Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАДАМ БОВАРИ


Сап-сары өрәңге яфрагы жил белән качышлы уйный Трамвай юлынын шпалы астына качып торгандай итә дә. жил алан-йолан караган арада тагын, җитез мәче баласыдай койрыгын уйнаклатып,
икенче бер ышык урын табып сыена. Мәүлия өзелеп төшкән сары яфракнын жил белән куышлы уйнавын үзенчә аңлады. Кышка керер алдыннан ышык урын эзли ләбаса. Жылы урын эзли Югыйсә берәр агач төбендә җирне кочаклап ятса, үзенә лә, җиргә дә унай булыр иде Юк шул. башсыз яфрак шпал арасыннан йөгерә.
Бу трамвай дигәне ник озаклады сон әле? Берәр почмакта тагын машиналар тыгылышкандыр инде. Тәмам әрсезләнде алары Жәяүле юлы дип тормый трамвай рельслары дип тормый, өстенә менәргә килгәндәй чабалар. Бәләкәй кешенең хокукы беткән, кадере киткән заман. Талкый торган заман Әрсез жил өрәңге яфрагын талкыган кебек Трамвай көтүчеләрдә ишәя бара Озак көтәсе булыр микәнни?
Мәүлия трамвай юлына аркасын куеп басты Чын хатын-кызларча, имеш, трамваена да ялынмый! Юлда машиналар конвейердагы кебек агыла гына Берсенен ишеге ачылып китсен иле дә әллә кайчангы бер танышын "Нишләп торасын, Мәүлия9 Утыр әйдә машинага, чум тизрәк!". - дисен иде Таныш булмаса да ярый, яхшы кеше генә туры килсен. Туктар, бар - и хыялый' Машиналар арасында ырып-ерып йөргән хәер эстәүче хатыннар бимазалаудан, гарип-гораба бәйләнүдән куркып, тәрәзә пыялаларын ла төшермиләр Мәүлия үзе руль тотып утырмаслык хатынмы сон?! Машинасы гына юк Ул машина йөртүче хатын-кызларны санарга кереште. Энекәем, бер ир-атка бер хатын-кыз туры килә инде әллә? Мәктәбен дә бетереп өлгермәгән чәчбиләренә кадәр руль тоткан. Алар тотар инде, ата-аналары узындыргач Ни йөрәген белән баланны шушы тимер ташкын арасына кертеп жибәрмәк кирәк' Ничә йөз меңчек машинаңа китереп төртсәләр, хәсрәтеннән йөрәген ярылып үләрсең. Юк. Мәүлиягә машина кирәкми, бушка бирсәләр лә кирәкми. Ә менә утырып йөрер иде Бер сөмсезе шунда җыелган янгыр суына выжлап килеп керде лә. янәсе күп мыгырданып торма. Мәүлияне бензинлы түгәрәкләр уйнаган пычрак су белән коендырды Мәүлия, шакшыдан
йөзен яшерергә теләп, кинәт артка, абайламастан, трамвай юлына таба тартылды. Шул мизгелдә колакны тондырып трамвай кыңгыравы шалтырады Тукталыштагы халык аһ итеп куйды.
- Ай Аллам! Трамвай астына керә бит инде!
Куркудан агарып каттан Мәүлия киң ачылып киткән ишектән трамвайга үтте. Трамвай йөртүче кабинасын кыршаулаган тимергә тотынып, сулышы тигезләнгәнне көтте. Аннары, янчыгын чыгарып, җиде сум көмеш санады. Югыйсә, юл йөрү билеты бар иде. Сумкасында актарынасы килмәде. Әллә, акча түләп билет атуы үзенә күрә сәдака бирүе идеме сон? Исән калган сөенечтән Кондуктор да бар иде бугай. Мәүлия, нишләптер, акчасын трамвай йөртүчегә сузды. Ир кешенен юлдан күзен атмый гына сузылган кулына кулы тиюдән Мәүлия атлә нишләп китте. Трамвай йөртүченең учы зур. коры, җылы иде. Менә шушы учка йомарланып кереп ятсаң, бик рәхәт булыр иде кебек. Кулындагы билетнын озаграк алынмавын сизепме, трамвай хуҗасы каерылып Мәүлиягә карады: "Ә синмени әле бу? Йөрәкне алдың бая" - Мәүлия аклангандай елмаеп куйды. Бүтән хатыннар кебек тиз генә сүз таба алмый ул кирәк чакта. Хыялый булгангадыр инде. Гел уйланып йөргәнгә...
Мәүлиянен чын тормышы хыялында. Болай ул үзе башкалар кебек - эшкә бара, кайта, кешеләр белән аралаша. Ашарга әзерли. Ашый. юына. Әмма, көнне тәмам итеп, урын-җиргә менеп ятуга ул хыялындагы яшәешенә күченә. Хыялда яшәү шундый рәхәт. Анда синен күзләрен ни күрергә теләсә, шуны күрә, колакларын ни ишетергә тели, шуны ишетә. Хыялда ирешелмәгән теләкләр юк. Чынбарлыктан качунын хыял ишегеннән кереп китү юлын ул бик бәләкәй чакта ук тапты. Һәрвакыт рухи киеренкелектә яшәгән бәләкәй кыз өчен шифалы ачыш булган икән ул. Бәләкәй балаларнын уен дөньясы кебек үк шифалы. Сабыйларда үз-үзләре белән сөйләшеп, япа- ялгыз уйный беләләр бит Башка балаларнын ничектер. Мәүлиянең хыял дөньясында мәхәббәт хөкем сөрә иде Мәхәббәт дигәннәре башта зурларның кыланышын күреп торып чамаланган сәер дөнья кебек керде анын күнеленә.
Алты яшьләр булгандыр Мәүлиягә, күршедәге чибәр Зәрәне урладылар. Зурларнын аһ-уһ килеп сөйләшкәннәрен кыз колагын торгызып тынлады. Югары очнын Мәхәсим исемле бер егете чибәр Зәрәне тарантаска салганда алып киткән икән. Кыз карышкан, елаган, тешләшкән Яратмыйм мин сине, яратмыйм'' - дигән. Шуннан Мәхәсим яшь кәләшен, беренче көннән үк ефәктәй итү өчен, кыйнаган икән. имеш. - ул бит кызны ярата, нигә карыша!
Кичтән күз тирәсе кара янган Зәрә таба сорап керде. Кыяфәтеннән бик оялып кына ишек төбендә таптанды. Мәүлиянең әнисе бик жәлләде аны: “Илаһым, бу бала да минем ише кыйналып гомер итәр микәнни соң?!" Бу төнне Мәүлия озак йокыга китә алмады. Хыялында тарантаска төялеп килгән егетләр аны урларга иттеләр, ул алар белән кышкы юллардан каядыр очты. Әбисенен такмагы ндагыча иде:
Кызым, кызым кыз кеше.
Кызыма килер йөз кеше.
Шул йөз кеше арасыннан
Атып китәр бер кеше.
Дилбегәсен урап тоткан егет шул йөзнең берсе икән дә. Мәүлияне бик ярата икән.. Мәүлия әле үзе яратунын ни нәрсә икәнеи белми. Әмма үсә-
үсә анысын ла төшенде. Сыйныфташы Вәдүт гел диңгезче булам дип сөйләнә абыйсының матрос фуражкасын киеп мәктәпкә дә килә иде Үзенә төнге хыял өчен ин кулай малай итеп Мәүлия Вәдүтне сайлады Хәзер ул хыялында айлар буе дингездә йөзгән Вәлугне өйдә сабыр гына көтүче инсафлы хатын, алты бала анасы иде. Өстендә дворян хатыннарыныкы кебек озын бәрхет күлмәк Бу тәти хыял озакка бармады.
Инде сигезенче сыйныфка җиткәннәр иде. Бервакыт, мәктәпнен угын әрдәнәләрен аралаганда, капкадан ялкау гына килеп керүче Тәмизне күреп кулындагы пычкысын төшереп җибәрде Мәүлия.
— Бик вакытлы килден Тәмиз, әйдә Мәүлияне алыштыр, - диде хезмәт укытучысы
— Юк. юк. арымадым, абый. - Бер башыннан Тәмиз тоткан пычкыга кыз кабаланып килеп ябышты. - Кисәбез әле
Яна гына эшкә тотынган Тәмиз белән кулдаш булып пычкы тарту тәмам сулышына капса да, Мәүлия сынатмады. Булдыра ул. шәп ул. көчле ул. чыдам ул! Шул төнне Мәүлия күктәге тулган айны тәүге тапкыр күрде бугай. Элек тә балкыгандыр инде ул Ләкин бу төнне айнын серле нурына түзәрлек түгел иле. Кыз торып утырды, ак пәрдәләрне ачты Кышкы төнгә көмеш нурлар сибеп балкучы ай тәрәзәдәге бозлы бизәкләр аша Мәүлиягә карый. Белә ул анын өр-яна серен, белә. Бусы чыннан да мәхәббәт иде Озакка иде. Бәлки гомерлеккә дәдер әле.
Хәзер инде Мәүлия хыял дөньясына төннәрен генә түгел, көндезләрен дә китә. Мәктәп юлында дус кызларын көтми. Уйланып барырга комачау итәләр, сөйләштереп. Инештән су ташу жан рәхәте. Инеш ерак. Көянтәнне эләсен дә тар сукмактан жырлый-жырлый барасын. Су ташып йөргән кызга эшлексез дип әйтүче дә юк. Рәхәте белән хезмәте бергә. Кайвакыт эт өйрәтергә чыккан Тәмиз очрап куя. Хәзер инде анын эте дә таный Мәүлияне Тәмиз мәктәптә кызны күрми. Малайнын мәктәптә соңгы елы иде. Мәүлия хыяллана казлы, ә ул укып бетерде дә каядыр техникумга китеп барды Аннан армиягә Армиядән Мәүлиягә “дусларча” хат язды. “Синен адресынны дус малайга бирсәм, үпкәләмәссең бит". - дигән. Мәүлия инде үзе дә шактый тәвәккәл кыз булып үсеп житкән иде Дус кызларына да сөйләмәгән серен ачып жавап хаты юллады "Тәмиз, дусларына бүләк итәр өчен үстердеңмени син мине, суга барган-кайтканымны этен белән бергә саклап ". - дип уен- көлке белән башланган бу хатта башы булган егет аңларлык киная бар иде "Ялкау бит мин. Мәүлия, хат язарга иренәм Ә син язсан. рәхәтләнеп укырмын Алай да кот әле син мине”, - дигән сөенечле - әллә ничә мен хыялый төнгә аш булырлык җавап килде
Тәмиз армиядән өйләнеп кайтты да Себер ягына нефть эшенә китеп барды Мәүлия Казанга килеп, эшкә урнашты Эчкече әти кызын укытырлык акча таба алмады. Мәүлия ирсез генә бала тапты Хыялында улын Тәмизнеке дип, үз-үзен ышандырды Малай гажәп акыллы булып үсте Төрек-татар лицейлары андый малайлардан бер дигән кешеләр тәрбияләде. Укуы әйбәт иде. Тиздән, жиз иләктән үткәреп, малайны Төркиягәүк җибәрделәр. Хәзер инде шунда урнашып та калды. Укый да бугай. Башлы малай Мәүлиянен хыял дөньясына ныгытып кереп урнаша атмады Чөнки хатын, улы яшәгән мохитне начар белгәнлектән, ни рәвешле хыялланырга белмәде
Мәүлиянен үз дөньясына бикләнеп яшәргә яратуын, әмма олы мәхәббәт хакында хыялланып яшәвен эштә дә беләләр иде Озак кына Мөслим Могамаевкд гыйшык тотып йөргәнен үзе сөйләде. Җырчының җырлары язылган тасмаларны, хәтга элеккеге патефон тәлинкәләрен Мәүлия өчен
бергатәп эзләделәр. Хисләреңне яшермәсән. яхшырак икән. Шуңа күрә хатын хәзер һәр яна гашыйклыгын эштәге әшнәләре белән уртаклаша.
- Малакаем. сина кияүгә чыгарга кирәк, - диләр ана.
- Кирәк тә сон. юк бит. Кешедән артканга үзем кызыкмыйм. Буе да. холкы да килгән булсын мина. Мин җырлаганда кушылып уйнарлык булсын. Каршы дәшмәсен.
- Син бигрәк тагын. Алайса, кинода күргәннәренне. китаптан укып белгәннәренне генә ярат ит инде син. Мадам Бовари!
Мадам Бовари' Китап төреп торучы Талия апа сүзеннән ябышты да калды шушы кушамат. Типографиянең экспедиция дигән җирендә эшлиләр алар Әзер китапларны, газета-журналларны төреп, озатып торалар. Мондагы халык та укымышлы. Газета- китап ише әйбернең дә брагы чыга. Әмма укымаслык түгел. Укыйлар хатыннар. Талия апа да кайчандыр Флоберның "Госпажа Бовари" дигән романын укыган икән ләбаса. Менә белеме ярады. Мәүлия кушаматлы булды. Кушаматның ниндие булмас. Китапны үзе дә табып укыды. Кушаматы белән килеште Мәүлия: ул чыннан да Мадам Бовари!
Бовари мәхәббәт иясен таба белгән. Мәүлиягә күренми әле монда. Хатыны үлгән ирләрне юри димләгән булып котыртулары да туйдырды Бу уенны үзе башлаган иде дә бит. Кабатлана торгач, тәме китә икән. Шуңа күрә Гөлчирәнең газеггагы некрологларны юри мәгънә салып, укуына ачуы чыкты
- Хафаланмасан да була, дустым. Менә дигән кешем бар минем.
- Кем?
- Кем симәннен кече улы. Белми торыгыз әле бу юлы. Сәгате җиткәч, әйтермен.
- Эрләмәгән, сукмаган - кызым сиңа ыштанлык, дигәндәй бер өметсез хыялындыр әле тагын.
- Түгел, иртәгә үк хатларын алып килеп укытырмын. Озакка командировкага китте әле ул.
- Менә-менә! Командировкада мыни әле . Төрмәдә түгелме тагын? Аннан сырлап-сырлап хаг язарга яраталар.
Өстенә басты бит каһәрен. Серле адреслы хат килеп төшкәч, Мәүлиянең үзенен дә йөрәге ин әүвәл рәхәт сулкылдап алган иде. Әмма хатны ачып укыгач, конверт тышындагы адреснын мәгънәсенә бик тиз төшенде. Гөлчирәнең, әле конвертны күрмичә дә нәкъ өстенә басуына үртәлеп. Мәүлия елап җибәрде:
- Түгел! Син нәрсә, әллә мине юньле кеше карамаслык карачкы дип беләсеңме? Кай җирем кешедән ким?
- Юк. юк. жаным. тынычлан. Син безнең арада үзен бер. синдәгедәй куе бөдрә чәчләр артистларда да юк. Сәхнәдән җырлап йөргән җырчылар синен каршыда чыпчык кына. И. и-и. Мәүлия бәгырькәем. Без барыбыз да, теге театрда әйтмешли, синдәй-миндәй бозау. Безнең кимлек бер инде: байлык юк Китапта гына ул урамда барганда миллионер егеткә бәрелеп, ярлы кызы бәхет таба. Гади генә бәхет тә ярар иде безгә. Шофер булса да, эчми торганы Үзе белеп күлмәген, оекбашын алыштырып кия торганы. Үтүкләмәсә дә... Нәрсә елап торасын инде. Йә сәнә. Дөресен әйтеммени соң? Өстенә бастыммыни'’ Төрмәдә булса ни соң! Хәзер буй-сынлы, егәрле ирләрнен бөтенесе төрмәдә Беркөн газетада күрдем әле. Камал театры артистлары төр.мәгә спектакль күрсәтергә барганнар да шуннан фотосын басканнар. Исләрем-акылларым китте. Тамаша залы тулы тупырдаган тайдай егетләр.
Рахманның хатын бергәләп укыдылар. Җавап язарга да күндерделәр. “Яз әле син. яз. Кайчан кайта әле ул. Аннары уйларсың тагы... Син хыялыйга
хат алышу да бер дәва”, — төпле акыллы Талия апа Мәүлия өчен хат итте лә куйды.
"Исәнмесез, сез ки минем өчен таныш булмаган Мәүлия. Мина сезнен адресны сезне белгән берәү бирде. Кем икәне секрет. Ул сине яхшы белә, мактады. Душевный хатын дип әйтте. Әй. апасы, монда кара әле, без "ял иткән " жирдә ин җитмәгән әйбер дә шул бит
Мин үзем начар егет түгел. Не за что утырам Беренче хатта ук статьямны әйтеп тормыйм Ну. Мәүлия-жан жавап яз син мина. Үкенмәссең Фотонны жибәрсән. күкрәк кесәмдә генә йөртер идем. Үзем дә салырмын фотканы Монда ул нәрсәне бик тиз генә эшләтеп булмый. Почмак саен фотосалон юк, диюем. Син аңлыйсын инде!
Кайнар сәлам белән Рахман дип белерсез" Сезе белән сине буталган, өтере, ноктасы югалган хатны Мәүлия кат-кат укыды. Адрес бирүче кем булыр икән дип тә уйламады. Күзе һаман бер җөмләгә тукталды: “Фотонны күкрәк кесәмдә генә йөртер идем Мәүлия серле сүзләр алып килгән конвертны кат-кат әйләндерде Конверт тышындагы "Почтальон агай, быстро шагай”. дигән язуны укып елмайды
Жавап изарга өлгергәнче хатнын икенчесе килеп житге. Хат эчендә фото бар иде. Фотода күкрәк тинентен шәрә ир кеше. Кулларын чалыштырып, гәүдәсен кочаклаган. Кырылган башында керпе чәчләре шактый куерган инде Күз карашы кыеп карый торган. Бу Рахман бер дә акылсыз кешегә охшамаган. Анын кебекләр сугыш вакытында геройлык кылсалар, тыныч, (хәер, кая ул тынычлык!) заманда кемнедер яклап пычак астына керәләр Мәүлия аны герой итеп кабул итте. Хәтта өченчеме-дүртенчеме хатында Рахман зонага эләгүнен сәбәбен "чистосердечно" язгач та, ул Мәүлия өчен бүрек караклары кәкре каенга терәткән әрекмәнбаш түгел, бәлки үз өстенә гаеп алып, бүтәннәрне бәладән коткарган Алып батыр булып калды.
Жавап хатларында Мәүлия ана үз тормышын түкми-чәчми сөйләде. Әз акчага кысан көнкүрешен, малай укытуын, җыр яратуын, назга сусавын . Бәлки бер күрмәгән кешегә бу кадәр ачылып китәсе дә түгелдер Ләкин. Кәгазьдән дә түзем ни бар. Әле ырудан калмаган яшь хагыннын - ул үзенә бик яшь тоела - күңеленә тәңгәл ярын табарга омтылышы гаеп мени? Кабырчыгыңны ачып, үз йөзеңне күрсәтми генә жавап "биюенә” исәп тоту дорес тә түгел. Ачылды, Мәүлия ачылды. Ана инде Рахманны ярата ук кебек тоела башлады.
Тормә ишеге ачылыр сәгатьне алар зонанын икесе ике ягында көннәрне берәмтекләп санап көттеләр. Хәзер инде Мәүлия кибетләрнең ирләр киеме сатыла торган бүлекләренә дә кагыла. Юк акчасын бар итеп. Рахманга кием-салым да сатып алды Вак-тоякне инде Зурысына акча кая ди? Төннәрен хыял дөньясында Рахманның татуировкалы зур куллары Мәүлиянен битләреннән назлап сыйпый Алар. имеш, диңгез буена ялга китәләр Рахман биек-биек тауларга Мәүлиясен күтәреп кенә менә . Ә дингезгә алар үз машиналарында г ына барганнар икән. Әй, гел-гел дингез буена иорү дә туйдыра. Инде хатын хыялында Рахман белән Мәүлия Мишә буенда өй салырга керешәләр Мәүлия төне буе кирпеч бәясен чутлый, гакта юллый, җиһаз сайлый... Иртәгәсен төнге мәшәкаге сәбәпле юньләп йокы күрмәгән килеш эшкә китә Төнге хыялларын исә Рахман хәере белән кайткач булачак тормыш рәвеше итебрәк колония адресына озын хатлар итеп я за:
"И Рахман, жанымнын адашкан кисәгедер лә син Кайтыр көннәренне санап, календарьда һәр үткән чнстоны сызып барам Син үзенне балта ПУГЫП эшлим дшәнсен Хәзерге заманда бик кирәкле һөнәрен бар икән,
бәгырь генәм. Хәзер бит бөтен кеше йорт салып җенләнә. Хәле барлар Уз йортын белән яшәү рәхәт булыр иле. Син лә кайтып әйбәт эшкә урнашсаң, әллә без лә берәр матур өйгә тырышып карар идек микән? Тәрәз каршына ясмин куагы утыртып, шунын хуш исен иснәргә хыялланам. Эштәгеләр белән Сембергә сәяхәткә барган илек. Анда урамнарга чыршы да. тирәк тә түгел, ясмин ку агы тезеп утыртканнар. Исләр китмәле...
Төзү материалы табып була хәзер. Кулы белгән кеше осталар ялламыйча ла булдырып чыга ала. Менә нинди синен Мәүлиян. Тумаган тайның билен сындыра торган хыялый хатын. Минем хыялда әле ул өйнен бакчасында бер бәләкәй кыз да йөгереп йөри..."
Эштәгеләр Мәүлиянең бу юләрләнүе озаккарак китүенә, көткәненең әллә кем түгел, бәлки "төрмә кошы" булуына көенәләр. Төрмәгә киткәнче гел әйбәт ке1 Зулган кеше дә. аннан бозылып, үзгәреп, женлегә әйләнеп кайта ди бит. Мәүлия \ зе генә исе китмәгәндәй көлә. Төннәрен гел "төрмә кошын" уйлап саташып чыгулары хакында хәбәр бирми. "Кайткач күз күрер, ахирәтләр. Миңа анын бүгенгесе кыйммәт. Теш сызлаганда уйлар кешендә булмаса. бүген ятып үлешле".
Рахманнан хат бар "Мәүлия-жан. чәенне куя тор. 30 ноябрьдә мина капка ачыла - дип төгәлләнгән ул хат Мәүлиянең хәрәкәтләрен тизләтте, итәк астына жил үтеп, этеп йөртә диярсең Ул өен Рахман кайту көненә ни рәвешлерәк бизәсен әллә кайчан ук хыялланып куйган иде инде. Ялга каршы авылына кайтып китте Аннан казның түш мамыгыннан тутырылган ике мендәр сатып алып килде. Яна туган бәби өчен генә тотарлык ул мендәрләргә башын куеп-куеп карады Бер мендәрдә үзенең башы, икенчесендә - Рахманныкы
Мендәрләргә карап-карап йөрде дә. бер кичне киергесен табып, мендәр тышы чигәргә утырды. Анын бит әле бу яшенә житеп. туйлап, бирнәләп, кияүгә чыкканы юк. Шуны уйлап. Мәүлия үзенә бирнә әзерлисе итте. Әзере юк сыман, ал чәчәкле зәнгәр сатин алып, юрган сырды Идәндәге паласны алыштырды. Яна пәрдәләр элде. Югыйсә. Рахман үзгәрешне сизмәс тә. Анын бит Мәүлия өендә булганы юк. Хәтта савыт-сабага да чират жигге. Юшкын каплаган чәйнек урынына янасы алынды, кеше килгәндә генә тота торган чынаяклар шкафнын өске киштәсеннән төште.
Азык-төлек, тәм-томга да чират җитте Һәр төрле ризыкны Мәүлия күпләбрәк алып куйды Пешерәсен пешерде. Хәзер бозылмый. Бер таба го<м 1ия. лып кереп җылытканны гына көтеп, балконда утыра, койкасында пешереп чыгарып куйган. Рахман кайткач, вак-төяк мәшәкать белән ин и 1ге эштән - яратышу, бер-беренә якынаюдан бүленмәс өчен алдан ук күрелде бу хәстәр.
Рпхманнын ишектән керер сәгатенә кадәр үк уйланылган иде. Ишек т V ил (лә аны яна башмаклар көтә, ванна бүлмәсендә пижама. Төрмәдән сон ванна гына аз булыр Чиста киемнәр тоттырыр да мунчага җибәрер ул аны Тормәнен бөтен әшәкесен ир шунда калдырып кайтыр. Мунчаны уйлагач, базарга чыгып, каен себеркесе алып керде. Барысы да булды дигәндә генә, кырыну әсбабы юклыгы исенә төште Монысына хатын аптырабрак калды Яхшы әсбаплар шактый кыйммәт икән. Акчасы саекты бит әле. Җаен тапты тогын Жиллет җыелмасы алды — бер тапкыр тоткач, ташлый торганнарын.
Инде үтен карасын Мәүлия Парикмахерга йөрисе юк - табигый бөдрә ыче кемне лә кызыктырырлык Тырнак буяп, маникюр ясап йөрүне өйрәнә алмады. Алайса нишләсен икән сон‘> Уйлый торгач, кичтән үк үзе мунча
кереп кайтырга булды Чиста тәннен исе тәмле Матур халаты бар.
30 ноябрь тоташ көтүдән гыйбарәт булды. Тавык шулпасын балконга бер чыгарды, бер кергге. Бәлешкә дип тураган итен суыткычтан бер алды, бер куйды. Карават түрендә чигүле тышлык кигән мендәрләр, без әзер дигәндәй кукраеп утыра. Ак ашъяулык жәйгән өстәл өстендәге чәчәкләр дә көтеп зарыкты. Ишек кыңгыравына кагылучы булмады да булмады. Төштән сонрак Мәүлиянен хәлиткеч көне икәнен белгән ахирәтләре телефоннан бимазалый башлады “Юк шул”, "күренми әле", "белерсез әле” - кебек өтек-өтек җаваплар бирү хатынны йөдәтте. Телефонны алмаска тырышты. Тора-бара билгесезлек ачуын китерә башлады. Капка янына каршы алырга бармавына үкенеп тә куйды. Һаман горур булам дигәч тә инде...
Икенче көнне Мәүлия эшкә бик кәефсез килде. Һаман шул ук: “юк”, “күренмәде", “белмим" кебек җавапларны ишеткәч, аны бүтән аптыратмадылар.
Бер атнадан, шулпалар түгелгәч, гөбәдияләр күрше-тирә белән ашалгач ишектән ишелеп килеп керде ул. Итәгенә аю басып карамаган бу ир-ат өммәте уйлаганы юш килмәгән хатын-кызнын гел тәртәгә тибү гадәте барлыгын белми иде шул. Мәүлия киресенә каткан иде. Күрешү салкынча булды. Чишенеп, киемнәрен чөйгә элгәч, Рахман өй эчен күздән кичереп соклангандай итте:
- И-и апасы! Синен өең бик кәттә икән. "Кысан яшим”, дип язган иден. Монда полный шәһәрчә муллык лабаса. Безнекеләрнен авылда телевизорлары да юк. Түбәләре кыйгайган, коймалары ауган Шуларны рәтләп, атнам үтте дә китте. Прости. синен янга кичегебрәк килдем. Но зато бөтенләйгә! - шулай дип ул, баш бармагын канәгать тырпайтып, шаркылдап көлеп җибәрде
Мәүлия хатлар аша белгән кеше түгел иде бу. Каш. борын, авыз - шул ук. фотодагыча. Әмма сүз төзү тәртибе хатлардагыча түгел, бүтән. Аннары кемнәр ул “безнекеләр"? Әти-әнисеме? Авылда Рахманны гаиләсе көткәнме әллә?? Үзеннән алты яшькә кече икәнен белгәч. Мәүлия аны өйләнмәгән егеткә чыгарган иде. Авылда хәзер егетләр кырык яшькә кадәр буйдак йөри бит. Ике арадагы хатларда бу турыда, нигәдер, сүз кузгалмады Мәүлиягә угыз сигез яшь. димәк, бу "арысланга" әле утыз ике генә!
Кашык-тәлинкә өстәлгә менгәч, шкафтан бер матур шешә төшкәч, йөзләр ачылды. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Күп нәрсә ачыкланды. Рахман килеп керүгә тыгынаеп калган өендә Мәүлиягә кысан ук була башлады
Рахманның чыннан да хатыны белән малае бар икән Алар икәүләшеп аларны төрмә капкасы янына ук килеп каршы алганнар "Ну мин ана кайтмыйм. Ул сатты бит мине!" Шешәдәге сыеклык телне ача Сату" тарихы да мәгълүм булды. Һич тә бүрек урлаган караклар юлында ялгыш очрап тотылмаган икән Рахман
- Дуслар кайткан ые Шашлык та шашлык диләр. Минем үземнен сарыклар юк Ул тинтәкләр авыл кешесендә бар да бар һәм дә бушлай дип белаләр "Әйдә, суй инде сарыгыңны безнең хөрмәткә' . - дигәч, тагын "саран тәре' дип тә өстәгәч, кытык килде бит. апасы Колхоз көтүеннән бер сарыкны алдым да киттем. Сыйландык малайлар белән бик шәпләп Өй борынча ззли башлаганнар теге малны Минем Хәтирә тоткан да әйткән “Зинһар өчен тавыш куптармагыз, түлибез". - дигән. Каян килгән аада бәндәсе Честный! Үземне саткан, гөрмәгә олактырган шул хатынны 1афу итәмме мин! Так что мин синдә калам. Милашка! Кара, исемең матур икән синен.
Ботен кич буена ишеткән беренче ягымлы сүз иде бу. "Апасы да, апасы!" Яратмый Мәүлия шулай яшәшкәнне, җене сөйми. Авылы аша урап килгән
Рахманны мунчага җибәреп торасы юк инде алайса. Чигүле тышлык кигәч, кунак кызы кебек күркәмләнгән мендәрләрне дә. мөгаен, ишмәс Мәүлия Төнгә каршы куып чыгармас, әмма иртәгәсен ишеккә күрсәтер.
Ике елга сузылган хыялының чынбарлыкка әверелмичә генә чәчпәрәмә килүенә Мәүлиянен артык исе китмәде. Рахманны тиешенчә каршы алу ыгы-зыгысына бирелеп, өченче көн сыйныфташы Зәмзәмия белән сөйләшкәндә ишеткән хәбәрне колак яныннан гына үткәргән иде Югыйсә, Зәмзәмия ин мөһим хәбәрне әйткән икән бит: "Матакаем, базарда йөргәндә Тәмизне очраттым. Хатыны белән йөриләр иде. Әй. малай! Киендергән сон хатынын. Киенүен киенгән дә бит , чирли икән... Табибка күренергә дип килгәннәр Казанга. Эшләүләре һаман Себердә икән”.
Мәүлиянең ике җиргә урын җәя башлаганын күргәч, Рахман кайнап чыкты:
- Ты брось. Утыз ике яшьлек япь-яшь ирләр бусагаңда аунап ята мәллә” - Мәүлиянен каш астыннан сөзеп кенә караган күзләрендә шайтани очкыннар кабынуын күргәч, юашлана төште. - Сагындым бит мин сине. Хатларыңны укыганда бөтен барак көнләште миннән.
Хатын эсселе-суыклы булып, дертләп китте. Анын йөрәк серләре язылган хатларны бөтен барак белән бергә җыйнаулап укыганнармы?!
- Син! Ни әйткәнеңне аңлыйсынмы. Сиңа гына язган хатлар иде ул!
- Шулай, апасы, шулай. Кызыгулары да шуна - миңа гына язган хатлар булганга!
- Җавап язучысы да син түгел иде диярсен! - Эчке шикләнү белән әйтелгән бу сүзенен рас икәнен белгәч. Мәүлия җенле өермәгә әйләнде:
- Бар. чыгып кит. Мина хатларны кем язган, мин шуны көтәм...
- Кызма әле Мәүлия-жан. мин алай килештереп яза белмим бит. Шуна күрә генә инде Түләдем мин. Һәр хат өчен бер кап сигарет! Бик кыйммәт бәя ул анда. Йә, кил инде монда. Кочаклыйм үзеңне. Ачулану килешә үзенә, алсуланып чыктың. Йә, бер үбим әле...
Эче-тышы ялган белән тулган бу кешенен үбүе дә, кочуы да, олы куллары белән хыялыйдагыча назлап, битеннән сыйпаулары да кирәк түгел иде хатынга. Китсен, күзеннән югалсын! Ике ел тормышын эчтәлекле итүенә рәхмәт анысы. Бетте, фильм тәмам. Әйе, кинодагы кебек яши шул Мәүлия - М ил ашка. Мадам Бовари!
Күнеленә хуш килмәгән кеше белән араны кистереп өзә белү гадәте бу юлы да ярады. Рахман, шәһәр янындагы авылдан иде. Казандагы туган- тумачасын исенә төшерде. Ничек кергән - шулай җыенып, Каравай бистәсенә таба юн агае. Кабат-кабат килер әле ул. “Синнән башка яшәр хәлем юк". - дип, Мәүлиянең алдына килеп тезләнер. Утыз ике яшьлек тап-таза ир- егетнең Мәүлия кебек яшьлеге узган хатынга кирәкмәвен аңлый алмый интегер. Ни кирәк соң бу хатынга? Әйтте бит, авылга кайтмыйм, сине генә яратырмын, диде. Ә ул куа. кабул итми. Аптыраш, билләһи.
Икенче көнне Мәүлиянен эштән кайтуына Рахман бусагада утыра
- Йөрәгемә урын таба алмыйм Бармадым мин җизниләргә. Төрмәдән чыктым әле дип. ничек барып керәсен — Карасана, намус әсәре бар икән үзендә - Бомжга әйләнү озак түгел икән.
Мәүлия ул урам сукбайларын кызгана, һәркайсынын бер каргалган язмышы бардыр инде дип уйлый торган иде. Инде менә чиратка басканы үз бусагасында жирәбәгә ни язганын көтеп утыра. Хатын ишекне дәшми генә ачты. Кыяр-кыймас ияреп кергән Рахманга ни актан, ни карадан бер сүз әйтмәде Чәен куйды, ашын җылытты.
- Нигә мескенләнәсең, дустым. Синен бит өен, гаилән бар. Хәзер олы- олы түрәләр дә авылга кайтып, кыйшаеп беткән өйләр сатып ала. Авыл һавасына, җирдә казынуга кызыга, - диде ул, ниһаять.
- Анда син юк, Мәүлия-ждн. Өч ел буе язган хатларынны укып, жаным белән беректем мин сина. Бер атна торып килдем бит инде. Ябышмас мина андагы тормыш. Син кертмәсән дә, китмим мин анда. Хатларында язган иден бит, өй салырбыз дип. Салам Үзем эшлим бөтенесен, Мәүлия-жан Челтәр бизәкле итеп. Кызыбыз да туар. Кума мине . Әйдә, бер генә кич булса да, йоклап карыйк. Күкрәгемә кысыйм сине, - Рахман хатларындагы кебек сөйли иде. Аек баштан акыллы гына күренә бит әле бу!
Мәүлия урынны бергә жәйде. Яңгыр көткән иген басуы кебек, наз тансыклап коргаксыган хасияте бер кинәнергә тиештер бит инде ләбаса! Бу төн әллә булды, әллә юк. Анламассын. Хыял диңгезенә кереп югалмаган бу төне, әйтерсең лә, чын түгел, төш булгандыр. Иркәли белә икән Рахман. Мәүлия ишетергә зарыккан сүзләрне дә тапты. Иртәгәсен алар татуланып уяндылар. Ләкин беренче очрашудагы шикле күләгәләр якында гына йөри иде әле. Бер алдаган, гел алдар. Гаиләсен ташлаган кеше, сине дә ташлар Рахман хәзер Казанда эш эзләп карар. Урнашыр. Җизниләрендә, яисә, жае чыкса, тулай торакта яшәп торыр. Ике ай чамасы Мәүлиядә күренмәс Янәмәсе, сынау вакыты узар. Сынау хакында йөзенә бәреп әйтмәде хатын “Улым ике айга каникулга кайта. Килеп йөрмәсән. яхшы булыр иде”. - дигәнрәк матур хәйлә тапты. Кыш уртасында нинди ике айлык каникул инде, югыйсә. Рахман килеште. Шулай аерылыштылар
Яна ел алдыннанрак Оренбургтагы дус хатыны килеп төште Зөлфә шулай ел да бер урый. Шәлләр төяп килә. Төрле оешмаларга кереп сата. Яшәве Мәүлиядә була. Килгән саен берәр матур шәл бүләк итеп китә Бу юлы да әйбәт кенә сату итте Зөлфә. Әмма беркадәр шәлләре үтмәде Мәүлия сирәк күренгән дустына Рахман тарихын сөйләде, әлбәттә Нишләп йөри микән, диештеләр. “Бер дә бүтән түгелдер әле. хатыны янына кыяклагандыр Казанда булса, чуар ир йөрәге түзмәс. Мәүлиянен юлына биш чыгар иде Көнләшеп булса да, күзәтер иде, - диде Зөлфә. - Авылы якын гына дисен бит Әйдә, шәл саткан булып, урамнарыннан бер урап кайтыйк. Жайлап кына белешербез. Партизаннар кебек".
Партизанлык ярады. Капка төбендә кар көрәп йөрүче беренче очраган малайдан ук Рахман Фәйзетдиновлар өен сорадылар
- Минем әти ул - Рахман Фәйзегдинов. Бәй. менә безнен өй Әти эштә. Ул хәзер газовик булып йөри. Газ баллоннары тарата.
- Юк, наным, әтиең кирәкми безгә, шәл сатабыз. Әниен өйдәдер’
Малайның әнисе укытучы икән Ул да мәктәптә Өйгә кертеп торасы
булмаганга сөенделәр генә. Анык каруы, мәктәпкә кагылып ике-өч нәтек шәл сатып чыктылар. Челтәр-шарфнын берсен Хәтиртә алды Юка гәүдәле чандыр гына хатын икән Рахманның хәләле Шарфны ана Зөлфә юнь бәягә бирде. Кардәш кебек бит инде
Бая әйткән тезләнүләр булды булуын, әмма Мәүлия хәзер чакматаштан катырак иде
г • # •
“Төрмә кошы вакыйгасыннан сон Мәүлия боегып калды Әмма сынатмады “Әйттем мин сезгә Кайтып күренгәнче генә кирәк ул мина дип. Мина ир киртәк түгел Кемгә кирәк - шул асрасын". “Асрасын" сүзенә юри басым ясады Эштәге хатыннар каршы дәшмәде һәркемнең өендә үз ире-чире бар шул Тоткасыз чемоданы. Тотып йөрергә жлйсыз. ташлап калдырырга жат булганы
Тәмизнен хатыны үлү турындагы хәбәр Рахман вакыйгасын тиз оныттырды. Һаман шул, бөтенесен алдан белүче саескан Зәмзәмия ирештерде бу хәбәрне. Шалтыратып кайгысын уртаклаштым. Миндә мобильнигынын номеры бар. Син дә язып ал. Хәлен белерсең. Авылдаш бит. Чит җирлә ят кешегә бик кирәк түгел анын хәсрәте. Ә без уртаклашыйк кайгысын. И жат инде аны. "Кырык яшендә ике бала белән ялгыз калсын әле ир кеше Шылтырат син дә. ташламыйлар дип юансын. ичмаса".
Көне-сәгате белән кыймады Мәүлия, бер айлап вакыт үткәч кенә шылтыратты. Ашыкмавы яраган икән. Тәмиз иркенләп сөйләште. Казанга юл төшсә, керермен, диде. Әле башы каткан чагы икән. Балалары зур инде, өлкән сыйныфта укыйлар, ди. Игезәкләр. Ике елдан аларны укырга урнаштыру хәстәренә керешәсе булыр, ди. Институтка Казанга кодалыйм, ди.
Тәмизнен газиз тавышын ишетүнең рәхәтлеге! Сөйләшүе дә һаман шулай риясыз. Ялган вәгъдә бирмәс, буш сүз сөйләмәс. Тәмиз, Тәмиз - чиста дигән сүз икән ул. Төркиядәге улының теленә шул мәгънә белән кергән инде тәмиз. Мәүлия дә. жае белән, бу сүзне әйләнешкә кертте. "Янәсе, бу сөлге бик тәмиз", я "бу су тәмиз күренә". Күңелгә якын кешенең исемен кабатлап йөрү өчен нинди матур юл тапты!
Тәмиз белән сөйләшүдән соң ике еллап вакыт үтте. Өйләнде микән? Шылтыратканы булмады. Мәүлия үзе кыймады. Егет армиядә чагында күңел хисләрен сиздереп, бер авызы пешкән иде бит инде.
Трамвай йөртүченең Мәүлия кулына кагылган жылы кулы әле һаман да булса очкын көтеп яткан тырбызык шикелле мәхәббәткә сусаган күңелне дөрләтеп җибәрде. "Их. йөрәгенне шушы учка саласы иде!” - дип уйлады ул. трамвайдан төшеп калгач. Рельслар буйлап тырт-тырт китеп барган сары трамвай ана бик якын булып тоелды. Номерын хәтерләп калды.
Икенче көнне тукталышка чыккан Мәүлия беренче килгән трамвайга утырмады, икенчесен дә. өченчесен дә үткәрде. Дүртенче булып килгәне сары иде. Шул! Мәүлия бу юлы да йөртүче кабинасы артына килеп басты. Урта яшьләрдәге, басынкы кыяфәтле ирне күзәтеп барды. Колагы, яңак сөяге генә күренә иде ирнең. Шунда Мәүлиянең күзе йөртүче каршындагы көзгегә төште. Күзләре очрашты. Әмма трамвай хуҗасының игътибарлы карашы Мәүлиядә озак тукталмады. Бүгенгә бәхетле булу өчен хатынга шул да житкән иде.
Ничек якынаерга икән сон бу соры күзләр иясе белән? Уйлый торгач. Мәүлия бер хәйлә тапты. Кондуктор белән дуслашырга кирәк. Көн дә шушы трамвайга утыра торган хатынны кондуктор апа күптән абайлаган иде инде Мәүлия үте башлап эндәшкәч, ачылып сөйләшеп китте. Мәүлиягә юньрәк бәягә айлык юл йөрү билеты тәкъдим итте. Алды Мәүлия, билеты болай да бар иде югыйсә. Үз чиратында яхшылык кылып, гел бушлайга газеталар тәкъдим итте Эшләгән җирендә аз-мәз сыйфаты киткән газеталарны бракка чыгаралар. Укымаслык түгел. Көн дә күчтәнәч калдырып төшә торган чибәр хатынны трамвай йөртүче дә таный башлады. Еракта Мәүлия күренсә, кузгалмыйрак көтеп тора. Күп вакыт Мәүлия үзе көтә.
Хәзер инде Мәүлиянең төнге хыял дөньясына шушы басынкы кыяфәтле ир керә Хыятында Мәүлия аны тәрбияли, авырса, терелтә. Аркасын сылый, эшенә атып бару өчен термоска кайнар аш сала. Ризыкны тәмиз, әй лә.. кершәндәй ак сөлгегә төрә. Трамвай депосындагылар ирнен монача аксыл яңакларына төс кергәнгә гаҗәпләнәләр. Сораштыралар. “Әллә кайчан әйләнәсен калган! - дигән булалар. Болар барысы да хыялда. Чынбарлыкта
исә Мәүлия трамвай йөртүче кабинасына карап-карап алудан уза алмый Кондуктор хатын белән дуслашып беттеләр инде Шул рәвешле гыйшык тотып йорүенә өч айлап узды бугай. Алга китеш юк
Отпускада, авылында булып килде. Трамвай йөртүче анда да исеннән чыкмады Ялдан соң беренче көн эшкә барышлый сары трамвайны тагын озак көтәсе булды. Көтмәс тә иде. Өметләнеп бу көтүләрдән башка дөньясы бигрәкләр бушап кала шул. Ниткән заман житте бу. Мәүлия кебек кырыкка җиткән хатынга түгел, япь-яшь кыхтарга кияү юк. Кайсы эчкече, кайсы наркоман, кайсы асылына, кайсы авариядә һәлак була, кайсы армиядән имгәнеп кайта, кайсы зәнгәр - кемне яратырга, кем белән оя корырга, хыялдагы матур кызны кемнән табарга? Хәер, бала табып үстерергә вакыты калмады инде хәзер Мәүлиянен. Ипле, төпле, тәмле сүзле бер иптәш табып керсә картлыгына, бәлки, бәхет шул булыр иде. Укымышлы малае Төркияне яратты. Кунакка гына кайтып йөрер кебек.
Килде трамвай. Кондуктор хатын гына түгел, трамвай йөртүче ир дә ачылып каршы алды. Мәүлиянен инде дус хатынга әйләнгән кондукторга авыл күчтәнәче бар иде. Тегесе, жире-күге белән сөенеп, рәхмәт әйтте Пассажирларын да онытып, хәлләрен сөйли башлады. Мәүлиянен сүзне үз унаенарак борасы килә:
— Ниме соң, болай сине эштән аерганга трамвай йөртүче сукранмыймы'7 Кайсы чакны көтеп тә аласыз...”
- И-и, исен китмәсен. Ачуланмый да. сукранмый да. Сабыр холыклы адәм ул. Егерме ел торабыз. Ирем ул минем
Кондуктор тагын күпме сөйләгәндер, Мәүлия анысын ишетмәде Башына кирпеч кебек орган хәбәрдән ул ангыраеп калган иде "Базарга керәсем бар", - дип, тиз генә трамвайдан төшеп калды Ничә айлар бәллүр савыттай кадерләгән хыялы тагын чәлпәрәмә килде. Үзенә кирәксез тукталышта ул шундый озак басып торды. Аннан кинәт кенә башына тапкыр уй килде "Карале, бу кондуктор юри генә әйтмәдеме икән? Ул ир бит анардан шактый яшь күренә". Икенче трамвайны көтеп алып, утыргач, кыенсынып-нитеп тормыйча гына сорады да куйды: "Ундүртенче маршруттагы 417 нче трамвайдагы бригада ир белән хатынмы, түгелме?". Әйе икән
Шушы кирәкмәгән яңалыкны төяп. Мәүлия әкрен генә үзен бер кем көтмәгән өенә кайтты. Ике фатирга уртак ишекне ачып кергәч, үз ишегенсн тоткасына кыстырылган чәчәк бәйләмен күреп, сискәнеп китте. Әллә тагын Рахман килгәнме? Ишеккә тагын нидер соялгән. Сәгать! Сәгать тартмасына язу кисәге кыстырылган. “Туган конең белән тәбрик итәм. Әүлия' Озак эшлисең икән. Сәгать алтыларда кабат әйләнермен. Насыйп булса, күрешербез.
Мин”.
Язуы Рахманныкы түгел. Кем булыр бу? Бүген Мәүлиянен туган көне икәнен дә белә бу кеше. Кырык яшьне билгеләргә ярамый дигәнгә ышанып махсус “оныткан" иде Мәүлия бу көнне Трамвайда ишеткән хәбәрдә кырык яшьнең бәхетсез яшь икәнен раслаган иде. Ә монда бүләк. Ә монда әйләнеп килүне вәгъдә итәләр Кем булыр бу? Әүлия-Мәүлнянен мәктәптәге кушаматы. Димәк, бу кеше аны мәктәптән үк белә!
Мәүлия бәхетле минутлар, сәгатьләр, тәүлекләр саныйсы сәгатьне өйгә алып керде.