Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле редакция!
Мәктәпкә укырга кергәнче үк укырга өйрәнгән идем. Үсә төшкән саен әдәби
әсәрләр уку минем «ипиемә» әйләнде. Керосин булмаган елларда җәен ай
яктысында укый идем. Әдәбиятка мәхәббәт мине, урта мәктәпне тәмамлап 10 ел
торгач. Казан Педагогия институтына китерде. 40 еллык хезмәт чорымның соңгы 25
елы мәктәптә
үтте.
«Казан утлары»—иң көтеп алган, яратып укыган журналларымның берсе.
Чөнки язучы, шагыйрьләрнең «табадан гына төшкән» әсәрләре шунда дөнья күрә.
Читтән торып укыганда журналның «Публицистика». «Әдәби тәнкыйть». «Китап
күзәтү» бүлекләрен бик көтеп ала идек.
Хәзер журналны китапханәдән генә алып укырга туры килә. Бер сүзен дә
калдырмыйча укыйсы килсә дә. Президент М Шәймиев берәүнең сүзләрен искә
алганча: «. . хәзер вакыт бар. әмма күз күрми».
Мин укыткан чор татар теленең иң каһәрләнгән, түбәнсетелгән чоры иде. Ата-
аналар гына түгел, мәктәптәге хезмәттәшләрнең дә кайберләре татар теле укытуны
кирәксезгә саныйлар иде.
Хәзер газета-журналларда сүзләрнең дөрес язылышына бик игътибар итмиләр
бугай. Сәгатьләр саны аз. материал күп булган чорда укучыларга дөрес язылыш
кагыйдәләрен онытылмаслык итеп өйрәтү тиешле күләмдә булмагандыр да. Инде
нәрсә укысан да дөрес язылмаган сүзләр очрый да. ул китап яки журналны укунын
тәме югала, аны кырыйга куеп торасың.
«Казан утлары»нда бигрәк тә алынма сүзләргә кушымчалар ялгау бик дөрес
димәс идем.
Хәзер дөрес язу кагыйдәләре үзгәргәндер дә. Мин—үткән гасыр кешесе,
лаеклы ялга чыкканыма да ике дистә елга якын.
Әхмәт Рәшиткә 70 яшь тулу уңае белән бирелгән язманы бик кызыксынып
укыдым. Күренекле кешеләрнең тормыш юлында да гади укучының үз тормышы
белән чагыштырырлык вакыйгалар бар икән.
Авылдагы 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, ике кыз. бер малай 12 чакрым
ераклыктагы Яна Кенәр урта мәктәбенә укырга киттек. Аякта—чабата, өстә—
телогрейка, квартирда торам Әтиегез сугышта үлмәгән дип ел саен мәктәпкә 150
сум түләтәләр. Энем техникумда укыган өчен түли. Әтинең ашказаны авыртып,
сугыштан кайтардылар да. 43 яшендә вафат булды ул.
Безнен гаиләдә 3 бала булган. 1.5 яшьтә энебез үлгән. 3 балагыз юк дип
ялгызлар налогы да түләткәннәр. Эшли башлагач, мин дә күп еллар түләдем ул 6
процентлы налогны. Ә. Рәшит шикелле кая булса да язып карарга кирәк булгандыр,
бәлки...
Тәгьзимә ГАТАУЛЛИНА,
Арча районы. Шура авылы.