Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШМӘЛӘР ШАГЫЙРЕ


Чишмәләрне карап, чистартып, улагын төзәтеп, алыштырып, яэын-көэсн-кышын
бирегә юл ачып торучы кешеләр була. Чишмәле һәр авылда бар алар Шагыйрь
җанлы агайлар
Танылган әдип һәм мөгаллим Рафаил Газизов — агай түгел, азе егет чагынла ук
әнә шул сакка — чишмәләр сагына баскан зат. Рафаил Шәкүр улы инде менә чирек
гасырдан артык Мамадыш районындагы туган авылы Кече Кирмәнлә мәктәп
директоры булып эшли. Бала чагыннан ук шигырь язып үскән, аннары Казанда тел
һәм тарих буенча югары педагогик белем алган егет, атбәттә. башкалада ла үзенә
лаеклы эш-урын тапкан булыр иде Әһле каләмнен калага тартылуы да табигый Үзе
белән бер тирәдә Түбән Ушмы урта мәктәбендә укыган, бер әдәби түгәрәктә каләм
чарлаган Нәзифә Кәримова. Ринат Мөхәммәдиен. Шаһинур Мостафин һәм Зиннур
Мансуровлардан аермалы буларак, ул авылны сайлый. Туган телебезнен чишмәсе
авылда лабаса! Ә инде әдәби телнен бишеге — минемчә,
безнен якларда.
Рафаил Газиэовнын ижади уңышларына сөенгән,
аны эзләп туган авылына ук килгән кеше — якташы,
күренекле шагыйрь Шәйхи Маннур була. Шигъри
чишмәбез сагында торучы ил агасының жылы сүзләре,
әлбәттә, яшь шагыйрьгә дәрт вә илһам өсти Бераздан
беренче китабы — «Боре керфекләре» дә дөнья күрә
Балалар өчен «Җиләкле алан*. «Чөгендер хикмәтләре»
исемле җыентыклары чыга 1992 елда ул Татарстан
Язучылар берлегенә кабул ителә.
Кайчандыр шагыйрь Зөлфәт «Ксм-кем. ә менә
Рафаил Газизов образлар кытлыгыннан тинтерәүче
шагыйрь түгел, бай шагыйрь!» — дигән иде Минемчә,
бу фикер әдипнең чәчмә әсәрләренә дә туры килә Әйе
сонгы елларда ул проза жанрында да актив ижат итә.
Аның «Кичер, кичерә алсан*. «Түбән оч малайлары» исемле повесть һәм хикәя
җыентыклары дөнья күрде
«Гасырларны йөзтүбән каплаган шарлавыклар, илләрне йоткан чонгы иар.
дәверләрне жир өстеннән кырып-үтүкләп киткән бозлыклар, кыйтгаларны
те ткәләгөн бусагалар аша исән-имин чыккан бу авылга тарихта алга таба ла Ак
Кирмән ханлыгының дәвамчысы булырга язгандыр» - әлеге җөмлә «Ак балы.»
(»К У * 12 сан 2003 ел) эссесыннан Бер җөмләдә никадәр обраыар тыгыныш
гына түгел һич тә Туган авыл аша Ватанны күзаллау, анык үткәне һәм киләчәге
өчен борчылу, милләт язмышында үз ждваплылыгынны тою хисе лә чагыла биредә
Ә инде язучының теленә килгәндә, ирексездән. Мөхәммәт Мәһдиен искә юшә
һич арттырусыз' Рафаил Газиэовнын авылдашлары Аю Гаяны Гүгүг Гарифы
Үчтеки Миннеханы, Токмач Гаязы йомры шаян-шук. кайчагында тәмле генә
түгел, борыч телле авылдашлары - һәммәсе дә безненчә. татарча, авылча Лларнын
холык-фигылен. шатлык-сөенеч вә борчуларын автор үз итеп, яратып тасвирым
Рафаил Газиэовнын язмышын туган авылы белән гомерлеккә бәйләү сере анык
һәрдаим радиодан башкарыла торган «Тәрәзәләр әни күзләре», яисә туган якка
багышланган бүтән жырзарындл да чагыла.
Ул - үз иҗатына гаять зур таләпчәнлек белән карый торган япчы 1ич и ч.
Габдулла Тукай белән бер үк көнне гуу (1947 ел. 26 апрель), кемгә-кем. ә. ә шагыйрь
«Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән»
— дигән бөек Дәрдмәнд. Моннан берничә ел элек Мамадыш районының Кече
Кирмән урта мәктәбе укучылары белән очрашкан идек. Кирмән ягы борын-
борыннан үзенен чишмәләре белән дан тота Бакырчы. Изгеләр чишмәсе — җәмгысе
йөздән артык чишмә ургып ята бу якларда Һәркайсының — үз тәме, үз аһәне.
Рафаил Газизов җитәкчелек иткән мәктәп бинасына килеп кергәч тә, ин әүвәле сине
диварларда Кол Гали, Мөхәммәдьяр. Кандалый, Мәржаниләрдән башлап, Шәйхи
Маннур, Сара Садыиковаларга кадәр тезелгән йөздән артык олуг шәхеснен затлы
портретлары каршы ала. Ә инде республика һәм ил күләмендә уздырыла торган
һәртөрле мәктәп олимпиадаларында. «Иделем акчарлагы» кебек иҗади бәйгеләрдә
укучылар һәрдаим алдынгы урыннарны яулыйлар икән, бу мәктәптә гел милли рух
мохите хакимлек итә икән, нигә моңа гаҗәпләнергә?! — Яңа чишмәләрнең әнә шулай
дөньяга аваз салуы лабаса бу. Мәктәп директорының, мөгаллимнәрнең, тыштан
кыяфәт ясамыйча, үз эшен җиренә җиткереп башкаруы нәтиҗәсе! Бер мәкаләмдә
«Туган як һәм әдип кадере» («К. У ». 1 сан. 2005 ел): «Ш. Маннур — язучыны олылый
белү гадәтенә түрәләрне өйрәткән әдип», — диелгән. Рафаил Газизовны халык та,
җитәкче даирәләр дә. мөгаллим һәм әдип буларак, Мамадышта гына түгел,
республикада да яхшы белә, хөрмәт итә. Чөнки ул аңа кылган эше белән лаек.
Мөгаллим-шагыйрьнсн балалар өчен язуы, әлбәттә, табигый. Әле күптән түгел
генә Рафаил Газизовнын «Бүләгем» исемле яңа китабы өчен балалар әдәбияты
буенча дөньякүләм булдырылган ин югары бүләк — Г.-Х. Андерсен исемендәге
Халыкара диплом белән бүләкләнүе дә табигый. Бала күнеле — үзе чишмә. Ә ул —
чишмәләр шагыйре.
Марат ЗАКИР
Р а ф а и л
Г а з и з о в
«БҮЛӘГЕМ» КИТАБЫННАН
Безнең урам
У'рамыбыз — гөл урамы.
Килегез, ышанмый кемнәр?!
Аяк очларына басып,
Рәшәткәдән карый гөлләр.
Ул гөлләрдән дә үрелеп Әле мин
карап торам.
Бер җирдә юк шундый матур
Йортлары булган урам.
Ә шулай да иң сөйкемле, Күп
сөмбелле һәм сиреньле Гаҗәеп
өй бар урамда Әйтче, кемнәр
яши анда?
Гөлгә чумган өй хакында
Нәрсә генә әйтсәм дә аз. Сиңа
гына чншәм серне: Яши анда
Гөлназ,
Гөлназ!
Ял көнендә
Ачык дәрес бирә бүген дөнья:
Чишмәләре дәшә безне дә. Бака
шигырь сөйли
туган җирне
Олылау бар һәрбер сүзендә.
Ә инештә йөзү бәйгеләре.
Маймычлары гаҗәп тереләр!
Күләгә-шәл җиргә төшә шуып. Тик
берәү дә алмый үрелеп.
Ачык дәрес бирә бүген дөнья... Чишмә
чыны күккә үрелә. Туган җирем.
Мең төсләре белән Җәйгор' булып
җанга чигелә.
Хәлне әни күрәсе бар
Кар өсте ян-якты калай. Уйнап
йөри кояш-малай, Өйдән
чыктым яна гына. Мендәр
сыры янагымда.
Кояш-малай белән уйнап.
Чабып киттем урам буйлап, һәр
гөрләвек шаулап ага. Итегеңә
кертми кара!
Киемнәрем лыч су булды.
Бабай әйтә: «Көн сындырды...»
Минем тырышканны белми.
Җиңнән су тамганны күрми.
Хәлне әни күрәсе бар...
Кем ул?
Әни таңда уятучы.
Әти каеш уйнатучы.
Абый кыйнап елатучы. Апа
сыйпап юатучы.
Әбием - әкият иле. Бабаем юкә
балы.
Энем өэми-куймый елап
Болгатучы дөньяны.
Ә кемне күрүгә мәче Диван астына
сыза? һәм урамның барлык эте
Өреп чыга каршыга?
Кем бакчабызда кошларның Котын
алган таш атып?
Кем икән ул? Вәт табышмак. Йә.
караI ыз баш вагын.
Саескан кунса...
«Очып йөрен, ой тирәңә
Саескан кунса килен
Озакламас, кунак килер. Тор.
улым, шуны белеп».
Әбисе нәни Наилгә Беркөнне
шулай дигән.
Көннәр үткән, малай көткән.
Саескан очып килгән.
Наил көнозын көтсә дә.
Никтер кунак килмәгән...
Чәчәк аткан алматачны
Ул кунак дин белмәгән.