ТӨС-БИЗӘКЛӘР — МИЛЛӘТ САГЫНДА
Бездә милләтне йокыдан уятырга омтылган, аны алга әйдәгән шәхесләр шактый. Шуларнын берсе — рәссам Рифкать Вахитов
1969 елда Ташкент шәһәрен хәрабә хәленә китергән җир тетрәү була Бу фаҗига Казан сәнгать училищесын. Харьков сәнгать институтын тәмамлаганнан соң рәссам булып эшләүче Рифкать Вахитов иҗатына зур йогынты ясаган Ташкент ул вакытта Бөтенсоюз күләмендә зур төзелеш мәйданына әйләнгән, һәм рәссамга, монументаль-декоратив сәнгать өлкәсендә дәүләт заказларын үтәп, осталыгын чарлау бәхете эләгә. Ташкенттагы Р Вахитов бизәгән «Ләззәт* кафесын, «Динамо» стадионын. «Ташкент-2* аэропортын барып үз күзләре белән күрә алмаган сәнгать сөючеләр бу рәссамның иҗат өслүбен Чаллының «Татарстан* кунакханәсендәге «Сабан туе* дип исемләнгән керамик рельефыннан да чамалый ала Хәер, чамалый ала иде дисәк, дөресрәк булыр. Чөнки, дәүләт милкенең шәхси кулларга күчә баруы сәбәпле илдә урнашкан хуҗасызлык аркасында, әлеге гаҗәеп
матур сәнгать әсәре вәхшиләрчә юк ителде.
Бу сәнгать әсәренең гомере кыска булса да. панно белән бәйле бик күп шатлыклы вә хәсрәтле мизгелләр кичерергә туры килә аның авторына Миллилекне өнәмәгән, бердәй совет халкы тәрбияләү идеясе белән агуланып яшәгән чиновниклар әлеге иҗат әсәренең тууына каршы төшә, зур гауга куптара Әмма 1978 елда •Декоративное искусство СССР» журналында бу паннога сәнгать белгечләре тарафыннан бик югары бәя бирелде Француз язучысы Андре Ремакль дә үзенең «Легенда о КамАЗе» китабында әлеге хезмәткә
Россам Рифкать Вахитов соклануын белдереп язды Сәнгать
әсәрен юк итәргә әмер биргән акча капчыклары бу мәкалә һәм китапларның берсен дә укымаган, билгеле. Гомумән, юләрләр илендә һава торышының ни рәвешле үзгәреп, иртәгәсе көндә безне ни-нәрсә көтәчәген алдан белеп булмаганга күрә. Казан метросының «Тукай мәйданы*нда рәссам Рифкать Вахитов мозаика ысулы белән башкарып чыккан берничә панноны кичекмичә барып карарга киңәш итәбез Рәссам аны кызы Наилә белән бергәләп эшләгән Р Вахитовнын ике кызы Наилә дә. Майя да профессиональ рәссамнар
Әйе Р Вахитовнын Урта Азия якларында үткән гомере аның иҗатына зур йогынты ясый Чөнки рәссам анда борынгы шәрык миниатюрасын «терелткән, аны үстергән, шәрык шигъриятенең фәлсәфилеген, миниатюра сәнгатенең шартлылык һәм гомумиләштерү сыйфатын. Аурупа рәссамнарының реалистик осталыгын бергә туплап, дивар сурәтчелеге өлкәсендә үз мәктәбен булдырган мәшһүр рәссам Чыңгыз Әхмәров белән
таныша Нәтиҗәдә, Р. Вахитовнын пейзаж, портрет, натюрмортларына да шәрык мотивлары үтеп керә башлый.
Миниатюра - сынлы сәнгатьнең урта гасырларда чәчәк аткан аерым бер төре Анда предметлар, кешеләр - барысы да яссы итеп сурәтләнә Перспектива (ягъни предметның еракта яки якында булуына карап картинада тиешле зурлыкта һәм ачыклыкта бирелүе) сакланмый. Башлыча ярымтоннарсыз ачык төсләр файдаланыла Миниатюрада, гадәттә, күңел ачу мәҗлесләре, бәйрәмнәр, патшаның ауга баруы, ир-атларның көч-гайрәтләрен күрсәтүләре, мәхәббәт маҗаралары сурәтләнә Шәрык миниатюрасының стиле татар сәнгатенә бик якын Тарихта күп чорлар кичеп бүгенгәчә килеп җиткән шәмаил сәнгатенә, мәсәлән, миниатюраның ачык төслелек, предметларның яссы сурәтләнүе, перспектива закончалыклары сакланмау кебек сыйфатлар хас Шуңа күрә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен балачактан ук күңеленә сеңдергән рәссам Рифкать Вахитовнын шәрык миниатюрасы белән мавыгып китүе бик табигый хәл дияргә кирәк.
90 нчы елларда илдә сәяси, икътисади вәзгыять үзгәрү архитектура белән бәйле заказларның кимүенә китерә, рәссамнарны күбрәк сынлы сәнгатьнең кечерәк формаларына - картина, зур булмаган скульптураларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә һәм, ин мөһиме, иҗатларында милли традицияләргә юл ача Шул вакыттан башлап Р Вахитов та халкыбызның үткәне белән горурлану хисен картиналарында гәүдәләндерә башлый. Ә иҗатында милли теманың шәрык миниатюрасы стиле белән бергә берегеп килүе аны тарихи темага иҗат итүче бүтән рәссамнарыбыздан аерып тора.
«Болгар иленә мәдхия» триптихы - рәссамның яна юлда ясаган беренче адымы, тәүге тәҗрибәсе Ул бәйрәмчә якты төсләр, нәфис сызымнар белән сурәтләнгән, гаҗәеп бай колоритлы, җыйнак композицияле. «Чишмә янында*. «Сабан туе*, «Ау* дип исемләнгән иҗат әсәрләреннән торган әлеге триптих 1991 елда Ленинградта узган «Татарт* төбәкара күргәзмәдә зур уңыш казана. Ленинград телевидениесендә «Татарт* күргәзмәсе турында әзерләнгән тапшыруда «Болгар иленә мәдхия* әсәре экрандагы алгы рәсем (заставка) буларак файдаланыла Мондый зур уңыш рәссамны тагын да дәртләндереп җибәрә һәм ул биш әсәрдән торган «Татарнамә» шәлкемен иҗат итә. «Татарнамә* шәлкемендә халкыбыз тарихындагы хәлиткеч вакыйгалар, тарих сәхифәләрен язган бөек шәхесләр күңелгә ятышлы тыныч төсләр белән сурәтләнгән Гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазланның X гасырда Болгар җиренә килеп пакьтин пакь, камилләрдән камил ислам динен таратуы, әлбәттә, тарихыбызда иң зур вә иң мәртәбәле вакыйгаларның берсе XIV гасыр ахырында Туктамышны җиңеп, Алтын Урданың бердәмлеген торгызган Идегәй әмирнең дә тарихта тоткан урыны, һичшиксез, зур. Р Вахитовнын Идегәй әсәре исә кайчандыр дәүләтебез бердәмлеге өчен көрәшкән барлык каһарманнарга мәдхия булып аңлашыла, аларның гомумиләштерелгән образы кебек күзаллана.
•Мәдрәсә» дип исемләнгән урта картина — «Татарнамә* шәлкемендәге хезмәтләр арасында ин якты төслесе Рәссам, якты төсләр ярдәмендә гыйлемле, затлы, зыялы татар халкына дан җырлау белән бергә, аның киләчәге якты буласына өметен дә белдергән Глобус һәм китап киштәсе мәдрәсәнең муллалар өчен мендәр өстендә корсак шиңдереп утыру урыны гына булып калмыйча, нәкъ Тукаебыз хыялыйдагыча, хөррият заманындагы мәктәп, дөньяви фәннәрдән дә белем биргән чын уку йорты икәнлеген искәртеп тора «Укымак - дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр Укымак - фикерләрне җирдән күккә жибәрмәк Укымак - үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә, вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр • . - дип язган олуг Тукаебыз Р Вахитовнын «Мәдрәсә* картинасы әлеге «алтын сүзләрнең» төсле, образлы чагылышы диярсең Бу сурәтләрдән бер-бер артлы күз йөрткәндә, «Татарнамә* шәлкеменен
ахырына таба киндердә сурәтләнгән куе зәнгәр төстәге авыр шомлы болытларның якты күк йөзен каплый баруына игътибар итәсен. Бу - татар жиренә хәвеф якынлашу билгесе Казаннын данлы ханбикәсе Сөембикә образы ижат ителгән картинада кояшнын тотылган вакытын күрәбез Сөембикәне ике ут арасында утыртып, ә ханнар тажын һәм патшалык билгесе скипетрны идәндә аунап яткан көе тасвирлап, татар иленә илбасарлар хужа булу сәбәпле, ханлыкның жимерелгән вакытын рәссам оста итеп күрсәтеп бирә алган.
♦Кара урман* картинасы — арада ин карангы төслесе, ин шомлысы Биредә чукындыручылардан качып, гомерләрен мөһажирлектә уздырырга мәжбүр булган татарларның ачы язмышы бәян ителә Әмма яшь аналар кулында матур төшләр күреп елмая-елмая, тыныч кына йоклап яткан сабыйлар, атлар тирәсендә шукланып сикереп йөрүче колыннар бар Болар - киләчәкнең якты буласына өмет билгесе Төсләрнең тоныклыгы, аларнын бер-берсенә йомшак күчүе, яшел, зәңгәр, шәмәхә буяуларның күп очравы ♦Татарнамә» шәлкеменә ниндидер гажәеп бер серлелек бирә. Шәмәхә-зәнгәр төстәге серле томан урыны-урыны белән таралып китеп, тамашачы алдында билгеле бер тарих сәхифәсен ача кебек тәэсир кала Картиналарның темасы һәм киндерләргә иңгән серлелек күңелдә мон тудыра Ул вакыты-вакыты белән яктырып китә дә, «Асылъяр». «Мәдинәкәй*. *Хафизәләм иркәм*. *Ал Зәйнәбем* булып ишетелә. Ә аннары шатлыклы ноталарны кинәт зарлы мон каплап ала һәм, халкыбызның михнәтле, күз яшьле тормышын күргәндә. «Кара урман», «Уел*, «Зөлхижә* жырларын ишеткәндәй буласын
«Олугь Мөхәммәд портреты* — Татарстан сынлы сәнгатендә тантаналы бәйрәмчә портрет булуы белән истәлекле Олуг Мөхәммәд - Казан ханлыгының нигез салучысы һәм беренче ханы Тәхеткә килгәч. Казанны талап яшәгән урысларның арт сабакларын укыткан кеше Бөек князьләре
Василий II гаскәрен жиңгән, Мәскәүгә яу оештырып, Түбән Новгород, Муром калаларын алган батыр Олуг Мөхәммәд үзеннән соң Казан ханы итеп үзе кебек үк зирәк акыллы, гайрәтле улы Мәхмүтне калдырган һәм ул идарә иткән вакыт Казан ханлыгының иң көчле, иң куәтле чоры булган Шуна күрә рәссамның әнә шундый зур шәхесне кылган эшләренә тиң шөһрәтле итеп сурәтләргә омтылуы бик табигый
Ә бүгенге көндә рәссам Р Вахитов яңа картина ижат итә Анда ул Олуг Мөхәммәдиең урыс вәкиллеген кабул итү. урыс князьләренә үз жирләрендә идарә итүне рөхсәт иткән ярлык бирү күренешен сурәтләргә тели.
Рәссам тарихны, милләт язмышын мәшһүр шәхесләребез портретлары аша да оста чагылдыра Бу жәһәттән сүзне олуг рәссамыбыз Бакый Урманче портретыннан башлыйсы килә Бакый ага. үзенен Р Вахитов кулы белән башкарылган сурәтен күреп, бу — үзем исән чакта ижат ителгән иң шәп портрет, дип ана зур бәя биргән булган
Мошһур жырчыбыз Илһам Шакиров портреты да бик кызыклы Картинадагы пейзаж - күк йөзендә кызыл ут булып янган кояш та. Болгар манараларының берсенә борыны белән төртелүче дукгыз башы рәвешендәге кара болыт га. ана каршы яктагы бөркеткә охшаган яшел яктылык та рәссамның тел төбендә нәрсә ятканын ачык сиздерә Яр буенда суда көймә тирбәлә Көймә - нрек
Илһам Шакиров порт/н ты
символы Ярга бер-бер артлы бәргән өч дулкын (алар татар халкына иң зур зыян китергән чорларны - Явыз Иван. Әби патша, коммунизм заманнарын гәүдәләндерә) менә-менә көймәне аударып капларлар сыман Ә көймә биктә, көймә беркая да ычкынып китә алмый Мәшһүр җырчыбызның милләтебез язмышы турында уйлануларын рәссам әнә шулай оста итеп тасвирлап бирә алган Каһарман-шагыирь Муса Җәлилне әле бер генә рәссамның да кулына Коръән тоттырып сурәтләгәне булмады Гомумән алганда, ислам диненең асыл билгеләрен ачып, аның тормышыбызда иң зур таяныч булуын төшендерергә омтылу рәссам Р. Вахитовның бүтән хезмәтләрендә дә сизелә •Татарнамә* шәлкемендә. әйтик. «Сөембикә» һәм «Идегәй» картиналарының бизәлешендә Коръәннән дә зуррак китап. Аллаһыдан да көчлерәк ярдәмче юклыгын искәртүче сүрәләр файдаланылган Бәлки шуңадыр да, беренче карашка бик шомлы тоелсалар да, әлеге хезмәтләрдә өметсезлек, чарасызлык, төшенкелек сизмисен Р Вахитовның «Мәңгелек алдыннан* исемле сурәтне, бигрәк тә Җәлилнең бернинди киеренкелек әсәре булмаган нурлы йөзен күргәч, җанга гаҗәеп бер рәхәтлек инә. Моның хикмәте шагыйрьнең нәкъ менә кулына Коръән тоткан көе сурәтләнүендә Рәссам каһарманнарның якты дөньядан үлемнән курыкмыйча, тыныч күңел белән, кешелек
дәрәҗәләрен төшермичә, башларын горур тотып китүенең серен ачкан. Бер Ходайдан куркып яшәгән мөселманнарга гына хас сыйфат бу. Югыйсә, үлем бусагасында торганда җырлар җырлаган кеше турында, куркудан акылына зәгыйфьлек килгән, дип тә уйларга мөмкин булыр иде бит. Ә Р Вахитовның «Мәңгелек алдыннан» картинасы мондый ялгыш уйларга урын калдырмый. Рәссам Ташкентта яшәгән вакытта ук җәлилчеләрнең көрәштәшләре Рушад Хисаметдинов һәм Гарәф Фәхретдинов белән очрашкан, аларның портретларын язган. Плетцензее төрмәсендә утырган мөселманнарга, шул исәптән җәлилчеләргә дә, үләр алдыннан имам белән очрашу мөмкинлеге тудырылганлыгы турында шул елларның шәһитләре булган бу кешеләрнең үзләреннән ишеткән.
<■ Безнең милләт үлгәнме, әллә
йоклагангынамы? Соң инде аны ничек һушына китерик? Бу тугърыда минем фикре касыйрем болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын *, — дип язган Тукаебыз. Шөкер, шагыйрьнең хыялы тормышка ашты, безнең арадан да милләтнең үз хәлен үзенә сурәтләп күрсәтерлек рәссамнар үсеп чыкты Р Вахитовның Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан иҗат ителгән яңа картинасы шагыйрьнең бер әсәрендәгечә «Читен хәл* дип атала. Татарстан Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында юбилейга атап оештырылган экспозициядә ул — тамашачыны янында тукталып уйланырга этәргән бердәнбер картина иде дияргә була. Трагизмы ап-ачык беленеп торган әлеге хезмәт шагыйрьнең юбилеен якты бәйрәм, тантана рәвешендә үткәрергә теләгән кайбер затларның күңеленә хуш килмәгәнгә күрә, күргәзмәдән чак кына төшеп
* Читен хәл* картинасы
калмый Рәссам шагыйрьне авыру хәлдә сурәтләгән Э Тукай белән татар халкы, татар милләте — аерылгысыз бербөтен Шагыйрьнен ижатында милләтебез тормышы көзгедәй чагылган Димәк, рәссам Тукай образы аша татар халкының бүгенге хәлен күрсәтеп бирергә теләгән Картинанын караңгы-кызыл фоны без яшәгән канлы илнең бүгенге вәзгыятен чагылдыра кебек Анда шартлы алымнар белән күрсәтелгән кисек башлар, бүре башлары, авторның идеясен тәгаенли төшеп, кешенең дә. хайванның да бәрелүдә- сугылуда яшәгәнлеген искәртә сыман Читлеккә охшаган сызымнар Тукаебызның күнел кошы тарсынган дөнья читлеген гәүдәләндерә һәм шул ук вакытта халыклар төрмәсе дип аталган илдә яшәгәнлегебезгә киная кебек аңлашыла Читлектән күтәрелеп югарыга омтылгын зәңгәр кошлар - Сак белән Сок - дини, рухи кысулардан, һәртөрле жәбер-золымнан котылырга теләп, дөнья буенча сибелгән татарлар символы Кара кош, бәхетебездән көнләшеп, байлыкларыбызга үрмәләүче куркыныч, җирәнгеч кара көч. төн кошлары ярканатлар - болар барысы да Вахитов картинасына Тукай шигырьләреннән күчкән. Алар — читлек эчендә яшәүче җан ияләре, реакция, искелек, ирексезлек, тирания символлары, һәркайсы картинага шом өсти Ә Тукай утырган сәке астында тыныч кына йоклап ятучы мәче - ачы күңелле шагыйрьнең ачы шигъриятен чагылдыручы җан иясе ♦ Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән. Әллә ничек! - мыр-мыр итеп мәче чыга' * Тукай фигурасы караңгы-кызыл фонга капма-каршы рәвештә ачык төсләр белән сурәтләнгән Төсләр каршылыгы шагыйрь һәм ул яшәгән мохит арасындагы каршылыкны көчәйтебрәк күрсәтә һәм шунын белән милләт язмышының трагизмын тагын да тирәнәйтә. Шул ук вакытта аксыл төсләр ярдәмендә рәссам Тукайның хәлсезлеге, сырхау хәле турында да искәртә, күңеле пакь булуына да ишарәли. Әмма төсләрнең кискен каршылыгы, нәкъ менә шул нәрсә Тукай фигурасын алга чыгара да инде, шул рәвешле картинада гомуммилләт образының әһәмияте арта, һәм ул укмашкан ак төер, көчле бербөтен булып кабул ителә. Милләт авыру хәлдә булса да. бөтенләй көчсез, зәгыйфь түгел, аның читен хәлдән чыгу юллары да бар. барысы да үзебездән тора, ди сыман рәссам һәм сырхаудан котылу юлын да күрсәтеп бирә Картинада күктән иңгән яктылык, төшә килеп, шагыйрь өстәлендәге иҗат шәменең утына барып тоташа Бу ут бөтен өстәлне яктырта Ә өстәл уртасында - Коръән китабы Югарыда исә Коръәннән бер аять язылган ♦Саклау йөзеннән Аллаһ хәерледер. Аңарга тапшырдым, вә Ул шәфкать итүчеләрнең иң шәфкатьлееедер * Дәүләтчелек югалу, милләт таркалу - барысы да дин югалудан, димәк Гаяз Исхакыйнын да бу хакта әйткән сүзе бар: ♦Башта дин бетә, аннары әхлак югала, аннары милләт үзе бетә*. - дигән язучы. ,
Кыскасы, рәссам Р Вахитовның *Читен хәл* картинасында һәм. гомумән, иҗатында гражданлык позициясе ачык чагыла Ул шанлы үткәнебез белән горурланырга өйрәтүне, бүгенге кыен хәлебезне үзебезгә күрсәтеп тетрәндерүне, кыйбланы барларга чакыруны үзенең намус эше. изге бурычы саный