ГОМЕРНЕҢ КАЙ ТӨШЕ?..
Сәвәләй тау буйлап...
Сәвәләй тау буйлап без яшь чакта Үсә иде. әнә. казаяк.
Бу елларда инде ул гөлләр дә Кимегәннән кими. азая.
Сәвәләй тау буйлап төлке йөргән Элек-элек, күптән-күптәннэн...
Безнең таулардагы төлкеләр дә Җырда гына калган үткәннән.
Сәвәләй тау буйлап ермак-ермак Кар сулары төште быел да Әмма никтер хәзер безнең яшьләр Тау буена йөрми уенга.
Сәвәләй тау буйлап йөргән төлке!
Эзең дә юк, еллар юганмы?
Төлке эзе дә юк, гөле дә юк.
Ни таптады әле дөньяны?!
Сорасам әгәр Умайдан...
Июньнең җитте ахыры, Иртәгә соңгы көне,
Алиһә У май туп-туры Мифларга әйди мине.
Ә мифлар туган чорларда, Серле сөю илендә
Умай - төрки мифларында үрчеткеч рух алиһәсе
Клара БУЛАТОВА - шагыйрә; унлап китап («Язлар алда». «Печән өсте». «Марс китабы» һ. б.) авторы. Әлмәттә яши.
Гашыйклар өчен июньнен Булган утыз бере дә...
Сорасам әгәр У майдан.
Ойрәнеп күкләр серен.
Кайтармас микән миңа да Июньнен утызберен?...
Өметен җуймыйк күкләрнең
Җәй яме — чәчәк тажлармн Сыпырып имләп шулай.
«Мул булсын орлык көзгә». дип. Ырымлап йөри У май!
И. кеше!
Адәм баласы!
Тырышсам гына бары Сиңа чын уңыш китерер У майның ырымнары.
Без төрки халык токымы.
Тапламыйк тарих 1амен:
Өметен җуймыйк күкләрнең һәм Умай Алиһәнең.
Көн белән төн озынлыгы тәңгәл
Көн белән төн озынлыгы тәңгәл,
Кыл урталай тәүлек бүленгән.
Табигатькә ияреп, тоемлы тән.
Акыллы җан шушы мизгелдән
Үз затына күпме өсти ала.
Җир әнкәнең тыңлап гозерен, һәр орлыктан сихри дәна таба һәм озайта ала гомерен...
Кырларда аҗагай камчысыдыр...
Кырларда аҗагай камчысыдыр. Уйнаклый яшендәй бизәге. Бизмәндә бүленгән яртысыдыр Бу көннәр җәйләрнең үзәге.
Күргәннең барына түзәбездер. Яшәүгә омтылыш, һай. көчле!
Бу көннәр җәйләрнең үзәгедер. Бу җәйләр гомернең кай төше?..
Бусы соңгы көнең булуы бар...
Бусы соңгы көнең булуы бар, Бусы соңгы кичең булуы бар, Бусы соңгы таңың булуы бар, Бусы соңгы даның булуы бар. Тәүге көнеңне снн белмисең бит, Тәүге кичеңне дә белмисең син. Тәүге таңың сиңа ни калдырган? Дан дигәнен мәңге күрмисең син.
Соңгысы ни аның, тәүгесе ни — Тумаганның юк бит сан тамгасы. Тумаган, булмаган, югалмаган Соң, кайгырма, Адәм Диванасы!
Бит бер соңы була кунакның
Без килгәнбез Җиргә кунакка. Әллә әзгә, әллә озакка.
Кай яклардан килгәнемне белмим, Яшәвемне беләм бу якта.
Яшәвемне беләм бу якларда, Балачакта, үсмер вакытта Кайгыларга бу яшәү бай булды, Юмарт булмаса да шатлыкка.
Шатлыкларга юмарт булмаса да Гел булмады түгел анысы да. Атам-анам, ирем, улым булды — Шатлык түгелмени барысы да?
Инде җирдән китеп барган чакта (Бит бер соңы булыр кунакның...) И, Ходаем! Мин ал арны түгел, Оныкларым мшш озатсын.
Шунысыннан сакла
И, бу тарих инде күпме күргән Каләм тоткан безнең ишене, Менеп җителмәгән үрләреннән Авыр түгел аның төшүе.
Биеклеккә менеп җитүеңә Бәреп төшерсәләр —
ул чакта
Түзеп калу кыен, диләр менә, Шунысыннан, тәкъдир, син сакла.
Әкият илләренә иярткән кебек Агачларны ерып җил үтә. Итәгеннән алтын яфрак түгеп Урман иңләп йөри Көлбикә.
Мондый чакта дөнья өйрәткәннең Бөтенесен читкә ташлыйсын,
Йә гел яшәмисең,
Йә бөтенләй
Бүтәнчәләй яши башлыйсын.
Ике дус, ике чордаш сез,
Ике яр, ике шагыйрь,
Кайсыгыз якынрактыр? —
Бар, таны аны, аер...
Сез язган шигьри хатларда Күпме наз ла, көйле сүз!..
Чын булган яратуыгыз.
Җитмәгән сөюегез...
Каршымда менә ятасыз,
Янәшә... журналларда.
Кем өчен сердер, әмма мнн Хаклыкны таныйм анда.
Сүзләрдән генә түгел лә, Җырыгыз янган жаннан,
Илаһи олы сөюгә Ватылмас һәйкәл салган.
Ышанып җитмим үзем дә:
Тик кенә торган төштән Каләмнән жырлар түктергән Шушы мин идем микән?
Ике дус, ике шагыйрь сез, Мәхәббәт хисләрендә Көйрәгән йөрәкләрегез Туң йозак бикләрендә... «картайдым, сүндем», дигәндә, Таң ясан сезнең кичтән, Җаныгызга язлар кайтарган Шушы мин идем микән?