Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Бари Рәхмәт
Тулы бер гасыр буе татар әдәбиятын Татарстаннан читтәге төбәкләрдән үсеп чыккан талантлар үстереште. Күренекле балалар шагыйре Бари Рәхмәт тә шулар рәтеннән Ул 1897 елны элекке Урал губернасының Гурьевөязе (хәзерге Казакъстан) Жилая Коса дигән поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Үсмер егет берничә ел туган ягында сезонлы эшләрдә эшли. 1918-1921 елларда Казанда татар запас батальонында хезмәт итә Армия хезмәтеннән сон янәдән туган ягына кайтып яши. ә 1932 елдан анын бөтен тормышы Казан белән бәйле. Махсус югары белеме булмаганга күрә, ана төрле оешмаларда төрле вазифалар башкарырга туры килә Сонрак тозү трестларының берсендә бухгалтер булып эшли
Мәдрәсәдә укыганда ук шәкерт Бари әдәбиятка омтыла, шигырьләр яза. 1914 елла Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»ла (1913-1918) анын беренче шигыре дөнья күрә. Казанда хәрби хезмәттә чакта анын ижат активлыгы арга, шул елларда чыккан «Эш». «Эшче». «Кызыл Шәрскъ» газеталарында Бари Рәхмәт исемен еш очратырга була. Үзе дә берара (1919) Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы булган «Кызыл Армия» газетасында әдәби бүлек мөдире булып эшләп ала
Ватан сугышы елларында фронтта була, сугыш операцияләрендә катнаша. 1945 елның башында яралана. Госпитальдән чыккач, 3 нче Украина фронтының «Совет сугышчысы» дигән газетада хәрби корреспондент булып хезмәт итә
Бари Рәхмәтмен актив ижат чоры сугыштан соңгы елларга туры килә Ул—50 нче еллардагы татар балалар шигъриятенең төп фигурасы Актив ижат итә. бербер артлы китаплары дөнья күрә: «Кем көчле?*. -Укыйсым килә». «Зәнгәр күл». «Нәниләр китабы». «Сабан туенда», «Иң күңелле чак» һ. б Анын шигырьләре тематик байлыгы, форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләренең нәниләр табигатенә ярашлы, эмоциональ көчле янгырашта булулары белән жалеп итә Нәни Сарага багышланган шигырьләре әле хәзер дә соклану уята:
Бари Рәхмәт үзенең шигъри сәләте гәмам ачылып җиткәндә. 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткән коннәрнен берсендә (26 май) Мәскәүдә вафат булды.
Татарстан китап нәшрияты быел, шагыйрьмен тууына 110 ел тулу уңаеннан, анын иң яхшы шигырьләре тупланган «Сара мәктәпкә бара» исемле китабын бастырып чыгарды.