Логотип Казан Утлары
Повесть

ДОГАЛЫ КОРТ


—Төннен дә күзе бар монда...—дип пышылдады берәү. Төрмә ишекләре шалтыр-шалтыр ачылдылар. Бу тавыш, күнелгә карчыгадай кунып, шомлы сискәндерде.
— Нәсел-ыруыма язмасын. Ходаем.. Мина язды шул...—Ул яна гына ишелеп чыккан бер тотам чәчен жәеп бәйләнгән ак яулыгы астына этте. Зәнгәр карашлары гүя офыкка йөгерде. Мизгел эчендә жыерчыклары тирәнәйде, йөзенә монсу һәм салкын сабырлык бәреп чыкты.
—Күзләре тәрәзәгә тәгәрәп төшә ләса,—диде хатын.—Нишли бу карчык моңда?
—Ач ул,—диде ире,—Берәрсен көтәдер. Атналап бер кабым ризыксыз тоталар. Үлсен, диләрдер...
Ак яулыклы зат кырыс йөзен кызыксынучылар ягына борды:
—Ач түгел мин. Ялгышма, олан. «Корт» догасын укыйм, сәгать саен. Ачлыкны сизмим аннары...
— Корт?—дип сорады ир —Нинди дога сон ул? Ачлыктан саклар доганы хәтерләмим...
—Елга бармы сезнең якта?
—Ник булмасын?!
—Димәк, ак күбекле таш күргәнен бардыр?—Карчыкның күзләре чүп кергәндәй кысылдылар, яшьләнделәр.—Менә шундый зурлыкта,—диде ул ике учын янәшә китереп.
—Кем эзләп караган инде?
—Менә шул. Ташны ватып баксан, үзәгендә бармак башы кадәр ап-ак корт булыр —Тере корт.—Карчык моңлы карашын тыңлаучыларга төбәде. Һәм сорау бирде.—Йә, үлмәве гажәп түгелме?
—Гажәп.. Дөрес булса, гажәп инде. Тик таш эчендә корт яшәве бер дә ышандырмый шул...
Әбекәйнең кыштан язга чыккан шайтан таягы ботагыдай корышкан бармак башына карап, ир белән хатын тын калдылар
—Менә шундый зурлыкта...—диде ул кабатлап һәм әкрен генә дога көйләде: «Сөбуханә мән йарани вә йәгрифу мәкәни вә йәсмәгу кәләми вә йарзукуни вә лә йәнсәни бирәхмәт икә йәәрхам ир-рахимин. Амин. Аллаһу әкбәр!»
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА язучы: «Утлы җил». «Яшен кцзларс-. «Толымлы аи• исемле китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.
(Мине күреп торучы, урынымны белүче, сүземне ишетүче, мине ризыкландыручы һәм онытмаучы, ягъни Аллаһы Тәгалә кимчелекләрдән пакь).1
—Бездә ачлы-туклы шул,—диде хатын сабыр гына.—Язып бирсәгез, бәлки ярдәме тияр иде. Яттан да өйрәнер идек ате..
—Кәгазь-каләмен бармы сон?
Хатын киндер капчыгын баскан көе генә актарды, ин төбеннән каләм белән газет кисәге тартып чыгарды —Языгыз шуна.
Корышкан куллар тиз-тиз нидер сызгалады. карчык, ялт-йолт каранып, язулы кәгазьне тигезләп бөкләде дә хатынга сузды:
—Тиз яшер. Бу дога яшәү өчен кирәк. Ходай катына күчкәнче адәм баласы яшәргә тиеш. Теләсәм, мин бүген үлә алам. Күреп торасыз: көн уздыруымның беркемгә дә хажәте юк инде Тик Хак Тәгалә каршына барырга әзер түгелмен әле. Телисе теләкләрем, кыласы догаларым бетмәгән
—Сезне ни өчен хөкем иттеләр сон?—дип сорады хатын — Ике дөнья гыйлемен дә яхшы үзләштергәнсез... Җинаятьчегә дә охшамагансыз
—Хөкем иттеләр? Кем хөкем итсен мине?—дип гажәпләнде карчык.— Алып килделәр дә яптылар. Биш ел да узды менә. Яшем дә ту ксанда хәзер —Суд та булмадымы?
—Нинди суд? Ил-көнгә дога кылганым өченме? Абыстай булганым өченме? Аның куллары калтыранды. Тавышы кинәт басынкылана төште —Ә син.—диде ул.—югалтма бу доганы Ул-кызына да күчертерсең берәрсеннән Халыкнын акыллы затлары мәнге дә бетәчәк түгел Язып бирерләр Югалтма гына
—Үзем дә яза беләм мин,—диде хатын тетрәнеп
Әбекәен Илгизә янә абыстай янында итеп күз алдына китерде Әбисе белән абыстай, һәм дә *Корт» догасы, бер жепкә тезелеп, жанына уралдылар. Шул мәлдә кинәт карыны ачканны сизде Ихлас ышанып, дога язылган бөтине йомарлады. «Әзрәк сабыр итәргә кирәк,—диде аннан сон.— якынлашабыз бугай инде...» Хатын автобус тәрәзәсеннән көзгедәй шома юлларга карады. Әнә. үрнсн арга башына кояш тәгәрәп төшкән Балачакта, нигәдер, дөньяны кояш күк түм-түгәрәк һәм иксез-чиксез юллар кыршаулаган итеп күзаллый иде. Еллар үтү белән җир шарын да дүрт почмаклы итеп күрә башлады, ягъни кайсы ягына барын чыксан да. тупикка эләгәсең Шунда уйларыннан арынырга теләгәндәй, эчтән генә төкеренеп куйды • Берүк әйбәт булсын барысы да».—дип бөтигә янә бармак очларын тигезде. «■Корт» догасын белсән. ачка интекмәссең.—ли иле әбисе,—әтием янына баргач, төрмә ишеге төбендә әниемә абыстай язып биргән дога мина да гомер буена игелек һәм ризык китерде Бабан үзе дә мулла иде. балам Син—мулла нәселеннән ..*
Хөрмәтле пассажирлар! Без Афинада Ниһаять, килеп җиттек,—дип белдерде автобус шоферы —Ул ак тешләрен күрсәтеп елмайды да сәфәрчеләргә хәерле юллар теләде
1 Мохаммат пойгамбор айткон «Муса Галойэсгемоммси кавеме да шушы доганы .шм иле»
,.) | мугыком <>л муфнхрис ди ал фавмл Хадис ■•ннабави» Хадислар сүллеге 2 иче юм ЗУЗ ЙИТ
,[шш риваяткы/>д.>н куренганчг. Муса плиачб.умһм V<к)ай Тма.чл таш яныш/ кичугн »;>мм /мч аны ярып карарга куша У.ч ташмы яра Шун<)а аның ом катчы бучуын 6гч.> Иң соңгысын ярганда >нгнн.т яше ч яфрак 6е.ын кирт кылт чыга /ым корт Муса пгшачсыргг шушы доганы »ир.чн,‘ Пу риваять пы. дога да ха чык он- и-ндг ачгггмг яши
Әйтерсен лә Ил гизә мамык мендәргә яшь килендәй төшеп басты: аяк асты эсселектән изрәп күпергән иде. Ялт-йолт як-ягына каранды: авыр аякларны сөйрәп, кайнар асфальтны сытып баручы кроссовкалар да. озын футболка - шортылы күбәләктәй жинел. арык гәүдәләр дә ташкын-ташкын булып агылып килә тордылар, үтеп китә тордылар. Колакка эленеп калган чит сүзләр, тәнен чымырдатып, йөрәгенә төшеп утырды. Гүзәл сынлы кипарислар да. дәфнә. лимон куаклары да ят иде ана. Кояш та, әйтерсен берәү генә түгел, туган якта калганы күпкә мәрхәмәтлерәк булган сыман. Мондагысының һәр нуры баш миен бораулый әнә.
Илгизә мизгел эчендә япа-ялгыз калганлыгын тойды, мизгел эчендә ябыкты, сулыкты, учларына салкын йөгерде. Мангаена кызгылт таплар бәреп чыкты. Хыялының үзәк жебе өзелгән, шуна җаны сызлый иде.
—Димәк, каршыламадылар...
Ул зәнгәр күзле, кара чәчле, әзмәвер гәүдәле ир-атны кат-кат күз алдына китерергә тырышты. Ялгыш үтеп китмәде микән сон? «Гел күк төстәге футболка кия. һичьюгы шуннан танырсын».—дигәннәр иде. Үтүчеләрнең -күк футболката йә чәч төсе, йә гәүдәләре туры килмәде. «Юк. юк. очрамады андый зат... Димәк, каршыламадылар*. Илгизә үз уеннан үзе куркып куырылып куйды. Догалыкны тиз-тиз күкрәкчәсенә кыстырды. Кием-салым белән шыплап тутырган олы сумкасын ачып, акча янчыгын актарды. Ни бары юлда тотылган—кәшштүк буш иде.
■ Итәк кисеп, жин ялгарга теләүче бер мин генә түгелдер,—дип эчтән генә үзен-үзе юатырга тырышып карады.—Берәр жае чыкмый калмас...» Әмма эчке курку һәм тышкы калтырануны жиңәлми. ә ниндидер карарга килер өчен вакыт кирәк иде.
Илгизә вокзал каршындагы эскәмиягә барып утырды. Нигә килгәнен бу мизгелдә туган телендә дә аңлата алмас иде. мөгаен. Ерак сәяхәтләр бер адымнан башлана диләр бит. Ул нибары әнә шул бер адымны атлаган иде. Инде менә Греииянен үзәгендә басып тора. Әзрәк кенә акчасы булса, һичшиксез автобуска утырыр иде дә кирегә, туган иленә табан җилдерер иде...
Тозлы диңгез жиле ирененә бәрелгән саен җаны көйде Илгизәнең. Гүя жил искән мәлгә аны юатырга тели: битләренә дымлы һава бөрки дә әллә кайларга очып китеп тә бара • Миндәйләрне. әлбәттә, күп күргәндер. Чәчтән сыйпамаса да ярый, тик башка берәр акыллы уй салсын иде.»—дип уйлый хатын.
•Үжәтлеген белән илгәзәклеген гел әнкәнә охшаган*,—ди иде әбисе. Әнисен хәтерлисе дә килми инде Шулай да. анын хыялына ышанып талпынган һәм коштай очкан мизгелен искә төшерми һич булдыра алмый. Илгизәне дә иярткән иде бит ул чакта. Кыз авыл кибетеннән алып кайткан ин матур күлмәген киде. Чәчләрен икегә үреп, ап-ак тасмалар такты. Сандалилары да нәкъ күлмәге төсендә, зәп-зәнгәрләр иде.
Алар, бик күп юллар үткәч, ниндидер биек-биек йортлар тезелешеп баскан зур шәһәргә барып керделәр. Илгизәнен чиксез олы тәрәзәләрдән төнге урамга карап торганы, җемелдәшеп серле балкыган утларның гел ана күз кысулары, яткач та йоклап та китә алмыйча рәхәт газапланулары исендә калган. Кешеләрнең бер-берсе белән исәнләшмичә үтүләрен, каядыр ашыгуларын-кабалануларын. үзләрен дөньяның кендеге итеп тоюларын ошатмавы да исендә.
Мондый якты төнне анын күргәне юк иде әле. шуна да жем-жем утлар мәнге сүнмәс якты йолдызлар булып тоелды. ‘-Авылның кара төннәре куркыныч икән шул. кайчак ишегалдына чыгарга да шомландыра Андый төннәрдә этләр улавы гына ишетелә. Мәктәптән кайтканда дусларнын берәрсе
өрәкләр, женнәр турында да сөйләп җибәрсә.. .'»—дип уйланып ятты. Шәһәрдә яшәлгән бер атна гомер күчәренә нур, хыялына аклык һәм алкындык бүләк итге. Аннары, әнкәсе аны әбисенә кайтарды. Кызыннан һәрчак читтә булды. Ә еллар үткәч, ике газиз жан иясе бер-берсеннән тагын да ераклашты Чакрымнар түгел, күнелләр ераклашкан иде...
Хәер, ничек кенә булмасын, кыз аның, үзен ташлап, хыялына канатлы коштай очкан мизгелен кичерде. Әтисе үлгәннән сон. боегып, сулыгып, үз эченә бикләнгән иде бит инде. Тәмам бетәшкән иде
— Бер йортка ике мәет күп була. Барсын!—диде әбисе коры гына, анын шәһәргә китәсен белгәч. Ә ялгыз әбекәен ул ятим итмәде: алып киткәч тә Илгизәне кире кайтарды
Әнкәсе яшәгән шәһәр утлары көнаралаш кызнын төшенә керде. Атар аны чакыралар иде. Беркөнне, чәй табыны артында:
—Укып бетергәч, син дә китәрсен инде, кызым.—диде дә. әбисе монсу күчәрен яулык чите белән сөртеп алды. Ил гизә дәшмәде.
Җәйге ялларында әнисе аны берәр атнага шәһәргә кунакка алып килә.
—Ничек, шәһәр ошадымы сон?—дип сорый әбисе кайткач.—Әниен идәнгә урын жәйдеме?
—Идәнгә жәйде. Тимер караватка икәү сыймас идек барыбер Шулай инде,—ди әбисе — Агыйделнен аръягында бер инәгә—бер сыер
Гүрничәдәй оен ташлап, тулай торакта интегә. Жаны теләгәнчә яшәсен, үзенә ошагач...
Ә әбисе телгә алган «сыер»ньг кыз үзенчә аңлады. Димәк. Агыйделнен аръягында терлек-туарны күп асрыйлар. Бер инәгә бер сыер алыштыралар, димәк... Шулай ла Илгизе әбкәенен мәңге Агыйдел аръягына сыер эзләп бармаячагын белә, юл йөрергә ярагмыи шул ул Аннан вакыты да юк инде Йорпа бозау, сарыклар бар. Аларга тавык, үрдәк, качар өстәлә. Ә кышын авылдан ерак юлга чыгучылар бөтенләй сирәгәя. Жиргә өрфиядәй юка. жинел һәм ап-ак кар төшкәч, кешеләр аркаларын кызу мичкә терәп, яшел җәйләрдә читтәге балаларына кунакка бару турында хыяллана башлыйлар. Шулай җәйләр җитә. Аннан тиз генә үтеп тә китә, үчәре әйтмешли, күрми дә калалар Йа, Хода, тагын беркая чыгалмалык. Кай арада җиткән бу кочәр 'дип гаҗәпләнеп, яггә мичләренә каен кайрысыннан ут үрләтәләр
Шулай да. Илгизә авылнын тавык чүпләп бетермәслек эшле мәлен ярата, кешеләрнең аз сөйләгәнне, күп эшләгәнне бәнләвен дә жаны белән тоя. хәтта хуплый да әле.
Кулларына кәгмән тотарлык коч кергәч тә. Илгизаләр сыйныфына да. укытучылар белән беррәггән чөгендер җире бүлделәр. Ел да мәктәпкә колхоз рәисе үзе килде. Хезмәтнең сәламәтлеккә файдасы турында шактый озак игеп нотык сөйләде. «Колхозыгыз алда булса, авызыгыз майда булыр», дип оегәде бригадир Хәкимулла. Димәк, эиыәргә кирәк дин аңладылар укучылар, шмәк. барыбер мәҗбүр итәчәкләр. «Балда булыр» дигәне дә яңалык түгел. Әнкәләре гомер буена кырда бил бөгә. Юлга эскәтердәй кар яткач, колхозга чакырып, бер гектар җир эшкәрткән өчен топ-төгәл ун кило шикәр комы бирәләр
Илгизә белә: монын өчен җәенә өч-дүрт мәртәбә чөгендер үсентесе белән күзгә-күз карашырга, хәер-фатыйха теләп гәбен йомшартырга, җан тиренне тамырына тамызып чүп-чардан арындырырга.. Һәм кешегә сиздереп дөньяга күтәрелеп карамаска, ягъни җилле кырдаш күршеләреннән бер карышка да калышмаска кирәк. Авылда кануннарны интегеп язып тормаганнарын да тоя ул. Тик аларны һәркем чамалый. Чама хисен югалтканнарга да пунктлап аңлатмыйлар: төшендерергә кыска гына бер жомдә дә. канчама бер караш га җитә. Шунысы кызык монда Дәүләт Думалары эшкә җигә алмаган һәр канун эшли
Илгизәнен лә «баш күтәрми эшләү»нен ничеклеген әлегәчә уена да китергәне булмады... Иртәнге чыкны чөгендер төбенә шактый койгач, ул. тураеп басып иңкүлеккә карап торды. Күз нурлары йөзеп кенә киттеләр дә әллә канларга—рәшәле офыкка барып бәйләнделәр. Әнә аста, сер дәрьясыдай, газиз туган авылы җәйрәп ята. Ерактан, якты чишмәләрдәй ялтырап сузылган таныш тыкрыклардагы сукмаклар, йомшак җил уңаена бөгелә-сыгыла яфракларын нурда коедырган таллар, уттай кызган кызыл калай түбәләр.. Һәм чөгендер үсентесе исе. Хәтта авыл үзәгендәге сугыштан кайталмаган ир-егетләр истәлегенә куелган һәйкәлдән дә җил чөгендер исен алып килә... Илгизәнен татлы хуш искә башы әйләнә.. Күршеләре дә ара-тирә. тып-тын гына тураеп-тураеп алалар. Дәшми калса, шулай гына үтәсе иде, әлбәттә. Тик кыз. үзе дә сизмичә, канунны бозды:
—Карагыз әле, һәйкәл моннан гел кояш күк ялтырап күренә икән,—дип эндәште.
Ал, арт. уң, сул яктагылар кинәт тураеп кәтмәннәренә таяндылар, аннан кырны янгыратып бертавыштан көлеп җибәрделәр.
—Эшләргә килдеңме сон син бүген?—диде кайсыдыр төртмәле тавыш белән.
Кыз күргән ялтыравык һәйкәлгә ияреп, авылга яна гыйбарә кайтты: берәрсендә эш уты сүрелгәнен сизә башласалар, «Илгизә кебек син дә...»— дип кыстырып куя торган булдылар.
Бер-ике атнадан чөгендернең икенче катын утадылар. Илгизә кояш чыгар- чыкмас кырга ашыкты. Ничек тә башкаларны уздырырга кирәк иде. Тирә- юньдәгеләр кырнын яртысына якынлашканда, ул гөл түтәледәй чиста соңгы буразнасына кәтмәнен ташлады да:
—Жир. көчемне бир!—дип гадәттәгечә битен сыпырды. Аннан кул сырты белән юеш маңгаен сөртеп алды. Әмма «Илгизә кебек» дигән гыйбарәне тир түгел, дәрья сулары да юып алалмый иде инде...
Шулай авыл эшкә өйрәтте аны. Әмма хыялы гына беркайчан да чөгендер басуына берекмәде. Хәер, Грециягә дә эшкә дип килгән иде ләса...
—Димәк каршыламадылар...
Хатын, урыныннан торып, ташкынга каршы басты. Аяк тавышлары якынаялар да ерагаялар, якынаялар да ерагаялар. Баксан, кешеләр борыннарын күккә чөеп, гәүдәләрен төз. башларын горур тотып, тормыш юлы буйлап киләләр, аннан арыга максатларына табан китәләр. Ул берүзе—гүя төссез шәүлә. Күз нурлары белән дә, күнел яктысы белән дә беркемне дә үзенә тарта алмыймы9. Хәтта игътибар да итмиләр әнә.
«Чү. чү' Мина табан айлы муенса якынлаша түгелме соң?» Анын җанына җылы йөгерде. Ул, тәвәккәлләп, ай каршына кыю бер адым ясады. Зур сумка сөйрәп килүче ханым да үзенә төбәлгән күзләрнен нидер көтүен чамазап әкеренәйде. «Айлы муенса—димәк, мөселман кешесе Башкача булуы һич мөмкин түгел».
— Исәнмесез! Сез Татарстаннан киләсездер, мөгаен, —диде Илгизә үзе дә аңлый азмаслык сөенечен басарга тырышып.
—Юк,—диде тегесе татарчазап.
Тик анын күзләрендә энә очы кадәр дә гаҗәпләнү күренмәде «Күрәсең, мондый хәлгә беренче очравы түгел! Гадәтләнгәндер, күнеккәндер»,—дип күнелен җылытты Илгизә. Аннан, гаепле кешедәй, башын иеп:
—Мине каршы азырга тиешләр иде,—дип куйды.
—Бегкән ди монда синен ишеләр.—дип көлде тегесе, юлыннан тукталып.— Әйдә, бераз утырып ял итик. Бер сәгатьтән мина да автобус киләчәк.
Алар икәүләп бая гына Илгизәнен жанын көйдергән эскәмиягә барып утырдылар. Гөнаһсыз вә жансыз такта кисәгенә бая гына нәфрәте уяна башласа да, хәзер ул ана аерылмас дустыдай якынаеп китте Ышанычлырак итеп, җайлабрак менеп кунаклады
— Беренче килүгезме Сезнен дә?—дип сорады Ил гизә
—Өченче.—диде хатын,—кроссовкинын төбе калмады инде...—Ул аягын кәкрәйтеп анын ертыгын күрсәтте —Нәрсә, бәхет эзләпме, байлыкмы?
—Әллә инде... Агыйделнен аръягында бер инәгә бер сыер, ди минем әбекәем...
—Бер инәгә?—дип көлде тегесе—Мин үзем—Агы идел аръягыннан Бездә «әни*не «инә* диләр. Ягъни хатын-кыз затына эш «буа буарлык- дигән сүз була инде...
Ил гизә телсез калды.
— Мин бер инәгә бер сыер бирәләр мәллә,—дип уйлаган идем тагын Ялгышканмын димәк..
— Бирерләр.—диде хатын,—Көтеп тор...
Ил гизә үзен ин кадерле әйберен югалткан кешедәй хис итте «Юк. югалту түгел, табыш ич бу,—дип тынычланырга тырышты —Чит илгә чыкмасам. белмичә үлеп тә китәр идем әле шулай...*
—Йә,—диде юлчы.—кая барышын инде синен?
—Мине каршыларга тиешләр иде,—дип җаваплады хатын янә үтә дә мескен тавыш белән
—Анысын әйтген ич инде.
—Карш ыламадылар...
Юлчы көлеп җибәрде дә. кинәш биргәндәй тезеп китте
—Шуны гел исендә тот: монда вәгъдәләргә ышанырга ярамый Чөнки вәгъдә бирүчеләр, бик кирәк чакта да. бу эшне эшләп була микән сон.—дип уйлап та карамыйлар. Аннан нигә уйласыннар ди? Синен белән минем кебек, үзләре этелеп килүчеләр барында нигә баш ватсыннар'’
Ике арада тынлык урнашты. Ил гизә үзен янә дүртпочмаклы дөньямын ин очлы ягына, тупикка эләгүен тойды. Ничек тә хәлен аңлатырга кирәк иде. Шуны сизгәндәй тегесе янә сорау бирде:
—Кем җибәрде инде сине монда?
—Безнен шәһәрдә чит илгә җибәрүчеләр күп лә. Газета саен белдерүләр гулып ята. Шунын белән шөгыльләнүче аерым фирмаларда бар—Ул моңсу карашларын күршесенә күчереп авыр сулады. Аннан
—Укучым җибәрде Үземнен элеккеге у кучым булгач, ышанган идем ..— дип өстәде. Монсулыгы тагын да тирәнәйде, маңгаенда буразнадай сырлар ярылып китге. Хатын дәвам итте
—Үзегездән калдырмагыз мине, зинһар! Йөзегезгә кызыллык китермәм Сезнен өчен дә. үзем очен дә эшләрмен . —Анын ике бит алмасы уттай кызышты. Бу хәлгә үзе дә оялып куйды. Кул сырты белән тиз-тиз генә яңакларын сыпырып алды.
— Йә. ярар, жебеп утырма. Хәзер җаен табарбыз. Эшкә урнаштыручы вак оешмалар монда адым саен Ачуланма, үземә ияртә алмыйм Килешү буенча барам мин Әфлисун кырына. Ә анда куак саен бер хезмәтче Ел да иске биш тиенлек кебек тәгәрәп кенә килеп җитәләр Сумкаларны караштырып тор. хәзер белешеп урыйм әле. әнә теге тарафта фирмалар бар иле кебек
Кешегә ачкан кайгы—ярты кайгы ди бит Илгизәнен: «Кесәмдә бер тиен акчам да юк. шулкадәр хәерчелеккә баткан үтә дә фәкыйрь адәми затка ярдәм кулы сузучы табылыр микән сон?*—дип хәлен анлатасы килгән иле Дәшми калды. Имле хәсрәтен бүлешердәй игелекле зат табылуына болаи ла куанычы зур. ул Ходайга мен-мем рәхмәтле иде. «Кәшилүк буш инде*.—
2. әс. V . М1 I*
диде пышылдап кына. Бу хакта кешегә әйтсәң, бөтенләй җүләргә санарлар микән? Дәшмәү хәерлерәктер. Кайчакта телне тешләр арасына кысып тору
да файдага гына була...
Шулай да, Илгизә дәшми калучыларны гомергә анлый алмады. Мәктәпне тәмамлыйсы елны, үз колхозларына караган күрше авыл фермасына савымчылар җитмәгәнлеге билгеле булды. Янә класска колхоз рәисе килде. Алар ак күлмәк, галстуклы, күк кәчтүмле һәм иске эшләпәле хуҗаның бербер йомышы төшми торып, мәктәпкә кагылмаганын, бушка вакыт үткәреп йөрмәгәнлеген беләләр иде.
—Беттек, кызлар,—диде кайсыдыр.—Безне авылга тамырландырачак бу...
Рәис, чынлап та, җитди иде. Йөзендә елмаюның әсәре дә юк. Ул такта янына баскан көе генә кызларны барлап чыкты. Аннан сүз башлады:
— Менә сезнен дә зур тормышка аяк атлар чорыгыз килеп җитте. Шушы туфрак көч, сылу гәүдә, чибәрлекне һәммәгезгә дә җәлләмичә бирде. Инде сез аңа бурычлысыз түгелме?..
Кызлар бер-берсенә карашып күз кысыштылар. Рәис дәвам итте:
—Илгизә. Гөлүсә, Алсу, Гөлфизә һәм башкалар, сез минем үтенечемне кире какмассыз дип ышанам. Үзебез ничек тә түзәрбез. Ә күрше хакы— Тәнре хакы ди Ишемледә фермада эшләрдәй кеше калмады. Савымчылар картайдылар. Алмаш юк Яшьлектә, көчегез ташып торганда, туган колхозыгызга хезмәт итү файдага гына булыр.
Бер мәлгә тынлык урнашты. Илгизә шул мизгелдә урыныннан сикереп торганын сизми дә калды:
— Мин болай да туганнан бирле колхозга эшлим. Әбием өчен дә, әнием өчен дә эшләдем инде... Гафу итегез, мин кала алмыйм.
Кыз җаныннан өзелеп чыккан җавабыннан канәгать иде. Йөрәктән кубарылганы гына йөрәккә барып җитә ди бит. Аны нәкъ шушы минутта юан корсаклы, эшләпәле агайлар аңларлар сыман тоелды Чөнки күңеле белән ул инде әллә кайчан данлыклы югары уку йортларының затлы баскычларыннан менеп бара. Менгән саен болытлар ерагаялар, ерагаялар... Ә ул һаман менә...
«Адәм сөйләр, тәкъдир көләр»,—ди иде әбисе. Никадәр шәһәргә талпынса да. ахыр чиктә. Илгизәнең дә язмышы 25 сыерга бәйләнгән булып чыкты. Районнан килгән түрәләр чыгарылыш кичәсендә елмая-елмая:
— Гуган колхозыгызда эшкә калу—олы бәхет ул. Хәтта безнең өчен дә. Бер елдан үз язмышыгызны үзегез хәл итәрсез. Паспортларыгызны да ел башында ук әзерләп куярбыз,—дип кыска гына нотык тоттылар. Һәм барысы да алар әйткәнчә булды.
Башкалар белән беррәттән колхоз идарәсендәге олы өстәлгә утырып, Илгизә дә каләмен йөрәк канына манып, гариза язды: « эшкә калдыруыгызны
үтенәм».
Вакытлыча булса да. хыяллардан аерылып торырга, яки аларның юнәлешен үзгәртергә кирәк иде Күпме тырышса да, аңа шәһәр утлары тынгы бирмәде: һаман үзләренә чакыралар, төшләренә кереп йөдәтәләр. Кайчакта әнкәсенең күхпәренә. карашларына әвереләләр дә моңсу сагыш сирпиләр... Ул төшләрне кыз озаккарак сузарга тели, кичтән иртәрәк ятарга тырыша...
Барыбер сәгать өчтә уянасы шул. Жәйләр үткәндә инде сәгать кыңгыравыннан башка да торырга күнекте. Киенергә дә әлләни вакыт кирәкми Ашыга төшсәң, биш минут та җитә. Һәм ашыга-ашыга ул, караңгылыкны ертып, күрше авыл ягына юнәлә. Чөнки бу атнада да машина илтмәячәк, бензин юк, диделәр. Карурман янәшәсенә җиткәндә: «Монда
никадәр кош-корт, жәнлек гомер уздыра, берсен дә пәри урламый Курыкмыилар да...»—дип үзен-үзе юата. Шул мәллә шәһәр утлары исенә төшә. Гүя алар анын сукмагын яктырталар
Кышларын ул яктылык энже карлар булып керфекләренә сибелә.. Язда кояш нурлары булып балкый Ярсулы яхтарда Ил гизә берәр эш табып, йортта тавык, әтәч, казлар тавышын тынлап уйланып торырга ярата. Әллә нинди дәрт тулы, өметле аһән күнел кылларына кагылып кына куя да күзе күрг ән һәрнәрсә жырга әверелә.
Бүген нигәдер Йоклый алмады кыз. Баш очындагы сәгатькә бер үрелеп караганда—уникене, икенче караганда берне күрсәтә иде. Уклары икегә җиткәндә инде торып та утырды Тиз-тиз киенде, чәй кайнатып эчте
Юл өзеге озакка сузылыр микән инде? Шулай да бүген кыска юлдан гына барам әле. тышта салкын күренә, әлләни җебетмәгәндер»,—дигән фикергә килде
Урман, гадәттәгечә, караңгы стенадан, кыз өстенә аварга тора. Шомлы итеп жил сызгыра. «Их, менә шушы уйсулык булмасын иде дә. нәфселәнеп һаман үзенә суырмасын иде».—дип уйлый Ил гизә бер аягын тартып алганда. Ул арада икенче итеген саз суыра. Инде менә бер адым атлаган саен бөтен тәнен уг ялмын. Шул мәлдә шома битле колхоз рәисе күз алдына килә: «Паспортларыгыз әзер, тагын азрак түзегез. Сезне унынчылар алмаштырыр»,—ди.
♦Тагын ничә ай калды сон әле?»—дип күңеленнән генә айларны санап ала кыз һәм янә озын кунычлы резин итекләрен чоңгылдан өскә сөйри. Алар күптән юешләр инде. Аяклары да утгаи кызыша. Тизрәк фермага барып житсә, алмаштырыр иде дә. Анда иске итеге бар. Оеклары да. «Әллә кирегә борыласы да кайтып кына китәсе микән сон?» Үзәнлекнең яртысын гына үтте кебек бит әле. Кыз. баскан җиреннән аягын кымшатмыйча, бер мизгелгә уйланып тора Юк шул, кая барса да. ул ярты юлдан борылырга яратмый. «Сыерларым көтәдер Югалтканнардыр тәмам.—дип ихлас борчыла Кызлар күптән савып бетергәннәрдер». Аннан үз-үзен битәрләп тә ала «И жүләрдәсон мин. имеш, юлны кыскартмакчымын. Әйләнеп йөрмим, имеш Шулай буласы кичә үк билгеле иде югыйсә». Ә үзәнлек һаман тирәнәя, кар суы салкыная бара. «Әнә күрше авыл утлары күренә. Ерак калмады да сон!..»
— Илгизәү!
Кыз сискәнеп китте. Урманның күхтәрен эзләгәндәй, урыныннан кузгала алмыйча, төбәлеп-төбәлеп карады. Тавыш килгән якка табан атлаганын белсә дә, кинәт каушап төште. Каршысында—караңгылык. Куе кара-зәңгәр күктәге юнык болытлар да караңгы урман болгаган нәни кулъяулыктай ерак булып күренәләр.
—Йә. диде егет,—түз. тагын әз генә калды Иптәш кызларын борчылалар анда. Юлда очрамады, мөгаен, шуннан киткәндер, диләр.
Илг и зә тавыш иясен чамалап өлгергән иде. Шулай да:
—Сез кем?—диде караңгылыкка төбәлеп Танымыйсыңмыни мине дә.
—Таныйм да сон. Караңг ы биг
— Шушы юлдан киткәнеңне белдем дә, коштай очтым менә... Без сезнен авылга, укырга апрель аенда ә-ә-нә теге юлдан йөри торган идек
Егет күрсәткән юлны шәйләү мөмкин булмаса да. тылсымлы тавыш кызның жанына җылылык булып бәрелде Инде ул үзен бу шомлы урманнын яклаучысыз бер җәнлеге итеп тоя башлаган иде
Гел пыяла, күрче. Тун дип басасында, челпәрәмә килеп уала. Сыерларым ачтан үләдер...
Кы з. у йсулык кырыендагы корыган үсентеләргә готына-тогына. егет янына
якынлашты
—Атла таган берничә адым. Мин суга кермим инде. Тырыш, әйдә...
— Кермә, кирәкми Янына җиттем ич,—Ул уйсулыктан урман авызына чыгып басты.
—Хәзер таныдыңмы инде.’—диде егет, кызга резин итекләр сузып,—Ки. әнинекен элдем дә чаптым. Оеклары итек эчендә. Мин борылып торам. Тиз бул. Авырмасан ярый әле болай да. Әниемне дә шул уйсулык чирләткән. Сезнен авылга йөреп эшләгән яшь чагында. Аяклары сызлый хәзер...
—Әнвәрша,—диде кыз,—Итекләр өчен рәхмәт сина. Шулай да, сыерларга азык саласын калган лутчы...
Бераз дәшми торгач кызнын кызыксынуы тагын йөзенә бәреп чыкты:
—Батып һәм өшеп үлүемне теләмисен икән, исенә төшергәнсең...
—Син гел исемдә,—диде егет.—Кызлар әйттеләр дә... килеп җитмәвеңне ишеттем дә. очтым гына... Ә сыерларынны ашаттым. Юклыгыңны белгертеп мөгрәп тормасыннар...
— Кай арада өлгерден? Сыерлар өчен дә рәхмәт сина. Ату көткәннәрдер Савым вакыты үтеп бара бит...—Ул үзе дә сизмәстән назлы елмайды. Тәне корылыкка тигәч, жанын татлы рәхәтлек биләп алды. Күнеле йомшарды. Хәтта колхоз рәисе дә онытылды.
—Мондый юллардан үзем теләп мәнге чит авылга укырга йөрмәс наем мин Сыерларга азык салырга сигез класс җитми мени?
—Беренче баруда сине күрдем дә, аннары йөрдем инде,—диде егет.
—Йә ышанып куярмын. Ул кадәр җитди әйтмә.
—Нигә, кесәнәязу салганымны хәтерләмисенмени? Очрашуга килмәдең..— Ул газаплы итеп тын алды.—Ә сыерлар тагын бер урта мәктәплек гыйлем бирделәр бер елда — диде аннары тагын да җитдирәк итеп.
— Мина да,—диде кыз аны хуплап.—Гел адәм баласы кебек бөтен нәрсәне тоялар алар Быел китәргә иде барыбер...
—Кая?
—Шәһәргә, укырга инде.
—Мин дә шулай уйлап торам да. Эштән кайткач, бик дәрес кабатлыйсы килми шул.
—Сыерларын жәлке түгелме сон?
—Жәлке дә сон.
—Миңа да,—диде кыз ниндидер әрнү аша,—Яраталар ич алар мине. Беләсеңме, «Ялкын»ны саварга утыруым була, башын бора да битләремне, чәчләремне ялый башлый. Көн дә мунча ягарга кирәк аннары...
—Танавына сук. Бу суыкта салкын тидерергә шул гына җитмәгән.
— Нәрсә өчен? Яраткан өченме? Анын бит күрше Гөлфиягә дә исе китми, Асияне дә үз итми. Кайчакта кызларга калдырам ич саварга...
Аларнын бер-берсенә сөеп караган күз карашлары бәхеткә тулышты. Инде яктырып килә. Урман да, күкләр дә тонык зәңгәрлеккә төренеп, яна көн башланганлыгын искәртәләр. Берзаман балкып кояш чыгар. Караңгылыкта, уйсулык та ул кадәр шомлы тоелмас. Сере генә искә төшәр.
Әйе. сизенде Илгизә егетнең хисләрен. Әллә ничек кинәт кабынып китә алмавына уфтанып куйгалаганы да булды. Мәктәптә кесәгә салган кәгазь кисәге дә ялкын кабыза алмады, очрашуга бармады кыз. Ә егет бүтән чакырмады да. Бүген, әнкәсенең итекләрен кочаклап басып торган ир-ат затын күрү күңелен урыныннан кубарды. Итекләре дә бит! Гүя үзенең гомер буе кигән аяк киемнәре. Таманнар, уңайлылар. Хәтта җылылар да
«Ярый әле кире борылмадым»,—диде ул эчтән генә куанып. Күнеленен язгы җилдән иләсләнергә торганлыгын сизсә дә, тойгыларына акылы баш бирмәде. Шулай да вакыт-вакыт әллә кайларга очып китәсе килә. Их, ышык урмандагы наратлар түбәсенә менеп басып, ак болытларга тотынасы... һәм
жем-жем утлары көн-төн балкыган шәһәргә барып төшәсе иде. Мәхәббәте гел шунда көтәдер күк тоелган иде бит...
Әнваршага якынайганын тойган саен, жанында наз арта түгелме хәзер? Кайбер көннәрдә кичке савымнан соңгарак калып кайта. Чөнки сыерлары белән сөйләшеп туялмый. Тегеләре дә колакларын торгызып тынлап торалар Жавап итеп әкерен генә могриләр. Илгизә йомшак кына муен астарын кашый Наалыкайлар. башларын алгарак сузып, күзләрен челт-мелт йомгалап рәхәтлек кичерәләр. Илгизәгә дә рәхәт була. Аннан һәрберсен куышларына кертеп яба.
—Бу дөньяда һәр жан иясе таш эчендәге корт кебек.—ди.—Менә сез дә ирекле түгел. Мин дә... Дөньяда теге холыксыз колхоз рәисе булмаса. мин сезне жәй һәм көзләр буена ә-ә-нә теге кырга, кукуруз яфракларын утларга җибәрер идем Яки чөгендер басуына..
Хәер, рәис үзе дә нәкъ сезнен хәлдәдер, анардан да райондагылар план һәм эш сорыйлардыр. Ул гаепле түгелдер шул. Ирекле булып күренергә тырыша, бичара.
Илгизә янә көмеш муенса-чылбырына тагылган «Корт* догасын учына кысты «Ходай жан иясен ач итмәс. Адәм баласын ризык йөртер»,—ди иде әбисе Ят туфракта аяк атларлык хәле калмаса да. ризык дигән нәрсә бөтенләй онытылды «Су тидереп, ирен чылатсан да ярар иде дә сон-'.—дип тирә-юненә күз сатып алды. Акчан булмагач, чәй эчә торган урыннар да. киоск-кафелар ла күзгә чалынмыйлар икән. «Хәер, тамак кайгысымы?—диде ул үзен битәрләп,—Берәүгә дә кирәген булмаса, нишләрсен? Өенә кайтып кит. сигиәйләр бодай да жзггәртек дисәләр... » Янә башы түбән иелде. Кинәт аяк тавышыннан сискәнеп, эскәмиядән горып ук басты Яна танышы ана якынлашып килә иде
—Абау, хәсрәтен йөзенә сытылып чыккан, җаным Ник борчыласын шул кадәр?—Ул сумкасынын бер почмагына тыгылып кына, пыяла шешә тартып чыгарды —Мә. тамагыңны чылат башта. Үзебезнең чишмә суы
Һәм кырлы стаканга көмештәй су койды Илгизә анын исен сизде хәтта. Куллары ихтыярсыз хатын кулына үрелде Тиз-тиз иреннәренә якын китерде, йотлыга-йотлыга эчте. Һәм үз гомеренә беренче мәртәбә су тәмен тойды. Гел ширбәт иде ул. Зәмзәм суы дигәннәре Мәккәдә түгел, үз гутан илендә икән бит!
—Хәзер мин сине бер агентствога кертеп калдырам,—диде хатын - Урнаштырырлар берәр кая
—Кая?
—Кайда сорыйлар, шунда инде.
—О кайда сорыйлар сон'
Мин кайдан белим. Кызык кеше син. әй Тукта, онытканчы алып куй: менә адресым Баеп кайткач, хәбәр итәрсен — Ул таушалган блокнотын хатынга сузды —Мә. менә монда үзеннексн яз
Аннан алар вокзал янәшәсендәге бер йортка табан атладылар
— Бу ышанычлы фирма Минем үземне дә шулар урнаштырды баштагы елны,—диде юлдашы — Мине дә каршыламаганнар иде
—Үтегез, үт,—дип елмайды түрдәге япь-яшь ир-ат. Илгизә, анын әзмәвер гәүдәсенә килешеп торган күк футболкасына, кара чәчләренә, зәнгәр күзләренә төбәлеп, өнсез калды. Анын артыннан ук тагын бер әзмәвер пайда булды. Анысынын да киеме күк. чәчләре кара, күхтәре зәнгәр иде «Күземә күренәләрдер мөгаен»,—дип юатты ул үзен
— Мин үзем дә совет илендә ту ып үскән грек егете,—диде әзмәвернен берсе Хәзер менә совет иленә ярдәм итәм
—Ул ил юк шул, таркалды , —диде Илгизә сүз булсын дип кенә.
—Минем өчен таркалмады. Менә бүген Украинадан икәү. Молдавиядән дүртәү, Үзбәкстаннан өчәү килделәр, сез Татарстаннан дисез...
—Иә. туган, акча янчыгын ни хәлдә?
Юлдашынын шушы коточкыч җөмләсеннән бурлаттай кызарды Илгизә. Әйбер урлап тотылган кешедәй борынын салындырып:
—Буш...—диде.
Кыен иде ана. Әйтерсен юлында очраган таш кыяларның ин хәтәре кинәт өстен ә убылды.
—Гадәттәгечә, гадәти хәл...—дип өстәл өстендә бармакларын биетте хужа. Аннан дәвам итте:
—Димәк, паспортыгыз бездә кала. Ә әш табарбыз. Димәк, урнаштырган өчен фирмага 150 доллар бурычлы буласыз... Бүген кунакханәдә кунганыгыз өчен... Су өчен, ут өчен... Боларын иртән исәпләрбез...
—Ә күпме түләрләр сон безгә?—дип сорады Ил гизә һәм мондый мәгънәсез кызыксынуы өчен янә чиксез оялды.
—Бурычларыгыздан котылырга җитәр... Беразы үзегезгә дә калыр...
Ана нибары шушы җөмлә кирәк иде. Яңа танышы кинәт сәгатенә күз төшерде һәм ишеккә таба юнәлде:
—Мин киттем. Автобусым килә хәзер. Бер инәгә бер сыер дигәннәре менә шушы инде. —Ул юлыннан бүленеп кеткелдәп көлде.—Бер кроссовки бирсәләр дә, әйбәт булыр иде әле Дермантинны...
—Искә төшермә әле шул сыерны —Шулкадәр дә ихлас үтенде ки, хәтта Илгизә ана кызганыч булып тоелды, хатын ана җәлләп карап торды. Аннан:
—Онытканмын ласа,—диде мангаен тотып.—Теге юлы бер казакъ кызы белән сөйләшкән идем. Андый әйтем аларда да бар икән. Тик мәгънәсе башкача: тол калган әниенне кияүгә алып китсәләр, калымга сыер бирергә мөмкиннәр ди...
Хатын китте Илгизә озатканда елмайды. «Ниһаять, дөнья ун михнәтенә бер шатлык белән түләде,—дип уйлады.—Рәхмәт бу игелекле затка».
Ничек кенә булмасын, ул томаннар артында офык күрә иде.
Офык.. Алда утлар җемелдәшә. Илгизәне анда сыерлары көтә. Ә янәшәсендә—Ән вәрша.
—Кичкә сезнен авылга төшәм. Клубка чык бүген,—ди егет.
—Белмим шул. Бик чыгасы килеп тормый анда... Болай да көн дә күрешәбез ич, фермада...
—Ярар, капка төбегезгә килеп сызгырырмын, озак көттермә. Әбиенә, «Әнвәрша әнисенен итекләрен алырга килгән»,—диярсең...
—Әбекәемне алдарга ярамый,—диде кыз.—Рәнҗер ату.
Юк, юк, клубны җене сөйми Илгизәнен. Ике-өч тапкыр барды ул анда. Дус кызлары белән кинодан сон танцыга калдылар. Тик аны берәү дә биергә чакырмады. Шунда кыз үзенен япа-ялгызлыгын сизде. Кино беткәч тә, иптәшләрен егетләр озата килде. Парлап-парлап Илгизәдән аерылып караңгылыкта югала бардылар. Кыз урам буйлап берүзе кайтты. Төне дә салкын, эчпошыргыч шомлы иде. Әллә башкалардан көнләште ул, әллә гарьләнде, үзе дә аңлый алмастан, өйгә кайткач мышык-мышык балавыз сыкты.
—Ятимсетәләрдер инде,—диде әбисе уянып.—Анаңда югалды ичмасам... Ярар, иртән Галимәгә әйтермен, кыен хәлдә калдырмасын дус булгач...
Иртән әбисе Галимәләргә кермәде дә, кичтән үк барысын да оныткан иде инде. Илгизә дә бала-чага түгел, мона ризалашмас. Әбекәенең сабыйны юаткандай сөйләнүен тынлап яту барыбер рәхәт ләбаса.
Ә бүген ир-ат затынын мәрхәмәтле елмаюы анын бәгыренә түгелде Йөрәгенә ниндидер, сүз белән аңлатып булмаслык, татлы һәм газаплы бер хис оялавын тойды.
—Район гәҗитенә язмаганнардыр бит үзенне?—дип сорады әбисе кыз урамнан кергәч.
—Юк.—диде Илгизә,—Ә нигә?
—Болаи гына. Шулай тоелганга гына әйтүем Күхтәрендә нур бар б^ген
Әбисе чамалый: кыз күнел халәтен үзе дә анлый һәм анын очкыннан ялкынга әверелүен яшерә дә алмый түгелме'’ Очкын төшкән җирен ягар ди шул...
Бүген шушы мәлдә, айнын ничә нуры кабынды, дип сорасалар, ул төп- төгәл җавап бирер иде, мөгаен Кыз җаны белән Боек Галәмгә тоташты Барлык планеталар анын тирәсендә әйләнәләр кебек тоела башлады
Ай да ана гына карап тора, бары тик аны гына тышка чакыра Кыз түзмәде: көзге каршысына басып, бөдрә чәчләрен тарады, иреннәренә иннек сортте. «Син дә буй җиттен мени, бала?»—диде карчык. Анын тавышында гаҗәпләнүдә, үкенеч тә, тиздән, бик тиздән ялгыз каласын сизенүдән әрнү дә бар иде.
Икенче конне дә оныгының көзгедәге шәүләсенә соклануын күзәтеп ятты
—Кая җыендын. бала?—диде аннары —Йоклар вакыт җитте ләбаса.
— Галимәләргә. Озак тормам.
Илгизәнен бизләре кайнар табадагы коймактай кызарды Әбекәенен күзләренә тутырып карарга да кыймады хәтта Һәм бу анын үз гомеренә беренче җитди аллашуы иде.
—Сөбханалла,—диде карчык — Берүк исән йөри күр.
Ә урамда... һәр яфрагына ай нурлары бәйләнгән якты тал астында кызны Әнварша котә иде...
—Көттем мин бу мизгелне.—дип каршы алды ул аны
—Көттем мин бу мизгелне,—диде Илгизә.-ниһаять, килде Һәм һич калышмаска тырышып, хужа артыннан иярде. Ана тагын бер хатын кыз тагылды. Әзмәвер, кунакханә бүлмәсенең ишеген ачты да. электр лампасын кабы зды Юыну тәртипләре турында озын-озак итеп мәгълүмат бирде. Хатын анын тизрәк чыгып китүен теләде. Нигәдер ул үзен кинәт кенә бетен кеше кебек тулы хокуклы зат игеп тоя башлаган иде.
—Хәерле тоннәр! Иртәгә очрашканчыга кадәр.—диде әзмәвер ишекне ныклап япканда һәм. икенче бер юлчыны ияртеп, ары китте.
Илгизә караватка барып яггы Якты түшәмгә карап гын калды. Бу мәллә анын берни хакында ла уйлыйсы, хыялларына хилафлык китерәсе килми иде. Уйсызлыкган изрәп барганын тоеп, урыныннан торды
—Юынып ашрга кирәк,—диде ул. Һәм солге. сабын, тарак ише әйберләрен кыстырып, ваннага юнәлде.
«Суны ачып, башта гәпне юешләтәсе»,—дип анлазты хужабая гына Илгизә яна гына тыңлагандай, шушы җөмләне кабатлады. «Һәм гнз генә су ны ябасы Аннан теләгәнчә сабынланырга була Аннан янә тиз-тиз генә тәндәге күбекләрне юдырып төшерергә кирәк. •>
Хуҗа әйткәннәрне топ-төгәл үтәде ул. үзенә дә. ана да борчылыр урын калдырмады.
«Дингез ярында су да санаулы икән шул»,—дип сөйләнде. Диңгезләр гошснәдә кермәгән шәһәрдәге тар. кысан юыну бүлмәсен күз алдына китерде Краннары гел дә ябылмый торган юынгычлар исенә юште Суның кадере юк икән бит бездә, дип ихлас әрнеде Аннан өстәде: «Кешеләрнең дә -
Арыган иде ул. Юынып чыккач, өрфиядәй ап-ак һәм чиста түшәккә башы тиюгә, үзен җиде кат күк катында хис итте. Менә сиздер, дә тан атар. Ап-ак болытлар җиргә инәрләр дә аны. кулларыннан тотып, күккә күтәрерләр һәм әфлисун аланына илтеп төшерерләр. . Ә ул эшләр. Кәрзиннәрне ташып өлгертә алмаслар. Чөгендер басуындагы кебек итеп эшләр. Хуҗасының йөзенә һич тә кызыллык китермәс. Хәтта бурычларын да арттырыбрак түләр. Аннан паспортын да бирерләр.. Туган җирендә, колхоз рәисе кулында да бер ел торды ич әле...
Укырга кереп кайткач та, рәис кызны идарәгә чакыртты. Рәхмәт әйтеп, кызылга көмештән ялтыравык язулар төшкән Мактау кәгазе тапшырды. «Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи»,—дип, китапча итеп салпы якка салам кыстырды хәтта. Тик хезмәт хакын гына вакытында түли алмады...
Әбекәе, пенсия килгәнче дип, күрше Әсхабжамал карчыктан, әҗәткә алып чыкты. «Бер дә борчылма: бурычлы үлми, чирле үлә, балам»,—диде.
Авыл башына кадәр алар сүзсез генә атладылар. Кадерле кешесен юатырдай сүз әйтәсе килә иде кызнын.
—Әбекәем, озакламам, кышкы каникулларга кайтып та җитәрмен. . Күрерсен менә.—Илгизә бер җөмләсен өч кат кабатлады.
—Аякларым авырта шул,—диде карчык оныгын кочаклап.—Шунда калыйм мин. кызым. Ул, камзул кесәсенннән алып, оныгынын муенына күн белән тышланган бармак башы кадәр бөти элде:
—Шушы дога сакласын сине, бәбкәм. «Корт» догасы бу... Акчаңда юлга җитәрлек кенә. Ничекләр укырсың инде, җимешем9 —диде дә яулык чите белән күпәрен каплады.
—Стипендия бирәчәкләр мина... «Жинелне өмет иткәннең тормышы кире киткән»,—дисен ич үзең. Сөен син, әбекәем, оныгым укырга керде бит, диген. Шәһәрдә белем алачак, диген. Ә беркөнне синең янга бөтенләйгә кайтырмын. Укытучы булып..
Карчык монсу елмайды.
—Кайтырсың, балам, кайтырсың. Укуынны, гыйлем иясе булуыңны телим мин үзем дә. Бабаннын әманәте шундый.. —Ул авыр сулады —Әниең генә шул юлдан китте дә югалды. Баштарак сагынган булды да... Акчасы юктыр
шул...
—Мин кайтырмын,—диде кыз әбисен кочаклап,—Акча табармын...
«Үзәк өзелү» дигән сүзнең мәгънәсен шушы мәлдә аңлады ул...
Оныгы ераклаша барган олы юлга шактый төбәлеп торгач, каш өстенә куйган куллары тәмам аргач, карчык, башын иеп, өенә табан юнәлде.
Олы юлнын асфальтка тоташкан җирендә аны Әнварша каршылады. Монда очрашу көтмәгән иде кыз. Янды, көйде, авылда очрашырбыз дип өметләнде.
Синен китәсенне ишеттем дә. олы юлга очтым гына,—диде егет кыр якка мөгезен тырпайтып торган мотоциклына ымлап. Илгизә дә сер бирмәскә тырышты:
—Мин дә ишеттем: сыерлар янында каласын икән...—Аннан егетне юаткандай өстәде:
—Ярар, борчылма, киләсе елга керерсең әле...
—Иҗауга барып та имтиханнар биргән идем. Анда бәйгедән үткәнмен. Иртәгә китәм мин дә...
Егет бит очыннан гына үбеп алды һәм сүз йомгагын югалткандай дәшми торды.
«Булдыргансың» диюендә дә ниндидер бер мон, сагыш бар иде сыман Илгизәнен «Очрашулар сирәгәячәк болай булгач. Бер-беребезнең кайтканын
да ишетми-белми калырга мөмкинбез»,—дип көенде эчтән генә Аннан китек күнелен шунда ук юатты « Хәер, каникуллар кайда да бер үк вакытта ич инде > Әнвәрша олы юл чатында басып калды.
Автобуска кереп утыргач, сөйгәненә кул болгый-болгый, Ил гизә үзендә «Барыбер дә бәхет безне алда көтәдер».—дип уйларлык көч тапты.
—Димәк, бәхет алда көтәдер.—диде хатын күхтәрен ачкач Кояш нурлары биешкән караватын сыпырып, җәймәләрен жәиде Юынып, киенеп алды Йокысы сак булса да, бөтенләй уянмавына, төне буена бер кат та пошынып боргаланмавына исе китте Дөньянын икенче бер почмагына эләккән юлчы халәте мөгаен шулай буладыр, дип. нидер күз алдына китерергә тырышып карады. Булдыра алмалы. Кинәт кенә берни дә искә төшми икән, юл нужасы ла онытылмаган иде әле югыйсә
Шул мәлдә ишек ачылды Аннан шома битле хужа күренде: —Жыеиыгыз.—диде ул,—Сезне ерак утрауга, авылга озатабыз Бер карчыкка ярдәм кирәк . Гаиләдә эшләргә туры киләчәк Шактый юл барасы була Илгизә ризалыгын, күптән әзер икәнлеген белгертеп баш селкеде. Инде тәүлек буена ярма да йотканы юк диярлек, эшләмичә хак сорау мөмкин түгеллеген ул яхшы анлый иде Кая булса да тизрәк барып җитәсе, бусагага баскан кое генә булса да. бер чынаяк кайнар чәй эчәсе иде дә сон.
—Акчасыз юлга чыгарга ярамаганлыкны бөтенесе белә. Гел шулай, сонгы тиеннәрен тотып бетереп килеп төшәләр.—диде хужа. хәлгә кергәндәй — Менә хәзер качып яшәргә, качып эшләргә мәжбүр булачаксыз инде Чөнки паспортыгызны бирә алмыйбыз Бурычыгыз күп
—Качып?—дип гаҗәпләнде Илгизә —Законсыз була түгелме сон алай? Җәзаламаслармы?
—Уенга кердегез -Хужа шунда ук кырысланды һәм дәвам итте —Шуны белегез: Сез безнең уенга кердегез. Тормыш—уен. ханым Каршы якта салым инспекцияләре, полицияләр торганлыгын исегездән чыгармаска кирәк булыр Күзләренә күренеп, жинеләсез икән—үзегез гаепле, димәк Минутында илегезгә озатачаклар. Бер тиенсез.
Юк,—диде Илгизә.—бер тиенсез кайтырга ярамый мина, илемдә дә бурычларым күп — Нигәдер ул полиция дигәннәрен колхоз рәисе сурәтендә күзаллады.
- Шулай булгач, шулай булгач... -дип кабатлады әзмәвер Үз гомерендә бер кат ялганлады Илгизә. Әбекәен Әнвәрша янына чыкканда Ә пичекләр кыен булды ана! Икенче көнне күзләренә күтәрелеп карарга кыймыйча йөрде. Хәтәр уңайсызланды. Ахырда барыбер дөресен сөйләмичә түзмәде.
Ә менә максатка бер адым калганда ни хәл итәргә'1 Кесәңдә җилләр уйнаган кое үз кагыйдәләреңне кертеп булмый икән шул. Эшләмәгән кеше түгел лә Эш ягыннан, теләсә кайсы закон органнары да сүз әйтелмәячәк аңа. Намуслы хезмәткә килде лә ул...
Илгизә намуслы хезмәтнен тәмен дә. ачысын да таный, чөнки батачагыннан ук тормыш аны шушы тәҗрибәгә өйрәтте. Авылда буй җиткәнче колхозга эшләде, институтта да югалып катмады
Шәһәргә укырга килеп төшкән минутында «Бу кадәр халыкка ничек эш җиткерәләр микән?»- дип баш ватты. Ә калада эшсез ншәүнен тәмугтан да газаплырак икәнлегенә бер көндә төшенде.
Автобуста барганда, үтешли генә тәрәзәгә күз салып, «Трамвай депосы» дигән язулы тактаны исендә калдырган иде. Шушы тукталышка төшеп калды. Аяклары үзеннән-үзе әлеге идарәгә алып киттеләр.
—Сан Саныч, тагын бер Казан ятиме килгән, каршы ал,—дип кычкырды коридорда очраган егет, аннан кызга табан борылды:
—Әнә тегендәрәк үткәч, ачык ишекне күрерсең...
Кыз, каушаса да, сонгы көчен жыеп, бусагадан эчкә атлады.
—Ятимәме?—дип сорады кара мыеклы, сары пинжәкле агай ана һич күтәрелеп карамыйча. Ул ашыга-ашыга нидер яза иде.
«Күрәзәче бугай»,—дигән уй ярылып үтсә дә. Илгизә тыныч булырга тырышты:
—Әбием бар минем,—дип җаваплады.
—Димәк, ятимә инде,—дип ручкалы йодрыгы белән әкрен генә өстәлгә сукты эш бирүче—Кайсы институттан?
—Педтан...
—Ә-ә-ә... Укытучы булам дисен инде...
—Әйе. Ятимә икәнлегем мангаема язылган мәллә соң?—дип сорады кыз гаҗәпләнеп.
—Язылган,—диде агай.—Ата-аналы балалар беренче сентябрьдә эш эзләмиләр. Хәерчерәкләре сентябрь ахырында килә башлый инде... Эш кирәк дисен инде...
—Кирәк шул. Бик кирәк, абый...
—Авыл кызы идән юа беләдер, дип уйлыйм. Төнлә трамвайларның эштән бушаганнарын юасы була. Эш—шул...
Илгизәнен күзләренә яшьләр тулды:
—Рәхмәт, абый,—диде ул,—рәхмәт Сезгә! Юармын, ялт итеп торыр трамвайларыгыз.
—Стипендия эләкмәдеме?
—Юк шул. Мина тулай торак кирәгрәк иде. Аннан урын биргәннәренә дә рәхмәт әле.
—Жаны теләгән—елан ите ашаган, ди, сенлем. Үзенчә яшисен килә, димәк... Түзәсен. шулай булгач...
—Түзәм,—диде кыз.—Ә эш биргәнегез өчен мен рәхмәт Сезгә...
Илгизә урамга ашыкты Күнеле шулкадәр шат иде. Әнә, сары яфрак өемнәренә ут төрткәннәр. Тыштан ялкыны да күренми, ә эчтән ургылып- ургылып төтен чыга. Алардан ниндидер кадерле бер ис—әбекәе яккан мунча исе килә. Шулай да үзләре теләгәнчә шаулый алды микән бу яфраклар? Әбекәе дә әнисен ачуланмады бит анын. Яшәсен инде үзе теләгәнчә, диде. Инде менә оныгының да үзе теләгәнчә яшисе килде. Анысына да сүз әйтмәде ул. Муенына «Корт» догасын бөти итеп такты да, сәфәргә озатты...
Бер юлга чыккач, кеше һаман алга китә диләр. «Юлларның һич иге-чиге юк икән, мөгаен, дөнья түгәрәктер»,—дип уйлады Илгизә. Алга барган саен минутлап үзгәргән табигать, әле зәңгәр урманлы таулар, әле таш кыялар, әле диңгез анын күзләренә ургылып керә дә, җанында урын даулый.
Әнә эре-эре ташлы тигезлекләр һәм кыл-кызыл мәк чәчәкләре... Асфальтны тишеп чыккан үләннәрне, хәтта кыр чәчәкләрен күргәне бар Илгизәнен. Барысы да кояшка омтылалар. Яшәү дигән Бөек көч аларның тамырларын аскарак тарткан саен, таҗларын кояшка якынайта төшәләр һәм яктырак елмаялар...
«Оҗмах күргәнен бармы?»—дип сорасалар, Илгизә дә моннан сон һичшиксез «әйе» дип җавап бирер иде. Эре-эре ташлар ана әбисен искә
тошерде: бәлки болар эчендә дә кортлар яшидер. Жан иясенен ашамый-эчми көн итә алуына да ышана инде ул хәзер.
—Килеп життек,— диде хужа тау башындагы йортка күрсәтеп —Йә. ничек, ошыймы?
—Әкият дөньясындагы кебек!
Илгизәнен иреннәреннән шуып чыккан соклану хужаны канәгатьләндерде
— Шушы дөнья Сезнеке,—диде ул башын күккә чөеп —Мондый гүзәл табигатьне башка беркайда да күрмәссез. Бу матурлыкка нибары бер карт белән карчык өстәлә. Карт нык әле. Аягында.
—Бер йортлы авылларда бармыни сездә?—дип сорады Илгизә гажәпдәнеп
— Шәһәргә күченгәннәр, йортлар булган монда элек... Кала якын бит Бабай да шәһәргә барып эшләгән Балалары да шунда төпләнгәннәр.
Алар тауга табан атладылар. Хатын үз уйларына бирелде. «Әйе. һәркемнен үз дөньясы,—дип уйлады ул.—Әмма хужам ялгыша. Әгәр дә минем җиһаным шушы тау һәм мондагы ташлардан гына торса, бирегә бәхет юллап килүемнен һич әһәмияте калмас иде. Әмма иң кызыгы шунда кешенен хыял канатларының көчен берәүнен дә үлчи алганы юк әле...»
Ул ничәмә-ничә еллар буена әфлисун кырларын төшендә күрде. Ин эреләрен сайлап кәрзиннәренә тутырды. Ә кәрзиннәр төпсез булды. ахрысы, тулмадылар да тулмадылар.
Уянгач та әле нәни кояштай сап-сары җимешләр күз алдында тәгәрәштеләр Шул кырларга өнендә ничәмә еллар юл эзләде. «Сәяхәтче булып юллама аласында, Элладага килеп җи гкәч. әфлисунлы авыллар ягына сыпыртасын»,— дип кинәш иттеләр илгәзәк белешләре.
Тау түбәсенә ике багана арасы юл калгач, алар ялгыз өй каршысына килеп туктадылар. Кызыл футболка белән аклы шорты кигән яшь кенә ханым елмая-елмая ишегалдына йөгереп чыкты ' Көткәннәр, күрәсен»,— дип куанды Илгизә. Ике хужа нидер сөйләштеләр. Ул елмаеп басып торды Нигәдер эчтән җаны талана, күне.ле чирле халәтендә иде. Тәвәккәлдә тау көче бар, ди бит Әнә тау да олы бер йортны, авыру карт белән карчыкны, тагын кемнәрнедер күтәреп башын күккә чөеп тора. Тау да бер тел дә белми Ә Илгизә әзрәк өйрәнде әле. Сүзлеге дә кесәсендә генә. Аннан ул—математика укытучысы Ә математика терминнары греклардан кергән Философия, медицина буенча да шактый сүзләр таныш булып чыкты ана Барлык белгән сүзләрне һәм телләрне бергә куша-куша шактый озак аңлаштылар. Эш бирүче киткәч, хужа хатын таз-чиләк. кәстрүл - чәй не кл әрне н кайдалыгын күрсәтеп үзенә ияртеп йөрде. Идән юарга кирәклеген әйтте. Кичкә аш га пешерәсе икән.
«Их. бездә булса, юлдан килгән кешене башта чәйгә чакырырлар иде.— дип уйлады хатын.—«Ашсыз өйне эт тә яратмый» ди безнен халык». Хәер барган бер жирдә кочак җәеп каршы алсалар да кызык булмас, күнеле тагын да йомшарыр иде. Каршылыгы белән кызык га инде бу дөнья Ничек итсә итә. адәм баласын хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарта Тик эреп акмаска гына кирәк
Шикәр дигәннән, ул студент булуынын беренче көннәрендә үк хезмәт хакы алуга, әбиемә капчыгы белән шикәр кайтарырмын, дигән хыялын күңеленә теркәде.
-Авылга кайткач алып капырырмын жә Чөгендер эшләүчеләргә кызыгып яшәмәсен...
Шул хактагы уйларын авылга чат белән дә юллады. Бераздан жлвап та килен төште. «Үзенне кара, балакаем.—дигән иде әбисе -Мин син каникулга
кайткан төшкә шикәр алып куйдым инде. Чөгендер эшләгән еллардагы кебек мул итеп алдым...»
Шулай кышкы каникуллар якынлашты. «Әбекәемне барыбер ничектер сөендерергә кирәк»,—дип баш ватты кыз. Пәлтәсе дә искерәк, кыршылып беткән, һич булмаса, пәлтә алырга кирәк. Шунда ук үз хыялына куана- куана кибеткә йөгерде. Инде соң, кеше-кара күренми, элгечтә бердәнбер пәлтә эленеп тора иде. Ил гизә кулларына алып тиз-тиз иннәренә салды, аннары киеп үк карады, анын уенча чак булырга тиеш иде. Кәшилүген чыгарып акчасын санаганда хакын белешергә өлгерде. Шунысы кыенрак: иртәгә ипигә дә, юлга да бер тиене дә калмаячак иде. Янә үзен таш эчендәге корт хәлендә хис итте. Юк. юк, кем булса да ярдәм кулы сузмый калмас— кыз шуна ышана иде.
Әйе, ул ышана: бу кешеләр аны күп нәрсәгә өйрәтерләр. Илгизә, сөенә- сөенә, шаулап торган шәһәрдән, меңләгән чакрымнар үтеп, ташлы тигезлекләр аша тау башындагы ялгыз куышка килеп керде. Сөйләшер иде—тел белми Тирәсендә аксый-туксый бөтерелгән карт белән карчыкка жавап итеп бары тик елмая. Ана карап тегеләр елмая. Елмаюлар арадагы упкыннарны тигезли. «Мин эшкә килдем ләса»,—дип уйлады эчтән генә һәм таз белән чиләк алып керде. Идәннәр ялт итте, өйгә дингез исе тулды, һава алышынды. Әнә. карт та таягына таянып машинасы янына чыкты, кибеткә барып кайтты. Өстәлгә алма, төче чия. помидор ише тәм-томнар тезде, ишек төбеннән лимон өзеп керде.
—Соуска бу.—диде.
Илгизәнен лимоннан соус ясаганнарын ишеткәне дә юк иде.
—Бездә лимонны чәйгә салалар,—дип әйтеп карады. Аңламадылар. Бәлеш әзерлисе микән, дип борчылып торганда, кызлары килде. Газга чәйнек куеп жибәрде. Суыткычтан тавык итен алып табага тезде. Суда дөге пешерде. Чи йомыркага лимон суын сыгып, соус ясады. Инде Илгизәнен ашыйсы да, эчәсе дә килми, баш төртер урын табылса, ул бераз ял игеп алырга бик риза иде.
Табынга алар бергә утырдылар. Кызлары һәрберсенә тигез итеп аш бүлде. Чынаяклар төбенә кофе салып куйды. Ничә тәүлек буена ярма да йотканы юклыктан, эченә кайнар ризык кергәнгә шатланып туялмады хатын. Аз булса да аш булыр, кунак күнеле шат булыр ди бит. Әйе, шатланды Жүнле кешеләргә эләгүенә дә, каядыр килеп җитүенә дә сөенде. Һәм эчтән генә хыял шушы гынамы икән ни, дип гаҗәпләнде. Күпме юллар үтте. Диңгезләр кичте. Ә монда ялгыз өй һәм ялгыз карт белән карчык...
Әйе, күнел сөенечен белә Илгизә. Анын ин зур хыялы бар иде: әбекәенә пәлтә алып кидерү. Әмма ул аны киләчәктә, эшли башлагач, беренче хезмәт хакына алам, дип уйлады. Менә ничек килеп чыкты. Көтмәгәндә, май аена кадәр олы бүләккә җитәрлек—пәлтәлек акча җыйды.
—Нинди төенчек күтәреп йөрисен, балам,—дип каршылады әбисе.
—Әбекәем, киеп кара әле,—диде кыз, сөенечен яшерә алмыйча.—Сина бүләгем...
Карчыкның йөзе агарынды.
—Кит аннан,—диде ул.—Үзеннен пәлтән тузган бит, балакаем. Авылда куфайка да ярый. Син—кеше арасында. Мин—өйдә.
—Икенче хезмәт хакыннан үземә алырмын,—диде кыз, эчке горурлык белән —Икенче елга.—дип төзәтте эчтән генә.
«Әбекәе көне буе яулык белән башын кысып бәйләп йөрде Төне буе йоклый алмады: әйләнде-тугланды. Кыз да йокламады. Икесе дә тан атканда аяк өстендә иделәр.
—Әбекәем, мин сина бүләк алып кайттым. Ә синен кәефен кырылды,— диде Ил гизә.—Нигә шулай?
— Рәхмәт, кызым,—диде карчык. Ул төбәлеп оныгына карап торды.—Каи арада буй җиткәнсеңдер. Их бу гомерне!
Аннан янына килеп, кызнын чәчләреннән сыйпады. Каршысындагы урындыкка күчеп утырды:
— Бүләген өчен рәхмәт, балам,—диде кабатлап —Кинәт жан ярамны кузгаттың... Минем дә яшьлегем бар иде бит кайчандыр
—Нинди яра?
—Сөйләве авыр,—диде карчык —Искә төшерәсем дә китмәгән иде
—Нәрсәне?
—Нәрсәне, нәрсәне?—дип кабатлады карчык үртәгәндәй һәм бераз тын торды —Сина. без мулла нәселеннән, дип юкка гына кат-кат әйтмим, балам. Минем дә әтием мулла иде. Авылда мәктәпләр, мәдрәсәләр готты Кызыктылар Революция уйлап таптылар Өйгә кубарылып килеп кергәннәрен бүгенгедәй хәтерлим. Көмеш тәңкәләр тезеп, үз кулларым белән теккән хәситәмне муенымнан йолкып алдылар да идәнгә аттылар Берсе: «Таптагыз, изегез.»—дип әмер бирде.
— Мин аны үзем тектем, кагылмагыз!—дип кычкырдым Алырга дип иелгәндә этеп җибәрделәр. Башым белән ишеккә барып бәрелдем.
—Алсыннар, кызым,—диде әти.— Алсыннар! Дөнья малы тагын булыр
Мин ишек алдына чыгып киттем. Бер заман капчык күтәргән ирләр, болдырдан төшеп, безнең капкага таба юнәлде Шунда берсенен култык астына күзем төште: минем кышкы пәлтәмне кыстырган иде ул адәм. Нәкъ менә шундый төстә. Әти тегүче алып килеп тектергән иде аны —Карчык авыр игеп көрсенде дә бераз тын торды, һәм тагын дәвам итте:
—Аннан әтине алып киттеләр. Әни итәк тулы ач-ялангач бала белән калды Сина корт догасы турында сөйләдемме? Әнигә ияреп, әти янына төрмәгә барган идем мин. Менә шунда күрдем теге остабикәне. «Ходай кортка да жан иясе итеп дога иңдергән икән, адәм балаларын хәер-фатихасыннан һич тә ташламас. Тик үз дөньяңны үзен булдыру фары з Үзеңне югалтырга ярамый, кызым»,—диде. Ә кеше дөньясы белән, минем күлмәк-пәлтәм белән алар баемадылар бит..
Күлмәксез дә, пәлтәсез дә йормәден ләса
— Йөрмәдем, Ходайга шөкер, —диде әбекәе —Ә ни өчен ятим үсәргә гисш идем сон мин? Минем ни гаебем бар?
—Әни дәяги.м үскән инде,—диде кызаны тынычландырыр!а теләгәндәй
—Әниеннен дә гаебе юк,—диде карчык —Бабаң сугыштан кайтмады.
—Әнә. күрше Мәймүнә әбинең ире дә. уллары да кайтмаган Чоры шундый туры килде ди, зарланмый
-Чоры шундый туры килде шул, кызым,—дип кабатлады карчык авыр сулап —Тик чорлар, заманнар адәми затлар кулында. Тарихны да кешеләр тудыра ..Ә күлмәк тарихы бодай гына бетмәде әле Ниндидер йомыш төшеп. Алма апаң белөнТәлигаларга. ягъни ире Хәмит минем пәлтәмне алып киткән йортка кагылдык Карчыклар ашка җыелганнар иде. Дога танышы да ишетелә Шунда хужа хатын чыкты Тиз генә күз Йөртеп алды да. Алма апаңны, җитәкләп, алгы бүлмәгә алып кереп тә китте. Мина «Күлмәген дә бик иске икән, Гөлсем, син анда кермә инде. Монда чәй чыгарам хәзер - -диде. Ә мина чәй кирәкми иде Ашка дип килмәгән идем бит мин
Әбекәйнең тавышы калтыранды
—Инде беттеме?—диде кыз,—Әллә ничек күнелсез тынлавы.
—Юк.—диде карчык,—бетмәде әле. Һәм янә дәвам итте:—Берәр айлап вакыт үттеме икән, мине шул очтагы Рәбига апаң ашка чакырды. Матур күлмәк тектергән идем, шуны кидем дә киттем. Яныма Тәлиганын килеп басуын да сизмәгәнмен. «И-и. Гөлсем, күлмәгеңнең матурлыгы! Гөлсемне түргә утыртыгыз»,—ди хужага. Кеше түренә хужа булмакчы...—диде карчык янә тамагы шешкән кешедәй, төкереген көчкә йотып.
—Утырттылармы сон?—диде Илгизә.
—Утырттылар. Шуна гомерем буе рәхмәтлемен мин Рабига апаңа. Үзен дә балалары түрдән төшермиләр хәзер. Анладынмы?—диде карчык,—адәм баласы бу дөньяда корт кебек таш эченә бикләнеп яши алмый. Игелек кылсаң, игелеген үзенә әйләнеп кайта. Пәлтән өчен рәхмәт, кызым, ашка барганда гына киярмен.
Сөйләшү тәэсирләреннән айный алмыйча, кичкә кадәр уйланып йөрде Илгизә. Һаман кортны телгә ала әбисе. Дөньясы исән ич анын... Сонгы киемен салдыручылар да җанына үтеп керә алмаганнар. Өе дә җылы. якты, тәрәзәләре кояшка карап торалар... Кыз уйда иде. Ә күзләре тәрәзәдә булды Әнвәршаны көтә иде ул. Кайтуымны белергә тиеш ласа. Казанга барасым бар. институтта эзләп табармын диюе дә буш сүз генә булды. Кинәт бер җыр исенә төште. Эчтән генә шуны көйләде:
Ышанмагыз егетләрнең Яратам дигәненә.
Ә ул ышанган иде. Әнә аларнын күпме серләрен сыйдырган тал да ятимсерәп боегып утыра. Яфракларына уралган ай нурлары да күкләр катына кайтып киткәннәрдер. Тирә-юньдә салкын караңгылык торып калган. Йөрәк ялкынын дәрья сулары да сүндерерлек түгел инде. Ут сүнәр алдыннан ныграк кабына ди бит. •• Мәхәббәтнең дә сүнү мизгелен ашыктыруы шушы микәнни'.’ Әллә мәхәббәт тә уен гынамы сон?—дип борчылып алды Илгизә. Юк-юк. оныта алмас аны Әнвәрша. Барыбер бер килер. Хәер ул үзе дә аны оныта алмаячак. Лекция дәфтәрләренең һәр бите Әнвәрша исеме белән чуарланган. Нигә язганын да белми. Каләменә дә шушы исемне сырлау ошый бугай Кыз. уйлана-уйлана. урынына барып ятты...
Төшендә ул авылны, яна пәлтә киеп елмаеп торган әбекәен күрде. Куркынып, сукрана-сукрана кычкырган тавыш ишетеп, күрше бүлмәгә йөгереп чыкты. Грек карчыгы идәнгә егылган: ул такмаклый-такмаклый елый иде. Илгизә анын нидер эшләргә теләгәнен анлады. - Карчыкта кошлар нәселеннән».—дип куйды. Очасы килә, ә канатлары сынык... Рәхмәт сина. Ходаем, канатлар бирмәсән. миңа да шулай кыен булыр иде. Илгизә аны күтәреп караватка китереп салгач та әле. ул дүрт-биш сәгатьләп, мөнәҗәт көйләгәндәй, йортны шигъри монга төреп яшь сыкты. Әрнү, сызлану, үкенеч тулы иде тавышында. Рәнҗү сизмәде хатын Гомере заяга узгандыр жә. дип үзенчә нәтиҗә ясады. Төшке аштан сон гына карчык тынычланып йокыга талды. Илгизә канаты сынган адәми затлар турында уйланды.
Канатсыз булган икән шул Әнвәршасы да. Институтны ташлап кайткач, мин авыл өчен туган, дигән имеш. -Дөнья гыйлемен мина сыерлар өйрәтә».— дигән иде бит. Хак әйткән. Сүздән чыкмыйлар алар. Үз биләмәләреннән уза калсалар, йә аякларын сугып сындыралар, йә. берәр фаҗига була Хыялдан— зо
өметкә, өметтән—максатка күчү юлларын белмиләр шул сыерлар Менә тизлән Илгизә укытучы булыр. Берәр кайчан саннар заманы килер. Исәпләргә сала белгәннәрне вакыт күп нәрсәгә өйрәтер..
—Кызым,—дип эндәште әбекәе,—өйдә шырпы калмаган, кибеткә кереп чыкмыйсынмы?
—Ярар, керермен —дип җаваплады ул Һәм алсу күлмәген киеп, чәчләрен рәтләштерде дә кибеткә табан атлады
Кибетче Сәкинә, дөньясын онытып, ике хатын-кыз белән гәп куерта иде.
—Юк инде,—диде хатыннарның берсе,—бердәнбер газиз улымны тома ятимәгә өйләндереп, кода-кодагый гүрен күрмичә, бер чәшке чәйгә тилмереп утырыр хәлем юк Түр түгел, ишек төбе дә эләкмәс аннары Малай анасы губернатор, диләр бит
—Атасыз үскән бала ир кадерен мәнге беләчәк түгел,—дип кушылды икенчесе.
Кибетче Илгизәгә күз кысты Кыз шунда ук анлады: кызыл бизәкле ак яулык япканы Әнвәршаның әнисе иле. Нигә килгәнен дә онытып, ул кибеттән чыгып йөгерде. Су буе Әнвәрша белән икәү җитәкләшеп үткән төн җылысын югалтмаган иде әле Дөрес, көндез әллә ничек сәеррәк күренә. Кыз үзен юатырга теләде: тал төбенә килеп утырды. Агымсудан күзен алмады Су тынычландырыр кебек иде. Тик киресенчә, ниндидер ачы сагыш бәгырен көйдерде
— И, Ходаем,—дип эндәште, нишләптер күккә төбәлеп — Бу дөньяда мина пар булырлык бер генә ятим балан да юкмыни сон синең?!
Шулай да, башын иеп авыл ягына атлаганда. Әнвәршаның әнисен дә. теге телдәр хатыннарны да кичерде. Егетнен әнкәсе сүзеннән чыга алмаячагын белә иде инде. «Югалту авыр икән»,—диде үэен-үзе юатканда. Әбекәе ишетсә, ал арга: «Минем оныгым—затлы нәселдән»,—дип бер генә җөмлә әйтер иде. мөгаен. Тик кешләрнен хәтере югалган иде шул. Азар мәхәббәтне дә. затлылыкны да йортларның, капка-коймаларның биеклеге белән бер үлчәүгә салып исәплиләр иде.. Илгизә, ярга үрелеп, ак күбекле ташны учларына алды. Таш эчендәге корт хәлен анлый инде менә хәзер Мәхәббәте дә анын ап-ак корт булып йөрәгендә яшәр Дөньяга да чыкмас, үлмәс тә
Кушылып сөйләшә алырлык сүзләр өйрәнсә дә. хатын үзен таш эчендәге корт хәлендә хис ипе. Сагынды Бүлмәгә чыгып, караватка күз төшереп алды. Карчык йоклый иде Карты инде күптән урамда. Илгизә әфлисун куагы төбенә чыгып утырды Нигәдер, үрелеп әфлисун да өзәсе килми иде анын
Исем китми читтә үскән Әфлисунга, бананга—
дип әкрен генә җыр көйләде Читтә сүзләрнең мә1ънәләре шулкадәр дә көчәяләр икән. Дингез җиле тауларга саф һава ташый. Аста—томан эчендә дулкыннар шаулаша. Атар саты ну сагышын көчәйтәләр, көчәйтәләр Сагынуга түзәрлек кенә түгел иде. Ялгызлык һәм сагыну.. Бу ике хис аны утраудан читкә өстери иде
—Әй. сез кайда?—дип кычкырды карчык Анын ярсыган һәм елак тавышы янә хатынның җанына килеп бәрелде. Әйтерсең, тау битенә чыгып утыра алмавына да. әфлисун өзеп учына салалмавына да. Илгизә гаепле
— Юк. диде ул. -ярты ел түздем. Бүтәнчә хәлем юк. китәргә кз1рәк Канаты сынганнар да канатлыларга иш була алмый ззкән Житмәсә. карчык
гел авыру әбекәен хәтерләтә. Янында кеше бар микән анын бу минутларда? Бәлки ялгызы, бер йотым суга тилмереп ятадыр...
Бераздан кызлары килде.
—Барысы да әти аркасында,—диде ул.—Гомере буе хатын-кызлардан туймады. Әни түзде, әмма адәм баласы тимер түгел. Сәламәтлеге бетте менә. Көнгә бер давыллап ала да, аннан тынычлана. Анлыйм, шул давыллавын авыр кичерәсездер... Ә бит әти дә авырлыкны әз күрмәгән. Коммунист булганы өчен төрмәгә дә утыртканнар. Үзгәрмәсә үзгәрми инде кеше. Күрәсез, ул һаман каядыр күктә оча. Әнине дә уйламый, безне дә кызганмый.
Әйе, моны Илгизә килгән көнне үк анлады. Карт еш кына күзләрен алмыйча, ана төбәлеп торырга ярата. Жае чыкканда йә чия, йә мандарин ярчыгын суза...
—Минем дә сәламәтлегем чамалы. Эшлисем, тынычлап эшлисем килә минем. Ә монда ялгызлыкта, сагынудан үләчәкмен бит. Үз илемә алып кайтырга ирем мәнге акча таба атмаячак... Үләргә дә ярамый бит әле, чөнки бурычларым күп,—димәкче иде ул. тыелып калды. Хәер, мондый озын жөмләне аңлатып та бетерә алмаячак иде. Бары тик кабатлап:
— Китәргә кирәк миңа,—диде.
Хужанын кызы килеште.
—Ярар, иртәгә үк теге агентствога илтәм. Безгә яна кеше җибәрерләр, алайса. Шулай да, без Сезгә ияләшкән идек бит инде. Кызганыч...
Илгизә авылдан бер йөрәк сагыш, газаплар төяп килде. Тулай торакка да кайтып керәсе килми иде Әлләни булды. Бер сәбәпсез диярлек сөйгәне белән юллары аерылды. Шунда гына ул ике адәми затнын берничек тә бер җанга әверелә алмауларына төшенде. Аяклары да йөрәге кебек үк чиксез авырлар иде. Шулай да, тотына-тотына бишенче катнын сонгы баскычына басты.
—Илгизәү!
Кыз сискәнүдән егыла язды, сынар кулы белән култыксага ябышты. Үз күзләренә үзе ышанмады: баскычта Әнвәрша тора иде.
— Мин синен янга килдем. Әйдә әле. урамга чыгып йөреп керик,—диде ул. Илгизә ишекне ачып бәрәнгеле авыр сумкасын сүзсез генә бүлмә якка этте.
— Нигә кичә авылда килмәден?—диде кыз. —Мин кайтканны ишетмәдеңмени?
—Ишеттем...
Апар урамга чыктылар. Янәшәдәге паркка таба атладылар. Нигәдер Әнвәрша сүз башлый алмый интекте.
—Мин бөтенесен беләм,—диде кыз.
—Нәрсәне беләсең?
—Әниеннен сиңа бүтән катәш эзләгәнен дә. Ятимнәрне тин итмәвен дә...
Егет авыр сулады:
—Йә, ярар, җитте. Әйдә, син теләсәң, хәзер үк шәһәргә күченәм. Берәр эш табармын әле.
Ул Сабантуйда ин азактан килгән ат сыман, моң тулы күзләрен кызга
төбәде.
Теге юлы. кибеттә әнкәсенең җанын үтәли күрмәсә, улы анын өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнлеген белмәсә, бәлки Илгизә ризалашыр да иде. Әмма булдыра алмады.
—Юк. әнкәнне рәнҗетмә син, Әнвәрша. Минем әле укып бетерәсем дә бар. Аннан әбекәем дә ялгыз. Аны да ташлый алмам,—диде
Әлегә өйгә кайтырлык акча эшли алмаганлыгы н Ил гизә яхшы белә иле Монда яшәү дәверендә ул инде күп нәрсәгә төшенде Көнгә бер тапкыр гына ашауга да күнекте Бер ипи. Иә бер оек та сатып алмасан гына барлык бурычларны түләү мөмкинлегенә дә. кешеләрнең артык гадилегенә дә ияләште. Читтән килгән, гомер күрмәгән затларны гаиләгә кертәләр. Алай гына да түгел, ул тәмам гаилә әгъзасына әйләнеп бетә Анардан кинәш сорыйлар. Кайчакта фикере белән дә килешәләр Икенче яктан караганда, ул кол хәлендә. Укып туплаган гыйлеме үз илендә бәяләнми, читләргә кирәкми Җиде ятларга хезмәт итәргә, читтән ярдәм көтәргә мәжбүр. югыйсә, теләсә нинди йөкне күтәргәндә бары үзенә ышанырга кирәген бәген жаны белән тоя. хәтта мәхәббәттә дә.
Илгизәнен жаны һич урын таба алмады. Авыл ягына әйдәде. Үзе дә сизмәстән юлга җыенды. Хәер. Илгизә һәрчак үзенә таянды, үзе теләгәнчә яшәде. Тормыш та, әбекәе дә аны шулай өйрәтте Барыбер бу кичтә ниндидер сукыр өмет чаткысы яктылык очыра: менә-менә Әнвәрша килер кебек иде
—Синнән башка мина беркем дә кирәкми,—дигәненә су буендагы таллар шаһит Ай да шаһит, иптәш кызлары да бу хакта сизенәләр. Шулай ла. ул кайткач та Галимә янына керми калмый. Ил өстендәге хәбәрне ишетсә, анардан ишетә. Хәйләкәрлеге белән бимазаларга ярата, әлбәттә. Бөтен таныш* белешләрнен нинди вакыйгаларда катнашуын шулкадәр тәмләп сөйли ки. гәмам ышанып куясын. Сүз Әнвәршага җзтткәч. иә дәшми, иә берни лә белмәгәнгә салыша. Илгизә сүз башлаганны кәгә. Ә кыз юри сүз кузгатмый Ил авызын томаларга илле ыштанын да җитмәс аннары
—О. берәүләр кайткан,— дип каршылады аны ахирәте,—туйгадыраче’
— Нинди туи’>—дигәнен сизми лә калды Илгизә
-Ник, Әнвәрша өйләнә.—Ул. серле елмаеп, күрешесенөборылып карады
Илгизәнен аяк астында җир убылды диярсем Сүз әйтү түгел, берара сулыш ала алмый торды. Әмма бу халәтен ничек тә сиздермәскә кирәк иде Йөрәк акылны тыңлыймыни? Гүя каны тамырларына сыеша алмый актарыла Дөнья әйләнә. Аяк астындагы һәр идән тактасы хәрәкәттә кебек.
— Нәрсә сүзсез калдың'’ Чакырмадылармыни?—диде күршесе кабатлап — Мин шунда әзерләнәм
—Юк.—диде Илгизә.—иртән иртүк китәсе дә бар Мин бигудига гына кергән идем. Артык булса, бер-икене биреп тор эте. Әбекәемнән үтен кереп алырсың түлке.
Тыныч булырга тырышты ул. Шунда сизде үзен никадәр көчсезгө санаса да вулканны басарлык куәте бар икән ласа! Кыз өйләренә чыгып баскычка утырды: йомарланган учын ачты Ике пластмасс бигуди да сынып урталай ярылган иде Мизгел эчендә башыннан «Ярар, яналарынатып кайтырмын дигән уй йөгереп үтте —Ә менә мәхәббәтне сатып ачып булмый •> Юкса юлында кемнәр генә очрамады. Кеше язмышлары белән уйнаудан курыкты
Кеше язмышлары белән шаярырга яратмый Илгизә. Канаты сынган карчык та—адәм баласы. Ана һичничек ярдәм итатмәвен анлаш ул Инде менә икенче бер утрауга теге хуҗа янә үзе озата килде
Монда да охшамаса. иленә кайтып китәсен генә кала, шде —Әбекәй күркәм икән, -дип уйлады хатын беренче тәэсире шул булды - Телне яхшылап белмәгән көе гаиләдән башка хезмәт урынына өметләнү
з. .к У.
зз
момкин түгел,—диде эш бирүче—аннан, яшегез дә роль уйный, әлбәттә.
—Мин башка эшкә өметләнмим дә. Шәһәргә килдем ич. Монда сагыш та газапламас. Әнә. тирә-күршеләр күпме. Аралашырмын, кешеләр күрермен...
Урыныннан кузгалмый гына карчык гел Илгизәгә карап ятты. Йөзе якты, елмаюы да якты иде. Ил гизә килгәндә тар урамнар буйлап узганын исенә төшерде. Һәм тәрәзәдән тышка карады. Йортларда, күршеләрдә, канатлылар да. канатсыхтар да булырга охшап тора иде. Мона сөенәсеме, көенәсеме, ул хәтта үзен-үзе дә аңлап бетерми әле. Ә үз-үзен аңламаган чаклары бер генә булмады...
Институтны тәмамлагач, әбекәе янына, урта белемле иткән газиз мәктәбенә эшкә кайткан иде ул. Атмадылар Урын юк диделәр. Район тирәсендәге, шактый читтәге авылларның берсенә юллама бирделәр. Килеште. Әбекәе яшендәге карчыкка фатирга керде. Сыер сарыклы, бала-чагалы, тормыш йөген иңнәрендә күтәреп баручы укытучылардан аермалы буларак, көндез укучыларын гыйлемгә өйрәтте, кичләрен авыл яшьләре белән театр-концертлар оештырды. Авыл кешеләренә дә тиз ияләште. Онытылып китеп залга күз салмый да үз ролен уңышлы уйнап чыккан көннәре бар иде. Ә бу юлы... Бу юлы анын хәрәкәтләренә туп-туры төшкән кояш нурыдай карашлар комачаулады. Кыз үзенә төбәлгән күз укларыннан шактый каушады, сүзләрен онытып жибәргәләде. Ахырда юлын югалткан коштай сәхнә артына кереп чүгәләде Шул мәлдә каршысына килеп баскан җан иясенең иңнәренә йомшак кына кагылуын тойды:
—Апа.—диде малай, борынын җиңенә сөртә-сөртә,—әнә тегендә Сезне бер солдат абый чакыра.
—Кем ул?—дип сорады Ил гизә.
—Белмим, безнен авылныкы түгел.
Йомышчы шул арада юк та булды. Илгизә. иңенә ак шәлен салып, сәхнәдән төште. Халык таралып беткән, аргы башта ачкычларын шалтыратып клуб мөдире ишек тирәсендә кайнаша иде.
— Исәнмесез!—диде егет.—мин Инсаф булам. Матур уйнадыгыз.
—Ихлас әйтәсезме?—дип сорады кыз. балаларча куанып.
Азар тып-тын урам бунлап киттеләр.
—Сез дә ятим бугай,—диде егет.
— Нишләп алай уйлыйсыз? Берәр җиремә язылмагандыр бит?
— Юк Болай гына. Карашыгыз монлы. Күзләрегездә монсу.
—Әбекәем бар минем,—диде кыз. «Әнием дә бар» димәкче иде. тукталып
калды. Авылга кайтып күренмәгәненә дә еллар үтте ләса. Кем белә...
—Ачуланмагыз, минем үземә гел шулай әйтәләр.—диде егет.
—Әтиегез юкмыни?
—Балалар йортында үстем мин..
Илгизә шул мәллә елга буенда тере мәеттәй һушсыз утырган мизгелен хәтерләде. «Фәрештәләрнең колагы бар. күрәсең... Тыңлап торганнар, күрәсең. Димәк, язмышым шушы».—диде эчтән генә. Нишлисен, бер башка ике язмыш юк Һәм чынлап та. шулай булып чыкты. Абыйларына кунакка килгән егет кызны икенче атнада ук шәһәргә алып китте Дөньяда кешене кеше, искән җилне давыллар, язны язлар кабатлый алмасын ул инде белә иде. Тик тормыш дәвам итә.. Жан иясе кайда да ничек тә яшәргә тырыша. Хәтта таш эчендә дә...
Илгизә янә бөтине учларына кысты Бүген Америкадан әбекәйнен улы кайтырга тиеш диделәр «Аш-суны мулданрак әзерлисе булыр*.—дип уйлады эченнән генә Һәм тиз генә урамга чыгып керәсе итте. Бер-ике катлы йортлар, әфлисун-лимон куаклары каплаган кысырык ишек аллары, тар урамнар, клумбалар, чәчәкләр күзенә ташланды Яшәгән йортын югалтмас өчен артына карый-карый алга атлады «Хокук органнарындагылар күрмәсен*.—дип тә курыкты Үзе дә сизмәстән, ике катлы өйнен батконы янына тукталды Анда гарипләр арбасына утырган чат чәчле карчыкны күрде, янәшәсенә алсу күлмәкле яшь бер кыз баскан иде. Илгизә аны карашларыннан таныды Күзләре аның бу дөньяга үз кеше түгеллеген сиздереп торалар иде —Сагынасызмы?—дип сорады ул исәнләшмәс борын —Сагынам.—диде кыз озын керфекләрен сирпеп — Монда йорт саен безнекеләр инде, югыйсә. Сөйләшеп, күрешеп торабыз
Авыру карчык ун кулы белән чакыру хәрәкәте ясады Бу анын «Әйдә, безгә кер»,—диюе иде.
— Минем әбекәй дә уянгандыр Ул йоклаганда гына, урам карарга гына чыктым,—диде Илгизә. Һәм янә яшь кызга эндәште:—Ә үзегез кайсы якныкы сон?
—Украинадан Ике ел менә бу карчыкны карыйм —Әйбәтләрдер бит?
—Әйбәтләр Монда һәркем бу жиргә аяк басканчы «Ходаем, бу халыкларның жәбереннән сакла безне».—дип теләк тели Күрәсен. Ходай ишетә. Алай зарланмыйлар берсе дә... Әнә теге йорттагы Танндан башкалары...—Ул бер катлы ак йортка төртеп күрсәтте.
—Сезгә дә акча кирәк булдымы?—дип сорады Илгизә.
—Белмим.—диде кыз —Ул кадәр мохтаҗлыгым юк кебек иде Чит илдә әйбәт диделәр бит. Мактадылар
—Әйе шул.—диде Илги зә.—бер инәгә бер сыер, диделәр —Нәрсә?—дип кабатлап сорады тегесе
—Юк. болай гына...—диде Илгизә җентекләп аңлатуның файдасызлыгын сизеп. —Йә. ярар, күрешербез әле. әбекәй уянгандыр. Шулай да кызык бу адәм балалары. Тик бәхет дигәне дөньянын кайсы почмагына яшеренгән микән? Минем үземә ни җитмәде сон? Акчамы'.'
Акча җитмәде, дию дөреслеккә туры килерме сон? Әйе. ул дипломлы укытучы. Шәһәрдә Илгизә кебекләр берәү генә түгел, меннәр. Араларында тиен санап кон итүчеләре күпме0 Житкерадәр. Мин укытучы булып туганмын, диләр. Хәтта шәһәрдән читкә чыкмаганнары да никадәр. Язмыш, дип килешәләр Берничә айлап хезмәт хакы түләнмәгәндә дә гаиләсе ач булмады бит. Ире тапканга үз табышын кушкач, җитеп горды Һәм безен торды Шулай очы-очка ялгана барды. Класска керүгә, арада берәрсе ач түгелме, дип күзләренә карап, эчтән генә балаларны тикшереп чыкты Әти-әниләре базарда сату итүчеләре шактый тук чырайлы иде Авызлары ерык, төртешеп, шаярышып алу ягын гына кар,шылар. Укытучы балалары бераз уйчаннар. һәм сабырраклар. Ташчы-төзүчеләр дә алай ач түгелләр кебек гоешы Шунда Илгизәнен күнеленә бер уй оялады. Замана, әйтерсен лә. анын өчен олы капкаларын ачып куйган иде. Нигә инде тиеннәр хисабына шулкадәр коч. сәламәтлек сарыф итәргә? Ни өчен әле ул корбан тәкәсе булырга тиеш ’ Бу көчне базар юлына салса, бәлки күптән кызына жүнле тун ала .шыр иде Улынын да затлырактан киенәсе килә Ике студент укыту һич тә жинсл зш түгел. Ә бәлки фатирлы да будыр иде
Ул ти з 1снә хәтереннән базардагы әти-әниләрне. ганыш-бе.тешләрен барлап чыкты Кайсы тун. кайсы оек яулык, кайсы аяк киеме, кайсы азык-толек
сата. Балалар күзенә текәлгән көенчә, шулай үз-үзенә язмыш билгеләде: базарга китәргә. Һәм бу анын ин бәхетле көне иде. Хыялына таба очкан коштай хис итте үзен. Иренен беркайчан да, бервакытта да анын теләгенә каршы килгәне булмады. Ул хатынының очыштагы зат икәнлеген, кошлар нәселеннән булуын белә. Шуна күп вакыт дәшмичә кала ала иде.
Илгизәнен жанына үзе дә аңламастан, берничә бөртек булса да, куаныч чәчелде. Канатлылар янына эләкте. Шул кирәк иде ана. Мизгел эчендә дөньянын теге почмагыннан бу почмагына очып төшә алучылар белән бер сөйләшү кирәк иде. Ә монда бер генә сөйләшмәячәк. Андыйлар йорт саен диделәр.
Илгизә өйгә каетканда карчыкның күрше йортта яшәүче кызы кергән
иде.
—Сагынасындыр?—дип сорады елмаеп.—Монда йорт саен илен сагынучылар... Сезнекеләр безгә килә, безнекеләр яхшырак илләрне карый...— Илгизә сискәнеп китте:
—Яхшы ил? Ничек инде?—дип сораганын сизми дә калды.
—Белмим,—диде тегесе.—Минем абый, мәсәлән, Америкада... Кибет тота Сәүдәгәр. Әнкәйне караган өчен дә Сезгә ул түли...
Илгизәгә аяк астындагы жир чатнап киткәндәй тоелды. «Сәүдәгәр» дип кабатлады эчтән генә —Сәүдәгәр...
Ә бит ул сәүдәнең ни икәнен яхшы белә. Хәер, белергә өлгермәде дә бугай «Сәүдәгәрлек» ике тәгәрмәчле арбадан башлана»,—диде аңа бер танышы. Мәктәптән сонгы хезмәт хакы алган көнне үк өенә арба тартып кайтты. Туган-тумачаларыннан бурычка акча сорап торды. Һәм Мәскәүгә китте Меннәрнен күз уклары кадалган Мәскәү базарына ул да сыйды. Күлмәк-ыштан тулы арбасын гүя канатларына салып очыртты Тәжрибә юк, шуна да алда тоташ өметле билгесезлек көтә иде. Нидән эш башларга дип аптырашта калып шактый уйланып утырды Укытучы танышларыннан берсе кинәт исенә төште. Тиз генә телефонын табып аңа шылтыратты.
—Берәр атнага эшкә өйрәнгәнче, әйдә, минем палаткага кил. Шунда минекен дә үз әйберләрен белән бергә сатарсың. Авылга да кайтып әйләнәсе бар иде,—диде тегесе —Товарны күтәреп йөрисе түгел, контейнерда калдырабыз. Шулай жайлырак та...
Илгизә янә очар кошка әверелде. Талпынган кош очмый калмаганны да яхшы анлый иде. Талпынды шул менә, талпынды..
—Йә, Рәхимов. тагын укып килмәдеңме инде?—дип йөрәгенен сонгы көчен бүтән көл итмәс Каршысында зиһенсезләр һәм дә жавапсызлар тезелешеп басып тормас. Ул хәзер беркемгә дә бәйле түгел. Бүтән анардан өлгереш тә, йөреш тә сорамаслар Эшенә хисап таләп итмәсләр. Үзенә-үзен хужа булуга ни җитә?! Ә михнәтсез рәхәт килми диләр. Михнәттән куркып торуга караганда, аны тату артыграктыр. Юк-юк, Мәскәү юлларын һич тә михнәткә санамады Гүя юл башы рәхәттән башланды. Бер атнада шактый әйбер үтте, әлбәттә, күбрәк танышыныкын сатты. Үзенекен нигәдер ошатмадылар. Йә үлчәме туры килмәде, йә сыйфатсыз дип бәяләделәр. Шулай әйбер сайларга да өйрәнермен әле. дип юатты үзен. Атнанын сонгы көне кичкә авышканда, эш беткәч, зур-зур сумкаларын тирә-күршеләре белән бергә контейнерга кертеп бикләде Ә иртән килүенә контейнер янган, анын корымлы ишекләре шар ачык иде Илгизә тораташтай катып калды, эчтән ялкынланып дөрләде: бүген анын ин якты хыялына ут төрткәннәр иде 36
лМенә ни өчен корт үз дөньясына, таш эченә бикләнгән икән,—дип уйлады ул — Кырыс һәм бәгырьсез икән бу дөнья» Жаен белсә, шунда кереп кенә бикләнер иде бүген. Уйларыннан арынырга теләгәндәй, эчтән генә тынычланырга тырышты. Юк-юк, аннары бурычларны кем түләр'7 Хәзер танышына да бурычлы булып чыга түгелме?
Чит илгә чыгу уе менә шул михнәтле мизгелендә күнеленә керде Бер киткәч, янә мәктәпкә кайтасы килмәде, хезмәттәшләреннән яхшысынмады Аннан, һаман шул бер җөмләдән дәрес башла ише: «Тагын укымый килденме. Исмәгыйлев?»
—Белмим, сиңа тегендә-монда очып тошү нигә генә кирәктер,—диде ире Хәер, бурычлар күп җыелганга гына анын шулай әйтүен Ил гизә дә яхшы андый иде.
—Бурычлар күп шул,—диде ул эчтән генә, америкалы кайту га аш пешерергә әзерләнеп йөргәндә —Бәлки, бу кеше үзе дә Америкага бурычлары күп булганга киткәндер Әнә бит. сенлссе әнкәй өчен бөтен чыгымнарны ул түли, ди. Янәшәсендә биш кызы яшәсә дә. карчыкнын буш кул белән хәлен белеп чыгудан ары узмыйлар. Туган йортында бик сирәк күренгәннәре дә бар Күршедә яшәүчесе: «Әнкәй үлсә, мин алар белән бер юлдан да йөрмәячәкмен хәтта»,— дип туганнарына рәнҗи Анысы күршедә генә, күнеле дә әнкәсенә якынрак: эшкә китешли дә кагыла, эштән дә туры монда кайта Өйрәтә, кинәшен бирә, кайчак үзе дә кинәш сорый Илгизәнен киноларда күргәне бар иде: өй караучылар, пешекчеләр чит илдә гаилә әгъзаларыннан һич аерылмыйлар. Монда да анын кинәшенә колак салырга тырышалар Илгизә аларнын бу сыйфатын артык гадилектән дип бәяләде Өч тиен акча кебек дигән гыйбарә бар иде ул үскәндә Тик заманаларга ияреп, оч тиенлек акчалар да каядыр юкка чыкты Хәсрәтле башын күтәрә алмыйча кайтып килгән мәле иде Юлда укучысын очратты.
— Илгизә апа. ни булды Сезгә, чирлисезме әллә сон0—диде ягымлы кыз бала.
Илгизә серен яшереп кала алмады: түкте дә салды.
— И. апа.—диде тегесе.—Ятмагыз монда интегеп Әйдәгез Грециягә жибәрәм мин Сезне, рәхәтләнеп әфлисун җыярсыз, җиләк-җимештән йөзегезгә нур керер бераз, саф һава каш ыны да тиз тарата —Сөйләшүләрдән шул ачыкланды, элеккеге укучысы күптән түгел Грециядә булып кайткан, бер грек егетенә кияүгә чыккан, хәзер шәһәрдә шул илгә эшкә туплап җибәрүче бер фирма оештырган икән
Бәрәңге белән тавыкны мичкә тыгуга, дүрт баласын, хатынын тояп америкалы кайтып төште. Оныклар әбекәйләре янына йөгерделәр, ябырылып чуп-чуп битләреннән үптеләр. Аннан барысы бергә табын артына тезелештеләр Америкалы, хәл-әхвәл сорашып алгач, бу юлы йортны, ишегалларын чүп- чардан арындырырга кирәклеген искәртте
—Сез киткәч, мин үзем эшләрмен, күрсәтеп каллырыгыз да., —дип сүзгә кушылды Илгизә.
— Юк. юк. Хәзер бөтенебез бергә чыгабы з.—диде тегесе - Бер кешегә күп була.
Күмәкләп ишегалдына чыктылар Балалар лимон, әфлисун төпләрен йомшартты Кызлар ишегалдындагы гөлләргә су сипте.
- Бе здә гөлләр тәрәзә төбендә үсә.-диде Илигзә
—Тәрәзә төбендә? Анда интегәләр генә ич алар, үсмиләр.—дип сүзгә
кушылды кы зчыкларның берсе —Гөлләрнең йөзләренә кояш төшәргә тиеш, һәр яфракнын күзе кояш нуры белән очрашырга тиеш. Урам һавасы әйбәт инде ал арга...
—Ел әйләнәсенә мондый җылы, җилсез җәй күргән юк шул безнең,— дигән булды Илгизә — Безнен өлешкә берөзлексез салкын янгыр бөркеп торган көзләр, буранлы кышлар, карлы-бозлы язлар тигән... Сездә генә ул саф һава, диңгез, ел әйләнәсенә диярлек җәй ...
—Сез дингез күрергә дип килдегезме?—Америкалы горур борынын чөя төшебрәк елмайды.
—Юк, акча кирәк иде,—диде Илгизә ни-нәрсә әйтергә белмәстән.— Улымны, кызымны укытасы бар...
—Акча?—дип гаҗәпләнде тегесе —Акчаны чит илтә чыгып эшлиләрмени? Акча өчен чыгалармыни чит илгә?—Ул биек зәңгәрлеккә төбәлеп, күк гөмбәзе ярылганчы көлде.—Беренче мәртәбә ишетәм. ..
—Ә нәрсә өчен?—диде Илгизә гаепле кешедәй.
Америкалы аны ишетмәде дә:
—Акча ул тәненнән бүленеп чыккан тир кебек,—диде,—һәм олы кул яулыгын учларына җәеп салып, шыбыр юеш маңгаен сөртеп алды.
—Тир берәүдән бер тамчы да чыкмаска мөмкин, берәүләр сөртеп бетерә алмый... Акча үзеннән чыга торган нәрсә бит ул. Моның өчен чит илгә китү кирәкме? Үз илендә дә миллионерга әйләнергә була...
Илгизә дә мангаен сөртте. Шулай тоелган гына икән, маңгае тирләмәгән иде...
—Сез дә чит илдә яшисез ләбаса ..—диде хатын тир турында сөйләшүне анлап бетерергә тырышып.
—Яшим шул,—диде тегесе,—Чөнки мина анда күбрәк ошый... Йортыбыз шәп. Балаларның мәктәпләре дә. Ә мин акчаны беркая китмичә дә эшләр идем. Анда да кибет тотам, монда да тотарга мөмкин...
Илгизә америкалы белән килеште. Чынлап та шулай, ул хаклы иде. Базар юлында йөреп, икешәр-өчәр катлы коттедж салган, гөрләтеп тормыш алып барган, акчасын кая куярга белми газапланган элеккеге укытучы танышлары азмы аның? Чынлап та, андыйлар шактый: павильоннары да, хәтта ачык чатырлары да янмый... Эшләре этми-тартмыйча да алга бара. Кызык инде бу дөнья: кайберәүләрнең бәхете үргә табан да тәгәри...
Америкалының кайтуы файдага булмады.
Илгизәнен җанына әллә нинди күнелсез тәэсирләр оялады. Әйе, ул чит илдә һәркем үтә дә бәхеттә йөзә, бәхет хәтта Мөһаҗирләргә дә, вакытлыча эшкә чыгучыларга да арта икән дип ышанган иде. Нигәдер, аның бу мәлдә балконда авыру карчыкны карап утыручы кыз әйткән, язмышыннан уңмаган Таня белән очрашасы килде. Кич, әбекәй йоклап китүгә, авыз ачкач, анын янына барырга карар кылды. Илгизә Ходай ризалыгы өчен атна буе ураза тотты. Намаз укыды. Әбекәйнең кызы мөселманнарның уразасы белән кызыксынды. Ахырда, файдалы диета икән, дип нәтижә ясады. Шулай да ул Илгизәнен үз файдасы өчен генә уразага кермәгәнлегенә төшенде.
—Ислам диненә хөрмәт һәрбер мөселманның үзеннән башланырга тиеш, Сез бик дөрес эшлисез,—диде.
Кичен Илгизә урамга чыкканда, дымлы дингез җиле исә, гадәттәгечә, агач-куаклардан корыган яфраклар, уйнаклый-уйнаклый, җиргә оча иде. Хатын нигәдер бу мәлдә язларны сагынды. Ак каеннар, бөдрә талларнын бөрегә тулышып, бердәм булып җете яшеллеккә күмелүләрен сагынды. Ә монда һич аңламассың... Ел әйләнәсенә кипкән яфраклар коела... Ул пальмалар, кипарислар, инҗирләргә карый-карый, күреп түгел, исемен ишетеп кенә белгән Таняларнын ишегалдыий килеп керде.
Үтегез, үт.—диде ачык тәрәзәдән яшь бала күтәргән хатын. Ил гизә өйгә атлады.
— Мин Рәсәйдән,—диде ул —Һәм Татарстаннан.—дип өстәде —Танышырга кердем...
Таня аны сөенечле кыяфәт белән каршылады Сүз унаенда үзенен Украинадан булуын, бер грекка кияүгә чыгып, шушында яшәвен әйтте Беренче ире белән аерылышкан, тегесе Молдавиядә калган. Әфганчы икән. «Сугыш нервыларын теткәләп бетергән, шуна түзә алмадым»,—диде. Ун яшьлек улын житәкләп качып китәргә мәҗбүр булган. Бу ирен интернет аша тапкан. 30 яшьлек хатын 60 яшыек ир-ат белән никахлашкан. Янә бер ул тудырган.
— Ирегез өйдә юк мәллә?—дип сорады Илгизә.
— Юк,—диде хатын.—Ул өйдә сирәк була. Бардан, рестораннан кайтып керми Минем белән барырга яратмый Чакырмый ла —Хатын тамагына тыгылган төенне йотып җибәрде —Жүнлесе безнен ил кыпарына каламы инде анын? Шул проблемалылары гына өйләнә инде безгә Хисләреңне түгә-түгә аклашып та булмый, тел белмәгәч
—Япь-яшь башыннан шулкадәр интекмәсән —диде Илгизә аны ихлас жәлләп —Аерыл да. иленә кит
Хатыннын йозе кинәт каралып куерган болытлы көнгә охшап калды
— Китә алмыйм Бездә эш тә. акча да юк.. Барыр җирем лә юк аннары Монда пособие түлиләр хет Шуна яшәп була Бала әзрәк үссә, эш тә табарга мөмкин... Түзәргә туры килә Әлегә түзәргә туры килә Торыр урын да бар Киләчәктә күз күрер
—Кияүгә чыкканга үкенәсез үзегез, —диде Илгизә. аны һич акламыйча.
— Юк. үкенмим Ятьмәгә эләкми торып, ирек кадерен дә. нтт өчен яшәгәнемне дә белеп булмый. Юк
Таня яныннан авыр уйлар белән чыгып китте Илгизә. Өйгә кайтып кергәндә, ишегалдындагы өстәл янында америкалы гуганнары белән кызып - кызып ни хакындадыр бәхәсләшә иде. Табынга чакырсалар да утырмалы хатын, караватына кереп ятты.
—Американын Иракка каршы сугышуын бездә хупламалылар,— диде апасы —Кон дә демонстрацияләр булды Урамнарда кара болыт кебек халык йөрде. Америка илчелеге каршында балалар фаҗигале сценарийлар күрсәттеләр Олылар: «Без сугышнын тизрәк бетүен түгел, шушы минутта ук туктавын телибез».—дип транспарантлар күтәреп йөрделәр Телевизордан көн дә күрсәтәләр: ботен илләр дә сугышка каршы икән
—Мөселманнар үзләре гаепле.—диде америкалы, шартлаталар, җимерәләр
—Син шуна ышанасынмы? Безнен әнкәйне мөселман хатыны тәрбияли Ул килгәндә үлемен көтә идек бит. хәзер күрәсеңдер, үзе торып утыра, сөйләшә Урын-җире чиста, тамагы тук Коляскага утыртып дингез буенда йортә... Ә җир асты байлыкларын бүлешүдә безнен ни катнашыбыз бар’
Американы дәшмәде
Илгизә бөтенесен ишетеп торса да. бу матдә нигәдер Таня хакында уйлады. Нинди генә язмышлар юк бу адәм балаларында! Гел гаш эчендә яшәгән корт хәлендә ул бичара. Япа-ялгызы. Эч серен сөйләргә дә кешесе юк кебек.
Туган җирендә үз гаиләсе өчен дә торыр урын хәл итмәслек мәсьәлә булды шул Унбиш ел заводта эшләп, тәмам чиргә сабышкач, иренә малосемейка бирделәр Ун квадрат метрлы шул бүлмәдә кьпы белән улы буйга җитте Бу хакта уйлый башласа. Илгизәнен хәле китә, чәч төпләреннән салкын тир бәреп чыга. Күршеләре тәртиплерәк булса, бу кадәр авыр тәэсирләр эчендә яшәмәс иде бәлки. Гомер буе исерек, гомер буе чит хатыннар ташый Бер әгрәк-аләм инде.. Эчү. сугышу—күрше өчен кондатек гадәт Тик. Таня әйтмешли, кая барасын?
Бер көнне хужанын кызы:
—Бапаларынны монда чакыр, яшьләр телне тиз өйрәнә, шуна эшне дә тиз табалар,—диде.
Көтмәгәндә, тәне куырылып куйды анын. Рәхәттә яшәмәгәнлекләрен белсә дә...
—Алла сакласын, бөтенләйгә монда качсалар, нишләрсен? Яшьләрне мәхәббәт дигән бөек көч сагалап йөрүчән. Берәр грекка гашыйк булырлар да. Юк. юк. ярамый...
Атдагы көнне бөтен илләре белән шаулатып-гөрләтеп үткәргән бәйрәмне күрмәсә. ярамый, дип кинәт кырт кисмәс иде әле. Кичә генә диңгез яр буе хатык белән тулды. Илгизәгә моны дини бәйрәм дип аңлаттылар. Ул әбекәйне дә. арбасына утыртып, шунда атып китте. Рәт-рәт булып моряклар, солдатлар, атар артыннан дин әһелләре атлады, укучы балалар да бәйрәмчә иделәр... Аннан ничәдер йөз еллар элек үлгән Изге Дионис тәхетен күтәреп үттеләр. Бәйрәм тәэсиреннән әбекәй кычкырып елый башлады. Шуннан Илгизә аны өйгә алып кайтты...
Анын өчен бу бәйрәм ят. тамаша буларак та үтә ят иде. Хәтта кызыксынасы да килмәде. Нигәдер. Ураза гаетен. Сабантуйларны күз алдына китерде. Карчыкны күтәреп, урынына кертеп салганда, карават һәм аяк асты чайкалганны сизде. Янә жир тетри иде. Ул инде тетрәүләргә күнекте, өйдә чагында, хәтта ишек алдына да йөгереп чыкмый башлады. -Табигать тә. кеше күнеледәй. тоташ тибрәнүләрдән тора шул»,—дип уйлады ул. Талбишектән башлап...
Талбишек... Шушы гади генә бер сүз аны туган ягына алып китте. Грекларга бу сүзнен бөтен аһәңен төшендереп буламыни? Әнә. алар аш пешерә торган казанны «казани» диләр. Күлмәк якасы аларча да «яка» икән. Песине «пес- пес» дип чакыралар Мондый сүзләрне ишеткәндә, күңел кыллары үзеннән- үзе йомшап куя. Чөнки Илгизә белә: адәм баласы күпме генә тырышмасын, туган телдәге сүзләрнен мәгънәсен дә. аһәнен дә аңлатып бетерә алмый икән Шул мәлдә битенә кагылып диярлек ак күбәләк очып китте.
—Күбәләк!—диде Илгизә туган телдә. Һәм әлеге сүзнен мәгънәсе хакында уйланды. Әйе. аны беренче мәртәбә күрүе, һичшиксез, әбекәенен итәгенә тагылып, болынга барган чагында булгандыр. Шунда ул алсу тукранбашларга эләгеп егылгандыр Борынына печән, баллы чәчәк исе килеп бәрелгәндер, ә күктән кояш нурларын сузгандыр, «тотын әйдә», һәм «тор» дигәндер. Ялан тәпиләрен, нәни табаннарын кытыклап җылы, йомшак жил искәндер, кызчык анын да. ак күбәләккә ияреп, ерак-еракларга очып китүен тойгандыр... Янәшәсендә әбекәе елмаеп басып торгандыр Һәм бөтен тәэсирләр бергә анын жанына укмашканнардыр да. «күбәләк» дигән матур бер сүзгә әверелгәннәрдер... Ә үсә төшкәч, мәктәпкә баргач, ана күбәләк сүзен төрле телләрдә өйрәтеп карадылар. Русча күбәләкнең «бабочка» икәнлеген белде, «это насекомое» дип аңлаттылар табигать белеме дәресендә. Һәм чит телнен беркайчан туган телне алмаштыра аямаганлыгына ул шунда төшенде. Барыбер дә тамырына кадәр төшеп аңлап җиткермәгән булган икән бит. Телсез яшәү— яшәү түгел икән. Ярый ла. Ходай кортка тел бирмәгән. Ә ул математиканы туган телендә укытты Татар мәктәбендә.. Ни дәрәжәдә тирән һәм мәгънәле икән анын туган теле! Ә монда аны. догалы корт сыман, гүя таш эченә бикләде. Ә бикләргә ярамый икән Ярамый икән... Нигәдер, күбәләк артыннан ук, Гадел Кутуйнын «Сагыну» нәсерен искә төшерде. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле бер генә кат та укып караганы юк иде. Һаман да яттан белүенә исе китте. Кинәт күңеле тулды...
Илгизә ойгә күз ташлады. Әбекәй тирән йокыга таттан иде Тиз генә ЖЫенып урамга чыкты Елмая-елмая каршыга килүче Таняны күрде —Баланы юындырып атасы бар, булышмассынмы.—диде ул —Әлбәттә, әлбәттә,—диде Илгизә як-ягына карангалап —Берәр нәрсә урладыңмы әллә7 Әллә берәрсе куркыттымы7 —Полициядән куркам.
—Кемнән?—дип көлде тегесе
—Нигә, иленә озатачаклар, диделәр ич мина.
— Кем озатсын, без атарга кирәк ич. Үз хезмәтчесенә кем тисен инде Аннан мондагы халыкны озатып кына бетерерлекмени7
—Ә нигә юк сүз сөйлиләр, алайса7
—Тәртип бозмасыннар, диләрдер Алар тәртип ярата
Сабыймы икәүләп юындырдылар, чиста биләүсәгә төреп, арбага саттылар
— Гафу ит. зинһар.—диде Таня —Мин тарих буенча татарларны кысык күзле, кәкре аяклы, һәм бик явыз хатык дип беләм Безне шулай укыттылар. Ә сез бер ягыгыз белән дә аларга охшамагансыз.
— Миннән башка татар кешесе күргәнегез бармы сон Сезнен7 -Юк
—Миннән күпкә чибәррәкләр һәм яхшыраклар алар. Күтләре дә зуррак, аяклары да турырак,—диде дә Илгизә. кеткелдәп колеп тә җибәрде
Шул мәлдә ул үзе яшәгән йортта грек карчыгының савыт-саба шкафында Ленин бюстын күреп гаҗәпләнгәнен исенә төшерде Илгизә кызыксына башлагач, инде зур һәйкәлләрнен дә туган илендә күптән чүплеккә очуы турында әйткәч, карчык ярсыды
—Тарихка тияргә ярамый.—диде —Бәлки ялгышкандыр да. әмма ул хәзер ил һәм кешеләр тарихы бит инде. Минем өчен дә матур бер сәяхәт тарихы хәтта. Россиягә турист булып баргач алып кайттым
Рәсәйдә ил тарихы да. халыклар, милләтләр тарихы да чүп кенә, ничек теләсәләр, шулай үзгәртәләр дә язалар, димәкче булды ул. Иленнән зарлана дип уйлауларыннан курыкты Сер бирәсе килмәде Туган җир турында начар итеп сөйләүчене монда бик өнәп бетермәгәннәрен тойды Шул ук вакытта, урыны-урыны белән кителеп төшкән борынгы вазанын ни өчен грек карчыгының түрендә торуына да. стенадагы картиналарда ни өчен йә җимерек чиркәү, йә иске йорт булуына да төшенде «Тарихка тияргә ярамый».—диде әбекәй. Бары шул.
—Йә, ник уйга калдын әле? Хәзер күреп беләм ич. татарларнын кем икәнен,—диде Таня елмаеп.
Шул мәлдә ишек ачылды
—Уз, Яна. уз,—диде Таня кунакны түргә әйдәп
Илгизә таныды теге көнне балконда торган күрше грек карчыгы янәшәсендәге кыз иде бу.
— Менә бәхетле, ичмасам. Авызы гел ерык.—диде Таня ана карап Аннан өстәде:—Ул күргәннәрне күрергә язмасын инде. Ходаем
Кыз арбадан баланы күтәреп атып бер-ике кат үчтеки-үчтеки сөйде дә. урынына кире яткырып, кинәт нидер исенә төшергән кешедәй, берни әйтеп тормыйча, өенә йөгерде.
—Болгариядән таулар аша. чикләр бозып качып кергән бала бу,— шде Таня.—Ә анда Украинадан качып килгән, чит илгә чыгу очен паспорт юнәтә алмаган.
Илгизә шул мәлгә, туган авылын, шома битле колхоз рәисен күз алдына китерде. Таня сөйләде дә сөйләде:
—Грециягә килеп җитәрәк. тотып алып кире өенә озатканнар. Кабат юлга чыккан. Таулардагы кеше мәетләрен үз күзләре белән күргән. Тунып үлүчеләр, ди. Ачлыкның да тәмен татыган. Хәзер ике ел инде синен күршеңдәге карчыкны карый. Дөрес, өен сагына. Киләчәге алда бит әле аның. Әзрәк акча эшләгәч, башка илгә китәргә дә була...
—Димәк, кошлар нәселеннән.—диде Илгизә. Таня аны акламады.
— Мондагыларның берсенен дә өендә көтәр кешесе юк. Күбесенен проблемалары баштан ашкан.—дип өстәде.
—Мине көтәләр.—дигәнен сизми дә калды Илгизә.—Ирем көтә. улым, кызым көтә. Әбекәем дә.
—Гаилән көткәч, нишләп йөрисен сон син монда?—дип гажәпләнде Таня. Һәм зәп-зәнгәр күзләрен мөлдерәтеп күршесенә төбәлде.
—Белмим,—диде Илгизә сабыр гына,—үзем дә белмим нигә килгәнемне
Чит дөньяга эләкми торып, ул канатлыларнын шулкадәр дә күплегенә ышанып җитмәс иде. Болай әнә үз күзләре белән күрде. Канатлылар үзләрен беркайчан да бәхетсез хис итә алмыйлар икән бит.
Дөньянын кайсы почмагына очып төшсәң дә. бер кисәк икмәк, баш өстенә—түбә, сусаганда су табыласына ышанды. Бары тик адәм баласынын канатлары гына сынмасын икән! Тик бу түбә синен куышын түгел шул. кеше дөньясына яраклашырга тырышу гына. Ә һәркемнең үз дөньясы үз илендә икән...
Менә аны иленнән, иреннән, балаларынан аерып торган иксез-чиксез диңгез җәйрәп ята. Дингезнен аргы ягында да тормыш кайнаганны җаны белән тоя ул. Анда аның йөрәк парәләре...
— Көтәләр.—диде Илгизә ирен күз алдына китереп. Тик ана беркайчан да ялкынлы мәхәббәт вәгъдә итмәде. Ялкынлы мәхәббәт белән яратмады да. Сөюе дә сабыр, сүлпән иде. Ачуы килгән чакларда, үзәген өзеп, нигәдер Әнварша исенә төште. Андый мизгелендә: «Лаекмы сон ул саф мәхәббәткә?»— дип йөрәгенә, акылына сорау бирде. Чит илгә килгәч тә. яшьлектәге сөйгән ярын әллә ничә кат төшендә күрде, уянгач, шушы рәхәтлектән исереп йөрде Һәм шул мәлдә, татлы газабын җиңеп, ирен уйларга тырышты. Ишегалдына чыгып, розалар өзеп керде, аларны суга утыртты. Өйгә гөл исе таралды. Утыз биш яше тулган көнне ире 35 роза күтәреп кайткан иде.
—Акчабызны кызганасынмы?—дип сорады ул, хатынының аптыраштан зурайган күзләренә карап.
—Кызганмыйм.—диде Илгизә.—нигә кызганыйм?
Һәм анын гөл тулы күкрәгенә капланып сулкылдап елап җибәрде. Әйе. иренен үзен яратуын белә. Сәхнәдәге кызларның барысының да анын карашына чагылырга теләгәннәрен тә хәтерли. Әйе, ул аны сайлады. Үзен көткәнен белеп сайлады. Тик бәхетле булдымы сон ире белән? Малосемейкада гомер итте, акчасыз, очын-очка ялгап яшәде, җаны тарткан, күзе төшкән бер күлмәк кия алмады... Хәер, бәхет күлмәктәмени? Әнә бит. кичә генә әбекәйнен кызы нәрсә диде:
—Сез, татарлар, бик тыйнак һәм бәхетле халык икәнсез.
—Нигә шулай уйлыйсыз?—дип сорады Илгизә.
—Безнең йортта гел Рәсәйдән килүчеләр яшәде. Сез—татарлардан ин беренче кеше. Бөтенесе исәр Алеко янына чапты.—Ул каршыдагы йортка төртеп күрсәтте —Ә сезнен янга үзе ничә кат керде, борылып та карамадыгыз хәтта. Байлыгы белән алдый ул сезнен кызларны... Нигәдер, гел безнен йортташлар кызыксындыра үзен. Гадәте шундый.
—Мин эшләргә килдем. Аннан минем ирем бар бит.—диде Илгизә.—Ә ул мина ышана.
Мәхәббәтнең тоташ газап һәм әрнү икәнлеген ире белмиме? Матур күлмәк
кия алмаганына да. малосемейкада яшәвенә дә ире үзен гаепле саный, газаплана Илгизә күнекте югыйсә Бу хакта авыз ачып бер сүз кузгатканы юк. Ә менә иренен газаплары анын да жанын җәрәхәтли
—Сезне акча кызыксындырмый мыни9—диде Алеко шыпырт кына, хатыннын ялгыз чагын туры китереп.
— Юк. мин сезненчә начар сөйләшәм, аңлатыр идем югыйсә.
—Мәхәббәткә тел кирәкми
—Кирәк.—диде хатын —Без—кешеләр, хайваннар түгел ич. Аннан, минем ирем бар Тиздән монда киләчәк ул...
Үзенен алдашуыннан үзе дә оялып куйды хәтта. Тегесе дә шуны гына көткәндәй, кинәт юк булды. Илгизәнен. шул матдә, көчсезлеген тоеп, иренен кин күкрәгенә сыенып бер үксисе килде. Шунда аатады анын хатын- кызлыгы. сабыр күзәнәкләре баш күтәрә иде Бермәлгә. әйтерсен жансыз эш коралына әверелде Тон йокламаска кирәк икән—күз дә йоммый, аш пешерәсе икән—анысын да эшли, ишегалдын чистартасы булса—анысыннан да баш тартмый Их. бөтенесен ташлыйсы да. яланаяклы кызчык чагына, әбисе янына йөгерәсе иде Әкиятләр дөньясына' «-Әкиятләргә ышанырга кирәк, алар һәммәсе дә тормыштан алынган».—ди иде бит әбисе Илгизә. үзе дә сизмәстән, кинәт корт догасын йомарлады
— Бу дога мине ач итмәде,—диде әбекәе
Менә оныгы да ач түгел. Жир читенә килеп тә үз ризыгын тапты Ул чакта, корт турындагы кыйссаны тынлагач. Илгизәнен төн йокылары качты «Киттек, әбекәем, елгага тошик тә бер генә ташны булса да ватып карыйкчы »,—дип кыбырсыды
—Ә син тагын ничәне ватмакчы буласын —диде карчык —Ышаныр очен генә берне ватып карасак, бәлки Ходай безне кичерер
Яшел жәй үзәгендә алар елга буена төшеп киттеләр Аякларына иртәнге салкын чык сыланды, салкынча җил күлмәк аша үтеп тәннәрен иркәләде
—Синең догалы кортны күрәсен килә инде, кызым.—диде әбисе —Теге карчык абыстай иде. ул алдамас. Мин ана күптән ышандым инде
—Әбекәем, анын ла ялгышуы мөмкин ич
Алар икәү суы саегып челтерәп аккан ком-ташлы елга буеннан атладылар. Ярга адым саен эреле-ваклы ак таш сибелгән иде
— Күбекле таш шушы була инде, балам —Карчык кәлүш очы белән генә берсен тәгәрәтеп җибәрде
-Нигәдер чын кебек түгел шул
— Бу дөньяда гыйбрәтләр җитәрлек Кемдер әйткән акыллы сүзгә ышанмыйча, кешеләр гел хаталанып тора. Аннан үзләре башкаларны хатадан саклап калырга тырышалар. Тик аларга берәү дә ышанмый Тормыш шулай дәвам итә.
Кыз елга буйлап йөгерде Аякларына яр комы ишелде, сары балчык сыланды.
Менә бу ташны ватыйк, әбекәем
Кы 1 ана күбекле таш сузды Аннан икенче бер зуррагын күтәреп килде. Аннан тагын да эрерәген иелеп алды да:
-Куй. әбекәем, шунда,—диде.
Кыз ниндидер хикмәт көтеп ташка гаш белән орды. Ак күбекләр таралып ян-якка очты. Шунда могҗиза булды: бармак башы кадәрле ап-ак корт, гаш эченнән шуып чыгып, үлән арасына тәгәрәде. Таш кабык эчендә яртылаш ашалган ямь-яшел яфрак кына юрый калды
Таш эченә яшел яфрак ничек эләккән9 дип гаҗәпләнде кыз
—Һәр жан иясе дөньяга үз ризыгы белән ярала, димәк... Үзенчә яшәргә теләгән, димәк.
Алар икәүләп жилдә дерелдәп торган үлән башларын як-якка сыйпаштырдылар, тик корт күренмәде. Кайтканда икесе дә тел йоткандай сүзсез булдылар. Аннан зират янына тукталдылар. Карчык, ак яулыгын үлән өстенә жәеп. намаз укыды, озак итеп дога кылды.
—Мәетләр дә таш эчендәге кортлар, балам. Бездән—тереләрдән дога өмет итәләр,—диде карчык.—Нәсел—ыруыбызнын тамырлары менә шушында. Бездән аларга дога ирешеп торырга тиеш. Килер бер көн: син дә мине онытмассын. һәркемгә үзеннән сон догасыннан ташламаслык нәсел тәрбияләп калдыру фарыз Никадәр каты һәм кырыс булмасын, дөнья барыбер ак төстә, бала. Күбекле таш кебек. Күрден бит. корт та ап-ак. Адәм баласыннан да сонгы сулышына кадәр ак калу сорала...—Карчык сыйфатлы шикәрдәй ап-ак күлмәк итәген бармак очы белән эләктереп жәеп җибәрде,—Тыштан гына түгел, эчтән дә...
Кыз, анын сүзләрен күңеленә салып куйса да, кушылып китмәде. Уйлары бүтәндә иде:
—Әбекәем, ә теге яфракны ашап бетергәч, ул корт нишли инде?
—Ризыгы бетсә, адәм баласы да бакыйлыкка күченә,—диде карчык.
—Үлә дип әйт.
—Үлми, бакыйлыкка күченә дидем бит. Менә мин сина әбиең, бабан турында сөйләп торам лабаса. Үлсәләр, сөйләр идем мени? Искә алыр идем мени аларны?
Кыз, анлавын белдереп, баш селкеде, һәм янә сорау бирде:
—Ул корт нигә таш эченә кергән сон. әбекәй?
—Үзенчә яшәргә теләгән. Дөньяда һәр жан иясе ниндидер могҗиза көтә, нидер эзли, ахырда барыбер үз-үзенә кайта. Менә без дә үз куышыбызга, өйгә кайтып барабыз ич...
Хәзер булса, анын. мөгаен, ташны ватып та карыйсы килмәс иде. Бу дөньянын һәр көне, һәр мизгеле тоташ могҗизалардан торганлыгын анлый инде ул. «Әкиятләргә ышанырга кирәк»,—дип кабатлады хатын шул мәлдә.
Әбекәйнең ыңгырашуын ишетеп, очар уктай ойгә атылды ул. Ә карчык, тешләрен кыса-кыса, сынар аягын ышкый иде. Сул аягы шешеп тә киткән. Ил гизә тиз генә әбинен күршедәге кызына йөгерде. Минут эчендә анысы да килеп җитте.
—Сыхтый,—диде карчык —Берәр укол кадар идегез, булмаса.
—Врач карасын, әни Хәзер машинаны кабызып киләм
Берничә минуттан инде алар хастаханәдә иделәр. Табиблар, карчыкны яхшылап тикшергәч, берәр атна күзәтү астында дәваланырга кинәш иттеләр.
—Ит, сөт, йогуртны көндәлек рационга кертергә кирәк,—диде табиб,— аяк шешүен тромбоз китереп чыгарган.
Илгизәнен әбекәй янында дежурга калуын сорадылар. Бер каршылыксыз ризалашты. Яна кешеләр белән араташу мөмкинлеге чыгуына хәтта сөенеп тә куйды. Килүгә гаиләсендәге авыру ирен урнаштырып йөрүче бер хатын белән сөйләшеп китте. Тегесе шунда ук кайдан килүе белән кызыксынды. Россиядән, Татарстаннан икәнлекне белгәч:
—Син «товариш»мы?—дип сорады.
—Әйе,—диде Илгизә,—үзе иптәш булган кешегә мин—товариш.
Грек хатыны аны кочаклап ике битеннән дә үпте. Сөенече эченә сыймады. «Дуслыкны күздә тотып әйтәдер инде»,—дип уйлаган иде, албан врачы Илгизәгә бу сүзнен мәгънәсен төшендерде:
— Боларча коммунист «товарищ» була инде.—диде
Ул шаркылдап көлеп җибәрде, тик нигә көлгәнен тегеләр анламалы. Үзе аңлатырга теләмәде. Әбекәенен сүзләре янә хәтерендә янарлы
—Тарихка тимәскә кирәк! Тарихка тимәскә кирәк!
—Без бөтен гаиләбез белән коммунистлар,—диде Дина,—Без—жир кешеләре.
— Бездә коммунистлар әзәйде,—диде Илгизә сүз юктан сүз булсын дигәндәй итеп. Әңгәмәдәше моны сизде
— Битараф сөйләшмәгез,—диде ул,—карагыз Сез минем кулларга! Больницада бер ай авыру тәрбиялим Алар әле хәтта чистарырга да өлгермәделәр —Ул яргаланып, сөялләнеп беткән кулларын кат-кат әйләндереп күрсәтте.—Ә бит. коммунистик система эшче кулларны өскә күгәрде. Нинди һәйкәлләр салдылар бит сездә!
—Әйе. хәзер бу инде бездә тарих,—дип килеште Илгизә Нигәдер күз алдында урак һәм чүкеч тотып күккә үрелгән куллар пәйда булды Дөресен әйткәндә, монда җир эшендә яргаланып сөялләнгән куллы кешеләр яши дип һич тә уйламаган иде. Ул туган авылының чөгендер кырларын хәтерләде Бер очыннан карап, икенче очына чыгарга карашларнын көче җитмәвен боларга ничек аңлатасын ди? Шунда хатын-кызларнын гомере теткатәнгәнен ничек сөйлисен ди? Нигәдер шул мәлдә урак-чүкечле кулларга шикәр комы салынган янчык та эленгән итеп күзаллады^ һәм үзалдына елмаеп куйды • Һәр чор өчен ни беләндер түләргә кирәк. Йә сәламәтлеген, йә көчен, йә гомерең белән»,—дип уйлады. «Туган илен турында начар итеп сөйләргә ярамый»,—диде. Авызын тулы кан булса да. төкермә диләр бит Сөйли алыр иде. әлбәтгә. Бабасы хакында да. ерак бабасы хакында да. әбекәе хакында да, абыстай һәм «Корт» догасы хакында да.
Әйе, гел чагыштырып карыйсы килә шул. Менә хастаханәдә дә гел сиксән- гуксан яшьтән узган өлкәннәр ята. Яшьләр юк та диярлек
—Сездә яшьләр чирләмиме әллә?—дигән соравына да: «Аларнын чирләргә вакытлары юк. Кайсылары укуда, кайсылары эштә Кайберләре, күргәнегезчә, әби-бабаларын тәрбиялиләр, табибларга булышалар*,—дип җавапладылар
Монда эләккән хатыннарның, хәтта яшь кызларның да ин зур хыялы — туган иленә кайту. Тернәкләнеп китәрлек акча туплан кайту. Эш юк. заводлар, фабрикалар эшләми диләр, күбссенен сыеныр почмагы да юк. барыбер туган җирне төшләрендә күрәләр һәм көне буена күзләренә ниндидер моңсулык аша карыйлар. Күбесе сөйләшүне: «Йә. бүген нинди төш күрден инде?—дип башлый. Аннан «Төшлек китабы»н актаралар. Киләчәккә өмет юрыйлар. Әнә берничә йорт аша гына Ася исемле кыз яши. Аз сүлле, моңда ничек эләккәнен сөйләргә яратмый. Молдавиядән килгән, злек укытучы булган Хәзер акылга зәгыйфь картны карый «Бабай анадан-тума чишенеп ташларга, йөреп киткән җиреннән гөпелдәп егылырга, таягы белән китереп сугарга мөмкин*.—ди. Бу көнгә төшүенә бик гарьләнә Ася.
—Ә туган җиргә басканда аякларым хәлсезлек сизмәгән икән бит.—дияргә ярата. «Япь-яшь башыңнан алайса монда ни калган соң сина?»—дигәннәргә, кояшны яна күргән кешедәй шаккатып «Белмим»,—дип җаваплый. Аннан, бөтенесе бергә кушылып, рәхәтләнеп көлешәләр. «Нигә көләсез?*—дип сорасалар да. мөгаен, шулай ук җавап бирерләр иде алар
Илгизә ү зс дә күп сорауларга шулай җавап бирер иде. Әмма ул бернәрсәне яхшы белә: тагын бер айдан өенә кайтып китәчәк. Әбекәен, ирен, улы белән кы нан күрәчәк. Календарьны да күптән үзе ята торган каранаг башына злеп куйды Кайтасы көнен кызыл карандаш белән әйләндереп алды
Сезне абый озатыр. Америкадан шул көнне кайтуын сорарбыз,—диде карчыкнын кызы
Илгизәнен америкалыны бик күрәсе килеп тормый, әлбәттә, тик
ризалашмый нишләсен? Сүзләре йөрәккә каты бәрелә. Фәлсәфәгә корылган әнгәмәләрен жене сөйми.
Китәр көне якынлашкач, жае туры килгән саен. Илгизә дингез буена төште. Дулкыннарның өерелеп-өерелеп үзенә таба йөгерүләрен күзәтте. Гомерендә бер кат та дингез күргәне юк иде шул анын. Инде менә ач бүредәй улаганын да. тып-тын калып дулкыннарын кояшлы бишектә тибрәтеп торган чагын да күрде. Кайчакта куркып калды, кайчакта сокланып туя алмады Әгәр дә арада шушы дингез ятмаса. мөгаен, күптән жәяүләп туган иленә табан тәпиләгән булыр иде. -Кеше күнеле дә нәкъ менә шушы дингез инде.—дип уйлады —Әгәр дә холкын, халәтен үзгәртеп торасы булмаса. аңа тирәнлек кирәкмәс тә иде*.
Менә ул диңгездән дә көн итәр өчен күпме гыйбрәткә өйрәнде. - Шауларга мөмкин,—тик үз ярыннан чыгарга ярамый икән*,—дип нәтижә ясады.
Ниһаять. Илгизә көткән көн дә килеп житте. Бер машина балаларын төяп, америкалы кайтып төште. Өй тулы халык жыелды. Илдәшләре барысы да ана: «Син бәхетле».—диделәр. Әбекәй гел утырып торды. Илгизәне янына чакырып китерде дә. ике битеннән үпте, аннан сулкылдап елап җибәрде.
—Китмә.—диде ул.—бәлки мина да күп калмагандыр инде.
Кунак сыйфатында гына яшәр өчен дә ниндидер мәшәкатьләрне очлап чыгасы барын, ин моһиме—инде бурычларын түләрлек акча туплавын, туган илендә көтүләрен Илгизә ана анлатып карады. Карчыкны кочаклап күкрәгенә кысты, яулыгын рәтләп бәйләтте.
—Мин Сезгә үземнән яхшырак караучы җибәрүләрен сорармын Хәзер шул ук агентствога барабыз бит,—диде.
—Татар кызын җибәрсеннәр,—диде карчык, ялварулы тавыш белән.
Америкалы, гадәттәгечә, әнкәсе каршында кесәсеннән төргәге белән долларлар тартып чыгарды. Тиешлесеннән бер тиен дә арттырмыйча, ашыкмый гына исәпләп. Илгизәгә сузды. Аннан ике зур сумканы күтәреп урамга, машинасына таба юнәлде. Хатын ана иярде Дулкыннарын айкап-чайкап утырган дингез дә. су шомарткан ташлар да. жил киптергән ярлар да. жем- жем утлы, картлык һәм яшьлекне бергә сыйдырган йортлар да. бер көненә мен газап һәм мен ләззәт тулган шәһәр дә артта калды...
—Йә. акча эшләдегезме инде0—диде америкалы горур елмаеп. Гадәттәгечә, бу «тәкәббер күркәгә» карата Илгизәнен күңелендә ачулы хисләр уянды.
—Эшләдем,—диде ул бер сүз белән генә, сер бирмәскә гырышып.
—Эшләмәдегез шул,—дип үчекләде тегесе —Мин үземнен Сезгә күпме акча биргәнемне яхшы беләм Барысын бергә кушып исәпләсән дә. бер көнлек табышым кадәр чыкмый...
-Мина бурыч түләргә житә».—димәкче иде Илгизә, тагын да түбәнсетүеннән курыкты.
— Бу юлы килмәсәм. кайчан Грецияне күрер идем әле?—диде ул елмаеп — Кайчан диңгез күрер идем...
—Башта ук шулай әйтатәр аны,—диде тегесе тавышын йомшартып —Акча, имеш Икенче юлы Америкага килегез Анда бөтенләй бүтән дөнья. Мин. ошаганын тапканчы, шактый илләрне күрдем Нигәдер монысына тукталдым... Күнелне тынлый белергә кирәк.
-Киләчәкне әйтеп булмый,—диде Илгизә.—Килермен дә бәлкем —Ул күнеленә колак сатырга тырышты, әмма бу хәлнен үтә дә мәгьнәсезлеген аңлады Бөтен жаны-тәне белән бары тик туган иленә тартыла иде
Америкалы хушлашканда янә олы төргәкне кесәсеннән тартып чыгарды. Һәм Илгизәгә ике йөз доллар акча сузды:
—Бусы—юлга. Әнкәйне яхшы караганыгыз өчен.
Ул. агентствога кереп, бурычларын түләде, паспортын алды Автобус килгәнче әле шактый вакыт бар, әллә нишләп аны аяклары теге чакта, бу илгә беренче аяк баскач та тукталган эскәмия янына алып китте Нигәдер ана ике куллап ябышып утырды. Юк, юк, аның күнеле янә оча, ул инде күптән читлеген ватып иреккә ыргылган иде .
Инде каигу—бәхет «Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар»,—ди иде әбекәе Эзләде Илгизә. Тик таптымы, юкмы—тәгаен генә әйтә дә алмый хәзер. Кулга тотып карап булмагач, ничек әитәсен ди? Бәлки чит дөнья белән танышуы үзе үк бәхеттер.’! Ә бәлки бәхет америкалы кулыннан алган сонгы ике йөз доллардыр.’ Кем белә. Учына тигән шушы кәгазьләргә дә ничек куанды бит ул... Башына нинди генә уйлар китмәде «Мәскәүгә кайтып, әбекәйгә, балаларга киемнәр карармын. Бүләк шул булыр»,—диде.
Кинәт нигәдер үзенә ярдәм кулы сузган Башкортстан хатынын хәтерләде Алай-болай килеп чыкмасмы дип як-ягына каранды «Бер энәгә бер сыер» дигән гыйбарәнең тирәнлеген аңлатканын күз алдына китереп көлеп җибәрде
Шул мәлдә тукталышка автобус килүен игълан иттеләр. Арбалы халык шул якка чабышты. Илгизә дә төркемгә иярде
Әллә ничә телнең матур аһәне арасыннан анын туган телендә бер сүз ишетәсе килде. Юк, милләттәшләре күренмәде. Сумкаларын калдырып, автобус тирәли әллә ничә кат урап чыкты. «Безгә кайтучылар юк икән»,—дип кинәт моңсуланып калды. Юлда кушылганнар юлдаш түгеллеген белсә дә. бер хатын- кыз белән сөйләшеп китте. Ялгызга юл ерак, диләр бит. Ә сөйләшергә кем дә ярый.
—Күптән пенсиядә инде мин,—диде грузин хатыны —Улыма акча кирәк булды. Бер мафия башлыгының машинасын бәрдерде. Түли алмагач, утыртып куйдылар. Тизрәк коткарырга иде
Илгизә аны ихлас кы зганды Гомерен хезмәткә баг ышлап га. картлыгында тынычлыкка ирешә алмаган бичара.
—Хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри инде,—диде аны юатырга теләп.
—Нишләтәсең, тормыш түгел, арба көпчәге дә бер эздән генә тәгәрәми Хатын авыр сулады.
Украина чигендә ул төшеп калды. Илгизә юлдашлары белән артык аралашмаска булды. «Кем белән генә сойләшсән дә, тау кадәрле хәсрәтен бүлешә башлый. Һаман кеше йөген күтәрергә үз-уземә дошман түгел лә мин,—дип уйлап куйды —Үземә-үзсм хисап бирсәм, яхшырак булыр, мөгаен «Балаларыммы ташлап китеп, мин дөрес эшләдем микән? Хәер, дөрестер*, дип килеште. Бер кон килер, алар да шулай, кая очып төшкәннәрен дә сизми калырлар. Шунда: «Бсзнен әнкәй дә Грециядә яки греклар үзләре әйткәнчә. Элладада эшләп кайтты», -диярләр. Әйе. кайтты диярләр Бәлки дөнья йөге иңнәренә басканда әнкәләреннән үрнәк алырлар Аларга күг- колак булырга ире бар бит әле... Дөрес, Грециядә Рәсәи ирләрен очратмады Илгизә. Сәбәбен бик белергә теләп кызыксынып сорашты «Аларнын кара сакалы үзләреннән алда йөри», -диде Таня Гомер бакый исерекләр ич. Шуна эшкә дә алмыйлар Бу мәлдә ул грек карчыгының Рәсәидә эчү культурасы белән кызыксынуын хәтерендә янарлы
—Эчәләр,—диде Илгизә.
- Ничек эчәләр? Бер шешә, мәсәлән, дүрт кешелек табынга лигәме' дип сорады тегесе.
Бер ярты ул башлап җибәрү өчен генә... Аннары аның чутын кем белгән
инде.
Карчык ышанмады. Илгизә үзе дә бу илдә фужер төбенә салынган шәраб белән ярты төнгә кадәр бәйрәмчә күнел ача алуларына хәйран калган иде... Урамда чүп-чар жыючыларнын. юл себерүчеләрнең ни өчен төрекләр, йә албаннар булуын да соныннан гына анлады.
Үз ирен эчкече дип атамас иде, әлбәттә. Бәйрәмнәрдә, кешегә кушылып куйган чаклары булыштырса да, ялгызы әвеш-тәвеш килеп йөри торганнардан түгел. Тик бер сыер бөтен көтүне пычрата дигәндәй...
Илгизәнен уй йомгагы ике якка бәргәләнде: әле Грециягә, әле туган жиренә тәгәрәде. Әнә автобус та инде Мәскәүгә якынлашып килә. Ә ул хисап бирү түгел, ни өчен кинәт кубарылып чыгып киткәнен дә әлегәчә анлыи алмый иде Барыбер дә таудан олы проблемалары белән йөзләгән милләт вәкилләрен үзенә сыендырган, матур каршы алып, матур озата белгән бу мәрхәмәтле илгә чиксез рәхмәтле иде. Үзе тәрбияләгән әбекәйләргә дә .
Әбекәен монда гел исеннән чыгармады ул. Тыны белән тартып алырдай чаклары булды. Укырга киткәндә:
—Мин сине мәнге ташламам.—дип юаткан иде. Нигәдер, карчык: «Ташлама, кызым»,—димәде. «Минем өчен борчылма, балам, үз куышыма үзем сыеп яшәдем. Үз дөньям үземә иркен минем»,—диде. Теге вакытта, таш эчендәге корт үләннәр арасына тәгәрәгәнен күрүгә, җыерчыклар тулы йөзе үзгәрсә дә, анын нурланып калуын тойды кыз Бик озак кына сүзсез кайткач:
—Әбекәем, син ни уйлыйсын9—дип сорау да бирде.
— Һәркемнең үз дөньясы,—диде карчык.—Жан иясе хәтта таш эчендә дә яши ала. Бабаңны да таш эченә илтеп тыктылар... Кайта алмады. Тик син мулла, мөгаллимнәр нәселеннән икәнлегеңне онытма. Тирә-юнендәге гыйлемгә мохтаҗларга син дә ярдәм ит, шул чакта бабаннын рухы шат булыр...
—Ярар,—диде кыз,—укытучы булам дип әйттем бит инде... Әбекәен тыңламадымы ул? Тыңлаган иде башта...
Укытучы булды. Кияүгә чыкты. Шәһәргә күчте. Әбекәе, малосемейка дигән кысан бүлмәне килеп күргәч тә. юату сүхтәре тапты: «Һәркем үз куышына сыеп яшәргә тиеш, таш эчендәге кортны үзен күрден ләса».—диде.
Инде ул дөньяның икенче почмагына килеп төште. « Акча туплап, фатир ала алсак, әбекәем дә безнен белән генә торыр иде»,—дигән матур хыялы ана һәрчак көч өстәде.
Чит-ят, үз гомеренә бер кат төшенә дә кермәгән кечкенә шәһәрдә грек карчыгын тәрбияләде. Әлбәттә, кызы белән улы да, ире дә үз әбекәен ташламыйлардыр, кайтып йөриләрдер. Тик Илгизәне күрмәгәненә әбекәе
өзгәләнәдер...
—Инде күп калмады,—дип уйлады ул эчтән генә Һәм авыр итеп көрсенде. Бурычларымны капларлык эшли алдым бит. —Шулай да ярый инде...
Автобусның ачык тәрәзәләреннән туган ил һавасы ургып кергәндә, кинәт сулыш юллары ачылып киткәндәй тоелды
—Дөнья матур барыбер,—диде Илгизә Чыңлап та, юл буйлап тезелешкән ап-ак алмагачлар, киләчәгенә якты елмая-елмая, жилдә ак бөркәнчеген киеп торган яшь кәләшкә охшыйлар. Һавадан таза-сау орлык көткән җир исе килә. Ике ел элек ул киткәндә дә нәкъ шулай, алмагачлар шау чәчәктә иде. Димәк, тормыш дәвам итә.
Шул арада автобус га сонгы тукталышка килеп туктады. Халык тиз генә таралып ла бетте. Илгизә ярсулы, ашкынулы якты хисләрен тыя алмады. Күхләре якын тирәдән кибет, базар ише нокта эзләде. Тиз генә сумкаларын сөйрәп, затлы язулар чакырып торган якка юнәлде. Бу кече базар булып чыкты. Кием-салымга күз дә төшерергә оныта язган карашлары калай
чатырларда адашты Кызынын зифа буй-сынын күзаллап, челтәрләп теккән алсу кофта янына килеп басты.
—Мина менә бу кофтаны күрсәтмәссезме?—диде ул сатучыга һәм сумка кесәсенә иелде. Кәшилүкне тартып аллы. Тик америкалы ин соныннан биргән долларларны сыендырган кәшнлүк буш иде.
—Гафу итегез,—кечкенәрәк икән бу, үлчәме туры килми икән. .
— Гөрле үлчәмдәгесе бар,—дип кычкырып калды сатучы анын артыннан.
Илгизә янә америкалыны искә төшерде «Акча ул үзеннән бүленеп чыккан |ир кебек»—дигән иде. Ә бу кәгазьләргә анын тәненен дә. мангаенын да катнашы юк иде шул... Әйе. катнашы юкка шулай килеп чыккандыр да... Шуна ул бу хәлгә борчылмаска булды Ярый, бурыч түлисе акчаларын почта аша юлларга башы җитте... Ярый, юлга дигәнен сумка төбенәрәк салган иде...
Мәскәүдән Чаллыга юл тагын да озынайган төсле тоелды Поезд төнне ярып алга чаба. Хатын үзен ни гомерләр алга таба гына йөгергән поездга тинләде. «Юк, юк,—диде аннан сон,—мина берәү дә әзер юл салып куймаган шул»...
Инде иртәгә ни буласын да, сукмагы карурманга, йә булмаса биек тауларга алып менәсен дә. юл югалтып түбәнгә тәгәрәп тешәсен дә яхшы чамалый Тик егылып калмаска, башны күтәреп, ары атларга гына өйрәнергә кирәк
Алдан хәбәр итмәгәч, өйдә дә көтмиләрдер але. мөгаен. Хәер, көтмиләрдер дию дөрес булмас, чөнки Илгизә аларнын җанында яши. тере гәүдәсен күрү барысын сөендерер генә Менә ул бусагага басу белән элек кысан тоелган бүлмәдә кинәеп китәр Кочаклаша-кочаклаша күрешерләр, бәлки елашып та алырлар. Юк. юк. елашуы авылга кайткач булыр Аны әбекәеннән ныграк сагына алучы юктыр, мөгаен
—Чит илгә китәм. әбекәем, озак тормам,—диде Илгизә сонгы хушлашуда. Карчык телсез калды Озак итеп төбәлеп карап торды
—Ялгышмыйсынмы, балам?—дип сорады —Ныклап уйладыкмы?
— Ныклап уйладым,—диде Илгизә
—Әнкәңә охшагансың шул... бигрәк илгәзәк күнеллесен шул. балакаем Үзен теләгәнчә яшә инде, мин ни әйтә апам. Әйтсәм дәтынллмассын
— Мин бит озакка түгел.—диде Илгизә. аны юатмакчы булып
—Ярар инде, йөргәнгә йөрем бирсен, калганга түзем бирсен бер Ходай
Алар озак кына сүзсез утырдылар Үзе кебек шактый таушалган гаягына
таянып, карчык оныгын озата чыкты. Илгизә әбекәен кочаклап күкрәгенә кысты да, бар көчен туплап, апга атлады
— Китә калсам, бәхил бул. балам,—диде Кинәт әйтелгән сүздән Илгизә кире борылды. Әбекәе янына килеп басты Карчыкнын күзләреннән яшь тәгәрәп төште. Үзе дә авызын кыйшайтмаска тырышып интекте. Тик дымга сусаган туфрак бер-берсенә газиз икс жаннын әрнүен йотты, йотты Гомеренә бер кат та зарланмаган, дөнья йөген иннәрендә күтәрм-күтәрә таякка таянган карчык бүген дә Илгизанен терәге иде Ул бит әле ана мен бурычының берсен генә дә түли алмады.
-Мин кайтканны кот. әбекәем,—диде яшьләренә буылып -Аннан мин сине үзебезгә алып китәрмен
Карчык кинәт кырысланды:
—Син үзенне кайгырт,—диде. Бераз юл үткәч
—«Корт догасы»н үзеннән калдырма,—дип кычкырды Арырак киткән саен Илгизә артына борылып-борылып карады. Әбекәе, кымшанмыйча да. урынында басып тора иде
4. .к
Вакыт-вакыт поезд урынында басып гора кебек тоелды ана. Озак кайтса да. барыбер алып кайтып җиткерде. Ил гизә башта сумкаларын ташлап, баскычтан җиргә сикерде Һәм ниндидер сагыш, ниндидер мон җанына килеп кагылды Вокзал янындагы почмакта сатучылар туган телдә кассета куйганнар иде.
Ал җилкәннәр белән кичеп үттем.
Хыялымнын күксел лингезен...
Илгизә күзләрен сөртте. -Сөенечтән генә, сөенечтән генә,—дип пышылдады чәчләрен чуалтып үткән җилләргә.—Өенә кайтты ич берәүләр...»
Вокзалдан өйгә кадәрле ара тагын да ераграк булып чыкты. Бер минуты бер елга тора гүя. Кайта, кайта, һич кайтып җитәлми менә. Юл уравын белмәгәннәр генә юлда елап утыручан. Илгизә юлларның ниндиләрен генә күрмәде! Ана язмышы билгеләгән тукталышлар арасы да гаҗәп ерак булды түгелме?
«Бусы—сонгы тукталыш.—дип уйлады ул.—Хәзер өйгә генә керәсе калды». Куанычыннан очып китәрдәй булып кыңгырау төймәсенә басты. Ишек ачучы күренмәде. Ике ел элек сумка төбенә ташлаган ачкычларын эзләгәндә куллары калтыранды. Бүген дүшәмбе, мөгаен эшкә, укырга киткәннәрдер, дип шактый басып торды, аннан ишекне ачып өйгә үтте. Чынлап та, өйдә жан иясе дә калмаган иде. ә шулай да һәрнәрсә үз урынында, ул киткәндәгечә. -Сагынганнар-.—дип уйлады Илгизә.—пыяла шкафта үзенең рәсемен күреп, шунда йөрәгенә җылы йөгерде. Аннан кухняга чыкты. Газ плитәсен кабызып, чәйнекне утыртты. Ни сәбәпледер, гел аяк астында буталган күршесе дә күренмәде хәтта. Пар бөрки-бөрки чәйнек аваз салды. Өйгә ниндидер җылылык таралгандай булды. Тик ялгызы өстәл янына утырасы килмәде, ваннага кереп юынып алды, иннек-кершәннәрен сөртте һәм тәрәзәгә күз төшерде Шаулаша-шаулаша бер төркем бала-чага мәктәптән кайтып килә иде. Алга иелебрәк барган биштәрлеләре дә. бер янга кәкерәеп портфель күтәргәннәре дә якын иде ана. Шунда күңел кыллары тартылып куйды. Үзе дә сизмәстән, сагынганмын, дип кабатлады.
Һәм ул тиз генә мәктәпкә барып килергә карар кылды.
Юл уңаенда элемтә бүлегенә кагыласы итте. Теге ханымга рәхмәт әйтергә кирәк. Башкортстандадыр. Ул да кайткандыр, мөгаен.
—Алло. алло. Мин Татарстаннан. Илгизә булам...
—Әйе. әйе. Таньшым мин Сезне.—диде телефонның теге башындагы тавыш —Нәрсә, сыерлы булдынмы инде?
—Булдым.—диде Илгизә. һәм шаркылдап көлеп җибәрде.
—Чит илгә барып кайтканнарның бөтенесе дә шулай жавап бирә. Молодец. Югыйсә кеше алдында оятка калуын мөмкин ич. Тагын барырга җыенасынмы сон?
—Белмим. Барсам да. башка илгә инде.
—Кайсы илгә тагын?
—Америкага, мәсәлән.
— Бар. бар. Анда да сыерлар шундый ук: ала-колалар, энәнен генә эрерәген алырга онытма.
Хатын телефонның аргы башыннан шаркылдап көлде дә көлде.
—Йә.—диде Илгизә.—Үзегезнең хәлләр ничегрәк?
-Менә кроссовки эзләргә чыгам Төбе төшеп кала язды бу юлы. Ачуланма, исән кайтып життен микән, дип синен өчен бик борчылган идем. Кунакка
кил Юлдан курка торган гадәтен юк бит. Бер сөйләшеп утырырбыз. Агыйделнен аръягын күреп китәрсен.
—Ярар, бер барам әле. Алла боерса,—дип ризалашты Илгизә—Бер барып күрәм әле. Жай чыкса, үзегез килегез. Әле Сезгә рәхмәт әйтергә генә шалтыратуым...
Шунда янә әбекәе гүя хәтер тәрәзәсеннән карады «Син мулла нәселеннән, гыйлемгә мохтаҗларга ярдәм ит».—дигән иде бит Ничектер башкачарак китеп чыкты. Ул, гаепле кешедәй, башын түбән иеп. укытучылар бүлмәсенә табан китте. Балалар өйләренә таралышып бетсә лә, укытучылар әле кайтырга җыенмаган иде.
—Абау,—дип кычкырып җибәрделәр алар беравыздан.—Әллә күзебезгә күренәсен инде? Үзенме бу, өрәгенме?
—Үзем,—диде Илгизә, елмаюы аша монсулык сирпеп.
Аны уртага уратып алып, хәл-әхвәл сораштылар Рәтләп тезеп сөйли дә. аңлата да алмады.
—Әле кайтып кына төштем, бераз ял иткәч, иркенләп керермен,—диде
—Ял иткәч, имеш, —мәктәп эавучы көлемсерәп куйды,—Синен урынга кеше алмадык без. Дәресләреңне бүлешеп укытып тордылар Теләсәң, иртәгәдән эшкә чыгарга мөмкин...
Илгизөнен әле мондый рәхәтлекне кичергәне булмаган икән
— Рәхмәт.—диде ул, дулкынлануын яшерергә тырышып —Әлбәттә, чыгачакмын.
Бу мәлдә нигәдер Грециядә җир тетрәгән мизгелне хәтерләде Юк. юк. «нигәдер» дию урынсыз. Күңеле дә нәкъ шулай тетри иде шул «Ни дисән дә. үз илендә барыбер дә солтан бит бу адәм баласы. Көтеп торганнар лабаса! Сагынганнар! Бу минем үз дөньям икән лә*.—дип уйлады. Ә бәхетнең һич акчага бәйле түгеллеген күптән анлады инде ул.
— Йә, фатирлык акча эшли алдынмы инде?—диде Илгизәнсн күршесе
—Юк...—Ул авыр сулады.
— Без сине фатир чиратыннан сызмадык. Ссуда бирә башладылар Хәзер чират синдә. Тукта, син нишләп монда сон әле?—диде бер йортта үз катларында яшәүче укытучы Сәрия.
— Кайда булыйм тагын? Әле яна гына кайтып кердем лә Өйдә җан иясе дә юк. Эч пошып китте дә, монда кагыласы иттем
—Ә син ишетмәдеңмени әле?
—Нәрсәне?
—Әбекәеңне...
— Нәрсә булган әбекәемә?—диде Илгизә үзен-үзе белештермичә, тавышын кырысландырып.
-Берконне гаиләң авылга китеп бара иде Бүген, мөгаен, өчесен уздыралардыр
Илгизәне диңгез уртасына ташладылармыни! Баскан урынында сыгылып төште.
—Тукта әле. Сәрия, син ялгыш ишетмәдеңме соң’’—диде
—Белмим инде.—диде тегесе аптырашта калып.—ялгыш ишетмәдем кебек Ирең шулай диде инде
Ул ӘКрен генә башын күгәрде Сынар кулы белән өстәл почмагына тотынып торып басты. «Бирешмәскә иде бит*.—диде янә үз-үзенә һәм. исерек кешедәй чайкала-чайкала. өенә кайтты. Тиз генә сумкасын тутырды «Калганын юлда алырмын. Җидесенә, хәергә яулыклар ала кайтырга кирәктер Әбекәем рәнҗерлек булмасын».
Автобуска кереп утырганда анын башы шаулый, күз аллары караңгыланып- караңгыланып ала иде. - Ничек кыска бу адәм баласының гомере».—дип уйлады туксан яшьлек әбисе турында Үзе дә әле генә сабый бала иде. Әле генә үсмер кыз иде. Буй җитте. Югары уку йортын тәмамлады. Кияүгә чыкты... Тик һәрвакыт әбекәенен кадерлесе булды. -Ә үзем тиешенчә кадердә, хөрмәт тә күрсәтә алмадым бит».—дип көенде эчтән генә. Сагынуын тәмам онытып, әрнү, газап, тирән сагышка уралып, район үзәгенә килеп төште. Төшкәч тә. атлап китәалмыи торды Вокзал каршысында эскәмиягә килеп утырды Иңнәренә күкләр баса кебек тоелды. Карашларын никтер җирдән аера алмады. Әле бит район үзәгеннән авылга кадәр ун чакрымлап ара бар Югыйсә, борынны җиргә кадап утырасы түгел, җәяү кайтырлык көч-хәле дә юк. димәк, машина эзлисе... Тик баш күтәрелми...
—Илгизәү!
Хатын, күхләрен күтәреп, тавыш иясенә карарга тырышты, һәм катып калды. «Монысы язмышнын ничәнче күсәге икән?»—дигән уй башыннан йөгереп үтте. Каршысында. бөкрәеп, чал чәчле Әнвәрша басып тора иде.
—Исәнме. Илгизә.
—Исәнмесез.—диде хатын гадәти тавыш белән.
—Сине бүген очратырмын дип уйламаган идем Шулай да төнлә төшкә керүен менә нәрсәгә булган икән...
—Нәрсәгә?
—Синен белән күрешүгә...
—Ә безгә очрашу кирәк идеме сон?—диде Илгизә теле ни әйткәнне аңламыйча.—Кайгылы көнем минем. Әнвәрша.
—Нинди кайгы?
—Әбекәем вафат.—диде хатын янә әрнеп.
—Минем дә әнине озаттык бер ел элек,—диде ир авыр сулап.— Нишлисен, үлгәннәр артыннан үлеп булмый Тормыш дәвам итә. Синен кыз-улларын үсәдер инде.
—Үстеләр. Институт тәмамлыйлар быел. Синекеләр күптән укып бетергәннәрдер.
—Бала бирмәде безгә Ходай Хатын чирле булды. Авылдашын ич. беләсен инде: нәселләре эчтән черек...
Бер мәлгә икесе дә тын калдылар. Ирнен соңгы җөмләсе Илгизәнен җанын тетрәтте. Пәлтә тарихы, иске күлмәкле әбекәе күз алдына килеп басты. Әнвәршаның хатыны—әбекәен ишек төбеннән үткәрмәгән Тәлига белән сонгы пәлтәсен алып чыгып киткән әзмәвер Хәмитнең оныгы иде...
—Әйе. әнкәй дә китте, яра калды,—диде аннан ир көрсенеп.
—Яра шул. гүя тозлы яра.—диде Илгизә килешеп.—Капка төбендә әбекәй каршылар кебек барыбер.
—Юк. ул яра—син.—дип төзәтте Әнвәрша.—Оныта алмадым мин сине... Өчәү яшәдек ләса гомер буе. Син. мин. ул. ягъни минем хатын...
—Йә. ярар, хәзер сон бит инде, боларны сөйләп тору кемгә кирәк?—диде Илгизә әрнүен тирәнәйтәсе килмичә.
Әйтерсең, бу мәлдә ул төшләренә кереп бимазалаган Әнвәршаны түгел, ниндидер бер чит кешене тынлый иде.
—Әйдә. әнә. каршыда гына кафе да бар. кереп чәй эчеп чыксак, хәсрәтен таралып китмәсме. Егерме минуттан менә монда машина килә. Сезнен авылга почта илтәчәк. Шунын белән кайтырбыз. Безнен авыл аша да уза.
—Керик сон, булмаса,—диде Илгизә. Бу мәлдә нигәдер газ өстендә калган чәйнеге исенә төште "Сүндердем микән, юкмы икән?»—дип борчылып та алды Ахырда, сүндереп, ут-суны карап чыгып киткәнлеген хәтерләп тынычланды.
Кафела кеше юк иде. Ир лимонлы чәй, өчпочмаклар атып килде. Илгизәнен берсенә дә кагылып карарга теләге уянмады. Эч пошуын басу өчен генә чынаякка үрелде.
Әнвәрша йотылып-йотылып анын күзләренә төбәлеп торды. Илгизә күрде: йөзенә тирән-тирән җыерчыклар уелган. Тупас куллары яргаланган, күлмәгенең төсен кыр. дата җилләре атган иде
—Мин гомер буе синен иреннән аерылып кайтуыңны теләдем.—диде ир
—Шулкадәр усал ният нигә инде сина?
—Аннан бергә булырбыз дип уйладым. Ә син кайтмадын.
Кинәт шыгырдап ишек ачылды. Илгизә иргә күз ташлады. Әнвәршанын киң җилкәләре куырылган, гүя гәүдәсе өстәл ышыгына инеп калган иде
—Инде кемнән куркасын?—диде хатын.
—Курыкмыйм... Безнен авылныкы ул...
—Хатынына кайтып әйтсәләр, яхшы булмас. Әйдә, кузгалыйк...
—Мин хәзер. —Ир, җил-җил атлап, авылдашы янына китте. Илгизә үтендә әллә нинди бер сәер көч тоеп урамга атлады. Йөгереп, юл кырыена чыкты Каршысына килгән машинаны да күрмәгән икән Кычкырта-сызгырта ул туктап калды. Кабинадан сызганган жинле сынар кул һәм бер иске кепка күренде.
—Нәрсә, диванарак мәллә син? Үләсен килә мәллә?
—Юк. Каенлыга кайтмыйсызмы?
—Утыр,—диде ир төксе генә
Илгизә ишекне япкач, борылып, кафе ишеге төбенә күз салды: Әнвәрша чыкмаган иде әле...
Кеше кайчакта үткәннәренә борылып карый да имәнеп китә. Бу мәлдә үзен кызганды Илгизә. Әйтерсең. Әнвәрша белән берничә минут түгел, бер гомер яшәп алды. Һәм ул тормыш күңелсез, эчпошыргыч, курку-шом тулы иде. Жидс юл чатында көтелмәгән очрашулар очен кемгәдер рәхмәт укыйсымы, әллә рәнҗисеме—каян беләсен? Шу на беренче тапкыр гази г иренен кин җилкәсен күз алдына китерде. Шуна ышыкланып яшәгән бит ул. Күңеленнән якты җылылык узды. Мәхәббәте янәшәсендә булган ләбаса аның! Сулыш алган саен һава белән бергә җанына әрнү, сагыну, сагыш тулды.
—Ник дәшмисез?
Хатын сискәнеп китте. Үзе дә сизмәстән
—Кайгым зур —диде.
—Нинди кайгы?
—Әбекәем вафат
—Ничә яшь иде?
—Туксанда.
—Күнгән вакыт. Тагын ничәгә кадәр яшәтер иден?
Илгизенең күнеле тетрәнеп куйды
--Кирәк иде әле ул безгә,—диде. Кеше кайгылары кайгымыни? Анын тирәнлеген, мөгаен. Илгизәдән башка берәү дә анлый алмыйдыр Хатын, янә сүзсез калып, әбекәен хәтерләде.
Машина алар урамына килеп туктады Илгизә төшеп калды Ул шул мизгелдә үз-үзенә кайтып баруын аңлады. Ашыкмыйча гына атлап килүче күрше карчыгын узып китә язды.
- Бәрәч,—диде тегесе,—Илгизә түгелме сон бу?
Дөресме. Сәлимә әбекәй?
Хатын борылып кире килде.
Әй. бәбекәччәем, яман хәбәрнең кайчан дөрес булмаганы бар’-дип калтырана-калтырана сузып җаваплады,—өчесен у здырдык Шуннан кайтабыз
менә. Иренә, балаларына да рәхмәт Бик зурладылар Бөтен авыл халкы озатты Ашка да килмәгән кеше калмагандыр... Изге жан иде шул. Хөрмәт иясе иде...
—Димәк, дөрес инде...
—Матур китте мәрхүмә әбекәен, урыны ожмахта булсын. Кызы кулында кадер-тәрбиядә китте...
—Кызы кулында?—дип гажәпләнде Илгизә.
—Әнкән кайтты, балам. Бөтенләйгә. Сонгы минутында әбекәеңнен авызына су салыр кешесе янында булды. Урын өстендә өч кенә көн ятты. Әле теге атнада гына янына кереп чыккан идем. Догалыклар язып утыра иде. Оныкларыма ди. Синең балаларына була инде. «Корт догасы» ди.
Илгизә бу халәтен берәүгә дә аңлатып бирә алмас иде. Анын өстенә гүя кемнәрдер әле бозлы, әле эссе су койдылар. Әле туңды, әле янды ул. Мона сөенәседер, бәлки. Хәер, ин газиз кешеннен үлеменә ничек сөенәсең ди?! Илгизә. карчык белән хушлашып, адымнарын кызулатты һәм алга атлады.
Әнә, әбекәенең күз нурлары түгелгән урамнар. Әнә, әбекәеннән кача- поса мәхәббәтен эзләп чыккан тал куагы. Бер көндә ике югалту көтмәгән иде шул Илгизә. көтмәгән иде. Тик. нишләмәк кирәк... Тормыш без дигәнчә генә түгел.
Ике яклап тезелеп киткән йортларның тәрәзәләрендә, ап-ак пәрдәләр артында тормыш кайнаганы күренеп тора. Аларның һәрберсендә яшәү нуры бар. Илгизә. үз тәрәзәләрен күз алдына китереп, коты очудан куырылып куйды. Менә әбекәен алып чыгып китүгә, күршеләр, пәрдәләрне тартып алып суга салганнардыр, тәрәзаләр төссез, нурсыз калгандыр... Өйдә карангы һәм салкындыр..
Тагын берничә адым атлауга, карашлары капка төпләренә барып җитте. Хатын имәнеп китте Тыны кысылды. Сулыш алуы кыенлашканны сизде. Еллар һәм гомерләр яткан ара якынайган иде һәм кинәт ниндидер сагыш жанына бәрелүгә, үксеп елап җибәрде. Анда кайчандыр Илгизә бүләк иткән пәлтәне иннәренә салып, кулларын каш өстенә куеп, япь-яшь әбекәе басып тора иде.
—Әни!—диде Илгизә.—Рәхмәт сина. әнием...
Инде юлы каршы яктагы зират янына якынлашты. Тешләрен кысудан уртлары авырта башлады. Юк, юк ялгыш хәбәрдер. Әбекәе исәндер. Капка төбендә каршы алыр әле менә...
Йөрәген дә, аякларын да буйсындырыр хәлдә түгел иде ул. Аяклары әбекәе янына тарта. Башында бер генә уй бөтерелә: «Бәлки миннән дога көтәдер». Карт каеннар шаулашкан, кара каргалар тантана иткән, берьюлы үлем белән яшәүне сыендырган рәшәткәле биләмәнең капка ягына борылып, ул тукталып калды. Башын күтәреп, өскә карады. Каеннын теткәләнгән, җыерчыкланып яргаланган, кубы рч ы клан га н тузларына күзе төште... һәм мизгел эчендә дөнья, яшәеш мәгънәсен үзгәрткәндәй тоелды.
—Сөбханалла.—диде Илгизә, елмаерга тырышып.
Кәүсә буйлап тартыла-сузыла ап-ак корт югарыга, кояшка таба үрмәли
иде...