Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЗӘҢГӘР ТАҢ КАНАТЫ


Күк җилләр канаты очында Зәңгәрсу таңнарны көтәбез. Түбәндә ак хыял бәйләнми: Офыклар куйнында, өстә без!
Омтылдык яралы йөрәктән Төннәрнең сафланган чагына.
. . Зәп-зәңгәр күзләрең ашамы Гасырдан багасың җаныма?
Нигә мине җылытмыйсың? Туңа учларым...
Моң җаныңа канат идем, ә син... очмадың!
Карлар әллә түгеләме? Күкләр тын алмый.
Пәрдәләрең әле дә йоклый икән. Керфегеңнән үбеп уятам...
Бер таң җылы караш.
Тоясыңмы?
Бу — йөрәгем, сине яраткан!
Икеләнеп оялчан таң туганда. Сыйпап уздым ап-ак битеңнән... ... Илаһи нур сирпер күзләреңә, Җаннан өзеп, җылы китерәм!
Мәңгелек учына тезләнеп, Сөюең туганын күзәтик...
Ике җан һәм тынлык кавышкан. Нигәдер сулкылдый үзәк бик...
Ул курка: бу төше өчен дә Ай нуры сарылыр моң сорап. Ике җан һәм өмет серләшә— Зәңгәр таң елады аптырап!..
Көзләр күптән сүрелсә дә, Йөрәк тына алмый.
Бәсләр сара керфекләргә— Кемнең сулышы?
Юк. җылытма!
...Качып янә Төнгә елыштым!
Юләр...
Юләр күңел!
Тылсым көтә...
Әрнет аны, эрет, калтырат!
Канат очын манын тулган айга, Учларыңда сөю калдырам...