Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨМЕШ СУЛАР АГАР УЛАКЛАРДАН


Акбүз атым
Акбүз атым, зинһар, өзгәләнмә. Сабыр гына атлап, акрын бар!
Без узасы юллар чикләнмәгән.
Алда әле бик күп чакрымнар... Мәелегезне яхшы хәтерлим мин. Әйбәт иде безнең татулык:
Сугыш елларының газапларын Алар белән бергә татыдык...
Авыр иде. авыр ул чакларда.
Сездә булды бөтен таяныч. ...Кадерегез бетеп бара никтер, Шунысы менә бигрәк аяныч...
Сез кешегә юлдаш булсагыз да, Гомерегез уза йөгәндә.
Кешеләрне дә бит йөгәнлиләр, Юлларыннан язып йөргәндә.
Их!..
Маңгайга да буй-буй сырлар сызды Бергә йөргән еллар арасы.
Тик намусны кайчак рәнҗетәләр. Әрнеп куя йөрәк ярасы.
Шуңа нинди дәва табасы?
Кырын ятып уйга чумып барам.
Кар шуыша чана астыннан...
Гомер юлы күпме узылса да, Кылган эшләремне азсынам.
Чыңгыз МУСИН (1934) шагыйрь: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, берничә шигырь китабы авторы. Әгерҗе районында яши.
Акбүз атым, артык өзгәләнмә. Сабыр гына атлап, акрын бар! Максатларга кайчан җитәбез сон? Артта калды күпме чакрымнар!
Бу туфракта
Тау артыннан офык ягы алсу лава. Күпереп торган туфрак исе басуларда.
Таң алдыннан ал офыкка каршы барам Туып килгән яңа көнне каршыларга.
Җирне назлап йомшак кына җилләр исә. Җирнең өстен җилләр тарый, гөлләр үсә. Бал кортлары ширбәт җыя. ширбәт эчә. Чәчәкләрдән чәчәкләргә күчә-күчә.
Ак болытлар агыла кыйбла тарафына.
Мин дә очам гүя җилләр канатында.
Назлы җилләр күңелләргә татлы дәва. Зәңгәр күктән нурлар булып бәхет ява.
Бу туфракта һәркемнең дә хәләл көче. Ишетелми гүя дөнья гөрелтесе, һәр тарафта күңелләрдән җуелмаган Саф. табигый, тапланмаган гомер төсе.
Еллар узар, гомер үтәр, көннәр үтәр. Тагын җиргә кемнәр килер, кемнәр китәр... Без күчәрбез мәңгелеккә...
Изге мохит
Оныкларга инде ниләр бүләк итәр?! .
Улаклар
АВЫЛ яши изге ту фракларда.
Чишмә суы тулы улакларда...
Чишмә суын эчен үскән күпләр Еракларда инде, еракларда.
Күпләрне бит башка тарафларда Читләр корган җәннәт кызыктыра.
Ятим ка.п ан авыл өсләреннән Агымсудай еллар узын тора.
Без таптаган таныш су кмакларны Каплап китте инде кыргый үлән. Замандашлар инде сирәгәя.
Җир куенына керә берәм-берәм..
Кемдер корган чишмә у лаклары Чүпләнерләр, мүкләнерләр инде.
Бик күпләрнең гамьсез йөрәкләре Мүкләнделәр бугай күптән инде.
Жы.ты җәйләр ел да кабатлана.
Җир җылысы - туган тарафларда.
Тал-тирәккә кунып, тәүге тапкыр Җырчы кошлар монда канат кага.
Авыл халкы гади, җыйнак кына.
Гомер итеп ята тыйнак кына.
Тик нигәдер заман чыбыркысы.
.Авыл сыртын әле дә кыйнап тора...
Комеш сулар ага улаклардан.
Тирәсенә кошлар кунаклаган...
Авыл тарафына, ара-тирә.
Сагыну хаты килә ераклардан.
Сиңа
Хәтердә язгы кичләрдә Беренче танышулар...
(һәркемнең гомер юлында Онытылмас табышы бар!)
Елмаеп, иләс күңелемне Нурына манган идең. Мин-тиле өнсез хәлемдә. Югалып калган идем.
Йөрсәң дә яшьлек язында Читләшеп, ялындырып.
Сизмәдең: калдың язмышта Гомерлек ярым булып...
Сизелми үтте гомерләр. Елгадай акты гына. Күңелдә тәүге хисләрем Көннән-көн якты гына:
Бу — гүя татлы гомернең Беренче киче генә... Җитәкләшен киләбез күк Җәннәтнең ишегенә!
Иҗади рухым минем
Төн караңгы, хисем бөтен.
Бер тәңремә мең шөкер.
Тик менә шигьри җанымда Бер фикер юк зур фикер... Иҗади хисләр тудырган Язмышым иркендә мин.
Бу төнем бушка узды дип. Янмамын, үкенмәмен.
Шшъри йомгагым очында Серле дөнья шәйләнә.
Бу гамәл хак бер гамәлдер. Корылмаган хәйләгә.
Бу гамәлем мең дәвадыр Тынгысыз йөрәгемә.
Тик кичектем, җитә алмам Хыялым үрләренә.
Җаныма нурын иңдергән Иҗади рухым минем. Күңелем чиксез дәрья вә Йөрәгем дулкын минем. Әле тышта төн карасы.
Кич түгел, иртә түгел: Шигьри газәлем туарга Берни дә киртә түгел.
Бу гамәлнең хиссезләргә Кирәге юктыр кебек.
Тик мине никтер газаплый Шул өмет, тик бер өмет. Кышкы озын төннәр үтә Сихерләнеп, хисләнеп... Хисле җанга зур фикерләр Торса икән өстәлеп!