Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Сон авыллары
Бездәге күп кеме авылларга яки елгаларга багышлап берәр шагыйрь яисә шул авыл кешесе шигырь яза, ә композиторларыбыз, йә булмаса халык үзе ал арга бик матур кой чыгара. Кече Сон авылы турында да ж.ыр бар Ул жыр тексты күренекле композиторыбыз. Кече Сон авылында туып үскән Мирсәет Яруллиннын «Сон бар. Сон бар» дигән мәкаләсендә урнаштырылган («Социалистик Татарстан». 1991. 27 июль):
Ьоршып-борылып аккан Сон буенда Ьер Кече Сон дигән авиа бар Шунда үтте бетең яшьлегебез Шунда качды телеп сойгзн яр
Аның бер ягында кара урман.
Ьер ягында Чүче таулары Шул тауларга багып ник. бәгърем Чиккән яулык болгап кагмадың ?
Юлларыбыз бетең аерылды.
Озатып калды таулар, урманнар Солтан чишмәләрем. Сон 6\йшры м Йөрәге мдә мәңге торырлар
«Аны безнеп якташыбыз, кырыгынчы елларда «Кызыл Тагарсган» газетасы хезмәткәре Фазлулла Төхфәтуллин «Сарман» жырынл иярем ижат иткән гип я ы Мирсәет Яруллин,- Фазлулла алтын бу шигырьне этемә үзе укып күрсәткәнен дә хәтерлим. Алар бераз фикер алышканнан сон этем кечкенә гармунын алып, халкыбы зның озын көйләре рәвешемдә үзе ижат иткән «Сон буйлары» көен Фазлулла агага уйнан күрсәгге». Ә.Годсл һәм Р Гази юн шигырьләрендә лә Кече Сон атамасы искә алына.
Сон авыллары бай табигатьле, ямьле урыннарга урнашкан Бу табигый матурлыклар тагар музыкасының якты маяклары. Кече Сон авылында туып үскән Заһидулла ага Яруллинга, туганы Фәрит һәм улы Мирсәет Яруллиннарга аты м> тыка дөньясына юл ярырга булышканнарлыр. күрәсен Тагар Академия гетры артисты, иргә вафат булган Вәкил Закирон га Кече Сон авылында туып үскән Б> авылга багышлап чыгарылган «Кече Сон авылы кос* дигән жыр .та билгеле Аггы чыгышы белән шул авылдан булган жырчы Мулланур Габитов үзенә генә хас мом белән башкара
,/магчы Паты жиршпның 2006 елгы 6 санында
Югары Сон. Кече Сон. Урта Сон. Түбән Сон исемен йөртә торган татар авыллары Мамадыш районында чал Камага ун яктан килеп кушыла торган борынгы Бүрсет — Бөрсет суынын сул кушылдыгы Сон суы буена урнашканнар Яна Сон дип аталган авыл хәзер беткән Халык сөйләве буенча, бу авыллар арасында Урта Сон борынгырак Кама аръягындагы Биләр тирәсеннән бу якларга оч улы белән бер карчык килеп урнашкан. Бер улы—Түбән Сонны. икенчесе—Кече Сонны. өченчесе Югары Сонны нигезләгән Болар килгәндә Урта Сон авылы булган инде. Түбән Сон кешеләре мәчеткә шул авылга йөргәннәр. Авылларның тирә-юнендә борынгы чорлар белән бәйләнешле истәлекләр шактый сакланган.
Кече Сонда яши торган аксакаллар сөйләвенә караганда, авыл бу урынга 350 еллар элек күчкән .Ана кадәр авыл Сон елгасы буйлап бер чакрым ярым тирәсе өстәрәк урнашкан була Яна урынга беренче булып Солтан исемле кеше бик матур чишмә буена килеп утырган Шуңа күрә авыл уртасындагы искиткеч тәмле сулы көчле чишмә—Солтан чишмәсе дип атала.
Сон авыллары барысы да. нигездә, бер чорларда, XVII йөздә барлыкка килгән. Авыл халкы теленнән язып алынган географик атамалар, шәҗәрә җепләрендәге шәхес исемнәре. Сон атамасынын тарихи, тарихи-статистик, тарихи-географик чыганакларда исәпкә алына башлавы шушы чорга тукталуны сорый.
Д. А. Корсаков чыгарган «Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в » (Казан. 1908) дигән җыентыкта Кече Сон. Урта Сон. Югары Сон авылларының Сон суы буенда тезелешеп утырулары күрсәтелгән. Бу авылларда ясаклы татарлар яшәгән Аерым алганда Түбән Сон авылында—123. Урта Сонда— 101. Югары Сон (Байгилде пүчинкәсе) авылында—103. Югары Сонда 91 ясаклы татар көн иткән А. Артемьев китабында (1866) Сон авылларына түбәндәге сыйфатлама бирелә Бөрсет—Бүрсет суы янына утырган Югары Сон авылындагы 155 хуҗалыкта 451 ир-ат һәм 496 хатын-кыз яшәгән, авылда бер мәчет булган Кече Сонда (Байгилде пүчинкәсе) 134 хуҗалык булып. 421 ир-ат һәм 433 хатын-кыз исәпләнгән, авылда бер мәчет эшләгән. Урта Сон авылындагы 91 хуҗалыкта 285 ир-ат һәм 216 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет булган, ә Түбәң Сонда 156 йортта 508 ир-ат һәм 581 хатын-кыз гомер иткән, авылда мәчет эшләгән. «Аграрный вопрос н крестьянскос движение 50-70-х годов XIX в.» (М.-Л., 1936) дип аталган китапта 1871 елнын 12 август датасы белән Түбән Сон һәм Урта Сон авыллары искә алына Бу китапта урнаштырылган бер документта әлеге авыллар халкынын җир өчен даулашуы турында сүз бара 1884 елла Казан университеты типографиясендә басылып чыккан «Труды четвертого археологического съезда России» басмасының беренче томында И А Износковнын «Список населенных мест Мамалышского уезда» исемле хезмәте урнаштырылган Бу чыганакта да Югары Сон. Урта Сон атамалары теркәлгән.
Кече Соннын атама төрдәшләре Байгилде пүчинкәсе. Чүчебаш чишмәсе янына утырган авыл дип күрсәтелгән Ул Сон суы буена ук утырган, анда ислам динендәге 522 ир-ат һәм 481 хатын-кыз яшәгән. Авыл кайчандыр мөстәкыйль яшәгән икс Байгилде һәм Чүчебаш пүчинкәләреннән оешкан
Колышчы. Кече Сон авылы Бөрсет һәм Колышчы суы буена утырган. Анда рус милләтеннән булган 32 ир-ат. 48 хатын-кыз һәм керәшеннәрдән 333 ир-ат, 443 хатын-кыз яшәгән. Югары Сон авылында ислам динендәге 454 ир-ат һәм 570 хатын- кыз көн иткән Түбән Сон. Урта Сон авылларында ислам динендәге 337 ир-ат һәм 330 хатын-кыз яшәгән. 1898 елгы китапта күрсәтелгәнчә. Кече Сон. Урта Сон. Түбән Сон авылларында татарлар көн иткән К П Берстель җыентыгы (1908) мәгълүматларына караганда. Түбән Сон авылында 1429 татар. Урта Сонда-802. Кече Сонда 1220 татар кешесе яшәгән.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына күрә. Югары Сон. Яна Сон. Түбән Сон авыллары халкы июнь ахырында күршедәге Өчиле (Усали), Катмыш. Бүрсет Сукачы. Ташлык халкы белән Өчиле җыены үткәргән. Бу җыен икенче төрле Кыерлы яисә Гөенчек җыены дип йөртелгән
Шиһабетдин Мәрҗанинен «Мөстәфадел-әхбар» әсәремдә (Казан. 1900. II том.
оит) Кече Сон белән бәйләнешле шәхесләр турында сөйләнә.
Югары Сондагы мәчет берничә тапкыр яналан төзелә. 1897 елнын сентябрь аенда Казан губерна идарәсе дин тотучыларга 1877 елда янган мәчет урынына янасын төзергә рөхсәт бирә. Ун ел үтүгә ул тагын искерә Шунын өчен губерна идарәсе 1906 елнын 7 июлендә яна мәчет салырга ризалык бирә һәм 1907 елда мәчет төзелеп бетә Мәхәллә зур була. 321 хуҗалыкка 719 ир-ат туры килә.
Югары Сон авылы халкына 1838 елнын 16. 18 мартларында рәсми куелган ике имам—Мөхәммәт Әбҗәлилов һәм Мөхәммәтша Корбангалиев хезмәт күрсәтәләр 1840 елда Мөхәммәтсафа Әлмөхәммәтов тә имам итеп билгеләнә Мөхәммәт Әбжәлилов һәм Мөхәммәтсафа Әлмөхәммәтов халыкка 50 ел хезмәт итәләр Соныннан Мөхәммәтсафа Әлмөхәммәтов ахун дәрәҗәсенә күтәрелә
1848 елнын 3 ноябреннән 80 нче еллар уртасына кадәр мәчет имамы булып Бәдретдин Корбангалие» эшли. Күрәсен. ул Мөхәммәтша Корбангалиевнен энесе булгандыр
Алардан сон авылда дин әһелләре вазифасын уллары башкарган XX гасыр башында Югары Сон авылында ике мәхәллә мәктәбендә 104 ир бала һәм 87 кыз бала укый. Беренче мәктәптә мулла Миннехан Мөхәммәтханов үзенен икс ярдәмчесе—Мөхетдин Фәрхуллин һәм Хәмидулла Хәбибуллин белән бергә укыта Икенче мәктәптә Сабиржан Мөхәммәтсафин ярдәмчесе Хәнәфи Зарипов белән бергә эшли Кызларны абыстай —мулла җәмәгате Маһишәкәр Мөхәммәгханова укыткан
Кече Сон халкы Казан губерна идарәсенә яна мәчет төзергә рөхсәт итүне сорап рәсми үтенеч җибәрә. 1870 елда салынган иске бина 30 елдан сон тәмам искерә Идарә крәстиәннәрнен үтенечен канәгатьләндерә һәм тиз арала яна мәчет торгызыла.
1865 елнын 30 сентябреннән авылда имам булып Мөхәммәтюные Фәхретлннов эшли. 35 елдан сон. 1900 елнын 30 октябрендә аны улы Хисаметдин Мөхәммәтюнысов алыштыра (ул 1870 елнын 20 гыйнварында туа)
Авылда мәдрәсә дә эшләп килә. Агач мәдрәсә, күрәсен. XIX йөз ахырында төзелгәндер 1898 һәм 1908 еллар арасында мәдрәсә шәкертләренең саны 42 лән 110 балага кадәр арта Укучылар саны күбәюнен сәбәбе—уку-укылунын югары дәрәҗәдә булуы һәм яна. иркен биналар төзелү дип уйларга кирәк
Кушаматлар коры җирдә гумыи. Алар нинди лә булса вакыйга яисә күренешкә нисбәттә барлыкка киләләр
Югары Сон авылы халкы бср-берсен түбәндәге кушаматлар белән агый: ат. тал-пал. кети, имән, ялганчы, үгезче, тәпән, тәкә. шыр. минни. йон. каз, бәдет, бәлешавыз, елак, горна. бабук. макнви, мәче. күчи. озын. кули, чәмәк. күркә, кишер, ирки. акбаш. үрдәк, әлли. мха. бүксә, танай. патша, калкай. очбиш. бюрократ, алдар, бүре, борчак, таш. кабак, чурра һ.б
Урта Сон авылындагы изге чишмәне укучылар чистартып тора Әле авылда мәчет юк. ләкин аны тозү планлашгырылган инде Авылга әлегә үзәкләштерелгән газ кермәгән, үзәк урамга асфальт гүшатгән Авылда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, кибет, балалар бакчасы, медпункт эшли. Югары класста укучылар Кече Сон мәктәбенә йориләр
Халык өлкән буынга ихтирам белән карый Колхоз идарәсе аларга икмәк, печән һ. б. әйберләр белән ярдәм итеп юра
Авыл зираты һәрдаим игътибар үзәгендә Өлкән яшьтәге картлар аны карап тәртиптә тоталар Зират койма белән әйлэнлереп алынган бер генә сынган рәшәткәсе дә юк.
Бу яктагы авыл һәм су атамасын сонгы елларда Сөи дип йөртү гадәткә кереп кипс Эш барышында мин бу авылларда булып, аксакаллар белән сөйләшкән идем Жир,1с халык авыл исемнәрен һәм суны Сон дип сөйли Экспедиция вакытында мин беркемнән дә Сон атамасы куллануны ишетмәдем Борынгы тарихи чыганакларда да су һәм авылларның исеме Сон дип языла Сон атамасын Сонгә үзгәрткән өчен халык үпкәли Гатарча басылган тарихи хезмәтләрдә Сон урыс
телендә язы паннарында исә ул Суй. Сунь иш. Сон атамасына туры китереп язылган Сон и> бар Сон суы җөмһүриятебезнең коньяк-көнчыгыш төбәгендә
ага һәм Агыйделгә сул яктан килеп кушыла. Сон атамасы ла билгеле тарихи атама Бу су турында да җыр язылган. Ләкин. Сон һәм Сон атамалары бер тамырга кайтып калсалар да. икесе ике атама. Икесе ике урында урнашкан, төрлечә—Сон һәм Сон әйтелешендә кулланыла. Аларнын әйтелешен бердәмләш герергә һич кирәкми һәм ярамый Бу ояга тагын шулай ук Ык суынын ун кушылдыгы Әсән (Башкортстан) гилронимын да кертәбез. Өсән-Иванов авылын. Әсән һәм Өсәнчә елгасын һәм күлен шулай ук шушы ояда карарга кирәк. Башкорт топонимистлары аны монгол телендә «елга», «су» мәгънәсендә кулланыла торган «усан» сүзенә мөнәсәбәтле дип саныйлар. Сон. Сон. Шөн/Өшен. Әсән атамалары тарихи, тарихи-статистик, гарихи-географик чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш кабатлана. Тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах сон этнонимын, сон кабиләләрен үзенен «Сызгыра торган уклар» романында искә ала. Сон гидронимынын мәгънәсен Мирфатыйх Зәкиев сөн'һун~хун гидронимы белән бәйли. Кытай чыганакларында да хуннар сюннулар дип атала.
Төрле төрки кабиләләр үзара керешеп, бер-берсе арасында эреп киткәннәр Безнен җирлеккә төрки кабиләләр төрле чорларда берничә тапкыр килеп утырган Шунын өчен Н Борһанова һәм М Әхмәтҗановнын Сон. Сөн. Шөн/Өшен. Әсән гидронимнарын һәм топонимнарын кыпчак төркеменә керә торган күп кенә халыклар килеп чыгышында катнашкан уишин/ушин/уйсун һәм усунь этносы белән бәйләп караулары нигезле.
«Сон. сөн« компонентларыннан ясалган топонимнар һәм гидронимнар җөмһүриятебездән чизтә дә очрый. Мәсәлән. Сон һәм Сөн елгалары Ука суы бассейнында да бар. Цна суы атамасын да без шушы ояга кертеп карыйбыз. Авазлар күчеше шундый тәртиптә барган булса кирәк: Сон -> сөн — > цон — > цын —> ыцын —> ыиынлы -> мынлы -> Чынлы - > Чаллы Этнограф Г Хисаметдинов Чаллы атамасынын катнаш этноним булуына инана. Һарун Йосыпов исә чуаш топонимисты Геннадий Корниловның «чал» сүзен чуаш телендә «таш» мәгънәсен аңлата торган «чул» сүзе белән бәйләве дөрес түгел дип таба. Чөнки Чаллы исемен йөртә торган гидронимнар һәм авыллар янында таш әсәре булмаганнары да бик күп.
Сарман
Яңгырап тора торган аһәңле, музыкаль атама ул Сарман Сарманга багышланган моңлы җырны халык үзе иҗат иткән:
Сарман бинарында яшел алан,
Печәннәре җитәр бер шиан
Сарман авылы янында археологлар бура кабиләләре заманнарыннан калган керамика кыйпылчыклары тапканнар.
Сарман авылы—Сарман районынын үзәге Ул Казаннан—296 чакрымда. Бөгелмә шмер юл станциясеннән—100. Чаллы пристаненнан 60 чакрым ераклыкта. Авыл Минзәлә елгасы буена урнашкан.
Сарман атамасы тарихи, тарихи-географик, гсографик-статистик хезмәтләрдә еш кабатлана. 1877 елдагы мәгълүматларга караганда. Сармандагы 168 хуҗалыкта 536 ир-ат һәм 526 хатын-кыз яшәгән Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән.
Сарман—республикабызның нефть чыга торган ин әһәмиятле районнарыннан берсе Сарман тауларыннан XVIII йөзләрдә бакыр да чыгарганнар. Уралда һәм башка җирләрдә бакыр чыгару эше жайга салынгач. Сарман тауларындагы бу эш ташлана. Сарман тауларында! ы бакыр базлары авызы әле XX гасырның 60 нчы елларында гына томалап куелган.
Сарман таулары шәп-шәрә иде Бср-ике дистә еллар элек тауга агачлар утыртканнар һәм алар матур гына үсеп тә киткәннәр
һ 6СарМаи хәзер шәһәРгә охшап бара, төзелешләр күп. торак йортлар күп торгызыла
Сарман районы 1930 елла оештырылган 1993 елнын I гыйнварына анда 5.4 мен кеше яшәгән. Районнын мәйданы 1385 кч:, халкы 34,0 мен кеше Шунын 38,5 процентын шәһәр халкы тәшкил итә (шәһәр тибындагы Жәлил бистәсе). Район халкынын 46,4 проценты ир-ат 53.6 проценты хатын-кыхтар 1989 елнын 12 гыйнварына район халкынын 90,4 проценты татарлар, 8.3 проценты урыслар. 0,4 проценты башкортлар булган. Районда жирле үзидарә советы. 72 торак пункт исәпләнә.
Район жирләре түбәнлектән, елга үзәннәре белән чәрдәкләнгән рельефтан гыйбарә1. көньягында Бөгелмә-Бәләбәи калкулыгының тармаклары күренә Районда нефть, известьташ, ком, гравий, торф, балчык запаслары бар Район жирләренен 7 процентын гына урманнар били
Район җирләреннән Чаллы—Сарман—Әлмәт автомобиль юлы үтә
РаИон жирләренен 117.8 мен гектары авыл хуҗалыгы тармагына карый, шул исәптән 102,3 мен гектарын чәчү жирләре, 0.5 мен гектарын печәнлекләр. 14,9 мен гектарын көтүлекләр, 0,1 мен гектарын күпьеллык үләннәр алып тора. Район халкы бодай, арыш, арпа, борчак, карабодай, шикәр чөгендере игә. Терлекчелекнең мөгезле эре терлек һәм дуңгыз асрау төрләре алга киткән.
Районда нефть чыгарыла (НГДУ «Жәлилнефть»), шәһәр тибындагы Жәлил бистәсендә кондитер цехы, сөт эшкәртү заводы, знпография (Сарманда), крахмал- патока заводы (Петров Заводы авылы) бар.
Сарман халкы ачык, кин күңелле, талантлы, жырга-монга оста, ярдәмчел һәм эшчән, һәр авыл янында матур-матур күл-инешләр. чишмә-чыганаклар. ямьле үзән-тугайлар, урман-әрәмәләр бар.
Сарман атамасы, анын килеп чыгышы, тамырлары чат тарих тирәнлегенә барып тоташа.
Монда яшәүчеләр үзләре Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип искә алалар
Бу атама, безнең карашыбызча, кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме) «сармаи»га бәйләнешле. Этноним хәзер топоним. гидроним һәм антропоним формасында ныгып калган Урта Жуз казакълары килеп чыгышында да «Сарман» этнонимы катнашкан. Сарман атамасы Павлодар өлкәсендә очрый, төрекмән топонимияссндәдә урын алган. Сарман кабилә-кавемнәренен бер ишеләре казакъ, икенчеләре—төрекмән, өченчеләре татар халкы оешуга өлеш керткән Марсель Әхмәтжанов хезмәтләреннән күренгәнчә, гатар шәҗәрәләрендә Сарманай исеме очрый Сарман, Сарманай һәм Сарманаев фамилиясе татарларда, керәшеннәрдә һәм Пермь татарларында да очрый. Мари җөмһүриятенең Таулы Мари районында Сарман-Сола исемле авыл бар. Мари галимнәре бу атаманын шәхес исеме Сарманга һәм татар телендә кайчандыр актив кулланылышта булып, авыл мәгънәсен бирә торган, ә хәзер искергән «сала* сүзе кушылып ясалинт дип уйлыйлар
Ятучы Хәниф ГыЙэдулла улы ХәЙруллин (1931 — 1998). Гатар дәүләт академия театры артисткасы Фәридә Мирхафитан кызы Сафина (1957). Таглрстаннын халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина (1958) Сарманда туып-үскәннәр
Сарман районында туып-үскән язучы, журналист һәм һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин (1939) Сарман районының күренекле шәхесләре ту рында зур хезмәт—китап бастырып чыгарды Ул—«5агташса« дип атала
Сарманнан ерак түгел Чукмарлы авылында Татарстанның Г Тукай. РСФСРмын М Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләжсп (1928-2002). Иске Теләнче авылында Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашсиа (192Х— 2005). Мортыш Тамак авылыңда язучы Мәдинә Габделхак кызы Маликова (1935) туган.
Сарман гөбәзе—татар халкынын боек җырчысы И зһам Шакнроннын гупзн яна Татарстанның һәм Россиянен халык артисты I Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елнын 15 февралендә Яна Бүләк авылында туган
Дмтмы ки ҺКС саннарда