Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИР ӨСТЕНӘ МИНЕМ ХИСЛӘР СИБЕЛӘ...


Җаның ачты күзен минем алда, Тетрәп куйдым утлы караштан. Әйтерсең лә яшен камчылары Оча миңа бөтен тарафтан.
Гомер буе сусап арган җаным Керсә әгәр кайнар кочакка, Күбәләктәй, канатлары көеп, Төшәр тосле ялкын-учакка.
Сине сагынудан күкләр елый, Елый күксел болыт.
Әллә синме тамдың чәчләремә Көмеш тамчы булып?!
Күрәсеңме тан пәрдәсен ачып Кояш карый күктән?!
Тургай булып, безнең күңелләрдә Сөю сайрый күптән.
Аңламаган булып кыланмачы, Яратасың, беләм.
Синең хисләр булып, юлларымда Кышын үсә үлән...
Чүл кызы да түгел мш| югыйсә, Бетмәс сусау тулы күңелем...
Ничә тапкыр җиһан йөрәгенә Утлы сагыш булып түгелдем.
Көзләр җитте диеп уйлыйсыңдыр. Юлларыңа яфрак коелса.
Җир өстенә минем хисләр сибелә — Алтын төсендәге муенса.
Әлфия СИТДЫЙКОВА шагыйрә: шигырьләре көндәлек матбугатта даими
куренеп килә. Чаллыда яши.
Син Аллаһ та, Пәйгамбәр дә түгел. Нигә күңел сиңа табына?!
Бер караштан басылыр бу сусау. Төбәп кара, иркәм, җаныма!
Янулардан торган иде бөтен гомер.
Тик беркем дә яндырмады чине болан. Мәңгелеккә китәрмендер дигән чакта Өздерепләр сайрый яңа җырчы ту ргай.
Китеп булмас. Мәңге сусап арган җанга Тансык наз ул яз җырчысы ту ргай моңы Бу доньяда. димәк, әле кирәгем бар.
Тагын Сөю борды кире китәр юлны.
Тән нәрсә ул. җанны саклый белик Тәмуглар!а салыр гөнаһтан:
Бер эләксәң ычкыну ы аныр Иблис үзе корган тозактан...
Хозыр Ильяс янәшәдә булсын. Җайны саклыйк олы гөнаһтан Табыш аның Сөю Аллаһ икән. Дога саклар явыз Иблис корган Мәкер тулы утлы тозактан.
Син кирәк миңа, давылда Ышыклар өчен җилдән. Сыгылмам, таллар шикелле. Кочып калалсаң иңнән.
Син кирәк миңа туш анда. Җылытыр өчен җаным. Бергә көлеп каршылар! а Гомернең соңгы таңын
Сөюсез калсам мин Табалмам кыйбламны: Җуярмын шул чакта Җандагы иманны.
Сусаудан кипшенеп Ярылыр иреннәр. Күңелем түрендә Коелыр сиреньнәр.
Син кирәк, күтәрер өчен. Ишелеп килсә бәхет: Ялгыз жаша кирәк түгел Алтын бизәкле тәхет
Син кирәк миңа һавадай. Бер тамчы тере судай. ...Бу дөньяга минем өчен Яраткан сине Ходай!
Сөюсез калсам чин Табалмам үз-үзем. Дөнья да кочакка Сыйдырмас үксезен.
Сөюсез калсам мин Йотар күк Мәңгелек.
. Яшим мин Сөюдә Тәм белеп. гамь белен.