Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең күргәзмә


Салих Сәйдәшев
(1900-1954)
Татар профессиональ музыкасына нигез салачак бу шәхеснең галанты яшьтән үк ачыла Гармунда уйный башлый ул, аннары әти-әнисс ана рояль алып бирәләр Халык музыканты, Тукайнын якын дусты Заһидулла Яруллин ана музыкадан беренче дәресләр бирә. Бу һәвәскәр музыкантнын Тукай турындагы атаклы марш авторы икәнен дә әйтеп китик Татар халык көйләренә таянып, профессиональ музыка сәнгатенең кануннарын, яңа художестволы алымнарын үзләштереп, дөнья музыкасы байлыгыннан да файдаланып. Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев зур кыюлык белән татар совет музыкасын үстерү өчен өр-яна юллар салды, жанр ягыннан музыкабыз дөньясын күпкә төрләндерде. Болар— маршлар, ва1ьс. романс һәм күп санлы лирик җырлар Буа, Торкестан фронты һәм Оренбург якларын урап. 1922 елда Казанга кайтканнан сон ул Камал исемендәге тагар
дәүләт драма театрында музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшли. Сәхнәдә анын музыкасы бизәлешендә халык яратып караган атаклы спектакльләр куела •ГалиЯбану». «Башмагым*». «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе». «Наемщик» һ б.
Ул—Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлсклесе Сәидәшсвнсн бюсты карагач агачыннан эшләнгән
Бакый Урманче
(1897-1990)
Күренекле тагар рәссамы Бакый Идрис улы Урманче 1897 елнын 22 февралендә Буа шәһәре янындагы Күл-Чсрксн авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне, халкыбызның гореф- гадәтләрен. әхлакый кагыйдәләрен әтисеннән үзләштерә Сонрак—1907—1914 елларда Каэаннын • Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укын
Яшүсмер чакта Урал һәм Донбасс якларын урап кайтканнан сон. армиягә чакырылып, 1916-17 елларда Казакъстанда эшли, рәсем буенча беренче сабаклар ала.
Казан Сәнгать мәктәбе, аннары Мәскәүнен ВХУТЕМАС уку йортында ул нәкышь һәм
скульптура сәнгатеннән дәресләр үгә 1926 елны укуын тәмамлап. Казанга кайткач, иҗат һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша Ләкин, милләтчелектә урынсыз гаеплән. 1929 елла рәссамны ку лга алалар, хөкем карары буенча Соловки атау карына •лаеш шулпасы» зчәргә җибәрәләр Ут анда да бик зур тормыш мәктәбе уза тоткынлыктагы агаклы галим-голәмәләр белән якыннан аралаша.
Бакый Урманче гатар дөньясындагы күренекле шәхес зәрнсн сынын тарихта мәңгелеккә калдырган зур рәссам. Ул үзенен уе. фикере, нжади эшчэнлеге белән гагдр халкының горурлыгын уятты, анын суверенитет дигән байрагын күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертте
ТАССР һәм РСФСРнын халык рәссамы. Г Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты