Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ


Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый. Фатих Әмирхан. Рим Фәхретдиннар таманлашы, тагар әдәбиятымын горурлыгы булган Галимҗан Ибраһимовнын тууына 120 ел тулды. Үткән гасырның беренче чирегендәге, дөресрәге репрессияләр чорына кадәрге гагар иҗтимагый тормышын бу исемсез күз алдына китерү кыен Ул —зур язучы, олуг галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе
Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елнын 12 мартында злеккс Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенсн (хәзерге Башкортстаннын Аныргазы районы) Солтанморат авылында мөгаллим мулла гаиләсендә туа. Башта авыл мәдрәсәсендә укый, бер үк вакытта оч класслы земство мәктәбендә беркадәр русча белем дә ала 1898—1905 елларда, ягъни 11 яшьтән 17 гә кадәр.
Оренбургның Вәли мулла мәдрәсәсендә укый 1905 елгы революция тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач.
Г. Ибраһимов га. башка шәкертләр белән бергә, уку программаларына янадык кергүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша һәм шунын өчен мәдрәсәдән куыла да. 1906 елнын көзендә ул Уфага килә һәм әле янарак кына ачылган • Галия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм ашта 3 ат
укый «Галия» мәдрәсәсе Г Ибраһимовнын тормышында тирән зз калдыра, аным рухи офыгы кинәюгә. әдәбият дөньясына тартылуына унан йогынты ясый Нәкъ менә шушы чорда анын беренче әдәби әсәрләре Оренбург мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнгән «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907) «Гыйшык корбаннары» (1908). «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909). исемле хикәяләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908 1909) дигән хезмәте языла.
«Галия» мәдрәсәсеннән киткәч. Г Ибраһимов берникадәр вакыт казакь далаларында. Уралда герле эшләрдә эшләп йөри Әстерханның нугай татарлары арасында мөгаллимлек игә һәм 1909 елнын ахырларында Казанга килә
Казанда ЯШ9Г9Н бу беренче чорында (1909 1912) Г Ибраһимовнын иҗат активлыгы аеруча көчәя Ул үзенең революциягә кадәрге иҗатында күренекле урын тоткан романтик хикәяләрен («Яз башы». «Диигездә». «Йөз ел злск*. »Сою сәгадәт». «Угы сүнгән җәһәннәм». «Карак мулга» һ б ) һәм «Яшь йөрәкләр* (1912) исемле романын яза Бу әсәрләрендә композиция һәм сюжет тозү осталыгы, обрахтар тудырудагы психологик тирәнлек, гел һәм сурәтләү чараларының байлыгы Г Ибраһимовны шул заманда ук татар прозаикларының алгы сафында баручы художник итеп таныта.
Бу чорда Г Ибраһимов әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге зшчәнлеген дә кип җәелдереп җибәрә Мәкаләләрендә ул гагар әләбнягынмн
барышына, аерым жанрларның үсешенә, гомумән татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күп төрле актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыга һәм аларны заманнын алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.
Әдип 1912 елны Киевка китә, мөселман студентлары жәмгыятендә эшли, ал арның Бөтенроссия съездын оештыруда катнаша. 1913 елнын апрелендә сәяси эшчәнлек алып барган өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителә һәм Казанга кайтып «Ан» журналында җаваплы сәркатип булып эшли башлый 1914 елны кабат Киевка китә, аннан Уфага кайта һәм 1915—17 елларда кайчандыр үзе укыган «Галия» мәдрәсәсендә укыта. Бу чорда әдипнең эстетик һәм иҗтимагый карашлары тагы да ачыклана төшә, әдәби иҗатында җитди үзгәрешләр, яңа сыйфатлар барлыкка килә: ул үз әсәрләрендә иҗтимагый проблемаларны кыюрак күтәрә башлый, хезмәт кешеләренең реалистик образларын сурәтләүгә таба кискен борылыш ясый -Көтүчеләр» (1913). -Табигать балалары» (1914). «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914) кебек хикәяләр һәм. аеруча беренче рус революциясендә татар халкы вәкилләренең катнашуын сурәтләгән «Безнең көннәр» исемле романы (беренче редакциясе. 1914) язучы иҗатындагы әнә шул унай үзгәрешләрнең ачык мисаллары булып тора. Әдәби әсәрләр, тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләреннән тыш. Г Ибраһимов бу чорда гыйльми-педагогик хезмәтләр язуга да зур игътибар бирә. Аның «Татар сарыфы» (1911). «Татар нәхүе» (1911). «Татар имлясы» (1914). «Яңа әдәбият» (1914). «Әдәбият дәресләре» (1914). «Татар телен ничек укытырга» (1916) исемле китаплары, татар теле һәм әдәбияты буенча беренче җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар буе мәктәпләрдә дәреслек-кулланма рәвешендә укыла.
1917 елгы Февраль революциясеннән сон актив рәвештә иҗтимагый-сәяси тормышта катнаша башлый 1917 елны язучы Ф. Сәйфи-Каза нлй һәм журналист Ш Сүнчәләй белән бергә -Ирек- газетасын чыгара. Ул—татар-башкорт мөселман сул эсерләр партиясенең оештыручылары һәм җитәкчеләренең берсе. 1917—18 елларда Милләт Мәжлесе һәм Учредительное собрание депутаты. 1918 елда М Вахитов һәм Ш Манатов белән берлектә РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда катнаша, комиссар урынбасары була. 1919—20 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП (б) ҮК каршындагы Шәрекь халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе. «Кызыл Шәрекь» журналы хезмәткәре. 1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында. «Безнең юл», «Мәгариф» журналларының оештыручысы һәм мөхәррире. 1925—27 елларда Гыйльми Үзәк җитәкчесе, бер үк вакытта Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе. Бөтенроссия ҮБК һәм ТАССР ҮБК Президиумы әгъзасы.
Татарстан республикасы төзелүнең беренче көннәреннән алып утызынчы елларга кадәр ул республикадагы иҗтимагый тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгында торып эшли, татар совет матбугатын нигезләүдә һәм оештыруда, мәгариф системасын яңа фәнни нигездә коруда, яңа милли кадрларны тәрбияләп үстерүдә һәм башка бик күп иҗтимагый һәм культура төзелеше мәсьәләләрен яңача хәл итүдә иң якыннан катнашкан шәхесләрнең берсе була.
Язучы-художник буларак, ул татар әдәбиятында беренчеләрдән. революция, гражданнар сугышы вакыйгаларын («Яңа кешеләр» драмасы. 1920. «Кызыл чәчәкләр» повесте. 1921). егерменче еллар башын авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен сыйнфый көрәш картиналарын («Тирән тамырлар» романы. 1926) калку итеп сурәтли. Г Ибраһимовнын ижат колачы милли кысаларда гына чикләнеп калмый, ул революциягә кадәрге чор казакъ тормышының социаль һәм ыруглык каршылыкларын искиткеч тирән һәм тәэсирле итеп ачкан -Казакъ кызы» (1923) романын ижат итә. әүвәлрәк язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән -Безнең көннәр» романының яна вариантларын эшли. -Адәмнәр» (1923) повестенда Идел буендагы коточкыч ачлыкнын реаль вакыйгаларын тасвирлый
Әдәби әсәрләреннән тыш Галимҗан Ибраһимов бай публицистик һәм әдәби-
тәнкыйди мирас калдырды 1910 еллар чәкал&тәренлә ул милли әдәбият үсешенен принципиаль мәсьәләрен күтәрә, аны милли рухнын һәм холык-фигыльнен көзгесе дип саный. Эдәбиятнын эчтәлеген һәм сәнгати формасын баетуда халык авыз ижатынын әһәмиятен күрсәтә, татар зыялыларын. халык массаларын рус. Шәрекъ һәм Европа классик әдәбиятлары байлыкларына тартунын кирәклеге турында яза Г. Ибраһимовнын революциягә кадәрге романтик эстетикасы С. Рәмиев. Дәрдемәнд. Г Тукай иҗатларын анализлауга багышланган «Татар шагыйрьләре» (Оренбург, 1913) исемле тәнкыйди мәкаләсендә ачык чагыла
Әдилнен Октябрь революциясеннән сон язылган байтак хезмәтләренен үләтендә үткән чорларнын мәдәни мирасына мөнәсәбәт, яна чор татар әдәбияты үсеше мәсьәләләре тора. Алар анын «Пролетариат әдәбияты турында» (1924). «Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар» (1924) «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак ’» (1927) исемле китапларында чагылыш таба
Аерым хезмәтләрендә Г Ибраһимов татар халкы тарихынын этапларын, революцион хәрәкәтен һәм татар мәгърифәтчелеген өйрәнә Алар арасында «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)» (1925. рус телендә 1926) билгеле бер урын алып тора. Ул III. Мәржани, К Насыйри зурында, «Шәрекънын боек революционеры Мулланур иптәш Вахитов» (1919). «Боек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы* (1922), «Татар студентлары хәрәкә!е тарихыннан» (1922), «Урал һәм уралчыллр» (1927) һ. б тарихи һәм тарихи-публицистик хезмәтләр яза.
1927 елдан башлап Г Ибраһимов. көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, даими рәвештә Кырымда яши. Авмруынын торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомсрснсн сонгм көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иждг эшен дәвам иттерә Г Ибраһимов—гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас кашырган шәхесләрнен берсе Утыз еллык ижат гомерендә ул егермеләп хикәя, оч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара
Фән. культура өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен Г Ибраһимов 1928 елда Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана һәм шулай ук Көнчыгышны өйрәнү буенча Ботенроссия гыйльми ассоциаииясснен оештыручы әгъзасы була 1932 елда ана Ботенроссия Үтәк Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә
1937 елда Г Ибраһимовны «Ун троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашуда гаепләп кулга алалар Авыру хәлендәге әдипне Казанга алып кайталар Ул 1938 елны тормә хастаханәсендә үлә Вафатыннан сон аклана.
Г Ибраһимов әсәрләре СССР һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемә нтеллс Анын иждтм казакъ, үзбәк, әзербайждн. горекмән. башкорт һ б әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясады
ТР ФАнең Тел. әдәбият һәм сәнгать институты Г Ибраһимов исемен йөртә (1967 елдан). 1987 елда туган авылы Солтанморат яэучынын музее ачылды
(Бу биобиблиографик ямала *Совет Татарстаны алучылары* исемле белешмә китаптагы (тозучеләре И Даутов. Н Нуруллина) һәм •Татар ЭНЦИКПОПелня»ССНДӨГе (том 2. М ХӘСӘНОВ мәкаләсе) матерн.шары файдаланылды)