Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕКТЕР СӘЙДӘШ МОҢНАРЫ


Без татарның атаклы композиторы Салих Сәйдәшев турында яхшы беләбезме7 Шактый гына нәрсәләрне укып-ишетеп беләбез дә кебек, ләкин аның тормыш юлындагы катлаулы, сикәлтәле юлларны бик күпләребез белми Менә шушы «бушлык-ны тулыландыру өчен, ниһаять, дөньяга яна бер китап пайда булды Салих Шамов. -Мелодии судьбы народа». Казан дәүләт университеты нәшрияты. 2004 ел. Бу-авторнын шәхси заказы белән чыгарылган китап, тиражы зур түгел,
шуна күрә ул әдәбият-сәнгатьне яратучыларның һәм барыннан да бигрәк укытучыларның барсының да кулына эләкмәскә дә мөмкин
Менә шуны истә тотып, безнең журнал әлеге китаптан кайбер өзекләрне укучыларыбызга тәржемәи тәкъдим итәргә булды Язманы укырга керешкәнче, эз генә булса да сүз башы әйтәсе килә Композиторның исеме ничек горур һәм саф татарча янгырый Сәйдәш1 1990 елнын декабрендә туып. 1954 елнын декабрендә үлүе дә гажэп бер хәл Кыскасы, ул-карлы-буранлы декабрь егете.
•декабрист* Мин үзем йолдызнамәләргә бик ышанып бетмим, теләүчеләр булса, моны тикшереп-бәяләп карасыннар
Ниһаять, татар дөньясы өчен, бик күп көрәшләрлэн сон. соклангыч бер вакыйга: мәркәзебез Казан
уртасында Салих Сайдәшевкә һәйкәл куелды! Үзе әйткәнчә, ана бернинди лә исем-дәрәжәлэр кирәкми. Ләкин ул барыбер элек тә, хәзер дэ-халык мәхәббәте лауреаты
Мәгълүм булганча. Салих Сәйдәшев ике ут арасында яшәгән һәм ижат иткән Әлеге утның бер ягы аны халык мәхәббәте рәвешендә жылытып. яналам яна көйләргә рухландырып торса, икенче ягы исә кайбер түрәләр тырышлыгы нәтижәсендә салкынлык, битарафлык талантны күрмәмешкә салышу шаукымы белән лә уратылган иде Нишләтәсен бит. зур талантлардан берсенен дә тормышы һәм ижаты жинел юллан бармаган Салих Сәйдәшев бәхетле булганмы7
Заманында язучыбыз Әмирхан ага Еники -Азат хатын- журналы аша бу сорауга азмы күпме ачыклык керткән иде Яна китап авторы Салих ага Шамов та нәкъ менә шушы сорауга жавап эзли шикелле Тулаем дип әйтергә тел әйләнми, әмма да ләкин композитор үзенчә бәхетле булган. Гадел Кутуинын -Сәйдәш музыкадагы Тукаебыз ул!-лип әйтүе генә лә ни тора Бу канатлы сүзләр хәзер лэ телләрдән төшми Композиторнын якты сагышлырак йөзеннән саркып чыккан тылсымлы нурлы елмаюы да аның бәхетсез булмавы турында сөйли
Сәйдәшев моннары язылган кайбер ралиотасмаларны заманында Казансу елгасы буенда яндырсалар да. анын эле бик күп моннары исән калды һәм алар халык күңелендә мәңге яши Үлмәс моннар тудырганы өчен халкыбыз рәхмәтле
ЪттЧилтЛ Л<моуш и гмптм 7
4>
ана
Хәзер инде композиторнын замандашы, сүз бирәбез