ЕЛАННАР ӘФСЕНЛӘҮЧЕ
Икенче бүлек
Чаян йөрәге
Үзен гаши дип уйлаган наданга Ишәк холкы килә, шиксез, таманга; Ишәк булып кылан син дә, югыйсә Алар әзер сине кяфер санарга
Исфахан. Алтын көз. Базарларда—алтын уңыш. Алар өстендә—зәңгәр гөмбәзләр. Якты кала! Бәхетле. Бирегә беренче тапкыр килеп, Гомәр әле юл тузанын какканчы ук инде үзен оясы авызында корбанын көтеп торган елан кебек үк куркыныч дошманы көткәнен башына да китерә алмады.
Ә, бер карасаң, солтанга унышлы, урынлы әйтелгән ике-өч бәете белән яраган, шунын өчен ике меңнән артык алтын динар, мен ман 1 ашлык һәм болар өстенә «шагыйрьләр әмире» дигән исем алган шагыйрь Абдаллах Борһани анын килүенә шат кына булырга тиеш иде кебек.
Чөнки бит шагыйрь—шагыйрьгә туган.
Әмма. Гесиод «Хезмәт һәм көннәр»ендә язганча:
Чүлмәкче үчле чүлмәкчегә,
Остада шул ук маза;
Ярлы—ярлыдан, жырчы җырчыдан Көнләшеп үлә яза.
Борһанинын кәефе юк. Мескен, авырды хәтта. Ул Гомәр турында анын Бохарадан килеп ирешкән дистәләгән дүртьюллыклары аша фикер йөртә ала. Ул аларны эченнән генә һаман һәм һаман пычратырга тырышты, юлны юлга, сүзне сүзгә аерып, алардан хата эзләде.
Шулай да күренеп тора, бу Гомәр начар кешегә охшаган. Усал телле. Кахан янында мәкерле сарай ыгы-зыгысында астыртын эш итәргә өйрәнеп җиткәндер, мөгаен. Югыйсә Исфаханга ничек эләгер иде ул?! Анда, Елга аръягында, халык шомарган Саклан, Абдаллах! Ул. әлбәттә, юлда килгәндә үк әллә нинди мәкерләр әзерләгәндер инде. Кысрыклар, ипиеңне тартып
Ман —үлчәү берәмлеге
Ахыры, Башы 2.3 нче саннарда.
алыр. Каян килә безнен башка бу хәйләкәр яшьләр!'7
Йә Хода! Күпме түзәргә була"7! Солтанга, вәзиренә ярарга кирәк Аларнын— туган-тумачасынын. хәтта хезмәтчеләренең күнелен күрергә кирәк. Аларнын күз карашлары астында дерелдәп торырга, мыскыллап көлүләренә тилеләрчә елмаеп түзәргә кирәк. Җыеннарда гомергә куркып утырасын, тамактан аш үтми,—галиҗәнапның кинәт кенә шушы очракка туры китереп шигырь әйтүенне таләп итүе ихтимал. Шунын өчен миенне тартылган жәя кебек коне-төне әзер тотасың, туктаусыз киеренкелектән тинтәкләнә барасын Нәрсә хакына? Урын хакына
Шундый борчулы уйлар белән, төшкән аяк киемен барган уңайга кия- кия. Борһани вәзир Низамелмолек янына йөгерде. Анысы нәкъ шул вакытта Гомәр белән гәпләшеп утыра иде
Вәзирнен ягымлы итеп:
—Тирә-ягы белән бергә бөтен Нишапур синеке,— дигән сүзләрен ишеткәч. Борһани хәтта тигез җирдә абынып куйды.
«Ай-һаи1 Шулай бик тизме9
Кара син ул эттән туганны! Үзен бик тә әдәпле тоткан була. Чама белән генә иркен, тыныч, артык тәлинкә тотмый, шул ук вакытта инсафлы да. Әнә бит, вәзир анын йөзенә ничек ягымлы карый Беренче карашка тыйнак, бераз беркатлырак та кебек. Әйтерсең, башында иолдьтардан гайре берни дә юк. Әмма Абдаллахны алдый алмассын син. юньсез. Ул үтәли күрә сине Беләбез без сезнен кебек әрсезләрне. Хәзер вәзиргә мактау шигыре—касыйдә әйтәчәк тә, мина дәрвишлеккә генә чыгып китәргә туры киләчәк»
Әмма—күр әле! Гомәр әдәпле генә җавап бирде:
— Мин хакимлек, халыкка боеру, аны тыю турында уйламыйм. Ин ях-шысы—миңа ел саен эш хакы бирергә куш.
« Хәйләкәр! Бәясен арттыра белә».
-Ярый.— дип баш какгы вәзир, анын сүзләрен хуплап —Шул ук Нишапур кеременнән ун мен динар алырсың. Ризамы?
«Ә мин мен дә ике йөзне алам»
—Аллаһы сезне мәрхәмәтеннән ташламасын —Гомәр баш иде —Мондый зур сумма турында мин хыялланырга да җөрьәт итмәдем Ярый, ул ботен килеш эшкә тотылыр. Минем башка акча тотар урыным юк —хатыннарым да. балаларым да, абзарым да, атларым да юк минем. Һәм тагын бер үтенеч минем әтиемнең остаханәсеннән иктаны алып булмас микән?
— Иктадар кем?
— Рысбәк бәй.
—Ә! Беләм. Ул хәзер биредә Сезнеңчә булыр, алырбыз
««Беттең!— дип шатланды Абдаллаһ. —Беттен син. Хәйям Син инде үлден Бәй Рысбәк ул бит сине, ул бит Рысбәк!
—Безнен сәләтле дустыбы з касыйдә язамы?— дип сорады Борһани бакыр тавыш белән Гомәрдән. эшне бетереп, барысы да жәймә янына утыргач
-Юк
—Ни өчен?
« Чынлап та. ни өчен?— дип уйлады Гомәр гаҗәпләнеп —Булдырыр идем югыйсә, һәм бу такмак чыгаручы белән анын дус-ишләрен көлкегә калдырыр илем. Әмма...»
-Мактау, данлау касыйдәләре язу өчен, минемчә, тыныч, салкын канты, ә акыл белән... теге ни. сезнеке кебек, димме, күтәренке-ялкыты. каннар булырга кирәк Ә мин башкачарак холыклы
—Алайса, безнен сәләпе яшь шагыйребез качаннын күңеленә нәрсәсе белән ярады сон?— дип аптырап сорады «шагыйрьләр әмире»
Чәчәкле бушсүзлелек кемнеңдер күнелен күрер очен бердәнбер чарамы ахтә'*
—Патшанын өстенлекләрен данлау бушсүэлелекмени ул? — Борһани акайган күзләре белән вәзиргә карады. Ишетәсеңме, бөегем?
Әмма тегесе ымлап кына куйды, ашавында булды. Дәшми генә тынлады. —Түгел,— диде Гомәр, —әгәр...
—Нәрсә «әгәр?»
—Өстенлекләре булса...
Әле генә капкан ризык кисәге Абдаллаһның тамагына тыгыла язды.
Бойре калкулыгының түбәсендә кояш сәгатенең кыек ак жилкәне күккә юнәлгән. Мәрмәр плитәләрдән жәелгән киң циферблат мәйданчыгына килгәч, анда сәгатьләр һәм минутлар гына түгел, ә секундларның да билгеләнгәнен күрәсен. Аскарак төшеп, обсерваториянең түгәрәк төп манарасы урнашкан һәм ана тау итәгеннән йолдыз сараеның зур секстанты күтәрелгән.
Низамелмөлек белән Гомәр Хәйям Кашгардан алып Фәләстингә кадәр бөтен сәлжук мәмләкәтеннән җыйган төзүчеләр: греклар, фарсы, әрмән, кытай, гарәпләр бизәлеше белән дә (сызыкларның ачыклыгы, чынаяк кирпичләр. челтәрләр), төгәллеге белән дә чын-чынлап искитмәле үлчәү җайланмасы төзеделәр.
Күп корылмалар әле төгәлләнмәгән яисә аларга әле тотынмаганнар да. Әмма Гомәр. геометрия буенча трактатын тәмамлап. Исфазари. Васитилар белән берлектә. Йолдыз сараенда булган нәрсәләр, бигрәк тә Әбурәйхан Берунинын эш коралларыннан файдаланып, инде ничә еллар астрономик таблицалар һәм яна календарь төзи.
Шунысы ачыкланды:
Ай елы Айнын Жир тирәли 12 тапкыр әйләнеп чыгуыннан тора һәм 354 тәүлек 8 сәгать 48 минут 36 секундка тигез;
Кояш елы—Жирнен Кояш тирәли бер әйләнеп чыгуы—365 тәүлек 5 сәгать 48 минут 46 секундка тигез.
Атар арасындагы аерма—якынча 10 сәгать. Шулай булгач. 100 Кояш елына 103 Ай елы туры килә. Гарәпләрнең Ай календаренда әнә шул 10 тәүлек һәм берничә сәгатьтә житми дә инде. Ул артык кыскартылган.
Ауропада кулланыла торган Юлиан календаре да бик үк төгәл түгел. Ул артык озайтылган. Христиан календаре буенча ел 365 тәү ек 6 сәгать—Жирнен Кояш тирәли бер әйләнеп чыгуыннан 11 минут 14 секундка озаграк дәвам итә. Ел саен жыелып килгән вак «гөнаһлардан» 128 елда артык тәүлекләр барлыкка килә.
Атарны кая куярга? Чиркәү әһелләре 1125 ел элек Юлий Цезарь раслаган календарьга үзгәрешләр кертүгә каршы.
Гомәр ел башын Нәүрүз бәйрәменә—язын көн белән төн тигезләшкән көнгә—21 мартка кайтарды Бу көнне Кояш өйлә вакытында Кучкар йолдызлыгына керә.
Биредә. Йолдыз сараенда. Гомәр вәзиргә түбәндәгеләрне белдерде:
—Без вакыт аралыгы 33 ел булган календарь тәкъдим итәбез. Аның һәр 25 елы—365. 8 е—366 тәүлекле булачак. Бу—елның дәвамлылыгы 365 тәүлек 5 сәгать 49 минут 5.45 секунд дигән сүз. Кәбисә еллар—дүртенче, сигезенче, уникенче, уналтынчы тәртибендә булачак. Хәзер инде ялгышу биш мен елга бер тәүлек кенә Кешелекнең көндәлек эшчәнлеге өчен, галижәнапләре. биш мен елга бер тәүлекнең әһәмияте юк.
Бик гади, төгәл, уңайлы календарь хакында, әлбәттә, уйланырга кирәк ате. һәм без кәбисә еллар турында уйланачакбыз, вакыты җиткәч, аларга төзәтмәләр кертәчәкбез.
Әмма халык көтә алмый, галижәналләре. Ана жир сөрергә, чәчәргә, уныш жыеп алырга кирәк. Яшәргә кирәк. Бөек вәзир яна календарь турындагы әмергә кул куйсын иде Без аны данлы солтаныбыз хөрмәтенә «Матикшаһ яки Жәләл ел исәбе» дип атар илек. Ул шатланыр Ун елдан яна Кояш елы. Язгы тигезлек бәйрәме булачак. Яна календарьне гамәлгә кертү өчен бик у най ел.
— Һе!— дип ялкау гына әйтеп куйды вәзир. —Минутлар, секундлар. Ниндидер мескен секундлар жирдә нәрсәне хат итә ала сон?
—Ничек инде хат итә алмасын! Секундлардан—сәгатьләр, тәүлекләр жыела. Еллар, гасырлар, мен еллар. Мәнгелек тә секундтан тора, әфәндем!
—Әмер бирү кыен түгел, әлбәттә. Әмма. .
— Ни дигән сүз ул—әмма? Кирәк! Бу эшне бит сез үзегез башлап җибәрдегез. Алайса, нигә дип тырыштык сон без?
—Менә шул-шул: нигә? —Вәзир көрсенеп куйды. —Календарьны үзгәртә алабыз анысы. Әмма кеше табигатендәге һичбер нәрсәне секундлар да. минутлар, гасырлар, мен елларда үзгәртә алмый.
Чынлап га!
Гомәр игенчеләр дөньясын күрде, алар балачактан ук шуны белә: әгәр чәчмисен икән—ачтан үләсен. Шуна күрә тир түгеп икмәк үстерәләр— үзләренә һәм башкалар!а.
Кирәкле бар нәрсәне: балта, кәтмән. чүкеч, пычак, савыт-саба, тукыма, бизәнү әйберләре җитештерүче осталар лоньясын да күрде ул
Галимнәр, табиб, рәссам, төзүче, шагыйрь, мөгаллим, җырчы, бауда биючеләр дөньясын да күрде: аларнын осталыгы да кешегә хезмәт итә.
Әмма алар янында һәм алар арасында, алар тирәсендә. Гомәр начар белә торган башка дөнья—булдыксызлар, хәйләкәр эшмәкәр, оста алдакчы, эш рәге белмәүче, шома ялагай, теләсә кая үтеп керүче тел бистәсе, мескен я зучылар даирәсе, дөньяга авыру һәм аш ыра балаларыннан башка берни дә бирмәүче, шулай да яшәүче һәм, сөйләүләренә караганда, бик шәп яшәүче башкалар, шул исәптән гөрле күренешләрне аңлатырга тырышучылар дөньясы да мәш килә.
Ни исәбенә һәм ни өчен? Алла белсен. Алар ана бөтенесе дә җилкуарлар һәм алдакчы, караклар булып тоела. Аларга төгәл календарь кирәкми Нинди генә календарь булса да барыбер аларга.
Ярый сон Мәгърур дөге үскән туфракта кыргый зәйтүн дигән агулы үлән дә үсә. һәм бу—котылгысыз. Аннан котылунын бер чарасы да юк Пылау пешерер алдыннан гына хужабикә анын ялтыравык-яшел орлыкларын түземлелек белән чүпли
Юкка хафалана вәзир Язмыш-хуҗа кайчан да булса чынны ялганнан аерачак һәм сонгысын чүплеккә ташлаячак. Бәлкем ташлар. Чүп үлән яшәүгә чыдам, мөгаен, ул әле үзен дөгедән дә кыйммәтдсрәк дип исәпли торгандыр
Гомәргә инде—31
Ул әтисен җирләде, әнисе белән сенлессн Исфаханга алып килде Остаханәләрен саттылар. Туганнарының берсенен акыллы кинәшсн тотып. Нишапурдагы йортларын үзләрендә калдырдылар. Төзүче греклардан Гомәр аларча укырга-язаргл. со1гләшергә өйрәнде
Көньяк Кытайның Чу патшалыгы шагыйре. туктаусыз үзара сугышларга ачыктан-ачык каршы чыгучы Цюй Юань 1357 ел элек хаким тарафыннан куыла һәм таш кочаклап елгага ташлана
154 ел элек Шәрыкнын ин күренекле акыл ияләренең берсе Әбубәкср Зәкәрия Рази үлә. Доньянын мәңгелеге турындагы өйрәтүләре өчен аны диндарлар рәхимсез кыйныйлар һәм сукырайталар
Сәгъди—105 елдан, Коперник 394 елдан туачак. Джордано Бруноны 521 елдан сон яндырачаклар.
Ә бу вакытта сәлжукләр мәмләкәтендә, тауларда ләм ташкыны җыелгандай, сиздерми генә тупланып, кискен вакыйгалар өлгереп килә иде. Алар, ахыр чиктә, Гомәр Хәйям өстенә дә ябырылды.
Вәзир анын янына бик тә дулкынланган хәлдә килде Ачылган төргәк күрсәтте.
—Сәмәркандтан. Сина монда элеккеге дустын казый Әбуталиб Алактан сәламнәр һәм изге теләкләр җиткерелгән.
Гомәр бик шатланды:
—Исән-саумы?
—Ул исән-сау анысы... Тик карахан иларн ы н яна хакиме Әхмәт
бөтенләй акылдан язган ише кылана—башкаласын Сәмәркандка күчереп, тыныч, сабыр халыкның ачуын чыгарган. Дин әһелләрен һәм төрек Сәрдарларын үзенә каршы куйган Ул якын Елга аръягын безнең мәмләкәттән тартып алырга ниятли. Әйтерсең, аерым яшәү ана яхшырак булачак. Ул, эт баласы, үзен шундук кайсы да булса бер каханнын, көнчыгыш далалардагы бер бүренен тотып ашаячагын аңламый. Аңламый! — Вәзир төргәкне йомарлады да кыштырдатып баш очында селкеде. Утырды. Хатны келәмгә ыргытты, кулларын тезләренә куйды. —Мин көне-төне мәмләкәтебез турында кайгыртам. Аны ныгытырга телим. Хуҗалыкта, акча эшләрендә нинди дә булса тәртип урнаштырасым, бәкләрне—ачулы кара халыктан, кара халыкны комсыз бәкләрдән саклыйсым килә. Син математикка да, Алла колы Газалигә дә ярарга тырышам Илебездә тынычлык һәм иминлек булсын, дим. Әмма ул хәсисләр, —вәзир кычкыруга ук күчте, —хайваннар кебек, тупас вә сукырларча. мин булдырганны туздыралар! —Анын тавышы кинәт әкренәйде: —Бөтенесен ташлап, сукбайлыкка китәрмен әле. Син боларны анларга тиеш. Үзен үк җәфа чигәсең алардан.
Чөнки төптән уйлап карасан, син эшләгәннәрнең барысы да, ахыр чиктә, ил өчен, халык өчен бит Шулай түгелмени? Шул ук кешеләр сине беренче алласызга, уйнашчыга, сәрхушкә саный.
Китик, ә? Хәнакага—дәрвишләр янына. Дога укый беләбез—ачтан үлмәбез әле. —Ул тирән сулап куйды, аягы белән таралып яткан төргәккә сузылды, үкчәсе белән үзенә якын китерде, тигезләде һәм янадан тыгыз итеп бөтерде. —Их! Кая барыйк ди без?! Без синен белән шул ук коллар. Рәхимсез дәвер коллары. —Күсәк белән кизәнгән кебек, Сәмәркандта эшләнгән тирән, бизәкле кәса төргәгенә сукты. —Менә солтанга... Жәйхун аръягына барып, ул урыннарда тәртип урнаштырырга вакыт җитте! Барып әйтим әле солтанга.
Китте ул.
Бернинди мәгънәсе булмавын андый башласа да, үзенен шул каһәр суккан эшенә ябышып тик ята. Елгага егылып төшкән кырмыска да бит кайдадыр саерак бер урында үзен елгыр ташбаш кабып йотканчыга кадәр, аяклары белән чәбәләнеп, күбек кисәгенә, яр читендәге ботаклар күләгәсенә ябышырга тырыша.
— Мин үзем дә күптәннән инде Елга аръягына барып чыгарга, карахани мөртәтләрне акылга утыртырга уйлап йөрим,— дип җавап бирде солтан вәзиргә. —Әмма... жинел эш түгел бу. Йолдыз белгечләреннән
сорарга кирәк — унышлы булыр микән минем бу яу.
— Юк,— диде Исфарази. исәпләп. — Йолдызларның урнашуы «чыгу»ны түгел, ә «кайту*ны күрсәтә.
—Ярый, унайлырак көн сайларга тырышыгыз.— диде кәефе кырылган вәзир Анын солтанны тизрәк Елга аръягына җибәрәсе килә иде.
Ул арала Әбутаһирдан яна хәбәр килде: Сәмәркандта фетнә. Вәзир дулап Йолдыз сараена килеп житә Исәпләүләр эшенә Васита тотына. Күк тагын уңышсызлык вәгъдә итә.
—Ачуланмагыз, галижәнапләре! Йолдызларнын урнашуы яхшы якка үзгәрмәгән Уңайлы көнне сайлый алмыйбыз.
—Ә син астрологиядән көләсен!— дип ташланды вәзир «Хәерчеләр тустаганы»—Төньяк Таҗны күзәтү нәтиҗәләрен язып утырган Гомәргә «Зодиак тамгасы—алтынчы. 29 градус 6 минут •> Йолдызлар үзләренчә яши. алар безгә йогынты ясамыйлар, имеш Ясыйлар шул! Ниндидер тинтәк йолдызларның ничектер юләрләрчә урнашуы аркасында дәүләт күләмендәге мөһим эш өзелә. Шушы зур һәм кечкенә йолдьтар көтүлегендә безнең файдага хәл итә торган бик кечкенә генә булса да бер йолдыз юкмыни сон9
Гомәр эсселе-суыклы булып китте. Менә бит. бу кеше бернинди йолдызга да ышанмый, —ни әйтсән дә. үзе галим. — ә менә солтанга ярарга тырышу өчен ышанган булып кылана Жир йөзендә күпме акыллы кеше дингә өйрәтүче-канунчы тукыганга оятсыз рәвештә «ышана»! Чөнки шулай яшәү унайлы. файдалы Башкаларны өйрәткән нәрсәләргә ул диндар үзе ышанамы сон9 Ышана икән, аны әле гафу итәргә була. Әгәр инде ышанмыйча гына өйрәтә икән, ул алдакчы, аны базарда барча кеше алдында суктырырга кирәк.
—Эзләрбез,— диде Гомәр коры гына.
Үзләренен файдасыз ыгы-зыгылары белән туйдырып бетерде инде алар! Акылдан шашарсын. валлаһи канга сусагандай, көне-төне сөңгеләре белән калканнарга бәрәләр Елга аръягы лип аталган, кояш тарафыннан яндырылган бер кечкенә җир кисәге сәлжуклар хакимиятеннән аерылса, әйтерсен лә. дөнья җимерелә
Алтыныгыз, икмәк, затлы киемнәрегез азмы әллә9
Икемөгез дигән ниндидер бер тинтәк тә дөньяда ин зур хакимият оештыру өчен акылдан язган кебек йөргән Дарий шаулаган. Ксеркс котырынган. Рим дулаган.
Һәм һәрберсе, әлбәттә, үз дәүләтен мәңгелеккә корам дип ашкынган
Нәрсә дигән сүз сон ул мәнгелек9 Ун ел, йөз ел. хәтта мен ел да түгел Мәңгелек—куркыныч, ул астрономик төшенчә Жирдә бер нәрсә дә мәнгелек түгел! Шулай булгач, мәгънәсен аңзамый торып, сүзләрне унга- сулга чәчмәгез
Ас га кис һәммәсен, туракла.
Кан аксын, каз булсын, җимер.
Барыбер мәңгелек түгелсен.
Өлешең—өч аршын җирдер!
Гомәр күңелсезләнде:
—Сугыш ’! Мин бернинди йолдызга карамыйча да әйтә алам: ул унышсыз булачак.
Вәзир сагая калды
— Нишләп алай, каян алын әйтәсең моны?
—Сугыш уңышлы була алмый! Сугыш үзе үк инде уңышсызлык дигән
сүз. Бөек бәла. Күпме кеше һәлак була. Нәрсә хакына? Кан коюга унайтуры килә торган сәгатьләр һәм минутлар юк. вәзир. Ин яхшысы— шаһ беркая да бармасын. Бүген дә, иртәгә дә. Беркайчан да.
—Син борынын белән йолдызларга кадалгансың икән, аны шулар арасында гына тот инде. Кирәкмәгән җиргә тыкма! Безнен мәмләкәтебез сугыш белән төзелгән һәм сугыш белән яши,— диде вәзир дорфа гына.
Гомәр кызып китте:
—Әгәр йолдызлар, Жәйхунны чыккач та, Мәликшаһ әтисе Альт арыслан кебек үк шундук үләчәк, дисәләр?
—Юк! —Вәзир тешләрен ыржайтты. —Йолдызлар алай әйтмәс. Алай әйтергә тиеш түгелләр. Аңлашыламы?
—Аңлашыла.
Шаһ сараендагылар белән килешеп яшәве кыен.
Ул астролябиясен алды.
—Сабыр ит!— дип туктатты аны вәзир. —Мин солтанны чакырам.
Солтанның ярым балаларча игътибарлы, хәтта бераз кыюсызрак күз карашы астында Гомәр кояшның биеклеген үлчәде, хан йолдызнамәсенең градусын исәпләп чыгарды, таблица буенча йолдызларның торышын билгеләде. Кулына түгәрәкле һәм өлешләргә бүленгән сәер корал тоткан галим бу минутларда солтанга, мөгаен, сихерче булып та күренгәндер әле.
—Шу-лай. Кәжәмөгез. Альфа. Зодиак билгесе—тугызынчы. 21 градус 46 минут озынлыкта. 7 градус 20 минут киңлектә. Гамәле—уңай.
Гомәрнен күңеле күтәрелде. Патша белән вәзир җиңел сулап куйдылар.
—Сукояр —Әһә! Исфазари, Васити, сез ялгышкансыз. Менә ул сул иңбашындагы нәрсә, Сукояр бетасы! Аның исеме—Бәхетләр бәхете, шулаймы? Зодиак билгесе—унынчы 10 градус 56 минут озынлыкта, 8
градус 50 минут киңлектә. Төньяк күрсәтелгән. Гамәле—уңай. Аңлашыламы? —Гомәр аерым басым ясап әйтте: —У-ңа-ай!
Нәрсә маташтыра бу баш астроном? Васити кыюсыз гына каршы төшмәкче булды.
—Кәжәмөгез белән Сукоярнын ни катнашы бар монда? Сүз бит Укчы турында бара...
—Әйе. әйе, Укчы турында,— дип җөпләде аны солтан, ниһаять, үзенен шул билге астында тууын искә төшереп.
—О, галиҗәнап! Карарга рөхсәт итегезче,— диде Гомәр җай гына. Ул астролябиясе белән йолдызлар таблицасына төртеп күрсәтте. — Укчыда— сугыш чукмары Маррих (Марс) йорты. Монда тагын—Бәхетләр бәхете. Бөтенесе бик тә унай килә. —Ул калын астрологик җыелманы ачып карады. —Барысы да унай-унышлы булачак. Шунысын гына онытмагыз: әйбәт гаскәр алыгыз һәм ун кулыгызның урта бармагына асылташлы балдак киегез.
—Асылташны яратам мин!— диде солтан.
Исфазари:
—Ә-ә...— дип башлаган иде дә, Гомәр аны кискен генә туктатты:
—Ә Исфазари әле яшь! —Һәм ул ярдәмчеләренә каш астыннан шундый итеп карады ки, күзләре салкын сары-яшел асылташка әверелгән кебек
булды.
Ана каршы әйтергә җөрьәт итмичә (гәрчә аның сафсата сатуын күреп торсалар да), дәшмичә чыгып китүне артыграк күрделәр.
Солтаннын кәефе күтәрелде:
—Әгәр син дөресен әйтеп, яу унышлы булса, мин сине биш шаһ бүләкләгәндәй бүләкләрмен,— диде.
—Мин дә—биш вәзир кебек.— диде вәзир, учы белән мангаен сөртеп.
Шулай итеп, солтан Мәликшаһ ун кулынын урта бармагына асылташлы балдак киде дә, күпсанлы гаскәр алып. Жәйхунны кичеп чыкты
Йолдызлар мәсьәләсендә ул. әлбәттә, берни дә аңламый, әмма үзе батыр кеше иде Караханиларны тәмам тар-мар итте. Бохараны. аннары, озак камап торганнан сон. Сәмәркандны басыл алды. Хан Әхмәт әсирлеккә төште Әмма ул Мәликшаһнын яраткан хатыны Төрек-Хатыннын туганы иде. шунлыктан солтан аны үтермәде, тәхетенә кире утыртты, бөтен Елга аръягына дәһшәтле курку салып, күп табыш һәм зур дан белән Исфаханга кайтты.
Шул хакта бел гәч, йокысыз төннәр нәтижәсендә ябыгып калган Мозаффар Исфари Гомәр янына килде дә анын аягына егылды
—Мөгаллим! -диде ул күз яшьләре аша. —Минем башны катырган табышмакны чишеп бирче Югыйсә авырырмын Йолдыхтар буенча «чыгу» юк иде бит. алар «кайту»ны күрсәттеләр.
—Солтан чыкмадымы? Данга күмелеп кайтмадымы9—диде Гомәр. һич тә аптырамыйча.
—Әйе, әмма ничек итеп алдан белә алдын сон син9 Мин ничә төннәр буе йокламадым. Укчынын градусларын һәм минутларын янадан исәпләп чыгардым, бер нәрсәне дә истән чыгармадым, барлык йолдыз таблицаларын һәм астрологик иншаларны тикшердем. Йолдызларның торышы әле һаман да тискәре. Бәлкем, мин нәрсәнедер белмимдер? Аллаһы хакына анлат, «чыгу»ны ничек исәпләдсн син?
—Берничек тә исәпләмәдем.— диде Гомәр. иснәп. Бу төнне ул да начар йоклады —Берни дә исәпләмәдем, башыма ни килде, шуны әйттем Йолдызларның, дускай, безнең җирдәге ыгы-зыгыда эше юк Кояш ул әтәч кычкырганга гына чыкмый. Солтаннын каханны кыйныйсы килә икән, барсын да кыйнасын Нәрсә көтәргә? Мин шуны белдем икенең берсе булачак—йә бу гаскәр жинеп. тегесе җинеләчәк. йә тегесе жинсп. монысы жинеләчәк. Теге гаскәр җинелә икән—Алтага шөкер, монысы жинелсә— миннән сораучы булмаячак.
Аларның сөйләшүен кемдер тынлап торган, мөгаен. Газалидер, һәм бу хакта солтанга җиткергән. «Менә ничек уйный икән ул ханнар язмышы белән!»—диде ачуы чыккан Мәтикшаһ һәм Гомәргә вәгъдә иткән бүләкне бирмәде. Солтан аны күрмәмешкә салышты, хезмәт хакы да түләми башлады Гомәрнен үткән еллардан калган акчасы бар иде. Өстәвенә яунын унышлы төгәлләнүеннән риза калган вәзир дә ана үз казнасыннан ун мен динар бирде.
Шулай игеп. Йолдыз сараенда төзелеш дәвам итте
Өйдән ерак түгел, юл читендә, мәгънәсез мыгырдап һәм селкенеп, мескен бер карт дәрвиш аякларын бөкләп утырган Йолдыхтар галимен шул мизгелдә үткен караш өтеп алды Әмма Гомәр ана карамыйча үтеп китге Күп йөриләр алар Көнчыгышта. Калкулыкка күтәрелгәч, математик вәзир турында онытты Сарайдагы ызгыш-талаш. солтаннар, вәзирләр, тән сакчылары—ана боларнын берсенең дә кирәге юк. Алар үз эшен эшләсен, ул—үзенекен — Шушында, аста кот,- диде ул грек Кириакка. —Мин өскәкүтәреләм. кайбер нәрсәләрне тикшерәсе бар
Өстә ул бохаралы Әмид Камалины очратты. Яңа «шагыйрьләр әмире» Шигырь чыгара белә. Коръәнне хөрмәт итә һәм Аллага сораулар бирми Яшь чагында Гомәр: шагыйрь өчен ин мөһиме—акыл, талант, дип уйлый иде. Хәзер анлады—аларнын һич кирәге юк икән. Шигырь язу серләрен белмәгән килеш тә шагыйрь дип исәпләнеп һәм хәтта «шагыйрьләр әмире» дигән исем йөртеп була икән бит.
Шигырь тирәсендә күпме шундый бәндә тамак туйдыра! Әрәмтамаклар.
Низами Арузи Сәмәрканди үзенен «Дүрт әнгәмә»сендә сәлжуклар нәселеннән булгап шаһларның исемнәрен «мәңгеләштерүче» шагыйрьләрне санаганда башкалар арасында Борһанидан сон безнең Әмид Камалины да китерә.
Үзе үлгәч, аннан җирдә калачак нәрсә бары шул гына.
—Сина монда нәрсә кирәк?
— Кызыксынам!— дип жавап бирде «шагыйрьләр әмире».
куштанланып.
—Ярый Анысы гөнаһ түгел. Тик кара аны. йолдызларда янып үлә күрмә! Юкса монда берәү авыр туфрагы җинел булсын, кызыксынган иде инде. Синнән алдагы «шагыйрьләр әмире»
—Аллам сакласын, Аллам сакласын! Минем бернинди кара уем юк.
—Яхшы. Комачаулама.
Гомәр кояшнын биеклеген билгеләде, тиешле саннарны теркәп куйды. Йөзләрчә тапкыр! Башын иеп һәм кулларын артка куеп, ул, төрмә каланчасындагы тоткын кебек, ашыкмыйча гына бүген төнне Әкдас белән үткәргән түгәрәк мәйдан буйлап йөренә башлады.
Балык, Балык. Көньяк Балыгы.
Көньяк Балыгы, шагыйрь калдыгы...
һе! Шигырь кебек нәрсә килеп чыга түгелме сон?
Уйга баткан хәлендә көлемсерәп. Гомәр инде сызгыра ук башлады. Бу исә уйларга ярдәм итте. Артка яшерелгән бармаклар гадәт буенча әкрен генә селкенә-бөгелә башладылар.
«Шагыйрьләр әмире» әлеге озын, көчле бармакларның хәрәкәтләнүен башта гажәпләнеп, аннары инде шикләнеп күзәтә. Ул бармакларның очлары, хужа миендәге ниндидер шикләнүләрне кире кагып, кыюсыз гына сискәнеп куялар, сак кына нәрсәдер эзлиләр, икеләнеп, тураялар Юк, тапмадылар һәм кинәт үзләренә генә билгеле нәрсәнедер тиз-тиз исәпли башладылар.
Менә инде икесе—имән бармак белән урта бармак-арырак киттеләр, исемсез бармак белән чәнчә бармак, ниһаять, үзләре эзләгәнне табып, кинәт кенә бөгеләләр һәм яңадан, бу юлы инде ышанычлы төстә, табышны саный башлыйлар.
Шул чак Әмиднен башына искиткеч бер уй килде...
Ничә градус киңлек? Рәхим ит. Егерме өч, ә минутлар кая— ноль.
Аяк астында нидер ялтырады. Гомәр аны иелеп алды. Кечкенә генә кызыл якутлы алтын алка. Шушы көннәрдә генә, үбеп, Әкдаска бүләк иткән пар атканын берсе. Димәк, төнлә югалткан.
Кинәт әлеге кызыл тамчы Әкдаснын каны булып тоелды, инде сәгатьтән артык ниндидер билгесез борчылудан әрнегән күкрәген яндырып алды да, көзге җилдәге салкын җимеш кебек, суынган йөрәгенә туп- туры килеп төште.
Минутлар, градуслар... Чәнчелеп китегез лә! Әгәр май сыга торган кыскычта минем миемне сыксан, аннан ни калыр иде икән? Почмаклар,
минутлар, градуслармы'* Йолдызлыклармы? Шайтаныма олаксын! Кемгә һәм нәрсәгә кирәге бар аларнын? Анын кинәт Йолдыз сараена жен ачулары чыкты. Тинтәк каланчаны түбәсенә кадәр Хәзәр нефте белән тутырырга иде дә яндырырга иде! Нәрсәгә, нигә дип моңда мин? Бүген үк Әкдасны алам да анын белән Баге-Сангка китәм Әкдас! Ул алканы учына кысты? Бәла дигәнен менә шулай килә инде ул. Көтмәгәндә килә. Анын турында уйларга да онытканда. Акчанны да шулай югалтасын, кыйммәтле кәгазьләреңне дә
Ә аннары, башынны бәрсән дә. аларны кайда һәм ничек калдыруыңны андый алмыйсын.
Әкдас! Ул аска атылды һәм. аны күреп, катып калды Брактаеракта, аста. Кояш секстанты жәясенен башында. Башка планетада Алар арасында илле мең ел озынлыгындагы бер көн. Әкдас. чайкалып, басмага утырды, башын тезләренә куйды, аннары авыр бакыр герне күтәргәндәй, көчкә күтәрде Гомәр анын ин сонгы көчен жыеп. өзгәләнеп, торна тавышы белән әйтелгән бер сүзен ишетте:
—Тизрәк!
Ул анын янына менә алмый иде.
Гомәр, гашиш тарткандай миңгерәүләнеп һәм югалып калып, йолдызлар белән тулы бөтен галәм аша секстант жәясе буйлап анын янына төште.
—Гомәр ул мине агулады.
Шундук баштан каядыр аякларга таба кан агылды, һәм бер мизгелгә Гомәрнен салкын колакларына коточкыч улау килеп бәрелде Кичәге Әкдас белән бүгенгесе, анын алдындагысы арасындагы аерма искитмәле зур балта булып бергә кушылды һәм анын инбашына килеп төшге Күздән йолдызлар чәчрәде. Юк. Әкдасмыни бу? Бу—Алголь
—Кем?! —Аягын авыртт ырып, ул гранит басмага егылды. Әкдаснын рәйхан яфрагы кебек каракучкыл-алсу йөзен кулына алды Авызы янган Күзләрендә—кан —Шайтан таягы «Саташа».
—Нинди шайтан таягы?
—Коры Шайтан таягы.
«Чынлап га саташа».
Әмма Гомәр озакламый шундый нәрсәләр белде, ана үзе саташадыр кебек тоелды.
—Карт Хушанг Гашишчы ул Мин дә жәннәт кызы идем. «Илхяы Күзлекле елан Кобра» шш Бар йөгер вазирив вяир Мин алып киттем анын сакчыларын иске тирмәгә.—Ул, сонгы көченә кадәр кешелек кыяфәтен сакларга тырышып, оялган кебек, икесе ике төстәге оятсыз күзләрен аска төшерде Анын илаһи, әмма жимешсез гәүдәсен көзән жыера башлады. Әкдас үзенен елан тешләрен анын ак кулына батырды. Канны төкерде —Гомәр. кадерлем! Аһ. әгәр син безнекеләрдән булсан икән
— Шушында ятып тор! —Ул аны басмага яткырды, сакчыны чакырды да анын белән бергә Хушанг өенә китте
Ана каршы вәзир сакчыларының берсе йөгерә иде Агарган гиргә баткан.
—Галижәнап галиҗәнап..
—Нәрсә?!
—Яралы.
«Яраланган гына. Терелтәм мин аны.»
Кече капка янында Низамедмөлек чайкалып басып тора иде. Йөзе балавыз кебек, авызыннан кан ага.
— Гомәр, балакаем...—Ул каршы га атлады, киемен канга буяп, анын иңбашына сыланды. —Менә минем атомнарым, таркалды. Син... кит моннан, кадерлем. Тегендә, кирегә... килгән җиренә. Юкса харап буласын —Һәм. жан биреп. Гомәр кулларында асылынып калды.
Сак кына төрткәләп, чынлыкта япь-яшь теге дәрвишне алып чыктылар. Чал сакалы купкан һәм иягенең бер ягында асылынып калган. Ул инде уе белән кайдадыр жәннәтгә, хур кызлары кочагында. Гомәрне күрми дә.
Аннан сон куллары артка каерып бәйләнгән Хушанг чьпсты. Карт карашы белән Гомәрне эзләп тапты, кызганыч көлемсерәде.
Гомәр, әйтерсен лә. исмаилит аркасына пычак кадаган, куе кызыл томан эчендә Әкдас янына әйләнеп килде. Ул инде тагын бер мәртәбә секстантка күтәрелә алмаган басмаларда эчен тотып бөгәрләнеп ята, тәне суынган.
« Назлы Күзлекле еланымы? Әйе, бик тә назлы иден син. Искиткеч назлы! Күрелмәгәнчә назлы.
Һәм анын Әкдас турында башка әйтер сүзе юк иде. Чөнки анын турында нигездә берни дә белми ул. Берни дә! Унҗиде ел буе һәр төн саен диярлек бергә булып та. ул ана ят булып калган, —монысын менә хәзер генә аңлады. Табышмак иде һәм анын белән табышмактагыча аерылышты да.
Горгона Медузасынын шашкан күзләреннән таш булып каткандай, Гомәр анын янында сүзсез озак басып торды.
Кулы әрни. Гомәр иренеп кенә әле һаман да тамчы якутлы алтын алканы кысып тоткан йодрыгына күз салды. Кулындагы кан зур тамчы якутка әверелде. Хушанг карт үз кызына биргән агу тешләре үтеп керсә, Гомәрнен дә үлүе ихтимал.
Үлсәни! Убырлылар арасында яшәгәнче үлүен артыграк.
Соңыннан, ялгызы калгач, ул, мөгаен, үкереп елар, чәчен йолкыр, башын диварга бәрер. Йә булмаса, бар кешедән читләшеп, дәшми генә нык авырыр.
Ә хәзер.. Ул учын ачты, алтын алканы ике-өч тапкыр сикертеп карады, аннары аны секстант басмасында бөгәрләнеп яткан Назлы Күзлекле елан өстенә ташлады да китеп барды
Мин кырыс холыклымы? Бәлкем, шулайдыр. Әмма туйдым мин сезнен ахмаклыкларыгыздан...
«Әле дә ничек акылдан язмадым мин?— дип гаҗәпләнде Гомәр үз- үзенә —Ә бәлкем шашып та, үзем шуны тоймыймдыр? Әйтәләр бит: тиле үзенен тилелеген беркайчан да белми, диләр».
Шәһәрдән Йолдыз сараена «һайт-һайт!»лап мен кешелек отряд килеп төште Бирегә үтерүче-гашишчыларның тулы бер гаскәре оялаган, дип Мәликшаһка кемдер әйткәнме, әллә куркуыннан үзенә шулай тоелганмы, әмма ул шундый нык саксыз сарайдан чыгарга җөрьәт итмәде.
—Сөйлә!
Гомәр сөйли. Башын иеп. Мәликшаһ сүзсез генә тыңлый. Бер якта, әтисенең мәете янында. Гомәрнен әйбәт дусты Гыйззелмөлек үкси. Мәликшаһ дәшми. Анын әле әйтер сүзе юк. Чөнки вәзирнен үлеменә кайгырамы, әллә сөенәме—моны үзе дә белми.
—Үтерүчеләрне алып килегез!— ди вәзирнең улы, яшькә чыланган, ачулы йөзен күтәреп.
—Әйе! Әйе!— ди, ниһаять, солтан. —Алардан сорау алырга кирәк
—Галижәнапләре үзенен мәхлук хезмәтчесен кичерсен, яисә жәзага тартсын, әмма бу мөмкин түгел, —ди тән сакчысы, солтан алдында баш иеп. —Үтерүчеләр үлгән. Агуланганнар. Яисә агулаганнар
Бөтенесе ни әйтергә белми катып кала. Тынлыкны Әмил Камали боза
— Мин беләм: аларны агулаганнар! Кем агулаганын да беләм.—Яна
«шагыйрьләр әмире» агарынып, дулкынлануыннан калтыранып. — шулай булмыйча, ул бит шундый зур батырлык эшли, анын баш очында дәверләр жиле сызгыра, —катгый төстә алга чыга һәм бармагы белән. Гомәр Хәйямга төртеп күрсәтә. —Тотыгыз аны! Ул да
исмаилит. Ул вәзирне тозакка алып керде Мин кичә манарада күреп тордым: ул бармакларын әйләндерде, тегеләй-болаи бөкте Гашишчыларнын яшерен сөйләшүе ул. Ишеткәнегез бармы шул хакта? Гомәр кем беләкдер сөйләште
—Манарада тагын кем бар иде?— дип дәһшәтле тавыш белән сорады Гыйззелмөлек.
—Юк Без икәү генә идек
—Шулай булгач, үз-үзеннән башка кем белән сөйләшә ала сон ул? Әллә син үзен дә гашишчымы?
-Ай-яи!— дип чәрелдәде «шагыйрьләр әмире» һәм лып итеп тезләнде —Кичерегез, уйламыйча әйткәнмен
—Уйларга кирәк, тинтәк!
—Ә шулай да ни өчен бармакларын тегеләй-болай бөккән ул?
Гыйззелмөлек Гомәргә борылды
—Ник боктен бармакларыңны?
— Ни өчен?— дип кабатлады солтан.
Гомәр инде калтырана ук башлады
—Әгәр дә бу юньсез шагыйрь икән —Гомәр иренен тешләде, авыр сулап куйды, —шигырь чыгарганда без карандашсыз гына, бармакларыбызда иҗекләрне, үлчәмне саныйбыз. Белмим, ул нәрсә белән саныйдыр, тешләре белән микән әллә? Менә хәзер саныйм мин аларны!
—Житәр1 - дип тыйды аны солтан -Тыныч кына тор Әйтер идем инде. Алла бәндәсе. Тапкан шигырь чыгарыр урын —Ул чигүле җине белән кызарган йөзен сыпырып куйды да «шагыйрьләр әмире»нә әйтте —Кит моннан!
Аннары дустанә, гади генә итеп Гомәргә
— Бу хәлләр солтан Мәхмүт Газни вакытында булса, беләсеңме кайда булыр идең инде син?— диде.
—Беләм. Әмма якты дөнья, кешелек дөньясы, тормыш— бер солтан Мәхмүт Газни гына түгел бит әле. Жир йөзендә башка нәрсәләр дә бар —Ул төксе генә Гыйззелмөлек белән карашып куйды, сүзсез генә анын ризалыгын алды һәм Мәлик шаһка баш иде: —Җибәр мине, патша
— Кая җибәрим? —Сәлжук авызын ачып, аптырап Гомәргә карады
—Өйгә, Нишапурга. Әниемнең каберенә барып килим дә китим
—Юк. ни сөйлисен син. ни сөйлисен?! —Күрәссн. монарчы аз сүзле, уз
уйларына гына чумып йоргән. бер нәрсәгә дә кысылмыйча, бөтенесеннән читләшкән астрономнын сарайда ате дә булса ышанырга мөмкин булган бердәнбер кеше икәнлегенә төшенде бугай — Жибәрмим Син монда кирәк
— Нәрсәгә?
Солтан дәшмәде. Вәзирнең кызганыч мәетенә карады. «Эсад иде—Жәседка калды»,— дип шаяртыр иде мәрхүм вәзир үз-үзе турында Ягъни, арслан иде. мәет булды
Мәликшаһ инде җитди итеп әйтеп куйды:
— Йолды парга карап фараз кылырга, балаларыбы зны укытырга кирәк син
4. .к у.» м
49
Утыз көн үткәннән сон, кем тарафыннандыр агуланып, солтан Мәликшаһ үзе дә шундый ук мәеткә әверелде.
Күрәм бер кошны: кунган юл ташына,
Тузанда аунаган Кавус башына;
Карап әйтә: «Бу синме, шаһ? Кайда,
Нигә юк тәхетең, таҗың башында?»
Солтанны җирләүләре булды, төнлә сарайда монарчы күрелмәгән ыгы- зыгы купты. Шау-шудан уянган Гомәр башкисәр карт Ораз кебек сүгенеп куйды:
—Трах-прах! Шаһ сараемы бу, әллә төнге караклар оясымы?
Дагалы үкчәләрнен авыр һәм еш шакылдавы ишетелә, әйтерсең лә, караклар, сәүдәгәр складына үтеп кереп, ашлык тулы капчыкларны күтәргәннәр дә төрле якка чабышалар. Ишекләр шыгырдый. Кылычлар чынлый. Суккан тонык тавышлар, нәрсәдер нәрсәгәдер бәрелеп шыкырдаулар...
Һәм шулчак: «Баркъярукка—үлем! Дан солтан Мәхмүткә!»—дип кычкырганнары ишетелә.
Әнә эш нәрсәдә икән! Гомәр күрергә дип чыкты.
—Артка!— дип акырды мыегы асылынып торган Елга аръягы төрек сугышчысы.
—Карыйм гына.
—Шунда бас та кара.
Тәхет залына илтә торган диварлар буйлап таза гәүдәле сак гаскәре тезелеп баскан. Барысы да Елга аръягы төрекләре. Кулларыңда янып торган йөзләрчә факел яктысында кыннарыннан чыгарылган кылычлары ялтырый. Исерек яшүсмерләр, кылычларын һәм факелларын болгап:
—Солтан Мәхмүт! Яшәсен бөек солтан Мәхмүт!— дип акыралар.
Бүтәннәр ярдәменнән башка әле штанын кияргә-салырга да өйрәнмәстән, шундук «бөек солтанлыкка» эләккән, шул унайдан матур итеп киендерелгән Төрек-Хатыннын улы—биш яшьлек Мәхмүтне бәллүр вазаны күтәргәндәй сак кына тәхет залына алып баралар. Ә ул төрек абыйсы кулында, манкасын чыгарып, йокы аралаш шыңшый иде.
Аның артыннан, якут, алтын һәм зөбәрҗәтләрдән торган ялтыравык бәллүр кисәк булып, Гомәрне искитмәле чибәрлегенә һәм һинд хуш исләренә коендырып, Зөһрә үзе үтеп китте, дөресрәге, уктай очты.
Ашыга. Кичә генә мәхәббәт ләззәтен татыган кыз яңадан күрешергә ашыккандай ашыга. Югыйсә бит ана, тол калган хатынга, гореф-гадәт буенча җиде көн үз бүлмәсеннән дә чыгарга ярамый. Кичтән үк ятмагандыр, күрәсең.
Баркъярук яклыларнын бер өлешен туракладылар, бер өлеше, җәберләнгән шаһ малаен үзе белән алып, кайдадыр яшеренде.
Этешә-төртешә, барысы да тәхет залына агылды. Шундый ук ыгы-зыгы, этеш-төртешне Гомәр Нишапурда, төнлә печән базары янганда күргән иде. Уттай кызарган йөзләр. Курку, кайгылы тавышлар—һәм кемнеңдер шатланып көлүе.
Әмма монда базар түгел, ә күп еллар дәвамында зирәк акыллы Низамелмөлек түземлелек һәм саклык белән төзегән сәлҗукләр мәмләкәте яна. Алайга калса, бу да искиткеч зур базар: анда һәркайсы сатарга, алырга, алдарга тырыша.
Малай-патша Мәхмүт инде шыңшудан туктаган һәм хәтта кызык бу уеннан күнеле үк күтәрелгән иде. Аны башта, гадәт буенча, күмәк кычкырып, ак киездә югары күтәрделәр, аннары алмазлар белән бизәлгән алтын тәхеткә утырттылар. Анын янәшәсендә, дерелдәгән иреннәрен кыйшайтып, бәхетле
әнисе, патшабикә Төрек-Хатын елмаеп басып тора. Хыялы тормышка ашты Тәхет залы гөмбәзе астында дога укучы Шәйхелисламнын сузынкы тавышы яңгырады. Догасыз буламыни?'
—Хәзер инде... сак бул,— дип пышылдады кемдер Гомәрнен артында. Ә' Карт башкисәр Ораз икән Үзе. Алар кайчакларда капка янында очрашалар иде. —Хәзер инде сак бул. галим дус. Йөз динар да өч фельс! Монда озакламый шундый хәлләр башланачак Һәм башланды да
Менә өч ел инде. Мәликшаһ Елга аръягына барганнан бирле Гомәрнен хезмәт хакы алганы юк. Саклыкка куйган акчасы да бетте—бөтенесен Йолдыз сарае йотып барды Бойредагы эшләр тукталды
Бойре Низамелмөлек үтерелгәннән сон ук бушап калды Анын үлеме унаеннан Солтан кискен сорау алулар үткәрде, тик җаваплар бер үк иде «Без берни дә белмибез, галиҗәнап! Анын яшерен эшләренә бернинди катнашыбыз юк. Безгә шунысы гына мәгълүм башлык булыр алдыннан ул берничә елга каядыр китеп торды, аннары кызы вакытлыча югалды Без башка берни дә белмибез» Өч кешенен башын кистеләр, калганнарын таяк белән суктырдылар—алары таралышып бетте.
Гомәрнен ташландык сарайларда, кирмән. шәһәрләрдә берничә тапкыр булганы бар. Аларда сине һәрвакыт сагыш биләп ала. Әмма ул—якты сагыш, чөнки ишелгән дивар һәм манараларда, җимерелгән баганаларда. кипкән суагызгычларда вакыт, озак еллар тамгасы ята Тормыш моннан хәзер генә түгел, әллә кайчан үткән Шунлыктан синдә анын өчен кайгы түгел, ә сагыш кына калган. Һәм анда бернинди кеше ашаучы гульдәрнен булуы мөмкин түгел
Менә бер корылма тора. Теләсә кайсы мизгелдә почмактан кем дә булса килеп чыгар да. үзара сөйләшү, көлеш башланыр төсле, әмма бирелә беркем юк. буш. синең җинелчә адымнарың куркыныч гүләүгә әверелә Кычкыр, чакыр—кайтаваздан башка беркем җавап бирмәячәк
Сарай яна гүгел, шуна анда күзгә күренми торган жан ияләре—өрәкләр яшидер кебек Монда ниндидер йонлы явыз албасты килеп чыгуын көтәсең.
Солтанбикәнең рөхсәтен алып, Исфазари белән Васити Балхка киттеләр Алар мөгаллимгә бик теләп ярдәм итәрләр иде дә. тик ничек0 Үзләре дә ярык тагарак янында калдылар. Гомәрнен эше юк Анын турында югарыдан бернинди әмер килми Ялгызын хөҗрәдә туңып утыр да эч пошканнан Һинд әкиятләрен укы: «Бер әтәч ун тавыкның күңелен күрә, ә ун ир бер хатынны канәгатьләндерә алмый » Акылдан язарсың Ул алегә әтисен алыштырып торучы Гыйззелмөлеккә мөрәҗәгать итте
Әмма Гыйззслмөлск барыбер әтисе түгел шул инде Балалар бөек әтиләренә тин була алмый Күп булсалар, бигрәк тә Чөнки табигать тарафыннан аңа тупланган зур талант балаларга өлешләп кенә бүленә, аз-азлап кына бирелә Моннан тыш әнисеннән нидер өстәлә, әмма, ни кызганыч, анысы һәрвакытта да юньле булмый
_Түз.— диде Гыйззелмөлек коры гына. —Минем белән ни буласын әле үзем дә белмим. Шау-шу тынсын Бездәге мәхшәрне күрмисеңмени?
—Нинди мәхшәр?— дип җилкәсен җыерды Гомәр —Шаккатырлык берни дә юк. Тарихны белергә кирәк. Яна Клеопатра сараенда ниләр булган- шундый хәлләрне көтәргә калды
Кичә Гомәр аулак почмакларының берсендә каракучкыл йөзле, ак чапанлы ак чалмалы, кәҗә сакаллы, сирәк тешле куркыныч бер диндар картны күрде. Ул коры сөяккә калган кулы белән балалыктан чыкмаган юан бер кмзнын авызына ширбәт коя. ә үзе, селәгәен агызып, аны капшый иде Олеге кыз, Гомәрне күргәч, курыкты, кисәк борылды Күтәренке юеш
борыны өске иренен тартыптора. Авызы ахмакларча ачылган, өске тешләре урты белән бергә күренә. Йә Хода! Патша сараен бозыклык оясының җирәнгеч рухы басып алды. Хәрәмсарайны саклаучы хәрәматаларга да эш калмады—бу сарай сакчы гаскәрләрдәге таза егетләр аранына әверелде. Керү иректе Көнен дә. төнен дә сыбызгы һәм шөлдер тавышлары тынып тормый.
Шушымы инде хак, изге тормыш?!
Гомәр туры сүзле кеше, бөтенесен ачыктан-ачык күрә. Анын өчен кешелек мөнәсәбәтләрендә серләр юк. Ул—барыннан да элек галим, тикшеренүче, оят күренешләрдән йөз чөерми. Клеопатраның әкияти сарае да пычрак уйнаш урыны булган. Фәкать күп йөз еллардан сон гына хыялый шагыйрьләр тырышлыгы белән анын үз-үзен тотышын алсу төтенгә күмгәннәр. Әмма Гомәр Хәйямга тупас хакыйкать бизәкле ялганнан өстенрәк. Алар әллә ниләр эшләргә оялмаганны, ни өчен әле безгә бу хакта сөйләү оят булырга тиеш?
Әмма Гомәр дәшми. Әлегә дәшми.
—Әфәндем, сез мондамы? —Ишек аз гына шыгырдап куйды. Хөжрәгә хезмәтче кыз керде.
—Күргәнеңчә.
—Хәзер...
Ул ишекне япты һәм кулына зур җамаяк тотып янадан күренде. Алтын савытта—тавык ите белән пешерелгән пылау өеме, савыт ягында—бер кувшин шәраб һәм хуш исле Хәрәзм кавыны.
«Ай-яй!»— дип гаҗәпләнде Гомәр. Ана инде күптәннән ашарга китермиләр, гомуми өстәл янына чакырмыйлар иде. Ул Ораз янында ярлы хәрби казаннан тукланды Мәликшаһ артыннан китмәс өчен патша ашханәсендә ашамаячак та ул.
Нәрсә булды икән?
—Бар, кит!— диде боерулы тавыш.
Гомәр эченнән генә «аһ!» итте: Зөһрә! Төрек-Хатын.
Пәрәнҗәсен салды. Чигелгән жинсез күлмәк, кин гарәп шальвары, жинел бәрхет туфли кигән. Китапларны алып ташлап, хезмәтче җамаягын куйган өстәл янына утырды. Каушап калган Гомәр солтанбикәне каршылап аягурә дә басмады хәтта.
—Бөркү Моны син яздыңмы? —Күлмәк изүен буйдан-буйга ычкындырып. Зөһрә аннан бөгәрләнгән кәгазь алды, аны Гомәр алдына ташлады. Ана якынрак елышып, шәрә ун терсәгенә таянды. Изүе ачык килеш калды. Күлмәк астында башка кием юк иде. Гомәр анын түгәрәк корсагындагы тирән баткан кендеген күрде. Патшабикәнең шәрә кара-кучкыл имиләре аска авышкан, алар өстенә. зур имчәк башларын алтынлатып, гәрәбә муенса яткан. Җыелмаган куе чәче келәмгә җәелгән.
О. бөек солтан Мәликшаһ! Урынын җәннәттә булсын, мәрхүмкәем...
Ул кәгазьне ачты:
Кем өстәле шәраб белән тәм-том тулы?
Тинтәкнеке. Язмыш шулай инде:
Карап Төрек-Хатын күзләренә,
Сакчы-коллар ләззәт таба үзләренә.
—Үткен,— диде Гомәр. —Теле дә минекенә охшаган. Әмма бу шигырьне
мин беренче тапкыр күрәм Бик оста эш иткәннәр.
|и “Танма,— диде Зөһрә. —Исфаханда ин агулы кеше син түгелме атлә? Шәраб телисенме? Менә ул. Тәм-том? Хәрәзм кавыны—дөньяда ин яхшысы. Пылау кирәкме сина? Аша. Һәм күзләремә карап ләззәт ал.
Теге чактагы, тәхет залы янындагы кебек үк. аны муксус белән гамбәр исенә күмеп, бу юлы аларга әшәке тир һәм шәраб исе дә кушылган иде. — кәнтәйләнеп, анын янынарак елышты. Клеопатра, ичмасам, үзенен мәрмәр бассейнында коенган.
Гомәр читкәрәк тайпылды.
—Кит'
—Җирәнәсеңме?— дип ысылдады солтанбикә. —Колыннан җирәнмәдең! Сабыр ит, матурым. Әй!— дип чакырды ул хезмәтчесен. Җамаякка ымлады —Алып кит боларнын бөтенесен. Һәм мина Зур Хөсәенне чакыр. Кемне икәнен үзен беләсен...
һәм чыгып китте.
—Их, ахмак,— дип пышылдады хезмәтче Гомәргә.
—Дөрес,— дип баш какты Гомәр. төзәтә алмаслык баланен якынлашуын тоеп. Чын ахмак
Гомәр сарайда үзен чит кеше итеп тоя башлады. Кая гына бармасын, һәркайда дошман караш, хәттә ин әшәке кол-хезмәтчеләр дә аны күргәч, мыскыл иткәндәй теш ыржайталар, ә хезмәтче хатын-кызлар каһкаһәле көлемсерәп пышылдашалар. Әйтерсең лә, ул аларга бер-бер начарлык эшләгән яки нәрсә дә булса бирәсе бар.
Гыйззелмөлек очрашкан вакытларда күзен яшерә.
Нишапурдан ни өчендер Шәйхелислам килгән. Янасы, элеккесе күптән инде җәннәткә юл алды
Ораз нидер көтә
«Сарай ертлачлары өере мина каршы нәрсә әзерли икән сон?*— дип борчылды Гомәр.
Озак га үтмәде, аны хөкем итәчәкләрен әйттеләр. Аллага шөкер Мәхкәмә, ичмасам, хакыйкыйлыкның ниндидер бер күләгәсе. Чөнки бит мәхкәмәсез- нисез шул ук солтанбикә ялчысы Зур Хөсәен кулы белән юк итәргә дә ихтималлар иде.
Ул иртәдә Гыйззелмөлек, иркен айванга чыккач, сарай капка төбендә ни өчендер күп кеше җыелып торганын күрде
Нинди халык бу? Анын чырае бозылды. Төрекмәннәр. Күпчелек—урта һәм өлкән яшьтә Авыр кара куллылар, кара йөзделәр. Әле сүнеп бетмәгән көзге кояшта кызынып, дивар буйларына, мәйданга чүгәләгәннәр, кысык кара күзләрен яшерәләр, үзләре сүзсез
Күпчелегенең җилдә яргаланып беткән битендә—иске яралар, кайбер бармаклары юк Кулларында—кәкре кылычлар, ук тутырылган садаклар Күзләрен Каплардан Фәләстингә һәм Хәзәр диңгезенә кадәр булган ерак юллар тузаны сукырайткан, яу учаклары төтене һәм исәпсез-сансыз сугышларның тозлы тире ашаган.
Вәзирне күргәч, ал арның берсе дә аягүрә басмады, баш имәде Карашлар— аннан читтә, аны күрмиләр. Әмма вәзирне күрми мөмкин түгел! Димәк, күрергә теләмиләрме? Гыйззелмөлек куырылып калды Кем чакырган аларны, сарайга кем керткән? Ораз. кулларын аргкл куеп, аякларын киң җәеп, күкрәген киереп, айванга яны белән басып тора. Гәүдә авырлыгын иренеп кенә бер аягыннан икенчесенә күчерә Таза һәм алсу ефәккә төренгән сак гаскәре үсмерләрен күзәтә Вәзиры күз атты Көлемсерәде Әшәке көлемсерәде
Ул да дәшми. Бөтенесе сүзсез Кычкырсыннар иде. ичмасам! Кычкырып
белдерелгән ачу—ярты ачу!
Нәрсә сон бу'.’ Арттан килеп эләктерүләреннән курыккандай, Гыйззелмөлек карана-карана айванга күтәрелде. Вәзирне тынлык газаплый. Гадәттә шау- шулы, халык тулы сарай бүген үлгән диярсен. Ин хәтәре—салкын һавадагы томан төсле ачык булып диварлар өстендә, сарай капкалары артында нидер борчый. Сәер иртә! Бүген сарайга һәм шәһәргә нидер җитми Нәрсә'.’ Вәзир һич анлый алмый. Ул шуны тоя: анда, капкалар артында, нидер бар. Анда ниндидер куркыныч бер нәрсә өлгереп килә.
Түзәр хәл юк! «Күрәсең, мин Гомәр Хәйям кебек акылдан шашамдыр» Вәзир гади чапан киде, далада кия торган йөнтәс бүреген күзенә кадәр батырды, үзе белән башкача киенгән тән сакчыларын алды һәм юан. тасланган бүрәнәләрдән эшләнгән капкаларның кечесен ачарга кушты.
Ул сарайга терәлеп торган, вак таш җәелгән мәйдан-регистанда Көнчыгышта ин хәтәр булып саналган нәрсәне күрде Чәчәк, чума һәм ваба авыруларыннан да хәтәррәкне. Базар сатмый иде! Халык һәрвакытгагыча күп. Барысы да. гадәттәгечә, үз саләмаләрендә. Әмма чүлмәкче үз чүлмәкләрен, чынаякларын читкәрак этәргән. Этәргән һәм аларга карамый да. Чәнчелеп китсен, таптасыннар әйдә. Авылдан килгән агай утын бәйләме өстендә—аны чишәргә дә уйламый. Икенчесе, көчәнеп, капчык бавын чишмәкче була, әмма берничек тә чишә алмый Ачуы чыгып, кулына пычак ала. Ипи сатучы, яссы зур кәржиндәге көлчәләр тулы ашъяулыгын җәеп, көлчәләрне карамыйча гына ала һәм күршеләренә бушлай өләшә. Тегеләре дә карамый гына алалар һәм иренеп кенә ашыйлар Су сатучы да. карамыйча гына, сулы күн савытын рәт буйлап җибәргән. Көнлекчеләр бернинди максатсыз-нисез кәйлә, балта, кәтмәннәрен селтиләр, алар ярдәмендә тыгызланган вак ташларда сызып, өчпочмаклар һәм квадратлар ясыйлар. Гадәттә базарга килгән диһканнардан күпләп сатып алып, аннары ваклап сатучы шәһәр алыпсатар-ертлачларынын бүген эзе дә юк Ахырзаман. Берсе дә дәшми. Дәшмиләр!
Бүген патша сараенда Гомәр Хәйямне хөкем итәчәкләрен кем җиткергән аларга!
—Хәлвән кыйммәтме’’— дип сорады танылмаган (әллә танылганмы?) вәзир тәм-том сатучыдан.
—Хәлвә"’— дип уйчан гына сорады тегесе. —Ә-ә, хәлвә. —Аннары ярсып кычкырды —Нинди хәлвә? Тапкансың вакыт! Кит моннан!
Әгәр булса кабарлык синдә икмәк.
Суың да чүлмәгендә булса—бик шәп;
Түбәннәргә нигә дип баш ияргә,
Нигә ятларга ялынып хезмәт итмәк?
—Әгәр телисен икән, болай гына ал,— диде тәм-том сатучы, килешеп. - Барыбер тормыш яхшырак булмаячак.
Салып бир мәйне чүлмәккә сыйганчы,
Исәнлектә эчик рәхәт тойганчы,
Изеп безнең дә көл-туфрагыбызны, һөнәрчеләр яңа чүлмәк койганчы.
Юк, бөтенесе дә телсез түгел! Мәйдан почмакларында, әле тегендә, әле монда, ерактарак, саран гына сөйләшкәннәре ишетелә.
—Яна календарь керткәч, бераз гына җинеләйгән иде. Ә хәзер янадан бөтенесе искечәгә кайтып калды
Безнен кебек гади халыкның моңарчы үз тавышы юк иде. Үз шатлыгыбыз һәм кайгыбызны башкалар уйлап чыгарган мәсәлләрдә, җырларда
Һәм догаларда гына белдерә ала идек. Фирдәүсиме? Сүз дә юк, бөек шагыйрь, әмма бит ул шаһларны гына данлаган. Аларга мәдхия жырлау өчен гомеренен өчтән берен биргән. Ә Гомәрдә таба аласызмы аларны мактаган бер генә булса да юл? Ул аларнын тетмәсен тетә.
Нигә хан милке, тәхте, таҗы безгә?
Кирәк тик гыйш вә гашрәт сазы безгә.
Сатам тәсбихне, чалманы, чапанны.—
Кирәк тик бер йотым мәй назы безгә!
—Гомәрдә үз тавышыбызны ишеткән генә идек, инде аны бездән аерырга телиләр.
Син эчмәсән, тимә эчкәнгә, бәндә.
Эчең-тышын мәкер, гайбәт вә хәйлә.
Аек мин. дип нигә күкрәк кагасын.
Синен аеклыгында, йә, ни мәгънә9
—Ә без дәшмибез. Нишләп? Мәмләкәт безнең өстә тора. Безнен куллардан башка ул жимерелеп төшәчәк.
Йөзе каралган вәзир сарайга ашыкты Ярамый' Куркыныч Атарга сәбәп кенә бир: бөтен башкаланнын астын өскә китерерләр. Төзәтергә мөмкин булганны төзәтергә кирәк.
Ярый, хөкем итегез! Нәрсә белән куркыта аласыз сез мине9 Бик тә начар беләсез әле Гомәр Хәйямны
Сонгы мөлкәтем—Нишапурдагы өемне тартып алырсызмы9 Атыгыз! Сез ул, арзан җамаягыгызны ялгыш ватасыз да, дөньяда ин зур кайгы килгәндәй, күз яшенә коенасыз. Әгәр әйберләр минем өстеме авыр йөк булып ята икән , өе-ние белән бөтенесен бергә үзем үк җыеп яндырырга әзер.
Зинданга ябарга телисезме? Һе! Болай да балачагымнан ук зинданда түгелме әллә мин9 Ябыгыз. Әзрәк кысыграк булыр, бары шул гына. Баш белән вата алмастай шул ук диварлар, кеше сүзе белән анлата алмастай шул ук шымчылар Шәрыкта безне төрмә белән куркыта алмассын Боек Әбугалисина да утырган гормәдә. Бөек Әбурәйхан Беруни да утырган Гомәр Хәйям дә үзенекен утырыр Ялгызымы9 Булсын Әңгәмә кору өчен мина үземә үзем дә җитә. Сез ул, күп булып бергә җыеласыз да. бер-берегезгә ни әйтергә белмичә, тузга язмаганнарны сөйли башлыйсыз.— чөнки әйтер сүзегез юк.
Башымны кисәрсезме? Кисегез! Андый хокукыгыз бар икән -кисегез сон' Селкенмәм дә. Чөнки миңа куркыныч түгел.
Кеше кешедән туа. башка кеше өчен яши. әмма һәрберсе үзе өчен үлә Вакыты җиткән икән, башкалар, башларын ташка бәрсәләр дә. ана гомерен кире кайтара алмыйлар Үлемне тизләтергә кулыгыздан килә сезнен' Әмма ул бит барыбер котылгысыз! Ун ел алданмы, ун ел соңракмы барыбер түгелмени? Күпме кеше тугач ук үлә
Шулай булгач, үз вакытында сездән башка да булачак вакыйганы ашыктырудан, алыштырудан нинди мәгънә бар сон?
Бернинди дә Әле яна гына кияүгә чыккан яшь кызны тугыз айдан сон бала табачагы һәм бу вакытта ана бик авыр булачагы турында куркытып кую белән бер бит бу
Мәгънәсез нәрсә куркыныч булмый. Шулай булгач, үлем—башкаларны куркыту өчен кеше уйлап тапкан жәзанын ин ахмагы.
Начаррагы—жәзалау...
Яралган көненнән сон кешелек дөньясынын күпме еракка китүен кызыклы бер нәрсәдән күрергә була: кыргый вакытта кешеләр бер-берсен ут. очлы таш һәм очлы таяк белән жәзалаганнар: антик дәвердә—ут. таш һәм бакыр белән; хәзер ут, таш һәм тимер белән жәзалыйлар.
Мен елдан сон нәрсә белән жәзаларлар икән"’
Табарлар! Үз дәверләренең бөек казанышларына лаек жәза коралы табылыр. Ә менә инде бер-берсен жәзаламый башлагач, кешеләрне чын Кеше булды дип әйтергә дә ярый.
.. Булачак жәзалауга Гомәр үзен әнә шулай әзерли.
Тирә-юнендә, корал белән куркытып, явыз сакчылар йөргәндә шулай уйламый хәлен юк. Бердәнбер коралың уйлау булганда бигрәк тә. Әлегә башын киселмәгән икән, уйларга гына кала.
—Сез әзерләгән нәрсәләр—кешелексезлек!— диде ул тәхет залын тутырган чалмалыларга. —Гомәр Хәйямны мыскыл итәр өчен сез аннан акыллыракмы әллә?
Төрек-Хатын юк. Анын урынына Гыйззелмөлек килгән. Әле шушы көннәрдә генә сабый кыз бала белән уйнаш кылган тешсез карт та монда. Ышанасызмы: ул мәмләкәтнең баш казые икән ләбаса.
Кешелеклелек турында нәрсә беләләр сон алар? Алар аны аңлатмадылар да бит.
—Без сине канун буенча хөкем итәбез.
—Нинди канун буенча?
—Үзебездәгесе белән.
—Аны кем уйлап чыгарган?
—Син түгел инде, әлбәттә.
—Алай булгач, анын белән үзегезне һәм үзегездәйләрне хөкем итегез! Миндә—башка кануннар, мин алар буенча үземне үзем хөкем итәм.
—Ул безне хөрмәт итми!— дип чәрелдәде баш казый.
—Хөрмәт итәрлек булмагач...
•■Югары дин әһелләренең үгет-нәсихәтләренә һәм киңәшләренә колак салмыйча, денсез, кяфер булуын, үзенен явыз шигырьләрендә күкләргә каршы фетнә коруын, Аллаһыга тел тидерүен һәм кешеләрнен анын бутавын исәпкә алып, Ибрагим улы Әбделфатыйх Гомәр башын кисү юлы белән үтерелергә тиеш».
Тәрбияле шәехләр хуплап шаулашты.
Бөтенләй агарынып һәм ни эшләргә белмичә, шагыйрь тирә-ягына каранды һәм. беркемнен дә күзендә кызгану тапмыйча, ачык ишеккә өметсез караш ташлады, әйтерсен лә, урыннан ыргылып, атылып чыгып китеп булмыймы, дип уйлаш»! һәм бәрхет жәймә артында кулларына кылычлар тоткан озын буйлы сакчылар аягы астында ангырарак түгәрәк йөз күрде. Ә' Теге, югарырак күтәрелгән юеш борын. Күрәсен. анын борыны беркайчан да кипмидер. Фәкать ул гына аңа дустанә карады. Гомәр ана үз итеп күз кысты. Кыз гажәпләнеп авызын япты, шунын белән бер үк вакытта аскы күз кабагы кинәт кискен тартылып куйды, шунлыктан күзләре куркынып акайды.
«Әмма, —бүген иртән күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән курыккан Гыйззелмөлеккә бу «әмма»ны әйтү бик авырга төште, — анын патша йортына элегрәк якын булуын исәпкә алып, югары жыен ана үлем жәзасын башкаладан кичекмәстән куу белән алыштыруны мөмкин дип тапты. Әлеге шәех Әбелфатыйх Гомәр Ибраһим утлы бүгеннән һәм гомерлеккә Исфаханнан
куыла Ул Нишалурда ата-анасыннан каттан йортта дин әһелләренең туктаусыз күзәтүе астында яшәргә тиеш.»
«Безнең арада беркем дә яхшы булмасын.— дигәннәр кайчандыр Эфис кешеләре —Булса, ул башка урында, бүтәннәр арасында яшәсен.» һәм үхтәренен күренеклерәк кешеләрен куып җибәргәннәр Бу хакта Аристотель сөйли.
Геродат язып калдырганча, Милет тираны Фрасибул, Коринф илчесенен үз дәүләтендә гомуми буйсынуга ничек ирешүе турындагы сорауга җавап итеп, ашлык басуындагы барлык ин өлгергән башакларны йолкый, уа һәм җиргә ата.
Идел буе болгарлары янында булган Ибне Фадлан алар турында менә болай яза:
«Хәрәкәтчән, эшлекле кешене күргәч, алар: бу кешегә безнен арада урын юк, ул Аллага хезмәт итәргә тиеш, диләр. Шуннан сон аны тотып, муенына бау бәйлиләр дә агачка асып куялар»
Менә хәзер әйтәчәк ул аларга! Алар турында ни уйлаганының барысын да әйтәчәк!
—Әлбәттә, —Гомәр көрсенеп куйды, — минем кебек кеше сезгә җайсыз. Ярый соң, үзегезгә унаи кешеләр белән калыгыз. Ә мин китәм Әмма исегездә тотыгыз: сезнең өчен мин бүтән юк. Ишетәсезме-’ Сезнен өчен мин бүтән беркайчан да юк. Һәм Аллага шөкер! Без үзебезнең игелекле ислам мәмләкәтебездә хәйләкәр математиклардан, тәкәббәр йолдызчылардан, денсез табиблардан башка да яшәрбез.
Өченче бүлек
Җиргә атылучы бөркет
Берәүнең ричкы булса оер кабарлык.
Ятар җае да булса ял табарлык.
Үле кол бу.гмаса һәм тотмас а кал.
Яши бирсен—бәхет юк шуннан артык
—Гомәр Хәйям? Ә! Теге, ни үлмәдемени ате ул? Кемдер әйткән иде, янәсе...
Юк. үлмәде, Гомәр исән!
Ничәмә-ничә шаһ заманында яшәде инде Гомәр Тугрылбәк, Азыпарслан, Шәмселмелек, Мәликшаһ-кайда алар хәзер дөньяны дер селкетеп тоткан бу адәмнәр? „ „
—Әнә ничек бит ул!— диде төрекмән Ораз. куркыныч йолдызчыны Ком капкасына озатканда. Ана сарай әһелләре Гомәрнен шәһәрдә яшеренүенә яки качуына юл куймау бурычын йөкләделәр. —Әнә ничек. Әгәр дөньясы кемне дә булса эзәрлекләргә гели икән, ул чакта инде югары хакимияттән алып иң соңгы хәшәрәткә кадәр бу эшкә шатланып, хәтта тәм табып тотына Нигә соң син ул комсыз әнчек Зөһрәне, трах-прах итмәдең-1 Ул да бит
хатын-кыз инде. . „
Эш бит Зөһрәнең үзендә түгел,— диде Гомәр, корсенсп -Ул ярыйсы Юсаң албәтгә. Эш анын тирәсендәгеләрдә. Ә мин ал арны -трах-прах» итә алмыйм Җирәнгечләр. Күбәү бит алар, үзем генә башкарып чыгарлык түгел
Алайса, атла инде Нишапурыңа хәтле бер фельссыз
—Ничек тә барып җитәрмен әле. Авылларда Коръән укырмын, йолдызларга карап фал ачармын. Астролябияне үзем белән алдым. Югалмам.
Әмма хакимияттәгеләр Гомәрне күрмәмешкә салышты.
Әгәр син мөэминнәрнең гомуми көтүендә намазга йөрмисең һәм. барыннан да хәтәррәге, һәр нәрсәгә үз фикерен бар икән, утыр шунда читгәрәк үз фикерен белән.
—Анысы шулай анын. Әмма мин, карт башкисәр Ораз, шундый зур кешенең юлда хәерче кебек йөрүенә риза була алмыйм. —Ул Гомәрне читкәрәк алып китте дә анын кулына авыр янчык тоттырды.
—Монда нәрсә?— дип сорады Гомәр.
—Биш йөз алтын. Мин теге вакытта синен Гыйззелмөлек белән сөйләшкәнеңне ишеттем, ишек янында сакта тора идем. Шул да булдымы вәзир' Монда... безнен карт сугышчылар... бераз җыйганнар иде Кем бер динар, кем икене яки өчне...
—Алмыйм!
—Ал, ал!
—Кайчан түлим ди мин аларны?! Һәм кайчан да булса түли дә аламмы
әле?
—Тиле, без бит сина бурычыбызны гына кайтарабыз.
—Нинди бурыч?
— Бер капчык ашлык өчен. Фирүзгән юлын хәтерлисенме? һәм теге ни аты кем әле эшчегез Әхмәт өчен, үзе, корчаңгы өч фельс тормаса да. Ярый инде, озак вакыт үткәнлектән, күбрәк тә тиешбездер дә. Анысын да саный
башласаң...
Гомәр, каләмен бер читкә куеп, ишегалдына чыкты. Яз. Өрек чәчәк ата Әтисе өендә ялгызына бик әйбәт аңа.
Яши Гомәр ялгызы гына үзенен иркен өендә. Беркемне дә кертми, үзе дә тегене-моны сатып алырга кирәктә генә чыга. Беркемгә дә: ир-атка—дус - табындаш, хатын-кызга—ир-сөяркә, күрше балаларына—остаз булырга тагылып тормый. Яшәгез үзегез! Ходай сезгә...
һәм Гомәр үзенең ин якты, яшь. яз китабы булган «Нәүрүзнамә»сенә тотынды.
Максаты шул ук: Кояш календареның Айныкыннан өстенлеген исбатлау Ай календаре буенча салым җыю уныш әле өлгермәгән, терлек әле икмәк басуларыннан еракта һәм шунлыктан кешеләр газаплар кичергән вакытка туры килә. Бер караганда, барысы да гади: өч-дүрт биттә кыска һәм ачык итеп үз фикерләреңне бәян ит тә куй.
Әмма Гомәр кем белән эш йөрткәнен белә! Яна календарьның солтан йортына һәм халыкка китерәчәк файдасы турында исәп-хисаплар белән ныгытылган җитди, эшлекле сөйләшүне хәзерге тәкәббер, томана хакимият аңламаячак. Низамелмөлек тә, Мәликшаһ та юк хәзер. Халык мәнфәгате турында уйлау түгел, үз файдаларын да күрә алмыйлар алар.
Ә менә Гомәр бер сугу белән дошманның ун мен гаскәрен кырып сала, бер кул селтәү белән чит шәһәрне баш сөякләренә әверелдерә, яки бер өрү белән баш сөякләрен һәм кирпеч ватыкларын алтын тәңкаләр итә торган тылсымлы таякны ничек әзерләү турында яза алса—анын китабына ябырылып ятырлар иде.
Могҗизалар юк икән—без аларны мәсәлләр, булмас эшләр белән сыйлыйк. Буш хыялларны алар үлеп ярата һәм кайчандыр үзләре дә буш хыяллар гына булып калачак та.
Дөресен әйткәндә, почмаклар һәм градуслар, минутлар, секундлар, төгәл саннар үзен дә туйдырды анын. Күптәннән инде, аларнын төгәл, тимердәй
салкын сызыкларыннан котылып, ирекле хыял, әкиятләр, матур риваятьләр, һич көтелмәгән вакыйгалар дөньясына чумасы килә. Табигать ана ялкынлы, яшь һәм язгы хыялны мул биргән. Ә дүртьюллыкларда барысын да әйтеп бетерә алмыйсын Шул ук арифметика ул.
Гомәр яңа китабын, житди уйланулар белән бик оста аралаштырып. фантазия, мавыктыргыч хикәятләр белән чын күнеленнән баетты. Хикәятләрнең шактые—базарларда, чәйханәләрдә, кәрвансарайларда ишетелгәннәр, әмма күбесен ул үзе уйлап чыгарды. Хәтта кайчак үзенен фәнни карашларына каршы килеп булса да.
АЛТЫН ТУРЫНДА
.Сөйләүләреңчә, әгәр сабый балага сөтне алтын кувшиннан эчерсән, ул әйбәт сөйләшә башлый, кешеләрнең күнеленә хуш килә, батыр була, бума зәхмәтенә бирешми, йоклаганда курыкмый; әгәр күзенә кечкенә атгын таяк белән сормә тартсан, тавык күзе—күрә карау булмас һәм яше акмас
Әгәр боркетнен аякларын алтын чылбыр белән бәйләсән, ау вакытында ул тагын да кыюрак һәм җитезрәк булыр.
Ышанычлы бер дустымнан ишеттем Бохарада акылдан язган бер хатын булган. Башка хатыннар үзләре янына чакырып алганнар да аны шаярта, үрти, сүзләреннән көлә башлаганнар. Аннары ефәк күлмәк кидереп һәм алтын бизәнү әйберләре тагып: «Без сине кияүгә бирәбез»,— дигәннәр Үзендә алтын әйберләр күргәч, теге хатын кинәт бик тә акыллы сүхләр сөйли башлаган, кешеләр аны терелде дип уйлаганнар. Әмма аннан боларнын барысын да салдыргач, ул тагын тилегә әверелгән
БАЛДАК ТУРЫНДА
Сөйләүләренә караганда, бервакыт Жиздегәр шаһ сарай бакчасының таш урындыгына утырган һәм бармагына Фирүзә балдак кигән. Кинәт ук очып килгән дә балдакнын ташына тигән, таш ватылган
Берникадәр вакыт үткәч, ул үлгән, аның династиясе беткән «Гарәпләр тарафыннан тар-мар ителеп. Жиздегәр ялгызы гына Мәрва тирәсендә йоргәндә, асылташлы балдагы һәм кыйммәтле киеме өчен берәр юлбасар үтергәндер».
АРПА ҮСЕНТЕЛӘРЕ ТУРЫНДА
Аргга ашау өчен дә, дару өчен дә яраклы. Ул—акыл ияләре һәм дәрвишләр азыгы.
Табиблар арпа аракысын шифалы су дип атыйлар. Ул—билгеле булган егерме дүрт төрле сырхаудан шифа. Алар арасында пешү, үпкә ялкынсынуы, бизгәк, тиф, ютәл, тән кызышу, авыз кибү, чахотка, эч кату, сары сырхаулары бар. Ул йомырка капчыгын, ашны, күкрәкне, кабыргаларны ышку өчен, бавырга, ашказанына. сөяк сынганда, буыннар авыртканда, шулай ук суалчаннарга каршы файдалы Арпа мае—бары корчаңгыны, ә бодайныкы кара корчаңгыны бетерә.
Кемнең дә булса аякларын көзән җыерса, аларны арпа аракысына тыгып утырырга кирәк.
Монда Гомәр ни уйлаганын әйткән.
Үзенен аякларын көзән җыерганлыктан, бу бүлекне язып бетергәч, ул бер чынаяк арпа аракысын зчсп куйган.
ШӘРАБНЫН ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА
Галим табиблар Гален. Сократ һәм Гиппократ. Әбугалисина.. кеше
организмы өчен шәрабтән дә, бигрәк тә әче һәм сөзелгән йөзем шәрабыннан да файдалырак нәрсә юк. дигәннәр.
Анда кешеләр өчен файдалы нәрсәләр күп. әмма гөнаһысы файдасыннан
зуррак.
Шәраб эчсәң, белеп эч. әһле мөэмин:
Кайчан, кайда, кем белән, күпме мөмкин9 Эчү хәләл шушы дүрт шарт үтәлсә,—
Шулай мотлак! Мона өзмим өмет мин.
Акыллы кешегә шулай итеп эчәргә кирәк ки, азапланмас өчен, анын сихәте гөнаһтан зуррак булсын. Күнегүләр белән ул үз күңелен шундый хәлгә җиткерә—эчә башлаганнан алып эчми башлаганга кадәр сүздә дә, гамәлдә дә бернинди явызлык һәм тупаслык эшләнми. Фәкать игелек һәм күңеллелек кенә эшләнә. Шул баскычка җиткәч, аңа шәраб эчү ләзем.
Иртән кесәләрен актаргач, Гомәр ... ике фельс тапты. Әйе. Мона бер чынаяк ширбәт агызып бирергә мөмкиннәр. Ул, хәзер ни эшләргә инде, дип күңелсез генә уйланып, юш ишегалды буйлап йөренде.
«Нәүрүзнамә»не язганда Гомәр, аның өчен яхшы гына хак алсам, галимнәр турында «Алимнамә» дигән зур поэмамны башлыйм, дип уйлаган иде. Гел шаһлар турында гына димәгән.
Башка ниятләре дә бар иде анын.
Сәмәркандта чакта Мохтар кинәш иткәнчә, үлчәүләрне төгәл билгеләргә, яналарын булдырырга.
Төрки кабиләләренә тасвирлама язарга, аларнын килеп чыгышын ачыкларга, телләрен чагыштырырга.
Фарсы шигырь төзелеше буенча кулланма булдырырга.
Һиндстанга. Кытайга, Кафтауга, Итил буендагы болгарлар янына барырга...
Боларнын барысы да буш хыял булып калды.
Әллә йортны сатарга инде? Нигә кирәк анын ялгызына шундый зур йорт? Жыештырып. тузанын сөртеп бетерер хәл юк. Сатарга да, алмашка кечерәк, у найлы рак икенче бер йорт алырга. Калган акчага яшәргә...
.. Кече капкада—тонык кына еш-еш суккан тавыш. Нинди шайтаны кемне китерде икән анда? Әле кайчан гына берәүгә дә ишек ачмаган Гомәр хәзер һәр кунакка шат Ялгызлык туйдырды. Үзенен өйдә икәнлеген ишеткәнен белдертер өчен тамак кырып, Гомәр кече капканы ачты.
Каратут йөзле, күзләре уйнаклап торган малай басып тора.
—Әссәламегаләйкем. Минем хуҗам, сәүдәгәр Мозаффар, сиңа тизрәк Ефәк базарына килергә куша. Бик мөһим эше бар.
—Мина куша? Яле сыптыр моннан башын исән чакта! Анын мина йомышы бар бит, минеке ана түгел.
Гомәр күнелсез генә капканы япты. Әле күптән түгел генә ана солтаннар, вәзирләр тынгы бирми иде, инде хәзер ниндидер сәүдәгәр кисәге кысыла. «Куша...* Үзеңнең хатыныңа куш, бетле көчек
Акча каян табарга белмәгәч тә ул: берни дә эшләмим!— дип хәл итте. Беркемне дә эзләмим, беркемнән дә берни сорамыйм. Бикләнәм дә, өненә кергән аю кебек бер-бер хәл булганчы ятам. Кайчан да булса ни дә булса булырга тиештер бит инде?
Ятарга ирек бирмәделәр. Кече капканы ныклап кага башладылар.
—Мозаффар мин!— диде зур гәүдәле, әйбәт киенгән берәү.
—Синен минем хакта ишеткәнен юкмыни7— дип сорады сәүдәгәр, ул Гомәр анын аягына баш ормаганга гажәпләнә иде бугай.
«Тәкәбберлегеңне бетерәм мин синен!*— дип уйлады Гомәр Әмма гади генә әйтте:
—Юк шул. Алыпсатарлар күп. ә мин—үзем генә.
—һе... — Мозаффарның йөзе кара-кучкылланды, аннары анар кабыгы кебек зәнгәрсу-кы зылланды.
Күнеле болганудан йөзен жыерып, ул көзге купшы-сары тут агачы аегындагы сәкегә күрсәтте һәм. маңгаендагы салкын тирне сөртеп, үзе беренче булып утырды.
—Хәрчәүнә хужасы сине ... йолдызларга карап фал ача белә диде, дөресме шул?— дип кырыс кына сорады Мозаффар, киез җәелгән сәке читенә уңайсыз гына утырып.
—Шуннан?— диде Гомәр ваемсыз гына.
— Иртәгә Рейга... зур кәрван китә,— диде сәүдәгәр Мозаффар.
«Ә-ә!— дип исенә төшерде Гомәр. —Теге ике кеше кичә шул хакта сөйләште
бит».
—Ун дөя—минеке. Яхшы мал. Шу на борчылам Юлларда янадан талау күбәйде. Галим дус ... күктәге йолдызларга карап күрәзәлек итмәс микән?— дип һәр сүзне көчәнеп әйтте сәүдәгәр, әйтерсен лә, сүз түгел, ә акча кысып чыгара. — Иртәгә Рейга юлга кузгалыргамы икән?
«Алай-алай... Бу күзле бүкән, ангыра баш, йолкыш алыпсатар күктәге йолдызларның анын мескен табышында эше бар дип чын күңеленнән ышана инде. Арт ягына гибеп куарга кирәк үзен! Исәпсез-хисапсыз йолдызлары белән бергә бөтен Галәм анын малы өчен куркып, дер калтырап тора, янәсе Тик...»
—Ничә сумлык мал алып барасын7
—Бу фал ачу өчен кирәкме?— диде сәүдәгәр, аптырабрак калып
-Әйе.
—Ике мен дә биш йөз динарлык.
—Егерме биш.
—Нәрсә?
—Фал ачкан өчен егерме биш динар.
— Шулкадәр күпме?—дип гаҗәпләнеп сорады Мозаффар
—Ә син нәрсә!— дип ачуланып әйтте Гомәр. —Синен ике мен дә биш йөз алтын динарыңны бер көмеш дирһәмгә саклап калырлар дип уйлыйсыңмы әллә? Фал ачкан өчен йөздән бер өлешен алам. Йөздән бер өлешен кызгансаң, бөтенесен югалтырсың.
-Әгәр дә,- дип тотлыгып калды тук йөзле карт, алсу яңакларын ышкып, — әгәр дә юравын юш килмәсә?
— Килер! Мин солтан Мәликшаһнын үзенә фал ачтым Гел дөрес килде
Авыр бөкрәеп, Мозаффар кулындагы кызыл бәрхет янчыгын озак
әйләндерде Аны карунлык һәм курку изде Егерме биш динар! Акылыннан язарсың. Әмма ике мен дә биш йөз бу бит анын мөлкәтенең уннан бер өлеше.
—Фалын дөрес булуга ышандырасынмы
Ул һаман як-ягына каранды, әйтерсен лә. аны менә хәзер китеп таларлар дип курыкты. Таламаслар, тинтәк.
-ӘЙ. син нәрсә, моны базар дип белдеңме әллә? -Гомәрнен ачуы килде —Телисен икән ачтыр, теләмисен икән-сыптыр. Тик иртәгә күз яшенне түгәргә туры китмәгәе
МозпфФаР авыр көрсенде, әйтерсен. махмырлан Гомәр түгел, ә ул интегә
иле, аннары калтыранган бармаклары белән янгыравыклы егерме биш тәнкәне саналы. Хәтта агарып калды, йөзе качты.
Гомәр ашыкмыйча гына тәнкәләрне өйгә кертеп куйды, астролябия белән йолдызлар таблицасын алып чыкты.
—Йолдызлыгын нинди?
—Үгезбозау.
—Куркыныч йолдызлык. Ала-ай. —Гомәр кояшның биеклеген үлчәде. — Бер Үгезбозау күктә йолдызлар арасында ялтырый,— дип таблицаны ачты. —Икенчесе умыртка сөяге белән анын мәетен күтәреп тора. Ә алар арасында Изге нәрсә шобагасы,— дип, ул бу юк нәрсәгә җитди төс биреп, юри астрологик әкәмәтләр уйлап тапкан булды. —Бәхет шобагасы. Кушылу һәм каршы тору. Квадратура. Тригональ аспект—таслис. Секстиль аспект—тасдис Менә карагыз әле! Түбән таба тәгәрәү йолдызлыгы. Уңай булмаган гамәл. Бик күпләр... Чыгу юлы—ябык.
Менә нәрсә, хөрмәтле Мозаффар. Иртәгә кәрван белән Рейга чыгудан сине Ходай сакласын! Ул таланачак. Башкаларга да әйт, чыга күрмәсеннәр Кәрванны биш-алты көнгә тоткарлагыз.
«Бу вакыт эчендә юлбасарлар көтеп туярлар һәм таралырлар. Кара Я куб бернисез китәр», дип фикер йөртте Гомәр.
—Уйламыйм да,— дип мыгырданды Мозаффар. —Китсеннәр. Мин ойдә утырырмын. Авыруга сабышырмын. Көндәшләремне зыян килүдән саклый башласам, нинди сәүдәгәр булам ди мин?
—Анысы синен эш. Мин үз эшемне эшләдем.
Икенче көнне өйләдән сон Мозаффар тагын капканы шакыды—бу юлы инде каты һәм ышанычлы итеп.
Сәке кырыена утырды, салкын тирен сөртте.
-Йә‘>
— Кәрванны талаганнар.. Дүрт каравылчыны үтергәннәр. Ай-вай, галим дускаем! —Күзләре яшьләнде. —Син мине коточкыч бәладән коткардың. Хәзер мин синнән башка, синен акыллы киңәшләреннән башка бер генә адым да атламаячакмын.
Гомәрне шаккатырып, ул аңа тагын... биш динар санап бирде.
Берничә көннән кече капканы тагын кактылар.
—Менә тагын очраштык, галим дус! —Җилдән кызарып беткән карт Ораз, үзенен көчле кочагыннан чыгармыйча. Гомәрнен аркасыннан сөйде. —Аллаһы рәхмәте белән очраштык бит
Анын өч иптәше атларын лапаска бәйли иде.
—Дусларсыз йөреп булмый хәзер. Талыйлар. Казанын бармы? Сарык тәкәсен үзебез белән алдык.— дип, Ораз төрекмәннәр аттан төшергән терлеккә күрсәтте.
Ул йортны һәм ишегалдын карап чыкты, чоланга күз салды, йөзе караңгыланды —Ала-ай. Бөтенебез өчен бәләкәйрәк икән казанын. Үзен генә яшисенме?
—Үзем генә.
—Ничек инде алай?
—Шулай инде.
—Шәп яшисен. Күршеңнән зуррак казан сорап тор әле.
—Мин аларга кермим.
—Нишләп алай?
—Анда... әтинең остаханәсе иде. Искә төшерәсем килми.
—Ярый алайса.
Казанны базардан алып кайттылар. Ашадылар, эчтеләр —Йә?
Сине алырга килдем Безнен белән Исфаханга барасын.
—Нигә?—дип гаҗәпләнде Гомәр.
—Вәзир таләп итә.
—Таләп итә? Һе! Беләсеңме, җенем сөйми «таләп итә», «боера», «әмер бирде» дигән сүзләрне. Жавап итеп таяк белән сугасы килә. Ул берни дә таләп итә алмый миннән. Сорый гына ала. Берәр нәрсә тиешме әллә мин ана?
Йозен чытып, бераз дәшми торгач. Ораз:
—Исфаханда.. чәчәк авыруы.— диде
—Чәчәк авыруы?— дип кычкырды Гомәр, агарынып. —Син аны мина алып килмәденме? Мин монда синен белән бергә эчәм дә —Юк, без чиста.
—Сон бит ул шундук сизелми. Ун-унбиш көн көтәргә кирәк.
— Көттек. Безне шәһәрдән читтә, тауларда булганыбыз өчен җибәрделәр дә инде. Вәзир килде дә ерактан гына: «Нишапурга барып әйтегез. Гомәр тизрәк килсен»,— диде. Әйдә, җыен, галим дус. Синен очен махсус ат алып килдек
—Шулай булырга тиеш иде дә,— дип мыгырданды Гомәр үз-үзенә. — Шулай булырга тиеш иде дә. Быел нинди ел әле безнен*’ Әһә. Ул гадәттә кышын була. Белдем, сизендем мин аны.
—Быел чәчәк авыруы буласын бедденме?— дип гаҗәпләнде Ораз —Сизендем. Чәчәк булмаса, чума яки ваба авыруы —Йолдызлардан белдеңме?
—Үзебезнең бер йолдыз буенча. Беләсемме, шунысы күптән мәгълүм: Кояш яктыртып һәм җылытып кына калмый. Анын үз холкы, беләсеңме? Ул йә тыныч, йә кыргыйларча котырына башлый
—Анлыйм,— дип баш какты Ораз. —Яхшы анлыйм. Анын холкы—нәкъ синеке инде.
—Һәм бу хәл анда ун-унбер елга бер кабатлана. Ә миндә— ешрак. Тик мин бит Кояш түгел. Мин әз генә кечерәк. Һәм котыруым да тышкы сәбәпләр аркасында. Ә аныкы—эчтән. Гәрчә ана да каяндыр гаять зур галәм көчләре тәэсир итәдер, мөгаен. Күзәтүчән кешеләр инде күптәннән беләләр.— дип уйчан гына дәвам иттерде Гомәр, — Кояштагы утлы давыллар, җиргә җитеп, әле су басу, әле корылык, җир тетрәү, янар тауларның ут атуын китереп чыгаралар.
— Беләм,— дип янадан баш какты Ораз —Әгәр күк сәер төскә керсә, болытлар ук кебек очланса, аяк астында җир селкенсә, кояшта тимгелләр яки анын тирәсендә боҗралар барлыкка килсә, бу—бәла-казага
— Менә, менә! Вакыт аралыгы һәм еллары хайван исемнәре белән билгеләнгән унике еллык борынгы Шәрык календарьларында яхшы һәм яман еллар бар, бу, мөгаен, юкка гына түгелдер.
—Әйе,— дип җөпләде төрекмән —Андый календарь турында бабамнан ишеткән идем. Быел Аждаһа елы, начар ел. Ә-ә, туктале!— дип нәрсәнедер исенә төшерде Ораз. —Бәла бит үзе генә йөрми Тоташ авыру, үләт таралу— болар да бит шуннан—Кояш хикмәтләреннәндер-’
—Бик мөмкин,— диде Гомәр зиһенле әнгәмәдәшеннән канәгать төстә - Бөтенләй үк анын хикмәтләре түгелдер-түгелен дә Сәбәпләре төрледер Әмма ул күп авырулар килеп чыпта сәбәп була Гомәр торды, кулын җылы су белән юды Гиппократ, Гален һәм башка бөек табибларның, шулай ук тарихчыларның
хезмәтләрен өйрәнеп һәм алар билгеләгән күренешләрне үзем Йолдыз сараенда күзәткәннәр белән чагыштырып, мин шундый нәтижәгә килдем: Кояштагы давыллар. Жирдәге табигый бәла-казаларнын котырынуы, шул исәптән куркыныч авыруларның кинәт кочәюе вакыт ягыннан еш тәңгәл киләләр
Гомәр үзенен чиста кулларына карады.
—Әле Функидид ук язган: Аттикада табигый бәла-каза котыруы белән бергә коточкыч үләт таралган. Шагыйрь Овидий әйтә: Эгинада ниндидер яман чир бер үк вакытта кешеләрне дә. хайваннарны да. үсемлекләрне дә
еккан.
Бераз уйлап торганнан сон Гомәр учына арпа аракысы агызды, кулларын шунын белән юды. Белмәссең дөнья хәлен...
—Андый мәгълүматлар күп. Әмма аларны мен тапкыр тикшерергә^кирәк' Күпме китап актарасы да. күпме исәп-хисап ясыйсы! Әгәр миңа Йолдыз сараенда тыныч кына эшләргә ирек бирсәләр, мин. бәлкем, вакыты җиткәч, Кояшнын үз-үзен тотышы буенча, әйтик, тауларның тирбәнүен генә түгел, ә бәлки үләт таралуын да төгәл алдан белә алыр идем. Кешеләр алдан белеп, чисталыкны саклап, әзерләнеп торырлар иде. Ә мина, белгәнеңчә, алай эшләргә ирек бирмәделәр.
—Әйе. бирерләр сиңа! —Ораз. ачуланып, йодрыгы белән тезенә шундый каты итеп сукты, авыртуыннан чыраен чытып куйды. —Үзен утырган ботакны үзен кисү әнә шул була инде ул. һәм менә нәтиҗәсе. Шаһнын барлык балалары егылды
—Ә... Зөһрә?
—Анысының хәле тагын да мөшкелрәк, трах-прах! Күзгә күренеп чери, нидәндер кибә.
— Моны Кояшка карамыйча да белеп була иде. Хәер, кем белә. Әгәр анын зарарлы нурлары кешенен миенә һәм анын үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясаса9 Фукидид язган Аггикадагы бәхетсезлекләргә әле бөлдергеч Пелопонесса сугышы да өстәлгән Күзгә күренеп чери, дисеңме?— дип сорады Гомәр. тирән сулап. —Менә нәрсә, дускай. Исфаханга бармыйм мин.
Анын исенә төште
«Без изге ислам илебездә...*
— Башкаладагы һәммәсенә дә әйт: алар, ниһаять, үз морадларына ирештеләр—мин төзәлдем һәм хәзер беркемгә дә сөаль бирмим. Һәм һичкемгә җавап та бирмим.
«. Хәйләкәр математикларсыз, тәкәббер астрономнарсыз, денсез табибларсыз да яшәрбез».
— Мин үземнең адашуларымны таныдым, йолдызлардан, математикадан, табиблык итүдән, башка котырган фәннәрдән ваз кичтем һәм чып-чын мөэмин мөселманга әверелдем Шулай булгач,— дип буйсынулы гына әйтте Гомәр. — мин авырган кешеләр өчен дога укый алам, әмма башка берни белән дә ярдәм итә алмыйм.
— Йөз динар да өч фельс!— дип кычкырды ачуы чыккан Ораз. —Без. мескеннәр, башыбызны югалтып, таулар, далалар аша турыдан чаптык. Күпме ат алыштырырга туры килде. Ә син Вәзир тиремне тунаггырачак минем. Көч белән булса да алып китәм мин сине.
—Тырышып кара! Яле. кәгазеңне күрсәт
— Нинди кәгазьне?
— Менә мондыйны. Гел генә ахмакларга санамасыннар безне. —Гомәр ачу белән торды, кыршылган сандыктан ефәк баулы, балавыз мөһерле төргәк аны —Күрәсеңме? Изге шәехләрнең хөкем карары бу. Анда нәрсә язылганын тыңла: «Бүгеннән алып гомерлеккә. — гомерлеккә, сизәсенме? —Шәех Әбделфатыйх Гомәр ибне Ибраһим Исфаханнан куыла». Димәк, мин
башкалага гомергә дә керергә тиеш түгел, юкса, теләсә кайсы мөэмин мина ташланып, мине суя ала. Бармы синдә иске карарны юкка чыгаручы янасы'’ Юк’ Олак, алайса. Мөһерле кәгазь атып килсән. барырмын.
Оразнын иреннәре дерелди, күхләре ялтырый. Үтерергә әзер.
—Әмергә каршы килеп булмый,—дип инсәләрен җыера Гомәр. —Дөрес!— дип карлыккан тавыш белән көлә төрекмән һәм кулын селти — Берәү дә телләреннән тартып әйттермәгән. Әмма шулай да... мин башкалага кайтып җитеп, казыйлар җыелып, алар яна карар чыгарганчы, һәм мин кире әйләнеп килеп, без барганчы шаһ балалары кырылып бетәчәк бит Гомәр, чытык йөз белән, үгет-нәсихәт рәвешендә әйтеп куйды: —Яшәүдә, үлем дә—Аллаһы кулында, шулаймы, хөрмәтлем?
«Табиблар катлавына кергәндә, мин тантаналы төстә ант итәм...»
—Ник бәйләндегез мина?— дип акырды Гомәр, берничә көннән ана вәзир Гыйззелмөлек үзе килеп төшкәч. —Кануннарны бозмыйм, салымны гүлим, вакытында ук булмаса да, бурычларымны кайтарам, ашар икмәгемне хәләл хезмәтем белән табам, тагын ни кирәк сезгә? Тынычлыкта калдырыгыз мине!
—Кануннарны бозмыйсынмы? —Юлда арыган Гыйззелмөлек үзен танымасыннар өчен кигән башлыгын өскә күтәреп куйды. Нишапурга ул яшерен төстә, ашыгыч эш белән килде, бернинди купшы каршылауларны да теләмәде. —Миңа җиткерделәр: мәчеткә йөрмисен, шәраб эчәсен икән —Арпа аракысы,— дип төзәтте Гомәр. —Син мина шуны әйтер өчен килдекме? Кадерлекәем! Мин бит инде утыз ел шәраб эчәм. Һәм мина берни дә булганы юк әле. Тагын утыз ел эчәрмен. Әмма син борчылма: сәрхуш шагыйрь сәрхуш ишәк куучы яки гашиш тартучы мулла түгел ул.
«Юк, бөтенләй бозылган бу,— дип көрсенеп уйлады Гыйззелмөлек. буш, салкын кунак бүлмәсендә жайсыз урнашып — Акылдан шашкан. Мондый сүзләр өчен...»
—Син бу дөньяда ерак китә алмассын,— диде ул ишетелерлек итеп. —Дөнья берәү генә түгел! Синен үздөньян. минем—үземнеке. Үз дөньямда мин инде шундый ерак киттем, син анда гомергә дә барып җитә алмаячаксын. Аннан ничек чыгарга икәнен мин үзем дә белмим Анда мина шактый рәхәт.
—Ярый, анысы синен эш. —Барысын да ничек бар. шулай кабул итәргә өйрәнгән тар маңгайлы вәзир Гомәр кебек усал телле кешенең арттыруларсыз һәм үткен сүзсез сөйли белмәвен анлый алмый иде -Мин синен белән бәхәсләшергә килмәдем.
—Ә ни өчен килдең, кадерлекәем'’ Бәлкем син «Нәүрүзнамә» өчен бүләк алып килгәнсеңдер? Яхшы булыр иде! Югыйсә, күрәсенме, —I омәр вәзиргә буш салкын өйдә күнелсез генә йөренгән яраннарына күрсәтте, —хәтта кунакларны утыртырлык, аларны сыйлар нәрсәләрем дә юк.
—Ярый, без озакламый китәбез,— диде вәзир, кыен хәлдә калыгт —Ә «Нәүрүзнамә» өчен ул чакта казнада акча юк иде —Акча юк иде! Кая киткән сон ул алтын тавы?
Теге гиле ант алга таба ничегрәк яңгырый але?
«Бөтен белемем һәм көчемне., кешенең сәламәтлеге өчен, авыруларны дәвалау һәм кисәтү өчен.. Якынча шулайрак бугай Намусыма беркайчан
да күләгә төшермәскә Кайда кирәк, шунда хезмәт итәргә »
—Син хәзер минем белән Исфаханга барасын, — дип белдерде вәзир - Менә әмер: хөкем карары юкка чыгарылды Жыен
—Уйламыйм ла! Мин бит шундый кеше әыр мине ни өчендер бер өйдән куып чыгарганнар икән, мин ул өйгә бүтән кермим.
ь. .к У.м« 66
-Һәрвакыт тиешле ярдәм күрсәтергә, авыруга игътибарлы булырга, табиблык серләрен сакларга әзер торырга...»
—Җыен'— дип ачулы кычкырды вәзир.
Мантыйксыз, диварга китереп терәлгән хакимнәр нәкъ менә шушындый кайнар вакытларда үзләре акыл белән жинә алмаган кешеләрне үлем тумранына ташлыйлар да инде.
Әмма Гыйззелмөлек—бөек Низамелмөлекнен малае:
—Анда балалар ут эчендә кычкырып ята!
Их. ант булмаса ..
—Әгәр аларны дәвалый алмасам, булдыра алмаганым очен мине жәзаламаячаклармы? Әгәр дәваласам, сихерчелектә гаепләмәсләрме?
—Куркасынмы? —Вәзир Гомәр Хәйямны нәрсә белән алдырырга белә.
Белә дип уйлый. Берни дә белми ул.
—Юк. кызыксынып соравым Чөнки бу илдә нәрсә генә эшләмә—бөтенесе начар. Ин яхшысы—берни дә эшләмәү.
Вәзирнен сак сугышчылары, түзә алмыйча, кардан чистартылган ишегалдында зур учак яктылар.
— Минем сонгы утыннарым,— дип мыгырданды Гомәр, ризасызлык белдереп. —Талаучылар.
Ишегалды төтен белән тулды, төтен башка йортлар өстенә дә таралды Күршеләрдән кемдер монда ни хәлләр икәнен белергә теләп башын тыккан иле. капка янындарак торган Ораз ана шундый итеп тондырды, тегесе, артына ла борылып карамыйча, базарга хәтле йөгерде.
Базарга баргач, кяфер табиб үзендә Кара Я куб төркемен яшереп яткыра, дип белдерде
Тыны кысылган мөхтәсиб, үзенең булышчыларын ияртеп, юлбасарларны һәм аларны яшереп ятучыны эләктерергә дип кузгалды. Вәзирнен килүен яшереп калып булмады. Бөтен шәһәр шаулады: йолдыз санаучы янына галижәнапләре үзе Димәк, ул янадан зур кешегә әверелә.
Вилаят һәм шәһәр хакимнәренең, имам, ишан, сәүдәгәрләрнең җылы, җайлы өйләрендә тынгысызлык, ыгы-зыгы башланды.
— Их!— дип үкенде кемдер. —Әле шушы көннәрдә генә исәнләшми башлаган идем аның белән.
— Йөз динар бурычка сорагач, бирмәгән идем.
—Кем уйлаган бит...
—Әйтәләр бит: төкермә коега...
—Валлаһи, шайтан үзе яклыйдыр аны.
Базарда, йортларда һәм мәчетләрдә чыш-пышлар куерганда, галиҗәнап вәзир буйсынмас табиб белән унышсыз көрәш алып барды.
—Сузма! Юкса көч белән алып китәм.
—Кит,— диде Гомәр. көлемсерәп. —Кулларымны артка каерып бәйләргә, аларга богау салырга онытма. Әнә шул хәлемдә, һичшиксез, дәвалармын мин сезнең авыруларны.
...Ант булмаса...
—Йә, ни телисен, әйт!— дип чәрелдәде Гыйззелмөлек.
Кувшинны алды, анда су дип уйлап, гөлт-гөлт эчә башлады. Арпа аракысыннан тончыкты.
—Артык көчәнмә. Йөзеннен төсе куркыныч хәзер синен, чөгендернеке кебек зәнгәр-куе кызыл Мина әле сине дәваларга туры килмәгәе. Кан җибәрергә кирәк иде дә. Мин нәрсә телимме? Мин шуны сорарга телим:
кайда сон атар9
—Кемнәр9— дип күз яшьләренә тыгылып сорый алды вәзир. Анын кәкре борыны астында үтә күренмәле тамчы күренде
Теге, мине хөкем иткән кешеләр? Кайда алар хәзер? Шәехләр, голамаләр?
—Мыскыл итмә,— дип ялварды вәзир.
—~Хәзер үзенен чынлап та чыгырыннан чыга башлавын тоеп. Гомәр инде бөтенләй башкача, тынычрак итеп әйтте: —Биш мен динар
Нәрсә .> Ниндидер таныш, якын сүз ишетеп, вәзир айнып китте
— Беләсеңме, кадерлем.— дип арыган кыяфәттә сулыш алды Гомәр. — Мин хәзер падишаһ хакимияте белән сезонлы төзүчеләр кебек эш итәм: мин эшлим—сез акча бирәсез, сез акча бирәсез—мин эшлим Бер елдан, ун, йөз елдан ул хакимияткә ни була—анысы мине кызыксындырмый. Ул сезнен кулда, анысы сезгә ачыграк күренә.
Гүзәл дөнья! диярләр, сак колак сат,
Мавыкма, ул—хәкимнәр ачмаган фал Алып китте синен күкләрне дөнья.
Ул алганчы, аңардан син алып кат.
Гомәр бакыр ләгәнгә кувшиндагы арпа аракысын койды.
—Санап сал шушында биш мең динарны
—Ә нигә—анда?— дип гажәпләнде вәзир, тукылган букчадан авыр зур янчык алып һәм аракы исеннән йөзен чытып
—Йогышлы авыруны юар очен
— Мин авырмыйм, тикшерә аласың. Бу акчалар да минем казнадан - Вәзиргә җинелрәк булып китте. Анын кәефен зәм-зәм суы пары да күтәрде һәм, иң мөһиме, инде сүз алтын турында чыккан икән, димәк, бу тискәре белән килешергә була. Карлы юллардан Нишапурга туктамый чапканда, вәзир нәкъ менә анын, бернигә карамыйча, үз сүзендә нык торуыннан курыкты. Хәзер эш җайлана төште. Гомәр, әлбәттә, үзсүзле, кырысрак кеше, әмма бик тә сәләтле табиб.
—Ал, монда төгәл биш мен.
—Сана.
—Син миңа ышанмыйсынмы?— диде вәзир, үпкәләп
—Кадерлем, мин моннан сон беркемгә дә ышанмыйм Бер тәнкаләп тогал биш менне сана.
—Вакыт үтә.
—Ә элек кайда иден?
Вәзиргә тешен кысып булса да тәңкәләрне санарга туры килде Алтын оеме. Вәзир кешеләре аннан күзләрен ала алмады
—Чынлап та, аракыны әрәм итәргә ярамын Гомәр аны кире кувшинга бушатты. —Эчик без аны Телисеңме?
—Кит!
—Юкка киреләнәсең. Ул файдалы нәрсә Мин эчәм Юлда тунмас очен Санап бетердекме0 Яхшы. Карале, ничек тиз! Сина акча ваклаучы булып кына эшлисе бар -Гомәр тәңкәләрне янчыкка салды, саллы янчыкны үз өстендәге толып эченә яшерде.
— Бу акча «Нәүрүзнамә» очен,— диде ул вәзиргә дустанә генә —Син бит аны нәкъ биш меңгә бәяләден, шулай бит? Падишаһ балаларын дәвалаган очен синнән тагын алдан ике мең динар Өч меңен Исфаханда бирерсең
— Минем үзем белән башка акчам юк!— диде вәзир, аптырашта калып.
Ул үз кешеләре алдында оятыннан чак еламый иде. Зарар юк Түзәр әле!
—Башка акчаң юк? Шәһәр казые Хөсәен ибне Гали ибне Микальны
чакырт Ул бай кеше. Галижәнапләре салжук падишаһы балалары очен ике меңен кызганмасын
—Чакыртыгыз!— дип аптыраган төстә генә боерды вәзир үз кешеләренә
Тегеләре мондый хәлне гомерләрендә беренче тапкыр күрәләр һәм ни дип
уйларга да белмиләр иде.
Ораз исә. Гомәргә күз кысып, ишеттерми генә кеткелдәде: янәсе, шул кирәк ана. Гомәр бик үк әйбәт тамаша башламавын, анда үзен бик үк әдәпле тотмавын анлады, әлбәттә. Әмма аның өстеннән оештырылган Исфахан һәм Нишапур мәхкәмәләре оятсыз тамашалар түгел идемени? Эш алайга киткән икән инде, ул ал ардан ким кәмитче түгел...
Исфахан, әйтерсең лә, үлгән. Базарлар бөтенләй буш. Пычрак, күптәннән себерелмәгән урамнарда җан иясе юк. Тиешле сәгатьтә бар тавышка кычкырырга тиешле мөәзиннәрнен намазга чакыруы да ишетелми.
Фәкать шәһәрдән читкә, үзәнлеккә чыгара торган ачык капка янында гына сакчылар йокымсырап утыра. Аларнын эше юк. Ахмак булмаса, кайсы дошман керсен ди йогышлы шәһәргә? Әнә, алда мәет күтәргән кешеләр төркеме күренде. Күренде дә кырый тыкрыкка кереп китте. Сугыш булып узган шәһәрдә шулай: дошман гаскәрләре камалыштагыларны кыра, исән калганнарны үзе белән алып китә, хәрабәләр арасында очраклы гына исән катган һәм әсирлектән котылган берничә кеше казына.
Сарай килүчеләрне күнелгә авыр, күп тавышлы, әмма ничектер арыган, битараф ыңгырашып елау белән каршы алды. Төнлә Мәликшаһ белән Төрек- Хатыннын улы—ин кечкенә солтан Мәхмүт үлгән икән.
—Менә күрәсеңме?!— дип йодрыклары белән чак ташланмады Гомәргә ачуы кабарган Гыйззелмөлек. Янәсе, синең аркада бу. Әгәр син соңармасан Сарайда ул яңадан үз халәтенә кайтты.
Гомәр тыныч кына ислам диненең (анысы гынамы икән?) көндәлек, ваемсыз-тынычландыру сүзләрен әйтте:
—Аллаһы бирде—Аллаһы алды.
Һәм менә шушында, озак түзеп торганнан соң, бөтен ачуы, шамакайланусыз-нисез, ничек бар шулай тышка бәреп чыкты.
— Шунысы гаҗәп!— дип кычкырды Гомәр, эченнән генә бөтен әрнүләре белән үзен дә, Гиппократ антын да, ахмак чорны да, ахмак патшаларны һәм түрәләрне дә каһәрләп Ул шат күнелле, матур Мәхмүтне исенә төшерде Бернинди гаебе юк иде бит анын. Беркатлы балалык уеннарында булса гына инде Өлкәннәрнең акылдан шашуы өчен һәрвакыт балалар түли: күңеленең шатлыгы, карашынын яктылыгы, сәламәтлеге, ә кайчакта гомере белән. Шунысы аңлашылмый: җир йөзендәге ин эшлекле вәзиргә нигә дип ялланган үтерүчеләр җибәрергә кирәк иде9 Аларнын куллары белән законлы ирне, үз баласынын атасын агуларга9 Һәм бу баланы намуссызлык, тәкәбберлек коралына әверелдерергә, галимнәрне куарга, дәүләтнең астын өскә китерергә нигә кирәк иде ? Ә? Акылдан язган, тотрыксыз дөньядагы буш, юк-бар рәхәтлекләр өченме9 Мин гөнаһлы, әмма минем гөнаһларымның беркемгә дә зыяны тигәне юк...
Тыны кысылып, Гомәр туктап калды. Юеш куаклар арасындагы кайгылы шакаллар төрле тавыш белән улаган кебек, сарайда авыр ыңгырашулар һәм үкереп елаулар ишетелде.
—Ишетәсеңме? —Гомәр тешләрен кысты. —Менә анын нәтиҗәсе.
Мәетне карагач, Гомәр җиде яшьлек Мәхмүтнең әле ана авыру тимгелләре таралганчы ук үлүен ачыклады. Димәк, ул, мескен бала, аеруча нык авырган Анын газаплары турында кем сөйли ала?
Падишаһның балалары һәрберсе үз бүлмәсендә ята. Өлкәнендә, уналты яшьлек Баркъярукта, өч көн элек бик нык тән кызышуы, баш авырту, хәлсезлек, оча башы сөяге авырту башланган.
—Бирешмә,— дип анын күнелен ачарга тырышты Гомәр. —Тән кызулыгын
иртәгә, берсекөнгә бетәр. —Ул сырхауга ешрак анар сүле бирергә кушты Уртанчы малайның—унике яшьлек Мөхәммәтнең тәнендә, күз. авызы һәм борын тирәләрендә бөрчекләр күренә башлаган инде
—Хәзер ин читене башланачак. Ничәнче көн авырый инде? Ә. бишенче Тән кызуы кичә төштеме? Бүген янадан күтәрелер. Бөрчекләр үлекле куыкчыкларга әверелер, аларга ак терекөмеш мае сөртегез,— диде сарай табибына.
Ин авыр хәлдәгесе кечкенәсе—сигез яшьлек Сәнжар иде. Аны томанланган, үз-үзен белми акыра, озын тырнаклары белән үлекле куыкчыкларны тырный Анына килгән минутларда ул Гомәргә йоклый алмавына, сулыш алуы, ризык йотуы авырлыгына, бөтен җире авыртуына, селәгәе агуына зарланды.
—Кулларын гәүдәсенә бәйләгез, терекөмеш мае кулланыгыз, анар сүле бирегез. Йокласын өчен—бераз әфьюн
Авырулар янында утыручыларга Гомәр авыхларын һәм борыннарын серкәлә чылатылган чүпрәк белән бәйләргә, кулларын серкә белән юарга кинәш итте. Ә үзе кулларын арпа аракысы белән юды. аны эчкә дә кабул итте. Балаларның ятак әйберләрен, киемнәрен алыштырдылар, йогышлыларын яндырдылар. Сарай бүлмәләрендә чистарткыч күкерт яндырудан чыккан төтен таралды
Гомәр көнен дә. төнен дә сарай бүлмәләреннән чыкмады, түземлелек белән авыруларны дәвалады, үз балаларын карагандай карады Аларнын чарасызлыгы анда аталарча кызгану хисе тудырды Ана боек табибларның хезмәгләрен яңадан карап чыгарга кирәк иде Шуна сарайда булуынын бишенче көнендә китаплар саклана торган бинага китте
Тузан. Идәндә, китапларда, киштәләрдә. Күрәсен. монда күптәннән инде беркем дә күз салмагандыр. Китаплар актарганда Гомәр үз артында кемнеңдер сак кына атлавын ишетте. Борылып караса—хезмәтче кыз! Ә! Нәкъ үзе. тимгел басканы. Алсулыгы инде бөтенләй уңган, хәтта миңнәре дә тоныкланган кебек —Әфәндем.— диде ул, куркып кына тирә-ягына каранып. —галижәнап патшабикә үз янына чакыра сезне.
Гомәрнен йөрәге дерелдәп ки гге. Ул шулай буласын белде. Теләмәде—көтте —Әллә мине тагын сыйламакчымы? Беләсеңме, сезнең сый- хөрмәтләре тездән
—Юк, әфәндем. Тәм-том кайгысы түгел анда хәзер Ул аны әллә нинди яшерен юллардан солтанбикә бүлмәсенә алып барды Һәркайла авыр ис. Барлык ишекләрне, тәрәзәләрнең капкачларын киереп ачарга иде дә. бер ун кон салкын җил ботен сасы исне куып чыгарганчы, ачык килеш тотарга иде Нәрсәгә кирәк сезгә алтын һәм бәрхет7 Бер йотым саф һава сезнен барлык байлыкларыгыздан кыйммәтрәк
— Монда борын очы калкурак бер кызчык йогереп йөри иде Исемен белмим инде
—Хәдичә. Чәчәк авыруыннан үлгәненә биш көн инде —Һм Күренекле табибларны ана чакырмаганнар, билгеле Башыннан ук җәймә бөркәнгән хатын, аякларын алтынланган башмакларга төшереп, сәкедә утыра иде
—Әссәламегаләйкем!— дип баш иде Гомәр
Жавап та бирмәде, селкенмәде дә Әйтсрсен. йоклый Әллә анын мондалыгына күнегергә тырышамы, яисә, ана көтелмәгән һөжүм әзерләп, бөркәнчеге астында бер-бер мәкер уйлыймы?
Берникадәр вакыттан сон Гомәр анын тонык, тыңкышрак тавышын ишетте —Гомәр. мин хәзер патшабикә түгел. Мин хәзер беркем лә түгел Кызганып дәвала, зинһар, мине.
—Галижәнапләре бөркәнчеген ачсын —Юк!. Мин оялам.
Хәзер ул ояла!
-Карамыйча гына ничек дәвалыйм ди инде мин, галижәнапләре?
Башын гүбән иеп һәм авыр сулап. Зөһрә бөркәнчеген тартты. Анын баш түбәсендәге пеләшләнгән урыннарны күреп. Гомәр чак кычкырып җибәрмәде
—Башыңны күтәр!
Коточкыч күренеш. Йөзен кутыр баскан. Кашы да, керфекләре дә юк. Муены бәйләп эшләнгән якага охшаш ак тимгелләр белән тулы «Зөһрә йолдыз ләйсәне» Борын очы ямьсез булып күтәрелгән, борын төбе инде инә
башлаган.
—Йөрәгем авырта, мием дә, бавырым да,— дип елап җибәрде Зөһрә. - Коткар мине, Гомәр! Бөтен хәзинәмне сина бирермен
Сон инде, кадерлем! Сон. Сине хәзер фәкать әҗәл фәрештәсе Газраил гына коткара ала Әмма бу хакта ана әйтеп буламы сон? Кешене соңгы өметеннән аерырга ярамый.
«Ә нигә?— дип каршы төште анын бөтен әгъзалары. —Әллә ул үзенең нинди юлга басканын белмәдеме? Белде. Әмма белергә теләмәде. Болай гына үтеп китәр дип уйлады. Артык иреклектән һәм җинел килә торган рәхәтлекләрдән котырды. Ул—чибәр хатын, ул—патшабикә, ана барла гафу ителә. Юк, җир йөзендә берни дә гафу ителми!»
Ул бу хәлдә бер нәрсә дә эшли алмый. Авыру нык көчәйгән. Дөньядагы бер генә табиб та коткара алмый инде аны. Хәтта табибларның табибы Ходай үзе дә. Әмма ярдәмсез дә калдыра алмады Гомәр Зөһрәне. Ә нәрсә белән ярдәм итәргә сон?
—Шуны беләсе килгән иде,— дип киная ташлады ул патшабикәгә, китәргә ашыгып. —синен ирен солтан Мәликшаһ нәрсә белән агуланган иде? Бик тиз, жинел, озак азапланмый үлде.
—Каһәр суксын үзенне!— дип тыңкышланып әйтте Зөһрә, бөркәнчеген янадан ябынып.
Унөченче көнгә авыруларның җәрәхәтләре кибә башлады, утызынчы көнгә инде кутырлары купты Үлекле урыннарда тирән шадралар калды, Сәнҗарда алар бигрәк тә күп иде.
—Анын каравы сез чәчәк авыруыннан гомерлеккә котылдыгыз,— дип юатырга тырышты аларны Гомәр. —Хәзер инде анын белән бервакытта да авырмаячаксыз. Тирә-юнегездә бөтенесе ухылдап ятачак, әмма авыру сезгә йокмаячак.
—Аллаһыга шөкер!— дип иркенләп сулыш алдылар Баркъярук белән Мөхәммәт, барлык газаплардан котылуларына шатланып. Матурлыкка килгәндә, артык кайгырмыйк, шаһ малае теләсә нинди кыяфәттә дә чибәр, ин мөһиме—исән калдылар.
Тик Сәнжар гына яндырып алучы, балаларга бөтенләй хас булмаган усал карашы белән Гомәрне борчулы аптырашта калдырды.
«Нәрсә булган ана? Мескен,— дип уйлады Гомәр, кызганып. —Ул әле авырудан бөтенләй үк айнып җитмәгән Мөгаен, кулларын гәүдәсенә бәйләп куярга кушканым өчен ачуланадыр. Үлекле урыннар бик нык кычыта шул. Ярый, озакламый онытыр.»
Юк, онытмас. Әгәр дә Гомәр Баркъярук белән Мөхәммәтне үтереп. Сәнҗарнын үзен генә терелтсә, һәм ул, Мәликшаһнын бердәнбер варисы булып, сигез яшендә тәхеткә утырса.
Шул ук көннәрдә, үзенен коточкыч кычкыруына тончыгып, патшабикә Зөһрә үлде, һәм монын өчен беркем дә кайгырмады.
Гомәр коточкыч баеды. Килешү буенча, шагыйрь-табибка өч менне Гыйззелмөлек бирде. Әлбәттә, ул әле вәзир буларак үз йолдызынын батып
баруын белми иде, югыйсә, мөгаен, бирмәс иде Баркъярук белән Мөхәммәт— икешәр мен, кечкенә Сәнжар йөрәген кысып булса да бер мен бирде Андый- мондый очракка дип ике менне Мөәиделмөлек тамызды
Хәтта «шагыйрьләр әмире» дә, Гомәрнен китүен ишетеп һәм үтен сарайдан кысрыклап чыгармаячагына шатланып, биш йөз динар тәкъдим итте, әмма Гомәр алмады.
Чынлап торган ун мен динарны җирле Саррафлардан чекларга атыштырып. Гомәр өенә кайтырга жыенды. Кыш кыска булды. Кар һәм боз тиз эреп бетте, юллар кипте, алар өстендә инде жинелчә генә тузан күтәрелде Халкынын өчтән берен күмеп. Исфахан язгы кояш астында әкренләп җанлана башлады.
Хәзер инде Гомәр Бойрега кереп чыга ала. Адәм батасы, үткәнгә кире кайтып, таныш әйберләр: агач. йорт, койма эхти. Аларны таба атмаса. тирә- юньдә бар нәрсәнен үзгәрүен, инде үзенен дә бөтенләй дә ул чактагы кебек түгеллеген аңлап, аптырап катып кала.
Әйтерсен лә, Йолдыз сараен монарчы күрелмәгән көчле җир тетрәү җимергән! Алай гына да түгел, каты җирне кин ачып, эре һәм вак ватыкларны йоткан. Елгыр кешеләр обсерваториянең ташларын берәм-берәм ташып кына калмаганнар, хәтта известь гөмбәзне ватканнар—аны таш чыгару урынына әверелдергәннәр. Калкулык чокырга әйләнгән. Өч тирәк тә юк—кискәннәр Гомәр әкрен генә читкәрәк китте, шәрә зиратка кереп, таныш каберне тапты Бөтен тәненә суык йөгереп, таштагы язуны укыды: «Әкдас». Гашмшчы Корбан шомарткан беренче таш. Гомәр аны бишенче постулатны төшенүе истәлеге итеп озак саклады. Әкдас үлгәч, анын исемен язып, каберенә куярга кушты
Аккошларныкыдай озак янгырап торган әрнү тавышы чыгарып. Гомәр күкрәге белән ак ташка капланды һәм аны әче яшьләре белән коендырды Жирдә аның бүтән бер нәрсәсе дә юк. Өмете юк Киләчәге юк. Яшәүнен мәгънәсе юк.
Сусыз чүлдә юлаучы тайса хәлдән,
Котә үлем—бсггс ин соңгы дәрман.
Бәхетле шул—кем иргә китсә җирдән.
Бәхетлерәк бөтенләй тумаган җан
Гомәргә инде—46. Мәрхүмә Торек-Хатыннын энесе карахаңты Әхмәт бер елдан үтереләчәк. Тәре йөртүчеләр. «Аллаһы табутын» коткарып. Иерусалимны биш елдан соң алачак.
Хорасан галиме, пыяла сегментының әйберләрне зурайта алуын алдан әйткән, «явыз көчләр белән элемтәдә торганы өчен* үлемгә дучар ителгән, аннары, акылдан шашкан булып кыланып, үлем җәзасыннан котылып калган Әбуҗаффар әл-Хәсән 89 ел элек үлде Ә бит ачышы күзләре начар күрә башлаган күпме кешегә файда китерер иде'
334 елдан сон Олугбәк Самаркандта обсерватория тозиячәк Тагын 21 еддан аны суячаклар. Джордано Бруноны учакта $06 елдан сон яндырачаклар Әмма фәкать 32 елдан (1126). але Гомәр Хәйям исән вакытга. үзенен «Кире кагуны кире кагу» дигән искитмәле китабында чирләшкә мистик Әбухәмит Газалины һәм хак динне котырынып яклаучы башка шундыйларны хурлык баганасына мәңгелеккә кадаклап куйган Ибне Рушад (Аверроэс) туачак.
Миршлим Харисне тлрҗгмме