Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР


Әкчин
Башкорт әдәбиятының беренче нигез ташларын салган якташым, язучы Гариф Гомар истәлегенә
Ике яктан да тыгыз рәткә тезелеп утырган эреле-ваклы иген келәтләре арасында, ындыр табагында иртәнге эшнең кызып кына килгән мәле иде.
Дөпе-дөпе. чахы-чухы килеп төрлесе төрле җирдә иген иләгән, җилгәргән, орлыгын орлыкка, халыкка дигәнен халыкка, малныкы дигәнен малныкына аерып әйләнгән триер-веер, зирнәпүльтләр, тагын да әллә ниткән җайланмалар шавына, туктаусыз игәүләнеп, басудан—комбайннардан килгән йөкләр керә. Шунда ук салам түбәле гаять зур япма астында дәүләткә дип әзерләнгән көшелләрдән төялгән машиналар сирәк-сарак кына гөрелдәп еракка—Әкчин станчасындагы элеваторга юл ала...
Ындыр табагы артындагы Өязе-елга ярларын биләп алган зирек, шомырт һәм вак таллыкны үткәч тә башланып киткән тугайлыкта казлар көткән малайлар еш кына ындыр табагында эшләгән инәләре янына кергәлиләр. Колыннар кебек ышкынып һәм ешынып, төенчеккә төйнәштереп килгән барлы-юклы ризыкларына “зыян” китереп, үзләренен барлыкларын сиздереп чыккалыйлар.
Менә әле дә малай-шалай халкының ындыр табагына үтеп керүләре булды. Канәгатьне Габдулла бабасы чакырып алды:
—Кил әле монда, ташбаш!..
Габдулла бабасы, инәсенен бертуган абыйсы, иген келәтләре хужасы, ягъни ындыр табагы мөдиреннән дә җаваплырак кеше. Ындыр табагы мөдире нәрсә ул? Колхоз игене каравылчысы гына. Ә менә анын бабасы дәүләт игеннәре хуҗасы. Саклауга салынган бар ашлык аныкы. Аны башкача “глубинка” нәчәлниге диләр. Димәк, Мәскәү кешесе. Барлык Ысысырныкы. Менә ул, һәрвакыггагыча, шома итеп кырынган, битләренә бар тирә-якны анкытып. хушбуй да сибеп җибәргән. Бабасы, кайдагы ыспайнын ыспае, шулай ук
Айдар ХӘЛИМ (1942) - шагыйрь, прозаик, публицист; кутанлы китаплар («Милли шигырьләр*, «Татар вакыты». «Яңа Сагыш китабы» һ. б.) авторы. Чаллыда яши
һәрвакыттагыча. хәтта ындыр табагы кебек тузан патшалыгында да ап-ак күлмәген кияргә, муенына авылда бердәнбер булган муенчак—гластугын да бәйләп җибәрергә онытмаган, шуларга өстәп, һәрвакыттагыча. танау үркәченә алтын кысалы күзлеген дә сикерткән.
Әйе. урак өсте җитте дисә, аны дәүләткә иген озату һәм озатылмыича колхоз келәтләрендә калдырылырга тиешлесен саклауны оештыручы итеп билгелиләр Ышаналар ана Ышанмаслыкмы сон. Иген комиссары булып та. оенә бер бөртек иген кертмә әле син. Кая ди анда кешегә тарату. Канәгать яхшы белә—бабасынын гаиләсе дә. авыл халкы кебек, ярым ач яши Менә хәзер бар син ал арга, өйләренә кер. казаннарын ачып кара—анда, урак өстендә, бу иген комиссарының казанында кызыл чөгендер шулпасыннан башка нәрсә тапмассың.
Сугыштан аягын яралап кайткан ул. Әмма, ни кызык, чатанламый. Таякка таянып, аягын сөйрәп атлый Брачлар кисәргә булгач, кистермәгән, имеш Жәйге-козгелсктә. жир-су алышынганда, ул аякнын ничекләр итеп гөбе кебек шешеп киткәнен һәм тәннен үтә күренмәле ярыга әйләнгән тиресе аша эчтән шомырт кебек караеп күренгән ядрә сәйләнен, шул чем-кара сәйләннен үз тирәсендә күзенә ак салган башмак күзе сыман агарып үлекләгән күзен күрсәгез иде сез!. Ул чакта бабасынын аягы тездән аска таба кара-кучкыл зирек агачына әйләнә, үзе исә һушсыз диярлек аһ-уһ килеп ята. Зирек түмәре сыман аягын карават башына чыгарып сата да: “Аһ. дошман, атып китә бит бу мине! Әйтте мина ваянхирур Зинченко. кисик. Хисамов, кисеп ыргытыйк,—диде. Ә мин—юк. Зеррә генәләр дә кистермәгәнмен'"—дип үз- үзе белән сөйләшеп ята. Аннан, җир-сулар корытып, көннәр елыткач. көзен, суытып туңдыргач, тагын да аягына баса. Әмма югарыдагыларнын ышанычын ул яралы аягы белән кызгандырып түгел, гадәттән тыш намуслы булуы, кеше өлешенә керә белмәве белән яулый. Шуна күрә анын гәүдәсе дә өндәү билгесе кебек туры бит. Инәсе әйтүенчә, бар микән җир йөзендә анын кебек намуслы, иген көшеле өстендә ач утырган Хужа Насретдин” Чынлап та. Әйе, чынлап, менә хәзер бар син анын өенә, күр дә тор. хатыны Хәтирә әби белән алты баласы кызыл чөгендер шулпасы чүмереп утыра'
Менә бүген дә. гадәтенчә, гластук бәйләгән ап-ак күлмәгенә бер тап. бер тузан кәтрәсе төшертмәгән бабасы, аны янына чакырып алды да
Кил әле монда, ташбаш!— диде.—Синен Әкчин элеваторын күреп кайтасын киләме?
— Килә, бабай, килә!—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Канәгать
—Акрын, ташбаш! Башка малайлар ишетмәсен!—Тегесе ниятләгән эшенә җитди төс бирергә тырышты.—Этү без дә барабыз дигән булып, җибәрмәстер дә үзенме!
—Ба-рам барам — Канәгать чак ишетелерлек итеп кенә пышылдап куйды
—Барсаң, ялт анау машинага'—диде бабасы шулай ук пышылдагандай итеп.—Өстә утырып барганда синен бурыч машина кузовыннан бер генә бөртек иген дә коелмаска тиеш Монда миллион бөртек Бер бортек игенне дә коймаска!.. Бер бортек иген коелу—ул Ватан алдында хыянәт, анлалынмы. ташбаш?
-Акладым, бабай'
Әгәр иген коелгандай итә икән, тартынма, кабинасына кил дә. кабина калаена дөбердәт—шулай-шулай, дадә Имнәкәнтәй. диген, дәүләт игене әләф тәләф ителә диген, ярыймы! Шофер абзыеннын исеме - дәдә Иннәкәнтәй. анлалынмы ’ Клмандирауаннай ул Фамилиясе фамилиясе Тукта атс. анын фамилиясе ничек иде сон әде'.\ —Бабасы бераз туктап торды да, кесәсеннән кәгазь чыгарып, ана күз төшереп атлы —Самодуров. Самодуров икән Сикер
АЙДАР
ХӘЛИМ
кузовка!..
Машина әрҗәсенә сикерергә генә иткән малайны бабасы тагын туктатты:
—Кара аны. Иннәкәнтәй дәдән рөхсәтеннән башка беркая бер адым китәсе булма! Әкчин—зур, ул шәһәр, ул сиңа чабаталы Колтамагың түгел, анладынмы?
—Анладым!...
—Анласан, сикер, ташбаш!..
Әтисез үскән ир бала, икенче ир затыннан, бабасыннан мондый зур вазифа алу, авылыннан беренче тапкыр читкә чыгу шатлыгын кая куярга белмәгән Канәгать Колтамакка уракка беренче тапкыр килгән мондый яна машиналарга сокланып карады. Киң күкрәкле, шома маңгайлы, маңгаена хәрефләре кыеп, матур итеп "ЗИЛ” дип язылган (Канәгать аны гына шартлатып укый, быел беренче сыйныфны шау бишлегә тәмамлады) бу могҗизаи машиналардан әллә нинди чит дөнья, шәһәр исләре, тузанлы иген, урак кайнары белән бергә ят бензин, ягулык-маи исләре анкып тора. Малай ашлыгы әрҗәсенең күзенә кадәр төялгән машинага хуҗаларча менеп атланган арада Габдулла бабасы кечкенә буйлы, юан гәүдәле, сары чәчләре таралмыйча киезләнгән, зәнгәр шакмаклары танылмаслык булып карайган күлмәгенең изүеннән сары кыллары сикереп чыккан, ике күзе ничектер ике басуда иген урган дәдә Иннәкәнтәйгә ниндидер кәгазьләр, күрсәтмәләр биреп маташты.
“Иннәкәнтәй.. Бигрәк мәзәк исем,—дип уйлап алды Канәгать,—Көлмичә әйтеп тә булмый. Үзе дә мәзәк кешедер.”
Әлегә бернәрсә дә аңламаган мала^глар Канәгать янына менеп утырырга дип машинага үрмәли генә башлаган иде, Габдулла бабалары аларны сыргавыл белән куып төшерде:
— Көш-көш-шү!.. Көш-көшшү!..
Канәгатьнең абруе малайлар арасында бермә-бер күтәрелде, әлбәттә. Ул үзен бик тә лаеклы итеп тотарга тырышты. Күреп кайтсын әле ул машинада Әкчин якларын, юлда күргәннәрен барысын да тәфсилләп сөйләр!..
Менә әрҗәсендә миллион бөртек игене булган һәм миллион бөртеге өстендә үзенчә бер эре бөртек булып утырган малайны да алган автомобиль ындыр табагы капкасыннан чыкты, уңга борылып, ат сарайлары янәшәсеннән үтте һәм тагын да унга борылып, нәкъ Габдулла бабаларының тәрәзәләре зәнгәр капкачлы йортлары яныннан “Кыргыз юлы”на чыкты да, бар куәтенә үкереп, Өязе тауларына үрмәли башлады...
Мондый яна. зур. көчле машинага Канәгатьнең беренче тапкыр утыруы иде, әлбәттә. Юк. колхознын Гыйльфан абыйлары йөреткән бердәнбер “полуторка”га утырып йөргәне бар анын. Ул бит үзе дә, әрҗәсе дә кечкенә. Монандый биек үрләргә дә ых та итмичә менгән, монандый да гайрәтле машина белән чагыштырып буламы инде колхознын ямаулы иске комганын!.. Колхоз машинасын “иске комган” белән чагыштыру малайга ошап куйды. Житмәсә, бу машиналар Ватан башкаласы Мәскәүнен үзеннән үк килгәннәр ди. Габдулла бабалары әйтмешли, ярдан этәргә түгел, ярдәм итәргә. Аларнын номерлары да колхозныкы кебек “ТИ” гына түгел, ә “МС”, димәк, Мәскәүдән! Чынлыкта исә кем кемгә ярдәм итә ала? Көчле көчсезгә!. Анын хәзер Мәскәүнен үзеннән килгән Иннәкәнтәй дигән “камандирауаннай” абзыйсы да бар. Канәгатьнең шундый ерак шәһәр җирләреннән аларга— авып ятимнәренә, ярдәм итәргә килгән көчле Иннәкәнтәй дәдәсенә, кочаклап, рәхмәт әйтәсе килеп китте Ярар, әйтер әле, әйтмичә диме. Урап кайткач. Ындыр табагында. Габдулла бабасы, инәләре, дус малайлары алдында.
Әле Әкчин кадәр Әкчингә сәяхәткә чыгу шатлыгыннан айнып та җитмәгән малай күкрәгенә өргән, чәчләрен тузгытып тараткан тыгыз җилдән ләззәтләнде. Гади бер җилдән генә дә шул кадәр рәхәтлек килер икән! Анын өчен Мәскәүләр биргән кунак машинанын биек әржәсенә, миллион бөртек
иген өстенә утырырга кирәк икән. Их. тирә-якта нинди киңлек! Кара, күпме урман! Күпме яланнар! Анын машинасы, ана тапшырылган машина, анын үз кулына бирелгән машина, әнә, ничек итеп киң күкрәге белән шушы тыгыз, татлы әрем исләре белән аңкыган җилләрне ерып, күз күреме җитмәс күпме җирләрне, урман-яланнармы артында калдырып җилә дә җилә.. Ул артына борылды һәм бер горурлык хисе белән авылының йорт түбәләрен, аннан үзләренең гүбәсен. бәрәңге бакчаларын эзләде—табалмады. авыл чынлап та күздән югалып бара иде. Күрделәрме, күрәләр микән алар Канәгатьне’ Белделәрме, беләләрме алар анын нинди җаваплы бурыч белән җитмеш чакрымлык юлга чыкканын?! Ул бит Әкчингә бара! Җитмәсә, бер үзе'. Мәскәүләр биргән яна машинада!.. Әнисенә әйтеп тә тормыйча!
Әнисе исенә төшкәннән сон анын Иозеннән шәүлә үткәндәй булды Әй. бабасы әйткәндер әле инәсенә Канәгатьнең кая киткәнен. Мондый зур эшне бабасы инәсенә әйтмичә эшли буламы’’
Анын бер машина ашлыгы бар' Бер машина! Ул бу кадәр байлыкның хуждсы булу сөенеченнән берничә бөртек бодайны чеметеп алып авызына кабып, чәйни башлады Тәмле, үзле, туклыклы иде ул. Монын белән яшәп була. Әгәр ул үзеннскс булса. Тукта, ул бодай бөртекләрен рөхсәт сорап каптымы? Ул агарынып калды. Их. туйганчы бодай куырып ашарга!.. Куырган бодайның тәмлелекләре!..
Исән-сау йөреп кайткач, алла боерса, бабасы анын күлмәк итәгенә бераз бодай да салыр але, шулай бит? Үзе салмаса, сорап алыр Менә шунда куырачак ул бодайны'.
Гади ат юлыннан тирә-якка янтая-янтая барган машина урман эченә килеп керде. Элек гали генә күренгән имән. каен, усак яфраклары, җир өстеннән йөгергән үлән кыяклары инде берсе дә гади яфраклар, гади үлән кыяклары гүгел иде. Ал арның биекләре түбән, түбәннәре биек иде инде Ул күкне дә онытмады. Көпә-көндез күк гөмбәзендә алкаланып торган сыек ай элпәсе аны тан калдырды- Ничек кенә чекрәеп карамасын, ул йолдыхларны күрә алмады. “Алар да үз урынында.—дип уйлады малай.—Көндезен күренмиләр генә". Белә Канәгать, аи белән йолдызлар анын шатлыгын күтәрешеп. Әкчингә җәяү баралар. Канәгать кенә машинада җилдерә бүген Чөнки хакы бар. Ул—иген хужасы Барган җайга чайкалып, унга янтайган машинадагы малай сузылып кына имән агачыннан бер яфрак өзеп алды да. гүя сагынганда карармын дигән сыман, чалбар кесәсенә тыкты. Әйдә, ул да йөреп кайтсын Әкчин тарафларыннан. Машина аны урман юлы борылышларында йә унга, йә сулга суккалады, әмма ул хискә бирелеп, әрҗәдән коелуы мөмкин булган игенне түгел, ә бәлки исе-һушы китеп тирә-яктагы манзараны күзәтеп барды
Юл урманнан тагын да ачыклыкка чыгып, кирталәр белән әйләндереп алынган кара баткаклыкка, тәбәнәк озын мал абзарларына килеп чыкты Малай сасы истән тончыга язып, учы белән борынын каплады Чем-кара баткаклыкта коенган башмак кадәр ак ит чүмәләләрен, аларнын бихисап имчәкләренә сарылып имгән бихисап чучка балаларын үз гомерендә беренче тапкыр күреп, чучка дигәннәре шушы булырга тиештер дип уйлады Күп тә үтми ике яктан кызыллы-зәңгәрле төсләргә буялган саман өйләр, һәр ихата алдында диярлек тирәкләр, сәрви куаклары, чиләкләре җилдә чайкалган баганалы коелар, бакчаларында тәгәрәп яткан сары кабаклар, эредән дә эре карбыз-кавын. кәбестә-кыяр.ларны абайлап, бу хахул авылы Хлебороб булырга тиештер дигән фикергә килде " Калтам ак елга буена урнашса да. безнекеләр яшелчә үстерми, ә менә хахуллар елгасыз җирлә, кое чокып булса да. тәпән кадәр кәбестәләр, бәләк кадәр кыярлар, казан кадәр кавын-карбы пар. алтын башлы суганнар үстерәләр һәм аларнын авылын тәэмин итеп торалар Нинди тырыш халык!**.—дип уйлап алды ул. Үскәч, үзе дә яшелчә үстерәчәк. Алла
боерса'.. Инәсе аш пешерә башласа, бер баш суган эзләп Хлеборобка чыгып йөгерергә әзер. Шулай яшәп була диме?!
Авыл очында машина туктады. Дәдә Иннәкәнтәй кабинасыннан төште, утыргычы астыннан мышный-мышный, ниндидер капчык сыман нәрсәне чыгарды, аны кочаклап, эндәшми-тындашмый. кырыйдагы өйгә кереп китте. Озак тормады анда Иннәкәнтәй. Чыкты. Аның йөзе куз кебек кызыл, куллары буш, күңеле хуш иде.
Юл тагын да урман эченнән бара башлады. Болар инде Канәгать күргән урманнар түгел—юан кәүсәле эре, калын урманнар иде. Кинәт юл нык итеп сикертте һәм бу хәл көтмәгәндә малайны артка карарга мәҗбүр итте—мона кадәр гел алга таба, бар тирә-якка сокланып барган карашы юлга чыкканнан сон беренче тапкыр үзе саклап барырга тиешле игенгә төште. Әржә белән бергә сикергән йөк Канәгатьнең үзе кебек яңадан урынына утырды утыруын, әмма утырганда иген җиргә коел талаштырды. Әгәр сикергән саен ун, йөз бортектән тора-бара мен бөртек коелып калса?! Бөртекләр урынына үзе коелып калырга әзер булган малайның тәнен салкын тир биләп алды. Йә, Ходай!. Тирә-юньдәге хәйран-вайран, уйлары-хисләре белән мавыгып, ул йөкне саклап барырга да оныткан бит, ташбаш!.. Ул хуҗаларча җаваплылык белән йөкне күздән кичерде. Юк, кимемәгән иде кебек. Бәлки орлыклар коелмагандыр да әле. Машинасы да беренче тапкыр гына шулай нык сикертте бит.
Урман юлы чынлап та начар, тигезсез, чокырлы-чакырлы, язгы-көзгелектә гөрләвекләр буразналар ергалап бетергән иде. Бер сикерделәр—ун бөртек җиргә сикерде—түзде. Ике сикерделәр—тагын ун бөртек—түзде, өченче тапкыр сикерүдән түземе бетеп, малай бар көче белән кабинаның калай түбәсен төйде.
Киезләнгән сары чәчле, шешенгән табак битле Иннәкәнтәй дәдә кабинадан чыкты. Анын белән бергә тыштагы һаваны әче суган исе басып алды. Икесе ике басуда урак урган күзләрен бер ноктага—Канәгатькә төбәргә тырышып, акырды ул:
—Что стучишь, ТВ...ТВ...Ю мать!..
Малай бернәрсә дә аңламады. Әмма анламаса да, сүз бары тик йөктән коелган иген турында гына барырга тиеш дип уйлап, үз телендә аңлатырга тырышты:
—Дәдә Иннәкәнтәй! .. Кызу барма!.. Син сикерткән саен иген коела! .
—Что за каля-баля еше?—дип зәһәр ыржайды Иннәкәнтәй дәдә.—Мой твой не понимай! Если еше раз настучишь, высажу—пешком попрешь!..1
Һәм ул сүзләрен шул кадәр дә сайлап, шул кадәр дә күп катлы, озын итеп, күзләреннән очкыннар, авызыннан төкрекләр чәчә-чәчә холыксызланып сүгенде, ишеген шул кадәр дә каты итеп япты һәм ниндидер шешә шалтыраган, керәх-керәх килеп тамак кырган тавышлар чыгарып маташканнан соң, машинасын ниндидер кыргый ачу белән, чамадан тыш үкертеп, урыныннан кузгалды. Мондый сүзләрнен бары тик ямьсез, шакшы, бары тик сүгенү генә була алуы Канәгать кебек нечкә, тере җан иясенә генә түгел, үле җаннарга да аңлашылган булыр иде. Моны аңлау очен телне белү дә. тәрҗемәче дә кирәкми иде.
Әниләренең көннәр-төннәр йокламыйча, балаларының авызларыннан өзеп үстергән, тирдән, күз яшьләреннән алтынга әйләнгән бөртекләр коела, коела, коела—исраф була иде. Аны шул игенне үстергән инәләре, урдырган- суктырган бабалары-әбиләре, абыйлары-апалары—авылдашлары түгел, ә бәлки бөтенләй дә үстермәгән, күрмәгән-белмәгән, авыл иккән шәхси игенне
' Б\ нинди кала-бэла тагын? Минеке синекен аңламаган Тагын да дөбердетсән. монгол токымы куып төшерим - җәяүләп җилдерерсең (Рус.)
дәүләткә җыеп алуда очраклы рәвештә генә катнашырга мәҗбүр ителгән килмешәк коя иде.
Канәгатьнең Габдулла бабасы күз алдына килде. Игеннен бөртеге коелу да үлемгә тин иде.
Сикергән саен коелып калган бөртекләрне күрмәс өчен ул игенгә йөзтүбән капланлы. Бар йөкне кочакларга тырышкандай култарын бодай көшеленә тыкты Бодай кайнар салам, эссе кибәк, кызган кояш исләре белән анкый иде. Күзләрен ачты. Алтын-сары иген бөртекләре гүя үтә күренмәле иде Малайнын Иннәкәнтәй дәдәсе эттән алып эткә салып сүккәннән сон кайнарланган, гарьләнгән зиһене миллион бөртекнең һәр бөртеге эчендә сугыштан танкка атланып кайтып килгән атасын, шунда ук шәм яктысында Коръән укып утырган инәсен күрде
Ул үзен бик тә көчле жинүче һәм бик тә көчсез жинелүче итеп тойды Шушы гарь, шушы көчсезлектән тыела алмый елап җибәргәнен сизми дә калды. Гүя ул игенне коеп барганы өчен кояш алдында гаепле иде Күпме елаганын хәтерләми Озак, бик озак елагандай тоелды Ана җир йөзендә бары тик ул үзе генә җиңүчеләргә хас кайгы белән кайгылы, бары тик ул үзе генә жинүчеләргә хас елау белән елаган сыман иде.
Әмма Жир түгәрәк иде Анда зарлылар бихисап иде Кайдадыр Атлантик океаннын Кариб утрауларында шикар камышына чабам дип үткер китмәне белән үз аягына чапкан кубанос-малай һәм тагын бик күп. бик күп жингән һәм җинелгән илләрнсн ятимнәре елый иде Ул бу хакта бары тик белми генә иде.
Башын күтәреп, кояшны күрмәс өчен, ул вакытны сузарга булды, башка бернинди гамәле калмагач, елаудан кинәеп киткән танау тишекләре белән я надан бодайны исни башлады Бу юлы игеннән татлы балавыз, хуш исле әрем, салкын чишмә исләре килә, хәзер үтә күренмате бөртекләр эчендә атасы сандал өстенә яткан да. чан-чан китереп чалгы чүки иде
Ул һаман да башын күгәрергә тартынып, ун күз кырыс белән кылыйлатып кына дөньяны сөзеп алды Анын карашы тәрәхтәре челпәрәмә ватылып коелган, күзсез чокыр кебек рамнары такталар белән аркылы-торкылы кадакланган, соңгы чорларда кеше эзе. игътибары күрмәгән ниндидер пычрак, иләмсез өч катлы ташпулатны абайлап алды. (Үскәч, бу юллардан күп тапкырлар үтеп-сүтеп йөргән Канәгать бу бинанын әле революииягә кадәр үк төзелеп, суырткан орлык тартып, сонгы утыз-кырык ел эчендә иген булмау аркасында эшләмичә утырган бердәнбер американ механик-пар тегермәне икәнлеген белер.) "М ия кәгә җитәбез, ахры".—дип уйлап алды малай, мондый биналарнын бары тик район үзәкләрендә генә була атуын чамалап.
Шулай икән шул. Юл инде ат юлыннан кин таш юлга әйләнгән, андагы атлы-машинапы хәрәкәт тә Калтамак юлындагы сыман сүрән түгел иде Машина хәзер сикерми, иген дә коелмый башлады Кәефе күтәрелгән Канәгать бер- берсенә каршы агылган арбачы атларны, машинатариы күзәтеп барды Ачыш ясады алар япаннан, арттан - игеиделәр, каршы яктан, алдан - бушлар, игенсезләр килә икән Менә автомобиль баганаларында ниндидер тимер чыбыклар, ак чынаяклар, эшләпәле лампалар эленеп торган урамнарга китеп керде “Район үзәге шушыдыр" Шулай дип уйлап та өлгермәде, урам чатында басып торган милицияләрнең кызыл билле фуражкаларын, самолет канатыдай җәелеп бүлтәйгән гатифитәрен күрде Тәне эсселе-суыклы булып китте Яратмый ул «мнлиси»ларне Алар Колтамакта күренү белән малайлар базга кача, чөнки алар килү белән йә йортларга тентү керә, йә берәр кешене кулга атып китәләр
Юл әллә тагын начарланды, әллә Иннәкәнтәй дәдәнен кәефе китте— тагын сикертә башлады Гүя ул нәрсә белендер сихерләнеп, яхшы юлны начар юлдан аермый башлаган иде Орлыклар тагын да коелгалады
п
ЙДАР ХӘЛИМ
Канәгатьнең башы өянәк кузгалгандай сызлый башлады, жаны сыкрады. Нишләргә? Ярдәм сорап мөрәжәгать итәргә беркем дә юк—тирә-якта телсез таулар-урманнар, машина кабинасында холыксыз бер килмешәк, соргылт тузан баскан юлларда һәркем үз уе белән мәшгуль булган очраклы юлчылар гына иде. Ул куркып калды. Әмма туган авылыннан читкә чыгу белән, беренче тапкыр, шуны анлады: бабасы кушкан бурычны үтәү тойгысы куркудан көчлерәк икән. Курку дигән нәрсә анардан тәмам качкан иде Ашлык өстеннән шуышып килде һәм. тәкате бетеп, кабина калаен дөбердәтте
Иннәкәнтәй дәдәсенен туктап сүгенүен көткән малай тынсыз таяк булып катты. Теге юлын дәвам итте. Канәгать тагын дөбердәтте. Иннәкәнтәй һаман да туктамады. Инде елыйсы килми иде. Күнелсез булып китте. Әгәр мондый алтын бөртекләрне юл буйлап коеп барачагын алдан ук белсә, аны Әкчингә җибәргән кеше, бабасы түгел чуртым булсын, юлга чыкмаган булыр иде. Нигә кирәк ана мондый җәза? Мондый өтермә, мондый зиндан? Нишләргә белмәгән малай кайгыларына төренеп, ашлык өстенә сузылып ятты, машина белән бергә әрҗәдән сикереп төшеп калган бөртекләрне, ничек кенә әрнүле булмасын, күрмәмешкә салышып. Өязе буйларын, андагы дусларын, көтүчесез калган каз бәпкәләрен уйларга тырышты.
Югарыдан караганда, машина әрҗәсе—бишек, малай исә бишектәге бәбәй иде. Бишек сыман тирбәлгән машинада ул йокымсырап киткәнен дә сизмәде. Башы очында кемнеңдер мыш-мыш килеп казынып маташуыннан уянды ул. Туктаганнар икән. Малай башын күтәрмичә генә куян сыман кыеклап күз салды. Иннәкәнтәй дәдә машина көпчәгенә басып, күкрәге белән әрҗә читенә яткан да, берсе икенчесеннән ерак урнашкан, икесе ике басуда урак урган күзләрен бер ноктага төбәгән дә, көрәктәй сары йөнтәс куллары белән бидрәсенә бодай тутыра. Кемгәдер мыгырдап, бидрәсен аска сузды да, лапылдап җиргә сикереп төште. Ул кемгәдер иген сата иде бугай. Иннәкәнтәй күрмәсен дип. Канәгать чак кына башын калкытты: яшеллексез, кояшта көйгән авыл урамы, бик тә бетеренгән, ихаталары ауган, нужа хөкем сөргән, капкачсыз тәрәзәле, келәт сыман кечкенә өй ишарәтләре, шундый өйләрнең берсенә бидрәсен күтәреп кереп барган кеше... Теге кеше яңадан чыкты һәм бидрәсен Иннәкәнтәйгә бирде:
—Ишшү әднә бидрә, Иннокентий. Итоко пут пудет...* 1
Сөйләшүләреннән аңлашылуынча, чуаш авылы булырга тиеш бу Колтамак янәшәсендәге чуаш Өязебашыннан Пләги түгкәйләрнең күп тапкырлар килгәне бар аларга җеп эрләргә!. Чуашларны әллә каян таный
ул!..
Иннәкәнтәй янадан машина әрҗәсенә артылды. Тагын да бидрәсен тутыра башлады. Камандирауаннай абзый Колтамак үстергән игенне сата иде!.. Канәгать чәнечкеле камгакка әверелде. Нишләргә? Нәрсә, ниндидер бер килмешәк туган авылынын дәүләткә дигән ашлыгын урлап сатып ятканда ул һаман үпкәчел бала сыман авызын турсайтып торсынмы? Белми, нинди көч, нинди кодрәт, нинди зиһен, нинди хис аны урыныннан күтәргәндер, әле бүген, моннан бер-ике сәгать кенә элек туган авылыннан беренче тапкыр читкә чыккан сигез яшьлек малай, зур юл өстендә, чит авылда, чит кавемнәр арасында, бернинди уксыз-коралсыз, ике дә уйламый, сикереп торды һәм бүре баласы кебек ырылдап, үткер тешләре белән Иннәкәнтәйнен сары йонлы кулларына килеп кадалды:
—Бир-мим!.. Бу мин-нем иг-ген!...
—Молчи. монгольский выродок!.. Я тебе еще покажу, сопляк!2
Тагын бер чиләк. Иннокентий Җәмгысы бер пот булачак
1 Танышыңны чыгарма, монгол токымы' Мин сина күрсәтермен әле, селәгәй! (Рус )
Иннәкәнтәй икенче кулы белән малайга сукты. Малай тешләрен җибәрде. Иннәкәнтәй исә, тагын да җиде катлы итеп сүгенеп, аны бар көченә җилләп очырды.
Малай әрҗәнен почмагына очып барып төште. Шофер өйматәмә бидрәсен астагы чуашка бирде һәм анын белән бергә теге өйгә кереп китте Озак та үтмәде, кулына төргәк тотып килеп чыкты, аны утыргычы астына тыкты һәм ишекне япты Ишек җиле белән Канәгатькә әчкелтем апра исләре килеп бәрелде.
Үкереп һәм гөрелдәп, машина кин үзәнлеккә килеп чыкты. Катгамакнын кул яссуы кадәр генә булган ертык-пыртык басулары, тау-таш. урман-фурман арасында үскән сабый мондый сәхра-иркенлекне күреп татын онытылды Гүя әле биш минут элек кенә анын белән бернинди фаҗига да. бәрелеш- кыйралыш та булмаган Мондагы матур табигатькә—чиксез басулар, болынлыклар, көмешләнеп кайнаган таллар, өянкеләр, бөтерелеп-бөтерелеп кызарган баланлыкларга сокланып, чабыласы чабылган, чүмәләләнәсе чүмәләләнгән. кибәнләнәсе кибәнләнгән. эскертләнәсе эскертләнгән печәнлекләр, чабылмый калган җирләрдә ат дугасы күмелерлек чабынлыклар күреп, малай хәйраннар калды. "Их. авылга алып кайтырга!"—дип уйлап куйды ул. Колтамак урманнарында син бүген эскәкләп чүпләргә дә үлән тапмасссын. Малай тактадагы “Река Дема" дигән язуны укып та өлгермәде, машина бөдрә таллар астыннан боргаланып-боргаланып. ярсуын кая куярга белмичә аккан кин елга ярына килеп чыкты Канәгатьнен мондый зур дәрьяны күргәне юк иде әле. Башка машиналар кебек үк елга аша салынган күпергә җитәрәк кенә сулга сугып, көпчәкләрен комташ өстеннән шытырдата* шытырдата яртылаш суга кертте дә. Иннәкәнтәй моторын сүндерде
Менә нинди икән ул җырларда җырланган Дим! Кин икән, ташкын икән Капма-каршы ярлардан бер-берсенә кулларын сузган зифа татлар бу ташкыннын өстеннән яшел чатыр корганнар Бу Дим дигәннәре йөз. юк. мен Өязе. Кәркәле елгаларына торадыр Дим белән беррәтгән шуларны елга дип атап буламы? Инешнен дә тавык атлап чыгарлык инеше икән бит алар' Димнен суларын мичкәләргә тутырсаң, ничә мичкә булыр иде икән? Миллион? Әйе. миллион! Хәзер анын миллион бөртек игене янына миллион мичкә суы да бар!..Йөк өстендә утырган Канәгатькә җылы булып китте Елга өстендә искән иләс җил мотордан килгән кайнар һава белән кушылып җылына икән. Янәшәдә шоферларның берсе моторын сугара, икенчеләре юа. өченчеләре яр буенда тамак ялгый иле. Иннәкәнтәй Канәгатькә эндәшмичә һәм кеше күзенә чалынмасын дип булса кирәк, елга яклап кабина ишеген ачты, төргәген сүтеп, шешәсен, кабымлыкларын чыгарды, аннан төргән чүпрәген җәйде, кабымлыкларын кискәләп, табынынатезештерде Авызыннан әллә нинди ләззәтле мөнгерәү авазлары хасыил итеп, ашыкмый-пошыкмый. ниндидер бер йолага әзерләнгәндәй әзерләнде
Канәгатьнен ашказаны да чорләп куйды. Ашказанын оныттырырга кирәк иде. Кеше-кара күрмәсен дигәндәй, як-ягына каранып, йөктән берничә уч бодай сыдырып алып, юка малюскин чалбарының кесәсенә салды ла. аннан уч төбенә тагын да бодай өереп, авызына койды Чалбар балакларын бот төбенә кадәр сызганды, ике куллап машина әрҗәсенә асылынып, аякларын көпчәккә төшерде һәм беренче тапкыр, чиркана-чиркана, чәдтерләрен Димнен ефәктәй йомшак агымнарына тыкты Табаннары белән сары комга басуы булды, әллә инде шуны гына көткәндәй. Дим талларының көмеш яфраклары чайкалды, хәрәкәткә килде, гүя яфраклар кошларга әйләнеп, бар дөнья сайрый, моңнарда кайнаша башлады. И-һи-һн, мондагы кошлар жәй башындагы кебек ярышып сайрыйлар икән' Анын аяк чәдтерләрен нәрсәдер кытыклагандай итте. Үтә күренмәле, аяк бармакларының рәвешләрен үзгәртеп
хэли:
АПДАР
тирбәлгән суларга караса, аяк йөзләренә агымсулар ташыган комнар, бака кабырчыклары түшәлә. Каян килә комнар, кабырчыклар? Өязедә юк бит
алар!..
Малай авылыннан читкә чыккач кына, инде менә ничәнче тапкыр аптырады: бу кадәр бай, матур табигате, бу кадәр басу-болынлыклары, бу кадәр сулары-урманнары, бу кадәр барлыклары булган адәм баласы нигә үзара сугыша, нигә ул ятим, нигә ач?! Димәк, адәм баласын табигать түгел, ул үзе, үз табигате, йә булмаса икенче кеше—икенче көч ач итә?!
Ул күз кырые белән генә Иннәкәнтәйгә карады. Кечкенә юлдашы турында тәмам оныткан шофер, кәефе килеп, эченнән генә мекер-мекер и-һи-һиләп, инде ничәнче кат шешәсенең бөкесен бөкелдәтеп ачты, икесе ике басуда урак урган күзләре белән як-якка угрыларча караштырып алды, тагын да шул и-һи-һиләп авызыннан гына чүмерде, аннан ниндидер аксыл калжаны тамак юлына тыгып җибәрде, аннан, тагын да кәефе килеп, мекер-мекер килеп, и-һи-һиләп майлы авыз тирәләрен йөнтәс кул сырты белән сөрткәндәй итте, байларча гасабиланып кикерде, шартлатып һава чыгарды да, җыештырына башлады.
Анардан башка китеп барыр дип курыккан малай арткы яктан машинага күтәрелеп тә өлгермәде, тегесе моторны кабызып, кузгалып та китте. Иннәкәнтәй анын барлыгын бөтенләй дә оныткан иде бугай. Юлда нинди генә күнелсезлекләргә тап булмасын. Канәгатьнең күңеле күтәренке иде. Алай гынамы, рәхмәтле иде. Мондый озын күперләр аша чыга торган шундый ерак, җаваплы юлга чыгарган Габдулла бабасына, шушы юлга үзе белән алган Иннәкәнтәй дәдәсенә дә, ул ничек кенә ерткыч кыйланса да, рәхмәтләр укыды. Шул ук вакытта йөрәге әрнеп борчылды да. Әгәр урап кайткач, бабасы "Әйт әле, ташбаш, игенне юл буена коеп бармадыгызмы? Сатып эчмәдегезме?" дип сораса, ничек җавап бирер? Коелып барды, дисәң, нигә Иннәкәнтәйне туктатмадың, диячәк. Коелмады, дисәң—ялганлау булачак.
Анын каршында табигатьнең яна могҗизалары ачылды. Шар тәгәрәтерлек тигез иген басулары сул яклап жан-фәрман йөгереп киләләр дә, Димнен ун ягыннан рәт-рәт булып күтәрелгән тау тезмәләренә бәрелеп туктыйлар. Ул тауларны гүя кемдер пәке белән кыеп, бер рәткә тезгән, кайберләрен аерып алып, күкрәк-күкрәк итеп өйгән, әвәләгән, түгәрәкләгән дә. бар кешелек күрсен өчен барчасыннан да югарырак күтәргән. Әнә, берсенең яссы күкрәгенә эре ак ташларны тезеп, “Л е н и н” дип язып куйганнар. Кара әле, җәйпәк ташлар белән дә язып була икән, ә? Юлга чыкмаган булса, ул мондый могҗизаны кайчан күргән булыр иде? Кара әле, йөреп кайткач, авыл каршындагы тауга дус малайлары белән бергә алар да берәр нәрсә язып куя ала бит, ә? Тик ни дип язарга? Ин кадерле сүз булырга тиеш бит ул. “Ленин" дип язарлар. Ярар, Ленин булсын. Шулай тиеш. Ә бәлки, ә бәлки... “Без җиңдек!" дип тә өстәргә кирәктер. Әгәр сугыш булмаган, без жинмәгән булсак, шулай дип булган булыр идеме? Әгәр анын атасы сугышта һәлак булмаган булса, аны Габдулла бабасы Әкчингә җибәргән, мондый матур җирләрне күрә алган булыр идеме? Анын аша, ток суккандай, шаукым үтте. Кара әле, аларнын сыйныфында гына да кырык бер укучынын утыз икесе сугыш ятиме бит. Инәләре әйтүенчә, Колтамак үзенен бер генә ятимен дә детдомнарга тапшырмаган. Менә шундый бала жанлы аларнын авылы!.. Бәлки тау битләвенә “Кайтыгыз, әтиләр!" дип тә язаргадыр? Язарга кирәк, язмый диме!.. Өязе, Кәркәле тауларында ак җәйпәк ташлар җитәрлек бит. Язгач- язгач, тауларга яңгырлар юган ак ташлардан киләчәккә хат язарга!..
Алда, ун тарафта, урманнар артындагы биек сөзәклектә йөзләгән шакмак йортлары белән авылмы-шәһәрме шәйләнде Офыкта кап-кара төтен чылбырлары аркан булып ишелеп ала да, икенче карауга каядыр югала.
Нәрсә булыр бу? Поездлар йөри торган Әкчин шушы мәллә? Кара, вакыт ничек тиз үтте! Сәгать дигән нәрсәне төшендә дә күрмәгән малай йөзен чытып күккә карады Кояш нәкъ анын баш түбәсендә балавыз булып эри иде Төш җиткән
Юл тар агачлыклар буйлап барды-барды да. урамнары белән әллә каян күренеп торган жәйпе кебек тигез сөзәклеккә күтәрелә башлады Офыктан үзе артыннан гагын да кара аркандай эз калдырып, бик каты кычкыртып, ниндидер кап-кара нәрсә үтте. Малай анлады—бу анын ате беренче тапкыр ерактан күргән паравызы булырга тиеш.
Машина кинәт шып туктады
Иннәкәнтәй дәдә кабинасыннан чәчрәп килеп чыкты Анын кашлары һәм күз аралары ачудан тагын да таралыбрак киткән иде.
—Ну-ка, слезай!..'
Бернәрсә дә акламаган малай нәрсә эшләргә белмичә утыруын дәвам итте.
Шофер тагын да каты итеп сүгенде һәм авызыннан ак күбекләр чәчрәтеп жиргә төкерде.
“Әллә куып төшерергә итә инде" дип шикләнергә өлгергән, әмма мондый да зур абзыйның аны. авылдан үзе белән бергә ерак юлга алып чыккан сабыйны, бер ялгызы кола-яланда торгызып калдыруын күз алдына да китерә алмаган Канәгать Иннәкәнтәйдән курыкмый. шул ук вакытта анын мондый явыз эш эшли алуына һаман да мшанмыИ иде
Иннәкәнтәй дәдә кулына моторны әйләндереп кабыза торган кәкре тимер тотып кабинасыннан чыкты һәм селәүсен сыман күзләреннән яшеннәр сосып, кузовка сикереп менде
—Ты еше не слушаешься. монгольский ублюдок!.
Һәм Канәгатькә селтәнде
Ашлыгы өстендә багана кебек каткан малай кымшанмады да.
Мондый сабырлыктан Иннәкәнтәйнен сары кыллар баскан йөзе аларып күгәрде, икесе ике басуда урак урган күзләрен кызыл кан басты, ул тирә- юньне сасы ис белән тутырып, әллә нинди мекертәгән авазтар чыгарып, малайга ташланды. Малай дигәне акыл ияләренә хас кинаяле олпатлык, каршылыксыз затлылык, ул гынамы, өлкәннәргә, аксакалларга хас түзем, ихгыяр дә күрсәткәч, чыгырыннан чыккан Иннәкәнтәй. кыргый ачу белән дөжжалланып. сигез яшьлек ватандашын бодай көшеле өстеннән бөтерә салып күтәрде дә, шул бөтергән килеш кузовтан түбәнгә ыргытты.
Песи баласы сыман ботерелеп. Канәгать аяклары белән һавада әйләнде һәм җиргә тәпиләре белән төшәргә өлгерде
Таш юлда аны аксыл тузанга күмеп. Мәскәү ”ЗИЛ"ы китеп тә барды
Бая машина әрҗәсеннән коелган бөртек иген өчен үксеп елаган малай хәзер, кола-ялаггда. чит-ят тарафларда бер тиенсез, бер кыерчык иписез калып, хәтта кыйналып та. елау турында уйламады Бу халәт бик тә сәер иде. үзе бер күктән төшкән хәер иде
Канәгать башта берни булмагандай машина киткән якка җәһәг-жәһәг атлавын дәвам итте Ул кире борылып, авылына да кайтып китә ала иде Ләкин аңа кояш бары тик Әкчиндә чыга. Әкчингә кереп бата—дөреслек аны бары тик Әкчиндә генә көтеп тора кебек иде Ул Иннәкәнтәйгә нишләптер рәнҗемәде Ана калса, сугыш иргә җитлектергән сабый акылы белән агглыи иде: ул кичергән газап—ана тиешле газап, күктән төшкән гадел җәза. Гүя ул анын канын, төнен сафландыра, иман-аманга сыгындыра торган бәрәкәге иде
Әйди, теш вле'
Син влр тындамы Лгмн ламы. үГимшын туган монгол' (Рус )
Кайдадыр берничә теленә берьюлы басып гармун кычкырттылар Нәрсәдер тыкы-тыкы килеп тыкылдап якынайды һәм шулай ук тыкылдап ерагайды. Тирән чокырга төшкән юлдан килгән, офыкларны шул чокырнын сөзәк үре һәм өйләр каплаганлыктан, Канәгатькә баягы төтен арканнары күренми иде.
Арттан килеп узып киткән, каршысына килгән йөк машиналарына юл бирә-бирә, ул, тәнендә жаны һәм бер кат күлмәк-ыштаныннан башка бер нәрсәсе булмаган сабый, тирән чокыр аша чыкты һәм картлар сыман кулларын артка куеп, жай гына үргә күтәрелә башлады.
Тагын да йөрәккә төшеп гармун кычкырттылар. Юк, паравызлар кычкыра түгелме? Ул чуен юллар ниндирәк була икән? Алардан поезд дигән нәрсәләр ничек йөри икән9 Чокырдан чыгып җитмәгән Канәгать паравызларнын үзләрен күрә алмый иде, әлбәттә. Чуен юлларның ялгауларына суклыгып тыкылдаган тәгәрмәчләр тавышы анын зиһенен әллә кайларга алып китте. Ул барды да барды. Бу битабигый аһәннәрдән ул бер башка үскәндәй булды һәм бүген кичергән кичерешләрдән кызарган күзләре белән инде йорт араларыннан ачыла башлаган офыкларга укталды. Кинәт ун һәм сул тарафтан дөпелдәп һәм тыкылдап, бар көчләренә кычкыртып һәм күк гөмбәзен тетрәтеп, станчада туктарга да уйламыйча, морҗаларыннан кара төтен кисәкләре ыргьгга- ыргыта, яшен тизлеге белән бер-берсенә каршы килеп, ниндидер зур. кара таракандай чем-кара галәмәтләр үзләре артыннан дистәләгән озынча йортларны өстерәп үтеп киттеләр. Малай уйлавынча, поезд дигәннәре шушы булырга тиеш Бер очракта чынлап та күп телле гармун, икенче очракта җиз торба, көмеш быргы аһәннәрен хәтерләткән тавышлар озак кына һавада эленеп торды да эреп югалды. Малайга бу аһәннәр атасын сугышка алып киткән мон булып тамагына торды. Анын җанында көтмәгәндә шигырь сыман әкәмәт яралды: “Бодае-арышлары. паравыз тавышлары, сугышлардан кайтмый калган әтәйнен сагышлары . " Каядыр еракка китеп бушанган бу һәлакәтле аһәңнәрдә еракта—җитмеш чакрымда калган Ватаны, инәсе, дуслары, каз бәпкәләре бар иде. Менә кайчан анын тагын да елыйсы килеп китте! Йөк өстендә килгәндә, хәтта чуаш авылында иген өчен Иннәкәнтәйгә ташланган чакта да ул кайгысыз булган икән бит. Менә кайчан гына яралды анын җанында кайгы-сагыш! Таулар-ташлар арасында югалып калган кечкенә авылдан зур йөк баинднда зур дөньяга чыккан малайнын кайгысы хәзер туган төяген, туган инәсен, туган абыйларын, туган кош-корт, туган мал-туарларын да кертеп зурайган иде. Менә тагын паравыз кычкыртты. Башта ул инәсенен әлүмин калак белән казан төбенә ябешкән касмакны кыруын, аннан көзге күк йөзенә чөй булып кадалып, көньякка очкан торна, кыр казлары тавышларын, аннан килеп, кышка керергә әзерләнеп куерган көмеш агымсуларда коенган сугым казларының кыйгылдашканын хәтерләтте. Ул бүселеп чыккан яшьләрен буш кулларынын сырты белән тыйды. Кайта алырмы ул авылына? Сөйләүләреңчә, сугыштан сонгы елларда тимер юл, вокзалларда үрчегән бандитлар, жиганнар тотып үтермәсме?
Әмма Жир түгәрәк иде. Кайдадыр җиңелгән Германиянең ниндидер Магдебург дигән бер каласында, җимерек йортнын подвалында, әнисез һәм әтисез калган нимес малае да, вокзалга чыксам, оккупацион гаскәрләр тотып алып үтермәсләрме дип, бер Аллаһка зарый кылып елый иде
Вокзал жиганнары турындагы ачык, кискен фикер аны айнытып җибәрде. Ул мөмкин кадәр тизрәк Әкчин элеваторына барып җитәргә, шуннан Колтамакка булмаса, һичьюгы алар ягына кайта торган берәр машина, атка эләгеп булса да кайтырга тиеш!..
Ул тау битләвенә сирәк итеп, кин итеп утырган авылга керде. Шушы да булдымы шәһәр! Тавык кетәклеге бит бу!. Рәвеше белән Колтамакка
охшамагач, бу авыл, Канәгатьнен уйлавынча, татар авылы түгел иде. Паравыхлар чакырган тарафка атлый торгач, анын юлы кинәттән унга борылды һәм сулда, биеклектә кешеләр белән кайнап торган ак ташпулат янына килеп чыкты. Бинанын ун канатындагы, югарыдагы “С-т-а-н-ц-и-я А-к-с-е-н-о- в-о” дигән язуны хәрефләп укыды. Эссе кояштан, борчылудан болай да тирләгән малай бу исемнән шыбыр тиргә төште Авылдашларынын кая барсалар, каян кайтсалар да. авыз суларын корытып сөйләгән “Әкчин. Әкчин вокзалы’' дигәннәре шушы буладыр дип нәтижә ясады ул. Ниндидер эчке тавыш ана әлегә вокзалга бармаска кушты. Еракта, юлнын ниндидер стенага килеп текәлгән очында чиратка баскан йөзләгән машиналарны күреп, малай шул тарафка китте. Бәлки дәдә Иннәкәнтәй. ялгышын анлап. аны эзлидер, аны күрер дә, йомшарып китеп, үз янына чакырып алыр, тамагын да туйдырыр? Машиналарның күбесенең ишекләре шәррән-ярра ачык шоферларның кайсылары каршыдагы йорт күләгәсенә тезелеп утырганнар да, кәрт сугалар, кайсылары тамак туклык итә. кайсылары гәп кора. . Әгәр аны Иннәкәнтәй дәдәсе тотып алып, 'Ник йөрисен монда?" дип кыйнаса. Әкчин м ил ис ияләренә, жуликларына тотып тапшырса? Нәрсә булса да булыр, дип ул машиналар арасыннан алга таба баруын дәвам итте Ниһаять, машиналар чираты кереп чумган зур ябалдашлы капка, ихата эчендә, тирәндә йорт дисән йорт, абзар дисән абзар булмаган, үтә дә биек, сәер шакмаклардан өелгән, багана сыман шөкәтсез, бернинди тәрәзәсез бина каршына килеп чыкты Укыды. “А-к-с-е-н-ов-с-ки-й э-л-е-в-а-т-о-р" “Ә-ә. иген жыя торган урын,"—дип уйлады ул. Капка төбендә милисия киемендәге кораллы сакчыны күреп, кире борылды. Инде машиналар рәтен ерып чыктым дигәндә генә, гомуми рәттән чыгып, бер читтәрәк гуктаган “МС 31-45" дигән сан язылган машинаны абайлап алды. Бу анын Колтам актан килгән үз машинасы иде. Түгәрәк күкрәкле матур бу машина анын өчен туганнары кебек кадерле, авылдашы кебек якын иде. Ул анын янына кочаклардай булып йөгереп барды Машина астында, иген калдыгыннан үсеп чыккан чүп үлән өстендә ничектер ыржаеп һәм чалшаеп, битендәге сары кылларын, таркау кашларын, лайлалы иреннәрен чебен баскан Иннәкәнтәй дәдә йоклый иде Машина ана үз. ә менә аны йөртүчесе жиде ят иде. Ул җирәнгеч дәрәжәдә ямьсез, котсыз иде. Малай җиргә иелеп, кулына таш алды Менә хәзер, менә хәзер шушы ташы белән аны оятсыз сүзләр белән күмгән авызына тондырам дигәндә, ул тыелып калды. Бәлки ул, Иннәкәнтәй. тумыштан менә дигән кеше булгандыр, бәлки аны эчкелек чире генә шундый хәлгә төшергәндер? Күзем күрмәсен, дигәндәй, ашыгып китеп барды
Коймалары урам ягына тигезсез чыгып-кереп торган, нигез буйларын кычыткан, әрекмән баскан, һәркайда ниндидер ятсояклек тойгысы күзгә бәрелеп торган, барысыннан да бигрәк, анын туган телендә сөйләшкән, Колтамакка ничек кайту юлларын сорашырлык кешеләр бөтенләй дә очрамагач, кире вокзал ягына китте Үзенә тукталыр урын тапмыйча, бу яланаяклы, карасу зәнгәр төстәге малюскин чалбар, ике сәдәпле аксыл күлмәк ишарәтендәге, җиткән чәчләренең оч-очлары кояшта көйгән, жете зәнгәр күзле малай тора-бара вокзал белән элеватор арасын берничә тапкыр урады Арыды Ниһаять анын карашын авылларындагы Саләхетдин картларның келәтсыман өе кебек бәләкәй ой жа1еп итте Урам ягына ике кечкенә тәрәзәсе белән карап торган, почмагы сәрби куаклары белән яшәргән бу хуҗалык бик тә ярлы, әмма нәрсәсе беләндер мөлаем иде Ул такта арата эченә туфрак тутырылган нигезгә утырды Калагына каяндыр бип-бип итеп саркылып чыккан авазлар чалынды Тирә-ягында бернинди каз бәпкәсе күренми иде Әллә артыннан үзенен бәпкәләре килеп җиттеләрме дип ул өйне тирәләп чыкты. Кечкенә капканын ярыклары аша күрде—ихата эчендә яшел үләнгә
,ЙДАР ХӘЛИМ
куелган зур бакыр ләгән тирәсендә сары йомарламнар булып оеп, каз бәпкәләре чемченә иде. Анын бәпкәләрне тотып яратасы һәм чемченгән бәпкәләргә карап торгач, тагын да ашыйсы килеп китте.
Кесәсендә кара көнгә дип саклаган бер-ике уч бодай орлыгы барлыгы исенә төшкәч, шуны булса да чәйнәштерим дип кесәсенә кулын тыккан иде, андагы шома, салкынча нәрсәгә кулы тиеп чирканып куйды. Чыгарса, аптырап китте—уч төбендә имән яфрагы!. Туган авылы урманнарыннан чыкканда машина әрҗәсе өстеннән генә өзеп алган имән яфрагын бөтенләй дә оныткан ләбаса!.. Дымланган күзләре белән имән яфрагының яшел сумитенә, таза аксыл җепселләренә карап торганнан сон, яңадан кесәсенә тыкты да, бодаен ашамаска—түзәргә булды. Ашамыйча бет тә бер ел түзә диләр. Канәгать кеше бит, югыйсә. Тамак ялгарга берәр төрле ташландык ризык, үлән-мазар күренмиме дип тирә-ягына каранды. Иртәдән бирле авызына кәтрә дә капмый, тамак йотыгуы аркасында чамасыз сагайган, хиссияте нечкәргән малайнын колаклары төбендә нәрсәләрдер мылтыктан аткандай шарт-шорт килә башлады. Бу сәрби куакларының өлгергән кузаклары шартлап ачыла икән. Малай кул яссуы белән кузакларны сыдырып алды һәм аларны арчып, эчләрендәге кечкенә кара борчакларны авызына коеп азапланды. Сәрви борчаклары теге кара нимес борчагы кебек туклыклы, тәмле түгел, болай да ач кешенең ачуын китерер дәрәҗәдә төче һәм лайлалы иде. Канәгать кузакларны кире куаклары төбенә атты.
"Сусын сазлык эчертә, тамак дингез кичертә”, дигәндәй, ашказаны черләвенә түзә алмаган Канәгать ипи катысы булса да табылмасмы дип вокзалга барып урарга ният итте. Урамда кыргый этләрнең күбәюе, биредә туфракның соргылт булуы да ошамады аңа. Колтамактагы кебек яшел хәтфә үләннәр дә, йөзьяшәр өянкеләр дә күренми. Көн буена бер җырлаган кеше очратмады. Аларнын Колтамакларында һәр тал яфрагы сайрый, һәр кеше җырлый. Кызган ташта аяк табаннарын пешерә-пешерә, ул платформага күтәрелде. Алдында көмеш өслекләре белән ялтырап һәм якты нурлар булып таралып, гомерендә беренче мәртәбә күргән чуен юллар ята иде. Озын-озак тоткарланмыйча, песи саклыгы белән ул вокзалның эченә үтте. Тамак туклыгы итеп утырган берничә адәм каршына тукталып торганнан соң, тегеләр, башларына килеп, бернәрсәдә сузмагач, ояла-тартына гына, чүп савытына якынайды, инде аңа килеп җитте дигәндә, туктал тормыйча, үткен карашы белән савыт төбен сосып алды да, өметле нәрсә күзгә ташланмагач, кискен борылды һәм песи адымнары белән шома басып, вокзалдан чыкты.
Платформада халык күп, алар барысы да үзләре күтәргән капчык- чумаданнары кебек телсез җитди һәм ифрат дәрәҗәдә үз кайгылары белән генә яшиләр иде.
Кинәт платформаның теге ягыннан башына зәнгәр сызыклы кызыл фуражка, өстенә тетелеп беткән күн кием, күкрәге өстеннән әлүмин тимерчыбыкларны хәрбиләрнең каеш портупеясы кебек итеп аркылы-торкылы ураган, бер аягына иске итек, икенчесенә бармаклары күренеп торган башмак кигән, йөзенә ниндидер кызыл тимгелләр бүрткән кеше пәйда булды һәм саф татар телендә игълан ясарга тотынды:
—Гражданнар!.. Уфа-Симферополь поезды Шафран станцасыннан Әкчин станцасына таба килә!.. Билетларыгызны компостерить итәргә китерегез!.. Билетларыгыз белән бергә атланмайга, ипигә талуннар да таратачакмын!..— Ул поезд көткән кешеләр алдыннан үтеп, билетларын алган, ниндидер җайланма белән тишкәләгән һәм кире кайтарып биргән булып йөри башлады —Карагыз аны, ипи-майга талонсыз утырасы булмагыз!.. Бу поездда иптәш Сталин үзе килә!.. Иптәш Сталин үзе тикшерәчәк!..
Анын бу уенына күптән өйрәнгәннәр, шуңа беркем дә, хәтта поездны
каршылаучы тимер юл хезмәткәрләре дә игътибар итмиләр иде кебек.
—Монда барысы да минем хужалык!. Без хәзер иптәш Сталин белән налукларны бетерәбез! Елмаеп, көлеп яшәгез! Менә минем кебек! Ха-ха-ха- ха!—Һәм күкрәгенә аркылы-торкылы тимерчыбык чорнаган адәм буылып- буылып көлә башлады,—Башта натукларны. аннан талуннарны да бетерәбез!
Юлга чыкканыннан атып туган телендә бер кәлимә ишетмәгән матаи Колтамакка ничек кайту турында менә кемнән сорашып казырга кирәк иде. дип уйлап өлгермәде:
—Эрәзве натуктан. талуннан башка яшәргә мөмкин'*!—диде бер киез эшләпәле карт —Тормышның ни кызыгы кала'*
Анын янәшәсендә торган бер абзый аны тынычландырды:
—Борчылма юк өчен. Акылдан язган бит ул. Сугыш вакытында Әкчиндә станца начальнигы булып эшләп, нахакка төрмәдә какланган —диде — Төрмәдән, әнә. нинди матур чир—көлү чире йоктырып чыккан.
Тагын да йөрәген телеп һәм күк гөмбәзен тетрәтеп килгән паравыз кычкыртты. Вокзал бинасыннан халык күренде.
— Иптәш Сталин килә! Халыкны налуклардан азат итәбез' Көлегез, шайтан токымнары!
Тизлеген тәмам акрынайткан паравыз пар белән пошкылдал һәм ниндидер жиз тәлинкәләрдә чаннар сугып. Канәгатьләр торган тәнгәлгә якыная башлады Шулчак вокзалнын кызыл кирпеч бинасы артыннан кызыл кикрикле, бәлшәйгән галифиле ике милисия йөгереп килеп чыкты, аларны күрү белән эләктерәләр дип шыр җибәргән Канәгать үзе килгән урам ягына сикерде һәм платформа артына чүкте. Әмма милисияләрнен анарда уйлары да юк икән Кызыл кикриклеләрне күрү белән “Сталинны көтеп тилергән" абзый кин итеп елмайды һәм. кочакларын жәеп. аларга таба ташланды —Сагындым!.. Сезләрне сагындым, әхирәткәйләр'
Күкрәгенә аркылы-торкылы әлүмин чыбыклар бәйләгән абзый милисияләрнс кочакларга, чут та чут үбәргә тотынды. Тегеләр исә өйрәнелгән алымнар белән анын кулларын каерып, йөгертә-йөгертә алып та киттеләр Ул артына борылыр1а тырышып, халыкка кычкырды —Хуш-шыгыз... Ыс-стал-лин барыбер кил-ләчәк'
Бу күңелсез күренешләрдән үзенә урын, җанына рухи, ашказанына матди азык тапмаган Канәгать яңадан теге өй янына килде. Ниткән шәһәр бу. хет бер сорашыр, кинәшер кешесе очраса! Элеваторы да. капкорсак, тирә-ягым чиратка баскан иген ташучылар белән чолгап алып, карынына туктау белми ашлык тутыра да ашлык тутыра, ә беркем белән күзгә-күз карап сорашып сөйләшеп булмый! Бернинди элеватор да түгел—элеп атыр ул. чурт> матыр' Тирә-ягы тулы кеше—кешесе юк' Ашлыгы таныш—кешеләре глныш түгел!
Малай, уфырып, күз күреме җиткән ераклыкларга карады Кайдадыр Мәнәвез урманнары. Дим тугайлары артына барып багарга җыенган кояш станцанын таркалып яткан, көне-тоне иген ташып, тыз да быз чабышкан йок машиналарының тузаны белән генә тукланган ташландык өйләренә, аларнын ятим, монсыз тәрәзәләренә, тәрәзә төпләрендәге күшеккән сәрби куакларына ярала гына башлаган кичке шәфәкътән янгын кабызып, офыкка таба түбәнәя башлаган иде.
Ул инде авылына бүген кайта алмаячагына да ышанган иде Кесәсендәге бодай орлыкларын кырып-себереп ашаганнан сон ашказаны бераз гына суырудан туктагандай итте. Көне буе көтелмәгән гаматләрдә. хиссияттә талкынып арыган Канәгать плраны гларнын моңсу тавышлары астында өйнен бура очлары чыгып торган почмагына сенеп йоклап киткәнен лә сизмәгән Күпме йоклагандыр, янәшәсеннән генә үкереп үткән йок машинасы гөрелтесеннән уянса—көне буе ялкынланып янган, инде хәзер үэенен артыннан
п ДЛ!
Р ХӘЛИМ
алсу байракларын жиргә ямаулык итеп коя-коя күзләрен кызарткан кояш инде чынлап та баюга бара иде. Төнен биредә үткәрер микәнни? Өендә нихәлләр икән? Аны югалтып елыйлар микән? Иннәкәнтәй авылга кайткан булса, балабызны кая куйдын дип измәсен изәләр микән? Кинәт күз алдына анын үзенен ак кәфенгә төрелгән үле гәүдәсе пәйда булды. Ул күзләрен йомды. Әнә. барча авылдашлары елый. имеш. Инәсе, абыйлары елый. Габдулла бабасы Иннәкәнтәйне ындыр табагы уртасындагы баганага бәйләгән дә: "Менә сина. кәнтәй, бер бөртек иген өчен! Менә сина. кәнтәй, икенче бөртек иген өчен!..” дип камчылапмы камчылый, имеш!..
Дөньяда үзен яклаучылар табылачагына ихластан куанган малай, кәефе килеп, танауларын мышкылдатып алды. Ул күккә карады. Гүя гаделлек шунда иде. Әмма анда шырпы кадалып күзе кызарган кеше сыман канаган кояштан, элеваторш н иген исе белән анкыган бай күген биләп, түгелгән орлык белән түшәлгән л уфрзгы өстеннән чайкылдап очкан бала чәүкәләр өереннән башка бернәрсә дә күренми иде.
Төн кунып чыгар урын кирәк иде. Кая барырга? Вокзалга? Элеп-атырга? Әлләжәяүләп юлга чыгаргамы0 Төнгә каршымы? Урманнар-таулар ашамы? Ул урманнардан куркуын курыкмый, әмма аңа ниндидер эчке тавыш төнгә каршы Әкчинне ташлап чыкмаска кинәш итә иде. Ә ул нигә берәр кешегә кереп, бер кичкә генә сыеныр почмак сорамый? Бардыр әле монда юньле кеше, шулай бит? Аһ. урысча да белсә!.. Ул ниндидер бер карарга килергә теләгәндәй, ихтыяри талпыну белән утырган нигезеннән күтәрелде, урамны кисеп чыккан тыкрык чатына килде һәм аптыраган кыяфәт белән таптанып тора башлады.
—Нишләп торасын монда?
Малай тавыш килгән якка борылды. Әннекәй генәм!.. Бүген үзе көн үткәргән өйнен ихатасы эченнән кече капкасына сөялеп, ана бер мөлаем әби карап тора һәм... татарча эндәшә!.. Куанычыннан нишләргә белмичә, жай гына адымнар белән жирне жентекләп, туган аһәңнәр яңгыраган тарафка килә башлады. Менә килеп тә җитте. Мөлдерәмә күзләре белән ул әбкәйгә карады. Ана күп елаудан тозланып агарган ак керфекле, аксыл йөзле, кызгылт- сары күлмәген ыштан бөрмәләренә кыстырып куйган, кулына берничә баш кыяклы суган, сутлы кишер яфраклары тоткан карчык карап тора, һәм ул, малай ишетмәде дип булса кирәк, яңадан сорады:
—Нишләп торасын, дим. Тамчылы гөл кебек?
—Таптанып торам...—диде Канәгать нәрсә әйтергә белмичә.
— Күп таптанып торсан, тапталып та куярсын әле... Әкчин диләр моны сина!. — Карчык урам ягына чыкты, каршысында басып торган үксез баланын өс-башын, килеш-килбәтен чамалап булса кирәк, сөйләмен балалар теленә күчереп дәвам итте —Баядан бирле карап торам да. нишләп, мин әйтәм, бер ялгызы, ләкләк кебек йә бер, йә икенче аягында басып тора? Син ләкләк дигән кошнын бер аягында торган хәлдә генә уйлый алганын беләсеңме?
—Юк. Белмим. Ләкләген дә белмим. Ул безнен Колтамакта юк.
— Белмәсән, бел. Бәхет кошы бар. Анын исеме ләкләк. Бер аягында басып кына уйлана ул бәхет турында. Ике аягына да басса, уйлый алмый. Башы эшләми. Аңладыңмы хәзер?
—Анладьгм.
—Анласан. ярый. Ә менә син нинди бәхет турында уйлыйсын?
Карчыкның ниндидер тирән мон. рыясыз кинәя. яшерен сабырлык белән сугарылган сүзләре малайда ышаныч тудырды.
—Мин адаштым. Мин адаштым, әби!..
Еламас та иде. Нәкъ шул мәлдә йөрәкне өзеп паравыз кычкыртты. Малай тулышкан яше белән бүселде дә куйды.
—Йә. йә' Тынычлан, улым!.. Кеше яше—алтын бәһасе' Хәер, кич еласан. иртән елмаерсын. дигән борынгылар Каян сон син?
—Колтамактан.
—Колтамактан9 И-и. сабый!.. Каплардан килеп чыккан якташым икәнсен. Мин үзем күрше Качаганнан гына бит Кем баласы буласын?
—Минсылуныкы.
—Һи-и. Минсылуныкымыни9 — Ул Канәгатьнең аркасыннан дөпелдәтеп сөйде —Өязе буйларында туып-үскән кешеләр мина туганнарым кебек якын Шуннан күчеп килеп, нәселемне корыттым мин бу шайтан оясында'. Б\ якларга ничек килеп чыгар иттен?
Малай барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Инде тәмам баеп барган кояшнын бәләкәй капка такталарына яткан канлы кызыл тукымасын бармак очлары белән сыйпап, анын күзгә күренмәс матдәсен тәсбих тарткандагы сыман изә-изә. вакыт-вакыт “Кара син аны. явыз!”, “ Кара син аны. балага үчләшкән бугавыз!" кебек тәгъбирләр кыстырып тыңлаган карчыкнын йөзе җитдиләнгәннән җитдиләнә барды.
—Шулай, бәбкәм. Юлга чыккач кына күренә кемнен кем икәне Шуна күрә “Юл газабы—гүр газабы” диләр бит... Җитмеш чакрымнан алып килеп, кола-яланда төшереп калдырды диген, ә? Урыс түгел бу—каткан, жулга аркылы ждткан курыс! Урыснын да менә дигәннәре, татарына биргесехләре бар Утыртып җибәргән кешеләрен әйтер идем!..
Карчыкнын әле генә шәфәкъ алсуына баткан гәүдәсе түбәннән—әүвәлдә аякларыннан башлап, аннан бу кичке знгер-менгер биленә җитеп, биленнән сон иннәрсн дә биләп алды һәм. ниһаять, тора-бара шәфәкъ ялкынында бары тик башы гына ялкынланып калды ...Ул карашы белән бер ноктага текәлеп, ниндидер бик тә катлаулы мәсьәлә чишә иде
-Әйдә, булмаса Үзебезгә керик Илаһым үзе сине безнсн нигезгә җибәргән —Ул анын колагына иелеп пышылдады —Тик абыеннын тәмьсез теленә, бездәге ярлылык, тишек-тошыкка аптырама, ярыймы9. Якташым, җитмәсә, ерак кардәшләремнең бәлигь булмаган баласын тонга каршы шушы бандитлар арасына чыгарып җибәрәм буламы9 Жук-жук!. Хет үэемнен җаным тыныч булыр. Әйдә!. Бисмиллаһ!.
Ул әбисенең исемен сорарга тартынды. Эченнән генә аны Йомшак Әби дип атады.
Йомшак Әбисе аны-моны анлап аиермәгән малайны җитәкләп атды һәм ямь-яшел үләңдә никтер бик тә сонарып чыккан каз бәпкәләре бип-бип килеп үлән чиерткән ихатага алып керде Анын үз бәпкәләрен Өязе буеннан кем алып кайтты икән? Көне буе ташландыклык хөкем сөргән авылда сәяхәт кылган Канәгать мондагы тәртип, җыйнаклыкны күреп аптырап калды. Әби кулындагы суганнарын һәм кишер сабаклары бәйләмен ялт итеп рәшәткә аратасына кыстырып куйды. Һәркайда бәйләм-бәйләм үлән, сары һәм зәнгәр мәтрүшкәләр, юкә. имән, карлыган һәм башка әллә нинди яфрак - үсемлекләр кипшенеп торган ихатаның эче үзе бер тере кәртинкә булса, андагы лапас өрлекләрендә шулай ук ниндидер дару үләннәре эленгән кечкенә кош-корт абзары тыштан уенчык кебек җыйнак иде Өйнен акташлардан түшазгән болдырына җитәрәк. үзен аякларына авыр герләр тагылгандай итеп тойган карчык, адымнарын кискен акрынайтты, аннан тәмам туктады.
Тик менә нәрсә, бәбкәм Жир жөзендә никадәр төрле кеше, кайгысы да шулкадәр төрле булыр Менә синен үз кайгын, ә менә минем үз кайгым Тик син кеше кайгысын артык кайгыртып, үзеннен жаныннын ап- ак үзәген карайтасы булма, ярыймы9 Өйләре бигрәк бәләкәй шырпы кабы икән дин тә уфтанма Күнелен кин булса сыясын ул Салихҗаным сугышка кадәр алты почмаклы йорт бураткан иде. Күтәртергә ат терә алмыйча, шушы
бәдбәхет сугышта ятып калды.—Анын тел очы көрмәлде, тавышы өзлекте Бер алга, бер артка каранды һәм, кеше аңламасын дигәндәй, танау астыннан гына мөнгерәп сөйли башлады —Син безнен өйдәге мәгыйшәткә, мәхшәргә... абыена игътибар итмә!.. Тәмугта яшим!.. Тәүбә-тәүбә, мин әйтмәдем! Минем белән бер кич гомер хакына хәзер син дә тәмугка керергә мәжбүрсең Игътибар итмә! " Бер кичкә—кер мичкә" диләрме?.. Сугыштан шулай имгәнеп кайтты. Унҗиде жәшендә... бердәнбер улыкаем...фәрештәм...сугышта ярты сансыз калып, дәжжал булып кайтты!. Курыкма.бездә озак торалмассын. Курыкма, чакырылмаган кунакнын вакыты ике көн анын. Өченче көнендә ана китсен дип тары боткасы пешерәләр!.. Жоласы шундый!..
Кинәт өйнен иске бишмәт чабуы кебек жилдә җиңеләйгән, калтайган ишеген эчтән этәреп җибәрделәр, ишек шаңгырдап ачылды, арткы стенага бәрелеп, кире килде һәм ябылмыйча бер урында калтыранып торды-торды да туктады. Эчтән дүрт елтыр тәгәрмәчләргә ныгытылган такта көймәсенә утырган килеш тәгәрәп, акайган күзле, тырпайган кара мыеклы, кайчандыр аклы-зәнгәрле булган диңгезчеләр тилнәшкесе кигән, тилнәшкесе өстеннән берничә елтыр медаль таккан, башына шул ук диңгезчеләр бескозыркасы чәпәгән адәмзат килеп чыкты. Ул ике кулы белән этәрелеп китеп, эчке идән сайгагыннан таш болдырга, таш болдырдан гокылдап җиргә сикереп төште дә. Йомшак Әбинен аяк очына килеп төртелде. Канәгать куркып калды. Куркып калырлык та иде шул. Аларның авылында йә кулсыз, йә аяксыз, күзсез, колаксыз, хәтта кулсыз-аяксыз сугыш янбалитлары да бар. әмма ләкин анын монын кебек ике аяксыз, гәүдәсе билдән үк киселгән, шушылай билдән киселеп, түмәргә торып калып та, һавада очып сикереп йөргән янбалитларны күргәне юк иде.
—Син кайда йөрисен, кортка?! Баягы шешәне кая тыктын?!—дип акырды Ике Аяксыз.—Хәзер үк чыгар, живо!.. Балтфлот көтми!..
Малай чатыртап Йомшак Әбисенен итәгенә ябепгге.
—Улым! Сабыррак!..—диде Йомшак Әбисе.—Бу бала Колтамак авылыннан...
—Колтамактан булмагае, фәлән... тамактан булсын!.. Мин синең авылыңны, фәлән-фәләнен белән!..
—Мәскәү шоферы игенен саклатып алып килгән дә, Әкчингә җиткәч, төшергән дә калдырган...Бар бит шундый имансыз кешеләр дөньяда... Адашкан, мескен!..—дип улына зарын аңлатырга тырышты карчык.
—Дөрес эшләгән!.. Песи балаларын вакытында батыралар!..
Матрос шундый да ямьсез, шундый да катлы-катлы итеп сүгенде ки, ихатага әллә хәзер татарча сүгенергә өйрәнгән Иннәкәнтәй үзе килеп кердеме дип, малай тартышкандай итеп, тирә-ягына карады. Мона кадәр, авылда үзен хәтерли башлаганнан алып, “И-и. мәхәббәтсез! И-и, имансыз! И-и, миһырбансыз!” кебек йомшаккайдан башка нәрсә ишетмәгән, җир йөзендә бу кадәр дә ямьсез, котсыз сүзләрнең барлыгын күз алдына да китермәгән Канәгать боларны ишетмәскә тырышып колакларын каплады.
—Зинһар өчен, Дәләрис улым, сүзләренне үлчәп сөйлә!.. Ашынны ашадыңмы?
—Мин ашамыйм, эчәм генә! Ашарга тешләрем дә юк. Менә алар!..—Матрос тилнәшкегә ямап салынган кесәсеннән бер куш уч ясалма теш казнасы чыгарып кулында уйнатты, аннан аларны кире кесәсенә тыкты, тагын сүгенде, авызын кин итеп киерде, мәгарә сыман караңгы авызы эчендә бер генә теше дә юк иде —Менә алар! Ватан өчен!.. Ил өчен!. Теге шешәне чыгармасан. хәзер йортына ут тәртәм!..
Малай тагын шаккатты. Чынлап та үз авылында, үз тупсасында фетнәсез ихтирамда тәрбияләнгән Канәгать әле сигез яшьлек кенә акылы белән ата- инәнен йөзенә карап, сүгенүне кабул итә алмый гына түгел, мондый гайре
табигый хәшәрәтлекне анлый, кичерә алмыйча, үзен ниндидер акылдан язганнар дөньясында тоеп, иләс-миләс хәлдә калган иде
Канәгать хәрефләп анын бескозыркасындагы тасмасындагы язуны укыды: ‘ Балтийский флот” дип язылган иде анда
Матрос шул ук алым белән этәрелеп китеп, кире таш болдырга шакылдап сикереп менде, кесәсеннән шырпы атып, кабызырга әзерләнде -Чыгар тизрәк, дим!.. Бер!.. Ике!. Өч!..
Нишләргә белми аптыраган Йомшак Әби өенә йөгереп кереп китте, мизгел дә үтмәде, тышлары лайлаланып беткән шешәне чыгарып, улына тоттырды.
—Мә. эч!. Бу бәдбәхет сугыш синен ике аягынны гына түгел, иманынны. зиһенеңне алган икән!.
Матрос шешәне күтәреп, авызыннан гына бугазына койды Аннан катмады микән дип төбенә карады да ыргытты—шешә тәгәри-тәгәри барып, бер бәпкәгә бәрелеп туктады Канәгатьнен жене котырды Әмма түзде.
—Син урысны да уздырдын,— диде Йомшак Әби.
—Нәрсә урыс9 Без хәзер урыснын үзенә сабак бирәбез!..—Матрос сүз араларын тагын да сүгенүләр белән чәчкәләде — Без урыска үзебез сабак бирәбез!.
Болар арасында ин бәхетсезе Канәгать иде Башкалар бу тәмугнын ияләре булса, малай бу тәмугка мәжбүри, белмичә килеп кергән иде. Ул Колтамактан килгәндә Иннәкәнтәйнен сүгенүләрен урысча анлый алмавы белән бәхетсез булган булса, хәзер бу кара мыеклы Матроснын татарча сүгенүләрен анлый алуы белән бәхетсез иде —Акча бир!..
—Акчам жук,— диде Йомшак Әби —Палас арасындагын алып бир.
—Үзең ал.
—Минем буем җитми. Йә, жәһәт!.
Йомшак Әби кыяр-кыймас кына урыннан кузгалып, өенә кереп китте һәм күп тә үтми килеп чыкты. Анын кулыннан кырык тапкыр йомарланган кәгазь акчаны тартып диярлек алган Матрос инәсен җилләп очырды —Мине ике тапкыр сойләттермә, кортка'
Һәм ул кулларындагы агач калаклары белән этәрелә-этәрелә елтыр тәгәрмәчләрдә тәгәри-тәгәри бәләкәй капкага габа китте Капкага килеп җиткәч, артына борылды:
—Малай! Син Колтамактан мәле?
—Әйе,—диде Канәгать теләр-теләмәс кенә.
-Кем алып килде? Шоферыңның исеме?
—Иннәкәнтәй.
—Ә-ә-ә, Иннокентий Самодуров!—дип куанды Матрос —Бүген ни китерде? Бодай түгелме9 —Бодай.
—Бик яхшы. Сигналыгыз өчен рәхмәт.
—Аек исерекне үгетләп бетүгә, исерек аннан бер эчәрлек акча сораган, имеш —диде Йомшак Әбисе —Кермәгәч тә кермәс икән кешегә'
Матрос инәсенә нәрсәдер әйтеп җикерде Сугыш анын гәүдәсен кыскартып, телен озынайткан иде Канәгатьнең кинәт кенә бу телне кисәсе килеп китте Малай ачуыннан тулышып кызарынды Колак, борын тишекләренә, авызларына кадәр дыңгычлап тулган әшәке сүзләрдән арынырга теләп, үзенә урын тапмаган, бу пөхтәдән дә пөхтә ихатада, әле һаман да шәфәкънын сонгы ялкыннарыннан чыгып өлгермәгән башын кая куярга белми аптырап, кулларын күлмәк итәкләренә сөртеп азапланган Йомшак Әбисе каршында оялып телсез калган Канәгать гирә-ягына каранды, каз бәпкәләре өчен куелган
ЙДАР ХӘЛИМ
сулы коштабакны алды, йөгереп килде һәм Морякнын башына каплады:
—Йомшак Әбигә кагылып кына кара!.. Күзле Бүкән дип тормам!..
Күзле Бүкән артына борылды. Чөгендер кебек кызарып бүртенгән йөзендә ике утлы тишек булып аларган күзләр. Ай-Һай куркыныч, ай-һай дәһшәтле, ай-һай зәһәр иде бу караш. Әмма бу карашта барысыннан да күбрәк чарасызлыктан үкенү иде. Әгәр ул, башкалар кебек, ике аяклы, ике куллы, камил тәнле, камил бәдәнле ир-егет булган булса, шушы тәгәрмәчле тас сыман тактада утырыр идеме дә, шушы юк-бар килмешәк Иннәкәнтәй, әнкәсе-кортка һәм малай актыгыннан бәйле булган булыр идеме?! Ул аны бөтереп алып, тездән түбән ыргыткан һәм каз бәпкәсе кебек табан астында чыркылдатып изгән булыр иде. Ул еларга да, көләргә дә итте. Кәпәчен салып, башына каплаган казлар суынын калдыкларын какты, аны буй-буй чаллары белән чаларып торган башына киде. Ниһаять, ачулы күзләрендә утлар уйнатып:
—Һи-и-и. син!.. А-м-е-б-а!...—диде.
Малайга бу сүз берничек тә тәэсир итмәде.
—Син, малай актыгы, амебанын нәрсә икәнен беләсеңме0
—Юк. Безнен авылда амебалар юк...
—Маладис!.. Белмәсән, бел, син ул!.. Без хәзер Иннокентий Спиридоныч белән синен бодаенны сатып эчәчәкбез!.. Аяклыларда акча, алтын, хрусталь дә күп, ишекләре дә биш йозаклы! Үскәч, минем кебек, за родину ике аягынны югалткач, син шул байлыкларга сакчы булып торырсың, сүгенми- төкеренми генә яшәрсен, мина да берәр яртылык өлеш чыгарырсың, яме!..
Матрос тагын да аты-юлы белән сүгенде. Ачу белән капканы тышкы якка этәреп җибәрде һәм капка аша чыгып, елтыр тәгәрмәчләре зенгелди-зенгелди соры ташлы юл буйлап элеваторга таба китте...
—Иллебатырда үз кәмпәнияләре бар аларнын...—диде Йомшак Әби тузан туздырып тәгәрәгән улы күздән югалгач.—Шуфирлар белән итәк астыннан иген сатып эчәләр. Сатып алучыларны бу... минеке әзерли... Нинди гөнаһларга баттык бит. Ходаем! Һич кенә дә андый түгел иде. Әкчингә күчеп килгәч, шушындагы урам ышпанасы белән уралды. Аннан фронтка китте дә, менә ике аягын өздереп, кәнтүжни булып кайтты... Акылын имансыз Әкчин станцасы. саулыгын имансыз сугыш алды. Бәддога бу сугышка, бәддога!.. Нәсел тамырларымны кимерде Чәчләремнең карасын, йөрәгемнең парәсен ашады бу сугыш дигән бугавыз!.. Кемнәр ыслабудасы өчен, нәрсә хакына без ирсез дә. батасыз да калдык?!—Улының тәмсез теленнән вакытлыча гына булса да котылган Йомшак Әбинен күнеле йомшарып, тавышы сынды.— Эндәшеп тә булмый, котыра. Атасының бурасын сатып эчте. Хәзер шушы келәтебезне сатып эчү белән яный, Ходаем!.. Тегендә бераз буталган аның.— Йомшак Әби бармагы белән чигәсенә күрсәтте.—Бар кайгысын аракыда юа...
—Мин китәм инде, Йомшак Әби...
—Кая?—Карчык уянып китеп, үз халәтенә кайтты.—Төнгә каршы сине Әкчин урамына чыгарырга минем башыма тай типмәгән әле! Әйдә, кер!. Жибәрә ди сине, җибәрми ни' Минзыяга, күргәч, ничек җавап бирермен? Син Дәләристән курыкма, ул бүген кайтмый. Әйдә, тамагыңны туйдырыйк!..
“Тамагыңны туйдырыйк!” Иә, Ходай, монардан да җанга якынрак сүз бар микән?!
Алар өйнен читән белән генә кораштырып сыланган чиннегеннән эчкә үттеләр. Тыштан тавык кетәклеге кебек кечкенә күренсә дә, ул эчтән патша сарае кебек киң, иркен икән Йомшак Әбисе ана гомерендә беренче тапкыр салкын солы кесәле ашатты. Өстәвенә, өстәлдә тешкә сагыз кебек сылашса да, ифраг та тәмле кара арыш ипекәе дә бар иде. Канәгать көне буе ашамый ураза тотуының үчен алып, карыны бүлтәеп чыкканчы иште ул кара ипи
белән солы кесәлен. Мөмкин булганда нигә ишмәскә0 Мондый кесазне Колтамак солысыннан да пешереп була, ди Йомшак Әбисе. Тик дәрт кенә итәргә кирәк, ди. Әбисе үзе урак өстендә иллебатырда эшләштереп ала икән Себерештерә-жыештырыштыра икән. Шунын өчен иген белән түлиләр икән. Бу кесәл дә шул иллебатырдан кайткан солыдан, ди Әбисе
Тамагы туйгач, көне буе юлда һәм борчулы уйда иләнгән Канәгатьнен егылып китәрдәй булып йокысы килде Йокысы килгәч, ана Йомшак Әбисе почмакка урын жәйде. Урын жәелгәч, туктаусыз кычкырып, йөрәккә төшеп торган паравыз тавышларына түшәлеп йоклады да китте ул. Төнлә төш күрде Иннәкәнтәй дүрт тәгәрмәчле тактасына утырган Матросны машинасына таккан да. Әкчин урамнарыннан җилдерепме җилдерә'
Иртән ул шул ук паравыз тавышларыннан уянып китте Анын башы саф. кәефе яхшы, колагы сак иде. Тәрәзә аша елгасыз-сусыз. тар ишек алдында үлән чеметеп бәпелдәгән каз бәпкәләренең тавышын ишеткәч, айнып киткәндәй булды. Кичәге хәлләр, башыннан кичкән вакыйгалар турында бер мизгел уйланып ятты да, Колтамактагы инәсе, абыйлары. Өязе буйларындагы дуслары, каз бәпкәләрен исенә төшереп, сикереп торды Тышта якты, күз явын алырлык кояш, үләннәрдә көмеш чык тамчылары жемелди. Бу күренешләр барысы да анын бүгененен бәхетле булачагына— туган-үскән иленә исән-аман кайтып җитәчәгенә ышандыралар иде. Әбисенен кайсы арада мичтә тәгәрәтеп өлгергән бәрәнгесен кичәгедән калган кара икмәк белән ашык-пошык менгезә башлаганын күреп:
—Ашыкмыйча аша. Артыннан кумыйлар,—диде м&зайга. Аннан фикерен белгәндәй, өстәп куйды -Кунак кадерле булса, казан тиз кайный Үпкәләп китәсе булма инде Чакырылмыйча килсән. кыйналып китәрсен, диләр.
—Рәхмәт, әби.—диде Канәгать эчендәге кадерле [зәхмәтләрен ничек анлагырга белмичә.—Мин бит Әкчиндә кыйналмадым. Мин сезгә килгәндә юлда кыйналган идем Син мине коткардым гына бит. Әби
Бәрәңгене шулай ук кичәгедән калган кесәл белән бастырып куйгач, малаймын уе яңадан туган якларга очты. Кайтырга, кайтырга!
Ничек хушлашырга аптырап, ишек катына барып басты. Паравыз кычкыртты. Малайнын маңгаена тир бәреп чыкты.
-Ашыкма. Сиксәндә сикерә алмассың Менә бу төенчекне мнәнә тапшырырсың, жәме.. Кечкенә, танау кычытмаслык кына күчтәнәч. Бераз солы оны. Сина кесәл пешерер. Бер баш икмәк. Тик кайтып җиткәнче ашап бетермә, жәме!
—Капмыйм да. тимим дә. иллаһи-биллаһи. Йомшак Әби!
—Син бигрәк инде тагын! Капкала. Ашаштыр. Тик ашап кына бетермә. Ишектән чыгу белән уратып алган каз бәпкәләрен ерып, алар урамга чыкты һәм элеватор зарафына китте. Кулына саллы төенчек күтәргән малай якты кояшка карап ант итте: Алла боерса, үсеп җитсә, кеше булса, ул Йомшак Әбисен беркайчан да онытмаячак, Әкчиннән үткән саен, ана күлмәклек бүләкләр, тәмле-тәмле күчтәнәчләр кертәчәк Юк. алай гына түгел, ул аны үзенә алып килеп, үзе тәрбияләячәк'
Элеватордан килә торган юл чатында аларга кара мыеклары белән һаваны кисеп, дүрт тәгәрмәчле такта көймәсе өстеннән ишкәк ишкән шикелле ишә ишә. як-якка янтаеп, төне буе эчеп шешенгән, чалыш киелгән бескозыркасының тасмасы колак тирәсендә чайкалган Матрос тап булды Кайдадыр аунап, тузанда туенып, иген кылчыклары белән чүпләнеп беткән янбалит ал арны күреп туктады Малай белән Йомшак Әби дә туктадылар
—Ән-көй. гафу!.. Син первай груп па инвалид Долорес Хәйбуллиннын супствинный әнкәсе! Гор-рур-рлан' Мин бу хакта бүген төнлә элеваторда
1ДАР ХӘЛИ
безгә шмон1 ясаган милиционерларга лә әйттем. Кешедән эт сигәнче милиция ясап була, ә менә милициядән беркайчан да кеше ясап булмый, дидем. Ха- ха-ха!..—Матрос кече телләрен дөньяга күрсәткәнче ыржаеп көлде, аннан Канәгатькә таба борылды.—Кара әле. амеба. Син әле яшь. Сина яңа Ват-тан сугышын күрергә... безнен ише Күзле Бүкәнгә әйләнергә нас-сыйп итмәсен, ям-ме. Мен-нә сина бер әкият. Иблис бер генә доганы ятлап оҗмахка керергә булган, әй-йе диген. Моны белеп калган Ходай бу доганы Иблистән оныттырган, әй-йе диген... Мин дә белгән догамны оныттым... Сугышта оныттым. Мен-нә ун ел...анын ун юлын да искә төш-шерә алмыйм!..Прощ-щай, ам- меба!..
Ул агач калаклары белән ишә-ишә, көймәсенең майланмаган тәгәрмәчләре белән чыгыр-чыгыр китеп тә барды.
—Берәр нәрсә аңладыңмы?—диде әбисе.
-Юк.
—Мин дә. Исерек бит ул. Айныса, сүгенә. Исергәч, гафу үтенә дә, шулай акыллы сөйли. Тик сүзләренең мәгънәсе аңлашылмый., —диде Йомшак Әбисе тоз ашаган керфекләрен челт-челт йомып,—Тик барыбер угын түмәре түгел, изге күнелле бала ул... Минем балам!.. Сине күргәннән сон ниндидер догасы исенә төшкән бит әле анын. Рәхмәт инде сиңа, бәбкәм. Бәлки догасы хәтеренә дә килер әле, әйеме? Аны урамнан аерасы бар. Урамнан аерсам, яңадан әвәлим мин баламны...
Иген төяп аларга каршы килгән машиналар ташкыны көчәйде.
—Сине озатам да, бәбкәм, урманга китәм. Дару үләннәре җыярга. Быел кыш Дәләрисемне егерме җиде төрле дару үләнендә дәвалап карыйм әле...
Канәгать нәрсәдер исенә төшкәндәй, кесәсенә кулын тыкты. Аннан биш чатлы имән яфрагын әбисенә сузды:
—Ал, Йомшак Әби!.. Сиңа истәлеккә!
—Нәрсә бу, бәбкәм?
—Имән яфрагы!.. Безнең “Урман арты” имәненең яфрагы. Йомшак Әби!
—Имәнле... Нинди иманлы бала син!. Ничекләр итеп кенә рәхмәтләр әйтим'' Бәлки минем Дәләрисемне туган якларымнан килгән шушы бер имән яфрагы савыктырыр, ә?!
—Әйе, Йомшак Әби!..
Канәгать калтыранган куллары белән имән яфрагын сыйпаган әбисенен күхтәренә карады. Тоздан агарган керфекләр яшькә сугарылган иде.
—Син мина яна исем дә бирдең мени инде?
—Әйе, Йомшак Әби!..
Кинәт элеватор ягыннан килеп чыккан грузовик кабинасында Канәгать алтын күзлекне, шул күзлек эленгән борынның хуҗасы Габдулла бабасын күреп калды һәм Йомшак Әбисе белән саубуллашырга да онытып, ана таба йөгерде, бабасы аны күрүдән дулкынланып, барган җайга диярлек ишеген ачты, малай җан-фәрманга килеп, машинаның тупсасына сикереп менде һәм аның кочагына чумды.
—Син кайда йөрисен, ташбаш?!
Матай менә хәзер сынсыз-сансыз Дәләрисе янына кайтып керәчәк Йомшак Әбисе торып калган тарафка тартылды.
—Нинди карчык ул? - дип сорады бабасы.
Бәрәч, ул бит анын исемен дә сорамаган!.. Үскәч, зур кеше булгач, ничек эзләп табар9!. Канәгать кабина тәрәзәсенә башын тыкты һәм инде ераклаша барган Йомшак Әбисенә йөрәк ярырлык тавыш белән кычкырды:
—Ис-се-мен нич-чек, әб-би???
1 Шмон (терма сүзлегеннән) — камау.тентү, облава
Әбисе ишетмичә генә елмаеп, ана бары тик кулын гына болгый иде.
—Кулында нәрсә? — диде бабасы.
—Күчтәнәч.
—Һм Син күчтәнәч кайгыртып йөрисен икән Иннәкәнтәй дәдәннән сорамыйча китеп бардынмы’’ Ул бит сине табалмыйча Әкчинне аркылы- буйга чарлаган!—диде кабат бабасы —Мин сина нәрсә дидем0 Иннәкәнтәй дәдән рөхсәтеннән башка читкә адым да атлама, дидем. Шулаймы?
— Шулай...—диде малай яшен чак тыеп.
—Ә син нәрсә? Элеваторга житү белән дәдәннән сорамыи-нитми башбаштак китеп баргансың. Бу бит сина чабаталы Колтамак түгел, бу сина итекле шәһәр дидемме? Бу бит Әкчин дидемме?..
Малай эндәшә дә. сөили дә. аеруча аклана да алмый иде
—Ну. ярар. Буласы булган, буявы сенгән,—диде бабасы тынычланып — Ин мөһиме—исәнсен. Шулай бит?
Беразга гына тын калдылар.
Тынлыкны тагын да Габдулла бабасы бозды
—Юлда игенне әрәм-шәрәм итмәдегезме?
Бик нык итеп елыйсы, зарланасы, әләклисе, үксеп-үксеп. дөресен, бар күргәннәрен сөйлисе килсә дә, авылыннан чыгып, бер көн эчендә күпме вакыйга, кайгы-сагыш. кискен тәэсир, тетрәнүләр кичергән малай авылдан чыгуынын икенче көнендә үк әләкчегә әвереләсе килмәде.
— Юк, әрәм-шәрәм итмәдек.—диде ул.
— Иннәкәнтәй авылларга туктап, игенне сатып эчмәдеме?
— Юк. Эчмәде.
Ялганлады Матур итеп ялганлады. Бу минутта ул үзен Жир Шарындагы бердәнбер һәм сонгы ялганчы итеп тоя иде.
Әмма Жир Шары түгәрәк иде. Шушы минутта кайдадыр ерак Африканың инглизләр басып алган Көньяк Африка дигән илендә яшәгән кара тәнле банту малае да. бантустаннан. ягъни авылдан. Вааль елгасы аша башкалалары Йоханнесбургка очраклы гына килеп эләгеп, адашкач һәм табылгач, кеше булып калу хакына бабасына матур итеп ялганлый иде Әмма Көньяк Уралнын Бәләбәи-Бөгелмә калкулыгында яшәгән малай бу хакта белми иде.
—Ярар, алай булгач.—диде нәтижә ясап бабасы һәм янәшәсендәге бөтенләй таныш булмаган шоферга әйтеп куйды —Әйдә. алга. Колтамакка! Этү анда инәң син киткәннән бирле колак итемне ашый. Канәгать югала диме' Югалтырсың син безнең Канәгатьне!
— Бабай, минем каз бәпкәләре исән микән?
— Исән. - диде бабасы елмаеп. — Сәлам әйтеп калдылар.
Минрахманның үлеме
— Бәрәңгеләрдән кара жир генә калган!.
Инәсенең бу сүзләре Канәгатьнең йөрәген пычак белән телеп төшкәндәй булды
Бу хәбәргә ышанмаган малай, чык белән тирләгән салкын болдыр ташыннан инде монысыннан да салкынрак чык сарган бәбкә үләненә сикерде, аннан чиркана-чиркана. ялан аяклы этләрен калдырып, бәрәнге бакчасына үтте дә да. шаклар катты бу таңда чынлап та көчле кырау төшкән һәм бу кырау, инде туфракны тишеп чыгып, урыны-урыны белән өченче, хәтта дүртенче яфракка сикереп өлгергән бәрәнге үсентеләрен карасу-шәмәхә ялкын белән
көйдергән иде...
Кояш таудан кул яссуы чамасында күтәрелергә өлгерсә дә, әле һаман да кипшенеп житә алмыйча боз суыгын саклап яткан чыкны игътибарга алганда, төшкән кырауның ни дәрәҗәдә кара, ни дәрәҗәдә көчле, аяусыз булганын чамаларга мөмкин иде.
Анын инәсе бер дә юкка йөрәк итен таламый шул. Бу кадәр дә афәттән соң бәрәңгеләре тернәкләнеп китә алырмы? Бәрәңге аларнын бердәнбер яшәү чарасы бит!.. Әллә сон инәсе, июнь башлары дип тормыйча, орлыклык юнәтеп, кабаттан чәчтерерме? Алай иткән хәлдә, юраганнары юш килеп, уңышы өлгерә алырмы?
Кайчандыр чагыштырмача хәлле яшәгән картаталарының утызынчы елларда таланган, талана алмаганы җимертелгән ихатасында элек атлар бәйләнгән, бүгенгә кадәр исән-аман калып, бердәнберлек кыяфәте белән серәеп утырган, инде бәйләрлек аты да, сыеры да калмаган багана башыннан саескан шыкыртады. Күптән түгел генә ияләште ул имансыз саескан аларның баганасына.
—Үз башына гына шыкырта!—диде инәсе.—Икебезне алып киттең бит инде, җитмәде мени?
Канәгать җирдән таш очтыгы сәрмәп, саесканга атты.
Аклы-кара кош очып китте.
Үзенә урын таба алмыйча вак-төяк мәшәкатьләре белән шул ихата эчендә кайнашкан инәсе сүзне икенчегә борды:
—Ә-әй, онытып торам икән!.. Минрахман өзелә ди. Әйдә, балам, бәхилләшеп чыгыйк!..
—Ничек, өзелә? Нигә?—Алты яшен чак тутырып килгән малай сүзнең мәгънәсенә буй сала алмыйча, инәсен җиңеннән талкыды.—Нигә өзелә ул, инәй?
—Өзелә инде. Өзелә дә куя. Өзелгәч, бәхилләшәләр...
—Бәхилләшкәч, кая китәләр? Мин дә шунда барам!..
—Тиле!..
Кулындагы калай чиләген өч япьле сәнәкне хәтерләткән тәбәнәк багананың үз ягындагы ябенә доңгырдатып элде дә, инәсе Канәгатьне житәгенә эләктереп алып, кайчандыр ике арада койма бурычын үтәгән, бүген килеп җимерелгән җәйге алачыкның таушалып, җиргә сеңешеп яткан кызыл саман кирпечләре аша күрше Минрахманнарга юнәлде. Аякларына (инде ничәнче тапкыр!)—пыяла керә күрмәсен дип, инәсенең җитәгендә дә ничектер сакланып, кәҗә бәтие сыман сикергәләп атлаган малайны һаман да шул бер уй борчыды: кеше ничек итеп өзелә? Бау өзелгән кебекме? Кеше абзар өрлегенә малай-шалай атынчак ясап атына торган кырык ял таулы алган иске дилбегә дә, аркан да түгел. Нәрсә, кеше, бау кебек, бер өзелгәч ялганмый мыни? Бөтенләй дә ялганмыймы? Ул чакта нигә өзелә? Менә монысы малайга һич кенә дә аңлашылмый иде. Әле кайчан гына туп кебек йөгереп йөргән, Канәгатьтән нибары дүрт-биш яшькә генә өлкән булып, бергә бәләкәй арба тартып, урманга-яланнарга утынга-печәнгә, балтырган, кымызлык һәм башка яшел тамыразыкка, җиләккә барган Минрахман, инде мәктәптә укуга төшеп, алай гына дисезме, иң алдынгы укучы булуга ирешкән, бик тә тырыш, ачык йөзле, якты чырайлы, елмаючан Минрахман, әле күптән түгел генә Бөек Жинүнен бер еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә—анда Канәгать үзе дә булды—“Әтисез килде бу Җиңү—әтисез китеп бара!” дип талпына-талпына шигырь сөйләгән Минрахман ничек итеп кенә өзелергә мөмкин?
Хактыр, менә атна-ун көн чамасы булыр, урамда уенда-фәләндә борын күрсәткәне юк. Хәер, анын урамга күрсәтерлек борыны да калмаган. Әле
алдагы көндә генә алар инәсе белән Минрахман янына кереп чыкканнар иде Урын өстендә ята. Танырлык түгел. Гөбе кебек шешенгән Күзләре, авызлары, борыннары тоташтан сары тукыма булып күпергән, илаһым. Минрахман берничә көн элек авыл очы Тәминдар абзыйларга тамак ялына ялланып саман кирпече суккан булган. "Ач килеш иелеп эшләп йөгенгән",— диде инәсе Әйе. әйтерлекме. Бөек Жинүдән сон авылларында гына түгел, бар тирә-якта шундый ачлык котыра—Канәгатьләр үзләре дә тәннәрендәге җаннарын чак-чак кына асрыйлар Анын биттап-таза инәсе, инде кул астына кереп, колхоз эшенә чыккалыи башлаган ике абыйсы бар. Ә Минрахманнын нәрсә? Инәсе Фатыйма үпкә белән чирли, апалы-сенелле берсеннән-берсе кече кыз балалардан нәрсә аласын?
Авылда үлем-китем күзгә күренеп күбәйде. Үлем белән хәзер беркемне дә кызгандырып булмый Зиратка көн саен мәет ташыйлар. Нигә ерак китәргә. Фронтта һәлак булган аталары артыннан Канәгатьнең үз абыйсы былтыр язгы бодай башагыннан агуланып үлде.
Бигрәк тә хәтәр ачлыклар килде шул ил өстенә. Жинеп йөгенгән илдәге ачлык бигрәк тә аяусыз өзлектерә икән ул. Канәгатьләрне сонгы чорда аталарына килә башлаган пинсә генә коткара башлады. Элегрәк ул да юк иде. Нәрсә була ул пинсә дисезме? Сугышта кеше үлә дә—балаларына акчасы килә башлый. Менә кызык: кеше үзе юк—акчасы килә. Үзе булмагач, анын акчасы нигә килә икән? Бер караганда, чирле аналы, апалы-сенелле Минрахман да сугыш ятиме. Сап-сау аналы, ике абыйлы Канәгать тә сугыш ятиме Канәгать пинсә ала. Минрахман пинсә алмый Ике ут күршесе—икесе лә сугыш корбаны. Берсе акчалы, икенчесе акчасыз корбан Минрахманнарнын аталары хәбәрсез югалган, имеш "Теге якта” югалган, имеш Пинсәне "бу якта" югалганнарга гына бирәләр, имеш Менә шул кайсы якта югалганы ачыкланмый торып. Минрахманнар ашамый торырга тиеш булып чыга микәнни?
Инәсе Канәгатьне үзеннән читкә җибәрмәскә, коткарырга теләгәндәй, июньнең бер болытсыз зәп-зәнгәр гөмбәзенә шундый ук ач. кара, телсез килеш ыржаеп яткан буш карбаз авызы тәнгәленнән җилтерәтеп алып китте Әйе. салам кушып сугылган кызыл саман кирпечләренең канлы-атгын җепселләре белән кансырап яткан аралык аша сикертә-сиксртә алып чыкты да. инәсе аны Минрахманнарнын келәт сыман шундый ук кечкенә, кызыл саман алачыкларына кертеп чумдырды
Борынга мал чөгендеренең авырсу. күнел уйната торган әчкелтем-төчкелтем исләре килеп бәрелде.
Өйдә карангы һәм сөяккә үгәрлек суык иде.
Анда, мич аралыгында, бар нәрсә—утсыз казан асты, котсыз оеган су ләгәне, тәбәнәк аш-су сәкесе, шүрлекләргә куелган коштабак, ике-оч калай савыт, шүрлек киртләренә кертеп тезелгән берничә кашык, шунда ук эленгән кәкре саплы агач ижау. почмактагы кисәү агачы, койрыгы белән утсыз мичтән аргы белән тырпаен торган жәмкә һәм көл савыты да—ниндидер бөек бер вакыйга көтеп катып калган иде Өйдә шомлы тынлык хөкем сөрә Берничә чүпләмле чигү үрнәкләрен. Сталин бабаларының гәзиттән кисеп ябештерелгән сурәтен исәпләмәгәндә, стеналарда башка бернәрсә дә шәпләнми Апалы- сенелле Фәгыйлә белән Сәгындәләре окдә дә юк иде шикелс. инәләре Фатыйма түгки мичне аерып торган чаршау арасыннан танавы белән очлаеп чыгып, көнбагыш яфрагы кебек саргайган гәүдәсен аралыкка тыккан да. башын шундый итеп игән ки. гүя бу баш кылыч белән нәкъ башак сыман сабагыннан кыелган да, бер генә тамырында эленеп калган: күчәре исә “Инде ниләр генә күрмәдек, алда тагын ниләр күрербез?” дигән куркыныч сорау белән дөньяга баккан
ЙДЛР ХӘЛИМ
Канәгать хәтерләми: тәрәзәләр бар идеме ул дөм карангы алачыкта? Әмма шунысы хәтердә: Минрахман каршындагы урындыкка гарәп хәрефе кебек астан көй мәл эне п бер карчык утыра.. Каяндыр төшкән сүрән яктылык анын йөзенен ярты ягын пычак йөзе сыман яктырткан, ярты йөзе караңгыда йөзә. Башыннан алата кара бөркәнчек бөркәнгән, үзенен утырышы белән кабер ташын хәтерләткән бу карчык, кулларын тез өсләренә куйган да. иреннәрен бис-бис. лепер-лепер китереп укына...
"Минрахманга кырык бер ясин чыга, шауламыйча гына утыр",—диде Канәгатькә инәсе.
Алачыкта карчык пышылдаганнан тыш башка бернинди дә монаваз колакка чалынмый. Мондый моңсызлык, чарасызлыктан аптыраган сабый, карашын кая куярга белми. Минрахманга юнәлтте. Аны стена буендагы тар сәкегә сузып салганнар, өстенә жәймә сыман соргылт тукыма ябып, ике кулын тышта калдырып яткырганнар. Минрахманнын башы почмак караңгысында мендәргә охшаган энгер-менгердә ята. Малай ут-күршесенең күзләрен күрергә теләде: күхтәре юк иде. Ул анын кашларын, борынын, авызын-йөзен күрергә теләде—алар да юк иде. Әле кичә генә тәмамланган сугыш, гүя әтисе белән бергә анын күзен дә, йөзен дә алып киткән. Авызы белән танау тишекләре исә өреп кабартылган куыктагы өч тишекне хәтерләтте.
Үткән кышта Минрахман инәсе белән аларга кич утырырга кергәләде Еш кына, улларын ияртеп, башка күрше хатыннар да керә иде. Инәләре җылы мичкә аркаларын терәп, чөкердәшә-чөкердәшә җеп эрләгәндә алар “Сугыш уены" уйный иделәр. Сугыш үзе генә уйлап тапкан бер уен гамәле инде ул югыйсә. Малайлар утыргыч бурычын үтәгән имән бүкәнне тәгәрәтеп мич арасына кертәләр, башларыннан ук чүпрәк палас ябынып, караңгыда калалар да. учактан чыгарылган кузлар өстенә иске-москы кәгазь, дәфтәр аламалары ташлап, төрлесе төрле яктан бу кузларга өрергә тотыналар. Кәгазьләргә ут каба, ниһаять, алар янып бетә, ялкын сүнә дә, кәгазьнең карал ы-кызыллы сөлдәсе буйлап тере алтын очкыннар йөгерә башлый. Бу очкыннар гади очкын түгел, алар—“әтәйләр”. Һәркем күзе күреп өлгергәнче эре, гайрәтле, пыр тузып чапкан очкынны сайлап ала да, аны “үз атасы” итә. Һәркем җан-фәрман чапкан, кинәт кенә икенче бер очкын өстенә менеп сүнгән, аннан тагын кабынып куйган очкын- атасын күзәтә:
—Әнә, минем әтәй, әнә!.. Фашистны үтерде!..
—Әнә. минем әтәй ике нимесне берьюлы дөмектерде!
—Безнең әтәй бит ул!.. Синеке түгел!..
—Синең атан үлде бит инде!—дип каршы төшеп, шаулаша башлый малайлар.
—Үлмәде! Синеке үлде ул!..—ди шул чакта ачуы чыккан Минрахман.— Сез бит шуна күрә дә пинсә аласыз. Безнеке исән, шуна күрә пинсә алмыйбыз!.. Исән йөреп, исән кайтсын дип кенә алмый торабыз без ул пинсәне...
—Кайта! Синен әтиен плиннәй!—ди күрше малайлардан кемдер —Ул беркайчан да кайтмаячак!.. Сезгә пинсәне шуңа бирмиләр...
—Юк, минем әтәй плиннәй түгел!—ди ачуыннан елар хәлгә җиткән Минрахман.—Минем әтәй башта танкта янган, танктан йөгереп чыккан да, нимесләрнен пушкасын күкрәге белән каплаган. Безгә шуны күргән Сталин бабайнын үзеннән рәхмәт хаты килде!.. Сезнен берегезнең атасына да андый хат килмәде!..—Инде Минрахман аяклары белән дөпелдәп, куллары белән имән бүкәнне төя башлый —Минем әтәй кайтачак, акбүзатта кайтачак, ә менә сезнеке кайтмаячак! Күрегез дә торыгыз! Сезнен барыгызның да аталарыгыз үлгән!.. Минеке генә үлмәгән!..—
Инде менә-менә сугыша башлар хәлгә житкән, инле берселәренен аталары сугыш яланында ятып калуына, икенчеләренен хәбәрсез югалуына гамьсез куанган малайлар янган кәгазь ачысы, сөрем, ыс исеннән кикерә-кикерә. төчкерә-төчкерә палас астыннан атылып чыгалар ла, шул ыснын ачы зәһәреннән корымлы йөзләре буйлап яшь агызган күхзәрен кызартканчы уалар...
Һәм менә шушы атасын бик тә көткән, анын акбүзатта гына кайтачагына чиксез ышанган, ул кайтсын өчен хәтта "пинсәсен лә алмый яшәгән” Минрахман бүген килеп барысы белән дә бәхилләшсен азе!.
Кинәт Минрахманнын ун кулы жай гына саркылып хәрәкәткә килде һәм ул бармак очларын гәүдәсе буйлап бот тирәсенәрәк шудырды, аннан нәрсәдер чеметеп алгандай итеп, чеметемен калтырына-калтырана авызына китерә, кипкән, җир кебек караеп ярылган иреннәрен, теш казнасын чак-чак кыймылдатып, чәйнәгәндәй итә башлады
—Исән әле! Саташа , —диде күз нурлары белән улынын гәүдәсе өстенә сүтелеп төшкән хәлсез ана —И. ходаем, мәддәт бир' Бүген иртәдән бирле тәненнән нәрсәдер чүпли Ашарга тели, күрәсен Бигрәк кенәләр дә бетерендек шул Ларыбызда он дигәннен кәтрәсе дә калмады Әллә үтә дә инде. . - Чарадан ничара Фатыйма түткинен тавышы өзелде, ул урыныннан күтәрелә төшеп, шүрлектән иске китапны алды да. Минрахманнын баш очына куйды.
—Анын фәрештә жаны күптәннән инде оҗмахта!.. —Мона кадәр кабер ташыдай хәрәкәтсез пышылдап утырган карчык тел очындагы догасын тәмамлап, тыны белән сабыйнын гәүдәсен әфсенләде —Ожмах бакчаларындагы алма-хормә, жәннәт җимешләреннән авыз итеп ята инде бу ожмах кошы'
Кинәт кенә бу сүзләрне әйтүгә әби үзенен өстендәге кара япмасын атып ташлап яктыргандай, кара кабер ташыннан якты нур чыганагына әверелгәндәй булды. Канәгатьнең күз атлары яктырды Авызында сулары килде.
Аның да фәрештәгә әвереләсе, жәннәт бакчаларындагы җимешләрдән авыз итәсе килде.
Моның өчен ана да Минрахман шикелле үләргә кирәк иде
—Инөй. инәй...—дип пышылдады ул чак кына ишетелерлек итеп —Минем дә үләсем килә...
—Авызыннан җил алсын, тиле!—Инәсе шым гына янбашына шапылдатып алды —Бар. чыгып ычкын!..
Канәгать гышка чыкты
Тышта бар нәрсә дә исән иде. Кояш якты, өянкеләр, үләннәр, кычытканнар ямь-яшел. ихаталарның читәннәре һаман да шул ауган- янтайган килеш тора иде. Ул еллар буе читән буенда ятып черегән, муртайган бүрәнәгә килеп утырды Черегән ботак күзенә оялаган кызыл бөҗәкләргә игътибар итте Аркаларындагы каты тышчаларын кара таплар биләгән, кирәк чакта бу кара таплар канатларга әйләнеп, очып киткән, кирәк чакта.бу канатларны яналан инснә жыеп. "жәиү” атлаган бу матур, ожмах бөҗәкләрен бик ярата Канәгать Аларны Колтамак малайлары “кетнәкич” диләр. Солдат, мулла конгызы дип тә атыйлар Чынлап та кызыл солдатларга охшаган бу гажәеп бөҗәкләр азе жир йөзендә бернинди ачлык, бернинди фаҗига булмагандай ду килеп кайнашалар. "Болар үлми, кешеләр генә үлә икән” дип уйлады малай. Тормыш өчен тырышып- тырмашып яткан бу бөҗәкләрне күргәннән сон Канәгатьнең ашыйсы килсә дә. һич кенә дә үләсе килми башлады
Тагын да берничә көн үтте
Көннәрдән бер көнне инәләре лар төбен себергазәшгерсп. балтырган шулпасына бер-ике уч он әсәрәсе сибеп, аш ишарәте пешерде
Иртәнге сәгатьләр иде.
Алар түрдәге сәкедә ашап утырганда болдырда ниндидер мышнау- кыштырдау шәйләнде. Барысы да игътибарын ишек ягына юнәлтте, әмма беркем дә күренмәгәч, янадан шулпаларын чүмерә башлады. Инде мышнау якында, ишек катында ук ишетелде. Карасалар—әле ике-өч көн генә Канәгать бәхилләшеп чыккан Минрахман. Шартлардай булып шешенгән, авызыннан, күз чокырларыннан бары тик сызык эзләре генә калган ут-күршеләре. аякларын чак-чак сөйрәп, ишек янагына килеп сөялде һәм, тупса аша үтә алмыйча, кулын сузды:
—Би-и-ир!..
Өйдә шылт иткән тавыш ишетелмәде. Минрахманныңжәя сыман киерелгән авызында, эчтә, тамагының карангы төбендә кармак сыман селкенгән кече телен күреп. Канәгать үзе телсез калды диярлек.
Канәгатьләр аптырап торса да. инәләре һич тә аптырап тормады. Ул җәһәт кенә сәкедән күтәрелде, үзе ашаган аш кәтәлүген өстәлгә китереп куйды һәм Минрахманны өстерәп диярлек савыт артына китереп утыртты:
—Аша. туганым, аша!..
Малай кашыкка тотынып тормады, калтыранган куллары белән кәтәлүкне күтәрде, ямалып беткән авызын кин итеп жәйде һәм савыттагы сыекчаны тыела алмый чүмерә башлады
—И-и. Ходаем! Фатыйма нишләп аны караусыз калдырды икән?—диде хафага төшкән инәләре.—Аптыраганнандыр инде. Кыхларын тамак ялына дип өй юышырга җибәргән иде... Үзе исә кырау суккан бәрәңгесенә алмаш орлык эзләп чыккандыр... Болай булгач, хәле яхшырган, димәк!.. Аша, туганым, аша!..
Ул арада Минрахман кәтәлүктәген чүмереп бетерде, авыз тирәсенә буялган яшел боламыкны кызыл тел очлары белән ялап алгандай итте дә, кан баскан күзләре белән тирә-якка акаеп карап, бушлыкка текәлде һәм ялварды:
—Таг-гын!..
Инәләре ашарга тиешле ашнын көтмәгәндә генә Минрахманга насыйп булуына әрнегән туганнар карашында нәфрәт дулкыннары яралгандай булды.
—Күрше хакы—тәнре хакы, балалар...
Инәләре абыйларының ашларын сорамый-нитми бүлеп алып. Минрахманнын савытына салды.
Малай һаман да шул мышнаган, мөнрәгән, аһылдаган авазлар хасыйл итеп, монысын да чүмерде һәм инде өченче тапкыр кулларын сузды:
—Бир-р-р!..
—И. Ходаем, бирән чире булган бит мона... —дип уфылдады инәләре.— Туясы юк икән!..—Аннан кулларын жәйде —Юк бит. Минрахман, каян
алыйм?!
Чират савытында сонгы берничә кашык ашы калган Канәгатькә килеп туктаган иде. Әмма төпчек баласын, төпчек энекәшләрен бу изге өлештән мәхрүм итәргә беркемнең дә батырчылыгы жи гми иде. Абыйлары һәм инәсе ана карадылар. Малай калай савытында калган яшел шулпасын, ике дә уйламыйча. Минрахманнын кәтәлүгенә китереп салды.
—Аша. Минрахман...
Минрахман эндәшми-тындашмый, кыргый бер ачу белән монысын да элдереп куйды. Һәм беркемгә бернинди игътибар бирмичә, капшана-капшана урыныннан күтәрелә башлады. Ниһаять, күтәрелде һәм, егылмаска тырышып, стеналарга тотына-тотына. тышка юнәлде.
— Яхшыра болай булгач, яхшыра. Инде савыга гына күрсен, Галирахманнын бердәнбер төсе бит, илаһым...— диде инәләре,—Әйдәгез, балалар, ашка дога кылыйк...
Күп тә үтмәде, багана башыннан теге саескан шыкыртады —Жигге дим мин сина!—дип кычкырды ана болдырдан кулына табак- савытлар тоткан инәләре — Болай да үлем-китемнән кайтып кергән юк' Озак та үгми хәле беткән инәләре өйгә йөгереп керде:
—Бакчалары башында Минрахман үлеп ята бугай'
Балалар яшен тихтеге белән тышка атылды
Әйе, хак икән. Үзләренең бакчалары башында йөзтүбән капланып төшкән дә. Минрахман тын да алмыйча ята. Гүя ул жирне мөмкин кадәр кинрәк колачларга тырышкан сажин агачыдай сузылып, кара кырау суккан бәрәңге бакчаларын, бар дөньяны, бар җир шарын үзе белән алып китәрдәй булып кочкан да, ике кулын, шүре кебек шешенгән бармакларын шәмәхә төскә кереп көйгән бәрәңге төшләренә батырган да—ауган да куйган.
Өлкәннәр анын жен сугудан каткан бармакларын көч-хал белән жирдән чыгарып, гәүдәсен чалкан салдылар һәм жан тамырын тикшерделәр Минрахманнын тамырлары тынсыз, йөрәге типми иде Ул чынлап та өзелгән, дөнья белән бәхилләшкән иде Кеше бау кебек өзелми, бер өзелсә, аны һич кенә дә ялгап булмый икән
Канәгатьнең күтләренә яшь бәрде — Бәхил бул. Минрахман абый!—дигәнен сизми дә калды Үзенә җиткән акылы белән бу сугыш ятиме аптырапмы аптырады нишләп Минрахман, өенә кермичә, бакчаларына чыккан-’ Әллә ул мона кадәр бары тик чүпрәк палас асларына яшеренеп кенә «сугыш уены» уйнаганда күрә, алтын очкыннарда гына таба, сүнеп барган кәгазь көлендә генә очраша алган атасын, инде бакча башларына чыгып каршылар!а теләгәнме? Әллә һаман да исән санаган атасын, котеп-когеп тә морадына ирешә алмагач, ана охшарга тырышып, барлык жир шарын түгел, шушы бәрәнге бакчасын булса да күкрәге белән каплап, кара кыраулардан коткарырга теләгәнме? Әллә бу җирне, бу дөньяны ожмах җимешләреннән бергә авыз итү ниятеннән үзе белән бергә кара гүрләр аша җәннәткә алып китәргә иткәнме? Әллә ул. Җиңүче Илнен бер гаепсез Ятиме, кырау суккан бәрәңге төпләрен куллары белән чокып, андагы сукыр күзле бүлбеләрне дә казып чыгарып, тамак туклык итәргә булганмы-’ Минрахманнын үлеме Канәгатьнең жднын урталай ярды Күктә яп-якты кояш, жирдә ямь-яшел агачлар, үләннәр, аларда менләгән божәкләр гөжелдәшә, гүелдәшә, кошлар сайраша иде.
Шушы вакыйгадан сон Канәгать бәрәнгене бары тик чәчәргә, утарга, үстерергә генә яратты Чыгарырга яратмады. Ана көрәк йөзендә кызыл, шәмәхә, зәңгәр, сары төстәге эре бүлбеләр түгел, ә Минрахманнын кан белән кызарган күз бәбәкләре актарылып чыгып. Жир буйлап тәгәрәп киткән кебек тоела иде.
2004 ел.