ДИМ БУЕНЫҢ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ
Иркәләнеп кенә
Иркәләнеп кенә туганмын мин...
Иркәләнеп кенә яшәдем.
Иркәләнеп кенә яшьнәдем мин...
Иркәләнеп кенә яшәрдем.
Сизмәгәнмен...
Иркәләнеп кенә
Тормыш юлымны да үткәнмен.
Беркем сизмәс...
Иркәләнеп кенә
Якты дөньялардан китәрмен.
Китеп бара Дим буеның шагыйрьләре...
Китеп бара Дим буеның шагыйрьләре. Мәңгелеккә торын кала Үлем белмәс шигырьләре.
Сизеп була җан тибешен Димгә коЙ1 ан е.иаларның.
Иһи ыйрьләрнең җырын җырлап.
Дим дә а1а боргаланып.
Димгә таба талпан ага Эбдрәшит чишмәләре...
Пһп ыйрьләрнең сүзе бетми.
Назлый китап киштәләрен.
Әмир МӘХМҮДОВ (1947) шагыйрь, гдлбият /алич.. * Матурлык тамтаммы». •Мщ/>- ь-к чоң» /». 6 китаплар авторы Казанда яши
Аек күз белән карамый.
Сакламыйдыр сау ирләрне.
Үз янына ала Әжәл Чишмә тәмен ак кәгазьгә Күчерәлгән шагыйрьләрне...
Китеп бара Дим буеның шагыйрьләре—
Данлы лары, ярсулары, сак ирләре...
Җирне тукмап ага сыман «Тукмак чишмә»: «Афәтләрдән коткарыгыз шагыйрьләрне!»
Котылу юк шагыйрьләргә.
Ялварса да бөтерелеп су ташлары...
Китеп бара Дим буеның шагыйрьләре— Кудашлары, Вахитлары. Кәримнәре. Шамилләре...
Мең сер алып, могҗизадай.
Китә Димнең шагыйрьләре.
Бу шигырьне язган Кеше Әлегә исән Әмир әле...
Ак сихергә төреп...
Без күршеләр идек...
Без күршеләр идек,
Вафирәкәй,
Сыкрап куя Газиз йөрәккәй:
Нинди көчкә генә,
Нинди көчкә генә Аерырга безне кирәккән?
Без күршеләр идек...
Хәйдәр. Фаил.
Рәхилә һәм Рафаэль Без күршеләр идек...
Кыска юлдан Китте Фаил күрше.
Празат абый Бардымы озак?
Без күршеләр идек...
Бату абый,
Яхин Рөстәм.
Җыр өзелде...—
«Кем кушты өстән»?
Иманыңа тугры калдың, Вафирәкәй.
Бафира Гыйззатуллииа. Хәйдер Бегичев. Фаил Шафигуллин. Рохил.э Мифтахова. Рафаэль Билалпвлар Автор
Сихерләрнең Җирдә төрлесе бар...
Яшел урманнардай Җаным сизгер:
Бардыр, диләр. Хәтта ак сихер.
Ак күлмәкле. Шомырт күзле. Кара чәчле кызый, Ак сихергә төреп Сөю бураннарын Язгы таңнарымнан Син китер!
Йөрәкләрдә моңлы җырын.
Яңгырый «Ком бураны»:
«Илдә көрәш барган чакта Өйдә ятын буламы?»
Без күршеләр идек, моңлы Вафнрәкәй, Сезне сагынып сызлый йөрәккәй.
Мин—чын татар!
Чал Уралнын гади баласы мин.
Мин чын татар!
Бүген мина кара жаннар Уклар атар.
Дим буенда туып-үстем.
Мин чын татар!
Татарларны сөймәгән зат Мен ут атар.
Талдай бөгелмим.
Имән мин.
Мин чын татар.
Ча1аннар да «оүләк» өчен Телен сатар.
Имәннәр һич тә сатылмый.
Атса.
Аны
Яшен атар!
Мин чын татар!
Бәхетегез сезнең йомгакланыр...
Искән җилләр канатында йөртә Далаларның моңсу сагышларын.
Ярсу аргамаклар кайдан килә?
Зур өметнең чыңлавыдай Тоякларның тавышлары...
Еллар гына талгын аккан.
Алыштырган
Төннәр көнне, көннәр төнне. Далаларда сүнми калган учаклар да... Бәхет йомгагы да милләтемнең Тәгәрәгән...
Бетмәс сүтелеп.
Аргамаклар чаба далаларда.
Тояк танышлары санашлы.
Адашып йөргән Ялгыз бүреләрдәй Далаларда бүген табыштык...
Азаматлар куа юргаларны.
Кайтканмы әллә Нутай урдалары?
Өмет канатының кодрәте киң. Егылмагыз, Гобәй балалары!
Сезнең Бәхет әле йомгакланыр.
Таныш кнлә иңләп далалармы
Нокта
Гел янмыйлар сүнмәс утта.
Ял да кирәк шагыйрьләргә куәт барда! Шигърият дәрьяларын иңләп.
Елгыр дулкыннардан көнләп.
Ниһаять.
Мин дә чыгып киттем уң як ярга. Чоңгылларда шагыйрь батмас, утта Янмас, бозда—туңмас...
Елгалары тыныч ага, төптә—чоңгыл.
Атым тыкмас.
Мәшәкатьләр тынып калды Сул як ярда.
Утларында Бу тормышның.
Янганмындыр Йөз мең тапкыр.
Кол түгел мин...
Тынмас җаным Мәңгелек учакларында Күмер булып Көйрәп ятыр.
Хәзер мина
һәрбер нәрсә гүзәл инде.
Гүзәл - һәр кыз!
Чоңгылларны үткән кеше Әллә тиле?
Иксез-чиксез Җәйрәп ята Әмир ИЛЕ.
Ага Бәхет чишмәләре...
Моң. Җыр иле...
Яшь-җилкенчәк янсын бүген сүнмәс утта! Дөнья белән юктыр мннсм алыш-биреш. Үткән юлым минем матур.
Киләчәгем гүзәлрәк,
Яшәешкә баш иям мин, туктап, һәм сүземә куям нокта.
Редакциядән:
Бу айда шагыйрьгә 60 яшь тулды. Ана яңа иҗат уңышлары, исәнлек теләп калабыз.