УРАЛ-ТАУНЫҢ БЕР КЫЙТГАСЫ
Урал кыяларыннан төшеп. Сакмар суларын эчеп, аның бормалы уйсулыкларында уйланып, хыялга чумып, биниһая гүзәл күренешләрне җанына-күңеленә сеңдереп, җыр-моңнар һәм бихисап
сурәтләрне туплап безгә җиткерер өчен, алар белән ха^1кыбызның рухын баетып, янып-көеп яши бүгенге көндә рәссам Абрек Абызгилдин
Ул—республикабызда абруйлы, билгеле шәхесләрнең берсе Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге дәүләт бүләге һәм Бакый Урманче премиясе лауреаты. Татарстанның халык. Россиянең атказанган рәссамы Унбиш ел дәвамында Татарстанның Рәссамнар берлеге рәисе
Абызгшгдин—үзе генә дә бер дәвер, үзгә бер катлаулы шәхес. Ул илебез өчен куркыныч, шомлы 1937 елда—
Сталин режимының эзәрлекләү һәм атып үтерүләрнең иң дәһшәтле
чорында туган Аның тормышы илебез яшәешеннән аерьнгысыз сугыштан соңгы авыр еллар. Хрущев заманындагы •епшек.>ек- еллары, заманалар алышынуы һәм торгынлык еллары, үзгәртеп кору, матбугат һәм сүз иреге, тамырдан үзгәртү еллары Әлеге һәрбер чор үзгәрешләре кешенең холкына йогынты ясый, бигрәк тә иҗат кешеләренә Әлбәттә, бу үзгәрешләр Абрек Әмир улы характерына һәм иҗатына да үз йогынтысын ясамый калмый Шуңа күрә мин бу интервьюда аны рәссам яки җәмәгать эииеюесг буларак түгел, ә бәлки шәхес буларак күрсәтергә теләр идем
—Абрек әфәнде, күп еллык иҗат дәверендә сезнең, әлбәттә, күренекле хезмәтләрегез байтак: монументаль сәнгатьта—интерьер һач мозаик паннолар Чаллы, Казан, Әлмат һам башка зур шаһарларнен йорт һам интерьерларын бизи. Балчыктан эшләнгән айберлар да бик кызыклы, майлы буяу белан расем ясаган картиналарны иса айткан ла юк. Соңгысында Сез үз стилегезне тапкансыз. Ә шулай да нарсалар эшләнеп бетмаган, җаныгыз нарсага сызлана?
—Сүзне аз гына ерактан башларга кирәк дип уйлыйм Узган елнын ноябрь аенда Рәссамнар берлегенең оешуына 70 ел тулды Мина да шулай ук 70 яшь Бу җитди, уйланырлык саннар Казан сынлы сәнгать мәктәбе, моннан бер гасыр элек. 1895 елны оешкан, һәм мин. шәхсән үзем Казан рәсем сәнгате училищесын тәмамлаган шәкерт булуыма чиксез горурланам Әлеге училищены күренекле рәссам-оештыручылар К Мюфке Н Бельковнч.Г Медведев. Ю Тиссен ачып җибәргән Алар Бакый Урманче, Николай Феижн. Петр Сперанскинларга белем-тәрбия биргәннәр Үз чирагында алар да байтак рәссам-мөгаллнмнәрне тәрбияләгәннәр
Казан художество училищесын (КХУ) тәмамлаганнар Бөтенроссия һәм чит илләрдә булып узган күргәзмәләрдә дә билгеле, сәнгать сөючеләр лә сәнгать белгечләре дә
аларны таный Ләкин, тагы бер бик мөһим эшләнәсе эш бар әле. Татар милли рәсем сәнгате мәктәбен оештыру Моның өчен бездә бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар
Шәрык, милли стильдә рәссамнар Илдар Зарипов. Рифкать Вахитов. Канәфи Нәфыйков. Рабис Сәлахов, Әлфия Ильясовалар иҗат итә. Безнең борынгы шамаил сәнгатен дәвам итүче һәм үстерүче рәссамнар Нәҗип Нәккаш. Фирдәүс Гыирфанов. Владимир Попов эшләп киләләр.
Бик тә зәвыклы, искиткеч гүзәл әйберләр зәркәнчелектә Шамил Хәялиев. Рәфкать Мөхәммәтшин. Илгиз Фазылжанов кул астыннан чыга. Сәнгати тимерчелекне Игорь Башмаков шәкертләре дәвам итә Күн мозаика осталарының һөнәрен Софья Кузьминых һәм аның кызы Светлана Гарбузова үстерә Борынгы болгар һәм Казан ханлыгы чорындагы балчыктан чүлмәк, савыт-саба чыгаруны рәссам Зөфәр Низаметдин төп максаты итеп куйды Безнең көннәргә кадәр сакланган татар милли декоратив-гамәли сәнгатебез буш урында барлыкка килмәгән Ул нигездә болгар дәүләте. Казан ханлыгы чорында оешкан Әлбәттә, аңарга башка шәрык халыкларының йогынтысы кагылмый калмаган Болгар халкының халык кул сәнгате алымнары сизелерлек дәрәҗәдә. Ул заманда халыклар бик тыгыз аралашкан, сәүдә иткән Шул аралашу нәтиҗәсендә матур сынлы сәнгать һәм халык кул иҗаты сәнгате җәүһәрләре барлыкка килгән.
Өс киемнәре һәм баш киеме тегә торган берничә шәхси фирма турында да әйтеп үтәргә кирәк «Туран» һәм «Эбиваль»—Казанныкылар. «Карина» исемендәгесе Чаллыдан Алар искиткеч матур киемнәр тегәләр
Халык сынлы сәнгать һөнәрләре чит илләрдә дә сакланып кала Чөнки халыклар үзләре үк. һәм шулай ук рәссамнар да үзләренең милли-мәдәни тамырларының үзенчәлеген сакларга тырышалар.
Бездә сын ясау йомшак, сынчылар аз иде Соңгы елларда бу өлкәдә җанлану сизелә. Гаиләләре белән Нигьмәтуллина-Рогожиналар. Габдрәшитовлар, Кәдим Җәмит. Мәхмүт Гасыймов. Асия Миңнуллиналарның хезмәт җимешләре шәһәр һәм бистә урамнарын бизи Алтын җепләр белән чигү ысулын үз иткән, бик күп конкурс- күргәзмәләрдә бүләкләр алган Луиза Фәсхетдннова турында да әйтмичә булдыра алмыйм Шуңа күрә янә басым ясап әйтәм: татар милли рәсем сәнгате мәктәбен булдырырга кирәк.
—Абрек әфәнде. Сез, уйлавымча, гаять дәрәҗәдә кызыклы һәм (поучительный) тормыш тәҗрибәсе туплагансыз. Шуларның иң якты мизгелләрен сөйләп үтмәссез микән?
—Сугыштан соңгы еллар Ачлык, ялангачлык Әни тормышны тартып бара торган хатын иде Җиденче классны тәмамлауга, ул тау техникумына укырга керергә киңәш бирде Чөнки студентларны форма—өс киеме белән тәэмин итәләр иде Техникум һөнәр, урта мәктәпне тәмамлау турында таныклык һәм тормыш тәҗрибәсе бирә иде Ә соңгысы һәр иҗат кешесенә бик кирәк, мөһим нәрсәләрнең берсе Дүрт ел уку дәверендә Уралның барлык шахталарында эшләргә туры килде. Ул чакта укуны практика белән аралаштырып алып бара иделәр: алты аи теория, өч-дүрт ай забойда боксит (алюминии) рудасын кәйлә белән чокыйсың Җир асты катламында. 360 метр тирәнлектә алтышар сәгать эшли идек. Эт булып арыйсың. Аллаһы Тәгалә язмасын андый эшне Аяныч, авыр булса да. тормышның ямьле яклары да бар. Уралның табигате, тарихы искиткеч матур һәм бай. Әлбәттә, алар миңа бик нык тәэсир иттеләр Төньяк балкышының матурлыгы әйтеп бетергесез, әле дә күз алдымда Минем хезмәт кенәгәмдә беренче язу итеп «6 разрядлы забойщик» дип теркәлгән
Техникумны тәмамлаганнан соң Төньяк Уралга җибәрделәр. Атаклы Семёнов рудникларында эшләргә туры килде—ул минем туган шәһәрем Баймактан биш чакрым ераклыкта Биредә Урал таулары бетә, халык җырларында җырлана торган Сакмар елгасының башланып киткән урыны Шуның янәшәсендә риваятьләргә кергән, изге, уйчан Аркаим Биредә инкыйлабка кадәр атаклы татар эшмәкәрләре абыйлы-энеле Рәмиевләрнын алтын приискалары булган Мөхәммәтзакир—танылган шагыйрь Дәрдемәнд. аның энесе Мөхәммәтшакир Оренбургта газета-журнал нәшер иткән
Ниһаять, мина 18 яшь тулды, армиядә хезмәт итәргә вакыт җитте дигән сүз. Ул заманда бит армиядә хезмәт итмәгән егетләрне чутка да санамыйлар иде. Ләкин шахтада эшләүчеләрне армиягә алмыйлар, бронь биреп калдыралар иде Минем исә армиядә хезмәт итеп, дөнья күрәсе, авыр хезмәттән арынасы килә иде Уңайлы мөмкинлек
озак көттермәде
Якшәмбе көннәрендә мин дуслар белән танцыга йөри идем Шунда бер чибәр кыз белән таныштым, ул да мина гашыйк булды Шәфкать туташы булып эшләгәнлектән, анын ярдәме тиде Ярдәм итүен итте дә. соңыннан әйтеп салмасынмы «Менә нишләдем инде мин? Синен белән мәңгегә аерылабыз бит*.—дип елады Ул мине армиягә озатты Биш дус малайдан өчебезне алдылар Байкал аръягында хезмәт иттем Горный институтка керергә әзерләнә идем Андагы табигать мине сихерләде, шунда беренче тапкыр кулыма төсле карандаш, буяулар алып рәсем ясый башладым Армиянен сонгы елында Казанда хезмәт итәргә туры килде Биредә рәссамнар белән таныштым, алар рәсем училищесында укырга үгетләделәр
—Абрек әфәнде, Сезнең бик сәер, гаҗәеп фәлсәфи. Тукайның һәм татар халкының уй-фигыленә үтеп кереп аңлавыгызны тасвирлаган картинагыз бар. Ул «Тукай илә Шүрәле■> дип исемләнә.
—Мондый образда Тукай беренче тапкыр тасвирлана иде Бу картина Мәскәүда күргәзмәдә булды Аны караган кешеләр шаккатканнар Ул картина турында соңыннан күп яздылар, минем, әлбәттә, күнелем булды
Картина аллегория стилендә иҗат ителгән Минем әйтәсе килгән фикер Тукай— татар халкының вөҗданы ул һәм аны без бөтенебез дә шулай күзаллыйбыз Ул сатылмый, бернинди алтынга да алданмый, җәмгыять аны читкә каккан, ул үэе дөньядан ваз кичкән, ләкин ул дөреслек өчен җанын фида кылырга һәрчак әзер ул гадел ул— милләт сагында торучы Шул картинаның идеясен җигеп. Рифкать Вахитов һәм Әхсән Фәтхетдинов иҗат итә башладылар Шурале исә —татар халкының түгелмичә калган күз яшьләре Шамил Нигъмәтуллиннын әле Мәскәугә күргәзмәгә киткәнче УК «Мондый картинаны бездә бер рәссам да иҗат иткәне юк иде*—дип әйткәне бар
—Абрек Әмирович, Сез Бакый Урманчены яхшы белгәнсез. Аның турында истәлекләрегезне уртаклашсагыз икән...
—Бакый абый белән танышкач та. ул минем портретымны киндергә майлы бүяу белән төшерергә ниятләде, күрәсең, минем йөземдә, килеш-килбәтемдә нәрсәдер анын күңелен җәлеп иткән Бер ай чамасы мин аның остаханәсенә килеп йөрдем Ул ашыкмыйча, каударланмыйча, иҗат итүнең ләззәтен, мәгънәсен белеп эшли иде Әлеге очрашулар минем үземә, шәхсән, бик күп нәрсә бирде Үзенең вакыйгаларга баи тормышыннан төрле эпизодлар сөйләде ул бит патша заманында туган, инкыйлабка кадәрге Россиядәге тормышны бик яхшы белгән «Мөхәммәдия* мәдрәсәле шәкерте булган, берничә революция күргән Мәскәүдә. рәссам бхлырга ВХУI ҺМАСта укыган рәсем, скульптура осталыгына атаклы укытучылардан дәресләр алган, җыр сәнгатен өйрәнергә консерваториягә йөргән Бервакытны ул миңа ШУНДЫЙ фикер әйтте үз тормышында иң кирәкле университетны Соловки утравында узганы хакында Бер уйласаң, парадоксаль фикер иң куркыныч тоткынлык урыны ләкин анын белән янәшә ин зыялы, укымышлы галимнәр бергә булган Ул аларлан гыйлем эстәгән, чит телләр өйрәнгән Искиткеч бай рухлы зыялыларның күбесе шунда үлеп калган
Тоткынлыктан азат ителгәч, ил буйлап күченеп йөргән, чөнки туган якка кайту һәм зур шәһәрләрдә яшәү катгый рәвештә тыелган булган 50 иче еллар азагында гына туган якларга кайтырга рөхсәт бирелгән Урманче ифрат дәрәҗәлә зыялы гыйлем кеше иде. энциклопедик белем иясе Ул фарсы телендә шигырьләр укый, искиткеч матур җырлый иде. сәяси яктан әзерлекле иде Яңалыкларны чит телләрдә нәшер ителүче гәҗитләрдән укып белә иде
һәр атна саен билгеле бер көнне ул дусларын үзендә җыя иде Шундый мәҗлесләрдә мәдәният, татар теле һәм әдәбиятының киләчәге турында гәп куера иде Ье. анын һәр сүзен йотлыгып тынлый. һәрбер күз карашын отып калырга тырыша идек Ул һәрберебез өчен әтиебез кебек булды, ШУЛ УК вакытта өлкән итттәш^ДУС шикелле иде Бу очрашулар, шәхсән, минем үзем өчен бик КУП нәрсә бирде Дөньяга карашны гына ^гел ГбГки минем язмышымны да үзгәртүгә йогынтысы Угандыр дип чилыим Шул портретымны ясаганнан сон безгә еш очрашырга түры килде Мим ана охшарга анын кебек*булырга анын гадәтләрен үзләштерергә ниятләдем Мәдәният өлкәсендә хезмәт һәм иҗат итүче күпләр өчен ул бүген дә абруйлы, дәрәҗәле шәхес
Бервакыт сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан Бакый агага шагыйрьнең сынын эшләргә заказ бирелде И останы партиянең өлкә комитеты чиновниклары интектерделәр дә инде!
һәр сәгать ярым узуга шылтыратып эш барышы белән кызыксынып тордылар. Сын иң югары бәяне алды, бөтен комиссия әгъзаларына да ошады.
Бакый агага әллә ниткән диплом-исемнәр вәгъдә итә башладылар. Ә ул бу «юмартлык*ка:
—Мина нәрсәгә алар5 Әнә фәләнев (рәссамның фамилиясен әйтеп), аңа бирегез, аның матди хәле бик авыр, дип кенә әйтә иде—Мин бит акча, исем алыр өчен эшләмәдем, фәкать олугь шагыйребез хөрмәтенә, аның даһилыгын, аңа ихтирамымны күрсәтер өчен эшләдем
—Сез чит ил һәм Россия күләмендә бик күп рәссамнарның иҗатлары белән таныш, аларның иҗади башлангычын һәм иҗатларының чәчәк аткан көннәрен дә яхшы беләсез. Рәссам буларак аларның иҗатлары кайчан, нинди яшьтә җитлегәләр?
—Бу сорау бик кызык тоелды мина. Матбугатта да, радио-телевидениедә дә мондый сорауны ишетмәдем шикелле.
һәрбер рәссам индивидум. шәхес булырга тиеш, мин аны планета яки күктәге йолдыз белән чагыштырыр идем Әгәр дә безне биләгән тормыш-яшәешкә үз карашың булмаса, син рәссам да. язучы да. журналист та түгел инде, син—гади бер кеше
Рәссамның иҗаты чәчәк ату чоры 35-40 яшькә һәм 50 яшькә кадәр. Шуннан соң иҗат, күп очракта, шаяру—яхшы мәгънәсендәге хулиганлыкка әйләнәдә куя. Рәссам— үзгә бер иҗатчы, ул индивидуалист булырга тиеш. Мин башкорт рәссамы Әхмәт Лотфуллинны бик хөрмәт итәм. Ул Эстониянең сынлы сәнгать институтының 3 курсын гына тәмамлаган да. «мина шушысы да житә» дип, туган якларына кайткан да киткән һәм, уйлавымча, дөрес эшләгән. Тагын шунысы да бар: Мәскәү яки Санкт- Петербургта укыган булса, ул бөтенләй икенче рәссам булыр иде. Балтыйк буе аның азатлыкка омтылу рухы, иҗатка да. дөньяга карашны формалаштыруга да йогынты ясый Башкортстанның Әбҗәлил районына кайтып, 5-6 ел иҗат итү дәверендә, Әхмәт зур сәнгать өлкәсендә, үзенең күркәм, абруйлы урынын ала. Бөтен иҗатын ул туган авылына, аңа мәдхия җырлауга багышлый Яз башында авылына кайтып китә һәм кара көз көнендә Өфегә әйләнеп кайта Үзенең туган авылының көндәлек алып баручысына әйләнә ул—авылын иң югары фәлсәфи биеклеккә күтәргән рәссам
Шигърияттә дә андый мисаллар бар Рәсүл Гамзат «Минем Дагыстаным* дигән китабында үз бабасы турында болай дип яза. Цадаса Гамзат үз гомерендә авылыннан аерылмаган, ул аннан бер генә тапкыр чыгып киткән—Мәскәүгә, Сталин бүләген алыр өчен Ләкин, шагыйрь буларак, ул планетар фикер йөртүче шәхес булган Шундый сорау туа: нишләп? Чөнки ул үзенең тауларын, ватанын, авылын, кардәшләрен, әти-әни телен, туган телен, туганнарын бик нык яраткан. Бүген әлеге төшенчәләрнең барысы да диярлек көн кадагына әйләнде. Тик аларга без тамга сугып саклау сүзен кертергә мәҗбүрбез табигатьне саклау, кеше хокукларын, сәламәтлек саклау, телне, мәдәниятне саклау Тагын бер мөһим мәсьәлә: Гамзат җанының сафлыгын, пакълыгын саклап калган, кеше белән аралашу сафлыгын, фикер сафлыгын югалтмаган
Мина калса, рәссамга күп гыйлем кирәкми дә шикелле, чөнки ул фикерне чуалтырга, таркаулыкка китерергә һәм иҗат өчен зыянлы булырга мөмкин Рәссамның төп вазыйфасы—рәсем ясау
—Ә Бакый Урманченың күп өлкәдә гыйлемдар булуы?
—Менә шунда шул бөтен хикмәт тә. Бакый абый—уникаль шәхес, генийлар, даһилар рәтендә Әлбәттә, белем дә кирәк. Мәсәлән. Ренуар Вазари сәнгать осталыгына төшенер өчен итальян телен өйрәнгән. Ә Леонарда да Винчи, гомумән алганда, китап укымаган, чөнки ул үзенең даһилыгын аңлаган
—Сынлы сәнгатьтә, әдәбиятта һәм мәдәнияттә Сезнең күңелегезне җәлеп иткән авторларны беләсе иде.
—Испан һәм француз рәссамнарын яратам Ә менә Италия рәссамнарының сәнгатен аңлау дәрәҗәсенә үсеп җитмәдем Гомумән алганда, иҗат нәрсәдән килгәнен уйласак, ул табигатьнең һава торышына үтә дә буйсына Минем туган як Урал тауларынын көньяк ноктасы, аны Йөрындык таулары дип атыйлар, янәшәсендә—уйчан, изге Аркаим Биредәге климат тискәре—континенталь, кыш көне 40 градус салкын, жәй—40 градус эссе Бу Башкортстаннын Учалы районы Монда туган кешеләрдән ике төрле шәхес чыга—иң шәп. атаклы артистлар, мәсәлән. Лима Кустабаева. хезмәт каһарманнары, биючеләр, яки зимагур, кесә караклары, угры—төрмәдән башлары чыкмын торган башкисәрләр Минем алдымда да нәкъ менә шул ике юл бар иде башкисәр яки иҗат юлы Мин иҗатны сайладым
Әдәбиятка килгәндә япон язучысы Акутагаванын әсәрләре мина бик якын, рус әдәбиятында ин яраткан язучыларым Чехов һәм Достоевский Гарсиа Маркесны укыгач, композиция хакында үземнең карашны төптән үзгәртергә туры килде Кино сәнгатендә иң көчле тәэсир калдырган режиссерлар Андрей Тарковский һәм Сергей Парадҗанов
—Абрек абый, үзегезнең чыгышыгыз турында сөйләгез әле, әти-әнисгсз кемнәр булган? Сезнең фамилиягез дә кызык яңгырый
—Абзый сүзе бик күп төрки телләрдә очрый Ул югары дини руханилар билгесе Фамилия бик борынгы заманнан бабайның бабасыннан килә Әтинен бабасы Морза Абызгилдин тирә-якта билгеле мулла булган Әнинең бабасы да Зөлкафил шулай ук мулла булган Тумышы белән ул Оренбург якларыннан Ике гаилә дә Сталин режимымнан җәбер-золым татыган Әтием Әмирне. Морза малае һәм әниемне дә. Зөлкафил кызы Җәмиләне 34-35 елларда, халык дошманнары балалары буларак. ФЗУ мәктәпләренә җибәрәләр Әти механик, әни токарь-фрезеровщик һөнәрләрен үзләштерә Шуннан сон Өфедә театр техникумын тәмамлыйлар һәм Баймак күчмә театрында артист булып эшлиләр Әни бик сәләтле була Яшь чагында Фәридә Кудашева белән дуслаша Соңыннан ул җырчы «Татарстанның һәм Башкортстаннын халык артисткасы» була Мин туган елны әниемне «Салават Юлаев» фильмында мәшһүр артист Арслан Мөбарәков белән бергә катнашырга чакыралар Минем дөньяга килүем әнинең бу фильмда катнашмавына сәбәп булган
Әти белән әни гастрольләргә чыкканда мине Рәмиевләрнен чыбык очы туганнарына калдыра иделәр Әлеге гаилә хөрмәтенә рәхмәт йөзеннән үземнең кайбер картиналарымда Дәрдемәндне тасвирлыйм Әти. театрда эшләп. Ленинградның театр институты югары режиссерлар курсларында укыган Өченче курстан аны фин сугышыма алалар Ватан сугышы башлангач, ул сугышка китә, офицер була 1943 елны Орел тирәсендә бик каты сугышлар барганда 28 яшеңдә һәлак була Мин туган елны әтинен ике абыйсын да халык дошманы дип атып үтерәләр Сталин режимының кабахәтлеген безнең гаиләгә мулдан татырга туры килде
Дөресен әйткәне)*. Абрек Абызгилдин иҗитында беркайчан да виклинмаган ул һәрчак зур. мөһим темаларга тартылган Шуңа күрә инын картинашрында күренекле шәхесләр арасында кешелек җәмгыятендә зур. күркәм эшләр башкарган даһилар-Микеланджело. Каперник. Параджанов. Тукай. Сәйдәш. Урманче тасвирлана Әлеге темага рәссам бүген дә тугъры калган
—Абрек Әмирович. Казан рәссамнар училищесын тәмамлагач. Сез белемегезне Суриков исемендәге Маскәү рәссамнар институтында дәвам иткәнсез икән. Кемнәр укытты Сезне?
-Әйе. мин 1965 елда укырга Мәскәүгә киттем һәм алты ел урынына бнш елда ит мттны |.«ымладым Иртәрәк бетерүемне И <әбәбе-гаиләмме. балаларымны карарга акча кирәк иде Мин Мәскәудә укыганда Хрушевиын «епшек. мл^мын соңгы аккордлары янгырын иде Әле халык деиокрким сү»ирю» ышануыннан
ЯРЫМииГата“ы профессор Клаадия Алексеидровиа Тутыеолыан (Александр Де ................................................................................................................................... -м
остаяенасе) тлдфибл туйладым Г.н, ларесаарш. бу
укытучылар Александр Мыэии. Дмитрий Жилинскии искиткеч биеклекләрне яулап.»
иделәр Андый рәсем мәктәбе бүгенге көндә юк дәрәҗәсендә. Күңелемә, җаныма Михаил Алпатов сөйләгән лекцияләр үтеп керде Үз гомеремдә укытучыларымны олы ихтирам белән искә алам һәм аларга башымны иям
— Абрек әфәнде, дөньялар бик үзгәрде, яшәү дәрәҗәсе дә төрлеләнде. Бу үзгәрешләрне рәссамнар ничек кичерә, алар ничек көн күрә?
—Рәссам җәмгыять сулышын тоеп яшәргә тиеш, аңа киләчәк заманны сиземләү, үзенә күрә күрәзәчелек сыйфаты хас булырга тиеш. Шулай булмаса, ул читтән торып күзәтүчегә әйләнә. Хәзер кешегә мөмкинлекләрнең төрлесен сайлап алу заманы килеп җитте Базар мөнәсәбәтләре рәссамнарны да читләтеп узмый Кайберләрен ул үз кулына алды да инде, алар иҗатларын сату юлына бастылар. Андыйларны акча, байлыктан башка берни дә кызыксындырмый һәм алар ихлас иҗат турында уйлап та бирмиләр, осталыкларын югалталар Ләкин иҗатның, сәнгатьнең үз кануннары бар. алардан тайпылсаң, син көнлекче рәссамга әйләнәсең, иртәгә исә сине онытачаклар
Рәссамнар берлегендә бүгенге көндә 300 дән артык рәссам әгъза булып тора Шуларнын һәрберсенең гаиләсе, бала-чагасы бар Аларга матди яктан ярдәм итәргә, көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, проблемаларны чишәргә кирәк Берлекнең бурычы хәлдән килгәнчә ярдәм итү дип саныйм Безнең өлкәннәр иң авыр хәлдә. Яшьләр бит алар сыгылмалы, тиз җайлаша алалар Ә менә традицион, классик ысулда иҗат итүче рәссамнарга килгәндә, аларның тормышы авыррак Шуларнын картиналарын сатып алуны оештыру да Рәссамнар берлеге рәисенең уставта язылмаган бурычы.
—Безнең Татарстан сынлы сәнгатендә нинди яңалык, үзгәрешләр булуы ихтимал, яшь рәссамнарга нинди теләкләрегез бар?
— Күп еллар буена безне, рәссамнарны дип әйтүем, төньяк мәдәниятенә, Европа сынлы сәнгатенә йөз тотарга әйдәделәр, аңа гына табынырга чакырдылар Көнчыгыш мәдәниятеннән читләшә килдек, аны өйрәнмәдек, игътибар итмәдек. Имеш, алар артта калганнар Бактың исә. без күп нәрсәне белмәгәнбез. Чынлыкта борынгы һәм урта гасырда иҗат ителгән чәчмә әсәрләр, шигърият. Япония һәм Кытай халык гамәли сәнгате бөтендөнья җәүһәрләре исемлегенә кертелгән Безнең өчен ул гел ак тап булып кала бирде Ихтимал, моның сәбәбе бездән ерак урнашкан булуы да. чикләрнең ябыклыгы да булгандыр Ләкин, нәкъ көнчыгыш илләр мәдәнияте һәм сәнгатендә безнең татарларның да тамырларын абайларга була, шунда безнең төсләрне, форма- сурәтне дә табарга була. Шуңа күрә дә яшь рәссамнарның мин игътибарларын Көньяк, шәрык сынлы сәнгатенә юнәлтүләрен, өйрәнүләрен теләр идем Менә хәзерге көнне шул Көньяк илләре яңа технологияләр, сәнәгать өлкәсендә, гомумән, икътисадта бик нык алга киткәннәр, һәм әлеге күренеш очраклы түгел дип саныйм Уйлап карагыз әле. бу илләрдә милли мәдәният, милли сәнгать онытылмаган гына түгел, ә бәлки чәчәк ата
Мәсәлән, безнең эраның башындагы Кытай сынлы сәнгате искиткеч югары дәрәҗәдәге әсәрләре белән дан казанган Альбомда табигать күренешләре мөкәммәл-камил: биредә перспектива да. һава перспективасы да. төс һәм күләгә чагылышы да—барысы да бар Соңрак бөтен галәмдә бернинди яңалык уйлап табылмаган Ул чордагы табигать күренешләрен рәсемгә төшерүне төрле ил рәссамнары төрле вариантларда кабатлыйлар гына Кытай рәссамнары перспективаны тоеп кына, интуициягә нигезләнеп кенә кулланганнар һәм күргән тәэсирләрен рәсемдә бирә алганнар Шуның белән беррәттән. күңел кичерешләрен дә тасвирлый алганнар
Петр I дән соң бездә Азиядәге бөтен нәрсәне дә начар дип кабул итә башлыйлар Көнчыгыш—Русия өчен «азиатчинага» әйләнә дә куя, артта калган караңгы як исәбендә Бактың исә. Азия Европага караганда өстенрәк һәм соңгы вакытта ул моны исбатлап килә.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Иҗатыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек
телим.
Яшүсмер чагында Абрекны Суворов училищесына алырга •разнарядка» белән килгәннәр, ул чакта 6 нчы класста уку сәбәпле, алмыйча калдырганнар Икенче
елны Нахимов училищесыннан килгәннәр—буе тәбәнәк булганга күрә кичектергәннәр Менә язмыш диген. Абрек Абызги.хдин үзен бәхепие дип саный —Әгәр мин диңгез офицеры булсам, ихтимал, күптән инде берәр океан яки диңгез төбендә балыклар азыгы булыр идем Әгәренки коры җир армиясе яки очучы офицер булсам, күптән картаеп беткән, чак кына аяк.харын шуыштырып йөри торган отставник булыр идем.—дип шаярта —Әлегә мин өлгергән-хек чорына гына кердем .—дип е.гмая аксакал-оста.—һәм тирә-юньдәгеләргә акьи сатам әле
Мин бу сүзләрдән соң мондый фикергә килдем Абрек абый адмира.1 яки генерал булса да. кырыс, гадел һәм уен-көлкене кирәк вакытта куллана торган хәрби белгеч булыр иде Юмор исә, билгеле булганча, тормышның иң авыр вакытларында да ярдәмгә килә
Әгәренки А. Абызгилдин үз тормышы турында роман язган булса—үтә дә кызыклы, мавыктыргыч һәм маҗаралы әдәби әсәр туган булыр иде һәм әлеге китапта шатлык һәм кайгы, мәхәббәт һәм нәфрәт тә. әлбәттә, иҗатка багышланган хиссиятле чын рәссам, олпат шәхескә тиң язмсиар урын а.хыр иде Урал тауларының бөтен көч-кодрәтен. аның эирәыеген һәм кырыслыгын, иксез-чиксез башкорт далаларының азатлык тойгысын үзенә сеңдергән, башкорт кураеның җаны—йөрәк төпкелләреннән сыкранып-ургьиып чыккан, борынгы мәҗүсилек заманыннан килгән моңын, җырларын үзенә сеңдергән ул
Менделеев таблицасындагы барлык матдәләрнең энергиясен үзенә а.хган Абрек Абызгилдин—татар мохитенә. мәдәниятенә, сын-хы сәнгатенә ирек а.хып ки.хгән һәм яңа эз салган шәхес
Татар милли сынлы сәнгать каэиныинарын үзләштереп, аның кыйб-шсын аңлап, ул гомумкешелектән галәмгә омтыла—бүгенге көндә кеше-хек җәмгыятенә үтә дә кирәкле өлкәгә, чөнки анда яшәүне дәвам итәргә кирәмхеге көн кадагына әйләнде Әлеге фикерне кабапиап. Абрек абый 6о шй диде ••Барысы да рәссамның җаныннан, вөҗданыннан тора Юлны ул бары тик үзе генә сайлый а.хачак галәмгә китәргәме яисә хаҗ кьиыргамы■> Күрәсең, бу ике юл да бүген дөреслеккә туры киләдер
Абрек абыйның тагын берничә күркәм сыйфатына тукталып узыйк әле У х сынлы сәнгатьнең бөтен нечкәлекләрен, тарихын һәм бүгенгесен белә һәм аң.хый торган рәссам Мәскәү. Санкт-Петербург, Идел буе төбәмхәрендә яки чит и.х.хәрдә зур дәрәҗәле күргәзмәләрне ачу тантаналарындагы чыгышларында ул төгәл объектив фикерне ярып сала һәрбер рәссамның уңышына шапиано гади кеше күрмәгән үзенчәлеген табып, аны үстереп җибәрә, яки җитешсез яхиарын күрс әтеп йомшаклыкларны бетерү өстендә үзенең киңәииәрен бирә Әлеге очракта ул чын тәрбияче-мөгаллим вазыйфасын да үти
Күптән түгел * Казан* милли мәдәният үзәгендә әлеге оешчаның 15еиыгына багышланган күргәзмә булып узды Анда Абрек Абызгхидинның бер картинасы игътибарны аеруча үзенә җәлеп итте. Ул *Соңгы солдат• дип атала Картина өч өлешкә бүленгән шикелле Як-ягында 12 персонаж күренек-хе хиәхесләр— Аллалар, дин әһелләре, пәйгамбәрләр, язучылар һәм фшюсофлар. кешелекне яклаучылар Шулар арасында—Будда. Йос ыф пәйгамбәр. Кришна Иоанн Паье . /I. Алексий атакай. Ривхи хәзрәт Гайнетдин. Достоевхкий. Тереза анакай һәм башкалар Картинаның урта бер җирендә 13мче персонаж-машина да. танк та уза алмаслык очлы тимердән эииәнгән тоткарлау җай.шнмшы аша ялан тәтие, киемсез, ябыгып беткән, күзендә яшәү нуры калмаган. үлү дәрәҗәсендә алҗыган солдат килә Кием урынына, тәнендә ике иңбашыннан кендеге турысында кисешкән автомат лентасы Нәзек хәлсез бармак очларында Калашников автоматы чак кына эленеп тора
Рәссам 12 пәйгамбәр белән бергә әйтемең лә кешелек җәмгыятенә <орау белән я.1варч «дй. сез. кешеләр, ни эшлисез"> Сез бит ахыр чиккә килеп җиттегез! Акылга миегез1* Менә шулай рәссам, борчылып, бөтен дөньяга чаң кага