Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮКЛӘРДӘН ИҢГӘН МӘХӘББӘТ


ОЧЕРК-ХАТ
Ничәнче көн инде, ничәнче ай... мин очрашуларыбызны барлыйм, сөйләшкән сүзләребезне күнелдән кичерәм, һаман сине юатам, Зөлфә! Күз алдымда һаман сагыш-мон белән мөлдерәмә күзләрен—Шәриф атлы унсигез яшьлек үсмерне һушсыз иткән һәм аны ярты гасыр эзәрлекләгән күксел-яшькелт күзләр...
Бу күзләрдәге ул моң җаныңа гына сыеша алмаган сагыш булып сүзләреңә дә түгелде Һәм аның кайтавазы әле дә тынгы бирми, менә бүген дә яңадан-яна сораулар туа. ә күңел... Күңел синең эздән үткәннәргә йөгерә-йөгерә аларга җавап эхти. ярый әле син табылдың дип юана, исән-сау булуына сөенә.
Ә бит табылуына өметем бик аз иде Минем үтенеч гозерләвемә каршы Шәриф Хөсәеновнын жан дусты Суфия Мифтахова болай диде: «Ай-Һай, табылыр микән: миндә берәүнен дә адресы юк бит Институтны тәмамлавыбызга 50 ел тулу уңаеннан 2003 елны җыелышуыбызга да бик аз кеше килде: кемдер дөньядан китеп барган, кемнеңдер—сәламәтлеге юк, кемнеңдер акчасы дигәндәй. Юл чыгымнары гына да әнә нинди—врач пенсиясе күтәрә алырлыкмыни?!*
Өч-дүрт ай мин гел өметсеалектә яшәдем.
Жәйге челлә көннәренең берсендә, бөтенләй көтмәгәндә, телефоным аша мин Суфия ханымның кор тавышын ишеттем. «Сөенче! Гозереңне үтәдем,—диде ул Аннары, әйтәсе хәбәренең тәмен-дәрәжәсен белеп кенә:—Минем бакча күршем ашта Зөлфәләрнең гаилә дусты белән танышкан; каләмен кулындамы—телефонын
яз«,—дип өстәде.
—Зөлфә телефонымы? Тәгаен генә—Зөлфәнекеме?!..
Минем күгемдә җиде төсе белән салават күпере балкыды.
Мин шул ук җомгада синең белән элемтәгә кердем һәм., һәм сине үземә чакырдым Шимбә-якшәмбедә кызыңның оныгы белән утырачагыңны әйтеп, син дүшәмбе килергә буллын. («Син» диюемә үпкәли күрмә. Шәриф өчен кадерле булган кеше—миңа да кадерле. Ә кадерле кешемә мин «син» дип эндәшәм.)
Инде менә сине көтәм. Газета-журналлар караштырам, телевизорның әле бер. әле икенче канатын кабызам, ә күңел күңел—тәрәзәдә Күңел генәме сон, инде үзем дә тәрәзә янында...
Ишегалды манзарасын күз берьюлы колачлый балалар мәйданчыгында комлыкта кайнашучы сабыйларны да, ике кулына зур-зур ике сумка тоткан ханымны да. җитәкләшеп йөгерүче кыз белән егетне дә һәм Чү1 Йортнын ә-нә теге башында таякка таянган әби. аягын көчкә-көчкә өстерәп монда таба килүче Зөлфә түгелме. Ходаем?!
Күзәтүемне кынгырау чыны бүлә, һәм мин. таяклы әбидән аерылып, ишеккә ташланам
Анда, ишегем янында, үзенә бик тә килешле кызыл блуза белән кара чалбар кигән сөйкемле ханым таныш чалымнары белән кемнедер хәтерләтеп, мина исемем белән эндәште Шул мәлдә мин Шәрифнен «Мәхәббәт сагышы* повестенда тасвирланган күзләрне танып алдым: Мәдинә-Зөлфә күзләре! (Бу күзләргә бүген 77 яшьне—жә. кем бирсен!?) Косметика-мазар кагылмаган шоп-шома йөз. артка тарап җыелган озын чәч, сыгылмалы, уртача буй-сын. җыйнак гәүдә һәм һәм табигый гармония!
Менә нинди икән син —бөек драматург тууга сәбәпче Зөлфә—мәнгелек мәхәббәтнең тере легендасы!
...Бүлмәгә узунын тәүге мизгелендә үк син «Күкләрдән ингән язмышым инде ул.-диден дә күкләргә бактын. Ә аннары —Шәрифем үзе белән ин кадерле кешеләремне дә алды: Казанга кайткач биш ел эчендә биш кешемне югалттым: улымны, апам, абыемны, туганнан туган кардәшләремне Улымны бигрәкләр дә ярата идем»,—дип өстәлен. Һәм шундук, аклангандай, болан дип дәвам иттсн: «Ә бит мин Самарадан да Шәрифкә якынрак булырмын дип кайткан илем Квартирыбызны да Ул яшәгән йорт тирәсеннәнрәк эхләтгем Аны ирем белән таныштырырмын да. бергәләп театрларга йөрербез диеп уйлаган илем
И-и, өмет! Соңарган өмет!..
Юатырдай сүзләр тапмагангамы, мин синен атлы на «Шәрифен* архивында сакланган фогосурәтләрне оям
Менә кулына Шәрифнен яггь-яшь сурәтен аласын да сискәнеп китәсен Бу анын Мәҗнүн кебек сина гашыйк булган чагыдыр, мөгаен
КаЙберләренә күз генә сирпеп. кайсыларында озаграк гукталсан да. фотолар өеме кими бара, кими бара Менә тагын берсенә үреләсең лә кинәт корт чаккандай кулларынмы селки-селки, өемне читкә этәрәсең Ә өем өстенә бармакларын арасыннан бер сурәг оча Күрәм Шәриф әфәмленен соңгы елларында төшкән фотосы бу «Күрсәтмәгез.-дисен син. катгый рәвештә Минем Шәрифем түгел бу' Түгел! Түгел!!! Мин мондый Шәрифне белмим *
Ходаем, кемнәргәдер рәнҗисен, кемнәрнедер гаеплисен түгелме сон. дип уйларга да өлгермим, син йомшый төшеп: «Шулай тазардымыни сон ул?»—дип куясын
Күңелеңне ничек күрергә белми, мин янә «архив капчыгы*на тыгылам Кулыма Шәрифнен «Зөлфәгә* дип исемләнгән мәхәббәт шигырьләре эләгә Мин бу «хәзинә»не сина сузам.
Кулларында шигырь битләре дерелдәп-дерелдәп алгаласа да. киеренкелек кими төшә, йөзең җылына бара, яктыра бара. I пош идер бер таныш чалымнарга күмелә бара Шул мәлдә тел очымнан «Үзеңне шушындый яратучы барлыгын белә торып ничек башка кешегә кияүгә чыга алдын син?!* дигән сүзләр ычкына
Син каушый тешәсен «Ул яратучы хыянәтче булсадамы’ -дисен дә. үзен алс генә укыган шигырь дәфтәренә текәләсең. — Әни мина гел «кире беткән*, «тискәре* дия иде Әнә шул кирелегем хыянәтне кичерә алмады •
Хыянәтне?!
Минем бигүк ышанып җитмәвем ачуынны чыгара Һәм син аңлатып бирүне кирәк табасын «Анын беренче әсәре- «Профессор кияве*н без бергәләп язлык, соңгы курсларда укыганда. Үзәк китапханәдә Шәриф яза тора, ә мин укый барам, фикерләремне әй тәм... Ә спектакльгә репетицияләр башланган көннәрдә -дисен дә. әй гергәме-юкмы дигәндәй, гукталып аласын—Әйе. әнә шул көннәрдә анын мина карага суынуын тойдым. Ә бераздан—хыянәте Моны үз күзләрем белән күрдем!—дисең син. сүзләренә боз салкынлыгы салын Премьера көннәрендә ул
РЭПСӘ ЮСУПОВ,
үзе мине анын белән таныштырды. Ул... ул мине ана (героиняны уйнаучы артистка Рауза Уральскаяга—Р Ю.) «менә—«Профессор кияве» героинясының прототибы шушы инде» диеп, илтифатсыз гына, алай гына да түгел, ә ниндидер бер пренебрежение белән тәкъдим итте».—дисен нәфрәт катыш, исемнәр урынына да «ул», «анын». «аңа» алмашлыкларын гына кулланып Аннары, йөрәгеңне тырнаган шул күренешне куарга теләгәндәй, башыңны күтәрә төшеп: «Бу чакта ул—бөтенләй ят кеше—минем Шәрифем түгел иде иңде»,—дип. олы бер сызлану белән нәтижә ясыйсын.
...И-и, Зөлфә. Зөлфә! Шәрифеннең хыянәтен, дөресрәге, анын Камал театры артисткасы Рауза Уральская белән мавыгуын түгел, сөйгән егетеңнең бу актриса алдында үзеңә кимсетүле карашын, ягъни «пренебрежительный» мөнәсәбәтне кичерә азмагансың син. Һәм җанын әле һаман (яргы гасыр үтеп тә!) җәрәхәтле синен Хәер, дюндый түбәнсетүне берәү дә гафу итә алмый. Ә «хыянәтне», мавыгуны, ялгышып алуларны хатын-кыз кичерә ул. Кичермәсә. кичермәсә, өйләнешүчеләр сирәгәер, гаиләләрнең дә 90-95 проценты җимерелер, ялгызлар белән жир йөзе тулар иде. Йә, кайсы ир-егет матур хатын-кызга битараф сон?!
Ә шулай да егетең чын-чынлап гөнаһлы булгандыр, мөгаен. Синең бер ел эчендә башка кешегә кияүгә чыгуыңны анламаучыларга Суфия Мифтахова сине яклап, «Шәриф үзе гаепле бит!»— дияр идемени югыйсә?!
Сизгер җанын уйларымны бүлә. «Мин кияүгә
ана—бер тапкыр хыянәт иткән кешегә —бер ел гына түгел, биш ел. ун ел үтсә дә, барыбер чыкмый идем, чөнки ул тагын һәм тагын хыянәт итәр иде,—дисен горур бер үжәтлек белән —Кемгә дә булса бүтән берәүгә чыккан булыр идем Хатын- кызның ана булу, әтиле бала үстерү миссиясе дә бар бит әле!»—дип янә бер кабатлыйсын да. җиңел сулап куясын. Әйтергә теләгән сүзләреңне әйтеп бетердең, янәсе.
...Китап шкафымда (архив папкаларының берсендә) Рауза Уральскаянын Шә- рифкә язган хаты да саклана. Бәлки Раузаның Шәрифкә «...син мине эткәләп-төрт- кәләсән дә...» дигән сүзләре күңелеңне йомшартыр, һәм сөйгән егетеңнең гомере буе сине, бары сине генә яратуы- на шигең бетәр?..
Шушы өмет белән мин сина әлеге хатны укытам, һәм ялгышмыйм йөзендә ка- нәгатьләнү билгесе—сизелер- сизелмәс кенә елмаю чагыла
Золфэ (уңда) дус кызы Флера белән (Флера—«Мәхәббәт «Беләсеңме,— дисен мина.
сагышыинда Фәһимәнең прототибы) «сез» дип сөйләшүдән «син»гә
күчеп.—мин бит Шәрифнең аны яратмавын бик соңлап, гомер үткәч кенә анладым Бергәләп тәмамлавыбыз турында әле генә әйтеп үткән «Профессор кияве»н Шәриф медицина институтының икенче-өченче курсларында укыганда ук яза башлаган иде. Пьесаны ул мина булган мәхәббәтенә багышлады, төп героиняга да минем образны салды Без соңгы курста
укыганда пьеса спектакльгә әйләнеп, сәхнәгә менде һәм һәм Шәрифнен мина булган мәхәббәте дә минем образ салынган рольгә, шул рольне башкаручы артисткага күчте.. Һәрхәлдә мин хәзер шулай дип уйлыйм...»
«Хаклысындыр. мөгаен», дим. юаныч табуына сөенеп, ә үзем Шәрифнен Мәдинә образы аша сине тасвирлаган. Хәбир образы аша үз халәтен бәян иткән «Мәхәббәт сагышы» повестенын егерме оченче бүлегеннән бер урынын күнел күзе аша үткәрәм «Хәбир Мәдинә өчен, бары Мәдинәгә лаек булу өчен генә музыка (пьеса!—Р Ю ) язарга ашкына иде Шушы теләк белән рухланып, ул күпме кәгазь буяды, күпме язып карады' Балет (тормышта-*Профессор кияве»н—Р Ю.) яза башлагач, бу теләк тагын да артты Үзенең нәрсәгәдер сәләтле булуын тизрәк күрсәтәсе. Мәдинәне сөендерәсе, куандырасы килде Күз атдында гел Мәдинә торды Иртәгә һәм соңрак килүе ихтимал унышларнын һәммәсен Мәдинә исеме белән баглады. Тора-бара балетның төп каһарманы Сылу ана Мәдинә булып тоела башлады Тора-бара Хәбирнең хыялында Сылу белән Мәдинә икесе бер җисем, бер тереклек булып кушылды. Еш кына ул Мәдинәгә: «Сылу!» дип эндәшә, ә музыка язып утырганда: «Бу Мәдинә белән безнең дуэт». »Бу Мәдинәнең адажиосы» дип хыялланып китә иде » Чыннан да. күнел күзе аша үткән менә бу юллар. Хәбир-Шәрифнен ул чактагы менә шундый халәте—синең хаклы булуыңны раслый. Зөлфә
...Ул чактагы хәлләрне күзаллауны дәвам итеп, мин болайрак фаразлыйм яшь һәм талантлы артистка Рауза Уральскаяның синең образ салынган рольне тирәнтен анлап уйнавы —
«Профессор кияве» спектакленең уңышын тәэмин итә: театрга—дан. ә япь- яшь драматургка танылу китерә Марсель Селимжанов әйткәнчә, чибәрдән-чибәр туташлар көтүләре белән Шәрифне сагалый, анын артыннан йөри башлый Моңарчы беркемгә лә билгеле булмаган самими-саф егетнең башын әйләндерү өчен азмыни бу!? Рауза үзе дә үлеп гашыйк була ате житмәса Шушындый җирлектә Шәрифнен бөтен игътибарын инде син түгел, ә сәхнәдәге синең образ, шул образны искиткеч оста башкаручы артистка җәлеп итүе гаҗәпмени?!
Тик... бу күренешне, бу хәлләрне Язмыш үзе координацияли, үзенчә хәл кыла: бүгән егеткә кияүгә чыгып, син Ерак Көнчыгышка китеп барасын үпкәсенә салкын тидереп Рауза дөнья куя. ә Шәриф Аны ла Вакыт галиҗәнаплары күкләрнең җиденче катыннан жиргә төшерә.
рау;и „сан булса Шәриф ана өйләнер идеме пнән сорау туа. шу таймы $о |фә Мин бу сорауны Суфия ханымга да бирдем Ул исә «Шәрифнен шәхси бәхете Зөлфә белән генә тулы була ала иде».—диде. Әйе, ялганны, нксиоислекне яратмаган, яратмыйча өйләнүне, яратмаган кешегә өйләнүне җинаять санаган Шәриф юк. өйләнмәс, өйләнә алмас иле. минемчә Ярату һәм өйләнү Шәриф өчен икесе бер нәрсә, бербөтсн. аерым-аерым була алмаучы илаһи хакыйкать
Ә Раузага хөрмәт-ихтирамы булгандыр, билгеле «Шул Рау ы аркасын ы Шәриф белән Зөлфә арасындагы мәхәббәт челпәрәмә миле бит инде», дисәләр лә Шәрифкә артистка-синсн образны сәхнәдә җанландыручы буларак га. әсәрне һәм анын
«Профессор кияве» 1-пекниииеннм1 бер ку1кн, ш Ажши Раум Ъраихкан. Роспии Н.жи ? Закирне Якынча IV}5 ел
РӘЙСӘ ЮСУПОВЛ
авторын (ягъни Шәрифнен үзен) халыкка танытучы буларак та, ә иң мөһиме, театр сәнгатен тирәнтен аңлаучы һәм ана хезмәт итүче актриса буларак та—якын һәм кадерле булгандыр дип уйлыйм мин. «Профессор кияве» пьесасын нәшриятка тапшырганда: «Талантлы яшь артистка Рауза Уральскаянын якты хатирәсенә» дип багышлама язар идемени югыйсә.
Тулышкан күнелең бушанды, ахрысы, «төнлә йоклый алмаган идем; үземне әллә ничек хис итәм» дип сөйләнә-сөйләнә, син китәргә җыендың һәм... һәм сумкаңнан таушалган конвертлары саргаеп беткән бер төргәк хат, чит-читләре чуклана башлаган, альбом рәвешендәге бер дәфтәр алып миңа суздын.
Шушы мәлдә киеренкелек йомшаган йөзендә мин янә таныш чалымнар шәйләдем.
.. .Син калдырган хатлар, «Сөю сонетлары» дәфтәре аша менә тагын мин Шәриф белән очраштым. Ул синең ике хатынны саклаган кебек, син дә бәһасез бу хәзинәне саклагансың, Зөлфә. Иреннен дингез офицеры икәнен дә искә алсак, аларны саклау жинел генә булмагандыр, мөгаен. Ярты гасыр дәвамында синең белән бергә, китаплар эчендә, төрле-төрле төргәкләрдә, тартма-каплар почмагында «яшеренеп», шәһәрдән-шәһәргә, фатирдан-фатирга «күченеп йөргән» бу хатларнын журналист кулына эләгүе һәм. . инде менә бүген минем аларны укып утыруым—үзе бер могҗиза түгелмени. Ярабби10 Рәссам кулы язган диярсең—дисбедәй вак-вак хәрефләр, алардан тезелгән сүзләр, һәм шул сүзләрдән саркыган гыйшык аһәне, сөю-сәгадәт моны, мәхәббәт сагышы!..
Биш хат арасыннан берсе—13 июльдә (1951) Шәриф сиңа Буадан... син практика үткән Минзәләгә юллаган сигез битлесе—күңелне хушландыра (Исеңдәме, «Мәхәббәт сагышы» повестенда да беренче июльдә Мәдинәнен практикага Минзәләгә китүе искәртелә.)
Ә менә бу—илле алтынчы елда русча язылган ун битлесе белән, әйтерсең лә, «Мәхәббәт сагышы»нын дәвамы, ягъни икенче китабы башлана. Аерма шунда Шәриф хатта Хәбир урынына латин хәрефләре белән 5әпГдип, үз исемен куеп яза, сиңа да Мәдинә дип түгел, Зөлфә дип эндәшә. (Повестьның соңгы битләрендәге Хәбир-Шәрифеңнең халәтен хәтерлисендер бит, Зөлфә0 Оныткан булсаң, исеңә төшерәм: йөзенче (юбилей) спектаклендә үзенең беренче мәхәббәте Мәдинәне кабат очраткан, һәм очрашу-аерылышулардан тетрәнүче; бөтен мал-мөлкәтен, зиннәтен, дан-шөһрәтен, хәтта талантын да шып-шыр өйнен ялангач сәкесендә утыручы Мәдинәгә алыштыруны бәхет санаучы, әмма шуны эшли алырдай тылсымлы көчнең дөньяда булмавыннан гаҗиз калып иңрәүче Хәбир сурәтләнә анда Ә менә хатта шушыннан соң булган хәлләр бәян ителә.)
Хатны повесть белән тинләгәнмен-тәнгәлләгәнмен икән, анын кайбер урыннарын синең дә исенә төшерәм:
«Исәнме, минем мәхәббәтем!
Менә мин «минем» дип яздым да. нинди минеке инде ул (!) дип уйга калдым. Әмма минем сиңа шулай гына эндәшәсем кичә, һәм бу суз каләмемнән үзеннән-үзе төште дә Уйчарымда гына булса да сине үземнеке итеп тою—миңа чиксез куаныч бирә.
Аңлыйсыңдыр, кайчагында мин үземне җир йөзендәге иң бәхетче кеше итеп тоям яратам һәм яратылам чөнки. Яратылу—ул зур бәхет, шулай бит, минем кадерлем. Гәрчә син башканыкы булсаң да. йөрәгең белән син—минеке Ә бу.минем иң зур бәхетем, зур шатлыгым, олы юанычым, һәм яшәү өчен көч чыганагым да
Үзем язам, үзем сиңа хатны кая җибәрергә белмим. Язмыйча да булдыра алмыйм Менә тагын бер көн үтте, якшәмбе көне Ул бик озын булды Нәрсәдер көткәндә шулай була ул Әмма мин ни көтәм соң? Берни дә көтәсе юк бит инде Бөтенесе дә бетте, югалды, көзге томанлы кояш шикелле юкка чыкты. Башта хат көттем мин синнән, китәр алдыннан бер-ике юл сызгалавыңа өмет тоттым Бүген инде син киткәнгә дә дүртенче көн. Димәк, юк, димәк-булмаячак хат
Нинди мескен хәлдә идем мин вокзалда сигезендә, син киткәндә Башта мин бармаска булдым Эштән кайттым да, арыган булуымны сылтау итеп, йокларга яттым Йокларга, бөтенесен дә онытырга иде исәбем, ләкин булдыра гына алмадым: аякларым үзеннән-узе вокзалга атлады. Туганнарыгыз танымаслык итеп киенү уеннан
кире кайтып, кара күзлек белән генә чикләнүе.», бәхетсегзегемә каршы. ярдәм итиэое Сез мине күрдегез бит. шулаймы?
Ә мин сезнең килүегезне дә. поездга үтүегезне дә күреп тордым Аннары к]здән югалттым да алдагы вагоннар тирәсеннән эзли башлады.» Әмма ионда да мине фортуна аямады нәкъ сезнең вагон каршысында туктаганмын икән. Шунда мин синең абыеңны күреп алдым һәм читкәрәк киттем Югыйсә сез вагоннан чыгу безән минем янәшәмә туры килә идегез
Перронда сез хәтсез юандыгыз—мин боларның бөтенесен күреп торды» Сез дә мине күрәсездер кебек тоелды, һәм бу хәл минем кәефемне кырды
Син бик боек идең Нилектән бу? Әллә чынзап та »
Шәриф. . Әгәр ул вокзалга бармаса. сине читтән генә булса да тагын бер күреп калмаса. мөлдерәмә тулган күз карасы шушы хатка түгелмәсә—белмим, ничекләр түзәр иде икән анын йөрәге''’
Хаттан күренгәнчә, сина багланган өметнең дә. дөресрәге, мәхәббәт ялкынының да һаман сүнмәве-сүрелмәве—хәйраннар калырлык Сина’ Ирен «кочагында» балан белән китеп баруыңны үз күзләре белән карап калып та! Егетләрнен ин-ин асылы гына булдыра алырдай, гасырлардан да бармак белән генә санарлык сирәк күренеш бу. Хәер, хатнын дәвамыннан күренгәнчә, моны ул үзе дә белә, кайчак үз-үзен битәрли, язмышка һәм сина да әз-мәз генә үпкәләү бар «Син һәрвакыт кыюлыгың, тәвәккәл булуың белән аерылып тора идең, ә бу юлы—юк. Йә әйт. зинһар, ник без бу хәлиткеч һәм иң мөһим адымны ясамадык соң? Ышан, хәзер инде без бәхетле булган булыр идек Ә болай—беләм ич—син дә бәхетле түгелсең Адресыңны фотокарточкаңны сорарга да башыма килмәгән Төгәл хат язып торуыңны, һәм бөтенесен уйлап бетереп, тәвәккәл адым ясавыңны таләп итмәвем дә мине газаплый, һәм ахмаклыгымны күрсәтә
Нишләп кыюсыз соң мин! Теге чакта сине өеңә җибәр мәеэм—каршы килмәс идең бит. әйеме? Ярату—ул корбан сорый Мин ярата» һәм яратуы» хакына бөтен борлыгымны корбан итәргә әзер. Без. синең бәхетле икәнеңне күрмичә. «сине күрәсе» килми, мин башканы яратам» диюеңне ишетмичә—мин өйләнмәячәкмен БУ минем ныклы ниятем Шикләнмә, мин үз сүземдә торачакмын'
Шулай да мин бәхетле язмышыма ышана» Әллә миңа гез кайгы - хәсрәтләр генә язганмы? Минем дә икенче—язмыш бүләк иткән бәхетле чорым булырга тиештер ләбаса! һәм мин көтә» Көтә.» Котәм Көтә.» Онытма шуны'
Сөйгәнеңнең (үзең шулай дидең бит') зарыгып көтүе турындагы уй сине дә үз бәхетең турында уйланырга мәҗбүр итәр һәм. бәхетең хәрабәзәре өстенә кемнеңдер нигез коруына түзеп торудан арынып «Җитте'»—диеп, чик куярсың дип өметләнә». Заирә' Сине яратуымны синнән беркайчан да баш тартмаячагымны—онытма гына ’
Кадерлем. син ничек уйлыйсың, миндә язу сәләте, ягъни иҗатка сәләт бармы икән ? Бик күпләр «сиңа язарга, ешрак, күбрәк һә м активрак язарга кирәк» дип тукысалар да. мин үзем моңа ышанудан ерак торам Язсам да—синең өчен генә, синең безән. синең мәхәббәтең белән рухланып кына я за алам бит мин Менә үземнең соңгы эшем— бичара « Чулпан «ымны да сиңа багышладым. Аһ. минем аны сиңа шундый укыйсы» килә'—ләкин бу мөмкин түгел Җибәрү мөмкинлеге дә юк Хат түгел бит. аны китап эченә яшереп булмый Аның сиңа кү ңелсезлек тудыруы бар Хәер моның әзе яхшыга булуы да—безнең языбыз җитүен тигләтүе дә мөмкин Шулай да син кая җибәрә алуымны әйтеп яз. Адресыңны җибәр.
Зөлфә, кадерле»! Әгәр дә син мине» бәхетсез-бичара халкыма нәрсәдер бирә аяу сәләтемә өметләнәсең икән мине яратуыңнан туктама Синең белән, синең мәхәббәтең белән генә яшим бит мин Мәхәббәтебез хакына гына мин нәрсәдер эшләргә сәләтле Мин әле үземдә көч тоям Мине» әле әйтер сүзем бар Әгәр син мине ташласаң, мин аларны әйтә алмаячакмын Мине чынлап яратасың икән, мине.» белән кызыксынасың икән, мине» әзме-күпме уңышым да сине шатландыра икән— мин әле нәрсәләрдер эшли алуыма өметзәнәм. Әгәр моңа ышансаң, үзебезнең халык өчен минем нидер эшли алуы» хакына
«.. Ташлама...»
Мин инде бу хатнын дәвамын укый алмыйм, юк! Чыклы керфекләрем аша бер-
ни дә күрмәүче күзләрем дә шул сүзләргә береккән Доньянын барлык гашыйк- лары ишетерлек итеп шул сүз белән кычкырасым килә: ташлама! Ташлама, ташлама, ташлама!!!
син... син—Зөлфә!— бу хатны укыганда ни- нәрсә кичердең?! Шәри- феңнең бу сүзләреннән качып ирең куенына ныг- рак сеңдеңме? «Мин бит Шәрифнең аны (Рауза Уральскаяны —Р Ю ) яратмавын (димәк, сине генә яратуын!—Р Ю.) бик соңлап, гомер үткәч кенә
аңладым» диюең дә—аклану өчен генә әйтелгән буш сүзләрме?! «Ташлама?!» дип, күз яшьләре аша ялваручы 26 яшьтәге егетнең сиңа аңлату, сине ышандыру өчен өшәнмичә 70кә җитүе һәм . һәм үлеп күрсәтүе... әйе, әйе, үлеп тә күрсәтүе кирәк булдымы?!..
Гафу ит, Зөлфә, жанга сыеша алмаган бу сүзләр кәгазьгә үзләрсннән-үзләре төште
Өч-дүрт көнем әлеге хат тәэсирендә үтте. Әйе. әйе, сине «тиргәп» узды. Инде менә... тынычлана төшкәч. Шәрифеңнең шул ук көннәрдә язган, әллә нинди дипломатик юллар узып сиңа ирешкән бүтән хатларын да һәм теге—чит-читләрс чуклана башлаган альбом-дәфтәрдәге Сөю сонетларын да кулыма алам, һәм хәйран кала-кала укый башлыйм. Боларда да «Мәхәббәт сагышы» повесте аша миңа билгеле булган кайбер хәлләр, вакыйга-эпизодлар бар. Укыганда ук йә син, йә Шәрифең күз аллыма килә...
Мине «сезнең дөньядан» әледән-әле шалтыраучы телефоным гына аера. Менә бу юлы ла Теләмичә генә трубканы алам һәм. һәм таныш тавыш—синен тавышыңны ишетеп өнсез калам.
Күңелен минем тиргәвемне сиздеме әллә. Ходаем, бу юлы син мине үзенә кунакка чакырасын, «ирем поликлиникага барырга җыенды—әле тиз генә кайтмас, иркенләп сөйләшеп утырырбыз»,—дисен...
Иркенләп диюен—ярый үзе: бихисап сорауларыма җавап табасы бар: үзем белгән кадәренчә Шәриф турыңда сиңа сөйләүне дә—бурычым дип саныйм. (Синең исән- сау булуын, табылуың—юкка түгел бит инде ул!)
Киеренке халәтенне абайлап, бу күрешүебездә сүзне мин башлыйм. «Илле алтынчы елда язган хатыңда» дип әйтүем була, син шундук, «минем аңа хат язганым юк. бер тапкыр да язмадым» дип, мине бүләсең. «Их, әнә шул чакта язмаган, өметен уятмаган булсан икән кана, бу очракта Шәрифнен тормышы да бөтенләй бүтәнчә юнәлеш алыр иде. бәлки», дип уйлый-уйлый, мин сиңа аны театрда күреп калуыннан сон күрешергә чакырып язган хатынны укытам. (Шәриф архивында Рауза Уральская хаты һәм синен ике хатын саклануы хакында әйткән идем шикелле. Ярый әле үзем белән алганмын!) Моны укыгач та әле син (әллә мин-минлеген,
7
уа
----
’Г‘
/9Л> е.
1949-51 елларда язылган 24 «Сою сонетымның берсе
Ленинградта, ә 1971 елдагысы—Казанда, үзе эшләгән больницасында*.—дип өстисен. «Менә, менә», дим күнелемнән, «мин бит синен нәкъ шушы сүзләренне көтәм дә. » һәм сөйләшүебез тәгаенрәк төс ала.
— Бу очрашуларыгыз да очраклы идеме9
—Ленинградтагысы— әйе. очраклы очрашу иде. Мин аны язмыш очраштыруы дип кабул иттем. Ул чакта Ленинградка катлы-катлы киртәләр үтә-үтә эләгүем, дөресрәге, барыбер эләгүем —шуны искәртте. Безнен округка балалар больницасының баш врачы өчен бер урын бирелгәнен хәбәр итеп. Ленинград Хәрби медицина академиясе үзенен белем күтәрү курсларына чакыру җибәргән иде Әзерләнеп беткәндә генә, минем урынга ирем дәрәҗәсеннән зуррак чиндагы офицерның хатыны җибәрелүен белдем Мондый гаделсезлектән ачуым чыгып йөргән көннәрдә, округның өстәмә тагын бер урын соравы, һәм шәһәр түрәсе хатынының юлга җыенуы мәгълүм булды. Мона карамастан, өлкә хөкүмәтенен медицина бүлеге мөдире мина да юлга чыгарга әмер-фатихасын бирде Шулай итеп.
I урынга 3 кеше бардык, һәм беребезне дә кире бормадылар Әйтәм бит. язмыш бүләге бу
—Казармада яшәү Хан сараенда яшәү булып тоелмагандыр бит9!
—Юк, казарма тормышы «тәтемәде» безгә. Килү белән безне академиянең тулай торагына урнаштырдылар Хәтерлисен микән, ул елларда «Зульфия» дигән фильмның бик шаулаган чагы иде. Исемем Зөлфә булу аркасында мин үземә карага аеруча җылы мөнәсәбәт сиздем Урнашкан кичтә үк староста кызыбыз егетләр курсы яшәгән «хәрби шәһәрчеюжә барып кайтты Кайту белән ул бик тә кәефләнеп «Егетләргә бүген «Зульфияже күрсәтәләр. Мине дә кинога калырга кыстаганнар иде, риза булмадым, «безнен үз Зөлфиябез бар» диеп мактанып кайттым*.—дип сөйләде Ә бер-ихе көннән, мин дежур чакта постта телефон шалтырады Исемемне әйткәч, шалтыратучы егет, «сиңа күңелсез булмасын алс* дия-дия. төне бус мина телефоннан Пушкинның «Евгений Онегин*ын сөйләп чыкты Ятган. җитмәсә Мин соңыннан, курслардан кайткач кына, бәлки Шәриф булгандыр ул дип уйладым
—Хуш, Шәрифнен дә Ленинградта икәнен кайчан белдең инде9 Кайда, ничек очраштыгыз диюем
—Килгән атнада ук безне, хәрби корабльгә «төяп*. Кронштадтка зкскурсингә алып бардылар. Корабльгә утыру сират күпере кичү белән бер булды, һәр документның өтср-ноктасына кадәр кат-кат тикшереп тенкәгә тиделәр. Кергәч нәрсәгәдер сөялүем, корабль янындагы мәхшәрне күзәтә башлавым исемлә Кемнеңдер җылы, йомшак карашын тоеп борылуым һәм елмаеп торучы Шәрифне күреп. Ходаем, саташам, ахрысы, диеп уйлавым да хәтердә әле Шуннан сон минем өчен вакыт туктады. Кая баруыбыз, ни өчен баруыбыз, күпмегә баруыбыз—батарнын берсенең лә әһәмияте юк иде инде.
-Шәрифнен архивында «СССРнын оборона сәләтен армый-талмый ныгыту белән мәшгуль военкомат мине 1964 елның язында Ленинградтагы Хәрби медицина академиясенә җыемга җибәрәсе итте» дип. шукланып язган «әсәре» бар Үзен бәхетле сизгәндә шукланырга яратуын белгәнгә күрә, сөйгәне белән күрешү насыйп иткән Ленинградта ул гомеренең тагын бер бәхетле чорын яшәгәндер дип уйлыйсы килә
—Әкияти төш кебек иде шул безнен ул көннәр Ленинградның без урамаган урамы, без аяк басмаган бакчасы калмагандыр, мөгаен Бсрконнс безне урамда курс кызлары күргән Алар соңыннан миңа: «Синен бәхетеңә көнләштек әле Дөньяда чын ирләрнең дә бетмәвенә инандык. Бөтен курска бер синен ирен килде О-о, нинди кадерле икәнсен син иренә! Ул сине шулкадәр нык сагынган ки. мәхәббәт тулы күзләрен синнән адалмыи. ә үзе үзе шундый сак ат тый. әйтерсең лә дөньяның ин-ин затлы бәллүрен алып бара*.-дип. соклануларын белдерде гәр И-и, бәхетемнән исереп йөргән әнә шул көннәрдә озын толымнарымны кистерергә дип парикмахерга керүем дә истә икән әле. Тагын да матураям, янәсе! Урга яшьләрдәге ханым гына, «жүләрдәнә күрмә. Аллаһ биргән байлыгын бу. озын килеш 1Ә патша кызлары да көнләшерлек итеп прическа ясап була* дип. чәчемне кисмичә генә матурлап чыгарды
-Бәхетле көннәр бик гиз үтә диләр Ул курслар озакка бардымы сон?
1> Э Й С Ә ЮСУПОВ,
— Шәрифнең курслары алты айлык, ә минеке өч кенә айлык иде. Ләкин миңа аны да тәмамлау насыйп булмады. Бер баламнын авыруы, үзенең дә чирләп китүе— больницага ятарга җыенуы, икенче баланын караучысыз калуы хакында иремнән телеграмма алдым, һәм, билгеле инде, китәргә туры килде.
—Ленинградтагы очрашуның дәвамы да бар бит әле. Житмеш беренче елда
Казанда очрашуыгыз турында әйтүем.
—Бу соңгысы инде очрашу түгел, тагын бер күрү, күреп калу гына булды. Без—институтны 1953 елла тәмамлаучылар, биш ел саен очраша идек. Аларнын берсенә дә Шәриф килмәде. Әни янына бер кайтуымда, анын кайда эшләвен сорашып белдем дә. Соцгородка, ул эшләгән больницага бардым. Күрештек, әмма ул теләр- теләмәс кенә сөйләште Шәриф мина карага бик салкын иде. Аннан сон да күрәсем килеп йөдәдем. Кызым кияүгә чыккач, аларнын фатирын Шәриф яшәгән Восстание урамыннан юнәттек. Мин оныгымны карарга килеп, кызымда алты ай яшәдем Көн саен икешәр тапкыр баланы урамга, һава суларга алып чыктым—ник бер мәртәбә Шәриф очрасын! Ул яшәгән йорт тирәсе, ул йөргән сукмаклар бит инде югыйсә.
...Жилле. карлы-бозлы яңгыр астында... күкрәгенә бала кыскан ханымнын урамнан үтүче һәркемнең йөзенә текәлүен күз алдына китереп, өшеп китәм Баш киеме эченә сыешмаган толымнарын сүтүче жил... шул чәч кыллары белән гүя мине дә яңаклый—битем кызыша. Күрәм: синен дә хәсрәтле йөзен
тартышып куйды Һәм мин шундук сөйләшүне янә яшьлегенә, бәхетле көннәренә юнәлтәм
—Шәрифнең хатларында еш кына Нариман урамы телгә алына. Бу урам ни өчендер ана бик кадерле сыман.
— Мин туып-үскән урам бит ул. Без үз йортыбыз белән шул урамда яшәдек. Ә Шәриф. Ул башта институтның тулай торагында торды. Сонгы курсларда инде, ижат эшенә унайлы дип, Һади Такташ урамына квартирга күчте Кабан күле дә ул яшәгән йорт янында гына иде. Без шунда, зур тал төбендә киләчәгебез турында хыялланып, сандугачлар сайравын тыңлап, төнге күл өстендә йолдызлар җемелдәвенә хәйран калып таң атуын да сизми утыра идек.
—Дүртенче курсны тәмамлаган илле беренче елда син практикага—Минзәләгә, ә Шәриф Буага китә, һәм «сагыну» сүзенә бишәр өндәү билгесе куеп, сина сигезәр битле сәлам хатлары юллый. Практиканы бергә үтү мөмкинлеге дә булгандыр бит9
—Безнең чорда әхлак кануннары бик югары иде. Сөйгән егетен белән бергә практикага бару ничектер оят кебек тоелды. «Безнең яклар белән дә таныша тор!*—дип. чакырган иде Шәриф югыйсә.
—Житмеш беренче елдагы очрашу турында бая, «бу соңгысы... күреп калу гына булды», диден. Ә Казанга бөтенләйгә кайчан кайттыгыз9 Шәрифнең әле исән-сау чагы идеме?
—Кайда гына яшәсәм дә, минем күнелем гел Казанда булды. Ирем дингез офицеры булгач, безне гел дингез буендагы шәһәрләргә күчерделәр. Бер урыннан икенче урынга күченеп йөреп, еллар үтүе, еллар белән бергә гомер узуы да сизелмәгән. Ә 1999 елнын башыннан ук мина әллә нәрсә булды: мин Казанга
) матур ы
Ә син
ашкындым. Квартир алмашу мәсьәләләрен хәл итә торырга дип башта ирем кайтып китте. Безгә яраклы вариант табылганчы хәтсез вакыт үтте. Без июль ахырларында гына күченеп кайта алдык. Шәрифнен бакыйлыкка күчүенә нибары 18 көн үткән
булган!.. Бу юлы да соңардым... Сонга калдым! Ә бит күнелем сизенгән булган Бөтен июнь, июль башы кайтырга ашкынган идем, жанымны кая куярга белми җирсенгән, бәргәләнгән идем
Ул... ул бит врач. Авырый башлавын алданрак сизмәде микәнни сон?! Больницалар, санаторийлар җитәрлек ләбаса!..
—Сизмәгәндер дип уйлыйм. Сизгән булса, билгеле, сәламәтлеген кайгыртыр, дәвалану чарасына да керешер иде Бәлки әле чит ил больницаларына да. санаторийларга да барган булыр иде. Анын табиб хезмәт хакы яшәренә җиткәндер, мөгаен, үзенен гонорарларын «картлык көненә» дип долларларга әйләндереп баруы турында әйткәне булды... Минем елмаюымны күреп, Шәриф, көләргә ашыкма. СССРның абруйлы кырыклап театры минем «Әни килде*не дистә еллар дәвамында сәхнәләреннән төшермәде, ә алар түли дә белә, дип мактанды һәм... һәм. хәзер менә пенсиямне лә долларларга әйләндереп барам, дип өстәде
—Ә квартиры... Хәзер анда кемнәр яши? Шәриф рухы саклана микән?
—Квартиры да апасы кызы Наза Сафинага калды Сатты бугай ул аны. Әдәбият-сәнгать кешеләренә түгелдер дип уйлыйм Шәриф турындагы хәвефле хәбәрне Казанга кайткач кына ишеттеңме'
—Кайту белән әйберләрне урнаштыру мәшәкате дигәндәи Атна-ун кон үткәндер әле. Шуннан сон гына туганнарга әйтергә, аларны җыеп кашу шатлыгыбызны уртаклашырга булдык. Үзенә күрә өй туе да инде, янәсе Шушы табында пышылдап кына колагыма апам әйтте Ә бит мин. менә шушы табын
мәшәкатеннән сон ук. Шәрифне күрергә ниятләгән идем Бакый йортын күрү генә насыйп булды
—Бу хәбәрне ирен дә ишеттеме сон’’
—Ул минем җанымда ни барын белеп өйләнде, белеп яшәде. Табында да кинәт үзгәрүемнән үк бөтенесен дә аңлап алды. Кунаклардан сон жыештыру-юу эшләрен мина калдырып, өйдән юк булган иде Бераздан кайтып, үзе белән мине дә әйдәде. Шәрифнен каберен эзләп тапкан икән.
— Күз яшьләрен тыя алмагансындыр. билгеле
—Күз яшьләре! Алар әллә кайчан кибеп беткән иде инде
— Шәрифнен сонгы көннәрендә бер юаныч булып. Аллага шөкер. «Әни килде*нен яңа куелышы Камал театры сәхнәсенә менде. Әсәренеп премьерасын күреп, режиссеры Марсель Сәлимжановка рәхмәт әйтеп, артистлардан һәм спектакльдән канәгать булып китте Шәриф Ә сиңа. Зөлфә, ошаттымы бу спектакль? Нинди тәэсир калдырды?
— Кызганыч, мина аны карарга туры килмәде Аңлыйсындыр, бу—иремнсн күңелен аямау булыр иле
Ирен кайтып керү белән, анын арыган булуын абайлап. (.^ ,
мин китәргә кузгалдым
Озата чыгуын да әйбәт булды Мин сина Шәрифсннен тормышы турында ла. мина васыять итеп калдыргандай, синсн исемеңне-гомере буе йөрәгендә саклаган исемне әйтүе турында да. күнеленә хуш килгән дуслары турында ла сөйләдем
Синен дә соравын калган икән әле:
—Теге чакта Житмеш беренче елны әйтүем, нилектән Шәриф мина бик саткын булды икән?—дип. йөземә текәләсең.
Мин момын җавабын белмим Шунлыктан, кыска гына итеп:
—Ул чакта мин Шәриф әфәнде белән таныш түгел идем бит Мин аны беренче тапкыр җитмеш җиденче елда. «Азат хатын» журначында эшли башлагач кына күрдем,—дип җаваплыйм. Һәм синен хафалы йөзендә канәгатьсезлек күреп. Ходаем, син бакый дөньядагы Шәрифеннән дә көнләшәсең түгелме сон дип хәйран калам.
Бу уемны раслагандай, син әле:
—Ә ул. ул кайчан китте?—дисен.
—Кем? Шәрифме?
—Анын анын шул Раузасы!
—Рауза Уральская 1957 елда ук дөнья куя,—дим, һәм ирең кайтып керү сәбәпле
өендә калдырырга кыенсынган журналымны— «Казан утлары»нын 2006 елгы марг санын кулыңа тоттырам, —Шәриф әфәнде турында бөтен белгәннәрем—шушында инде!
.Очрашу-күрешүләр тоныклана барган бер мәлдә, син мине янә үзенә дәшәсен. Мин, сон түгелме сон инде дип, җиде тулуын искәрткән арада, син иреннең санаторийгә китүен, мина күрсәтәсе әйберләрен булуын әйтеп, икеләнүләремне оныттырасын Күрсәтәсе әйбер булу кебек аргумент—журналист өчен—айның җиргә төшүе белән бер инде ул. Хәер, Шәриф өчен син үзен дә күкнсн-жирнен ае да, йолдызы да булган кеше ләбаса! Һәм мин менә... каршында утырам.
Ссрваитыннын аскы тартма төпкеленнән бер кәгазь кап алып, өстәлгә куясын. Кап тулы фотолар. «Шәриф җибәргән иде,—дисен —Ленинградта үзе төшергәннәре!»
Мин бер фотога, дөресрәге, әнә шул фотодагы
купшы чәчәкләргә ымлыйм Шәриф бүләгеме, янәсе. Шуны да анламыйсынмыни дигәндәй, мина шелтате караш ташлап «Аныкы, билгеле!—дисен —Ленинградтан китеп барган чагым!»
Берочтан гаилә альбомыгызны да актарам: ирен белән син, балалар, оныклар, һәм инде әнә—кызыңның да оныгы! Минем дикъкатемне синен ялгыз гына төшкән бер сурәтен—ирен анын артына «Күчеш чоры! 1961» дип язган фото җәлеп итә. Җиде ел яшәгән иренә күнегә бару чорына ишарәме икән инде бу? Әллә, сине китмәс, минем янда калыр дигән өметенең ныгый барган чагымы? Син үзен дә, «Нигә алай язгандыр инде, аңламыйм», дисен...
Ә-һә! Тагын бер сюрпризын бар икән бит әле. Өстәлдә Шәрифнсн алтмыш бишенче елда чыккан, бәләкәй форматтагы «Мәхәббәт сагышы» китабы пәида була. Китап эченнән икегә бөкләнгән бер кәгазь алып миңа сузасын. Күрәм: Шәрифнең язуы! Һәм сөенеп укый башлыйм: «Син минем хатларыма жавап бирмәсән дә, мин менә тагын китабымны жибәрәм. Кемнәрнеңдер уку ихтималын истә тотып, сина бу багышламаны китап битенә түгел, аерым кәгазьгә генә язам Китап сина ошар дип уйлыйм. Чөнки анда безнен яшьлек, безнен мәхәббәтебез! Мәдинә—син! Ә Хәбир миннән күпкә әйбәтрәк мин Әсәр таләп иткәнчә, әниләренне генә үзгәртергә туры килде».
Укып бетерәм генә, син шундук бу багышламаны «Мәхәббәт сагышы» эченә «качырып», стеллажга, катлы-катлы китаплар артына яшерәсең. Һәм бу гамәлеңнән уңайсызлангандай. «Шәриф белән безнен мәхәббәтебез турында хәтта кызым да белми Күкләрдән ингән бу язмышымны үзем белән алып китәрмен дигән идем Хәер, күкләрдән гасырга бер мәртәбә инә торган, йөзләр,
өлешемә тигән мондый мәхәббәтне яшерергә дә кирәк булмагандыр, бәлки0'*— дип куясын Ә боек йөзенне сагыш каплый
Гаиләнә килгән бөтен кайгы-хәсрәт. бәла-казаларны ла мәхәббәт әжере итеп кабул итүеңне чамалыйм («Шәрифем үзе белән ин кадерле кешеләремне дә азлы» диюен дә шуны искәртә.) Һәм: «Шушы хәтле әрнү-сыхзанулар белән ничекләр яши ашын?» диюдән үземне көчкә тыеп, балаларын, оныкларын турында сорашуга күчәм Шөкер, йөзенә тагын таныш чазымнар— җылы дулкын йөгерә
Без сәгатьнен уникенче киткәнен дә. төн җиткәнен дә сизмәгәнбез икән «Маршрутка».зар ла туктаган, җитмәсә «Озатырга чыгуын гел кирәкмәс иде* диюем була, син теге очрашуда ла әйткән, «җитмеш беренче елда Шәриф нигә мина бик сазкын булды икән0» дигән соравыңны кабатлыйсын Эндәшми торуымны үзенчә аклап: «Сәбәбе—башка хатын-кызмы0»—дип куясын. Аннары, гүя аклангандай «Ул чактагы ул чордагы тормышын мин бөтенләй белмим бит»,—дип өстисен
Мин сүз әйтергә дә өлгермим, әллә каян гына килеп чыккан «маршрутка» туктый һәм мин. синең утыз биш ел дәвамында җавап эзләгән бу соравынны да алып, утырырга ашыгам.
Чыннан да... ул чакта Шәриф нигә бик салкын булды икән сон?
Әлеге сорауга җавап табу өчен тормыш чынбарлыгын күз алдына китерик бу вакызта инде синен. Зөлфә ханым, ирен белән яшәвенә 17 ел! Гаи.зән бөтен, балаларын үскән кызына—16. улына 10 яшь һәм Шәриф, билгеле ки. үзенен бу балаларга чит-ят булачагын да, синен исә яраткан кешен (ягъни Шәрифен) һәм балаларын арасында бәргәләнәчәгеңне дә бик яхшы анлый. Мондый ярты-йорты бәхет өчен гаиләннсн җимерелүен—юк. теләми инде ул. тәгаен теләми Кавышу, бергә яшәү турындагы хыялга, димәк, нокта куелган.
Балаларын кечкенә чакта кайтуыңны бик теләгән, сине көтә-көтә арыган, инде өмете өзелгән; бергә була алмавыгыз белән күпмедер дәрәҗәдә килешкән һәм әзме- күпме тынычланган Шәрифнең җитмеш беренче елда си на—бердәнбер музасына!— «салкынлык» күрсәтүен мин. мәсәлән, шулайрак аңлыйм. («Яраларны ачасым килми* дип, сине күрүдән куркын, анын институтка очрашуларга да йөрмәвен хәтерлә әзе1)
Бу «салкынлык»нын, мондый «битарафлык»иын олы мәхәббәттән генә тууы һәм үзен оныттыру өчен Шәриф кулланган махсус бер ширма-битлек кенә булуы да бик ихтимал
Ә ул чактагы тормышына килгәндә... янә архивына мөрәҗәгать итик Андагы кайбер язмалардан күренгәнчә. Ленинградта синен белән очрашулардан рухи һәм ижади илһам алып кайткан Шәриф—балаларын турында телеграмма алган маздә синен дә Ана кеше икәнеңне күргән һәм Ана күнелсн бәген тирәнлеге белән анлаглн драматург!—үзе белгән вакыйга-эпизодлары нигезендә «Әни килде» исемендә драма яза башлый Үз хатларына, җибәргән фотоларга. «Мәхәббәт сагышы» китабына синнән бернинди лә җавап булмау аркасында, ул аны озак яза. һәм азтмыш сигезенче елда гына тәмамлый
Инде син анын янына килгән җитмеш беренче елны азыйк Г Камал исемендәге Академия театры куйган «Әни килде» спектаклен—Казанда. Татарстанда, атай гына да түгел, бөтен тазар дөньясында вакыйгага әйләнгән. Мәскәү тамашачылары ла ярты сәгать дәвамында аягүрә алкышлаган спектакльне -Мәскәү тәнкыйтьчеләре •Театр сәнгате шедевры! Кешеләр күнслен чистартучы рухын баетучы, кешелеклелекнен бөек драмасы!» дип бәялән, һәм драманы Шекспир әсәрләренә тиңләп. Шәриф Хөсәсновнын үзен күкләрнең җиленче катына менгезгән бер чор бу! Һәм.
һәм Шәрифен синен белән кавышу, бергә яшәү турындагы хыялына гына гүгел. иҗат хыялларына да нокта куйган чор да бу (Хәтерлә әзе « мине ярлгчмннан туктама, синен мәхәббәтен белән рухланып кына яза алам бит мин», ди Шәрифен сина илле алтынчы елдагы хатында )
Әйе. әйе. Шәриф Хосәенов олы ижатына (40 яшенлә') нокта куя. әмма каләмен ташламый, «бәхетсез халкына*, милләтенә хезмәт игүдә үтемлерәк юл таба телевидение очен сатира-юморга бай кыска-кыска сценарийлар яза. м.знен
РӘЙСӘ ЮСУПОВ,
баткаклыкта булуын, кешеләрнең мохтажлыкта яшәвен күрсәтеп, моннан чыгу мөмкинлеген лә искәртеп, үткен дәлилләр белән нл-дәүләт җитәкчеләренә, редакцияләргә хатлар юллый, һай, ул гажәеп хатлардагы фикер байлыгы!.. Акылны, фикерне, талантны, зыялылыкны эзәрлекләүче еллар, тоталитар заман юкса але бу!
Шәриф Хөсәеновнын иҗаты синен белән, синен мәхәббәтең белән бәйле булган кебек, шәхси тормышы да. Зөлфә ханым, сина бәйле. Сина багланган өмете өзелгәннән сон. Шәрифнең үтә шәхси тормышына анын үзенә битараф булмаган ханымнардан бары берәүнең—Суфия Мифтахованын гына үтә алуы билгеле.
Бер-берсенә гомер буе «иркәм!» дип кенә эндәшүче бу икәүнең өйләнешмәве, гаилә корып бергә яшәмәве гаҗәпләндерә, шулаймы? Минем аптыравыма каршы Суфия ханым: «Шәриф—зур шәхес. Балаларым белән анын янында яшәүне мин ярый торган хәл дип санамадым. Аннары ул миңа гашыйк та булмады», дип аңлатты. Хәер, сина хатында Шәриф үзе үк жавап бирә ләбаса! «...Ярату—ул корбан сорый Мин яратам һәм яратуым хакына бөтен барлыгымны корбан итәргә әзер Бел, синең бәхетле икәненне күрмичә, «сине күрәсем килми, мин башканы яратам» диюенне ишетмичә—мин өйләнмәячәкмен. Бу минем ныклы карарым Шикләнмә, үз сүземдә торачакмын!»—ди ул. һәм. һәм сүзендә тора: өйләнми! Сиңа булган мәхәббәт бәрабәренә гаиләсез каза, үзен ялгызлыкта яшәргә дучар итә, ягъни шәхси тормышын корбан итә.
Күкләр, Жирләр баш иярлек мәхәббәт түгелмени бу!. Үзе исән вакытта ук легендага әйләнгән бүтән мәхәббәт каһарманын белмим мин.
Шулай да шулай да холкы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә сина охшаган туташ яки ханым очраса —бәлки өйләнер дә иде дигән уй килә Чөнки... нәкъ Голнар Сәлимжанова әйткәнчә, гаилә җылысына мохтаҗ иде ул. «Шәриф өебездә үзенә ямь һәм үзара аңлашу тапкангадыр инде, безгә тартыла иде. Аеруча якшәмбе көннәрендә килә торган иде ул безгә Пешергән пилмәннәремне, пәрәмәчләремне бик ярата иле»,—дип искә ала Гөлнар ханым үзенен истәлекләрендә дә. Минем дә исемдә: шалтыратуларының берсендә үзенен әле генә дусларыннан—Гөлнар һәм Марсель Сәлимҗановлардан кайтуын әйтеп, аларда бик күңелле кич үткәрүе турында хозурланып сөйләве дә, һәм шундук ачынып и-и. мин дә яшәдем инде, диюе дә истә. Гаилә җылысында яшәмәүдән сызлану аһәне түгелмени бу?!
Бигрәк тә соңгы елларында ялгызлыгы үзен нык сиздергәндер дип уйлыйм мин. Чөнки ул елларда Суфия Мифтахова белән дә күрешүләре сирәгәя: табиб эше, оныклар һәм авыру ана карау Суфия ханымның бөтен вакытын ала...
Бәлки өйләнер иде дигән уемны Фәнис Яруллиннын Шәриф турындагы хатирәсе тагын да куәтли төшә. Фәнис әфәнде сиксәненче еллар башында Шәрифкә: «Нишләп шушы гомер өйләнми йөрисен инде»,—дигән сорау куя «Ярый ла синен бәхетеңә Нурсөя очраган,—дип җаваплый Шәриф,—мина андый Нурсөяләр очрамады шул» Ә туксан тугызынчы елнын 30 июнендә Фәниснең телефон аша «Әни килдс»нен яна куелышы белән котлап: «Молодец!» диюенә каршы каты авыру хәлендәге драматург «Былтыр кысканга быел кычкыру инде бу. Менә син молодец, Фәнис Бертуктамый эшләден дә эшләден. Син миннән бәхетлерәк!»—дип, йөрәген ача.
«Син миннән бәхетлерәк! » Шәриф бу сүзләрне, Зөлфә, беләсеңме, кемгә әйтә?! Армиядән имгәнеп кайтканнан бирле, ярты гасыр дәвамында урында яткан килеш, каләмен ике кулына кыстырып иҗат итүче кешегә!—янында әнә шул каләмне көчсез кулларыннан төшертмәүче сөйгәне—Нурсөясе булган әдипкә әйтә.
Нурсөя Шәрифкә тәгаен сине—әйе, әйе, Зөлфә, сине хәтерләткәндер, һәм бу хәл үз тормышына да анализ ясарга этәргәндер дип уйлыйм мин. Чыннан да. кыяфәте белән дә. күпмедер дәрәҗәдә холкы белән дә Нурсөя сина охшаган Тәүге күрешүебездә үк күзгә ташланган таныш чалымнарын миңа менә кемне хәтерләткән икән бит!.
Очрашуларыбыз саен кабатланган, җавабын тәгаен генә үзем дә белмәгән тагын бер соравына ничек жавап табарга соң? Чыннан да. ни өчен мин Шәриф Хөсәенов турында язарга алындым; кемем иде ул минем: якын дустыммы, яки галантына, йә
үзенә гашыйк булган кешемме: әллә ин авыр көннәремдә үземә дустанә кулын сузуының әжерен түләү максатыннанмы, әллә, журналист буларак, әхлак бетүгә юл тоткан, намус, мәхәббәт кебек изге төшенчәләр онытыла башлаган б> заманда ошбу бөек кеше һәм анын боек мәхәббәте турында башкаларга да сөйләү, үзем белгәннәр белән уртаклашырга теләү ихтыяҗыннан кулыма каләм алдыммы'’ Белмим, белмим
Ә минем эндәшмәвемне «йөрәгемне ачарга теләмәвемдә юрап. син. ниһаять, үзенчә фараз кыласын: «Шәрифнен сина тартылуы—бәхәссез; синдә ул мине, минем чалымнарымны күргән»,—дисен... Чыннан да белмим, бу турыда гел уйлаганым булмады; әмма, ышанасынмы, язмыйча булдыра алмый идем инде мин Хәер, ни өчен язарга алынуымны тәгасн генә белсәм, мөгаен, яза да алмас илем Язмаларымда, күргәнеңчә, мин үзем дә күп кенә сорауларга жавап эзләдем, һәм кайберләрснә таптым да. Шәриф Хосәеновны боек драматург һәм язучы иткән кешенең син булуын ачыклавым («Ак сагыш иясе». «Казан утлары». 2006. 3 нче сан) һәм һәм менә, ниһаять, сине табуым!—үзе генә дә язарга алынуымның юкка түгеллеген күрсәтә
Тик үземне жиде ел дәвамында бимазалаган сорауга гына әле һаман жавап табылганы юк. Һәм ин гажәбе: эзләнүдән туктый да, ошбу язмага нокта ла куя алмыйм, һәм ачыклап бетермичә—куя ла алмам, ахры (Бәлки мин нәкъ шул сорауга жавап эзләп кулыма каләм алганмындыр да әле?!) Ул... ул сорау 18 июньнен (1999) җомга нртәсендә Шәрифнен шалтыратып «Карале, Рәисә, иртәгә мине больницадан чыгаралар: бу турыда Марсель Сәлимжанонка шалтыратып әйт әле Монда кергәндә киемнәремне Шамил Закиров алып киткән иде Китерсеннәр, елушай», диюеннән башланган иде Дөрес, баштарак мин нигә Марсельгә йә Шамилгә түгел, мина шалтыратты икән ул. дип уйлаудан узмадым. Ә аннары, больницадан !9ында түгел. 23 и юн тә генә чыгуын белгәч, ныклап уйландым: димәк... димәк, үзенең авыру икәнен белдерү һәм мине больницага китерү өчен уйланылган «дипломатия» инде бу шалтырату! Димәк, миңа әйтәсе сүзләре булган! Сереме, гозереме, васыятеме'’ һәм нәрсә турыны ’
Менә ничәнче кал инде, ничәнче кат, жаван эзләп мин янә үткәннәргә, туксан тугызның июненә «йөгерәм». сәгатьләп-минутлап дигәндәй, шул көннәрне айкыйм Рабит Батуллага Шәриф: «Иртәгә мине чыгаралар Аннан үземнең больницага салырлар»,—ди 22 июньдә 26 июньдә иртәнге 7 дә мина шалтырата һәм
—Слушай. өч көн буена кайда йөрисен чукынып'* Мин сина больницадан чыккан чәршәмбедән бирле шалтыратам «Әни килдс»нсң премьерасына чакыру билетларымны да таратып бетердем бит инде Сина дигәннәрен лә бирергә туры килде менә. Өенә үк килеп сорагач, ничек буш җибәрәсең, слушай. Әнә, кайсы конгәдер берне булса да калдыра алганмын әле,—ди ул.
-Борчылма. Шәриф, мин ничек тә керү юлын табармын Бусы өчен дә рәхмәт' Килеп алырмын, яме!
- Киләсеңме?! Кайчан?!
— Кичке җидедә. Командировкага килгән кунакларымны Мөскәү поездына озатам да
—Подъезд ишеген ачарга төшеп йөри алмыйм, ачуланма. И-и. Рәйсә. син бит әле берни дә белмисен
Әмма мин соңгарак калам. Анын ишеген җидедә түгел, сәгать тугызынчы киткәндә генә шакыйм Һәм. шакып-шакып та җавап булмавына борчылып, дусларына да шалтыратам. Алар, больницалар аша белешеп. «Ул. тәгасн, өйлә, •үзем туйдырып бетергән* туганнары дип белеп, ишеккә дә килми, телефонны да алмый торгандыр», дин. мине юаталар. Тик мин тынычлана алмыйм. Анын ашкынып «Киләсеңме?! Кайчан?!* дигән омет тулы сүзләре йөрәкне яндыра, шһеппе бораулый, бәгырьне гел тат и.
Икенче көнне Икенче көнне мина ишекне Суфия ханым ачты Шәрифне урын өстендә күреп тетрәнүемнән айный төшкәч, кичен такси тота атмавым аркасында сонга калуымны аңлатып гафу үтендем Ул исә «Таксиның гаебе юк монда Язмышым шундый инде минем*, дип. мине гаҗәпләндерде.
Минем гакси тота алмавым, сонга калуым Шәрифнен үз ятышы белән бәйлеме ’ «Анын авыру икәнен сез кайчанрак белдегез’* дип. мин җавапны Суфия чанымнан ла эзләп карыйм -Кичә кич.—ди ул.-«Әни килде* спсктакленен
и. .к
премьерасына чакыру билеты калдырдым дип шалтыратты Авыру икәнен дә әйтте» Кичә кич!.. Димәк... димәк, мин сонга калгач кына! Әллә үзе янында минем утыруымны теләгән булганмы? Юктыр, юк! Бу очракта сабакташы, курсташы, врач һәм гомерлек жан дусты Суфия ханым кулайрак бит.
Ошбу уемны яздым да. йөрәгем кысылып куйды, күңелдә, Золфә, синең үзәкләрне өзәрдәй аянычлы сүзләрен яңарды. «Сонга калдым! Ә бит күңелем сизенгән булган...»
Менә ул—жаннар ашкынуы, күңелләр тартылуы!. Димәк, соңгы көннәрендә дә Шәрифең сине уйлаган. Зөлфә, һәм бу биотоклар сиңа барып ирешкән дә!.. Йа Раббым! Ике йөрәкнең бер булып тибүе түгелмени бу?!
Мине жиде ел бимазалаган сер-Шәрифнең миңа әйтеп өлгермәгән гозере дә, димәк, син ул. Зөлфә, син! Әйе. әйе. Шәрифен соңгы көннәрендә үзе янында тәгаен синен булуыңны теләгән, минем сине чакырып кайтаруыма өметләнгән, моны эшли алуыма ышанган һәм... Һәм мин сонга калган кичкә хәтле сине күрү өмете белән яшәгән. Такси тота алмавымны үз язмышына юрар идемени ул югыйсә?! Ә язмышы—ачы, ак язмышы—фәкать синен белән генә бәйле!
Тагын ике көннән, ягъни Ул туган 26 ноябрьдә без синен белән Анын бакый йортына баш ияргә баргач, мин күңелемнән генә Шәрифенә эндәштем: «Менә,— дидем,—дөньялыкта миңа әйтеп өлгермәгән амәнәтенне үтәдем: синен янына Зөлфәне алып килдем!»
Гажәп: Шәриф әфәнде бер шалтыратуында мина Тукай. Пушкин. Жәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салуын әйтеп, «Аларга бит инде берни дә кирәкми, без— исәннәрнен фәкать онытмавы гына кирәк», дигән иде.
<• Исәннәрнен фәкать онытмавы гына!..» Әйтерсең лә үзе турында да әйткән васыять бу
Татарнын ошбу мәшһүр улы Шәриф Хосәснов, шөкер, бүген дә безнен күңелләребез түрендә, хәтер-хатирәләребездә һәм үзенең илаһи әсәрләрендә яши. «Әни килде» драмасының Галиәсгар Камал исемендәге Академия театры сәхнәсеннән төшеп торганы да юк. Әле шушы көннәрдә генә Аны белгәннәрне сөендереп, дусларынын ярату, соклану, юксыну хисләре саркыган хатирә- истәлекләрен. шулай ук анын үзенең «Мәхәббәт сагышы» повестен һәм ил житәкчеләренә. газета-журналларга язган гажәеп хатларын туплаган «Шәриф Хөсәенов» дигән китап дөнья күрде Ә Муса Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтжанов исә «Мәхәббәт сагышы»нын русчага тәржемәсен сорап мөрәжәгать итте һәм әлеге әсәр нигезендә Мәнгелек Мәхәббәткә (ягъни Шәриф белән сина!) багышланган опера ижат ителәчәген белдерде Башка театрларның да «Зөбәйдә—адәм баласы», «Чулпан» пьесалары белән кызыксынуларын ишеттем.
Инде синен күнеленнен дә, Зөлфә ханым, Шәрифнен рухы белән тулы булуына инандым Күкләрнең барча йолдызлары белән елкылдап балкыган Кабан күле дә. «Шәриф белән икегезнеке* генә булган Тукай урамындагы сандугачлы бакчалар да саклана ул күңелдә.
Газиз хатирәләр синен тулышкан күңеленнән күзләрен аша жиһанга да сирпелә: якты мон булып та бөркелә, үкенү-сыалану булып та түгелә, ак сагыш булып та саркый Һәм бу сагыш—мәхәббәт сагышы—гүя «безнен ялгышларны кабатламагыз» дия-дия доньянын барча гашыйкларын кисәтә дә кебек.
2006 ел