Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Гали Арсланов
Гали (Мөхәммәтгали) Гыйльмегали улы Арсланов 1947 елда Актаныш районынын Түмержә авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне күрше Теләкәи авылында, ә урта мәктәпне 1965 елда Такталачык авылында тәмамлый Бер ел Әлмәт татар дәүләт лрама театры каршында режиссер Г Юсупов оештырган студиядә
укыганнан сон армиягә алына. 1969 елда хезмәтен тәмамлап кайткач. Актаныш район комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1970-1974 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында танылган режиссер Ш Сарымсаков классында режиссура сәнгате буенча югары белем ала. Актаныш район халык театрында режиссер булып эшли. 1975 елдан Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты аспиранты. 1978 елда шушы ук Институтта эшкә калдырыла, төрле елларда кече, өлкән, баш гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. 1983 елдан сәнгать фәннәре кандидаты. 1994 елдан сәнгать фәннәре докторы. Шул ук елдан Институтның сәнгать. 2007 елдан театр һәм музыка бүлеген житәкли. 1997 елда ул Татарстаннын атказанган фән эшлеклесе. Халыкара Төрки Академия академигы мактаулы исемнәренә лаек була.
Профессор Гади Арсланов 30 елдан артык татар театр сәнгатен—актерлык осталыгы, режиссура, драматургия проблемаларын тикшерә. Ул—6 монография. ЗООгә якын фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә авгоры. Анын «Татар режиссура сәнгате (1906-1941).. -Тагар режиссура сәнгате. (1941-1956)». «Татар режиссура сәнгате (1957-1990)-. -Режиссер Ш Сарымсаков». «Актер. Режиссер Драматург. Педагог.* китаплары театр сәнгате белән профессиональ шөгыльләнүчеләр һәм. гомумән, бу тор сәнгатьне яратучылар тарафыннан зур кызыксыну белән каршы алындылар, югары бәяләнделәр Бүгенге көндә Г Арсланов милли драматургияне өйрәнү өлкәсендә нәтижәле эш алып бара.
Гали Арсланов 2007 елнын февраль аенда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.