыйм үзем. Тегеләр дә мине күреп алдылар, кул изиләр... Әйдә. әйдә, кил монда янәсе... Монда болытлар калынрак, диләр. Шул кызларның берсе, яшел күлмәк кигәне, калфаклы яулык япканы пәйгамбәребезнең кызы хәзрәти Фатима икән дим. Шундый матур итеп киенгән! Өстендә бәбитәкле яшел күлмәк! Алъяпкычы чигүле. Башындагы калфагын күрсәнсин! Нәкъ рәсемнәрдә була торган чын татар кызлары кебек киенгән! Ә үзе мина йөзен күрсәтмәскә тырыша. Мин карамакчы булам, ә ул миннән борыла да борыла Мин анын саен йөзен күрергә тырышам Күрдем бит тәки! Борыны очлырак кына икән Үзе гел елмаеп тора! Елмайган кешедән дә матур кеше юк инде бу дөньяда! Дуслаштык без анын белән! Юрар өчен сөйләмим мин аны сина. килем, исендә калсын дип кенә сөйлим. Үзем юрадым мин ул төшне Эшеңне калдырдым инде... Рәхмәт, тынладын, мәнге риза бәхил мин сина,—диде каинанасы.
Хәзер инде кайнанасынын шул төшен исенә алганнан сон. Гадиләнен тәннәре чымырдап китте. Саубуллашуы шушы булган икән, дип уйлады Гадилә. Чөнки шул төшне сөйләгәннән сон озак тормады, дөнья куйды кайнанасы. Изге жаннардан булган ул безнен әни. дип уйлап алды Гадилә. Менә бүген Мәгъмүрәнең бу дөньяны куюына ггәкъ бер ел тулган кон иде Кунаклар чакырылган Бәлешләр дә мичгә Өйгә газ керсә дә. олы мичне жимермәделәр Гадиләнекеләр. Кайчагында ипине дә үх* сала. О инде кунак чакырганда ит бәлешеме, ярма бәлешеме, мичтә пешкәнгә житми шул Аш та әзер. Яшь сарык ите тиз пеште. Токмачын кече кызы кичтән үк кисеп куйган иде. Савыт-сабага да кешегә йөрисе түгел Апага шөкер, барысы да житеш Иренен олы апалары да кайтты район үзәгеннән. Алар да чәйгә дип байтак кына гәм-том алып кайтканнар Бергәләшеп, әни болай итә торган иде. әни тегеләй итә торган иде дип. әниләрен искә төшереп, табынны мул итеп әзерләделәр- Хәер өләшергә дип, үзе күп итеп акча ла ваклатты. Балалар да өләшсен әле әбиләре рухына, дип уйлады ул Белеп үссеннәр! Ү х- исеменнән тастымал, исле сабыннарда хәстәрләп куйды.
Авыл халкы көттерми. Ти з җыела. Атлан килгән урын өчен, арттан килгән гамак өнен сигән мәкальне бет аляр Гикшуиай талдан килдем шп берсе лә түргә менәргә ашыкмый Кунакка җыелучы авыл әбиләрен күзәтергә ярата Гадилә. Алар инде кунакка килгән саен күрешә торган, гомер буе берберсең белгән әбиләр түгел. Гел икенче кешегә әйләнәләр кунакта! Борынгыдан килгән тәрбиялелек менә шул вакытта күренә инде Бәлки авыл әбиләренең тәртипләре, башкачага үзгәрүләре, киемнәреннән күренә торгандыр. Кунакка килгәндә бит алар иң матур, ин затлы күлмәкләрен кияләр Ару яшиләр хәх*р Пенсияне дә вакытында түлиләр Җитмәсә читтәге
бала-чагасы да алып кайтып кына тора. Бер турны ялтыравыклы күлмәк модасы китте авылда. Барысы да ялык-йолык! Күз явын алырлык. Ирләр башында чигүле кәләпүшләр балкыган кебек, әбиләрдә дә чигүле калфаклар барлыкка килде. Чуклы ефәк шәлләр дә сандыктан чыкты. Сандык дисәк тә бик дөрес булмас. Хәзер инде барсында да йорт җиһазы шәһәрчә. Кием шкафлары да сандыктан ким түгел. Шулай дисәк тә авылда сандыксыз йорт юктыр. Анда нәрсә сакларга кирәген әбиләр үзләре генә белә.
Әнә. капка шалтырады, берәм- берәм килә дә башладылар.
—Сөйләшеп утырыр өчен юри алдан килдем,— диде элекке клуб мөдире, хәзер инде җитмештән байтак узып киткән Сәрия апа. Ул авыл әбиләреннән бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Бары тик һаман дөньяга кызыксынып каравы, яңалыкларны заманча яктан күрә белүе белән генә икенчерәк төсле.
Исәнләшер-исәнләшмәстән, Сәрия апа култыгына төреп тоткан зур гына төргәкне өстәлгә ачып салды:
—Нәселебезнен шәҗәрәсен төзергә уйладык әле. Мин инде җиде буын бабайларыбызны бәләкәйдән үк белә идем. Әти язып калдырган иде. Уйлап кына карагыз әле, университетта тарих бүлегендә укучы оныгым, эзләнә торгач, иске зиратта гарәпчә язылган, яртылыш күмелгән кабер ташы табып алган бит! Ташнын язуына карап елын да, кем күмелгәнен дә ачыклаган! Менә чагыштырып кына карагыз әле! Монысы әти язып калдырган шәҗәрә, ә менә монысы кабер ташындагы язу! Ул кабергә безнен бабайларның бабасы Исхак исемле кеше күмелгән булып чыкты бит! Әле яна гына шуны Казаннан ачыклап кайткан оныгым! Менә тамырлар кайда! Исхак бабай 1680 елда туган дип язылган кабер ташына!—диде Сәрия, шәҗәрә язган кәгазен күрсәтеп.
—Кая-кая?—диештеләр Гадиләнекеләр — Безнең нәсел кай тирәдә була инде?
—Мин тикшереп чыктым инде,—диде Сәрия,—болар дөрес булса, безнен бөтен авыл бертуганга әйләнә икән. Шунын өчен, шәҗәрәне тутырырга дөнья картасы кебек зур кәгазь кирәк!
—Бөтен авыл бертуган дисеңме? Булыр да. Чыбык очы туганнар инде без болай. Ничә гасыр узган бит...—диештеләр Гадиләнекеләр.
—Һәй, алан карый китсән барыбызда бер атадан инде, атабыз адәмнән.— диде.—бу сөйләшүләрне сиздерм и-нитми тыңлап торган Мәүгиза карчык — Куеп тор кәгазьләреңне Әйдәгез, бер дога,—диде ул, кулларын күтәреп Аллаһу әкбәр! Ходай хәерле бәрәкәт бирсен йортка! Сау гына торасызмы?
—Аллага шөкер. Үзегездә ни хәлләр?
Бу. йорт өчен дога уку. сәлам биреп, сәлам алу, кул биреп күрешүләр— өйгә аяк атлап кергән, аш табынына җыелган кунакларның күптәннән килә торган бер йоласы инде. Горефе дә, гадәте дә шул. Аны беркем дә үзгәртә алмый. Кирәк тә түтел. Әнә шул Сәрия апа әйткән Исхак бабайлардан килгән гадәттер инде ул.
Шулай итеп, әкрен генә җыелыша да башладылар. Гадиләнен кызы Гөлфия аларнын өс киемнәрен элүне, аяк киемнәрен җылы мич башына тезүне үз өстенә алды. Таралышканда аякларына җылы булыр, шулай эшлә дип, әнисе өйрәтеп куйган иде.
Инде җыелышып беттек дигәндә, Бибиҗамал белән, Казаннан килгән культурный кодагый да кереп җитте! Әттә-тә -тә! Менә киенеп тә куйган иде шәһәр кодагые! Күлмәге озын, җиргә тияр-тимәс!! Башындагы яулыгы да авыл әбиләренеке кебек кенә түгел! Яулыгын бөтереп-бөтереп бәйләгән дә, бер очын баш түбәсенә мендереп, брошки да кадап куйган... Монысы нәрсә микән дип бер-берсенә карашып алды карчыклар. Жәеп япкан яулыкларын төзәтеп куйдылар, калфакларын капшадылар, бердә ким-хур түгел, дигәндәй...
— Менә минем Казан кодагыем шушы инде!—диде Бибиҗамал сүхләрен сузып, мактанган караш белән барсын күздән йөртеп чыгаргала өлгерде
—Әссәләмәгәләйкүм!—дип сәлам бирде кунак —Барчагызны ла мөселман сәламе белән сәламлим.
Әлбәттә, әбиләр бу сәламгә җавап кайтара беләләр. Эш анда түгел. Ләкин алар «Әссәләмәгәләйкүм» дип бары тик ир-атлар гына сәламләгәнне дә белә иделәр.
—Хуш килдегез! Узыгыз, уз,—диде Гадилә кунакларны табын артына чакырып.
Ләкин кунак хагын утырырга ашыкмады.
—Зухр сәләтен укыр вакытта җыйгансыз икән кунакларны!— диде ул Гадиләгә шелтәле караш ташлап.
Бернәрсә аңламаган Гадилә аптырап, җавапны Бибиҗамалдан көтте
Татарчага тәрҗемә ит әле, ди иле анын карашы.
—Намаз вакыты бит хәзер, шуны әйтә.—диде Бибиҗамал,—Без башта намаз укып алырбыз, булмаса.—Әбиләр сүзсез генә карашып куйдылар. Әйтерсең алар намаз укымый ла, намаз вакытын белми
—Укысагыз сон, укыгыз!—диде Гадилә.—Әнә буш бүлмә дә бар Намахгыгы да ерак түгел.
Биш минут та үтмәде, кодагые белән Бибиҗамал, әле генә Ислам динен уйлап тапкан кыяфәт белән өнсез калган әбиләр янына чыгып, урыннарына утырдылар
Менә бу хәлдән сон. безнен ак яулыклы әбиләребез чынлап та каушап калдылар бит' «Коръәнне син укы инде!» дип бер-берсен кысташырга тотындылар. Чөнки башка вакытта табыннарда Коръән укыган Минниса карчык Казан кунагы алдында нигәдер югалып калды, минем бүген тавышым да юк. дигән булып, сылтау ззли башлады.
—Бик ялындырсаң, алайса Мәүгизә укысын әле,—диде Сәрия —Анын тавышы яңгырап тора!
—Нәрсә сөйлисез сез!.. Бар иле янгыраган чаклар Казанда операция ясатканнан сон тавышым үзгәреп китте биг әле,—диде Мәүгизә. Казан сүзенә басым ясап (безнең дә Казанга барган бар!)
—Син бит күзенә ясаткан илен ул операцияне, тавышка ни катнашы бар?—диештеләр әбиләр көлешеп.
—Операциядән сон. сабан туенда корәшчеләргә коч бмрәм дип кычкыра торгач, тавышсыз йөрдем биг бер ай Шул вакыттан бирле
—Шулайдыр, операция дигән була тагын.
—Кара әле. сездә барысы да абыстайлар икән!—диде кунак кодагый, ул үзенчә. Коръән укуны мина кушарлар дип тә уйлаган иде Ни дисән дә Гарөбстаннан килгән укытучыга йөреп берничә ел белем алган кеше. Беләләр иде авыл әбиләре бу хакта, белмиләрме сон! Бибиҗамал ул турыда сөйлән авыз суларын корытты инде. «Минем Казан кодагый гыйлемле кеше, минем Казан кодагыйнын белмәгәне юк Минем Казан кодагый хаҗга барырга ниятли... Минем Казан кодагый •
—Ялындырсалар кодагый гына укысын алайса.—диде Бибиҗамал.
Ләкин авыл карчыклары Казаннан килгән кулыурный кодагыйны түр башына мендереп абыстай итәргә ашыкмадылар. Үзе дә безнеңчә түгел, киеме дә ят... Нәрсә әле ул безне басымчак итмәкче?
— Бүген Мәгъмүрәне искә алу көне.—диде (. ария —Ул бит синен Казан кодагыен белән таныш түгел иде. Бибиҗамал. Догасы адашын калыр Гафу итегез. Үзебезнскелөр укысын әле Ялындырма Миннисатти. Синнән башка кеше укымас.—лиле ул, бәхәскә урын калдырмый
Заманында клубта эшләп, партия пленумы карарларын җиренә җиткереп
сөйләргә өйрәнгән Сәрия, бу юлы Коръән укырга алынмаса да, табында лидер булды, өстерәп дип әйтерлек түр башына Минниса карчыкны китереп утыртты.
Авыл карчыклары әллә кайларга барып дөнья күрмәсәләр дә, тормышның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Лаеш шулпасы да күп эләкте аларга. Сугыш вакытында да, сугыштан сонгы елларда да алар җилкәсендә торды дөньясы, аларнын кул көче белән күтәрелде авыл.
—Барыбыз да җыелышып беттек инде алайса?—диде Минниса карчык— Башта тәхлил тартыйк, аннары салават әйтербез, диде ул, табынның эш планын игълан итеп.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Барсы да тәсбихләрен кулына алды. Болары башкарылгач. Минниса карчык, китаптан карап «Ясин « укырга тотынды.
Шулай берничә аять кенә укыган иде, кинәт, гомердә булмаганны, дога уртасында, Казан кодагые урыныннан сикереп тормасынмы! и —Сез дөрес укымыйсыз!—диде культуралы кодагый доганы бүлеп.— Йәсинне аны кеше үлгән вакытта, анын әҗәлен җиңеләйтер өчен генә укыйлар. Мондый табында Йәсин сүрәсе укырга кирәкми. Башка сүрәләр уку фарз!
Әбиләр бу тикле әдәпсезлектән беркавым телсез калдылар. Хәтта Бибиҗамал да имәнеп китте. Күзләрен зур итеп ачып, кодагыена карады. Ләкин кодагыйның күзенә анысы да күренмәде.
—Дөрес укымыйсыз!—диде ул тагын бер тапкыр кабатлап.—Минем гарәбстаннан килгән укытучым...
Менә шул сүзләрдән соң Сәрия апа сабырлыкның дилбегәсен бушатып җибәрде.
—Без синен укытучыңны белмибез! Ләкин нәрсәнең фарз, нәрсәнен сөннәт икәнлеген белер яшькә җиттек! Хәзер инде галимнәрнең дә залим булган заманы килде күрәсен! Син мине тында әле,—диде ул культуралы кодагыйның ике иненнән тотып,—менә бу карчыклар, күрәсеңме аларны, егерме кеше без монда Алар үзләренең якын дусларының якты истәлегенә дога кылырга җыелган карчыклар. Ишетәсеңме, боларнын Ходай Тәгалә каршында бер мыскал да гөнаһлары юк хәзер! Әгәр дә алар менә шушы табын артында Һади Такташның «Мокамаен» укыйлар икән, Ходай Тәгалә аны да кабул итәчәк! Чөнки алар аны ихластан укыйлар. Чөнки алар Аллаһы Тәгалә белән үзебезнең телдә мөселманча сөйләшәләр! Чөнки мең ярым ел эчендә милләтне саклаган менә шушы әбиләрнең дога-теләкләре бара Ходай Тәгаләгә! Татарча андый ул Аллаһы Тәгалә. Йшетәсенме?! Син нәрсә безнең доганы бүләсен! Кунак булсан тыйнак бул! Утыр урынына. Җиренә җиткереп өенә кайткач укырсын! Балалар дөрес әйтә икән,—диде ул Бибиҗамалга карап,—үзен «Бибиси» булсан, кодагыең «Эл Жәзирә» икән!
Телевизордан бер яналыкны да калдырмый карап барган элеккеге клуб мөдире Сәриянен сүзләрендә дөреслек юк дип ничек әйтәсен инде! Нишләргә белмәгән Бибиҗамал бер кодагыена, бер табындашларга карады. Ах! Эшне бозды бит культурный кодагый.
Аштан олы булып булмый инде. Алар табынны ташлап чыгарга базмадылар. Урыннарына утырудан башка чара калмады.
—Токмачыңны сала тор. Гадилә. Янадан, яңабаштан башлыйбыз! Мәгъмүрә гафу итәр...—диде Сәрия.
Карчыклар барысы бергә тәсбихләренә тотынды. «Лә илаһы илләллаһы... Редакциядән:
Мач аенда Мәскәүдә яшәүче каләмдәш дустыбыз, прозаик Нәзи<]ю Кәрнмованын туган көне. Без аны түгәрәк бәйрәме белән чын күнелдән котлыйбыз!