Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕРЛИМ...


Әткәем белән әнкәемнең сөйләгәннәрен һәм үземнең дә күргәннәремне искә төшерәм.1
Әткәем яә. әнкәем дә җырларга, музыка коралларында уйнарга, үткәннәрне сөйләп искәрергә бик яраталар иде Еш кына кич белән бергә җыелып утырып китаплар уку. төрле мавыктыргыч вакыйгалар хакында сөйләшүләр, иске татар җырларын җырлау, яна җырлар өйрәнү безнең гаиләнең табигый гадәтенә әйләнгән иде Әнкәем мандолинада, әткәем скрипкада, абыем һәм апаларым мандолинада һәм гитарада бергә оешып уйнап җырлый идек. Гаиләбезнең якын дуслары да бергә була иде. Ә безне, балаларны, яннарыннан кумыйлар иле Бәлки, үзләренчә, балаларда милли хис. әдәбиятыбызга, тарихыбызга, сәнгать һәм мәдәниятебезгә битараф булмый үссеннәр дип тәрбияләүнең бер ысулы булгандыр бу
Әнкәем һәм без дә (балалары) туып үскән Голжа шәпәрендә төрле вакыйгалар булгалаган. Үткән гасырның 15-25 елларында җирле халыкның реакцион мәхәллә башлыклары урамнарда, атларга менеп йөреп, яланбашлы мөселман хатын- кызларын очратсалар, аларга «дөррә сукканнар» (ягъни аларны камчы белән кыйнаганнар) Театр кую. халык бергә җыелып күнел ачу кебек чаралар тыелган булган Ләкин шуңа да чарамый татарлар яшерен рәвештә берәрсенен йортында төрле мәҗлесләр үткәрү, театр куюлар булып торган.
1918-20 елларда Габдрахмановлар бакчасы түрендә махсус сәхнә, утыргычлар ясатып, билетларын татарлар үз араларында таратып «Бәхетсез егет» дигән спектакльне кунганнар Минем әнкәем Җамал Сәгыитова (кыл фамилиясе—ред.) гимназистка ролен башкарган. Оештыручылар әнкәемнең абыйсы Нуретдин Сәгыйтов һәм анын дуслары булган. Бу янадык тамашачыларга бик ошаган.
Спектакльдән сон хәйрия мәҗлесе үткәргәннәр, мәктәп балалары концерт биргән Минем әткәем Рәхим Сәфәргали, ул чакта әле 13-14 яшьлек малай, сәхнәгә йөгереп менеп, бик дәртле итеп үзе ижат иткән шигырьне сөйләгән Нуретдин абый әткәемне кочаклап алып «Менә милләтнең киләчәге!»— дип алкышлаган икән.
Минем хәтеремдә, әткәем белән әнкәем, һәр кичен диярлек, бергәләшеп, әнкәем мандолинасын да алып, «оешмага» (татар мәдәни-агарту оешмасына) китәләр иде. Анда татар кыллы оркестры, драма, спорт һәм тагын гөрле түгәрәкләр эшләгән була. Төрле яшьтәге татарлар шунда йөриләр иде.
Спектакльләр куйганда, безне дә калдырмый алып баралар иле. «Таһир белән Зөһрә* әсәрен куярга бик җитди хәзерләнүләре ислә. Әткәем белән әнкәем кон саен кичен репетициягә китәләр. Бу спектакльне хәзерләүдә, куюда барлык татар кешеләре катнашты дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Мәсәлән, безнең гаиләдән генә: әткәем—режиссер һәм Зөһрәнең атасы, патша ролен башкара, әнкәем оркестрда уйный, әткәйнен энесе Шәүкәт абый—суфлер, сеңелләре Шәфика. Диләфрүз, Раяна апалар төрле рольләрдә (кәнизәкләр, ягъни җарияләр), 3 яшьчек энем Шәүкый исә Таһирның бала чагын чагылдырган күренештә. Куп гаиләләрдә шулай ук актив катнашканнар иде Спектакльне бүлеп, ике кич куйганнары хәтердә калган. Катнашучылар чын ихласлары белән уйнаганнар, тамашачылар да бик канәгать булганнар.
Уен өчен кирәкле кием-салым, келәм, өй җиһазларын, хәгга кыйммәтле алтын- көмеш бизәкләрне дә өйдән-өйгә йөреп җыйганнар.
' Истәлекне» авторы Зифа Табнева 1937 елда Көнбатыш Кытайдагы Голҗа шәһәрендә Рәхим (1904 1970) һәм Җамал (1907 1982) Сәфәргалиевлар гаиләсендә туган, җыр музыка, әдәбият һәм сәнгать рухы хөкем сөргән гаиләдә тәрбияләнгән Башта татар мәктабендә, аннары рус гимназиясендә башлангыч һәм урта белем аттан 1955 елдан Алматы шәһәрендә яшәп. институтта укый 1999 елдан бирле Казанда яши. Тон белгечлеге буенча инженер-электрик. Тиешле ялга чыккач жнде-енгез ел чамасы Алматыдагы бер рус мәктәбендә (ЗЭнчы) ачылган татар сыйныфларында бататарга ана телендә дәресләр биргән М Г
Шул көннәрдә әткәем, минемчә, тәмам патша образында яшәгән иле. Анын сөйләшүләре лә. күз карашы ла. атлаулары ла башкача иле. Ул гомумән шуклы И кызык кеше иде. Үзенә кызык булып тоелган нәрсә хакында сөйләгәндә лә анын күз карашлары, тавышы, хәтта бөтен кыяфәте дә үзгәрә иле Ул башка кешеләр белмәгән, күрмәгән әллә нәрсәләрне күрә, белә яки күрергә тырыша сыман тоела иле мина. Аны тынлап утыручылар да анын белән бергә үзләре белмәгән бер гажәеп дөньяга кереп киткән кебек күренәләр иле Башлаган эшенә жаны-тәне белән бирелеп эшли, ашарга, эчәргә дә оныта иде.
Минем хәтеремдә Голжала шактый күп спектакльләр уйналган иде Мәсәлән «Галиябану». «Сүнгән йолдызлар*. «Асылъяр». «Көнлекче Әхмәт*. «Бүләк өчен». «Беренче театр»
36-39 елларда әткәем үзе язган «Тормышта хаталык яки жылан» дигән спектакль берничә кат куелган булган Анда төп рольләрне әнкәем (Жамал Сәфәргали) һәм Малик абзый Биктимсров башкаралар Әсәрдә Голжа шәһәрендә булган бер фаҗига күрсәтелгән
1946-47 елларда, мин татар мәктәбенең беренче сыйныфында укыганда, мәктәп балалары өчен «Чәчәкләр арасында» дигән музыкаль спектакль куелган иде Күп балаларны сөйләтеп-җырлатып карап, мине лә сайлап аллылар. Балалар ла. атланалар да бик яратып карадылар. Билетлар сатып кергән керем мәктәп һәм ятим балалар файдасына тотылган
Шул ук елны татарлар Габдулла Тукайга багышланган зур кичә уздырдылар Ул кичәдә дә барлык Голжа татарлары актив катнашканнар иде Без. татар мәктәбенең балалары, чын ихласыбыз белән әзерләнгән илек Тантаналы кичәне әткәем 40 минутлык доклады белән ачып җибәрде Аннан сон мин үзем «Тукай маршы» белән «Васыятсм»не җырлаган идем. Зия абзый Хәсәннең скрипкада уйнавын хәтерлим Мәктәп балалары Г Тукайнын балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр, кечкенә күренешләр күрсәттеләр, мәсәлән. — «Эш беткәч, уйнарга ярый» (Миркасыйм Госманов малай ролендә иде). «Фатыйма белән сандугач* (җырлаучылар: Зифа Сәфәргали Фатыйма. Сагьдия—сандугач), жырлы һәм биюлс «Бала белән күбәләк»—күбәләкләр биюе һәм башкалар Татар оешмасыннан зурлар Г Тукайнын «Яна ысулы кадимче»се белән «Шүрәле* поэмасын сәхнәләштереп күп шигырьләрен дә сөйләгәннәр иде Хәйрия максатыннан лотерея дә уйналган Шулай итеп, бик зур концерт бирелгән иле
Бу вакыйгалар, бу концертлар, татарлар өчен генә түгел. Голжала яшәгән уйгыр, үзбәк, казакъ кебек башка халык вәкилләре өчен дә зур бәйрәм булган иде
Менә без. Голжадагы татарлар, чит илдә яшәсәк тә. шулай тату, халкыбызны, туган телебезне яратып, бердәмлек аны белән тырышып-тырмашып яшәгән, һаман алга омтылган идек
1955 елда СССРга кайткач, безнең татарлыгыбыз зәнгәр томан артында калып югала башлаган төсле булды Күп гаиләләрдә үз тарихын гына түгел, үз телләрен дә оныта башладылар Без Казакъстанда яшәдек, өйдә үз телебездә сөйләшергә тырыштык. Балаларыбызны да үз телебездә сөйләшергә өйрәтеп маташтык »Н)к безгә илебезгә. Казанга кайтырга кирәк, үз җиребездә үзебез булып яшик- дип Казанга кайттык Тик монда үз телендә сөйләшкән, үз тарихы белән якыннан кызыксынган, халкынын киләчәген гәптән уйлап кайгырган татар яшьләрен эзләп табарга кирәк икән
Әллә татар булып калыр өчен чит илләрдә яшәргә кирәк микән ’