ЕЛГАМ СӨЕП КАРЫЙ КҮЗЕМӘ
Ни күрсәң дә
Бу дөньяда кайгырдым да. Шатландым да, елмайдым да... Дөресен әйтим, ни күрсәң дә Яшәү рәхәт, рәхәт монда. Озын да ул, кыска да ул, Ләззәтле дә җан һәм гомер — Киткәннәре күреп китте. Киләчәкләр килеп күрер.
Әй сез, Җиргә килмәячәк Гүзәл кызлар, шәп малайлар! Беләм инде, арагызда Менә дигән кешеләр бар.
Тик саңгырау юклыкта сез Телсез, өнсез... юк кочлеләр Сезне шундый зур бәлагә Дучар итте бит кешеләр. Зарыгыз юк кешеләргә, Үпкәгез юк — тоям аны.
Бу хәлегез сезгә җиңел.
Тагы кемгә?.. Миңа авыр.
Җирдә сезнең кешеләр бар. Әниләр бар, әтиләр бар — Нечкә туташ, тулы ханым. Купшы егет күпләр алар! Шулар бар да җыелып бүген Баса кебек минем иңгә Әйтерсең лә авырлыктан Әкрен генә нңэм җиргә... һәм уйлыймын: сездән торса Кнлү-кнлмәү бу дөньяга,
Хәтта бер кайгырыр өчен Килер идегез сез аңа.
Ә мин мең кат кайгырдым да, Шатландым да, елмайдым да... Дөресен әйтим, ни күрсәң дә. Яшәү рәхәт, рәхәт монда.
Ашыгасың
Заман шулай куша инде. Тормыш шулай куша инде. Күп йөрергә,
Күп күрергә.
Күп эшләргә, күп белергә... Син яшәргә ашыгасың. Ашыгасың!!
Син бит —
Ярты гомер йомгагыңны Җилгә сүткәнсең бит?! Калганын тормыш җиле Үзе җиңел сүтә.
Гомер җебең киерелеп Көннәр аша үтә.
Рөстәм МИНГАЛИМ (1937) - шагыйрь, драматург: кутанлы китаплар («Эзләр*. 'Дәрт чцлмәге* //. 6.) авторы Г. Тукай исемендәге Дәуләт премиясе лауреаты Казанда яши.
Гәмер җебең, киерелеп Дөнья аша үгә,
Ә җил сүгә, сүгә... Җепне җилгә тыебрак Биреп була бит, ә?! Җепне тәмам җил иркенә Куеп була бит, ә?!
Ә җил сүгә, сүгә...
Аһ, чынлап та шулай ич, Әллә хәзер ашыкмыйммы. Әллә һаман ашыгыйммы. Нишлим икән, дисеңме? Анысын үзең кара — Кеше үләргә соңгармый. Яшәргә соңгара.
Өмет гөлем
Ак кар яуды кабат-кабат. Яуды ла ки леп-килеп; һәм ал гөлем калды әле Ак карларга күмелеп. Йөрәгемнән ул гөлемә Карлар аша көч бирәм —
Бик сизәм лә, кыш озын ла. Кар салкын ла, кар тирән. Яз җитүгә карлар эрер. Ал гөлем чыгар көлеп.
Юк, сулмый да. коелмый да, Ул минем өмет гөлем!
Кайчак шулай күзләремне йомам. Барлык мәшәкатем онытыла, Уйлап торам...
Дөнья тына...
Тыныч хисемдә,
Йомык күзләрем эчендә Яналар җемелдәп Мин күргән шәһәрләр.
Мин белгән, ишеткән шәһәрләр
Җемелди
Йолдызлар булып.
Җемелди
Уйларымның чиксез күген бизәп.
Йолдызлар арасында Якты ай сыман Казан йөзә...
Йөзә...
Минем шәһәр.
Минем бетмәс бәхет!
Күзләремне ныграк кысам,
Э шәһәрләр кысылмый,
Ә Казан кысылмый Шуңа
Сабый күк елмаям.
Миңа рәхәт!
Юллар боҗрасы мине моннан алып китте, тагы китерде...
Су өстендә балык сикерде, елгам сөеп карый күземә.
Иркәм кая икән?
Асыл ташлы балдак алып кайттым әле үзенә.
Елгам сөеп карый күземә:
«Ул шул ятлар белән чуалды, — ди, —
Шәүләләре төште йөземә».
Елга шавы...
Уйларымда — давыл...
Таллар сыгылып,
камышлыклар актарылып, егылып, ят эзләрне мина ачалар.
Эзләр калтырыйлар, йөгерәләр, куелыкка кереп качалар...
...Елгам сөеп карый күземә.
Минем елгам! Хыянәтсез елгам!
Мә ал,
асыл ташлы балдагымны бүләк илим әле үзеңә.
Юл бирегез...
Таулар.
Озын гомерле таулар —
Җирдә кү-п алар.
Ә таулардан аста елгалар Кайнап-кайнап агалар Снкереп-сикереп агалар... Уралып-уралын агалар...
Арып агалар Ләкнн агалар, һаман агалар елгалар.
Кемнәрнеңдер кайгы утын сүндерергә Баралардыр алар.
Юл бирегез, зинһар, юл бирегез, таулар!