Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧЕЛЛӘ ЧЕЛТӘРЕНДӘ — КОЯШ


Эндәшү
Ак болытлар гамьсез йөзә күктә. Офыкларны ярып ләшсәм дә.
Кояш нуры керә күзләремә.
Җил тузгыткан «җанлы* чәчләргә:
Шаян җилләр чәчләремне тарый. Аларга да моңнар ят кебек. Күңелемдә синең давыл шаулый. Күңелемдә синең яктылык.
Болыннарда үскән чәчәкләргә Сойләп йөрим бөтен хисемне. Үзләре дә синең кебек гүзәл.
Йөртә гүя синең исемне.
Болыннар да болытларга гашыйк — Җилләр аша сәлам җибәрә.
Сөю белән тулган күңелемне Җырлар итеп сибэм җилләргә.
Җилләр гамьсез алар... Ә шулай да Әманәткә кылмый хыянәт.
Җавабың да көтмим, тик хыялда Йөрим әле офык тирәләп.
Җавап бирү кирәк түгел, җаным. Җырларымны гына тыңла син! ...Мең чакрымнар аша. офык ярып. Миңа таба карап торасын.
Рифат СӘЛАХ - яшь шагыйрь. КДУ студенты. Шигырьләре көндәлек матбугатта даичи басылып килә. Казанда яши
Истә тоту
(этюд)
Яннарымнан
Үтеп бара вакыт җиле.
Юлларның да
Була икән ватык җире...
Яңгыр ява.
Ул да истә тота сине.
Мин генә сине уйлыйм, дип Йөрдем, тиле!
Җиде
Дәфтәремдә җиде генә чиста бит.
Язар идем сүзләрем аз. кыска бик.
Җиде күкне кичеп, фәзаларга менәм.
Җиде җир астында кайнар тимер, беләм.
Җиде йолдыз җиде!эн йолдыз тустаган... Җиде нота көен кемнәр сызмаган.
Җиде буын — җидегез дә белегез:
Җиде тәмуг, җәннәт сигез!
Фәрештәдә канат була диләр... Болытлармы синең канатын?
Әкрен генә шәфәкъ яктысында Җир-күкләргә иңә кара тон.
Тон яктысы җиргә таралганда Офыкларга офык кушыла.
Күкләр буйлап очып әйләндең дә. Канатыңны салдың учыма.
Канатыңны сиңа кире бнрәм.
Бүләк итәм күкләр дәрьясын. Җнр-күкләрне тоташ бәхеткә тор. Күзләреңдә генә калмасын!
Җир-күкләргә аклык кына юра Актан гына торсын бу галәм! Каурыйларың очсын кайнар җилгә Сагышларын үзем күтәрәм!
Син фәрештә, бар күкләрне иңләп. Болытларны иңләп оч кына!
...Күк гөмбәзен очып әйләндең дә Канатыңны салдың учыма.
Төнлә сине төшләремдә күргәч, Килә алмый йөрим аңыма. Җирдән китә алмас йөрәгемә Әйтерсең лә күкләр кагыла.
Май кояшы кебек балкып йөрим, Тик моңланам сине күргәчтен. ...Ак күгәрчен тирәсендә йөри Гади күгәрчен...
Романтика
Һәр адымда сине генә уйлыйм — Йөрәгемә кереп уелдың.
Өйгә таба кайтып барган чакта Бозлы юлда таеп егылдым.
Әрнү сизмәдем дә.
Киресенчә.
Бәхетемнән генә елмаям.
Уйлап кына кара:
Романтика! —
Егылу да сине уйлаудан...
ИЮЛЬ ае
(этюд)
Көн эссе. Кайнар җилләрдән Шаулап куйды арышлар.
Челлә челтәрендә кояш Үзен күккә багышлар.
Ялгышын кычкырды кәккүк (Сайрамаска тиеш тә!).
Күзне камаштырып, әнә.
Ак рәшәләр биешә.
Күкләр офык якларына Алып китте кыр юлын.
Чәчәк аткан юкәләрдән
Яфрак
төште
коелып...