Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРМАС-ТАЛМАС КАҺАРМАН


Татар халкынын мәшһүр сәяхәтчесе, үз чорынын танылган дини, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе, үткен публицист, нашир һәм журналист Габдерәшит Гомәр улы Ибраһимов 1857 елда Себердәге Тара шәһәрендә дөньяга килгән Казан өязенең Кышкар авылы мәдрәсәсендә укыганнан сон Мәдинә шәһәренә барып белем алган. Аннан 1884 елда кайтып, туган каласында имамлык иткән 1892 елда Диния нәзарәтенә казый итеп сайланган. Шуна бәйле рәвештә халык арасында - Рәшит казый» дип танылган. XX гасыр башы татар әдәбияты һәм матбугатында да аны шулай язганнар. Казыйлык вазифасыннан баш тартып, ул 1894 елда Төркиягә китә һәм Истанбул каласында яши. матбугатта мәкаләләр бастыра.
1895 елда төрек телеңдә «Чубан иылдызы» (Чулпан йолдызы) исемле. 59 битле китапчык бастырып тарата. Китапның ахырына авторның Мисырдагы «ән-Нил» газетасында чыккан мәкаләләре дә кертелгән. Татар иҗтимагый фикере тарихында Рәшит казыйнын бу әсәре мөһим урын тоткан. Анда
Россия мөселманнарының кыскача тарихлары һәм шул чордагы халәтләре тасвирланган. Автор элекке татар ханлыкларында ислам диненен таралуы, көчләп чукындыру вакыйгалары турында яза. Диния нәзарәтенең эшчәнлеге һәм эчке төзелеше белән тәфсилләп таныштырып, анын мөселманнар мәнфәгатенә хезмәт итүгә караганда, хакимият кулындагы күндәм бер коралга әверелүен фаш итә. Дини идарәдә һәм мөселман мәгарифендә кичекмичә ислах (реформа) кирәклеген яза. Хөкүмәтнең христианлаштыру һәм руслаштыру эшчәнлеген тәнкыйтьли. Патша хөкүмәтенең сәясәтенә кискен каршы эчтәлектәге, татарларны һәм. гомумән, мөселманнарны дини һәм милли азатлыкка өндәгән бу китапны Россиягә кертү һәм тарату тыелган. Әмма әсәр төрле юллар белән ватандашларына килеп ирешкән. Бу китап
1907 елда С.-Петербургта яналан нәшер ителгән. Галимҗан Ибраһимов Рәшит казыйны халыкны самодержавиегә каршы көрәшкә уяткан «тарихи кынгыравык» дип атаган һәм «Чулпан йолдызы» китабы унаеннан: «Бу _ татар дөньясының беренче эмигрантының беренче эмигрант әсәре - Бишенче ел революциясенә чаклы анлы татарлар арасында, полиция ишетмәсен дип, колактан-колакка сөйләп, яшереп бер-беренә биреп укылган бердәнбер әсәрдер» дип язган.
Хәзерге вакытта «Чулпан йолдызы*нын нөсхәләре фәнни китапханәләрдә һәм шәхси кулларда саклана. Халык арасында электән калган гарәп язулы иске китаплар арасында, йөз елдан артык элек үк тыелган бу әсәр, сирәк булса да. һаман табылгалый. Замандаш тарихчыбыз Фәрит әфәнде Шәкүров, татар шәкертләре арасында шушы татар китабы яшерен рәвештә күмәкләп
укылган дип яза һәм, гомумән, аны милләтебездә хөр фикер уянуга сәбәпче булган өч китапнын берсе дип бәяли Галим андый өч китап дип. Ш.Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбар...*. Г Ибраһимовнын «Чулпан йолдызы» һәм Г.Исхакыйнын «Ике йөз елдан сон инкыйраз» әсәрләрен күрсәтә
Габдерәшит Ибраһимов 1899 елда Россиягә кайта һәм Петербургта «Миръат» (Көзге) исемле, журнал рәвешендәге жыйнак кына публицистик альманахлар язып нәшер итә 1900-1909 елларда Петербург һәм Казанда бу басманын барлыгы 22 чыгарылышы дөнья күргән. Ибраһимовнын бу «көзге»се мөселман дөньясындагы торгынлыкны һәм Россиядәге ижтимагый-сәяси. дини, милләтебезнең мәгариф, әдәбият, матбугат һәм мәдәният мәсьәләләрен аеруча үткен яссылыкта яктырткан. Халыкка жәдитчелек фикере таралуда бу җыентыкларның тәэсирләре зур булган.
XX гасыр башында илдә үзгәрешләр булуга ук Габдерәшит Ибраһимов Петербургта шәхси матбагасын ачып. 1905-1907 елларда үз наширлеге һәм мөхәррирлегендә татарча «Өлфәт» һәм гарәпчә «Әт-тнлмиз» (Шәкерт) газеталарын чыгарган. 1907 елда «Өлфәт» газетасы хөкүмәт тарафыннан ябылгач. «Нәжат» (Котылу) журналын нәшер иткән Монысы да ябылып, хужасы кулга алынган Шул елда тагын казакъ телендә «Сиркә» (Лидер) исемле журнал нәшер итәргә керешсә дә. анысы да туктатылган. Галим Жамал Вәлиди ин тәүге татар журналистлары дип атаган биш шәхес арасында, бу каләм әһеленен журналистлык эшчөнлеген зурлап, ин беренче итеп Габдерәшит Ибраһимов исемен язган.
Рәшит казый 1905-1907 елларда ижтимагый-сәяси эчтәлекле брошюралар язып та тараткан. Алар арасыннан «Автономия» иссмлесс аеруча әһәмиятле «Мен бер хәдис шәриф шәрхе» исемле, торек теленнән тәржемә иткән китабында патша хөкүмәтенә һәм кадимчеләргә каршы чор фикерләр, көчле тәнкыйть үткәргән Бу - Г.Ибраһимовнын ин күп гауга чыгарган хезмәтләреннән берсе Анын әсәрләрен укуны һәм таратуны хөкүмәт тыйган, басылып чыкканнарын полиция конфискацияләгән, жыеп алган Бубый мәдрәсәсе мөгаллимнәрен хөкем иткәндә Габдерәшит Ибраһимовнын тыелган «Мен бер хәдис .» әсәре китапханәләрендә табылу - төп гаепләрнең берсе булган.
Бу мәшһүр шәхес гарәп һәм мөселман, шулай ук Европа илләре буйлап, һиндстан. Урта Азия. Себер. Кытай һәм Япония буенча сәяхәт иткән Японнарны мөселманлыкка дәгьвәт кылуда зур тырышлык күрсәтеп. Токиода мәчет төзергә рөхсәт алуга ирешкән Юлъязмалары Казанда XX гасыр башында чыккан «Бәянелхак* газетасында һәм Истанбулдагы төрек матбугатында басылып торган, аерым китап итеп тә нәшер ителгән Үз чорынын яшь каләм әһелләре анын ДИН юлындагы тырышлыкларыннан әче көлгәннәр
Россия мөселманнарының «Иттифакы мөслимин* исемендәге партиясен оештыручыларның берсе шул ук шәхес булган Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ул Берлинга барып, мөселман әсирләре өчен «Жиһадел- ислам» исемендә татарча газета чыгара.
Габдерәшит Ибраһимов туган иленнән сонгы мәртәбә 1921 елда бөтенләйгә китеп барган Анын 1922 елда Ташкентта вафат булуы турында хәбәр таралгач Галимҗан Ибраһимов «Татарстан хәбәрләре» газетасында Рәшит казыйга багышлап «Тарихи кыңгыравык өзелде* мәкаләсен бастырган Ләкин күренекле шәхеснең үлеме турындагы сүз ялгыш булып чыга Vл башта Торкиядә яшәп. 1934 елда Япониягә барган һәм 1944 елда Токио шәһәрендә дөнья куйган.
Габдерәшит Ибраһимовнын 1909 елда Казанда чыккан «Дәүре галәм- (Доньи тирәли) исемле китабын һәм 1912 елда Петербургта дөнья курын «Тәрҗемәи хәлем* әсәрен га.тимә Флора Әхмәтова-Урманче «Иман»
нәшриятында 2001 елда гамәлдәге татар язуында аерым китаплар итеп бастырып чыгарды.
Гажәеп кызыклы тормыш юлы кичергән бу зат турында Тәүфикъ Әйди. Мөхәммәт Мәһдиев. Миркасыйм Госманов, З.Алимов. Ф Галимуллин. төрек галиме Исмәгыйль Төрекутлы. француз галиме Ф Жоржон һ.б. мәкаләләре һәм китаплары бар. Дөрес, анын туган елын 1850 яки 1853 дип. ялгыш язучылар булды. Ләкин «Тәржемәи хәлем» китабында үзе күрсәтүенчә, ул 1857 елда туган. Г Ибраһимовнын публицистик хезмәтләрен XX йөз башы татар ижтимагый-сәяси хәрәкәте тарихы өчен чыганак буларак өйрәнеп. Фәрит Галимуллин гыйльми диссертация язып яклады.
XX гасыр башыннан алып сонгы көннәргәчә ана багышланган мәкаләләр һәм хезмәтләрнең авторлары тарафыннан Габдерәшит Ибраһимовны корама телдә чуар эчтәлекле әсәрләр язган, тотрыксыз шәхес буларак бәяләү күзәтелә. Әмма анын. үз чорына һәм мөмкинлекләренә күрә, гажәеп киң колачлы актив эшчәнлеген. шулай ук ялгыз башы кылган бихисап гамәлләрен мәгънә бизмәне белән үлчәгәндә, бу зат турында нинди дә булса жайсызрак сүз әйтү килешмәс кебек. Анын милли тарихыбыздагы үзенчәлекле урынын замандашлары билгеләгән инде. Галимжан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә. «Бөтен гомерен әле Себердә. әле Уфада. Казанда. Питерда. Каһирәдә. Әлжәзаирдә. Истанбулда. Калькуттада. Бәгьдадта йөреп. «Бетәбез, уйганыгыз!» дип кычкырып, үзен сатмаган бер ихлас дәрвиш булганга, анын Шәрыкне коткару юлында тырышуы онытылмаячактыр. Ул бер кыңгыравык! Туктамый шалтырата торган тарихи кыңгыравык иде. Рәшит бабай мәгълүм бер тарихи дәвернен. үткән баскычның бер көрәшчесе - кадимнән жәдиткә чыгуда алга өстерәүче буларак урын алачак». Әдәбият галиме Габдрахман Сәгъди дә Рәшит казыйны дин һәм милләт юлында фидакяр хезмәт иткән, «армас-талмас каһарман» дип хаклы бәяләгән.