Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИН ПАРТИЯГА ЫШАНАМ»

«МИН ПАРТИЯГА ЫШАНАМ»
1937 ел. Көз. Пләтән төрмәсе больницасы
Без ята торган тар. озынча камеранын гадәттәге көннәреннән берсе Анын бер башыннан икенче башына хәтле, мөмкин кадәр тыгызлап, ике яктан тимер караватлар тезелгән. Үтеп йөрер өчен икс арала тар гына юл калдырылган Әгәр карават араларындагы кеше аягы сыярлык кына урыннарны искә алмасан. камерада шуннан башка буш урын юк
һәр караватта бер авыру. Хәер, бөтен караватларда да түгел Ике-өч карават буш Аларнын салам тутырган, каралып, керләнеп беткән сыек матраслары, мендәрләре яңа килүчеләрне көтәләр Килүчеләр булыр, караватлар буш тормас Чөнки төрмәдә авырулар күп. Өзлексез кереп-чыгып торалар Терелеп тә җитмиләр, чыгып китәләр. Дөресе, алып чыгып китәләр. Алар урынына яналар килә Яна хәбәр, яна вакыйга, яна кайгы алып киләләр
Килүчеләр дә. «терелеп» чыгып китүчеләр дә шәхес культы нәтиҗәсендә кулга алынган кешеләр: паргия, совсг, профсоюз хезмәткәрләре, әле күптән түгел генә, әле моннан берничә айлар элек кенә җаваплы урыннарда эшләгән иптәшләр Барысы да диярлек партия членнары Партиябездә ленинчыл нормаларның бозылуы аркасында кемнәр тарафыннандыр партиядән чыгарылып, халык дошманы дигән гаять авыр исем тагылуга карамастан, һәркайсы үзен боек партиянең члены итеп саный, горур тота, бөгелми, төрле ял азарга, гайбәтләргә бирелми, вөҗданына, намусына хыянәт итми
Арабызда хәрби кешеләр лә бар Шулармын берсе мим Барыбыз да каты авырулар Шума карамастан, камерабызга врачлар сирәк керә Алар кергәндә калын тимер ишек ачыла, алар чыккач янадан бикләнә
һава тынчу, авыр Төрмә больницаларында гына була торган авыр ис анкый Менә шундый көннәрнең берсендә, кичкә каршы, энгер-чгенгер вакытта калын тимер ишек шалтырап ачылды һәм аннан осгенә кус-күк плаш. башына шундый ук төсле фетр эшләпә кигән, кулына таяк тоткан, ябык, саргайган йохзе бер кеше, хәлсез генә атлан килеп керде лә, башын бераз ия төшеп бөтен авырулар белән исәнләште
— Исәнмесез, иптәшләр!—диде Сәламен алдык.
Аны алып керүче ике кешемен берсе сул стена кырыендагы буш караватка күрсәтте:
Менә шунда ятарсыз.
Алып керүчеләр башка бер сүз лә әйтмичә чылан килеләр Ишек янадан шалтырап ябылды, янадан бикләнде Керүче кеше бер кадәр вакыт баскан хәлдә калды, урыныннан кузгалмыйча, зур карасу күзләре белән камераны, андагы кешеләрне сөзеп каран чыкты, аннары билгеләнгән караватка таба китте һәм өстен салмыйча, кулындагы таягын да куймыйча, ана авыр гына утырды Анын арыганлыгы, хәлсезлек- күренеп тора иде
Авыруларның кайберләре анын һәр хәрәкәтен, утырышын һәм утырганнан сон. күзләрен бер ноктага текәп, тынып калуын читтән күзәтеп торалар идс Бу хәрәкәт төрмәгә эләгүнең беренче минутларындагы күнел кичереше—таныш иле белә Шуңа күрә булса кирәк, иптәшләр ана бераз тын утырырга, уйланырга, бу тып үткән гадәттән тыш вакыйганы бөтен күләме белән төшенергә, акларга мөмкинлек бирделәр. Ләкин бу кеше монда кергәнчә үк инде үэ-үэен кулга алган, көтелмәгән
дәһшәтне аңлаган, төшенгән шикелле иде. Анда ниндидер салкын канлылык, рухи ныклык бар иде.
Бераздан, бер-ике минуттан соң, иптәшләрнең берсе аңардан сорады:
—Иптәш, сезне каян китерделәр! Кем буласыз?
Яңа кеше аңа борылып карады:
—Ялтадан,—диде. Ләкин фамилиясен әйтергә ашыкмады.
Миннән берничә карават аша, озын буйлы, ябык гәүдәле, бик аз сүзле, ярым сукыр бер кеше ята иде. Күзләрен ул күп вакыт ут яктысыннан сөлге белән каплап утыра иде. Бик аз сүзле. Әмма жор, шаян сүз әйтә белүче, үзенең хәленнән зарланмаучы, ыңгырашмаучы бу кешенең кем икәнен мин белми идем. Баштарак авыруым көчле иде. Аннары, ул кешеләр белән аралашмый иде. Хәер, анын да сәламәтлеге начар иде. Менә шул кеше, яңа керүченең тавышын ишетеп, урыныннан кинәт торды да:
—Кара әле, иптәш Галимҗан түгелме син?—дип сорады һәм анын җавабын ишетеп, кулындагы сөлгесен ташлады да аңа таба китте. Алар кочаклашып күрештеләр һәм шактый вакыт шул хәлдә калдылар.
Бу ике кешенен икесен дә мин күңелләрне тетрәткеч шушы минутта гына таныдым. Әле генә безнең камерага кергәне, торышы, күз карашы миңа ничектер таныш шикелле тоелганы Галимҗан Ибраһимов, ә икенчесе—язучы Садрый Жәлал иде.
Яңа керүченең кем икәнен белүчеләр кинәт тынып калдылар, күзләрен аңардан алмадылар. Өзлексез ыңгырашып ятучы бер каты авыру бар иде. Хәтта ул да бу минутларда ыңгырашуыннан туктады.
Бу кич, Г. Ибраһимов белән С. Жәлал, янәшә утырып, ярым кочаклашкан хәлдә пышылдашып кына озак сөйләштеләр. Бераздан Галимҗан ага, өстен салып, караватка сузылып ятты. Ул яткач та, С. Жәлал аның яныннан китмәде.
Галимҗан ага белән минем дә бик сөйләшәсем килә иде. Мин аны сокландыргыч әсәрләре белән үземнең укытучым, хәлфәм, миңа тормышта тугры юл күрсәтүче дип саный идем. Ана күңелемдәге борчулы уйларымны гына түгел, ә бөтен биографиямны, тормышымны, узган эшләремне инәсеннән җебенә кадәр, берсен дә калдырмыйча, иң яшерен серләремне дә яшермичә сөйләп бирәсем һәм аңардан күп нәрсәләр турында сорашасым, күңелемне әрнеткән мәсьәләләргә ачык җавап аласым килде.
Иртәгесен иртә белән врачлар обходына кадәр анын янына барып утырдым, күрештем һәм үземнен кем икәнемне кыска гына сөйләп бирдем.
—Мин 1920 елдан ВЛКСМ, 1926 елдан партия члены, кулга алынганда I нче укчы татар полкынын политругы идем,—дип төгәлләдем дә хәрбиләрчә әйттем — Галимҗан ага, менә бу минем сезгә кыскача рапортым,—дидем.
Сөйләвемне бик җитди төс белән тынлап утырган әдип, соңгы сүзләремне ишеткәч елмайды да һәм һич тә көтелмәгәндә аркамнан сыйпады.
—Димәк, Зариф туган, син монда да үзенне укчы полкынын политругы итеп саныйсын?—диде.
—Шулай саныйм, Галимҗан ага!
Җавабым ошады булса кирәк. Күзләре җылынып, яктырып китте, тормышымны, кайда укуымны, моңарчы хезмәт иткән урыннарымны, гаиләви хәлемне җентекләбрәк сораштырды.
Ахырда мине (юк, мине генә түгел ә меңнәрчә, меңнәрчә кешеләрне) борчыган, төн йокыларыбызны калдырган, йөрәгебезне гаҗәп дәрәҗәдә әрнеткән соравымны бирдем:
—Галимҗан ага, әйтегез әле, зинһар, бүгенге бу хәлләрне ничек аңларга?—дидем
Әдип карасу күзләре белән мине башымнан алып аягыма хәтле сөзеп карап чыкты да бераз уйланып торды. Тик шуннан соң гына ашыкмыйча, тавышын мөмкин кадәр әкренәйтеп, үзен тыныч тотарга тырышып, сөйләргә кереште:
—Зариф туган, сиңа мәгълүм, безнең коммунистлар партиясе—бөек Ленин тарафыннан оештырылган, анын тарафыннан тәрбияләнеп үстерелгән партия. Ул һәрвакыт, мәңгегә Ленин партиясе, анын тарафыннан урнаштырылган нормалар
белән яшәүче партия булып калачак Бүгенге халне. бу урынсыз репрессияләрне мин вакытлы бер тайпылу лип саныйм Озакламас, партия үзенен сүзен әйтер, ленинчыл нормалар сакланыр, моны бозуда гаепле кешеләр каты җавапка тартылырлар лип уйлыйм Исән калган иптәшләр моны күрерләр Мин партиябезнен ленинчыл сыйфатларын югалтуына ышанмыйм Ышана алмыйм Шулай ла хәзерге коточкыч хәл кин колач аллы Күрәсен. мине лә читтә калдырмадылар. Ялтадан барып аллылар,—лиле һәм бу сүзне әйткәндә ачы елмайды,—шуна карамастан шуна карамастан мин партиябезгә ышанам1 Ул үз сүзен әйтер' Анын ленинчыл сыйфаты югалмас'
Шул арала тимер ишек шалтырап ачыла башлалы Мин тиз генә үз урыныма киттем. Шулай итеп, безнен сүзебез өзелде
Шул көннән башлап. Галимжан аганың; «мин партияга ышанам'»—дигән сүзләре бер минутка да башымнан чыкмады һәм ул мина тел белән әйтеп, анлатып бирергә мөмкин булмаган зур. рухи көч бирле
}ариф ИДРИСОВ.
Язып алучы һәм әдәби эшкәртүче- - Афзал Шачоп 1965 ел