Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

Алия Габделхакова

Мөслим ягы КҺПЫ Алия булыр бу! Туган авылым—Тойгелде. Районыбызның һонәри училищесында укып ятмыш Хикәяләр яза башладым бит әле Монысына халык телендә яшәүче җеннәрне кертәсе иттем, һәм. кулымда каләм үзеннән-үзе бии башлады Ничек килеп чыккандыр инде, беренче укучылары—сез.
ТАРТУ КӨЧЕ
ХИКӘЯ
—Кара, кара, нарса уп анда?
—Кая, күрмим ич.
—Әнә бит инде—мәктәп өстендә
—Йә, Аллам, нәрсә ул чынлап та?
—Ул безгә якынлаша бит!
—Әйдә, чаптык тизрәк!
—Ә капчыклар?
—Ташла шул кишереңне! Кишер кадерлеме сиңа, җаныңмы?!
Иртән мәктәп бакчасын карап йөргән бакчачы апа ике капчыкка тап булды Тар-мар китерелгән кишер түтәленә күз төшерү белән эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды ул.
—Тагын кишер урларга кергәннәр! Ничек туймыйлар да ничек урлаган кишерләре тамакларына аркылы килми? Мәктәп бакчасыннан, үз балаларының авызыннан өзеп урлыйлар бит. Тик нигә әле болары кишерле капчыкларын ташлап калдырганнар?
Бакчачы капчыкларның берсен ачып карады Капчыкта чынлап та кишер иде Сукмакта бик нык тапталган ҺӘМ койма буена киткән ике пар эз ярылып ята Камилә апа эз буйлап китте. Тик, ни гаҗәп, коймага җитәргә берничә адым кала эзләр кинәт юкка чыккан Алар урынына ике җирдә көл өеме Камилә апа бу өемнәрнең берсенә иелгән иде, кинәт купкан җил ике көл таучыгын да күккә күтәрде. Ашыгып йөзә башлаган болытлар кояшны бер каплап,бер ачып офыкка юл тоттылар. Ни булыр бу? Каян чыккан бу көл өемнәре? Бакчада учак яктырганым юк бит?
—Камилә апа, без түтәлләрне утап бетердек. Хәзер нәрсә эшлик?
—Ә?—Камилә апа ике көл өеме булган, әз генә көле дә сакланган җиргә тагын бер карап алды да, янә шау-шулы мәктәп мәшәкатьләренә чумды.
—Утап бетердек, дисезме? Әйдәгез, алайса, чәчәкләргә су сибәбез.
—Әй. кыздыра! Бүген дә иртәрәк кайтарсалар иде. Су керергә төшәр идек. Син төшәсең бит, Әлфия?
—Белмим шул. Әни бүген төштән соң әбиләргә барып кайтырбыз дигән иде.
—Бүген үк кайтасыңдыр бит?
—Анысы әнидән тора инде. Килгәчтен үк китеп булмый, әбиенә булышырга кирәк, дисә, мин: «Юк, әни, әбине күрдек, хәзер кайтсак та була»—дип әйтә алмыйм бит инде.
—Мин бергә су керергә төшәрбез дигән идем.
—Икенче юлы инде. Җәй озын бит әле.
—Карале, Әлфия, күрәсеңме, тегендә нәрсәдер ялтырый.
—Кая ул?
—Койма буенда бит, әнә, әнә!
—Юк, күрмим.
—Соң, әнә бит инде, минем урыннан кара.
—Чынлап та!
—Нәрсә микән ул, хәзер карап киләм.
Ранил урыныннан торып койма буена юнәлде. Җемелдәп аның игътибарын жэлеп иткән нәрсә кояшта кибеп яргалана башлаган җир өстендә ятучы балдак икән Тузан арасыннан бары зур яшел ташы гына кояш нурларында балкып торса да, балдак бик затлы иде. Малай аны кулына алып футболкасына сөрткәләде дә, матурлыгына таң калды. Балдакның яшел ташы малайның кулына эләгү белән үк сихри бер нурлар сирпеп балкый башлады.
—Әлфиянең күзләренә охшаган.—диде Ранил ташны сыйпап, аннан кыз янына йөгерде.
—Әлфия, телисеңме, мин сиңа бер нәрсә бирәм?—диде малай, кыз каршына тезләнеп.
—Нәрсә?—диде кыз, малайның серле елмаюы аның да иреннәренә күчте.
—Бир кулыңны.
Кыз бирергә микән, бирмәскә микән дигәндәй тартынып кына уң кулын сузды. Зур яшел ташлы алтын йөзек малайның кулыннан кызның имән бармагына
күчте.
—Абау, нинди матур! Ташы нинди зур!
«Синең күзләрең бу таштан мең мәртәбә матуррак та. яктырак та»,—диясе килде малайның, ләкин нәрсәдер аны тыеп калды, әйтерсең лә. теленнән тотты.
—Ошыймы сиңа? Үзеңә үк булсын,—дия генә алды ул.
—Һайт, пар күгәрченнәр, нәрсә миннән качып кына гөрләшәсез,—куаклар арасыннан гадәтенчә шатыр-шотыр килеп чыккан Зөлфәт Әлфия белән Ранилне каушатып җибәрде. Иң беренче каушавын Ранил җинде:
—Син сандугач булгач та, без күгәрчен шул.
—Әи. шаяртканны да аңламыйлар!—Зөлфәт киемнәрендә кысылып калган ботакларны кага-кага иптәшләре янына чирәмгә чүгәләде.—Ә сез ишеттегезме соң әле, безнең мәктәп бакчасына НЛО төшкән бит!
—Булыр инде. Төшкән ди, хәзер!
—Кем күргән?
-Әоа аби курган. Биллени-ааллаһи. ди. Очыл йөри иде. ди. Мактап естендө асылынып та торды әле, ди.
—Карт кешегә нәрсә күренмәс. Бигрәк тә ялгыз карчыкка.
—Чынлап, ди. Антлар эчә. Сезгә дә сөйләр әле. Ярты авылга сөйләп чыккан инде.
—Тәлинкә сыман диме соң?
—Юк шул менә, утлы шар кебек, ди.
—Ә сез беләсезме. НЛО тагын сигарет рәвешендә дә була икән бит.
—Кер юу машинасы формасында да булмыймы тагын?
Зөлфәтнең шаяртуына каршы Әлфия дә ярым шаяртып җавап бирде:
—Белмим. Фән бу турыда берни дә сөйләми.
—Мөхәммәтҗанованың да белмәгән нәрсәсе булыр икән,—Зөлфәтнең класс җитәкчеләре Алсу Аиратовнага охшатып сөйләвенә дуслар түзеп тора алмадылар, икәүләп пырхылдап көлеп җибәрделәр.
—Нәрсәгә болай сөенәсез әле. Өйгә кайтасыгыз килми мәллә?
«Низаг» кушаматлы Альфредның килеп чыгып, шундый кызык минутларны бозуына ачулары килсә дә, «өйгә», «кайту» сүзләрен ишеткәч, сөенеп мәктәп ишегалдына юнәлделәр.
Өйләренә гел өчесе бергә кайта алар—Ранил, Әлфия, Зөлфәт. Нәкъ саналган тәртиптә. Әлфия уртада, ике джентельмен ике ягында. Бергә кайтуның хикмәте шунда, дуслар гына түгел, күршеләр дә әле алар. Нәкъ шул ук тәртиптә— Әлфияләрнең ихатасы уртада, Ранилләр аларныңсул як күршеләре. Зөлфәтләр— уң. Бу өч дус арасында уртаклыклар шулхәтле күп ки, алар дус булмасапар. бу сәер дә булыр иде. Бер үк сыйныфта да укыйлар әле алар, тугызны тәмамладылар, өстәвенә өчесе дә спортка мөкиббән. Бигрәк тә йөгерү белән футболны яраталар. Соңгысын исә уйнарга гына түгел, карарга да әле. Өчесен дә су буеннан куып та кайтарып булмый. Күршеләренең, әти-әниләренең: «Бакага әйләнеп бетәсез бит инде».—диюләренә каршы Зөлфәт, йөзенә бик тә белдекле кыяфәт чыгарып:
—Йөзәргә яратабыз шул без, үтрически!—ди.
«Үтрически» ни дигән сүздер инде, ансын Зөлфәтнең үзеннән сорарга кирәк.
Бер сыйныфта уку гына түгел, бер тирәдә утыралар да әле дуслар. Бер көнне Әлфия белән Ранил утырса, икенче көнне Зөлфәт утыра.
Әниләренең исеменә кадәр бер аларның—өчесенең дә Наилә.
Кайчагында дуслар бер ел элек кенә дуслашканнарына ышанмыйлар да.
Нәкъ бер ел элек Ранил җиде ел буш торган ихатада хәрәкәт күреп сәерсенгән иде. Шул ук кичне койма башында утыручы кызны күрде. Бу кыз Ранил белән бер яшьләрдә булып, Көнчыгыш әкиятләрендәге шаһинәне хәтерләтә иде Калын кара толым, нәфис йөз сызыклары, ә иң мөһиме.—зөбәрҗәт ташыдай яшел күзләр. «Чибәр. Яңа күршедер бу. Танышасы булыр»..
—Песи баласы, нишләп утырасың койма башында?—малай койма буена килде Кызның исә әллә ни исе китмәде, ләкин уенга кушылды:
—Чыпчык аулыйм, күгәрченкәем—диде ул. малай үз гомерендә күргән иң матур елмаюны бүләк итеп,—Чыпчыкларыгыз бик күп икән. Мин Әлфия булам— сезнең рөхсәтегез белән, күгәрченкәем.
—Ә мин, пескәем, сезнең рөхсәтегез белән. Ранил
—О, нинди матур исем. Бу сезнең бакчагызмы?
—Әйе.
—Чәчәкләрегез дә матур икән.
Ранилнең беркайчан да бу кадәр комплимент ишеткәне юк иде әле Бигрәк тә кызлардан. Ул оялып күзләрен яшерергә тырышты. Әлфиянең исә бер нәрсәгә дә артык исе китми иде. күрәсең. Ул биш минут элек кенә танышкан малай белән төрле-төрле темаларга бик иркен сөйләште. Бераздан Ранилга бу кыз белән туганнан бирле таныштыр сыман тоела башлады. Шуннан китте дә инде дуслык. Бераздан бу дуслыкка Зөлфәт тә кушылды. Туганнан бирле күршедә генә яшәп, бер кәлимә сүз дә алышмаган малайлар үзара да аерылышмас дусларга
әйләнделәр. Монда төп тырышлыкны Әлфия куйган иде. Дөресрәге, бернинди дә тырышлык куймыйча җиңел генә дуслаштырды, берләштерде ул аларны. Гомумән. Әлфиягә бөтенесе дә җиңел бирелә иде. төгәл фәннәрдән башка. Ләкин уку—уку инде ул.
Әлфиясез су керү дә кызык түгел иде. Аз гына чумып алдылар да яр буендагы комга кибенергә утырдылар.
—Әллә ничек рәхәт түгел бүген. Иртән әйбәт иде әле. ә кичкә таба әллә нәрсә генә булды да куйды. Күңел күтәрелми. Нидән икәнен үзем дә аңламыйм. Зөлфәт уфтанып комны казый башлады. Дустының күңеле нидән күтәрелмәгәнлеген аңлый иде Ранил. Үзендә дә нәкъ шундый ук хәл: күңеле тынычсызлана, урын таба алмый. Чөнки яннарында Әлфия юк.
—Нишли икән ул хәзер?
Ранил кем дип сорап та тормады. Болай да билгеле бит.
—Әбисенә булышадыр. Йә безнең кебек берни дә эшләмидер.
Тагын тынлык урнашты. Әлфия булганда мондый тынлыкларны аның үзе кебек үк нәфис йомшак тавышы боза иде. Бар нәрсә, хәтта тынлык та Әлфиянең хәзер еракта—күрше авылда икәнен искә төшереп күңелне тынгысызлый.
—Әй. оеп утырмыйк әле! Әйдә, мәктәп бакчасына киттек—камырлык ашарга. Камилә апа рөхсәт итте бит! «Ботакларын гына сындырмагыз».—диде.
—Син сындырмыйсың инде.
—Мин —бөтен ж^рдә, шул исәптән куаклыкта да бәрелеп-сыдырылып йөрүче малай сүз табалмады,—мин... мин ___________
—Син. син. Иә, ярар инде. әйдә. Барыбер йокы килми, өйгә кайтудан файда юк.
Мәктәп бакчасы тын. Тик койма буендагы куаклыкларда гына ара-тирә билгесез кош сызгырып ала.
—Саграк йөр әле. Мәктәп коймасын буе белән үк кубарып аласың бит. Синең туфан үзенчәлекләрең белән циркта чыгыш ясарга кирәк.
—Нинди туфан үзенчәлекләре инде ул тагын?
—Бөтен нәрсәне җимерү.
—Синең үзеңнең бернәрсә дә җимергәнең юк диярсең.
—Җимерү белән җимерүнең аермасы бар аның. Үз гомереңдә бер-ике нәрсә вату белән кулың тигән һәр нәрсәне вату бер түгел инде.
Мәктәп коймасындагы песи сыймалы гына тишектән кергәч, малайларны горурлык хисе биләп алды. Яз көне чәчкән, жрй буе үзләре карап үстергән
бакча гөл кебек балкып тора иде. Әлбәттә, бу бакчаны шулай гөл итеп тотучы ________
Камилә апалары, ләкин укучыларның да өлеше зур.
—Ни өчен яратамдыр шул камырлыкны? Төшләре дә эре юкса.
—Әлфия дә ярата иде аны.
—Карале, нигә һаман «иде» дә «иде» дисең. Үлмәгән бит ул, югалмаган— күрше авылга киткән нибары,—диде Зөлфәт, Илсафның мәгълүм җырына туры китереп —Иртәгә кайта бит инде ул. Бүген шунсы рәхәт—йөгерәсе юк. Беркем дә ..Көрәшче малае, ә үзе спорт белән шөгыльләнергә иренә»—дип бәйләнми. Ранил. ә менә син. Ранил! Син кайда? Мәрткә киттең мәллә, ник эндәшмисең? Мин монда җүләр кеше кебек тик кычкырып йөрим.
—Тс-с-с, Зөлфәт. Әйт әле, каравылчының эте бармы?
-Нинди эт ди инде ул. Эте булса кишер каракларын алла кайчан каптырган булыр иде.
—Якын тирәдә дә зур эт тотучылар юк бугай.
—«Низаг.ларның немец о.чаркасы бар. Ни пычагыма кнрак еле ул сиңа' Минемчә, бу немец овчаркасы түгел.-диде Ранил. Залфатнең соравын ишетмәгән дә төсле.
Зелфат Ранил ымлаган ккка карады. Иламсез зур эт канчандыр кишер түтале
булган, кишерләре йолкынып урланып беткәнгә Камилә апа буш түтәл кыяфәтенә китергән ж^рдә иснәнеп йөри иде. Зөлфәтнең этнең токымын әйтергә дип ачылган авызы ябылмыйча калды. Эт чын-чынлап куркыныч иде. Зур гәүдәсе кара йон белән капланган, бәпәкәйрәк пәке хәтле тешләре авызына сыймыйча калкып чыканнар, күзләрендә тәмуг уты яна.
—Бу, бу... Бу, беләсеңме, Баскервильлар эте!—диде Зөлфәт, шундьй куркыныч кыяфәтле эт күргәндә дә югалып калмыйча, шаяруга сәбәп табып.
—Бәхәсләшмим,—диде Ранил, куркудан көрмәкләнә башлаган телен көчкә әйләндереп,—Йә, нишлибез?
—Күзәтик әле. Бәлкем, безне күрмәс.
Эт пөхтә итеп ясалган түтәлләрне әрле-бирле урады, бер иснәде, бер казыды. Түтәлләр кабат бомба шартлап туздырылган кыяфәткә керделәр. Камилә апаның бер көнлек хезмәтен юкка чыгаргач, эт иснәнә-иснәнә койма буена китте. Бер урынга җиткәч, туктап таптанырга тотынды. Төшеп килүче караңгылык этне малайлардан хәйран капласа да, Ранил ул урынны таныды. Бүген иртән үзе йөзек тапкан тур бит бу. Эт бер җирне, бер Һаваны исни-исни улый башлады. Аның улавы кыяфәтеннән дә килбәтсезрәк иде. Кинәт эт тынып, хәрәкәтсез калды.
—Ул безне сизде бугай.
—Мөгаен.
Этнең уттай янган күзләре туп-туры малайлар яшеренгән якка төбәлгән иде
—Фикерләр бармы?
—Бар. Йөгердек!!!
Ничек итеп камырлык чәнечкеләренә кадала-кадапа куактан төшүләрен дә бакча артындагы биек койма аша сикереп чыгуларын да сизми калды малайлар Иләмсез этнең куамы, юкмы икәне белән кызыксынып та тормыйча, чапканда алар үзләрен һәр көн иртән йөгерергә күнектергән Әлфиягә рәхмәт укыдылар
—Кайда йөрдегез, чукынмыш малайлар? Борчылып беттек! Һәм нигә болай янып пештегез, артыгыздан шайтан куды мәллә?—дип өзгәләнгән әниләренә малайлар: «Шайтан гына булса икән»—дип, Ранилләрнең печәнлегенә менеп сыздылар. Куркудан йокылары качкан булса да, алжу үзенекен итте, башлары хуш исле печәнгә тию белән йоклап та киттеләр. Тик бу юлы йокы татлы булмады Төне буе шайтан эте белән саташып чыкты малайлар. Җитмәсә, иртән әтиләре белән җитди сөйләшү көтә иде үзләрен.
Дмамы кшт е < анОа

 

Айсылу Галиева

КАЙФ
ХИКӘЯ
Ул күзләрем ачты Һәм:
—Үләсең, үләсең би-ит,—дип, кулларын сузып үзенә таба килгән яшел гөберле баканы күреп катып калды. Селкенер иде, бөтен тәне кыйналган кебек, хәле юк; кычкырыр иде. теле кибеп аңкавына ябышкан. Ә теге хәшәрәт якынлаша, куллары белән аңа кагылырга итенә, башына үрелмәкче була. Тәнендәге ябышкак төерләр шундый чиркангыч. косасын китереп укшыта, ә эчендә чыгарлык берни калмаган. Инде баканың яшел тырнаклары чәчләренә килеп җитте... Беттем дигәндә, каян көч килгәндер, сикереп торып, муенына ябышты:
—Кит. кит, тимә миңа,—дип аны буа башлады. Бака көчле, сөяккә генә калган кулларны алып ташламакчы була, тик үлем куркыткан кешене тиз генә җиңеп буламыни?! Имде җиңдем, инде ектым, будым дигәндә колакларын:
—Нишлисең?—дигән тавыш ярып керде. Ул аркасына "дын*" итеп бәрелгән урындыктан айнып китте.
—Нишлисең? Үзең беткән генә җитмәгән, икенче баламнан да мәхрүм итәсеңмени?—Әтисе кычкыра. Каян килеп кергән ул монда? Табарлык җиргә качмаган иде бит?! Келәшчә сыман куллар бака муенын эләктергән бармакларны яза башлады. Тукта, ә бака кая киткән соң, сеңлесе каян килеп чыккан монда?
Ярымаңсыз сеңлесен селкетергә тотынды ул:
—Алсу, Алсу, син нишлисең? Тор, тор. ятма! Нишләттеләр симе?—дип үкси үк башлады.
Алсу күзләрен ачты, нидер әйтмәкче булды, ахры, иреннәре селкенде, әмма Рафил аны ишетмәде. Әтисе кычкыра-кычкыра. каргана-каргана кемнедер тирги иде, хәтта сүзләре дә миенә барып җитә алмады. Кемнәрдер кереп, аны өстери башлады, ул алар белән сугышты, карышты, ахырында миңгерәеп, каядыр очты...
Гамакта селкетәләрме соң аны, таган атындыралармы, шундый рәхәт, очадыр шикелле Күптән, теге көнне Гераларда утырганнан бирле мондый халәтме кичергәне юк иде. . Хәрәкәт кисәк тукталды, ә ул инерция буенча селкенүен дәвам итте. Китереп төрткәнгә күзләрен ачса, Наил абыйсы:
—Чык машинадан, әйдә, киттек,—ди.
—Без кая?
—Хастаханәгә.
-Алсуга ни булды' Кая ул! Ник айтмисез?-Сораулар җа.алсыз калды,- Әйтегез?! Кая минем сеңлем?!
—Анда.—дип төрттеләр,—атла.
Ул ниндидер капкалар, сакчылар, тимер ишекләр аша үтте. Әтисенең:
—Берәр ай ятар инде.—дигән сүзләре колагына керде. Башыннан, әнә, Алсу монда икән, ник бер ай, ни булган аңа дигән уйлар йөгереп узды. Мин дә аның янына барам, күрәм хәзер дип уйлады. Тик уйлары тыңламыйлар, әйтәсе сүзен әйтәсе килеп әвызын ачса, сүз әйтергә теле әйләнми иде.
Ап-ак стеналар аша узып, бер ишеккә төртелделәр. Ишек шалтырап ачылды, каршыга зәңгәрдән киенгән бер, актан киенгән ике кеше чыкты. Зәңгәр киемлесе әтисенә кызу-кызу нидер аңлатты, ниндидер кәгазьләр бирде дә. Рафилгә, "әйдә",— дип кул изәде. Ул зәңгәр киемле артыннан кызу-кызу атлады. Алда тагын бер ишек пәйда булды, ул ишекне ачып керттеләр, караватка таба ымлап, чыгып киттеләр. Буш карават янына барып утыргач кына Рафил үзен хастаханәгә китерүләрен аңлады.
—Ник? Ачыгыз!! Мин авыру түгел! Өйгә кайтарыгыз!—дип бик озак кычкырды, ишекне төйде ул. Тавышы ишетелдеме-юкмы, ишеккә суга алдымы-юкмы— чынбарлык белән уйлары арасында чикләр югалды. Ул тагын каядыр очты..
—Ашыйсыңмы?—дигән тавышка айныды. Бөтен тәне авырта, сөякләре дә сындырып ташлаган шикелле, керфекләр, күз кабаклары бер-берсенә ябышкан әллә, күз дә ачылмый. Күзне ачкач та, тавыш иясен таба алмый интекте, карашы әллә кая, мангай сөяге астына китә. Теге тавыш:
—Җирәнгеч нарк,—дип төкереп куйды.—Аша! Сезне монда тотасы түгел, үтереп бетерәсе бар, кеше түгел инде сез.
Рафилнең аңа каршы әйтәсе, мин нарк түгел, диясе килде, тик анкауга ябышкан теле генә сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. "Сс",—дигән авазыннан соң, тавыш иясе пластик стакан белән су йоттырды. Су капкач та хәл яхшырмады, йотылган су бугазны әчеттерде, аның нәр сантиметр юлы гүя Рафилнең үңәчен, бугазын ашказанын ертып, каезлап бара иде. Ул, ыңгырашып, стаканны кисәк үзеннән этәрде.
—Эч-эч, судан гына үлмисең, синең организм үзе сплош агу инде,—дип дөбердәде теге тавыш. Күзләрен үзенә буйсындырып, тавыш ягына борылды Рафил: ап-ак киемле озын, таза берәү.
—Син кем? Мин кайда?
—Җирдә әлегә. Газраил түгел мин. санитар.
Рафилнең күзләреннән яшь тәгәрәде, ул исән икән әле! Ләкин күпмегә? Бер исән җире дә юк шикелле, эчкән су да күпме газап китерә. Теле дә әйләнми
Ишек тагын шалтырап ачылды. Ике кул Рафилне караватка сузып салды да. йомшак җиренә борау тыктымыни? Кычкырырга тавышы булса иде!!! Ул борау башыннан чыккан кайнар сыеклык бөтен арт битен кисте. Болай җәзалаганчы ник үтермиләр генә, ни өчен, дип ыңгырашты ул ҺӘМ тагын каядыр очты Очканда теге борауның кулларын аркылы тишеп чыгуын ҺӘМ кан тамырлары буйлап нәрсәнеңдер йөгерүен тойды.
Аны әнисе уятты. Ап-актан киенгән әнисе күзенә карап тора, үзе ачуланган, нәрсәгәдер үпкәләгән дә төсле. "Әнием, калдырма мине монда, мине монда үтерәләр, алып кит үзең белән,"—дип ялына башлады Әнисе сүз әйтми генә палата ишегенә таба атлады, ә ул, тезләнеп мүкәләп барып, әнисенең итәгенә ябышты: "Калдырма мине, зинһар, кызган, син мине яратасыңбит. кызгана идең бит. калдырма, әнием! Әнием!!!",—дип үкседе ул. Ишек яңагына тотынып басты, ишектән чыгып, әнисе артыннан китте.
—Кая барасың?—дип каршына чыккан ике ак киемлегә:
—Әни белән китәм, әнә бит, күрмисезмени, әни мине алырга килгән,—дип әнисенә күрсәтте,—әнием, әйт инде үзең,—дип инәлде.
Каты куллар аны тотып кирегә өстерәде
—Әнием, калдырма мине, әнием, ал мине үзең белән, әнием,—дип бәргәләнде
12. .к V
сугышты ул,—өйгә кайтасым килә, әнием!..
Аны тагын караватка тотып аттылар, кул-аякларын каядыр тарттырдылар, ике кулга тиң теге борау тагын кереп китте. А-аааа!.. Аны Гайса шикелле кадакламакчы булалар, ахры! "Миңа бит әле 22 генә, тимәгез, үтермәгез мине,"— дип ялварды ул, маңгаена төшкән йодрыктанмы, тагын аңын җуйды.
...Көн исәбен белми, монда ничә көн аунавын белми, шулай да бүген үзен яхшырак хис итә иде. Тәне дә авыртмый шикелле, тик баш чатнавына түзеп булмый. "Эх, ярты гына доза булса, ничек күңелле булып китәр иде!" Ул хәтта төкерексез теле белән иреннәрен ялмап алды. Бу хакта уйлау белән тән тагын сулкылдап авырта башлады...
—Ашыйсыңмы?—янә теге тавыш. Тәгәрәп кергән өстәлгә карагач кына ничек ашыйсы килүен аңлады: стакан белән чәй, ике телем кара ипи, бәрәңгеле шулпа мизгел эчендә шуып кереп китте. Ул бүредәй ач күзләре белән санитарга карады: тагын бармы? Тегесе аның тумбочкасыннан пакет белән кефир, сохари чыгарды. Карале, кефир белән сохаридан да тәмле әйбер юк икән, дип нәтиҗә ясады ул. Аның сохари ашамаганына унбиш еллап бар инде, кефир эчмәгәнгә шулай ук бик күптән. Тамак туйгач, Алсуны искә төшерде. Сеңпесе нишли икән? Яраткан сеңпесе, бердәнбер сеңпесе. Аны буа башлаганы искә төшеп, үзен-үзе күралмас хәлгә килде. Нишләдең син, Рафил?! Сине әниең кебек яраткан бер генә кеше бар бит. ул да булса Алсу. Ул гарьлегеннән елый ук башлады.
—Үзеңне ничек хис итәсең?—монысы теге көнне кул изәгән зәнгәр киемле табип.
—Ярый инде,—дип сыгып чыгарды ул.—Мин күптәнме монда?
—Ун көн була,—дип елмайды табип.—Сизелмәдеме?
Рафилнең күзе маңгайга менде. Ун көн? Ун көн саташып ятканмы ул? Табип тавышы яңадан дөншга кайтарды:
—Стажың ничә ел?
—Нәрсә?
—Кайчаннан бирле кадаласың?
—Өч.
—Алдашма, күбрәк.
—Биш, алдагы икесе шаярып кына иде.
—Дәваланасың киләме?
—Мин бәйле түгел. Мин тора алам. Теләсәм хәзер үк ташлыйм.
—Ташла...
Әйтүе ансат. Баш чатнамаса иде ул, сөйләшер иде Рафил синең белән. Үзең риза булыр идең. Ул бит бөтенләй башка дөнм! Эх, теләсә каян таба торган Гера булса иде монда! Ул тумбочкасын актарды. Кефир, ипи, чәй... Ә чәйне яндырып караса?.. Кесәләрен актарды, зажигалкасы юк! Эх... Болай гына кабып чәйнәп карыйм алайса... Алай гына булса икән! ..
Тәгәрмәчле өстәл тагын килеп керде. Юк, ашарга түгел, тагын теге ике санитар Һәм шприцлар тоткан шәфкать туташы—олы, юан гәүдәле түти. "Безнең шприцлар кечкенә генә иде”,—дип уйлап өлгерде ул, караватка сузып салдылар да, венасына укол җибәрделәр.
—Ни бу?
—Сөйләшә башладыңмыни инде?—дип сорауга сорау белән җавап бирде түти.—Организмыңны чистартабыз, пычракларыңны юдыртып чыгарырга кирәк бит. Безнең эшләгән бушка гына китә шул. Кыйбатлы даруларны чүплеккә ташлау гына, чыккач өр-яңадан башлыйсыз.
—Мин чынлап түгел бит..
—Сезнең бөтенегез дә шулай ди. Изоляцияләп куйганда батыр сез, өйгә чыккач кына кулдан ычкынасыз.
"Теләсәм ташлый алам мин.—дип уйлады ул шәфкать туташының укол ясавын
битараф кыяфет белән күзәтеп.—Компаниядә башкалардан аерылмас өчен генә бит ул. Бергә җыелабыз да. башкалар кәефләнгәндә карап утырыйммыни?"
—Әй, улым, минем кече кызым белән бер яшьтә генә бит әле син. Уйлыйм да, шәһәрнең бөтен егете шушындадыр шикелле Киявең дә наркоман булып чыкса... Алла сакласын инде. Барыгыз да кызык өчен дип башлыйсыз шул сез...— Таякка беркетелгән эләктергечкә әллә нинди сыеклык тутырылган банканы беркетә- беркетә юан түти шулай сөйләнде.—Тик кенә ят хәзер. Селкенсәң, шприц ычкыньл, веналарыңа Һава керә дә үләсең. Ятасыңмы?
—Ятам,—диде Рафил калтыранып, үләсе килми бит!
—Үлемнән куркасыз сез барыгыз да,—дип сүрән елмайды түти.—ә передоздан үләргә курыкмыйсыз.
Түти чыгып китте.
Рафил үз язмышына ияләште шикелле. Ишек төбендәге сакчыларга да. кара ипи белән суда пешкән боткага да... Тәне дә авыртмый. Үзе генә булгач, кайф алырга теләү хисе дә каядыр качты. Аның бары тик өйгә кайтасы, сеңлесен, әтисен күрәсе, алардан гафу үтенәсе килә иде. Монда кешегә килергә ярамый шул, нәкъ төрмәдәге шикелле: передача кертәләр, үзеңне чыгармыйлар.
Аны хастаханәдән алырга әтисе белән Алсу килде. Бик гаепле иде Рафил әтисе алдында да, сеңпесе алдында да. Шикләнеп, сынап үзенә карап торган Алсуны кочаклап алып, озак торды ул. "Гафу ит мине,—дип пышылдады—Мин үз акылымда түгел идем, ахры. Син булмасаң, миңа да яшәргә кирәкми."
—Син кайткач тагын үзгәрерсең инде, абый.
—Юк, юк, бетте. Бүтән якын да бармыйм. Ант менә.
Сүз ялганмады. Әтисе дәшми генә руль өстеннән юлга карап баруында булды, Алсу, сиздермәскә тырышып, көзгедән абыйсын күзәтте. Арткы утыргычка кереп чүмәшкән Рафил моннан соң тормышының ничек дәвам итәчәген күз алдына да китерә алмый иде.
Кайтып кергәч, өй эчен танымый торды ул: ник шулай шыксыз, шып-шыр соң ул? Залда телевизор юк, кухнядагысы да әллә кая киткән. Микроволновка да. тостер да юк. Бүлмәсендә музыкаль үзәк урынына ниндидер кара төстәге иске радио тора. Өстәлдәге компьютер юкка чыккан. ОУО күренми.
—Абый, юын, әйдә, ашап алабыз,—дип эндәште сеңпесе.
Ваннага керде. Кара, безнең ванна болай иркен түгел иде бугай дип уйлап кына бетерде, кер юу машинасының юклыгын күрде.
Өстәл янына утырыштылар. Алсу ит белән бәрәңге кыздырган, хастаханә ризыгыннан тәмам туйган Рафил комсызланып шуңа ябышты. Әтисе да, Алсу да дәшми генә аны күзәтүләрендә булдылар.
—Ә микроволновка кая соң?
—Үзең алып чыгып киттең бит. Синнән сорасак кына инде,—диде әтисе.
—Тостерда, телевизорда, компьютерда. Телефоннарны өр-яңа бпендер белән видеомагнитофонны әйтмим дә инде,—дип санап китте сеңпесе,—хәтта кер юу машинасын да.. Ничек күтәрә алдың аны?
—Сез... Сез чынлап әйтәсезме? Кер юу машинасын—мин?
—Син инде, хастаханәгә саласы көнне Гералардан эзлап таптык. Машинаны сатып, шуларда утыра идегез.
__ Мин, мин аларны түләрмен, алып кайтырмын,—дип мыгырдады Рафил
__ Ничек итеп?—әтисенең карашы бораулый иде аны.—Канларга илткәнеңме
беләсеңме соң?
__ Иртәгә үк эшкә керем, мин аларны кире сатып алам. Барысын да иске генә
төшерәм дә...
—Без сиңа ышанмыйбыз, Рафил,—диде әтисе —Башта эшкә урнаш, аннары сөйләшербез бу хакта.
Алсу—укырга, төшке аш вакытымда гына сорап кайткан әтисе эшенә китеп барды. Рафил үзе генә калды. Өстәлләрне җыештырып, юынып алгач, ул тагын бер тапкыр өйне әйләнеп чыкты. Боларның барысын да ул алып чыгып бетердемени соң? Телевизорны алганда ничек сөенгән иде ул! Плазма экранлы, соңгы модель дип дусларына да мактанды бит әле! ӘУЭ ны туган көненә Наил абыйсы бүләк иткән иде. Кер юу машинасын әнисенә 8 мартка бүләк иттеләр. Берсе дә калмаган. Аңа шундый күңелсез булып китте. Әллә Эдикка шалтыратып карыйсы инде?
Телефон номерлары язылган блокнотын эзли-эзли хәлдән тайды Рафил. Юк кына бит! Әллә үзе югалткан, әллә ташлаганнар. Һич таба алмады. Нишләргә? 09 дан шалтыратып сорарга була. Аның өчен фамилия, йорт номеры кирәк. Эдикның фамилиясе хәтердә, йорты юк кына бит! Уйлый торгач, аның үзләре йортында ук, бишенче подъездда гына яшәвем искә төшерде. Хәтер бөтенләй беткән! Радиотелефонны эзлим дип, база янына килсә, анысын да алып чыгып китүе исенә төште. Дисклы иске телефон куйганнар.
Трубканы Эдикның әбисе алды.
—Исәнмесез, әби, Эдик кирәк иде.
—Кем сорый аны?
—Рафил.
—Юк Эдик! Ничек монда шалтыратырга оялмыйсың? Каһәр сукканнар! Эдик исенә төшкән!—Әби каргана-каргана трубканы атып бәрде, ахры, теге якта шалтырап төшкән тавыш ишетелде, ПИП-ПИП дигән кыска гудоклар яңгырады.
Рафил трубканы ташлады да диванга сузылып ятты. Эдикның әбисе аны ярата, килгән саен, әйдә улым, әйдә, дип каршы ала иде. Ник үзгәргән соң әле ул? Эдик кая китте икән? Мобильнигы юк инде аның хәзер. Башта Рафилнекен, аннары аныкын сатканнар иде. Ярар, Алсу кайткач аннан соратып карар. Гералар нишләп йөри икән, шалтыратып карарга кирәк булыр. Аның уйларын телефон тавышы бүлде.
—Алло. Рафа, синме?
—Жемя! Сезне уйлап ята идем, ярый әле шалтыраттың.
—Югалдың син. Ялына-ялына сорагач, сеңлең генә әйтте хастаханәдә ятканыңны.
—Безнекеләр ничек? Эдикка шалтыраткан идем, әбисе ачуланды.
—Эдик юк. ике атна була.
—Ничек?!
—Передоз. Гераны бер атна элек скорый алып китте. Ул реанимациядә бугай.
—Тоже?
—Гепатит булган. Саняда да. Бер шприцтан күчкән.
—Ә син?
—Миндә юк. Мин беренче була идем бит. Шуңа эләкмәгәндер. Хәзер безнең яңа компания. Искеләрдән мин генә. Наилләрдә жыелабыз.
—Кем ул Наил?
—Күрше йортта тора. Әяе ул күптән түгел генә башлады. Әёде. «үрешик Синең кайтуны да отмечать итәргә кирәк.
—Мимем акча да юк, алып чыгарлык әйбер дә юк.
—Наилда бар. Ул сыйлый. Берар сәгатьтән кереп алырмын Ниһаять! Бер ай ничек түзгән бер сәгатьне уздыра алмын тинтерәп бетте Рафил. Бер тена доза! Аннары берни да кирәкми. Аннары ташлаячак! Соңгы тапкыр. Әтисе да. сеңлесе да сизми да калыр. Бер генә тапкыр! Шунда юан
^Гб.=1^Г-юкС.'1^ГтГ“3 ~ -,ң
..-ч - г- ,, е 'үтел, мин соңгы тапкыр гына "
Ә син барма. Бүген үк ташла. к
"Минем аны тагын бер генә татып карыйсым килә. Аннары ташлыйм."
"Соңгы тапкырың яңасының башы булачак."
"Соңгысы итеп кадыйм да, бетерәм."
"Эдик кебек итепме?"
Әллә өнендә саташамы соң ул? Юан түти әллә кая китте, аның эчендә ике Рафил көрәша башлады. Ни булды соң?! Эдик кебек буласы килми!
Домофон тавышы яңгырады. Женя. "Ачам хәзер."
Ачкычны йозак тишегенә тыккач, икенче Рафил каршы төште:
"Бетәсең. Ачма! Чыкма!"
"Кит әле! Юлда торма!"
"Бир ачкычны!" Икенче Рафил ачкычны унитазга илтеп ташлады.
"Нишлисең?!"
"Беркая да бармыйсың?" Ишектәге кыңгырау колакны яра. Рафил, ачкыч эзлим, дип кычкырып, куллары белән унитазга кереп китте. Агып китә алмаган икән, менә ул! Калтыранган куллары белән ишеккә китте.
"Туктыйсыңмы син, юкмы?!"
"Тотма мине!”
"Бир ачкычларны!"
Ачкычлар балкон тәрәзәсеннән җиргә очты.
"Бар, артыннан сикер! Ичмасам, тәрәзәдән сикереп үлгән диярләр." Сигезенче каттан сикереп кара син!
Рафил кире ишеккә чапты. Кыңгырау шалтырапмы шалтырый. Теге яктан ишек кагалар. Рафил чарасызлыктан йодрыклары белән ишекне бу яктан төя башлады. Тышланган, әллә ничә йозаклы, ике катлы ишеккә Рафилнең сугуы нәрсә инде ул! Тәмам хәлсезләнеп идәнгә утырды ул. Кухняга чыгып, су эчеп карады, хәле яхшырмады. Көн саен болай булырлык булса, ник яшәргә соң?
Ишек артында нидер кыштырдады. Әьә! Женя ачкыч тапкан, ишекне ачып чыгара хәзер! "Чыгасың да, тагын чумасың?"
Әтисе белән Алсу кайткан икән. Сыдырылган ишекне, суга баткан туалетны, ярымаңсыз коридорда утырган Рафилне күреп, Алсу шундук телефонга ябышты. Әтисе аны селкетә башлады: "Нишләдең? Тагынмы?"
"Кире илт мине, әти! Мин түзә алмыйм, кире илт, йә үзең үтер,—дип әтисенең аякларына ябышты ул.—Бикләп тотмасагыз, мин чыгып китәм Женя килде Ачкыч урамда ята... Эдик үлгән... Мин дә үләм. Кире илт!”
"Мин булышырмын. Әмма син моннан үзең чыгарга тиеш." Монысы— алла әтисе, әллә икенче Рафил иде шунда, аңламады

Айдар Җамалиев

БЕРЕНЧЕ КҮБӘЛӘКЛӘР
Күршедә яшәгән бер кыз биргән сөтне эчкәч, мин изрәп йокыга киткәнмен. Төшемдә кояшлы болында, чәчәкләр арасында күбәләкләр куып йөрдем Ниндиләре генә юк иде аларның!
Гөлләрнең иң матурларына куналар да, таҗлары белән кушылып китәләр Аерып та булмый үзләрен. Ә тәпи очына гына басып, яннарына килә башласам, очып китәләр. Артларыннан куа-куа,берзаман үзем дә күзне чагылдырган кояш нурларына басып күккә менеп киттем. Әйе. мин оча идем
Ниндидер дулкынлану белән уянып киттем. Урамга күз салсам, караңгы да төшеп беткән. Ә без чыгып йөри торган тишектән кереп торган утта нәрсәдер ялтырап китә иде. Гүя урамда күбәләкләр оча. Тик бу уй мине озак биләмәде Мин ашыга-ашыга әнием янына төшемне сөйләргә йөгердем. Өни әйтә, әгәр төштә очсаң, үсәсең, ди. Ә мин бер дә үсмәгәнмен, наман шундый ук нәни песи баласы булып калганмын.
Битемне тәпиләрем белән сөрткәч, мин урамга чыгып керергә булдым. Күңелдә ниндидер дулкынлану, ашкыну туды, йөгерәсе, сикерәсе, уйныйсы килеп китте. Абыйларым да шунда куышып уйныйлар булса кирәк, бәлки. Сарбайны да очратырмын..
Әни әйтә, без бер йортның подвалында яшибез, ди, ә бинаның өске катларында кешеләр торалар икән. Мине сөт белән сыйлаган кыз да шунда. Ул шундый ягымлы, беркөн мине үзләренә дә алып кергән иде, тик никтер әниләре ачуланды, шулчак мин дә әниемне искә төшердем, никтер елыйсы да килеп китте. Бик мияулагач, мине җибәрделәр Шуннан соң ул мине аледән-әле тәмнүшкәпәр белән сыйлап тора. Ул зур кыз инде. Кайчак аның янына чәчәкләр күтәреп абыйлар да килеп йөри. Кайберләре астына кара түгәрәкләр беркеткән нам сасы ис чыгарып торучы тимер тартмаларга утырып киләләр. Әни әйтә «бу— машина»,—ди.
...Урамга чыксам, караңгыда баганалардан агып торган ут эчендә төнбоеклар йөзә. Ул төнбоеклар белән бөтен җир тулган. Менә нәрсә ялтырап торган икән бит, әй: селкенмичә, тәрәзәдән бөркелгән балык исенә дә игътибар итмичә, беренче яуган карны күзәтә башладым. Күпме утырганмындыр, белмим кемдер мине башымнан сыйпаганга куркып киттем, качмакчы идем, карасам, таныш кеше булып чыкты. Тынычланып, иркәләүга түзә алмыйча, мырылдап алдым да, якында гына торган утыргычка сикереп мендем
—Син дә миннән качасыңмыни?—диде бу моңсу егет Белам, ул мине сыйлаучы Ләйсән янына килә. Ә Ләйсән чыкмый. Ул теге машиналыларга да баш бирми Шундый горур табигатьле, болан баласы кебек
Әни әйтә: «Еракларда, тайга урманнарында боланнар яши».—ди Алар зур күзле, йомшак йонлы, аркаларында ак күбәләкләр кебек таплары да бар икән. Ә
тагын алар бик горур, песиләр кебек үзләрен иркәләргә бирмиләр икән. Кайчандыр кешеләр аларның ата-бабаларын аулаганнар, шул вакытлардан бирле боланнар читтә яшәргә тырышалар.
Ләйсән дә миңа болан баласын хәтерләтте. Аның үзе кебек үк дус кызлары бар. Ләйсән—алар арасында иң матуры...
—Мине берүземне калдырма, бик моңсу бит,—дип уйларымнан бүлдерде егет. Мин җавап урынына аның аякларына сырпалана башладым, мавыгып китеп «мияу» дип тә җибәрдем. Ә ул зур куллары белән мине күтәреп алып куртка эченә җылыга яшерде: «Туңгансыңдыр, бәләкәем. Мин дә туңам. Нишлисең, Ләйсәң апаң да чыкмый бит. Бары тик институтта гына күземә чалынып ала да, тизрәк югала. Ә мин тиле, инде ничә көн. »
Бу егет агачлардан яфраклар коела башлаган чактан ук монда килеп йөри. Мин аны яхшы беләм. Никтер ул миңа бик ошый. Без, песиләр, бик сизгер. Кешегә карау белән аның яхшымы, начармы икәнен аңлыйбыз. Әйбәт кешеләр якты нур сирпеп торалар. Кызганыч, кайчак ап-ак яктылык биреп торган кешеләр янәшәсендә кара нурлыларны күрергә була. Кара нурлар әйләнә-тирәдәге Һәрнәрсәне пычраталар, хәтта агачтагы яфраклар да авыр сулап куя.
Әни әйтә: «Кешеләр шулай яратылган»,—ди. Яхшылары дөныга үзенчә карый, начарлары үзенчә, шуңа күрә алар бер-берсен аерсалар да, барыбер бергә яшиләр. Шундый серле икән кеше күңеле.
Ә бу егет бик якты. Ләйсән апа да шундый. Бәлки, шуңа күрә Ләйсән апа үзен болан баласы кебек тотадыр. Ә, бәлки, егетнең яктылыгы кызның күңел күзен сукрайткандыр...
Юк, болай булмый. Егетнең куеныннан сикереп төштем дә, кычкырып мияулый башладым. Минем тавышны ишетеп, тәрәзәдән Ләйсән апа карап алды һәм... аларның карашлары бер мизгелгә очрашты.
—Ләйсән, бер генә минутка чык инде.—диде егет, югалып калмыйча.
Күп тә үтмәде, зур кисәк балык күтәреп Ләйсән апа килеп чыкты. Ул, башымнан сыйпап алды да. миңа балык бирде. Рәхмәт әйтеп мырладым да, мәмиемне көчкә генә күтәреп, әнием, абыйларым белән бүлешергә дип өемә кереп киттем...
Чыгуыма, ике якты нур бер зур, җылы сирпеп торучы кояшка әйләнгән иде. Ә күктән ак җилкәннәр булып, дөньда сихри ямь тудырып беренче кар бөртекләре ява иде.