Логотип Казан Утлары
Публицистика

Марс Ахуновмы?!.


Ул үзенең тормыш юлын афоризмнарга, табышмакларга,
шигъри юлларга таркаткан. Илле ел буе матбугатта чыккан кече
күләмле, зур мәгънәле иҗатын каршыңа өеп куйсаң—бөтен
биографиясе күз алдына килә.
—Күпме һаваны иреккә чыгардым!—дип мактанган ди машина
көпчәгенә кадалган бер кадак...
Сикәлтәле юлларыбызда кырык елдан артык йөк ташыган
Марс Ахунов өчен зарланырлык, җан сөймәслек, көенерлек
күренешләр көн кадагына әверелә барган Сигезәр сәгатьлек эш
көне белән санаганда кырык ел. ә шофер кешенең ерак рейслардан
икешәр-очәр тәүлек кайта агмый калган очракларын кушып
санасаң, Марс Ахуновның хезмәт юлы күбрәк, гомере озынрак
килеп чыга. Шуңа күрәдер, әле узган ел гына 70 яшьлек юбилеен
үткәргән абзагыз болаерак язган:
Белдерү «Сиксән яшьлек карт яшьлеген эзләп өеннән чыгып
китте һәм кире кайтмады!»
Ул үзенең холкы-табигате белән «күзгә күренмәс» кеше.
Юк-бар сәбәпләр белән мазасызлап йөрмәс, телефоннан
афоризмнар сөйләп теңкәңэ тимәс, гонорар сорап килмәс һәр
җөмләсен аерым-аерым конвертка салып почта аша гына
җибәрер.
Тымытык районының (хәзерге Азнакай) Югары Стәрле
авылында туып, гомере буе Казанда яшәгән һәм бөтен
редакцияләрнең дә үз авторына әверелгән Марс Ахуновның:
«Уңышларга илтә торган юл һәрвакыт ремонтка ябылган
булыр».—дигән фикерен һич хупламыйм.
Рәхим ит, дустым, «Казан утлары» журналына юл ачык!
Камил Кәримов
ОЗЫН СҮЗНЕҢ КЫСКАСЫ
Ана сөте белән кермәгән—«Татарстан сэтэ» белән генә кермәс.
—Телевизор дип үлә инде балам, беренче программаны да карый, икенчесен дә.
өченчесен дә
—Ә укуы ничек?
—Берлесен дә ала. икелесен дә. өчлесен дә.
Нинди генә яхшы ел да «икенче срокка* калмый.
Оптимист Яна елны каршы ала, пессимист искесен озату белән мәшгуль.
Улына шылтырата алмыйча почтадан кайтып килгән бабай, телефон чыбыгына
кунган чыпчыкларны күреп, әйткән ди:
—Әйтәм аны «линия буш түгел» дигәннәр иде
Йоклыйсы да килә. Ватан да жәл
Ипгәш майор, сез капитан Иванов түгелме?
Хат аша соешү—телефон аша чәй эчү ул
Бер күгәрчен гараж идәненнән
Бензин тамган суны төшеп эчте
Әллә түше анын бу су төсле.
Әллә бу су анын түше төсле'’!
Каргыш гомерен буе депутатлыкка кандидат булып йөргерс! Сандугачым
сайрый счет-счст дип Урам «мәкгәп» булган җирдә койма—«язу тактасы- Итәккә
ябышу—чалбарлы хатыннардан ваз кичү Акчанны җилгә ташла—әгәр дә җил
синен якка иссә'
Кайтавазны каршы дәшүдә гаепләделәр • • •
Сукыр тычканга ямы киләчәкнең йоты бер тиен • • •
Елгада, судан кала. Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да бар иле
Айдан-айга бәяләрне күтәреп тормаса. хөкүмәтнен бар икәнен каян белер идек?!
Көнкүреш травмасы: атасынын җилкәсеннән егылып төшкән.
Язганда бераз тотлыга иде ул.
• • #
Сай йөзгән кеше суны шәп болгата.
* * •
Боты—озын, акылы—кыска.
Дошманлашкан булып—дуслашты. Исәнләшкән булып—хушлашты
Бер депутат: «Мина калса»,—дип сөйли. Синең кулыңа калырга язмасын инде. •
* »
Сәгате төгәл—гел бер вакытта туктый.
Ирем мунчага киткән иде. кайтмый да кайтмый, төшләремә дә керә башлады
инде.
Кешене бизи торган урын—буявы кипмәгән эскәмия.
Халык шигырь укымый башлаганны ник Сүлтигә сылтыйсың9!
Күкнең дә иясе бар. сунын да иясе бар, өйнең дә иясе бар, хәтта мунчаның,
абзарның да иясе бар илнең генә иясе юк.
«Төш юрау* китабындагы төшләрне күреп бетерү өчен егерме ел тоташтан
йокларга кирәктер билләһи!
Әллә кайдагы
атауның Исемкәйләре
Канар—
Анда бик еш йөрмә, Камәр,
Әллә кай жирең канар!
Хәзер төнлә ишек ачып урамга чыгу ачык галәмгә чыгуга караганда да
хәтәррәк!