Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕРДӘН—УТЛЫ КҮМЕРЛӘР


Су. -ы ш та билгесез югалган этиеш
Атакаларга бардың, биеклекләрне алдың.
Энә кебек югалдың, билгесез булып калдың.
Үзең юк, ә исемең билгеле.
Син минем өчен күңел гөле.
Әниемнең үлгән хәбәрен Карпат якларында ишеттем, тетрәп, күкрәп киттем: «Мәңгегә ятим иттең!» Нишләргә дә белми, җирне ягын үптем.
Карпат тауларын күн еллар элек үттем.
Ул чакта әнием исән иде.
табшатьтә ямь иде, авызда,
солдатка киткәндә, әниемне соңгы мәртәбә үпкән тәм иде.
Шул тәм белән Җиңү яуладым, шаһит итеп алам Карпат тау ларын.
Биш сурәт
Ьиш ир туган биш бармактай бергә үстеләр, сугыш чыккач, корал готын, дошманга каршы киттеләр...
Бншесе дә Ватан очен баш куйды, ә карт аналары алар өчен яшь койды, биш бармагын бө1ә-богә биш ир бала иде норәи-ндә...
Югалттым,
табармын дип, үземне юаттым.
Ләкин таба алмадым.
Сугышта-орышта югалды ярәшү балдагым. Аллага шөкер, үзем югалмадым.
Ә бит атака арты атакага кердем, дошман белән йөзгә-йөз килдем, үр арты үр ял лап алдым.
Сөеклем, исән-имин калуым хакына бәхиллик ярәшү балдагын.
Кеше гомере кыска, бигрәк тә сугышта. Кемнеңдер кулын яшәү кыса, кемнеңдер кулын әҗәл кыса. Икесе дә бер тирәдә, икесе дә постта.
Икесе дә көтә: берсе үргә алып китә, берсе гүргә кертә.
Сугышта көннәр шулай үтә, сугышта төннәр шулай үтә. Башкача түгел һич тә.
Йә яшәү касәсеннән, йә әҗәл касәсеннән солдат эчә...
Корбаннар, туганнар, сугыш кырында ягын калганнар, сезлэрне без онытмадык. Киләчәктә дә онытмабыз.
Алар истәлегенә, Аллаһы, без исәннәрнең күңелләрендә сүнмәс ут кабыз, сүнмәс ут кабыз!
Сугыш ветераннарын аңлардыр, сугыш ветераннарын санлардыр үзләре сулар кичкәннәр генә, үзләре утлар үткәннәр генә.
Сизәм,
күрәм,
беләм,
сулар кичмәгәннәр,
утлар үтмәгәннәр
чал чәчлеләргә тоталар кинә.
Сугыш ветераннары бер-бер артлы дөньядан китә.
мәйданнардагы мәңгелек утлар сүнә. Әнә нинди вазгыять, әнә нинди халәт.
Яшьләрдәге мин-минлек, ялган, яман горурлык сәбәп. Андыйларга монда булмаса, тегендә әйтелер нәләт!
Килеп чыта, башка суга мәнсез,
мәгънәсез магнитлы давыллар. Әллә инде бар жиһан белән, бар адәм белән эш итүче Газраил бар?!
Алай дисэн.
корбан сорый Кояшы да.
Кул селтисе генә иде доньясына. яшәүдән ваз кичү түгел яхшыга.
Ниләр генә күрмәдем!
Солдатта. Карпатта чак кына үлмәдем.
Давылсыз коннәрне элек тә мин белмәдем.
Күңел-диңгездә тугызынчы шнгьри д\ лкын Тынмас оермә. чоңгыл, упкын.
Бер мизгелгә мин ирекле, мең мизгелгә мин тоткын. Бата-бата. шигъри ук ата-ата. исемемне дә оныттым.
'Гонем йокысыз узды, кәеф-күңел бозылды.
Йөгәнсез йөрәк узынды.
Бер шигырь кырыкмас»
кырык тапкыр язылды,
кырыкмага кырык тапкыр сызылды
Каләм тотсам.
тән сискәнә, йөрәк сикерә.
Коткарыгыз.
кылыч түгел,
каләм үтерә!
Хәтәр халәттәмен. бернәрсә дә сөендерми.
Ул халәт бетмәстер үлми, гүргә керми.
Үзе. бары тик үзе турында кайгырта бүгенге бәндә.
Ә син кит җәһәннәмгә!
һава ярып кычкыра көзге күлдә бер үрдәк. Сәфәр көне җитә, димәк. Тавыш биреп, кошларны җыяр ул үз күленә. Шушында сәфәр кошлары төркемнәргә бүленә. Беренче булып күтәрелә баш үрдәк ил күгенә һәм каерылып карын зәңгәр күлнең күзенә.
Җилләр, җилләр, исегез. Мине алып китегез.
Мине альт китегез дә дәрьяларга салыгыз.
Дәрьяларга салалмассыз, үзегез белән алалмассыз, юк шул сезнең җаныгыз.
Шундый мизгелләр була: утырып еларга җнтәм. үкереп еларга җитәм.
Менэ-менә төпсез тобага кнтәм... Әмма тыелып калам. Күк-Тәңредән әмер көтәм.
Хыянәтчел, җинаятьчел адәм. Сак бул, галәм!
Көтә алсаң, максатыңа ирешерсең, үзең белән килешерсең, һәрнәрсәнең азагы бар. газабы бар.
Бүген әйткән сүз иртәгә онытылачак, югалачак.
Яңа сүз туачак.
Җиһан - кара урман, сүз—качак!
Редакциядән:
Бу айда Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, шагыйрь, прозаик, дистәдән артык китап авторы Кави Латыйпка 80 яшь тулды Каләмдәшебезне бу олпат яше — зур юбилее белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, күнед тынычлыгы һәм яна ижади унышлар телибез.