Берлекнең яңа әгъзалары
Марсель Гарипов
Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов (псевдонимы—
Мирсәй Гариф) 1946елнын 1 маенда Татарстанның
Азнакай районы Зур Сукаеш авылында туып, Ютазы
районы Кызылъяр мәктәбендә башлангыч
сыйныфларда, аннан соң Баулыда урта мәктәптә
укый. 1970 нче елда Томск төзүче инженерлар
институтын тәмамлап, «Архитектура» кафедрасында
ассистент, фәнни хезмәткәр булып эшли. 1976 елда
«Томск реставрация» остаханәсенә өлкән архитектор
эшенә күчә. 1977-80 елларда Новосибирск төзүче
инженерлар институтында аспирантурада укый.
Янадан «Томскреставрациягә» кайтып фәнни-тикшеренү бүлеген җитәкли.
«Спеипроектреставрация» институты оешкач өлкән сәнгать белгече булып
эшкә күчерелә. 1983 елда—Томск дәүләт университетында өлкән фәнни
хезмәткәр. 1987 елдан Башкортстаннын Октябрьск шәһәренең архитекторы
булып эшли. 1989 елда татар-башкорт иҗтимагый үзәген оештыра. 1982 елдан
Бөтен татар милли мәжлесе депутаты итеп сайлана. Ул халыкара социаль-
экологик союзнын (МСОЭС) региональ бүлеге рәисе.
1970 нче еллардан бирле публицистик әсәрләре Татарс тан, Башкортс тан,
Себер матбугатында басылып килә. 1990 нчы елларда Ык буе авыллары
тарихлары. Октябрьский шәһәренең истәлекле урыннары буенча берничә
китап-брошюралары чыкты «Патриот шагыйрь X. Мөҗәй» (1997), «Яшәеш»
(2001), «Тяжелые грани золотой звезды» (2004), «Тымызык кына Ык ага»
(2004) китаплары басылды.
2002 елдан—«Ык таңнары» региональ әдәби берләшмә җитәкчесе.
2006 елның 29 ноябрендә Кабул итү комиссиясе карары нигезендә
(тәкъдимнамә бирүчеләр: Илдар Юзеев, Роза Кожевникова, Альберт Хәсәнов)
Язучылар берлеге идарәсе Марсель Мөхәммәтша улы Гариповны Татарстан
Язучылар берлегенә әгъза итеп алды.