Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ә БИТ... ЭНҖЕЛӘР ТАПКАН ӘДИП!


Бу диңгезләр—йөзеп бетәр,киче '
Күк капыары—очып җитәрлекме?
Дөнья гамьнәре—т этәрлекме?.
..Йөзгән, очкан, гачьнәр зчкән
бер егет бар—Исергәннеке
Равил ФәГпуллин.
Жирдә йөрисеңме—туган төягеңне онытма, суда йөзәсеңме—озаткан ярыңа әйләнеп кайт, күктә очасынмы—оян калган кыйбланы җуйма; сиңа сәләтне, кешем, сынар өчен Раббы иңдергән
Гомер ачкычы—хыялый балачак кулында.
Жир читенә җитеп аякны салындырып утырасы иде, дип балачакта кем генә хыялланмады икән Ә менә язучы-әдипләр кавеме арасында, чынлап та, җир чиген күреп, аягын салындырып утыра алган ир-егетебез бар. Ул—Миргазиян ага Юныс булыр.
Дөньяның әллә кай тарафларыннан, дингез җиле ияртеп кайтып төшәр иде ул Казанга, килеп керер иде редакцияләрмен тынчу бүлмәләренә; шунда ук татар Одиссеен сырып алырлар иде
Кыяфәт—шәп. Чын тукымадан тегелгәнлеге сизелеп торган банан чалбар, илле кесәле, җитмеш җиде молнияле авангард модалы куртка кигән, аягында «Пума» кроссовкасы Жинел-озын гәүдәле Миргазиян ага, елмаеп, аякларын аерыбрак басып тора Аның өчен бу җир дә гел чайкалырга торган палуба шикелледер. Елмаюында- әдәбият жене кагылган безләрне лә. гуган телебез аһәңнәрен сагыну да, диңгезсез ничек яшисез сез, дигән кызгану да, их, урындыкларыннан кубарып алып олы дөньялар гизлерсән. кем генә чыкмас иде бу егетләрдән, дигән нәүмиз хыял да бар иле сыман.
Ул айлар буе чиксез океан өстендә төннәрен Ай юлына карап тирбәлеп барганда, галәми ялгызлыкта туган уй фикерләрен уртаклашыр кешеләрне сагынып кайткан, ышанырга буламы, таянырлык егетләр бармы арагызда, дигән сыман, сынап, үтәли карый Жир шарын учына куеп туган илен үзе күргән илләр белән чагыштыру мөмкинлегенә ирешкән Миргазиян ага, кая кайтканын онытып җибәреп, кайчакларда кискен-кыю фикерләр лә әйтеп куя Андый чакта партиягә тугры булып, сәяси бәйрәмнәргә атап кызыл шигырь-такмак чыгаручылар тизрәк анык яныннан таеша башлыйлар
Мин юк арала барысы да үзгәргәндер, әдәбият әллә нинди биеклекләргә менеп җиткәндер, дип самими алланып кайткан Миргазиян аганын чынбарлыкны күргәч, кәефе төшә башлый, ул тагын өметен өзеп, Мәскәүенә кайтып кигә. Аннан- Одессага, аннары инде дингез корабы якорен күтәрә, картага карасан, без малай чакта таяк белән ерган гөрләвек юлы кебек тар гына Босфор аралыгыннан Урта диңгезгә, Гибралтар бугазыннан—Атлантик океанга юл ала.
Ярлары күренмәгән дәрья, су кодрәте Анын күнел-жан тибрәнешенә тәнгат киләдер. Гомер буе җирлә фикердәш эхтәгән. уй-гамьле кешеләр күрергә сусаган Миргазиян Юныс дәрья киплекләренә чыккач, үзенә тынычлык таба Юк. бу—ял итү, бушану түгел, ә җанны бәрәкәтле талкый торган тынгысыз тынычлык. Су галәменсн дәһшәт чәчеп давыллануы ла. күкрәгенә кояш нурларын түшәп тын калуы да—боек стихия, бу галәми дәрт-куәт Ходай хозурына ирештерү очсн җир-
ксшслек хәтерен йөрәгенә туплагандыр
Язучы-әдип су хасиятен тынлы и белә. Су галәме дә аңа рәхмәтле догада булып, төрле бәла-казалардан аны йолып калгандыр. Үткен- зирәк каләме очыннан тамган мокатдәс фикерле Миргазиян Юнысның суга эчкерсез табынуы, әрсез күзләрдән тирән яшсрелгән мәжүси горурлыгы иде.
Якадан-яна илләр генә күреп калмыйча, аның хәтта Мәскәү университетын ташлап китәргә мәҗбүр булган ирекле җаны, һәрчак белмәгәнне белүгә омтылды. Ул. совет цензурасы тыйган яшерен әдәбиятне укудан гына канәгатьлек тоймыйча, инглиз телен өйрәнеп, рус теленә тәрҗемә ителмәгән кызыктыргыч әсәрләргә дә кереп китә.
Диңгез киңлекләреннән кыска гына ялга кайткан вакытларында ул Казан даирәсенә сыеп керә алмыйча берара интегеп йөри. Сагыну юманы әкеренләп тарала башлый... Йөзе елмая, күзләрендә—сагыш, хуплап иңнәрдән кага— күңелемдә өметсезлек әрнүе. Нишлисез сез,
егетләр, кая барасыз?! дип кычкырасы килә, әмма, рәнҗетүдән куркып, тыелып кала. Үзешчәнлек дәрәҗәсендә, мунча төнлегеннән карап язылган әсәрләрен селкеп ниндидер премияләр юллаудан башы әйләнеп йөргән кайбер әрсез язучыларга карый да... *Йә мин җүләр, болар—акыллы, йә мин акыллы, болар—жүләр*, дигән аптыраткыч чикләвекне вата алмыйча, кулын селтәп, туган авылы Исергәпкә китеп бара. Чистарынырга!
Яшьлегендә—кесәсе такыр, уе—тапкыр, белеме—сай. хыялы—баи чагында. Бөгелмәгә чаклы җәяүләп үткән Баулы юлыннан хозурланып туган авылына кайта. Тозлы дингез җиленә күнеккән, ис-төскә үткен борыны сизә: Ык буйларынын әрәмәле-баланлы исе. арыш кырларының тургайлы исе. авыл моржаларынын коймаклы исе күңелен рәхәг кытыклый башлый. Тулыллы йортын, әнисен күрергә ашкынып типкән йөрәге аякларына дәрг бирә
Туган авылында күрше-тирә карчыкларның ашка җыелып, табышы чөкердәшеп утыруларын язучы шундый да яратып, үзгә бер моң белән сурәтли ки. түн андагы сөйләшүләрне. Карл Фукс сыман, чаршау аргынла яшеренеп, тынлап утырган да, барын да түкми-чәчми язып барган диярсең.
« Карчыклар табын әйләнәсенә куелган йомшак мендәрләр оегснә менеп рәхәг игеп кунакладылар. Аякларын бөкләп, шәпләрен тез астына кыстырып җанлап утырдылар.
...Карчыкларның тезләре өстеннән кызыл башлы озын сөлге узды, хәзер алар үзара тәннәре белән дә. җаннары белән дә тоташтылар Бер табынга у тырып, бер табактан аш ашау аларны патша сарайларына җыелып, тантаналы кул куюдан да көчлерәк итеп берләштерә иде»
Мөнәҗәт укыганнан сонгы мизгелләрне язучы бо.ыи сурәт ш « Күзләр юешләнде, йөрәк ачы һәм сихәтле игеп сыкрана башлады Бары тик карчыкларда гына сакланып калган мөнәҗәт пәриен җан. имам, вөҗдан хакындагы борынгы пакьләндерү авазлары салмак кына ага, йөрәккә саркып керә, бәгырьләрне тетрәндерә идс Карчыклар яулык читләре белән күзләрен сөртәләр, тойгылар
Диңгез буенда 1985 вя
сыкрануы жанга кирәкле азык, пакьлек бирә иде».
Бу-Истамбул-Пирей—Басра-Кувәйт—Абу—Даби—Таганрог портлары аша угкәндә язылган «Биектә калу* дигән әсәрдән китерелгән юллар.
Хәтеремдә әле. -Казан утлары- журналының проза бүлеген атып барган чагым иде. Шушы әсәрне редакцияләргә туры килде. Анда—Кырым татарынын 1941-1945 елгы сугышта кан коеп йөргәндә әти-әнисен. бар татар халкын берничә сәгать эчендә туган ватаннарыннан Сталин-Берия күрсәтмәсе буенча ерак Казагыстанга сорүләрс турында язылган тетрәндергеч бүлекләр бар иде Эш барышында иензуранын хәтәр балтасы баш очыбызда күтәрелде. Хәзер әйтергә ансат, ул бит сиксәненче еллар иде Миргазиян ага белән хәбәргә кереп, әсәрне ничек кирәк атай төзәттердек, дөресрәге: ботарлаттык. Басылып чыккач, укучы, атбәтгә. берни сизмәгәндер, әмма безнен өчен ул гарипдәндерелгән повесть булып, күнелләрдә авыр тойгылар калдырган иде шул.
Ул елларда бөтен нәрсә бертөрлелеккә корылган иде. Миргазиян аганын. диңгез шаукымы уятып, кайтып төшүе үзе бер вакыйга була. Ул кергән бер жирендә бүләккә
йә затлы каләм, йә хуш исле сагыз, йә берәр ят сувенир биреп калдыра Шул кечкенә генә әйберләр каядыр ерак-еракларда тормышны матурлый белеп яшәүче рәтле илләр барлыгы турында ымсындыру хәбәре булып тоела иде безгә.
Ә инде газета-журналда яна әсәре дә чыкса, ана катышын да булса... Син инде Миргазиян аганын кунакханә бүлмәсенә чакырылган клдерлеләрнен берсе буласын Өстәлдә—безнен ангыра-яшел төстәге хәмер шешәләренә күнеккән күзләрне иләсләтеп. әллә нинди купшы жемелдәүле шешәләр кукыраеп утыра Догелән эшләнгән япон сакесеме. эченә елан тыгылган Корея аракысымы. Хемингуэй эчәргә яраткан «Дайкири» ромымы. -Хеинесси* коньягымы?!. Болар бар да ипле сөйләшү кимәленә күтәрә торган, яшәүнен кадерен белү әфсене өртелгән эчемлекләр.
Миргазиян ага гомере буе тәненнән микъ- дарлап-микъдарлап -исергәплеген» чыгарып, ауропалашырга тырышты. Бу—анын үз-үзен тотышында, кием рәвешендә, уй-фикер иортүендә. әлбәттә инде, ижатынла да ачык чагыла иле Әмма күп йореп. күпне күреп,
гыйбрәтләр ала-ала ул. киресенчә, яңадан Исергәпкә—туган төягенә, тарихи тамырлары сулкылдаган жиргә тартыла башлады. «Ауропа ат сагына» дигәндәй, ул Көнбатыш илләре күзлегеннән карап, үзе туган жирлә кояшнын алданрак чыкканын, үз халкының бөеклеген, шул олы хәзинәне уятырга, дөнья йозенә чыгарырга кирәклеген бөтен йөрәге белән тоеп кинәнү горурлыгын каләм-кәгазенә күчерде
Шәрык-Ауропа көндәшлеге Яэучы-әдипнен шушы ике полюс арасында бәргәләнгән жанынын каршылыклы ижат асылы—бу кыйтгаларны анларга- анлатырга теләү дә. кнная дә. сагышлы офтану ла. үткән зурлыкларны сагыну горурлыгы ла. киләчәкне күрәзәләү дә, сизгер кисәтү дә булып, үткен каләме эшчәнлегеннән саллыдан-саллы әсәрләр мисалында дөньяга чыкты.
Миргазиян ага заманында акваланг маскасы киеп, лингез төпләренә тошкән. гажәеп төсләргә кереп дулкынланган таш-үсенте коралларны тотып караган, су
астының шомлы-рәхәт караңгылыгында тереклек серләренә якынайган егет таманында ул штурвал ютым, һава киңлекләренә самолет иярләп менгән егет Лннарьмтнде «диңгез чире» йоктырган ир-егетне параллельләр, меридианнар үзенә
Мина калса, Миргазиян Юныснын бөтен ижади дөньясы шушы өч яссылыкта тирбәлә гәпкә, тирәнгә төшеп, сүз энҗеләре эзләү түземлеге, ярсу дүлкыннар каршылыгын җиңә алу горурлыгы, гамьле рухына якынаеп. Күк катларына омтылу биектә калу бәхете...
Без, кешеләр, җәмгыятьнең канун-тәртип кысаларында, күзгә күренмәгән, әмма
барлыгын һәр минутта сиздереп торган читлек эчендә яшибез. Өй-гаилә, урам, эш урыны, шәһәр—читлек эчендә читлек (галәмгә омтылган жан өчен Жир шары да читлек икәне хакында тирәнгә кереп тормыйк .)
Без моңа, үз ихтыярыбыздан гыш, әкрен-әкрен генә күнегеп, ризалашып, гомер сөрәбез; күндәмлекне, буйсынуны, авызлыгын чәйнәп өзгән айгыр кебек.
ОНӘМИ торган шәхесләр дә була бит кешелек кавемендә.
Миргазиян Юныс— нәкь менә шундый, башбирмәс рухлы шәхес, читлекләргә ябылмаска тырышып ул гомер йомгагын дәрьяларга таратып җибәрде Шуна күрә дә ул материкка җирсеп кайткач, андагы тәртипләргә күнегә алмыйча, «сусынып» йөрер иде.
Четерекле милли мәсьәләләр чыкканда өстән йөгертеп кенә үтәргә яратканнар очен Миргазиян аганың һәммә нәрсәнең төбенә—җелегенә тошеп карау, ваемсызлыкны уяту үҗәтлеге, мегекче холкы күпләргә бик үк охшап га бетмәгәндер. Ничек кенә булмасын, үз мәсләгенә тугры калган Миргазиян ага һәрдаим гаделлеккә омтылды, хыянәтне авыр кичерә иле. Такташ
әйткән «ике мин» генә түгел, партия тәрбиясе астында дүрт, биш «мин»не үзендә үрчетеп ятканнарның купйөзлелеген фаш итәм, дип ул. кайчакларда кызып китә, аяусызланып та алгалый иде.
Чордашларыннан күнеле кайткан чакларда ул яшь язучыларга тартыла. Аларга иман орлыклары салып кала алмаммы дип якыннан аралаша: сыный, күзәтә, акыл бирә, үзе дә яшьлек кайнарлыгыннан илһам ала иде
Күңелендәге һәркемгә әйтергә ярамаган хәтәр-үткен фикерләрен уртаклашыр өчен ул әдипләр арасыннан иң эреләрен сайлый: Гомәр Бәширов. Әмирхан Еники Нурихан Фәттахлар белән төннәр буе сөйләшен чыга, күңелен барлый, чарлана, корифейлардан сабырлык сабаклары алып китә. Аннары иксез-чиксез дәрья киңлегендә, ирекле дулкыннар өстендә тирбәлгән кысан (ына каюта әсирлегендә газаплы ижади бәхеткә чумарга да була
Кальбенә ят булган телләр чолганышында яшисең икән, күңел төпкелендә гибеп торган туган тел чишмәсе Йомылып бетмәсен өчен, вакыт-вакыг уятып, сүз- гамчыларынын газиз тәмен тагым карау мәслихәт Мондый чакта чишмәгә күпер— Тукай китабы.
•Тукай минем белән ничә тапкыр экватор аша үтте Без анын белән бергә Антаркт идада кораб күкрәгенә дөбердәп бозлар бәрелгәнен тыңладык Китап дүрт материкны, барлык океаннарны гизеп чыкты Ул хәзер сердәш кенә түгел, үзенә бер талисман, нәзер китабы—жансакларга әйләнде*,—дип яза Миргазиян ага үзенен бер әсәрендә
Менә шул кысан каютада, «Тукай шаһитлыгында* Миргазиян аганың таркау холкына хас бер мәзәк ХАТ ДӘ була: «Биектә калу» дигән әсәрен төгәлләгәч, ул. караламасын тәртипкә китереп, төннәр буе каютасында акка күчереп чыга
М Ючыс 1951 с I пи 410 ш ы
Материкка кайту белән редакциягә юллыйсы нөсхәне—бер папкага, караламасын- икенче папкага таслап куйгач, эшеннән мәмнүн калып, палубага чыга Эре йолдызлар астында төнге Һинд океаны ухылдап ята. Күнелдә канәгатьлек Рө\гл Миргазиян ага: «Нишләп артык кәгазьләр (таможня хезмәткәрләренең күзен кыздырып ) жыеп ятам әле», дип. каударланып, каютасыннан каралама кәгазьләр тупланган папканы алып чыга да дәрья суына ыргыта. Бераздан «Зиләйлүк* көенә сызгырынып, шәп кәеф белән, каютасына керә, яна төгәлләнгән әсәрен тагын бер сыйпап карарга дип папканы ачса йөрәге убылып китә. Ялгыш акка күчерелгән папканы суга ыргыткан лабаса! Йөгереп, ул янадан палубага чыга. Аста—татар әсәрен йотканын да белмичә, ваемсыз бөеклеге белән һинд океаны жәйрәп ята Өстә—урак Ае белән елмайган күк гөмбәзе. Бу илаһи олылык арасында нинди бәләкәй бөртек син—кеше туганым! Еламас өчен, үкенечле мизгелне йомшартып. Миргазиян ага үз-үзеннән көлеп куя: менә шушындый чакка туры киләдер инде ул борынгылар әйтеме: яхшылык эшлә дә суга сал. халык күрмәсә. балык күрер
Студент чагында мин. лингез күрмәгән килеш, нигәдер. Шарль Бодлернын •Альбатрос* дигән шигырен тәржемә иткән идем. Анда дингез кошы альбатросның кораб палубасына төшкәч бик мәзәк хәлдә калуы, зур канатларын салындырып, җайсыз атлап йөрүе, дингезчеләрнен аннан тәмәке төтене өрә-өрә көлүләре хакында сүз бара Бодлер бу кошны шагыйрь халәте белән чагыштыра.
Миргазиян ага Юныс бу мәгърур кошны болайрак сурәтли: «Ул—ирек һәм биеклек каһарманы Давыл кошы альбатроска «Сина ике мөмкинлектән берсен
сайларга рөхсәт итәбез: Йә. буйсынып рәхәтлектә, муллыкта яшә, йәисә ирегеңдә үл,—дисәләр, ул. бер мизгел дә икеләнеп тормыйча, ирекле үлемне сайлар иде Ашми зат өчен нинди гыйбрәтле үрнәк!. Дөньяда шушы кош шикелле ирек һәм кинлек өчен генә яшисе иде!»
Әгәр шундый бер могҗиза булып, син нинди кош булыр иден. дисәләр, язучы үзе дә. һичшиксез, альбатросны сайлар иде Альбатрос кебек җайсыз иде ана җирдә йөрүе. Партия куеныннан җылылар алып яшәргә күнеккән, үги металлдан эшлән- гән. күгәрек медаль тагып йорүче конлекче язучылар' «Бу чулакка ни житми, якты киләчәккә бәхетле генә барабыз
югыйсә», дип өстән ана көлеп тә карыйлар иде. Төне буе әсәрен кызыгып укып, их шулай язарга иде. дип әче көнләшүдән кимсенгән җаннар анын талантыннан әнә шулай үч алып кинәнәләр иле.
Әйе. күз алдында үзгәрә шул дөнья: сулар агышын бора, сылу кызлар төс ташлый, боеклар үлә. йолдыгзар шартлап, яна җиһан хасил итә. Кеше гөнаһыннан арыган Жир-Ана холыксызлана Бөтен нәрсә хәрәкәттә, үзгәрәбез! Бары бер хикмәт үзгәрмичә кала- ул—Холайнын барлыгы Абсолют хакыйкать.
Ул—каләм ияләрен үсүдән-үсүгә омтылу бәхетенә хөкем иткән.
Миргазиян ага Юныс—халкыбызның фидакарь улы. тирән белемле акыл иясе, вөҗдан иреген төеп язган гаҗәеп сәләтле әдип икәнен күпьеллык ижаты белән раслаган шәхесебез Мәктәп дәреслекләренә кертелеп, татар баласынын ан-вөжүден үсмер чактан ук үсендереп, рухын бер башка үстереп җибәрә торган әсәрләр тудыручы олуг талантыбыз ул. (Күп тә үтмәс, дәреслек төзүче «торгынлык галимнәреннән, очраклы «белгеч.ләрдән арыну килер, мәктәпләрдә Миргазиян Юныс кебек талант ияләрснен төпле ижаты урын алыр, дип ышаныйк.)
Әйе Күпләр ялган миражга кызыгып, кыйблаларын җуйдылар, канатлары
19ЛМ е?
талып, артта калдылар, онытылу упкынына чумдылар Ә ул исән! Кыйбласы—туры. Иманы—нык. Әдәбият корабы алдыннан горур атьбатрос оча.
Шундый бер кәефсез, күкеле төшенке көнендә, тартылган жәя кебек киеренке халәтен йомшартып, анын күнелен борчыган уй-табышларын яздырып атган идем Бүгенге күзлектән караганда күп фиксрләрнен инде почмаклары үтмәсләнгән кебектер. Ә ул чакта (1990 ел бу!), бер генә рәсми газеталарыбыз ла ул язманы якын китермәс иде. Үзгәртеп коруга шулкадәр авыр бирешкән, ишәк кебек, күндәм- тырыш башын иеп атлаган үшән газеталар арасыннан, жинел кавалерия кебек, елгыр—кыю «Аваз» газетасы бәреп чыкмаган булса Шул газетада эшләп, татар күнелендәге мүкләнгән ташны кузгатуда шактый өлеш кертүче буларак, мин хәзер дә әле нинди әдипләр белән ингә ин яшәдем бит дип. артка борылып карап, горурланып куям.
Без ул чакта алда ниләр буласын бөтен дәһшәте белән күз алдына китерә алмаганбыз, нидер сизенгәнбез, нидер белән килешмәгәнбсз. әмма безнең гомердә илдә мондый тетрәүләр тиз арада булыр дип., уйга алырга жөрьәт итмәгәнбез. Югыйсә, барысы да алдан әзерләнгән сценарий буенча барган икән бит. Ирек мәйданындагы митинглар да. анда бөтенләй кирәге булмаган фикерне күтәреп алып, еллар буе «пар чыгару» оештыруны да махсус органнар алдан сызылган план буенча эш иткәннәр. Нәтижәдә—фил колачларга дип кайнарланган татар куян куып калган
(Бу очракта интервьюның өзек-өзек кайтавазлары гына бирелә.)
—Жир. күк. су. Кодрәт белән яратылган шушы оч яссылыкның беренчесендә кеше яши Икенчеләренә соклана һәм омтыла. Сез яшьлегегездә укчы-радист булып, күкләр
пароходларда дингез-океаннарла йөзеп. дөньяны гиздегез. Хәзер инде, картаймыйча олыгайгач, жирдә яшисез Шушы өч яссылыкның кайсысы Сезгә күбрәк уй-фикерләр бирле'
—Жир. су. күк.
Мона кадәр мин адәм баласының күккә менүе, галәмгә чыгуы океан тирәнлегенә төшә алуы белән горурланып йөри илем
мөмкинлекләренә бернинди чик. киртәләр юк Менә шундый I.-очтан иштаи масаюлар килә иле күңелгә. Күккә менүнен нәтижәсе тавыштан сын V/ Юныс ошс тизрәк оча торган реактив лайнер мен километр араны очып
...... ... с... .... .................. ..... .. 1.11,- итми.III чЧ1*П (м-ТЧ-ПӘ АЫТЯПКТМЛ;
ипләгән шәхес Аннары, капитан ярдәмчесе булып, төрле
Менә нинди кочле ул кеше дигәнен, аләм баласынын
узганда. 100000 кешенен бер ел буе сулыйсы кислородын эчеп бетерә. Антарктида
ла. һәр юкка чыккан х&тык анын тамырына зыян китерә һәм бервакыт этник төрләрнен кимү процессын һалакәт чигенә китереп җиткерә. Атом физикасында «критическая масса* дип аталган феномен бар. Империя шартларында яшәү чынбарлыгында этник төрләр санынын куркыныч бусагасы бар
Бераз читкәрәк тайпылып киттек шикелле. Су стихиясенә кайтыйк Илленче еллар азагында танкерда эшләгәндә мин. кит тоту флотилиясе—«Советская Укранна»нын кит балыкларын кырып. Антарктида тирәсендәге суларны канга батырып йөргәнен күрдем. Шул елларда, Сталин боерыгы буенча, диңгез балыгы ашаганы өчен дельфиннәрне кырып йөриләр иде. Кара диңгездә дельфин көтүен ау челтәре белән урап алганнар. Аларны һаман кысалар. Дельфнннәр яшь база тавышы чыгарып, үксеп елыйлар. Ата дельфнннәр балаларын төрткәләп ау ятьмәсе аша иреккә чыгарырга азапланалар. Мәхшәр иде бу.
Соңгы елларда мин дингез-океаннарнын
үлә башлаганын күреп ут йотып йөрдем Атлантик океаннын уртасында, материк- лардан берничә мен миль ераклыкта, су өстендә нефть бизәге йөзеп йөргәнен күреп тетрәнеп куясын. Мон- нан өч ел элек Пиреи портында торганда тарихта тирән эз кал- дырган Саламин кул- тыгында акваланг бе- лән амфора эзләргә су астына төшкән идем,
күңел болгануга түзә алмыйча, тизрәк атылып чыктым. Су төбен тоташ диярлек синтетик чүп-чар. целлофан пакетлар, ташландык презервативлар каплаган. Су кешедән үч ала башлады Арал дингезе мәсхәрәгә түзә алмыйча, кешеләрне ташлап китте.
Сезнен сорауга мин менә ничек жавап бирер идем Без—җир балалары. Аллаһы Тәгалә безнең үзебезгә бирелгән ареалда яшәргә, аны сакларга, матурларга, кадерен белергә кушкан Башка планеталарга очу. су астында кала төзеп шунда яшәү- блеф. Без җирне сакларга тиешбез. Дингез-океаннарда йөзгәндә, һавада очканда гел җир. андагы михнәтле авыр һәм газиз тормыш, җирдә калган якын кешеләрен турында уйлыйсын. Уй-фикерләрне безгә Жир бирә.
—Сез. танылган прозаик буларак, татар әдәбиятына кин сулыш, ерак дөньялар лллсн азып килдегез. Күп санлы повестьларыгыз арасыннан ин яраткан әсәрегез?
—Яшьтәшләрем белән чагыштырганда, мин китапны алардан өч-дүрт мәртәбә ким чыгардым. Мин беренче әсәремне язганда бишектә яткан бер прозаик хәзер инде миннән икеләтә күбрәк китап чыгарып өлгергән. Күләм куу дигән нәрсә урман кисү, корыч кою белән генә чикләнмичә, әдәбиятка да килеп керде. Кайчакта. ярый әле күп язмаганмын, дип шатланып куям. Кайсы гына китабымны кулга алма, йөрәк әрни, күнел сыкрана башлый. Әйтәсе килгән сүлләр аларнын берсендә генә дә тулысынча әйтелмәгән, зәгыйфь, гарипләндерелгән фикерләр. Кулларына кайчы тотып нәшриятта, матбугат йортында утырган цензорларга гына рәнжү дөрес булмас иде Туганда ук. 1927 елның маи аенда, минем баш миемә шәхси цензор кереп оялаган Шул—мине төрмәдән саклап килгән яклаучы аркасында әсәрләремнең берсе дә мине канәгатьләндерми Ин яраткан әсәрем әле язылмаган, дип ышанып йөрим.
~^хгсз якын иткән язучыларга Истанбулдан. Занзибардан яисә Сингапурдан •Житте. йозүне ташлыйм, кайтам да. капчык асып. Татарстан төбәкләре буйлап
сәяхәткә чыгып китәм. Сагындым Үземә охшаган берәр табигать кочагында Порт салып керәм дә тыныч кына яши башлыйм»,—дип телеграммалар суга торган булгансыз. Мөхәммәт Мәһдиен, сезнен сүзгә ышанып, бер капчык сохари да киптереп куйган булган Менә хәзер Сез җир кешесе Әлеге теләкләрегезне ничек тормышка ашырасыз?
—Диңгезне ташларга мәжбүр булып, жирдә яши башлагач. Татарстанга күчүгә караганда Занзибардан, яисә Сингапурдан радиограмма җибәреп ятуы күп тапкыр жинелрәк икәнен аңладым. Хыялыма йодрык белән китереп кундырган беренче нокаут—транспатология институтының операция залы һәм реанимация бүлеге Нурихан Фәттах бер хатында язган иде <• Мәскәүдә торып мондагы хәлләрне анлавы кыендыр сина. Бөтен күңелен татарда, халкында, әдәбиятта икән—кайт Казанга! Инде күпгән кайтырга кирәк иде. Монда син күбрәк файда китерер илен— барысын да үз күзен белән күрер, барысын да үз күңелен белән тояр илен. Мина шулай тоела. Минем өчен дөньянын үзәге Казанда. Татар культурасы монда туа Яхшымы-начармы, бу безнен башкала, безнен туган йорт Мине моннан бернәрсә дә йолкып ала алмаячак. Үлсәм дә. калсам да—халкым белән -
—Сез электән үк кыю фикер йөртә идегез. Хәзер инде Сүз мөмкинлегенә капкалар ачылгач, каушабрак калган иҗади җәмәгатьчелек арасында узегезне ничек хис итәсез!
—Диңгезчелектә чакта төнге йокы, ял бәрабәренә кайчакта бер- ике сәгать кәжүннәй вакытны урлап көн саен яза килдем. Хәзер вакыт тулысынча үз кулымда, теләгән сүзенне әйтү мөмкинлеге туды— язасы килми Кыю фикер әйтүнсн кызыгы бетте. Анын бит шунысы да бар әле—чор синең язмышын аша узарга тиеш, син шул чорга ерактан карарга, шул чорнын ин әһәмиятле проблемаларын санлап алырга тиешсен. Урыс әдәбиятына күз салыгыз. Бүгенге көндә урыс әдәбиятында публицистика хаки- млек итә. Безнең татар әдәбиятында
публицистиканы беркайчан да санга сукмадылар, шу на күрә, жетра класс публицистлар ла юк Эссе-Конбаташ әдәбиятының гел жанры Шушы жанрда яза башлау белән сииеи белемен, фикер йөртү сәләтен, күзаллау кичен, зрулиниян шундук күзгә ташлана. Безнен әдәбият трилогия әмәлли ^
—Үкенечкә калган, дннгез белән бәйле берәр накыйга '
—1959 елда мин Йәмән короле малае Ол Бадр белән әшнәләшкән идем Экипажда бепяәнбер моселман оммәгс илем мин Минем каютама бикләнеп хәмер зчтек
Ппинн. акуладан саклану өчен солдатларь.................. ... койма ясатып, лиикз мен ура ..............
аллы да шунда су коендык Саубуллашканда Әл Бадр мина жәмбия дип аталган кәкре хәнжәр бүләк итте Чәчәнне йолкын алын, һаьа.а очырасын да шу . буда, жәмбия белән кизәнәсең Чәч уртадан киселеп чыта Ә анын асылташлы кыныча
Мин ахмак Одессага кайткач, таможенникларга күрсәттем Таможс.................................... атар
жәмбияне югарыдагы оешма белән сөйләшеп сина кире кайтарабыз, дип алып
киттеләр. Менә инле угыз бер ел буе кинә .................. ....
,1нда торган чакта япон энжечеләре тәҗрибәсенә ияреп, бер дистә
перламутр валчыгы тыгып калдырган илем Шул
кял. щчыкларныН берсендә, һичшиксез, йөз мен долларлар торырлык знже өлгерем җиткәндер Үзем исән чакта шуны барып алып кайта аямасам, үкенечкә калыр
инде. _
-Кайсы ил шәһәре төшегезгә еш керә
_ II ■ ц| )һ«*п тошема керен бәгыремне әрнетә Жиддә һәм Венеция Жиддадә безгә җиргә лошәргә рөхсәт итмәделәр Бел дәһриләр иленнән бит Янәшәдә поляклар
Чың.
елан. ПЭН-кл
Мэекоу 2000 е
Ходейда пор
энҗе кабырчыгы
корабы тора иде. алар туйганчы шәһәрдә йөреп, карап, күреп кайттылар. Койрыкка койрык тора идек. Польша флагы астында йөзүче корабта эшләүче татар матросы хәтта Мәккәне. Мәдинәне күреп кайтты. Ә мин. «рус диңгезчесе*, изге җиргәбасып та карый алмадым. Әгәр агентка мин мөселман, дип әйтеп, «ля илаһа»ны укып күрсәтсәм, рөхсәт бирерләр иде. Бу очракта, белмим. Союзга кайткач, нинди дога укытырлар иле микән?
Төшемә кергән шәһәрнен икенчесе—Венеция. Урамнары— синен торак иортыннын дәвамы, мәйданнары, каналлары, базарлары—барысы да кочакларын жәеп сине көтеп торалар. Урам уртасына утырып ял ит. теләсәң, ятып йокла Борынгы Казаныбыз да шулай елга-күлләр. чишмәләр. Идел тугайлары эчендә утыра торган булган. Кызганыч, хәзерге Казан каласына Иван Грозныинын иөзс сурәтләнеп калган.
Архитектурада колониаль ысул дип аталган анлатма бар. Инглиз колониаль ысулы—арзанлы таш. арзанлы төзүчеләр кулы. җир. метрополиядәге шикелле, кыйммәтле һәм үлчәүле түгел. Инглиз колонияләрендәге төзелешләр зур. биек.
иркен һәм талымсызлык- ны чагылдырып тора Ис- пан колониаль ысулында бәйдән ычкынган темпе- рамент чагылган. Фран- цуз колониаль стиле-без кайда гына булсак та культуралы француз бу- лып кала беләбез, менә карагыз. йортларны Франциядә ничек сала- лар...
Рәсәйнең колониаль ысулы—патша само- державиесен өйрәнү өчен искиткеч мөһим, кыйм- мәтле чыганак. Бу турыда бер саллы фәнни эш
язарга була. Иван Грозный чорыннан сон төзелгән сарайларга, басып алган жирләргә салынган храмнарга күз салыгыз, ысулның асылында тизрәк Хаҗитарханны алу. Себерне. Урта Азияне. Ерак Көнчыгышны бугазлау, эләктерү, жибәрмәү. кабып йоту сурәтләнгән Төзүчеләр шул кадәр ашыкканнар, таш чыгару, аны эшкәртү, сайлау өчен вакыт юк. тирә-юньдәге кабер ташлары, мәчет хәрабәләренең кисәкләре—барысы да кергән бу төзелешләргә. Сараймы, храммы, ныгытмамы, җиреннән куылган халык әйләнеп кайтып һөҗүм итсә, кальга итеп кулланырлык булсын...
Туган жиремә кайту белән мин. шушы сурәтләрне күреп, газап чигәм.
-Кәгазь—дәрья, каләм—көймә, бөятенне хәзерлә,—ди татар мәкале Кәгазь- дәрьяга кереп китәсе килмәгәндә нинди шөгыль яратасыз?
— Кәгазьне күрәсем килмәгән көннәрдә агачтан сын ясыйм. Минем китапларны берничә елдан хәтерләгән кеше булырмы? Ә менә мин ясаган сыннар татар скульптурасының алтын фондына керәчәгенә бер мыскал шигем юк. Бу өлкәдә мина кадәр сюрреализм ысулында эшләүче сынчы юк иде. киләчәктә барлыкка килсә, ул инде беренче түгел, икенче булачак.—Мәскәудә торып, татар әдәбияты белән якыннан аралашып буламы?
—Булмый, билгеле Әдәбият белән аралашуның кирәге дә юктыр анын. Киресенчә, әдипләрне бер-берсе белән очраша ачмаслык итен, төрле төбәкләргә таратып ташларга кирәк иле. Иҗат ялгызлыкны, язасы объектны чын күнелдән сагынуны (ностальгия) ярата. Хәтеремдә, татар язучыларынын күпчелеге сыер савучылар турында яза башладылар, аннан сон. үзара ярышып, нефть чыгаручылар, ам төзүчеләр турында Сонгы вакытта әдәбиятны сталинизм чоры басты
Аралашып яшәүнен нәтижәсе —Язучы намусы ничек сынала!
—Иман—бүленми торган берәмлек. Дини иман, фирка иманы, гражданлык иманы булмый. Адәм баласында ул йә бар. яисә юк Намус та нәкъ шундый феномен Аерым «язучы намусы» булуына ышанмыйм мин. Намус—анын әсәрләрендә һәм яшәү рәвешендә Намуслы кеше бер ялгызы буш бүлмәдә утырганда да анын тирәсендә шифалы сүрү-аура. иманны көчәйтә торган мохит барлыкка килә
— Кайчакларда «Их, бүтән халыкта туган булсам ■>. дигән үкенүле хискә бирелгәләп алгаламыйсызмы?
—Халыкка рәнжемик. Башта халык очен файдалы эш эшләргә тырышыйк Без. татар интеллигенциясе, көндәлек бурычыбыз итеп халыкнын күзен ачтыруны, анын анына, күзаллавына салган богаулардан азат итүне, тез чүгеп яшәүдән арындырып, аягына бастыруны алга куйыйк. Мин халкыма, анын рухи көченә, анын иман жегәрлегенә ышанам. Башкача ничек яшәмәк кирәк.
Миргазиян Юныс халкыбыз язмышын әрнүле йөрәге аша упсәреп язган уй- гамьле публицистик әсәрләрендә классигыбыз Гаяз Исхакый иненә басып, тагын да биеккәрәк күтәрелде, тагын ла ераккарак күз ташлады Тарихыбызның өч фасылын—үткәнне, бүгенгене, киләчәкне төрле халыклар язмышы белән чагыштырып, аяныч-гыйбрәтле мисалларда сабак биреп, ваемсызлык пәрдәләрен ачты, котылгысыз хакыйкатьнең күзенә туры карарга көч-дәрманыбызны юн&тгә алды.
Олуг әдибебезнең агачтан ясаган сыннары да —үзе бер могҗиза Корыч ныклыгындагы мәңгелек агач өлгеләрен ул төрле кыйтгаларда юнәлткән Әйтик Бирмадан—тик агачы. Сикоку утравыннан—япон нараты. Палермо портыннан- Италия тулылы, Панаманы үткәндә тисс (кызыл агач), Мантиль утравыннан- эбен (кара агач).
Корьәннен сын-сурәт ясауны тыймаган, ә үз жанынны өрә. бүлеп бирә алсан гына бу шөгыльгә тогын, дигән кисәтүен аңлап алынган ул бу сәнгатькә Агач каршында ул-мәжүси бала. Кулына золенген пәкесе Йәисә өтергесен алдымы хөкемдар! Философ, акыл иясе булып кала. Агач тамырыннан, агач тәненнән ул уз халкының бакый заманнарда күмелеп калган аянычлы сәхифәләрен жинелчәс рухын уятып, сәнгати сулыш өрә Бисмиллалы. вөҗданлы кул кагылышын тойган агач ана табигый ымы белән серләрен ача. илһамлы әсәренгән Оста н ы н ихтыярына буйсынып, бөтен күзәнәкләренә чишенә башлый, илаһи «женен» дөньяга чыгара.
Мондый сәнгати җәүһәрләр тудырган улы булса, я Һүдләр дөнья шаулатырлар Марк Шагалнын гарип кешеләр сурәтләгән картиналарын яисә Малевичның «Кара квадраты» кебек сәнгатькә бөтенләй катышы булмаган нәрсәләрен миллион долларларга сатып-алышу уены оештырып кыланмаслар иле
«Минем ерак бабаларым Идел буе болгарларында, скифлар, кыпчаклар, соннәр бөжәнәкләр арасында искиткеч сынчылар булган. Бәлки, плацтагы сазәтнен бер кечкенә өлеше кан белән мина да килеп җиткәндер? Мин эшләргә тиеш Халкымнын тарихына гына түгел, минем ерак бабаларым калдырган сыннар өстснә дә ялган өелгән Мин агач чүкеч, өтерге белән коралланып, шул ялганны куптарып ыргытып, хакыйкать эзлим* дип я ы олуг Оста
Анын күңел тәрәзәләре дөньяның дүрт тарафына киереп ачылган Таш йортлар күләгәсендә жаны да «шакмаклана барган* кешеләр арасында 1пипнсн тыны кысыла башлый Ана һәрчак Жнһан белән жир-сулар кавышкан, мәнгелск үзе тибрәнеп торган рәшәле офык сызыгын курсп тоеп тору мөһим
1 а генә АНЫН ирек гәмен тойган жаны Раббыга якыная: дәвер тоягы
нан Намус. Вөҗдан. Иман кебек яшәеш төшенчәләре
Шундый хаД'
астында калып
юа
кальбендә. әтрафлы каләмендә икән, бу олы мәгънәләр гомере буена яна төсмерләрдә ачыла, тирәнәя, ныгый барып, бөтен вөҗүденне сугарып торучы сүрәгә әверелеп изгеләшә.
Миргазиян аганын яшьлегендә язган «Энже эзләүчеләр» дигән тетрәндергеч хикәясе бар Бу—әдипнең иҗат упкыны аша салынган «сират күперенә» кергәндә пароль булырлык әсәр. Язучы үзе дә тел дәрьясыннан энжеләр эзли лабаса! Ә 6ү дәрьяга колач сату жинел бирелми Акулатары ла. гигант кабырчык-тридакналары да сагатап тора, шома б&тыклары да тирәңдә мыж килә Берочтан сокланырга да. сакланырга да кирәк
Соклану дигәннән Миргазиян ага Юныс тәүге хикәясен рус телендә яза. Одессада пароходчылыкның әдәби бәйгесендә катнашып, беренче урын да яулый Дөнья әдәбияты янатыкларыннан хәбәрдар әдипкә «өлкән туган» теленә кереп китәргә дә. кинәнеп, язарга да язарга югыйсә. Андый мисаллар бар бит. тәмле тамак, кызыктыргыч дан хакына телен дә, денен дә, хәтта, ата-ана рухына хыянәт итеп милләтен атыштыручылар да булды Анлыйларны, мыскаллап сөяк ташлый - ташлый. мыскыллап ярата белә Мәскәү
Юк. Миргазиян ага бүтән юлны сайлый Бик еракта, тау-кыялар артында йомылып калган туган тел аһәңе, әрнүле сыкрау, чакыру авазы булып, ана Күк катларыннан саркып ишетелә. Чит тәмнән, чит ямьнән арына, чистарына барып ул кабаттан Ана теленә, асылына кайтып, сүзләрне каната-каната яза башлый
Үз халкыннын акыл житмәслек бай, шанлы һәм канлы тарихы каршында тезләнеп баш и, фидакарь каләменә таянып, бөтен буеңа бас та. горурлыгыңны дөньяга тарат, тарихи сыкравыңны йөрәгеңә кысып, шым гына бер жыла. Бу—олуг әдибебезнең ижат галәме. Укучысы аяк астына ул Вавилоннарны, Римнәрне. Карфагеннарны ыргыта. Дингез-дәрьялары, тау-далалары жәйрәп яткан Жир шарын жәсп сата да. аннан ата-бабатарыбыз калдырган эзләрне—учак урыннарын, тояк уемнарын, дөньяда тиңе булмаган шәһәр нигезләрен эзли, чагыштыра, үкенечле сызлана, сабыйларча әсәренә; үткәннәрне уята, бүгенгебезне уйландыра, киләчәгебезгә кисәтүле караш ташлый.
Энжеләр тапкан әдип ул!
Тел чоңгылларына—тирәнгә төшеп ул күпме хикмәтле кабырчыкларны илһамы белән әфсенләп калдыргандыр. Бүгенге көндә без, әдипнен күңел фатихасын алып, шул чоңгылларга төшеп, кабырчыкларны ачып карасак эчтә—илаһи төс чыгарып, тулышып өлгергән, түм-түгәрәк. камил энжеләр тетрәп ята. Гадел кул, зиһенле ан, хыялый күнсл кагылганны көтеп яткан энжеләр тәлгәше—язучынын китаплары («Рухият» нәшриятында әдипнен алты томлыгы чыгып килә. Эчтәлеге саллы, биэәлеше—гажәеп. гомумән, эре. гаярь китаплар Әдәбиятыбызның алтын фондына керәсе бу томлыкларны мәртәбәле илләрнең китап күргәзмәсенә куярлык..)
Еллар аша кайтып кабырчыкларын ачып карасан, анда энже булып өлгерә алмаган кысыр бөртекләр генә сулып яткан, олпатлык яшенә житеп тә олыгая атмаган каләм иятәрен лә күп күрдек бу дөньяда Бу яктан караганда Миргазиян ага Юныс—бәхетле әдип Туфракта кара буразналар ярган, күктә ак буразналар сызган, дәрьяларда зәңгәрсу буразналар калдырган, һәм менә сиксән яшенә житеп, якорь салган сәях рухлы әдип ул!
Омма бу—тукталышы түгел әле Аны һаман өч яссылык сокландыра, алгысыта, яшәүгә өнди илларын ялкынлатып чапкан тулпар, җилкәннәрен киереп йөзгән кораб, күк гөмбәзен айкап очкан кош.
Гел шулай, биектә кал' Альбатрос—очканда мәгърур!—дип әйдәкди Аны тәкъдир авазы.