ҖӘЛИЛ ДУСТЫ КАШШАФ
Нәфис-матур бизәкле касә кебек калкулыклар һәм урманнар, болын-кырлар уртасынлагы инкүлек-үзәнлектә урнашкан Туймазы районынын Иске һәм Яна Арсланбәк авыллары Ике авылны аерып, башын оч-дүрт чакрым аралыктагы Сәрән авылы янәшәсендәге урман-куаклыктан алган Негеш елгасы салмак-сабыр һәм талгын гына ага. Бу ике бертуган-игезәк кебек авылны Бөгелмә-БәләбәЙ калкулыгының мәһабәт-горур һәм кырыс таулары каймаган...
1907 елнын 15 апрелендә Яна Арсланбәк авылында мулла һәм мөгаллим
Шаһисолтан гаиләсендә булачак тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме, язучы Гази Кашшаф (Миргази Кашшафетдинов) дөньяга килә..
Гази абый белән мин — якташлар Яна Арсланбәк белән минем туган авылым Сәрән арасы нибары өч чакрым.
Тәү тапкыр Гази абыйны мин үз өебездә күрдем (миңа ул вакытта биш-алты яшьләр булгандыр) Ямьле жәйнең матур бер көне иде. Иске өебездә мич чыгару өчен Туймазыдан кирпеч алып кайттылар Шуларны ишегалдына ташып өеп беткәндә ихатабызга урта буйлы, мөлаем йөзле, пөхтә итеп киенгән һәм таяк таянган бер ир килеп керде. Анын җитдилеге, акыллылыгы һәм зыялылыгы әллә кайдан анкып- бөркеп тора. Әти белән кочаклашып күрештеләр. Алар күптәнге танышлар һәм дуслар икән: яшь чакларында Әкрам
Даутов һәм Гази Махияноалар белән бергәләп авылларда кониерт-сиектакльләр куеп йөргәннәр Ул арада әни бик мул-тәмле итеп аш-су әзерләде. Ике дус табында, сыйланып һәм ашап-эчеп, бик озак гапләшеп-серләшеп утырды Вакыт сон булганлыктан, әти белән әни Гази абыйны куна калырга күндерделәр. (Әни апам һәм сенлем белән сәкедә, без өчәү агач кроватьта яттык, ике ир-ат төне буе сөйләшеп чыктылар )
Икенче көнне, төшкелекне ашагач, без Гази абыйны капка төбендә озатып калдык. Шул чакта мин әтидән: «Бу абый ния таяк таянган, ния аксый ул?» — дип сорадым *Анын аягы авырта, улым», — дип җаваплады әтием (соңрак мина шул мәгълүм булды: Гази абый сугыш алдыннан, трамвай астына эләгеп, бер аягын өздергән икән) Әти «Улым, Гази абыең Казан каласыннан кунакка кайткан, ул бик зур галим һәм язучы», — дигәч, авызым ачылды да калды Мин «Казан», «галим», •язучы* дигән тылсымлы сүзләрне беренче тапкыр шул чакта ишеттем...
Миргазинын ата-бабасы һәм нәсел-ыруы асыл заттан һәм укымышлы кешеләр Анын бабасы Кашшафетдин Казан мәдрәсәсендә белем алган, Татарстанның Азнакай районы Сарсаз авылында мулла булган, ә баштарак шунда ук мөгаллимлек иткән. Гомумән. Гази Кашшафнын нәселендә мөгаллимнәр, муллалар һәм укытучылар күп булган, берничәсе Мәккә-Мәдинәгә хажга барган.
Әти-әниссннән мәдрәсәдә һәм мәктәптә төпле белем алгач, Гази 1920 — 1925 елларда Баләбәй шәһәрендәге укытучылар педагогия семинария-училишесында (хәзер педагогик техникуч-калледж, ул бик тә абруйлы уку йорты) укый. Әйтергә кирәк, анын дүрт сенлесе дә — Таиба. Фатыйма. Мөкәрәмә һәм Саҗидә шул училише-техникумны һәм югары уку йортларын тәмамлаганнар, гомерләре буе укытучы булып эшләгәннәр, дан-шөһрәз казанганнар Мәсәлән. Фатыйма күрше-янәшәләге Шаран районында укыта, Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары белән бүләкләнә.
«Башкортстаннын атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Гомумән. Кашшафетдиионлар нәселе — педагог-укытучылар династиясе (шунысын да өстик: Газинен әтисе Шаһисолтан укыткан 28 бала соныннан укытучы һөнәрен сайлым) Бәләбәйдә Гази авылдашы һәм яшьтәш дусты Му.гтаян Габдуллин белән бергә укый Соңрак алар патриот-шагыйрь Муса Жәлилнен язмышында зур роль уйныйлар. .
• • *
1943 елнын 19 сентябрендә Чернигов өлкәсе Прилуки шәһәре тирәсендә фашист тоткынлыгыннан качкан, элекке 2 нче удар армиянен аерым чангычылар батальонынын 165 нче рота командиры Габдуллин Ян (Му.гтаян) Тимеркәй улы Кызыл Армия частьлары ягына чыга Ул дошман территориясендә хәрәкәт итүче яшерен оешманын элемтәчесе булуы турында хәбәр итә һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты исеменә (Габдуллин партия сафына 1929 елда кабул ителгән) түбәндәге донесение тапшыра: «Әгәр ВКП(б) ҮК хәзергә кадәр яшерен оешма яшәве хакында хәбәрдар түгел икән, мин, тоткынлыктан кача алган бу оешма әгъзасы буларак. Сезгә бу хакта хәбәр итүне партия алдындагы бурычым дип саныйм һәм бу хакта ВКП(б) ҮКна бик ашыгыч рәвештә хәбәр итүегезне үтенәм» Шул рәвешле совет итенә Муса Жәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма эшләве турында хәбәр мәгълүм була
Бәләбәйдә укуын тәмамлагач. Гази. Уфада кыска вакытлы әзерлек курслары үтә дә. Казанга юл тота һәм Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә
Гази Кашшаф институтта да укый, бер үк вакытта Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә дәресләр дә атып бара. Институтны тәмамлагач. 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казаннын төрле уку йортларында - Татрабфакта. авыл хуҗалыгы-коммунал мәктәбендә (Комвуз). тире һәм мех сәнагате техникумында, авыл хуҗалыгы институтында татар теле һәм әдәбияты фәннәре укыта Студент елларында ул бик күп ижат әһелләре — язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән якыннан таныша һәм ныклап аралаша, мәкаләләр яза башлый (анын беренче тәнкыйть мәкаләләре дә студент чагында - 1928 елда басыла) Муса Жәлил белән дә танышлыгы-дуслыгы институтта укыган елларда башлана
1937 елда Гази Кашшаф Татгосиздатка эшкә күчә анда башта өлкән әдәби консультант, ә 1939 елнын җәеннән 1942 елнын көзенә кадәр матур әдәбият секторы мөдире булып эшли. 1940 елда анын «Каләм мастерлары» (тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы). «Чүл буенда» (повесть) һәм «Шәриф Камал» дигән оч китабы дөнья күрә (әтигә бүләк иткән «Чүл буенда* повестеның 1968 елда чыккан икенче басма китабы бүген дә миндә саклана әле). Гази Кашшаф 1938 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.
Бу елларда Гази Кашшаф белән Муса Жатил ныклап дуслашалар. Ә инде бер йорттан (Горький һәм Гоголь урамнары чатында) 1940 елда фатир алып, күршеләр булып яши башлагач, бу дусчык тагын да көчәя-ныгыи төшә 1940 елнын сентябрь аенда Муса Әминә Җәлилләр һәм Гази - Һаҗәр Кдшиыфллр гаиләләре белән Ялтада ял итәләр. Сугыш башлану хәбәрен дә алар Гази Кашшафларнын дачасында ял иткәндә ишетәләр Муса Жәлил сугышка киткәч, әлеге ныклы дусчык сагыш- юксынуга әйләнә, алар үзара хатлашып торалар. Муса «Васыятьччамә-сен лә Гази Кашшаф исеменә яза
1942 елнын октябрендә Гази Кашшафны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналына мөхәррир итеп билгелиләр. Ул елларны Гази ага шулай хәтерли « Боек Ватан сугышы еллары хәтердә нык уелып калган. Партиянсн Татарстан өлкә комитеты «Совет әдәбияты» журналын саклап калырга булды У т чакта журналны Гомәр Бәширов редакцияли иде Озак ча узмастан. партия оешмасы Гомәр Бәшировны фронтка, озак сроклы командировкага җибәрде 1942 нче елны Гомәр Бәшировны мин алыштырдым (Гомәр аганы Татарстан радиосының баш мөхәррире игеп билгелиләр 3 Н ) Журналдагы хәл авырлыгына котып салкыннары килеп кушылды 1941 нче елнын кышыннан бирче матбугат йорты
ягылмый иде Бүлмәдә бер сәгатьтән артык утырып булмый Салкын үзәккә үтә һәм без урамнан әйләнеп керәбез. Матбугат йортына караганда урамда җылырак шикелле тоела безгә Сугыш сузылган саен кыенлыклар арта бара, кәгазь кытлыгы, типографиядәге авырлык, ку.тьязматар җитмәү һәм башкалар Өстәвенә баш мөхәррир айлар буе чәчү, урып-җыю кампанияләрендә йөри 1943 нче елның җәендә типографиядә җыелмыйча хәрәкәтсез яткан журналларыбызның саны җидегә җитте 1943 нче елнын октябрендә мина тагын бер эш йөкләделәр Мөхәррирлектән бушатмыйча гына Татарстан Язучылар оешмасының җитәкчесе итеп сайладылар Бер көнне кич белән мине җитәкче итеп сайладылар, икенче көнне Мәскәүгә юл алдык Тажи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Нәкый Исәнбәт һәм мин Мәскәүгә китәргә һәм СССР Язучылар союзының президиум утырышында Татарстан Язучылар союзынын эше турында хисап бирергә тиеш идек. Язучылар союзы президиумында хисап докладын мин ясадым. Безнен эшебез мактанырлык түгел иде. Шуна күрә кимчелекләрне һәм анын сәбәпләрен түкми-чәчми сөйләп бирдем. Утырышны Александр Фадеев алып барды Мона кадәр ул Казанда ике тапкыр булып киткән
һәм безнең хәлләр белән яхшы таныш иде Бу безнен мәсьәләне президиум утырышына куеп, кулдан килгәнчә гамәли ярдәм күрсәтү, булышу теләге белән эшлән- гән иде Икенче көнне Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми һәм мин Александр
Фалеев белән Үзәк Комитетка (ВКП(б) ҮК — 3. П.) юнәлдек. Үзәк Комитетнын пропаганда бүлегендә мина шактый зур хисап доклады сөйләргә туры килде: Татарстандагы әдәби хәрәкәтнең торышы, нәшрият эшләре, язучы кадрларның барысы диярлек фронтнын алгы ут сызыгында булуы, аларнын солдат хезмәтен үтәү белән бергә язучылык эшен дә алып барулары, үзебезнең дә бик авыр шартларда яшәвебез хакында сөйләдем. Кызып киткәч, бердәнбер әдәби журналыбызның бик мөшкел хәле турында да сөйләргә туры килде. Кинәт мине сөйләүдән бүлдерделәр: «Ничек, сездә журнал чыгамени? ..» «Ә сез, Александр Александрович, бу хәлне беләсезме9» Фадеев бик гади нәрсәне раслаган төсле үзенең ягымлы тавышы белән «А как же. без җитәклибез», — диде... Үзәк Комитеттагы иптәшләр безнен хәлне яхшы аңладылар, авырлык белән булса да журналны туктатмыйча чыгарып килүебезне хупладылар Бу сезнен «подвиг» диделәр
«Совет әдәбияты»нын һәрбер саны, кимчелекләре булуга да карамастан, теткәләнеп беткәнче укыла, кулдан кулга күчә иде Тылдан кадерле бүләк төсендә фронтка юнәлә Шул рәвешчә, «Совет әдәбияты» журналы сугыш елларында халыкнын юлдашы, сердәше, юанычы һәм куанычы булды».
Гази Кашшаф 1945 — 1947 елларда Татарстан язучылары оешмасында референт- консультант, ә 1947 — 1950 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият һәм тарих институтында өлкән лаборант булып эшли Аннары сигез ел буе (1950 — 1958 елларда) янадан «Совет әдәбияты» журналының баш мөхәррире вазифаларын башкара.
1960 елда, кандидатлык диссертациясен яклагач, Гази Кашшаф үзенен хезмәт
Сулдан уңга Ә Ерикәй. Ә Исхак. Г Минский. Н Арслан. И Гази. Ә Еники Р. Тохфәтуллин. Г Кашшаф. М Әмир. М Хөсәен бОнчы еллар
эшчәнлеген тулысыңча Казан дәүләт университеты белән бәйли |%| — 1964 елларда тарих-филология факультетының татар әдәбияты кафедрасында, ә 1964 елдан гомеренең сонгы көннәренә кадәр яна ачылган журналистика кафедрасында укытучы-доиент булып эшли
Гази Кашшаф студент елларыннан ук саллы-төпле фикерле чәкалә-реиензияләр яза һәм үзен югары зәвыклы, кин карашлы, таләпчән-гадел тәнкыйтьче итеп таныта Әйтик. 1928 — 1952 еллар арасында Гази аганын матбугатта әдәбият һәм театр сәнгате турында 150 дән артык тәнкыйть мәкаләсе дөнья күрә Шул ук вакытта ул урта мәктәпләр өчен ләреслек-хрестоматияләр дә төзи, ижат портретлары яза..
Илленче еллардан башлап галим калган гомерен, бай тәҗрибәсен һәм күпкырлы сәләтен, кин эрудициясен герой-шагыйрь Муса Җәлилнен легендар тормышын, каһарман ижатын тикшерүгә, әдәби мирасын туплауга һәм халыкка җиткерүгә багы ашый Моңа Муса Җәлилнең Гази Кашшаф исеменә хәрәкәттәге армиядән 1942 елнын 27 маенла җибәрелгән «васыятьнамәсе* (ул каләм белән гади кәгазьгә рус телендә язылган) тулы хокук бирә. Беренчедән, алар якын дуслар, ул күршеләр булган (сонрак галим үз фатирын герой-шагыйрь музеена бирә), икенчедән, шул вакылта ук Гази Кашшаф н ы ң, галим-танкыйтьче һәм кеше буларак, абруе бик зур була. Муса Газинын аның иасыять-ышанычын аклаячагын яхшы андый Җәлил, шулай итеп, узенен тормыш һәм ижат юлын барлауны, барлык әдәби публицистик һәм эпистоляр мирасын, аларнын киләчәген, язмыш-тәкъдирен хәл итүне тулысыңча (һәм бары тик ана гына!) ышанып тапшыра
Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультеты деканы вазифаларын башкарган Флорид Әгьзамов язганча «Гази Кашшаф—күренекле әдәбиятчы, тәнкыйтьче, журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Гази аганын бөтен гомере әдәбият һәм журналистика белән бәйле булды Ул әдәбият гыйлеме һәм тәнкыйте өлкәсендә дә зур мирас калдырды Анын игътибарыннан читтә калган берәр танылган әдип бумымы икән! Бик күп яшь әдипләр һәм журналистлар ижатка анардан фатиха аллылар Ул Казан дәүләт университетында журналистика бүлегенә нигез салучыларның берсе иде *
Гази Кашшаф дусты-каләмдәше Муса Җәлилнең васыятенә һәм ана биргән вәгъдәсенә гомере буе тугры булып калды Ул гомеренең ин җимешле-юмарт һәм өлгереп җитлеккән елларын герой шагыйрьнең мирасын җыюга, барлауга, бастырып чыгаруга, фәнни тикшерүгә һәм кин пропагандалауга багышлады Ул. шагыйрьнең сонгы язмышын ачыклау очен. архивларда эхтәнә. шагыйрь йөргән урыннарда була, аны якыннан белүчеләрне — туганнарын, дусларын. Муса белән бергә әсирлектә газап чиккән кешеләрне күреп сөйләшә, бик күп хатлар алыша Нәтиҗәдә. «Муса Җәлил» дигән зур күләмле тнрән-бай эчтәлекле монография яза (ул рус һәм тагар телләрендә оч тапкыр басылып чыга).
Гази Кашшаф түбәндәгеләрне яза:
«—Муса турында истәлек кирәк'
ШУШЫ сүнәр белән мин кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдем' Язучыларга, артистларга, композиторларга, белеш-танышларына, дусларына, көрәштәшләренә Берсе дә тәкъдимне кире какмады, бик яхшы эш. изге эш. диделәр андый истәлекләрнең киләчәк буыннар өчен аеруча кыйммәтле булачагын искә төшерделәр һәм истәлекләр яна башларга тиеш иде. билгеле Тик .най б\ /малы Моның вакыты юк. тегесе иртәгә тотыначак, өченчесе фикер туплый. чөнки ул бер генә тапкыр очрашкан кеше турында язмый, бәлки кон саен, сәгать саен аралашкан кешесе турында язачак Ә менә бу уэе бик матур итеп язар иде дә. гаепләп булмый, УЛ язучы булып тумаган
Шулай итеп, истәлекләр ту плау эше шактый катлауланып китте һәм чамадан тыш авырлашты Мина дистәләрчә кешеләр белән хат язышырга, дистәләрчә иптәшләр янына барып кайгырта, бик күпләрне күреп сөйләшергә һәм хәтерендә сакланган знже бертөкләрен «инә белән казып* алырга туры килде *
195Д елнын 25 апреле каһарман шагыйрь Муса Жагилнсн икенче тапкыр
дөньяда туган көне Шул көнне К. Симоновның баш сүзе белән «Литературная газета» басмасында Муса Жатилнен «Моабит дәфтәре»ннән беренче тапкыр алты шигыре дөнья күрә һәм күпмилләтле Советлар иле халкын тетрәндерә. Шуннан сон галим герой-шагыйрь ижатын. аның бөеклеген һәм дөньякүләм әһәмиятен, рухи һәм гражданлык батырлыгын, гуманистик табигатен гәүдәләндергән йөзләрчә чәкалатәр һәм гыйльми комментарий-аңлатмалар яза («васыятьнамә»сен жибәргән хатта Муса сугышка кадәр үзенен ижади мирасын тәртипкә китерә атмавы турында да язган). Тынгысыз-тырыш галим Жатилнен әсәрләрен хашкка житкерү һәм популярлаштыру буенча да зур фидакарьлек күрсәтә. Ул «Моабит дәфтәре»нә беренче гыйльми комментарийлар яза. 1955-56 елларда шагыйрьнең тагар телендә өч томлыгын. 1962 елда русча бер томлыгын һәм 1966 елда фогоальбомын әзерләп чыгара. Муса Жәлил турыңда истатекләрне оештырып, җыеп һәм туплап ике телдә бастыра, анын тормыш һәм ижат юлы турында күләмле очерк-монография яза. Әдип-галимнең Жәлил турындагы күп кенә мәкаләләре чит телләргә дә тәржемә ителеп басыла, шулар аркылы герой шагыйрьнең каһарманлыгы һәм ижаты турында дөньяга мәгълүм була. Әминә Жәлилова галим турында хаклы рәвештә: «Гази Кашшаф — дуслык хакына чын батырлык күрсәткән зур йөрәкле, тыйнак кеше...»
Муса Жәлил патриот шагыйрь булса. Гази Кашшаф каһарман галим!
Данлыклы шагыйрь белән олуг галимнен эчкерсез-самими. ныклы дуслыгы да. Жатилнен Кашшафка язган васыяте дә. Газинен Мусага биргән вәгъдәсе дә мәңгелек изге антка тиң. Аларнын бер-берсенә язган хатлары да моны ачык раслый-дәлилли Мин бу язмамда Муса Жәлилнен Гази Кашшафка язган ике хатыннан өзекләр китерү белән чикләнәм:
•Кашшаф. кадерле дус!
Синен хатын беренче булып килде һәм мин бөтен йөрәгемнән игътибарын өчен һәм чын дуслыгын өчен сина рәхмәт белдерәм. Мин һәрвакытта да синдә үземнең нн яхшы һәм сизгер дустымны күрдем һәм мине бервакытта да онытмавына тирән ышана идем Синен хатын бик җылы язылган һәм мин анда үземнең сагынган йөрәгемә кирәкле нәрсәләрнең барысын да таптым. Рәхмәт, кадерле дус!..
Кайнар үбәм — Муса.
17 сентябрь. 1941 ел. Щигры»
•Кашшаф дус!
Хатынны алгач, бик шатландым. Ләкин... укыгач, әлеге шатлыгым зур кайгы һәм борчылу белән алмашынды: син чынлап торып ашказаны белән авырып, больницада ятасын икән.
Бу минем өчен сонгы елларда кичергән ин каты кайгы булды. Чөнки мин сине бик яратам Хөрмәт итәм һәм мина синен турыда хәвефле хәбәрләр ишетү бик күңелсез. Тизлек белән яз операция ничек узды, сәламәтлеген ничек һәм үзенне ничек сизәсең? Мин. әлбәттә, фән һәм безнен врачларның — якташларның көченә ышанам, барысы да унышлы булыр Ләкин тизрәк хатны алуга бу хакта мина яз һәм мине тынычландыр...
Кулынны кысып Мусан.
27 май. 1942 ел. Волхов фронты»
Бу сүзләргә өстәп нидер әйтү мөмкин түгелдер һәм кирәкмидер дә. Шуна күрә күренекте әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Нил Юзиевнын сүзләрен китерү белән генә чикләник: « тормышта да. һәлак булгач та. язмыш бу ике бөек шәхесне гел очраштырып тора китапларда, гәзит-журналларда. документаль фильмнарда, романнарда, кешеләрнең йөрәкләрендә...»
«Ижат процессы беркемгә дә жинел бирелми, ижат итү - бик авыр һәм җаваплы эш Шул хакта Пушкин. Маяковский кебек даһи шагыйрьләрдә язганнар. Өзлексез
эзләнүләр, газаплы уйланулар нэтижасенла генә талант уэен күрешә ала. Эзләнү тукталса, талант сүнә. ,» дин язды Гази Кашшаф Бу сүзләр ангорнын үзенә дә карын галим эшс икеләтә җаваплы — күп укуны, аналитик акылны һәм күпкырлы фикер сөрүне таләп итә...
Гази Кашшаф көндәлекләр лә алып барган. Аларга татар театры тарихы кереп яткан, Көндәлекләр Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать гыйльми институтының мирасханәсендә саклана Шунысы аяныч Гази ага тырышлыгы белән Г Тукай бүләге алган талантлы галим Нил ага Юзиев аларны матбугатта бастырып чыгарырга өлгермәде
Гази Кашшаф Татарстаннын ижтимагый-сәяси тормышында да актив катнаша Ул күп тапкырлар КПССнын Татарстан өлкә комитеты. Казан каласы һәм анын Бауман районы комитеты әгъзасы итеп сайлана. Казан шәһәр Советы депутаты була Әдәби-гыйльми һәм жәмәгать зшчәнлеген югары бәяләп, аны Хезмәт кызыл Байраш (1957 елда), «Почет Билгесе» (1967 елда) орденнары һәм медальләр белән бүләклиләр Муса Жәлилнен тормышы һәм иҗаты турындагы тикшеренүләре, хезмәтләре өчен Гази Кашшаф 1976 елда, вафатыннан сон. Рафаэль Мостафин (ул Жәлилнен исемен мәңгеләштерүгә гаять зур көч-тырышлык сачлы һәм Тукай премиясе белән бүләкләнде) белән бергә Татарстан комсомолының Муса Жәлил исемендәге бүләгенә лаек булды
«Ул кеше, гаилә башлыгы, галим. журнатист, язучы һәм укытучы буларак ин яхшы Кеше иде», — дип хәтерли Гази аганын тормыш иптәше Асия ханым Пермьнән мина җибәргән хатында
• • •
Дустының ядкаренә тугрылык йөзеннән, Муса Жәлилнен тууына 70 ел тулуга әзерләнгәндә, Гази Кашшаф шагыйрьнең тормыш юлын һәм ижатын пропагандалау җәһәтеннән үзенә гаять зур йөк ата Анын болай да авыру йөрәге кызганычка каршы бу йөкне күгәрә алмый: олуг галим 1975 елның 9 декабрендә 68 яшендә вафат була.
Анын бертуганы Фатыйма ханым (алар ике анадан туган) түбәндәгеләрне хәтерли: «1975 елнын 25 ноябрендә Казаннан хат алдым Асия килен «Гази телсез калды Больницада ята Мин шунда аны тәрбиялим Килә алсан — кил», дип язган Икенче көнне Октябрьскиидан, Туймазыга барын. «Уфа Казан» поездына утырып, Газиларга киттем Казанда Асиянең апасы Разия кодача больницага илтеп кунды Асия белән икәү көне-төне Гази янәшәсендә булдык, икәүләп тә. чиратлашып га карадык. Кайчак улы Ренард га дежурга килә иде. Медиклар күпме генә карасалар да, профессорларның даими күзәтүе астында тотылса да, кыйммәтле дарулар белән дәваласалар ла, кирәкле шартлар җитәрлек бу.тдырылса да Газины терелтә, үлемнән йолып кала алмадылар Чире бик тә авыр-көчле иде: инсульт булган, гәүдәсенен ун ягын паралич суккан, ике үпкәсе дә ялкынсынган, ике бөере дә ныктан зарарланган, бәвеле агулана башлаган. Калак-кашык белән генә ашаттык. Үзе әйбәт ишетә иде. ләкин сөйләшә алмый — кәгазьгә язып кына аралаштык
Шул ук елнын февралендә Газинын чакыруы буенча Казанга киленебез Асманын 60 еллык юбилеена барган идем Гази: «Эш бик күп. вакытның минуты ла кадерле Көне-төне эшлим (Гази Кашшаф ул вакыгга 120 сум персонал пенсия ата ) П ) Муса Жәлилнен 70 еллык юбилее якынлаша бит. шуңа кадәр анын 4 нче томын әзерләп чыгарырга кирәк». — диде Бик йончыган, арыган иде Ай ярым больницада ягкан Анда да эшен өзмәгән. О 11 нче ноябрьдә өендә чакта инсульт булган Г а зн > I көнне Муса Жәлил китапларының 4 нче томын нәшриятка илтеп биргән Кабул иткәннәр, әмма ана Жәлилнен юбилеена чыгарып өлгермәячәкбез», дигәннәр Өйләренә бик тә кәефсе з, нык борчытып кайткан Гази
Үләсе көнне дүрт катлы юеш бинт-мамык белән бөтен битен, ияк астын, борын күз тирәләрен, колак артларын сорткатәп чистарышты Аннары, суына башлаган куллары белән Асияның һәм минем кулларыбызны кысып тотып, күзләребезгә тутырып, бик озак карап торды Без. аны юатырга теләп «Тиздән тереләсең. Гази, борчылма берүк», дидек. Ул. «юк!» дигәндәй, башын аркылыга чайкады 9 декабрьдә Мәскәү вакыты белән кичке 6 сәгать 20 минутта жамы өзелде, гомере киселде
Газинен һәрчак эше күп. вакыты тыгыз булды. Вакытын, гомерен бушка үткәрмәде Еш чирләде 1931 елдан бирле сынар аяк белән яшәде, шулай да аңа командировкаларда күп йөрергә туры килде Беренче иптәше Һаҗәр яшьли вафат булды Икенче иптәше — балдызы Асия белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр.
Гази бик тә туган жанлы. акыллы, сабыр, кечелекле иде. һәрчак туган Туймазы. Кандыр якларын, туып-үскән авылын сагынып, үз-якын күреп яшәде. Ләкин Яна Арсланбәккә еш кайта алмады, үз туганнары белән еш аралашырга туры килмәде аңа. » Сәрән урта мәктәбе музеенда (хәзер ике Арсланбәктә дә мәктәп юк. балалар Сәрән авылына йөреп укыйлар) Гази Кашшафнын Казаннан бүләк итеп җибәргән автографлы «Муса Жәлил» дигән китабы кадерләп саклана. Анда галимнең үз куллары белән шундый сүзләр язылган:
•Туган авыл! Туган мәктәп!
Изге йорт, изге җирләр' Беренче тапкыр мин Сездә хәреф таный башладым, беренче тапкыр Сез тормышка юл к)рсәггегсз. күземне ача башладыгыз! Тормышта бик күп юнар барлыгын әйттегез! Мин шуларнын берсеннән киттем...
Дөрес сайладыммы мин ютны — анысын Сез әйтегез!
Туган авылыма, туган мәктәбемә минем мәхәббәтем көчле! Шунын билгесе итеп җибәрәм бу китабымны!
14111 69
Казан*
Гази Кашшафнын Башкортстан әдипләре һәм сәнгать әһелләре арасында да дуслары, хөрмәт иткән шәхесләре күп иде Әлеге язмамны мин галимнең фикердәше һәм сердәше — Башкортстаннын халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, башкорт әдәбияты аксакалы (милләте белән чын татар!) Сәйфи ага Кудашнынакыллы-зирәк сүзләре белән тәмамлыйм «Минемчә. Гази Кашшаф тагар совет әдәбиятының Сабан туйларында яки ипподромнарда елына бер тапкыр чаба һәм юырта торган аргамаклардан түгел Ул татар совет әдәбиятының ел әйләнәсенә муеныннан камыт төшерми торган йөк аты булды Аны нинди зурлыктагы арбага җиксәләр дә. күпме йөк салсалар да (һәм сыртлап-бастырыклап төясәләр дә! — 3 Н ). ул шуны бөтен көче белән тарта һәм алга таба сөйри бирде. Шунын белән бергә татар әдәбиятының төп көчләрен тәшкил иткән барлык язучылардан Гази Кашшаф каләме белән тормыш һәм иҗат юллары яктыртылмаган әдип һәм шагыйрьләр калмагандыр Шуңа күрә дә анын әдәби-гыйльми йөгендә шалдыр- шолдыр. вак-төякләр түгел, бәлки татар әләбиятынын алтын фондларын тәшкил иткән ижатлар турындагы житди хезмәтләр урын аллылар Шунын остенә безнен Гази Кашшаф үзаллы әләби-гыильми һәм фәнни-педагогик эшләрен һәрвакыт җәмәгатьчелек һәм партия эшләре белән янәшә алып барды. Бу хәлләр инде Гази Кашшафнын хезмәтләрен ижтимагыи баектырырга һәм гыйльми әһәмиятләрен күтәрергә ярдәм иттеләр Анын Муса Жәлил турындагы хезмәтләре инде бәяләп бетерергә мөмкин булмаган батырлык булып торалар.
Гадел Кугуйнын Гази Кашшафка бик зур өмет баглавы. Муса Жәлил үзенең соңгы васыятен дә ана ышанып калдыруы әдәбият белгече Гази Кашшафнын намусы һәм тыйнаклыгы, кешелек һәм самимилек сыйфатлары турында бик күп нәрсәләр сөйлиләр Чөнки бу сыйфатлар кеше өчен, гомумән, бер тапкыр кирәк булсалар, тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече өчен ун тапкыр кирәк булган чын бизәкләр. Ә чын бизәкләрне заманаларнын бернинди җилләре һәм явымнары да уңдыра алмыйлар*...
Чиксез горурланам мин күренекле якташым Гази ага Кашшаф белән!..