Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘГӘР УЛ ҖЫРЧЫ БУЛМАСА...


«Егет кешегә житмеш төрле һөнәр дә аз*. — ди безнең халык Әлбәттә, шулай Нинди генә «җитмеш төрле һөнәр»ле кешеләр юк безнең хезмәт сөйгән асыл ир- затларыбыз арасында' Ә менә сәнгать өлкәсендә бер кешенең югары ләрәҗәдә камил итеп берничә эшне башкара алуы — сирәк күренеш һәм дә моңарчы булмаганрак хәл дип әйтер идем Шөкер, бар бездә дә андый осталар
30 гыйнварда. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка 50 яшь тулган көнне узган концертка килгән тамашачы моның шаһиты булды, минемчә Без күптән белгән, яраткан җырчыбыз үзенең чын мәгънәсендә «җитмеш төрле һөнәр» иясе булган ир-егет икәнен тагын бер кат исбатлады үзе уйнады, үзе җырлады, үзе җитәкчелек иткән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең чарланып беткән, сәнгати яктан өлгереп җиткән, менә дигән
коллектив икәненә инан- дырды. бездә горурлык уятты Тәнәфес вакытын- дагы фикер алышуларда бары тик бер генә сүз яңгырады сыман —
•Шап!» Әйе. артист егетебез Айдар Файзрахманов кыска гына вакыт, нибары ике ел эчендә, ансамбльне үзебездә генә түгел, ә чит илләрдә дә танытуга иреште
Ансамбльнең уңыш- ларын саный китсәң, гаҗәпләнүнең чиге юк:
татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге конкурсында һәм Әстерханда узган Идел буе халыкларының фольклор коллективлары конкурсында лауреат исемнәрен алды; ансамбльнең «Яңа гасыр* телевидениесе фондына кергән дүрт концерты тасмага төшерелде; ике компакт-дискы чыгарылды Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә уздырылган «Җанлы татар музыкасы* фестивалендә ин мәртәбәле «Савои* театрында уңышлы чыгыш ясады. Кырым автономияле республикасында Татарстан көннәре барышында узган сәнгать осталары концертының икенче бүлеге тулаем ансамбльгә тапшырылды һәм ул аны күркәм итеп башкарып чыкты Шулай ук Истанбулда. Теркия бәйсезлеге көненә багышланган фестивальдә һәм Германиянең Франкфурт на Майне шәһәрендә •Бөтендөнья китап базары* кысаларында ачык һавада (димәк, меңәрләгән тамашачы дигән сүз) узган фестивальдә дә ансамбль татар моңын төрле милләт кешеләренә җиткерде Шушы чыгышлардан соң кызыксынып бирелгән бихисап сораулар — аның югары профессиональ дәрәҗәдә эшләвенә, сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның моның өчен күпме көч куйганына ачык мисал иде 20 апрельдән аларның Финляндиядә гастрольләре башлана — Хельсинкида. Тампереда һәм башка
жирләрдә — барлыгы 7 шәһәрдә концерт бирәчәк алар Май аенда исә ансамбль Австриягә юл алачак.
Инде Айдар Фәизрахмановның башка һөнәрләренә күчик. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театрында 24 ел эшләү дәверендә ул онытылмаслык образлар ижат итте «Борис Годунов»та (Мусоргский) Мисаил. «Тоска*да (Пуччини) Сполетто. «Риголеттомда (Дж Верди) Борса. «Князь Игорь»дә (Бородин) Брошка. «Снегурочка»да (Римский-Корсаков) Бобыль. милли операларыбыз «Алтынчәч»тә (Җиһанов) Урмай. «Башмагьтм*да (Җ Фәйзи) Галимжан. «Кара йөзләр»дә (Б Мулюков) Үрәтник. «Наемщик»та (С Сәйдәшев) Гәрәй Шушы операларда, музыкаль спектакльләрдә уйнау дәверендә Айдар Фәйзрахманов үзенчәлекле, оста актер булып өлгереп житте.
Анын сәхнәгә чыгуын опера тыңлаган тамашачылар һәрчак көтеп алдылар Ә инде Мисаил. Сполетто. Борса партияләре белән ул күп кенә Европа илләрендә — Германия. Голландия. Франция. Бельгия. Швейцария. Португалия сәхнәләрендә чыгышлар ясады Айдар белән эшләгән режиссерлар, дирижерлар ул ижат иткән образларга югары бәя бирделәр Ә «Культура» (18 02 1995) газетасында чыккан «Зал полон. ложи блещут» дигән язманың авторы Мариам Игнатьева Айдарның •Алтынчәч»тә уйнавы турында болай язды: • Зато прямое «попадание» в роль продемонстрнровал А Файзрахманов Его Урмай (коварный советник хана) — не самое главное действующее лицо в спектакле, но стоит артисту появиться на сцене и внимание зрителя прямо-таки концентрируется на нем! Это тот счастливый случай. когда красивый голос. выразительность пения и актерской игры делают эпизодическую роль наиболее запоминающейся»
Опера сәхнәсендә чыгышлар ясавы белән беррәттән. Айдар Фәйзрахманов — халкыбызның иң матур борынгы жырларын киң катлам тамашачыга житкерүче жырчы да Татар халык жырларының «Сагыну». «Сандугач-күгәрчен». «Сары чәчәк ата көнбагыш». «Борынгы көй». «Эрбет». «Озату*. «Корбаш авылы көе» дигәннәрен нәкъ менә Айдар Фәйзрахманов эстрада сәхнәсенә беренчеләрдән булып алып чыкты һәм алар Татарстан радиосының алтын фондына аның башкаруында кертелделәр дә.
Шунысы кызыклы Айдар профессиональ жырчы гына түгел (консерваторияне тәмамлаган вокалист), ә профессиональ музыкант та (педагогия институтының музыка факультетын тәмамлаган баянчы) Аның аккомпаниаторлык сәләте дә тан калырлык Халкыбызның данлыклы жырчылары Илһам Шакиров. Хәйдәр Бигичев. Зөһрә Сәхабиева. Мөнир Якупов. Галина Казанцева. Руслан Дәминов, Рафаэль Ильясовларнын Айдар Фәйзрахманов баянына кушылып жырлаган жырларының язмалары шулай ук радио фондында саклана.
Айдар Фәйзрахманов — үзе уйнап, үзе жырлаган иң беренче профессиональ жырчы Бу уңайдан Рафис Корбанның Айдарга багышлап язган шигыре искә төшә
Әгәр ул жырчы булмаса.
Гармунчы булыр иле Әгәр гармунчы булмаса.
Ул жырчы булыр иде Әгәр мыеклы булмаса.
Мыексыз булыр иле.
Гармунын алып кулына Берне сыздырыр иде!
Әле дә гармунчы булган.
Әле дә жырчы булган.
Мыегыңны бер сыпыр да.
Җырла син. Айдар туган!
Шаян шигырь, әмма чыны шулай — Айдар җырлый да, уйный да, йә тальянын, иә оаянын сузып җибәрә дә сәхнәдән җанлы, тере жыр яңгырата Анын болай җырлавы Мәскәүдә Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулган юбилеи кичәсендә Сара Садыикованың «Чит илләргә чыксаң* җырыннан башланды Ул вакытта Мәскәү тамашачысы «ярылып* кул чапты ана Әйе. менә инде 30 ел дәвамында диярлек Айдар Фәйзрахманов профессиональ сәхнәдә халык җырларын һәм композиторларыбыз әсәрләрен бер үк дәрәҗәдә оста башкарып, аларны төрле уен коралларында гармунда, баянда, курайда уйнавы белән бизәп тамашачыны кинәндерә, моңыбызны яшәтә, башка милләт кешеләренә татар җыр сәнгатенең гүзәллеген таныта.
^ Хәтердә, 80 нче еллар ахырында Мәскәү телевидениесенең 1 нче каналыннан Айдар Фәйзрахмановнын 25 минутлык концертын ике тапкыр күрсәттеләр Россиянең төрле төбәкләреннән, чит милләт кешеләреннән бик күп рәхмәт хатлары алганын беләм Айдарның. Менә бер хатта русча болай язылган иде «Я смотрел по телевидению 17 мая 1988 года в 19 час 10 мин Татарские народные песни, где пел Айдар Файзрахманов
Айдар Файзрахманов отлично исполнял свои татарские народные песни Я всегда рад слушать, как он, Айдар Файзрахманов поет С дружеским приветом, инвалид Великой Отечественной войны 11 группы Бобков Петр Никитович*
Воронеж шәһәреннән җибәрелә бу хат
Бүгенге көндә Айдар Фәйзрахманов үз һөнәренә яшьләрне өйрәтә Казан Дәүләт педагогия университетының музыка факультетында җыр кафедрасын җитәкли ул. Доцент Айдар Фәйзрахмановнын остаз буларак тәрбияләгән шәкертләре инде халык арасында күренә башлады Мәсәлән, беренче укучысы — Гүзәл Уразова — киң тамашачы алдында танылган, үз итеп кабул ителгән җырчы инде
IV курс студенткасы Эльвира Гафурова—татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге II халыкара конкурсында өченче премиягә лаек табылды, фольклор ансамблендә җырлау сәләтен үстергән Илшат Вәлиев исә I премия лауреаты булды Җырчы, музыкант, актер, педагог, сәнгать җитәкчесе һәм. ниһаять, — бүгенге көндә иң югары рейтинглы «Җырлыйк әле* тапшыруының (авторы Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов) алып баручысы Айдар Фәйзрахманов бу эшен дә югары дәрәҗәдә башкара. Халык арасында танылган. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан якын итеп кабул ителгән бу тапшыру халкыбызның милли аһәңнәре булган халык җырларын, татар композиторларының классик җыр үрнәкләрен саклап калуга, шуларны яшь буынга җиткерүгә, башка милләт вәкилләренә танытуга хезмәт итә
Айдарның «җитмеш төрле» һөнәре турында уйланганда, аның үзе язган җырларына тукталмый булмый «Туган җиреңнән китмә* (Г Афзал). «Ак болыт* (Р Корбан), «Нурлы Казан* (Р Харис). «Айлы юл* (Ш Җиһангирова). «Әллә күрешәбез, әллә юк* (И Юзеев). Сүз авторларының ниндиләрен сайлаган бит' Айдар Фәйзрахманов шигъриятне тирәнтен аңлый, сүз фәһеменә игътибарлы, шунлыктан җырлары да бер көнлек түгел, радио фондына кергән затлы җырлар
•Бу ядкәрем булсын Айдарга,
Җырын алып китә көн-күрештән Еракларга, алла найларга.
Рәхмаг снна, милләтебез монын Күтәрәсен кояш, айларга'• —
дип яза 1997 елда халык шагыйре Илдар Юзеев Айдарга бүләк иткән «Уйлый күңелем төрлесен* дигән шигырь җыентыгында
9. .к у • М 4
Каян килгән соң Айдарга «җитмеш төрле һөнәр иясе» дәрәҗәсенә ирешү сәләте’ Кайда башлана соң Айдар Фәйзрахмановның чишмә башы? Ул — милләтебезгә бик күп шәхесләр биргән Арча районының гүзәл табигатьле Урта Бирәзә авылында, җыр-моңга гашыйк Фәтхрахман абый һәм Бибинур апа гаиләсендә алтынчы, төпчек бала булып дөньяга килә Әтисе тальянда уйнагангадыр инде, аның да музыка дөньясына «тәпиләп» китүе, бик күп танылган сәнгать кешеләренеке кебек, тальян гармуннан башлана (Юкка гына ул үзенә махсус «Аулак өй» җырын яздырмагандыр.) Бу турыда язганда, ирексездән Ә. Атнабаевның шигъри юллары искә төшә
Абыйлардан калган бишмәт киеп.
Бергә йөрдек аулак өйләргә.
Җырлап йөрдек урам яңгыратып.
*Баламишкин» дигән көйләргә.
Газиз әтисе кулыннан тальян гармун күчкән булса, баян буенча беренче дәресләрне аңа абыйсы Марсель бирә (ул вакытта Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультеты студенты, хәзерге көндә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. РСФСРның мәгариф отличнигы. «Егетләр* халык ансамбленең 30 елдан артык сәнгать җитәкчесе. Арча педагогия көллиятенең әйдәп баручы укытучысы) Менә шул көннәрдән бирле төшми аның кулыннан тальяны, баяны Ә җыр — Айдарның күңеленә бигрәк тә Илһам Шакиров җырлары аша керә. Әйе. җырчы буш урында туа алмый И Шакировның «Энекәш, әгәр дә ки, Гөлсем апа (сүз күренекле җырчы Гөлсем Сөләйманова турында бара) булмаган булса, мин дә булмый идем». — дип әйткәне бар Айдар Фәйзрахмановның үсмер еллары Илһам Шакиров иҗатының чәчәк аткан чорына туры килүе булачак җырчыга зур йогынты ясамыйча калмый, әлбәттә Шуңадыр, җырлый башлавының беренче елларыннан ук. халык җырларын үзенә генә хас осталык белән башкарып, моңарчы билгеле булмаганнарын да халыкка кайтаруда җиң сызганып эшли башлый ул Менә ун ел инде Айдар Фәйзрахманов Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемне йөртә Аның иҗаты һаман үргә менә, тагын да камилләшә бара Бүгенге көндә халкыбыз алдында башкарган титаник хезмәте киләчәктә дә дәвам итсен, тагын да мәртәбәле исемнәргә лаек булсын иде дигән теләктә мин.