Логотип Казан Утлары
Публицистика

Равил Фәхретдиновка 70 яшь


Татарстанның Балтач районы талантларга бай төбәк.
Бу яктан фән, икътисад, әдәбият-сәнгать өлкәсендә зур
уңышларга ирешкән шәхесләр чыккан. Равил Габдрахман
улы Фәхретдинов—шуларнын берсе.
Ул 1937 елнын 14 мартында Татарстанның Балтач
районы Кариле авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әмма
бөтен балачак, үсмер һәм яшь егет еллары Балтач
авылында—район үзәгендә үтә. шунда урта мәктәпне
тәмамлый. 1958-1963 елларда Равил Казан дәүләг
педагогия
институтында укый. Студент елларында ул жәмәгать
эшләрендә актив катнаша, Тукай һәм Ленин стипендиат ы
була.
Педагогия институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген кызыл
дипломга тәмамлагач, Равил Фәхретдинов 1963 елда СССР Фәннәр академиясенең
Казан филиалы—Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтына
археология буенча аспирантурага укырга керә һәм аны уиышлы тәмамлап, шул
институтта төрле елларда (1966-1996) кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр булып
эшли; Мәскәү дәүләт университетында археология буенча кандидатлык һәм
докторлык диссертацияләре яклый.
Равил Фәхретдинов—Татарстан, Идел буе, гомумән. Урта Евразия җирлегенең,
бөтен татар халкынын урта гасырлар археологиясе һәм гарихы буенча танылган
белгеч, ул—ЗООләп басма хезмәт авторы, шул исәптән ЗОдан артык китап фәнни
монографияләр, фәнни-популяр китаплар, мәктәпләр, гимназия һәм лицейлар өчен
-Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку әсбаплары, күрсәтмә
әсбаплар (Атлас), фотоальбом һ. б. Равил Фәхретдинов Болгар дәүләте һәм Казан
ханлыгының, шулай ук Алтын Урда төньяк улусы археологик истәлекләренең тулы
җыелмасын һәм картасын төзеп, бастырып чыгарды һәм бу ифраг кыйммәтле, бай
академик басма фәндә беренче тапкыр эшләнде. Бу Жыедма (Свод) ике менгә якын
истәлекне үз эченә азса, анын яртысын диярлек автор үзе дистә ярым ел эчендә
Татарстанның, күрше өлкә-республикаларның җирләрен җәяү йөреп эзләде, тапты,
фәнни өйрәнде. «Свод»ка кергән истәлекләр аннан сон төзелеп «Татарстан АССРнын
археологик картасы» өчен төп нигез булды.
Равил Фәхретдинов халкыбыз тарихын җентекләп тикшереп фәнни басмаларда
дөньяга чыгаручы күренекле галим генә түгел, ул әле 1920-1930 елларда Газиз
Гобәйдуллиннар. Гали Рәхимнәр башлап җибәргән, әмма Сталин репрессияләреннән
сон тукталып торган, милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни- популяр китаплар
язуны, фәнни публицистиканы яиадан аякка бастырды, гамәлгә кертте.
Археология-тарих, жыр һәм гамәли сәнгать турында матур әдәби тел белән язылган
«Җырчы* (Илһам Шакиров турында. 1973 ел). «Ташлар моңы». «Мондадыр безнен
бабайлар» (1992). «Кичке азан» (1997) китаплары әнә шуны раслый.
Бүгенге көндә Равил Фәхретдинов Татарстан Фәннәр академиясенең Ш
Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре
докторы, фән һәм техника өлкәсендә Тагарстан Республикасының Дәүләт премиясе
лауреаты. ТРнын атказанган фән эшлеклесе. «Татар археологиясе» журналынын
баш мөхәррире, язучылар берлеге әгъзасы
Сонгы елларда ул Татарстан Фәннәр акалечиясеиен Ш Мәржани исемендәге
Тарих институты баш гыйльми хезмәткәре булып эшләде
Галим каләмдәшебезне олы юбилей бәйрәме белән котлыйбыз, саламәтлек һәм
ижлли уңышлар телибез.