«ЯҢА» ТАКТАШ — УЛ НИНДИ?
Совет чоры тәнкыйтьчеләре Һали Такташ ижаты турында сөйләгәндә әдипнен үзен «революциянең боек шагыйре» дип атадылар, ә иҗатына «социалистик илгә. Ленин идеяләренә чын күңелдән бирелгәнлек хисе белән сугарылган» дип бәя бирделәр (X. Госман. X. Хәйри. М. Мамин һ. б.). Аларнын уртак фикере мондый иде: Романтик гыйсъянчы-бунтарь шагыйрь революцияне котлап, зур өметләр белән каршылады, иске тормышка ризасызлык белдереп. Аллага, төрле кануннарга, дини богауларга каршы протест белән чыга
Әйе. «гыйсъянчы» дигән атама шагыйрь Такташка шактый ук нык ябышкан Шуңа күрә безгә дә бу очракта ин элек «гыйсъянчылык» төшенчәсенә тукталып китү кирәк. А. Әхмәдуллин төзегән «Әдәбият белеме сүзлегс*нлә Ш Садретдинов тарафыннан бирелгән белешмәдән аңлашылганча, гыйсъянчылык — XX йөз башы бигрәк тә егерменче еллар татар романтик әдәбиятында Алла һәм дин-шәригать кануннарына, иске тормыш тәртипләренә, социаль явызлыкка каршы ярсып баш күтәрү, аларны тулысынча инкарь итү. билгесез яна тормышка омтылу белән характерлы юнәлеш.
«Гыйсъян» төшенчәсенә халыкнын иске стройга нәфрәте ташып, баш күтәрүе яу булып калкып чыгуы, революция ясау шикелле зур иҗтимагый мәгънә бирелә Әмма революциянең стихияле көчләре, шәхес бунты алгырак планга чыга Гыйсъянчы лирик герой иске җәмгыятьтә изелгән һәм җәберләнгән, ә хәзер инде азат һәм горур көрәшчеләр сафына килеп кушылырга омтылучы, әмма әлегә индивидуалистик төсмерен саклаган, бунтарьлык һәм трагик сыйфатларыннан арынып бетмәгән кеше булып күз алдына килә Анарлап ярсулы сугышчан рух бәреп тора, теләк-омтылышлары кискен, драматик, шигъри монологында патетика һәм полемика тоны өстенлек итә
Егерменче еллар татар поэзиясендәге мондый мотивларны әдәбият галимнәре К. Нәҗми. Г Кугуй. М Максуд. Н Исәнбәт. М Жалнл һ б лар иҗатында тур урын алды дип билгеләделәр Мәсәлән, филология фәннәре докторы Г Халит «Егерменче еллар башындагы татар поэзиясендә үзен көчле генә бер романтик агым итеп күрсәткән гыйсъянчылык хәрәкәтен Такташтан башка күз алдына китерү кыен Гыйсъянчылык героик индивидуализм романтикасын дәвам иттерде һәм аны мещанлык индивидуализмына, аның сәнгатенә, мораленә, диненә каршы куйды.» — дип анлата «Һади Такташ ижатынын беренче чорында да тыныч кына сөйли алмый иде Ул гыйсъянчы булып, индивидуаль бунт күтәреп чыкты, илаһи көчләргә кискен протест ясады.'’ - дип билгеләде М Мамин1.
«Романтик ашкынулы шашкын хисләр дөньясы, чынбарлыкны космик киңлек белән масштаблы итеп, социаль контрастларда, һәртөрле искелеккә, явызлыкка каршы кискен көрәш рухы, ярсу хисле лирик геройны алгы планга чыгару — Такташ балладаларында, лиро- эпик поэмаларында ачык күзгә ташланган мөһим хасиятләр»
Шулай итеп совет чорында әдәбият белгечләре Һ Такташны искелек дип кабул
'Мамин М Һади Тпишп »ш..и Киии ТатгосиА-ш 1952
•Госман X Егерменче елларда тагар иоааимсе Калам Калам университеты нәшрияты 1964
ителгән милли идеяләргә, дини йола, гореф-гадәтләргә каршы аяусыз бунт күгәрүче гыйсъянчы шагыйрь, революцияне шатланып каршы алучы көрәшче буларак күрсәттеләр.
Идеология кысаларыннан арынып, әдәбият тарихына карата гадел булган карашларны белдерергә ярый торган заманалар җиткәч. Такташ иҗатына бәя бирү шулай ук җиңелләрдән түгел Шунлыктан Такташның башлангыч чор иҗаты турында сөйләгәндә әдипнең гыйсъянчылык серләре ачылмый кала бирде Бу хакта язучы Рабит Батулла да: «Такташның беренче чор иҗаты әле һаман тешле бәясен алмаган1», — дип саный
Т Галиуллин да шундый фикердә «Дөрес, хәзер хәлләр яхшы якка үзгәрде, халыкның рухи дөньясында дини мохиткә дә урын табылды. Сталинчыл кара еллар, торгынлык чорында, ышаныч-иманга кизәнү абруй саналган елларда Такташның башлангыч чор ижаты тиешенчә бәяләнмәде. — дип саный галим, — символик абстракт образлар белән мавыккан бер модернистик чоры буларак кына каралды идеологиясе мөгез шикелле алга чыгып, күзгә бәреп торган әсәрләре күкләргә чөелә, мәдхиягә күмелә;*.
Чынлап та, тарихи мәгълүматларны барлап, әдип әсәрләрен кайта-кайта укып анализлаганнан сон. Һади Такташ иҗатының беренче яртысына совет чорында бирелгән бәяләр белән килешәсе килми. Безнең фикеребезчә, Такташ иҗатынын беренче яртысы әле өр-яңадан өйрәнелеп, дөрес бәягә лаек булуны таләп итә. Совет чорында Такташ иҗаты партиялелеккә нигезләнеп аңлатылса, бүгенге шартларда шагыйрь иҗатына объектив бәя бирүдә тарихилык мөһим методологик принцип булып тора.
Такташ ижатын үз чорына, андагы вакыйгаларга бәйле рәвештә аңларга тырышу унай нәтиҗә бирә. Төрле бизәкләргә буямыйча, чынбарлыктагыча язылган-тарихи вакыйгаларны белү Такташны борчыган мәсьәләләрне, әдипнең тсләк- омтылышларын ачыкларга ярдәм итә. Ә чын тарих бүтәнрәк иде. Социалистик революциягә әзерлек елларында большевиклар бик кешелекле лозунглар күтәреп чыктылар: җир, азатлык, тигезлек, тынычлык вәгъдә иттеләр. Шуның белән алар халыкны инкыйлаб хәрәкәтенә җәлеп итә алдылар. Әдәбият, сәнгать тә шул ук идеяләр белән рухланды. 1919-елда гына да Ф Бурнаш революция казанышларын яклап көрәшүнең изгелеген, бу юлдагы фаҗигаләрне яктырткан берничә поэма язды. Ләкин чынлыкта тигезлек дигәннәре җәмгыять әгъзаларының күпчелеген, һәрхәлдә җитәкчелектән читтә торганнарын, ярлылык ягыннан тигезләү булып чыкты, рәсми документларда, әсәрләрдә фәкыйрьлек озак вакытлар буенча горурлык күрсәткече булып йөрде, фәкыйрьлек гүзәллеге, бушка эшләүнен күркәмлеге җырланды. Ярлылыкны тотрыклы саклау юнәлешендә дәүләт дөнья күләмендә сизерлек уңышларга иреште. Тигезләү мөлкәтне тартып алу, талау юлы белән барды. Нәтиҗәдә тынычлык урынына илдә гражданнар сугышы кабынып китте. Авыл халкы җирдән мәхрүм ителде, азатлык урынына партия, хакимият диктатурасы урнашты. Эзләнүләр Такташ шушы вакыйгаларны алдан ук сизеп, белеп торган, дип уйларга этергеч бирә.
Һ. Такташ 1914 елгы сугыш ехтарында яза башлый. Бер гаепсез кешеләрнсн бер-берссн үтерүләре, илдәге ачлык яшь шагыйрь күңеленә коточкыч явызлык, хаксызлык булып кереп утыра. Такташ яшьлегенең бөтен ялкыны, хисләрнең бөтен дәрте белән Жир шарындагы явызлыкны гаепләргә керешә. Октябрь революциясе, гражданнар сугышындагы кан коюлар да, егерме беренче елдагы ачлык та анын явызлыкка каршы көрәш дәртен сүндерми, киресенчә, көчәйтеп кенә җибәрә.
Такташның 1914 — 1922 елларда ихлас күңелдән, килешмәүчән рухта язган әсәрләрен башлангыч иҗат чорына кертеп йөртәләр. Бу елларда Һади Такташ дөньяны бөтен бер бәхетсезлек итеп күрә.
Т20оГ Истелекләр ШИГЬ,РЬЛӘР Төз р Батулла. Р Корбан: Казан Татар китап нәшрияты.
Талиуллин Т Бөек хыяллар Татарстан - 2001 .Ч>1
хислар җырчысы (Һ Такташнын 100 еллыгына) //
«Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт, монда үлем* *, — ди ул «Газраилләр* шигырендә. «Фәхеш жир! Куенына шомлы еланнар ояласын инде!» — ди «Караңгы төннәр* әсәрендә. «Нишли дөнья, нишли ул? Ник күренми якты көннәр? Ник томанлы алгы юл?* — дип, «Төркстан сахраларынла» шигырендә үзенә үзе һәм бер үк вакытта укучыларына да сорау бирә. «Күктән сөрелгәннәр*, «Үтерелгән пәйгамбәр», «Ачлык патша» шигырьләрендә, безгә таныш «Жир уллары» трагедиясендә дә һ. Такташ чынбарлыкка ризасыхтыгын белдерә.
Әдипнен «Төркестан сахраларынла» шигыре 1917 нче елны язылып. 1918 нче елның 21 нче январенда Ташкентта чыга торган «Олуг Төркстан» газетасынын 54 нче номерында басыла.
Бу шигырьдән М. Мамин1 Такташнын революцияне яклап чыгуын, аны түземсезлек белән көтүен, шатланып каршылавын күрсәтергә тырыша. Совет чорындагы башка гәнкыйтчеләр дә шундый фикердә иде
Такташнын «Төркстан сахраларынла* әсәре турында Р. Батулла-' да үз фикерен әйтә. Бу әсәрне Такташнын шул яклардагы сәяхәгс нәтижәссндә барлыкка килгән дип саный ул. «Урта Азиядә үзбәкләр, казахлар, төркмәннәр генә түгел, татарлар да бихисап күп яши иде. Татар язучыларынын әсәрләрен татарлар гына түгел, бөтен Урта Азия мөселман халыклары үз итеп укый торган чак Яна гына Октябр революциясе булган Бу революцияне беркем лә аңламый. Хәтта революционерлар үзләре дә анык кына аңламый, аңлата алмый. Тигезлек, туганлык, сәгадәт — коммунизм була, дип, буш сүз кычкырудан ары китә алмыйлар Төркстан сахраларынла йөргәндә дә Такташ Русиядә яшәүче ислам турында уйлый, кайгыра Әлбәттә, әдип Русиядәге куркыныч хәл — революция турында сөйли Революция Такташны сискәндерә. Ул ана битараф түгел, әмма Такташ большевикларның Жир йөзендә фәкыйрьләр оҗмахы төзергә алынуларына шикләнеп карый кебек» — ди автор, шагыйрьнең түбәндәге юлларын мисалга китереп:
Юк төсле ак күңелгә
Монда михнәт, монда тон.
Монда сахра, монлы сахра.
Барчасы тоткын бүген!..
Чынлап та, ассоцияцияләр Багуллача уйларга мәжбур итә Шагыйрьмен «Газраилләр* шигырен X. Госман1 империалистик сугышнын ерткычлыгын, тиңсез явыз җинаять булуын фаш итүче әсәр буларак бәяли. Совет чорындагы башка тәнкыйтьчеләр дә әлеге әсәргә шундый ук мөнәсәбәттә иделәр Р. Батулла4 бу шигырьнең барлык сугышларга да каршы, шул исәптән, революциягә дә. гражданнар сугышына да каршы көрәш рәвешендә язылган булу ихтималлыгын әйтә. Болай уйлауның сәбәбе итен, шигырьнен 1918 - 1920 елларда (автор бу хакта Гөлчирә Такташева-Мансуровадан сорашын белә), ягъни «илдә революция, кырылыш, үтереш барган вакытта язылган булуын китерә «Такташ аның язылу вакытын, кызыл тәнкыйтьчеләр бәйләнмәсен өчен шулай - 1914 елгы Европа сугышына каршы дип куйган», — ди Батулла
Шигырьнең 1923 елда гына басылган булуын исәпкә алсак, чынлап та, бу шигыре белән Такташ жир йөзендәге бөтен сугышларга каршы нәфрәтен белдерә һәм шул исәптән, революциянең, гражданнар сугышының ла барлык башка кан коюлар кебек үк ерткычлыгын тасвирлый дигән фикеры килә алабыз
һәр уңышлы әсәр - ул бик үзенчәлекле күренеш. Аны тикшерү өчен, үзенә генә яраклы ачкыч габу сорала «Газраилләр» шигыре фаҗигале әсәр Гүзәллек корырга теләгән фәрештәнең гөлбакчасын газраилләр туздырып киткән Жир йөзе гакылсызлар йортына әверелгән
1 Шунда
• Алда күрсәтелгән хезмәт
Казан
Татгосшдат 1953
Күчеп тиз-тиз бер йолдыздан бер йолдызга.
Бик күп еллар матур ГОЯДӨр җыеп йөрде...
Кайтса кире жир өстенә: нинди дәһшәт!
Сөякләрдән таулар, каннан күлләр күрде.
Хәят иле. матур йолдыз, янып сүнгән;
Тапталып гөл баглары көлгә дүнгән;
Матур кырлар, бәхет-жәннәт урманнары «Гакылсыхтар» йорты булып әверелгән.
Хәер, сугышнын кайсы да начар инде. «Газраилләр» шигырендә сугышнын дәһшәтен, халыкка бетмәс-төкәнмәс кайгы-хәсрәт китерүен «күз яшеннән һәйкап кою* дәрәҗәсендә көчәйтеп сурәтләнгән.
Мин караңгы сахраларда Канлы күз яшьләр җыям,
Ил каны һәм күз яшеннән Зур. боек һәйкәл.
Сәяси хәлләр Такташ кебек кин карашлы татар язучыларын битараф калдырмый, билгеле.
“Нәләт* шигырендә лирик герой җирдәге гаделсезлек, вәхшәт өчен борчыла. Күк читенлә канлы пәрдә.
Әллә кемнәр:
— «Тан» диләр,
— «Тан» түгел ул. җиргә төшкән Шомлы каргыш, кан диләр.
Алда, аргга шаулый туплар.
Уйный уклар шәүләсе,
Баскан эз — гүрлек — каберлек.
Канлы илнен гәүдәсе...
Егерменче еллар башындагы чынбарлык — гражданнар сугышы илне хәерчелеккә тошергән, завод-фабрикалар эшләми. Жир сөрелеп бетми, мал таланган 1921 ел ачлыгы Сыйнфый көрәш белән булышу. Жыен булдыксызның житәкче булуы Бюрократизм көчәю Такташ боларнын барысын да «вәхшәт», «гаделсезлек» дип атый
Бер баһадир чыкты мәйданга —
Кылычын ташлады.
Кайгылы илгә торырга Йорт корырга башлады..
Тик анын йорт нигезенә Куйган авыр ташлары Булды гәүдә һәм батырларның Киселгән башлары..
Мәетләр өстенә салынган сарай Такташ кебек намуслы, шәфкатьле кешенен идеалы була алмый Кан кою бәрабәренә төзелгән тормышнын шатлык, бәхет китерәсенә ышанмый шагыйрь Берәүләр шатлык белән «тан» атуы турында хәбәр итә Икенче берәүләре ана каршы төшә дә, тан түгел ул, «кан» ди. Ягъни кемдер кемнедер * Бәхетле тормыш корабыз, тан ата, яна, матур, мул җәмгыятьтә яшәячәкбез*. — дип шатландырырга тырыша; икенче берәве «Юк, бу алдау гына, ялган гына, бернинди дә тигезлек, мул тормыш булмаячак, бары тик туган туганны кырыш, үтереш булачак», — ди. Менә шушы шик, шушы яңгыраш Такташнын беренче чордагы иҗатында буеннан-буена бара
Илнен эчке һәм тышкы мәнфәгатьләре белән яшәү Такташ өчен ин әһәмиятле пәм матур сыйфатлардан берсе булып әверелде Ул сәяси атмосфераны бик яхшы сизә торган ШЗГЫЙрь булды- уткен сәяси вакыйгаларны обрахты чагылдырырга
«Күктән сөрелгәннәр» шигырендә үз иленнән, үзенен яши торган җиреннән куылган шәхесләр турында сүз бара. Үзе яшәгән жирдә ул «йолдыз», яки күренекле кеше булган
Ул ла шулай кайчандыр бер күк кызы иле.
Янып торган күкнен шәфкать йолдызы иле
Кешелеккә гаделлек, яхшылык теләгәне өчен аны:
Хаинә син! Синен урынын — суык зиндан' —
дип үзенен яши торган жиреннән куалар, зинданга ябалар
Күренекле татар зыялыларын да халыкка, милләткә хезмәт иткәннәре өчен, «милләтче*, «халык дошманы» ярлыгы тагып, нахак гаепләр ягып, сөргеннәргә озаталар, төрмәләргә ябалар, юк итәләр «Күктән сөрелгәннәр» шигырендә дә нәкъ шушы тарихыбыз, чынбарлык турында сүз бара булса кирәк Киләчәктә бу хакыйкатьне барыбер белерләр дип ышана Такташ һәм Газраил сүхтәре белән шуны раслый.
*Сөйлим хаклык мәм1ум адәм улларына!» — дип чорга яный, шулай юана шагыйрь.
Шигырьдәге «оҗмах» — ул большевикларның киләчәктә яхшы, бәхетле гормыш булачак дип алдаулары. Ә шушы оҗмахны вәгъдә итүчеләрнең җитәкчесен бу шигырендә «Алла» дип атаган шагыйрь
Мин беләмен, бар күкләрен, гаршен синен Энҗеләнгән җирдәге күз яшь. кан белән'
Хәзер белдем, бар фәрманын, хөкмен синен Тулган алдау, канлы үлем, ялган белән!
Кеше каны бәрабәренә төзелгән тормышнын яхшыга илтмәячәген шагыйрь күнелс аклый. Тарихка мөрәҗәгать итик әле. «Илне идарә итүче большевиклар, җәмгыятьтә бай да, ярлы да булмасын, дип барсалар да. киләчәктә һәммә кешене фәкыйрьлеккә төшерергә генә сәләтле булып чыгалар •
Шул фаҗигане анлап торган шагыйрь йөрәге ничек сыкранмасын ’' Кешелеккә ярдәм итә алмау чарасызлыгыннан ул «Үтерелгән пәйгамбәр» шигырен яза.
Фәүзия Бәйрәмова бу шигырьгә багышланган «Дардагы пәйгамбәр» исемле мәкаләсендә шагыйрь фаҗигасе турында саллы гына фикерләрен әйтә Шагыйрьне, иҗатының башлангыч чорында ук. «җидегәнчеләр» ярлыгы тагып, эзәрлекләүләре турында сөйләнә ул мәкаләдә М Жәләлиеванын «Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре» хезмәтендә «Үтерелгән пәйгамбәр» шигыренең идеясе турыдан-туры һ Такташның шәхси язмышы аспектында ачылганлыгы әйтелә.
«Үтерелгән пәйгамбәр* шигырен Такташ 1918 елда яза Пәйгамбәр лирик герой — гаделсезлеккә каршы көрәшүче зыялы шәхес.
Кояш - шаһит илем, иркем өчен Сугышып йөрдем, әнкәй, у ч күрде!
'Госман X. Такташ поэзиясе Казан Тятгоеппат. 1953
Хаклыкны әйтергә ярамый, дин һәм милләт өчен тугры хезмәт итү тыела - шагыйрь көчсез, үле кеше белән бер Шуна күрә ул үзен «үтерелгән» дип атый
Мин кин хәят теләп илгә чыктым;
Албастылар кисте юлымны
Мин •Азатлык'» дидем.
Алар, көчләп.
Бәйләп куйды ике кулымны.
Мин сандугач булып, талга кунып
Сайрамакчы булган чагымда.
•Алар» аучы булды тагын да.
Мин сайрамак теләп ил багында.
Канат кактым; шунда тагын да
Кан эчкече ерткыч каракошлар
Шаулап торды тирә-ягымда.
Газиз халкына ирек, азатлык теләүче пәйгамбәр шагыйрь «сандугач» символына төренеп, гаделлек хакында сайрамакчы була. Ләкин гаделлек жырчысын «албастылар*, «аучылар», «кан эчкече ерткыч каракошлар» гел сагалап торалар, эзәрлеклиләр»
«Үтерелгән пәйгамбәр* шигыре астына жәя эченә «Октябрь револциясенә кадәр үлгән берәүнен авызыннан» дип язып кую нигә кирәк булды икән? Чөнки, шулай язмаса, шигырьнен 1918 елдагы вакыйгаларга каршы язылганлыгы ап-ачык а ала шылып торыр иде. Андый әсәрне кем бастырсын да. безнең көннәргә хәтле ул ничек килеп җитсен?!
Такташ әлеге шигырен иҗат иткән чорга академик Әгьдәс Борһановнын бәяләмәсен алып карыйк» революциядән сон байлар шундук хосусый милекләреннән мәхрүм ителә, вак-төяк милек ияләре 10-15 елдан мәхрүм ителә, һәммә кеше бертигез булып кала Дөресрәге, номенклатурадагылар хәлле яшәп тә. күпчелек исә ачлы-туклы көн күрә1.*
Шундый ач-ялангач тормыш турында 1920-елда язылган тагын бер шигыре - «Ачлык патша» дип атала. Исеменнән үк аңлашылганча, элек патша хакимлек итсә, хәзер ачлык хөкем сөрә, ди Такташ әлеге шигырендә. Такташ чор фаҗигасе турында уйлана, борчыла, аны хәзер булмаса. киләчәктә бу тайгак юллан йолып калу өчен тырыша Илдәге вакыйгаларны трагедия дип атый. Шундый аянычлы, ачы язмышны чагылдырган ин унышлы. ин күләмле әсәрләреннән берсе — «Жир уллары трагедиясе»
Р Батулла «Кем ул Иблис?» мәкаләсендә Такташның «Җир уллары трагедиясе»ндәге Идеяне Ш Бабичнын «Газазил» поэмасындагы шул исемдәге әдәби герой белән чагыштырып, әлеге образнын прототибы турында уйлана. Анын фикеренчә. Такташның Идея-Газазил дип куюы идеологияне алдакчы Иблискә тиңләвеннән туган Әлеге фикерләр дөреслеккә туры килә кебек
Безнен эзләнүләрдән күренгәнчә. Кабил образы аша шагыйрь үз чорында™ идеология тәэсирендә кыйбласын югалткан, адашкан кешеләрне тасвирлый Кабил үзе ук адашканлыгы турында кат-кат әйтә.
Төнге золмәттән адаштым.
Мин бу тауларга кереп;
Тапмадым бер жир кунарга.
Төн буе шунда йөреп;
Һәр тарафта коточыргыч
Юлбарыслар ыжгыра.
Баскан эз дә куркыныч. —
Бо^һансв Ә Кал лардан килүендә кайларга баруын. Рәсәй? - Казан: Татар, китап иәшр
Уклы еланнар сызгыра..
-Гаиләмнең язмышында Мәнгслск михнәт күрәм.
Кайдадыр очмак булам да.
Юл табалмыйм, тилмерәм...
Андый кешене алдавы Газазилгә кыен булмый билгеле.
Һади Такташнын «Жир уллары трагедиясендә Кабил Идея биргән хәнжәр белән анын котыртуы буенча җинаять эшли, димәк Идея үзен .гали зат*, «ак күңел* дип санаса да, андый булудан бик ерак тора
Идея-Газазил һаман ут атып торучы янар тауларның йә өстендә, йә ул янар тауларга ышыклана. Аның «нур эчендә» булуы Иблис икәнлегенә ишарә булып тора, моны Такташнын Һабилдән «Мәнгслек сөрген Газазил* дип әйттерүе дә раслап тора. Такташ аны Кабилдән мактаткан булып, «утлы гөл* дип тә атый.
Кем син, әй, рух! Барлыгымны Мәфтүн иткән утлы гөл'>
Кем җибәрде монда синс >'
Биредә «Утлы гөл» атамасы сонрак язылган Ә. Еникинен «Саз чәчәге» әсәрендәге ут чәчәге шикелле метафора буларак кулланылган Ут чәчәге үзе сокландыра, жатеп итә, әмма янына барам дисән — харап итә. Кабил сүзләреннән Газазилнен яшеренеп йөрүен дә белеп алабыз.
Яшеренеп һәрбер кара төндә.
Минем янга килеп Сөйлисен:
•Мәше газап, хәсрәткә син Мәхкүм!» — диеп...
Газазилнен яшеренеп йөрер өчен сәбәбе бар: ул гадел, ихлас, намуслы түгел. Анын сүзләренең, вәгъдәләренең мәгънәсенә төшенә алмый аптыраган Кабил икеләнә:
Сөйлисен мин аңламас сүзләр Тагын куллар сузып.
Күргәзәсең әллә кайда,
Нурлы ак юллар сузып.
һ. Такташ Идея-Гаэазил сүзләренә идеологиянең (Илеянен идеология икәнен Мамин хезмәтендә дә күргән идек) киләчәктә халыкны ут эчендә яшәргә мәжбүр итәчәк дигән фикерне төреп биргән Кая очканын үзе дә абайламыйча, нурга алланып, ут эченә барып кергән һәм янып үлгән күбәләк язмышы кебегрәк киләчәк көтә икән халыкны Житмәсә. Идея үзе югалу белән, ул күрсәткән «матур сарайлар» да юкка чыга. Димәк алар булмаган да. Илея-Газазил юкны бар дип күрсәткән Бу матурлыкның иллюзия генә икәнлегенә шунда кабат төшенәсең.
Әкълимәгә зарлануыннан аңлашылганча, киләчәктә куркыныч, шомлы язмыш буласын Кабил дә сизенә кебек.
Әкълимәм! Мин йоклый атмыйм.
Төн йокымнан уйганам. —
Уйганам да. нәкъ юләр-шашкан кеше, —
Кан С.1ЫЙМ. беркем дә белми, —
Мин тәмугларда янам!!
Киләчәктәге үлекләр Кабил кебекләрнен дусты, ягъни халык. Алар әдип кисәтергә теләгән гражданнар сугышы һәм репрессия корбаннары булса кирәк Шулай да. Кабил башта шикләнсә дә. Идея-Газазилгә буйсына, аңа ышана. Кабил хәзер Идея күрсәткән ялган матур тормышка барырга Әкълимәне дә үгетли.
...Әйдә, без анда табарбыз Кнн. ходайсыз дөньялар, һәм дә аннан яудырырбыз Мәнге ләгънәтләр анар!
Дөрес шул: совет чорында, атеистик караш хөкем сөргәндә, мәктәпләрдә диннең яхшы яклары турында бер сүз дә әйтергә ярамаган заманда дингә ләгънәтләр күп яудырыллы. Кешеләр Ходай урынына коммунистик тәгълиматларга табынды, стеналарга Ленин. Сталин портретларын элеп куеп, сүз саен аларнын исемен телгә алды Такташ Кабилнең мәсхәрәле сүзләре аша менә шулар хакында яза.
Тезләнергә?!
Ха-ха-ха-ха -ха -ха -ха!!
Юк. минем өчен Жирдә башка Атла бар...
Трагедия юллары Газазилнен тагын бер сыйфатына ачыклык кертә: ул безнең алдыбызга урлаучы, талаучы; башка берәүнең мал-мөлкәге белән батыраеп йөрүче бернәрсәсез мактанчык буларак килеп баса. Андый кешене тарихчыларыбыз «пролетариат* дип атыйлар Менә бер мисал: «Марксизм-ленинизм яна жәмгыять төзү вазифасын пролетариат диктатурасына — милектән бөтенләй мәхрүм ителгән, кимсетелгән, зәһәрләнгән сыйныфка йөкләде'».
Такташның кан коюга карашы билгеле. Кылыч, сугыш, кан коюлар белән нәрсәгә ирешеп буласын Идея үзе дә бик ачык әйтә:
Ул кылычның ялкыныннан Күк янар, гөлләр шиңәр, —
ди ул, жирдә матурлык калмас дигән мәгънәгә ишарәләп. Такташның фикере үткен, кыю, ул революцияне җилдә тузынган шайтан туена тиңли: «Мин хәзер жсннәр туенда...»
Кешеләрнең якты хыял-өметләре «кан» һәм «караңгылык», чарасызлык белән төгәлләнә. Такташ революциянең нәтиҗәсен «төн», «караңгылык», «упкын* символларына төреп күрсәтә:
Барда бетте... Мин кара Төндә югалттым юлларым...
Канга батты зур теләкләргә Сузылган кулларым...
Азда упкын... Артта ут...
Бар да каннарга күмелде,
Кап-караңгы — мин бетәм. ..
Такташның 1918 — 1922 еллардагы ижаты сәнгатьчә фикерләү тибының романтик булуы һәм нигездә романтизм принципларына таянуы ягыннан бер шигъри система төзи Бу шигъри система Такташка хас романтик ашкынулы шашкын хисләр дөньясы, дөньяны масштаблы итеп күрсәтүе һәм социаль контрастларда сурәтләве, сугыш, кан коюларга, дини йола, гореф-гадәтләрнен юкка чыга баруына каршы
Н°В Ә Кайлардан —11дә кайлаРга баруын. Рәсәй? Казан: Татар, китап нөшр,
бунт күтәрүе, дини образ сурәтләрне, трагик язмышлы геройларны, фаҗигале мотиаларны яратып тасвирлавы белән эчке бер бөтенлек һәм даичилек тудыра. Шушы яктан, мәсәлән. «Газраиллар». «Күктән сөрелгәннәр». «Назәт». «Жир уллары трагедиясе» кебек төрле елларда язылган төрле жанрдагы әсәрләрдә уртак мотивлар һәм сурәтләр булуын күрү кыен түгел. Әмма шул ук вакытта бу охшашлык һәм уртаклык абсолют характерда да түгел: анын сурәтле фикерләве чынбарлык тәэсирендә туктаусыз янара бара.
1922 елда ижат ителгән «Бакчачылар» шигырендә ерак тарихлардан килгән хакыйкать яшерелә, ул хакта берәү дә дәшми «Бакчачылар» шигыреңдә күтәрелгән проблема «Мәңгелек әкият» шигырендә тагын да ачыграк күренә Биредә дә чорнын авырлыгы тасвирлана. Бу очракта шагыйрь максатка ирешү алымы итеп. «кара», «шомлы», «мәңге карангы урман» образын сайлаган
Жыеп әйткәндә. «Бакчачылар* шигыре үткән тарихка, шәжәрәгә балта чабучы, гореф-гадәт, йолаларны юкка чыгаручы сәясәткә Такташнын гыйсъян авазы булып яңгырый
«Эшлиләр» шигырендә исә тимер куллы эшчеләрнең «нидер» эшләве турында языла.
Алар эшли, күптән эшли инде Тимер куллы даһи эшчеләр.
Айлар, еллар үтә. һаман шунда:
«Дан! доң! - Дан! дон!...»
Нидер эшлиләр.
Шагыйрь, махсус рәвештә, «нидер эшлиләр» дип куя. чөнки төгәл ни эшләгәннәрен эшчеләр үзләре дә белми. Жәннәт төзибез дигән ният белән хәтта табигатьнең көчләренә каршы барудан ла тартынмыйлар
— Табигать! Кит минем юлларымнан!
Ташла сәнгать коралларын кулларыннан'
Менә санигь сина! Юл бир мина!
Төзим җәннәт ташландык ил. кырларыннан!
Шагыйрьнең «тимер куллы» дигән эпитет куллануы да. эшчене «батыр үгез» белән чагыштыруы да юкка түгел:
Әнә эшче, батыр үгез кебек.
Нидер бөгеп яга тимердән!
Жәннәт кебек матур тормыш төзү өчен, үгез кебек көчле булу гына жшчи кешелек сыйфатлары да кирәк, дип әйтергә тели төсле Такташ. жәм1ыятьтә!с әхлаксызлык очен борчылып
Совет идеологиясе җәннәткә тиңләгән тормыш, ниһаять, төзелеп бетә Ләкин, мәгълүм булганча, әлеге лымгылты» Холай кушканча яшәмиләр Шуна күрә серле Күк тыныч түгел, жирләгс хәлләр аны тәмам аптырашта калдыра.
«Яна җәннәт җирдә төзе ше V - дип.
Жибрил күккә \әбәр җиткерде Мәгърур патша көчле күк алласы Әүвәл көлде.
Шуннан —
Тилерде
Күкләрне тетрәтерлек, акылдан ашырырлык итеп тасвирләвы Такташның илеге җәмгыятькә карата монәсәбәген ачыкларга «рлам итә
Нәтижә ясап әйткәндә. Һади Такташ башлангыч чор ижатында жир йөзендәге бөтен сугышларга каршы нәфрәт белдерә һәм. шул исәптән, революциянең, гражданнар сугышының да барлык башка кан коюлар кебек үк ерткычлыгын тасвирлый Жирдәге вәхшәт, гаделсезлек өчен борчыла. Кан кою бәрабәренә төзелгән тормышнын шатлык, бәхет китерәсенә ышанмый шагыйрь.
Шагыйрьнен бу чор ижаты илдәге вакыйгаларга, ягъни чор трагедиясенә, каршы гыйсъян авазы булып янгырый Димәк Такташнын символик романтизмы үзәгендә реаль чынбарлык ята Әмма шагыйрь өметен өзми, ул яза. Киләчәк өчен яза. Хәзер булмаса, киләчәктә илне тайгак юллан йолып калу турында уйлый. Хакыйкатьне киләчәк буыннарга җиткерү өчен, җәмгыять күренешләрен символик образлар аша гомумиләштерү ысулына таяна.
Такташ ижатында гаделлек сакчысы — «пәйгамбәр, сандугач», аны эзәрлекләүчеләр — «албастылар, аучылар, кан эчкече ерткыч кара кошлар».
Такташ үз әсәренен идеясен аңлап, цензура бәйләнмәсен өчен эз яшергеч анлатмалар бирә Мәсәлән. «Газраилләр» шигыренең исеме астына, җәя эченә алып, «1914 нче елгы Европа сугышына каршы». «Үтерелгән пәйгамбәр» шигыренең исеме астына «Октябрь революциясенә кадәр үлгән берәүнен авызыннан» дип язып куя.
Шагыйрь революциянең нәтиҗәләрен «төн», «караңгылык», «упкын* символларына төреп бирә Ижатын «гөл» дип атый. Гөлләре үсеп, һәйкәлгә әвереләчәгенә ышана.
Шулай итеп, алда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Һади Такташнын башлангыч чор ижаты үз заманыннан канәгатьсезлек
рухы белән сугарылган Һади Такташ кешене талау юлы белән бай, рәхәт тормышка омтылучыларны һәм шул системаның җитәкчеләрен аяусыз тәнкыйтьли. Ул революциягә, гражданнар сугышына, зыялыларны, һәм булдыклы кешеләрне сөргенгә озату, юк итүгә, үткәнне юкка чыгаруга, чын тарихның яшерслүенә, динсехлеккә. табигатьне буйсындырырга тырышуга, рухи ярлылыкка каршы бунт күтәрә.